Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Сират күпере

Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өй­ рәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое – Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли-азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре в ә аяныч­лы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, Ильяс Алкин, Лев Троцкий, Валериан Куйбышев, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Генрих Ягода кебек шәхесләр белән көрәштә чыныккан һәм һәлакәткә дучар булган Солтангалиев образы бүген­ге вакыйгаларга аһәңдәш булуы белән дә үзенә җәлеп итә.

СҮЗ БАШЫ

Мирсәет Солтангалиев... Аның шәхесе тирәсендә күпме сер, күпме имеш-мимеш һәм легенда йөри. Татар тарихында үз халкына шуның кадәр игелекле хезмәт күрсәткән һәм, ни гаҗәп, шуның кадәр үк каһәрләнгән, урынсыз яла күтәргән башка бер шәхесне эзләп табу мөмкинме икән?!

Аның иҗтимагый-фәлсәфи фикерләре, эшчәнлеге төрки-татар дөнья­сын гына түгел, менә инде җиде-сигез дистә еллар дәвамында бөтен Көнчыгыш һәм дөнья җәмәгатьчелеген җәлеп итеп килә. Франция һәм Төркия, Япония һәм Германия, Иран, Алжир һәм Англия кебек мәмләкәтләрдә аңарга багышлап гыйльми вә әдәби әсәрләр язылган, аның аерым хезмәтләре басылып чыккан. Бүген исә Солтангалиев язмышы белән кызыксыну артканнан-арта гына бара.

Әмма ни хикмәт, үз илендә, туган җирендә әлеге роман басылганга кадәр Сол­тангалиев исемен уңай яктан телгә алмадылар, аның киң колачлы эшчәнлеген күрмәмешкә, белмәмешкә салындылар. Моннан ике дистә еллар элек, Солтангалиев белән кызыксынуымны ишетү­гә, аны күреп белгән, аңарга туганлык мөнәсәбәтендә булган кешеләр без фәкыйрегез белән күрешүдән, телефон аша сөйләшүдән кача иделәр. Иҗат планнарымны белгәч: “Ринат, син үз акылыңдамы?” – диеп эндәшүчеләр дә аз булмады. Туган авылы - Башкортстандагы Кырмыскалыга барып чыккачтын да күп кенә сорауларым җавапсыз калды. Мирсәет Солтангалиевның исемен ишетүгә үк куырылып төшүчеләр байтак булды.

Тарих китапларыннан аның исеме җуелган, хезмәтләре гыйльми китапханәләрдә сакланмаган, эшчәнлеге ябык архивларга яшерелгән.

Хакыйкатьтә исә, Октябрь революциясе көннәрендә һәм Совет хакимиятенең беренче бишьеллыгында татарлар арасында булсын, бөтен илдә булсын, Солтангалиев иң күренекле шәхесләрнең берсе са­налды.

Татарстан гына түгел, дөнья картасында Казагыстан, Үзбәкстан, Грузия һом Әзәрбайҗан кебек республикалар, инде, ниһаять, мөстә­кыйль дәүләтләр барлыкка килүне дә аның эшчәнлегеннән аерып карау тарихи дөреслеккә туры килмәс иде. Ленин, Сталин һәм Троцкийлар белән бергә эшләп, аларның һәммәсе белән үзен тиң күреп, аяк терәп сөйләшкән, бәхәсләшкән дәүләт җитәкчесе ул. Милли мәсьәләне аңлау­да һом аңлатуда мөстәкыйль үз концепциясе булган абруйлы фикер иясе, белгеч, җитәкче. Шуңа күрә дә аның белән исәпләшкәннәр, киңәш итешкәннәр һәм бер үк вакытта үзеннән шикләнгәннәр, курыкканнар да.

Солтангалиев, Сталинның якын танышы гына түгел, ул тудыр­ган тоталитар режимның иң әүвәлге корбаны да. Ул өч тапкыр кулга алына, ике мәртәбә атарга хөкем ителә. Үзәк КГБ архивларында аның эше ил күләмендә иң зур эшләрнең берсе санала, һәркайсы 300 дән алып 700 гә кадәр сәхифәдән торган 43 томлык бу фаҗига тарихы — тетрәндергеч бер хакыйкать. 1923 иче елдан башлап сиксәненче елларга кадәр Совет матбугатында шуның кадәр гаепләнгән, каһәрләнгән тагын кем бар икән?! Булса да, Троцкийны гына аның белән чагыштырып була торгандыр...

Солтангалиевне һәм аның өйрәтүләрен юкка чыгару – изелгән ха­лыкларның милли аңга, милли тигезлеккә булган табигый омтылышын юк итүгә тиң санала. Әмма тарих күрсәтер - боларның берсен дә юк итү мөмкин түгел. Солтангалиев исеме үз халкына кире әйләнеп кайт­кан кебек, кимсетелгән милләтләрнең дә тигезлеккә, азатлыкка булган омтылышы үлемсез.

Иҗат көчем кайнап торган дәвердә биш ел чамасы гомерем (1986-1992 еллар) Солтангалиев язмышын өйрәнү һәм яңа роман өстендә эшләүгә сарыф ителде.

Андагы геройларның һәммәсе — тарихи шәхес, тасвирланган ва­кыйгалар нигезендә дә тарихи дөреслек ята.

Романның исеме - «Сират күпере». Ни өчен шулай атады икән диярсез, бәлки... Солтангалиевнең шәхси язмышын булсын, татар хал­кының азатлыкка омтылышын булсын, кылдан нечкә, кылычтан үткер «сират күпере» аша үтүдән гайре һичнигә тиңләү мөмкин түгел.

Бу роман “Казан утлары” журналында басылып чыккач та, үз вакытында, бер вакыйга буларак кабул ителде. “Татарстан китап нәшрияты” аны бер-бер артлы зур тиражларда бастырып чыгарды. Әйтик, 1994 елда чыккан икенче басма 50 мең данә иде. Ул да кибет киштәләрендә бер айдан артык тормады, үз укучыларын тапты. Бүген күз алдына да китерү мөмкин түгел мондый күренешне.

“Сират күпере” 1993 елда ук төрек телендә Истамбулда аерым китап булып дөнья күрде. Һәм гомер булмаган популярлык казанды ул. Аны кайтып-кайтып җиде мәртәбә яңадан бастырып чыгардылар. Төркиядә бу романның басылып чыгуын махсус мәкалә белән билгеләмәгән яисе рецензия чыгармаган газета-журнал калдымы икән ул елларда. Минем үземә килеп ирешкән төрек телендәге мәкаләләр саны гына да өч дистәдән артып китте.

Роман шул ук елларда зур тираж белән Мәскәүнең “Голос” нәшриятында басылып чыкты. Аны гарәп, кытай, болгар, македон һәм башкорт телләренә тәрҗемә итеп дөньяга чыгардылар. Әлеге роман өчен миңа 1993 елда ук Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Төркия дәүләтенең әдәбият өлкәсендәге халыкара бүләге, Азия һәм Африка илләренең халыкара “Лотос” премиясе һәм Андрей Платонов исемендәге премиялар бирелүен дә олы бер горурлык белән искә аласым килә.

Инде, ниһаять, романга хәзерлек һәм аның өстендә эшләү дәверен­дә миңа игелекле ярдәм кулы сузган дистәләрчә кешегә—архив хез­мәткәрләре һәм галимнәргә - аеруча, Индус Таһиров, Булат Солтанбеков, Дамир Шәрәфетдинов, Абдул Нуруллаев, төрек кардәшебез Ту­ран Язган, Үзәк КГБ хезмәткәре А. А. Краюшкии һәм Мирсәетнең туганнарыннан Письменная Гәүһәр Рөстәмбәковнага ихлас рәхмәтемне җиткерергә кирәк саныйм.

Роман тәмамланып, аның беренче тапкыр укучы кулына барып ирешкән көннән, ниһаять, егерме ел вакыт узган. Димәк, инде яңа бер буын милләттәшләрем үсеп җиткән дигән сүз бит бу. Нәкъ шуны истә тотып мин бүген “Сират күпере”нә яңадан әйләнеп кайтырга кирәк санадым. Гыйбрәтле язмыш һәм тарих сәхифәләренә рәхим ит, укучым...

Автордан

Сират күпере

I

— Әти, әйт әле, татарларга да патшага каршы баш күтәрергә ярыймы ул?..

— Авызың ни дигәнне колагың ишетсен, малай акты­гы... Әйдә, пычкыны ныграк тарт.

Туктап бераз хәл алырга ниятләгән малай пычкы сабын тагын да үҗәтләнебрәк тартырга кереште. Имән тумранын кисү уен-муен түгел шул. Ике куллап тарта югыйсә, әти­сеннән шелтә ишетәсе килми иде дә бит... Ә имән нык, имән таза. Пычкы зеңгелдәп тора, гүя аның тешләреннән дә чүп түгел, очкын сибелә...

Әтисе пычкы сабын аның саен дәртләнебрәк тартуын белә — йөзьеллык имән төбен түгел, ныклыкка үзенең улын сыный шулай. Пәһлеван гәүдәле ир-ат булып, хәтта аның да маңгаенда бөрчек-бөрчек тир тамчылары йөгере­шә, инде сулышы да ешайганнан-ешая бара, ә унбер яшь­лек малай, ничек түзәргә тиеш... Сизә, күрә ич ул, тегенең пычкы сабын тартыр әмәле калмады, өстерәлсә-өстерәлә, әмма кулын ычкындырмый. Арыдым, әти, бераз хәл алыйк, дип әйтергә «егетлеге» рөхсәт бирми, үҗәтлеге. Үлсә-үлә, әмма зарлана белми аның бу малае.

Иң элек кем сер бирер, кем сыгылып төшәр, дип көт­кәндә, авыр сыкрау авазы чыгарып имән тумраны үзе ике­гә аерылды. Анда да, җиңдем, котылдым, дип, тизрәк ку­лын ычкындырырга ашыкмады малай, сер бирергә телә­мичә, өлкәннәргә хас бер сабырлык белән пычкыны үзенә тартып алды.

— Татарга баш күтәрергә ярыймы дидем, әти, җавап бир инде...

Менә сиңа мә, Хәйдәргали агай билен турайтып башын күтәрергә өлгермәде, тагын үз туксаны-туксан малай ак­тыгының...

— Әйттем бит инде, башны катырма дидем,— ата кеше янә коры гына кистереп куйды.— Телеңә күп салынасы булсаң...

Теленә салынуы түгел, беләсе килә иде Мирсәетнең. Әтисе даими алдырып килгән «Свет» атлы урыс гәҗитенең һәр санында патшага каршы баш күтәрү, «восстание» вә «митинг» дигән сүзләр. Ул да малай-шалай гына түгел бит

инде хәзер, теттереп урысча укый-яза белә. Үзенә кызык тоелган, аңлашылып бетмәгән нәрсәгә жавап алу гаеп эш түгелдер ләбаса?! Әтисеннән сорамыйча, кемнән сорасын, ул бит мөгаллим кеше, урысчага да үзе өйрәтте ... Инде ул хакта сөйләшү түгел, ишетергә дә теләмидер дисәң, түгел. Әле берничә генә ай элек, мөгаллимлек итеп, татар-баш­корт балаларын урысчага өйрәтеп, авылдан-авылга күче­неп йөргән җирләреннән туган яклары Кырмыскалыга кай­тырга чыккач, Златоуст өязе Яна Мөслим авылында тук­талганнар иде, шунда өлкәннәр тәне буе пышылдашып чыкты.

Дөрес, Мирсәетне йоклый дип уйладылар ул чакта. Чынлап та, малай йоклаганга сабышып ятты, борынын сыз­гырткан, борсаланган булды. Ә әтисе аның йоклау-йокламавын ачыкларга итеп, әллә ничә кат янына ук килде, юр­ганын ябып китте.

Улының йоклавына тәмам ышангач, хуҗа һәм аңарга кич утырырга килгән тагы берничә ир-ат белән чәй артында әңгәмә кылып утырдылар. Питердагы эшчеләр хәрәкәте, Уралдагы чуалышлар турында сөйләштеләр. Күбрәк аның әтисе сөйләде, ә авыл кешеләре һаман со­раштыра бирде. Әтисенең шулай күп белүенә, кая барып чыкма, шунда якын әңгәмәдәш табуына, хөрмәткә лаек бу­луына куанып ятты Мирсәет.

Соңыннан үзләре янына тагы бер мыеклы абый килеп өстәлде. Аның мыеклы булуын, йоклаганга сабышып ят­кан арада күз чите белән генә чамалап өлгергән иде ма­лай. Ул кеше әле генә Златоусттан кайтып төшкән икән, анда эшчеләр восстание күтәргән ди. Үз күзләре белән күргән.

Нәкъ әнә шул чагында, кызыксынуын баса алмыйча, күз төшереп алды да инде аңарга Мирсәет. «Восстание» дигә­нен аңламады аңлавын, әмма аның ниндидер гайре таби­гый, иллә дә хәйран нәрсә булуын чамалады. Чөнки шул хакта әйткәч тә авыл мужиклары гына түгел, хәтта аның әтисе до «ухылдап» баш чайкап куйды. Йоклап яткан чагы булмаса, Мирсәет тә түзмәс, һичшиксез сикереп торыр иде һәм дә ул хикмәтле «восстание» дигәннәренең ни аңлатканын сораштырмый калмас иде.

Шуннан соң теге мыеклы абый тагы да пышылдый тө­шеп сөйләп китте. Ике колагын торгызып тыңларга тырыш­са да, анык кына ишетә алмады Мирсәет. Шулай да әңгә­мәнең ни хакында барганлыгын чамалады. Златоуст эш­челәре патшаның үзенә каршы баш күтәргән икән. Ә те­геләрне атлы казаклар чакыртып бик нык кыйнатканнар. Шуңа да карамастан, бу 1903 ел тыныч булырга охшама­ган, әле Питер һәм Мәскәү эшчеләре дә үзләрен күрсәтәчәк, дип әйтте теге мыеклы абый. Нәкъ шул мәлне әтисенең:

— Урыс эшчесе кузгалды,— дип, көрсенеп куйганы ише­телде.— Кавказ халкы, латышлар, яһүдләр.дә йоклап ят­мый. Ә менә безнең татар-башкорт уяныр микән кайчан да булса...

Әңгәмәләре әле шактый дәвам иткәндер, әмма пышыл­дау авазлары тәмам изрәткән булса кирәк, калганын Мир­сәет хәтерләми — йокыга киткән.

Шулай да Мирсәет әтисенә каныгуын туктатмады. Икенче көнне янә, урман юлыннан карт биягә утын төяп кайтып килгән мәлдә, аңарга тагын шул ук соравын бир­де.

— Әти, татарлар кайчан баш күтәрә инде?.. Хәйдәргали агай бу юлы да ошатмады улының үҗәтлеген. Болай да зур авырлык белән атлап барган атка гел урынсызга тал чыбыгы белән китереп сукты. Әмма аның сүзләре Мирсәеткә төбәлгән иде:

— Сугып торып җибәрермен... Очып барып төшәрсең...

Мирсәет бит белә, шулай дип әйтә генә ул, балалары­на кул ягылдырмый аның әтисе. Ә инде кая барса да, үзе белән ияртеп йөртә торган Мирсәеткә тими дә тими инде. Ул бит аның ике апасыннан соң гына көттереп туган өлкән улы.

Дәшмәде Мирсәет, артык каныкмады. Алай гына бул­са бер хәл, исе китмәгәнне күрсәтмәкче булып, шундук «Әпипә» көенә сызгырынырга кереште.

— Сызгырма, җил чыгарасың,— дип, бу юлы да кис­тереп куйды Хәйдәргали агай. Усал булмаса да, кырыслык­та аңа тиңләшүче булмас. Шуңа әниләре Гайнелхәят бул­сын, биш кыз, дүрт улының берсе булсын, һичкайчан кар­шы эндәшми аңарга.

Мирсәетнең әле яңарак кына авызга бармак тыкмый­ча сызгырырга өйрәнеп килгән чагы иде. Үзенең яңа һөнә­ренә куанып туймаган көннәре. Нишлисең, әти кеше әйт­кәч, карышып булмый. Әмма утын тумраны да түгел бит инде ул — сөйләшергә ярамасын, сызгырынырга ярама­сын, ни эшләргә кирәк?! Ә табигать матур... Шундый ма­тур бит ул Кырмыскалы яклары... Ясмык басуына ике торна төшкән, алар булып алар да әнә сикергәли-сикергәли «торыйк-торыйк» дип җырлап йөри. Баш очында, югары­да, сабан тургайлары зәңгәр бишектә тибрәнә, алары да Мирсәеткә атап сайрый, Мирсәеткә җыр багышлый. Офык­та зәңгәр рәшә дулкынлана, юл читендә кыр чәчәкләре, аллы-гөлле күбәләкләр... Колак төбендә безелдәшкән ки­гәвен һәм энә бурларына кадәр шушы мизгелне, шушы көнне зурлый. «Э-эх» дип бер киерелде дә колачларын киң җәеп имән ботаклары өстенә сузылып ятты Мирсәет. Шушы матурлыкка тиң җыр язсаң иде ул, шигырь чыгар­саң иде. Әйтергә теләгән сүз, дөньяга аваз салырга тор­ган моң белән күкрәге тулы. Хисләре күңеленә генә сый­мый аның хәзер.

Шулчак уйларына чумып барган әтисе башлап үзе дәш­те аңар:

— Патшаны төшерү дигән ул уй каян керде әле синең телеңә?..

Дертләп китте малай, капыл гына торып утырды. Төп­ченергә җыена идеме аның әтисе, әллә улы белән эчкер­сез әңгәмә кылыргамы? Ни генә булмасын, Златоустта чак­та йоклаганга сабышып сезнең сөйләшкәнне тыңлап ят­тым, дип булмый бит инде.

— Теге, урысча гәҗиттә укыдым,—дип, котылмакчы булды Мирсәет: сүз артыннан кеше кесәсенә керә торган малай түгел иде ул.— «Свет» дип аталамы әле, теге, си­нең бездән яшереп кенә укый торган гәҗитең...

Хәйдәргали агай бераз үзалдына уйланып барды, өенә алдырган ике бөртек гәҗитне дә улыннан яшерә алмавы­на битәрләде бугай үзен.

— Шул гына җитмәгән,— дип, мыгырданды аннары җилкә аша,— карагруһ-монархистлар гәҗитен генә укыйсың калган. «Тәрҗеман»ны укы әнә, бераз әдәпкә өйрәнер­сең.

— «Тәрҗеман»ны да укыйм... Әти, Гаспринскийны күр­гәнең юкмы синең?

— Сүз Гаспралы Исмәгыйль турында түгел бит әле,— дип, фырылдап куйды атасы. - «Свет»ка кагыласы булма, кара аны, малай актыгы.

Мирсәетнең кәефе күтәрелеп китте: әнә ич, әтисе сөй­ләшә башлады аның белән. Аңарга шул гына кирәк тә...

— Ярар, әти, укырга ярамаса, укымам ул гәҗитне. Дәшмәде Хәйдәргали агай. Бу аның килешүе, укысаң укырсың инде, диюе иде. Хәер, Мирсәет өчен җавапның нинди булуы әллә ни әһәмияткә дә ия булмагандыр, чөн­ки күзгә чалынган, кул астына кергән һәммә гәҗит, китап­ны ул тоташтан укып бара. Урысчамы ул, татарчамы, тө­рекчәме— әһәмиятсез, унбер яшьлек малай бу телләрне су урынына эчә. Кызганыч, гарәпчәне генә өйрәнә алмый азаплана әлегә. Үч иткәндәй, өйдәге китапларның ярты­сы диярлек гарәп телендә.

Авылга җитеп килгәндә янә сорап куйды әти кеше. Йомшак итеп, ягымлы итеп дәште бу юлы, әйтмәс җирең­нән әйтерсең.

- Йә, улым, тагы ниләр укыдың инде соңгы ара­ларда?..

— Урыс китапларыннан Мамин-Сибиряк, Короленко, тагы Сулимский дигән язучыларны. Ни эләксә, шуны укып барам, әти Барысы да кызык, хикмәтле итеп яза.

- Тагы, тагы ниләр укыдың? —дип, ашыктырды ата, нидер ачыклыйсы, тәгаенлисе килгән сыман.

— Тагынмы? — дип уйга калып торды малай һәм куа­нып куйды, аеруча яратып укыган китабын оныта язган икән бит.— Бәй, онытып торам икән, тагы ниндидер, Гринвуд атлы инглиз язучысының «Маленький оборвыш» ди­гән романын укыдым.

— «Маленький оборвыш» дисеңме? — дип, уйга калып торды Хәйдәргали агай. Аның өчен яңа исем иде бугай бу.— Ә татарча ничек була инде аның исеме?

— Белмим,— дип иңсәләрен җыерып куйды малай.

— Белмәсәң, тәрҗемә ит. Әзерне кем дә укый аны. Ә син укы да уйлан, татарча ничек атала икән бу диген, төрекчәсен табарга тырыш, гарәпчәсен. Шулай гадәтлән­сәң, берьюлы ике-өч куян атарсың. Татарча укысаң, урыс­часын уйла...

Кош тоткандай, Мирсәет кинәт елмаеп җибәрде.

- Таптым, татарчасын да таптым...

- Йә, әйтеп кара?

- Аның татарчасы «Бәләкәй йолкыш» дип аталачак.— Һәм бераздан, басыла төшеп, сорап куйды ул.— Әти, син ничек уйлыйсың, әгәр дә мәгәр мин шул романны татарчага тәрҗемә итеп чык­сам, ә? Кырмыскалыда бөтен малайлар белер иде аның турында. Болай да мин ул хакта әллә ничә мәртәбә сөйлә­дем инде. Безнең дә укыйсы килә бит диләр, ә урысчаны белмиләр.

— Тәрҗемә кылу — изге эш. Булдыра алсаң, тырышып кара,— диде атасы. Унбер яшьлек малайның кулыннан андый эш килмәс, әлбәттә. Хәйдәргали агай моны яхшы белә. Әмма улының шундый теләге бар икән, ничек хуп­ламыйсың.

Ул да түгел, әти кешене тәмам хәйран калдырган тагы бер хикмәтле күренеш булып алды.

Нәкъ шул мизгелдә, уйламаган-нитмәган җирдән, Мир­сәет капылт кына арба өстеннән юлга сикерде һәм, җигүле атны узып, дөньясын онытып авылга таба йөгерә баш­лады.

— Нәрсә булды... Кая йөгерәсең алай? —дип кычкыр­ды моны ничек аңларга һәм нәрсәгә юрарга белмәгән Хәй­дәргали агай.

— «Бәләкәй йолкыш»ны тәрҗемә итәргә.

— Өлгерерсең... Өйгә кайтабыз ич.

— Бия акрын кайта... - дип, кулын селтәде малай. - Тәрҗемә итә торам..

— Җенле,— дип әйтүдән башка чарасы калмады ата­ның. Ул моны эчке бер куаныч һәм горурлык белән дә әйт­те бугай.— Тәмам җенле малай икән бу, хәерлегә бул­сын...

Юл читендәге чирәмнән йөгерүче малайның күзенә ул-бу күренмәде. Авыл капкасына килеп кергәч тә йөгерүен дәвам итте ул. Тын гына чирәм чемченеп йөргән тавык­лар, каз-үрдәк «игагайлап» як-якка сибелде. Үзләренең капка төбенә килеп җиткәндә бөгелә-сыгыла чиләк-көянтә белән судан кайтып килүче дәү апасы Сәрвәрне Мир­сәет чак бәреп екмады.

* * *

Мирсәетнең әнисе Гайнелхәят — морза кызы. Чабата­лы гына булса да морза — морза инде ул. Мужик түгел сиңа. Авылдан авылга йөреп көн күргән укытучы да түгел. Әтисенең күңелендә үзенең мужиклыгыннан, ягъни чыгы­шыннан ниндидер бер кимсенү яши иде кебек. Ул үзе моны ачыктан-ачык күрсәтми, яшерергә тырыша иде. Гадәттән тыш тәкәбберлеге һәм кырыслыгы да шуннан түгел иде­ме икән әле...

Юл йөрергә яратса да, кеше белән аралашырга, уртак тел табарга оста булса да, Хәйдәргали агай хатын ягын­нан туганнары булган морзалар белән аралашырга, алыш-биреш итәргә өнәмәде. Әнисе туып үскән Тукай авылына бер барып кайту Мирсәет өчен һәрчак авыр эш, гаилә ни­загына әверелә торган иде. Шул нигездә ир белән хатын арасында үпкәләшү дә булмады түгел. Мәҗбүр булганда да, әтисе сукрана-сукрана һәм теләр-теләмәс кенә чыгар иде юлга. Ярлы булса да, башкалар алдында ким-хур кү­ренергә теләми — горур.

Ә әнисенең ирен дә, балаларын да үз нәсел-нәсәбәтенә якынрак итәсе, алар белән ешрак аралаштырасы килә. Шуңа, җәй җиттеме, үзенең туган-үскән якларына атлы­гып тора иде ана. Әтиләренә сүзе үтмәгәч, шул тәкъдимен әнисе Мирсәет аша һәм аның апалары аша әйттерергә ом­тыла иде.

Мөгаллимлек итеп көн күрүдән гаҗиз булып Кырмыскалыга яңа кайтып баш орган еллары иде бугай. Мирсәет­кә ун-унике яшьләр чамасы булгандыр. Җәйге матур көн­нәрнең берсендә, әтиләрен күндерә алмый гаҗизләнгән әнисе аны, туган-тумача балалары белән аралаштырасы килеп, Тукай авылындагы морза бабаларына илтеп кайтты.

Ямаулы булса да, чиста ыштан, ак күлмәк һәм өр-яңа тү­бәтәй киеп барды Мирсәет. Ул анда атна-ун көн чамасы кунак булып кайтырга тиеш иде бугай.

Тукай авылы Уфа белән Стәрлетамак арасында урнашкан. Әмма ул олы юл өстендә түгел. Ишле дип аталган авылдан борылып, беркадәр эчкә керәсе бар. Зур, урман суга бай, ямьле авыл ул.

Авылның әле тагын бер хикмәте бар - аның янәшәсен­нән, борылып-борылып, кулың тигерсәң өшетеп алырлык салкын сулы инеш ага. Авыл шул инешнең бер ягына ур­нашкан, ә каршы яктагы калкулык өстендә, бурап эшлән­гән ике дәү йортта, морзалар — Чанышевлар яши. Шуңа күрәдер, Тукай авылында яшәүчеләр генә түгел, бөтен тирә-юньдә инеш аръягындагы әлеге калкулыкны Тау ба­шы авылы дип тә йөртә торганнар иде.

Утарга туган-тумача төрле яклардан җыела иде. Ба­ла-чаганың исә биредә хисабы-саны юк. Малайлар монда ак чалбар, погонлы күлмәкләр киеп кенә йөри. Билләрендә каеш, төймәләренә кадәр тимердән. Яшел чирәм өстеннән вак-вак атлап муеннарын текә тотып йөрүләре! Яланаяк йөрүнең ни икәнлеген дә белмиләр! Кызларын исә күбә­ләккә охшатып киендергәннәр. Башларында энҗе-мәрҗән сипкән калфак. Чәчләрендә аллы-гөлле тасма дисеңме, күлмәк итәкләре гармун күрегеннән болайрак. Мирсәет­ләр авылында әҗәл даруы итеп эзләсәң дә табып булмый торгандыр андый киемне. Кайларда гына булмаган да, ниләр генә күрмәгән бу малай-кызлар. Белмәгән нәрсәләре юк, укыган җирләре дә кадет мәктәбе йә гимназия. Шундый мәктәпләрдә укысаң икән ул. Телләрендә Казан да Мәскәү генә, Оренбург та Уфа... Әллә нигә бер, килеш­ле генә итеп, Мирсәеткә аңлашылмый торган урыс сүзләре кыстырып җибәрүләрен әйтәсеңме...

Берзаман тәмле сыйлар куелган өстәл артында ипле генә сөйләшү башланып китә. Кайсы фамилиянең кайдан килеп чыгуы, Петербурда басылган кайсы китапларда кемнең бабасы искә алынуы, кемнәрнең кайчан морза булып китүе турында бәхәсләшергә тотына ак чалбар кигән туры муенлы малайлар. Берсенең бабасы Иван Грозныйга төл­ке тун тегеп биргән өчен морза дәрәҗәсенә лаек булган, икенчеләре әби патшаның этләрен ашатып торганга, өчен­челәре гомер-гомергә ниндидер җир биләүченең кучеры булганга күрә. Китә мактанышу, китә бәхәс... Терегуловлар бер якка бүленеп чыга, Чанышевлар—икенче якка, Еникеев һәм Мамлиевларның да бирешергә исәбе юк. Ә Мирсәет өстәл почмагына посып чөгендер туглаган салкын катык ашап утыруын белә. Янәсе, бу бәхәс кагылмый аңарга.

Шунда араларыннан берәве кызык табып әйтеп куя:

— Малайлар, арабызда иң затлы нәселдән чыккан ке­ше барын онытканбыз түгелме соң?

— Кем ул?.. Кем?—дип, барысы да бер-берсен бүл­дереп сорарга, кызыксынырга керешә.

Шулчак сорау бирүче әүвәл шаркылдап көлеп җибә­рә:

— Без морзалар гына... Әнә, Мирсәет утыра. Безнең арада иң күренекле нәсел аныкы. Аның әтисе — мишәр,—ди аннары.

Көлүгә башкалар кушылып китә.

Тешләрен кысып түзә Мирсәет, еламаска тырыша. Мор­за малайлары алдында сер биреп булмый бит инде.

Ә күңелендә нәфрәт кузгала. Морза малайларына ка­рата нәфрәт. Берни эшләми генә ак чалбар киеп, муенна­рын уклау йоткан сыман туры йөрткән һәммә аксөяккә нәфрәт. Шунда Тау башы авылын җене сөймәгән, юлы төшкән чакларда да урап кына узган әтисен искә төше­рә. Менә ни өчен яратмый икән аның әтисе Тау башы авы­лын... Менә ни өчен ул, бәхет эзләп, унике баласын иярт­кән килеш Златоуст, Пермьга барып җитсә җитә, ә хаты­нының морза туганнарыннан ярдәм көтми. Кунакка ча­кырсалар эшем бар ди, хәйлә таба.

Юк, кимсенми иде Мирсәет үзенең чыгышыннан. Әтисе Хәйдәргалинең шундый горур, тәкәббер булуы белән хәт­та горурлана торган иде әле. Аның морза түгел, мишәр булуы белән горурлана. Әйе, морза түгел, мин мишәр, дип кычкырырга әзер иде ул.

Тау башы авылындагы шул очрашу алга таба аның ре­волюционер булып китүенә этәргән тәүге сәбәпләрнең бер­се булмадымы икән әле... Һәрхәлдә, бу вакыйга аның ба­лачак хатирәләреннән аеруча хәтергә сеңеп калганнарының берсе.

Революцион көрәштә чирканчык алуы исә, алайга кит­кәч, чираттагы җәйгә туры килә торгандыр. Аларга Тау башы авылыннан кунак булып морза малае Мәхмүт кил­де. Бу узган ел өстәл артында аңардан «мишәр» дип көл­гән малай үзе инде. Морза балалары аңа Мәхмүт дип тү­гел, Махмутка дип кенә дәшәләр иде. Кырмыскалы малай­лары белән таныштырганда да Мирсәет аны, морзаларчарак чыксын өчен, «Мәхмүт» түгел, «Мәхмүткә», дип та­ныштырды.

Менә шул Мәхмүткәне ияртеп җәйге кояшлы көннәрнең берсендә алар авыл малайлары белән Тау сеңер урманына, җиләк җыярга чыгып киттеләр.

— Сездә Тау башы булса, бездә дә Тау сеңер авылы бар ул, —дип мактанып алды Мирсәет Мәхмүткә алдында.

- Ә нигә аңа шундый исем кушканнар?—дип кызык­сынды кунак егет.

— Кырмыскалылар утынны да, печәнне дә уфалла ар­ба тартып шуннан ташый. Сеңерләре суырылганга шулай әйтелгәндер...

Дөньяда бер гүзәл авыл булса - ул Тау сеңер була торгандыр. Дөньяда бер гүзәл урман булса — Тау сеңер урманы. Бер урамлы нәни генә авыл әлеге урманның куе­нына ук кереп тора. Бакча башыннан шау чәчәккә чумган юкәлек башлана. Шул юкәләр арасында яшь имәннәр үсеп утыра. Янәшәдә генә һәр тарафтан җиләкле болын белән уратып алынган зәңгәр күл җәйрәп ята. Дөньяда бер ямьле күл булса —анысы да Тау сеңердә икән. Күлләре­нең дә исеме — Тау сеңер. Ә төбенә ике дилбегә ялгап та төшеп җитәм димә. Балыкның - җаның ни тели — һәммә­се бар. Табаны да, кара балыгы да, тагы әллә ниндиләре...

Тау сеңер иллә дә ямьле калкулык өстендә урнашкан. Кырмыскалыдан барганда да гел үргә таба менәсе, аргы яктагы типтәр авылы Биштәкәдән килгәндә дә. Күл читен­дәге Тау сеңер сыртыннан һәр ике авыл уч төбендәгедәй җәйрәп күренеп тора.

Ул көнне җиләкне күп җыйганнардырмы-юкмы, анысын Мирсәет хәтерләми. Су коендылар, ятып чишмәдән су эч­теләр, көнозын шаярдылар-уйнадылар. Уен-көлке арасын­да Мәхмүткәгә бер-бер урынсыз сүз әйтелгәндерме, ул Мирсәетне янә «мишәр» дип үчекләмәк булды.

— Бу сиңа морзалар авылы түгел, - дип, үзен-үзе бе­лештермичә кабынып китте Мирсәет. Чөнки яхшы белә, монда бер ул гына түгел, чирәмгә чалкан ятып мәзәк сөй­ләргә керешкән малайларның барысы да мишәр. - Һәй, егетләр, сөйләргә онытып торам икән, мин узган җәйне Тау башы авылында булып кайттым бит әле. Морза туганна­рым янында. Беләсегез килсә, анда морза малайлары ак ыштан киеп йөри.

Малайлар хихылдап көләргә керештеләр. Мирсәеткә исә бу көлү дәрт-илһам өстәп җибәрә. Узган елгының үчен кайтарсын әле бер рәхәтләнеп:

— Өсләренә дә күлмәк кенә түгел, погонлы, тимер төй­мәле әллә нәмәрсәкәйләр кияләр икән... Безнең күек ялан­аяк йөрү кая, кара ботинка аякларында. Ул йөрүләрен күрсәгез сез аларның. Малайларның бер-берсенә төр­тешеп көлүләрен күрү дәртеннән Мирсәет сикереп үк тора.— Йөрүләрен, ул йөрүләрен күрсәгез сез морзалар­ның. Бибиҗамалтәйләрнең ата казы бер читтә торсын.

Ата казга охшатып морза малайлары булып йөреп тә күрсәтә. Тәгәрәшеп көлә авыл малайлары, һәрчак тыныч һәм ипле генә йөргән Мәхмүткә кыбырсынырга керешә, үзен кая куярга белми башлый.

— Аның каравы беләсеңме син кем? Беләсеңме?..—дип, тотлыга башлый.

— Җә, җә-җә, кем ул?—дип, котырта малайлар ара­сыннан кемдер, кәмитнең дәвамын көтеп.

— Аның каравы син — мишәр,—ди Мәхмүткә. Кыр­мыскалы малайлары кебек үчекләшергә өйрәнмәгән ул. Башка әйтер сүз таба алмый, ахры.

Авылың белән мишәр булганда рәхәт икән ул, бу сүз Мирсәет өчен үчекләшү булып та яңгырамый инде хәзер. Киресенчә, аңа дәрт кенә бирә. Әнә күпме дуслары, үзе кебек үк яланаяклы, ямаулы ыштаннан башка өсләрендә берни булмаган мишәр малайлары аның әйләнә-тирәсендә. Тагы да дәртләнебрәк китә:

— Хи, малайлар, беләсегез килсә, аларның ашаганы да безнең күек түгел икән.

— Җә, сөйлә... Сөйлә инде, морза малайлары ни ашый? — дип, котырталар.

Сыңар күзен кыса төшеп, бармак бөгә-бөгә санарга ке­решә Мирсәет.

— Ашаганнарымы?.. Морза малайлары ак күмәч кенә ашап тора икән.

— Кит аннан!—дип тел шартлата берсе. Бер-беренә төртә-төртә:—Ак күмәч... Ак күмәч!—дип авыз суларын йотып куялар.

— Тагымы?..— Рольгә кереп киткән Мирсәет уйга ка­лып торган була. Күзенең кырые белән генә читтә торып калган Мәхмүткәгә карап ала. Аңар ничек, ул ничек кабул итә, янәсе.— Тагы ак май... күкәй... шикәр... җылкы шул­пасы гына ашап торалар икән.

Сузып кына, тәмен беләп кенә сөйли Мирсәет. Малай­лар һәр яңа ризык төре турында ишеткән саен авызларын чәпелдәтеп, сүз берләшкәндәй, «ух»ылдап куялар. Бу аваз­лар бигрәк тә «шикәр»не искә алгач көчәеп куя.

— Сөйләмә, Мирсәет, сөйләмә... Җылатасың, малай,— дип, аның аркасына килеп сарыла Гаташ атлы малай. Ухылдаганда да ул барысыннан арттырыбрак җибәргән­дер.

— Шул тикле ашагач, ну көчтер инде синдә, малай,— дип, Гаташ Мәхмүткәгә төртелеп алган була, тегенең мус­кулларын тотып карарга омтыла.

Яшькә бер чама булсалар да, морза малае таза, буйга да Гаташтан калкурак. Тегене җилпеп кенә җибәрә. Мирсәет дәвам итә:

— Ә үзләре, малай, көн буе ак күмәч, шикәр генә ашап торсалар да, тамчы да эшләмиләр икән. Ашыйлар да йок­лыйлар... Ашыйлар да йоклыйлар... Аннары һавада йөри­ләр икән... Монысы — «һавада йөрү» дигәне — бөтенләй яңа төшенчә иде малайлар өчен. Аңышмыйча, бер Мирсә­еткә, бер Мәхмүткәгә карангалап тордылар.

— Ничек... Ул «һавада йөрү» дигәннәре нәрсә тагы? — дип, әлеге дә баягы Гаташ өлгерлек күрсәтте.

Мирсәеткә сорау гына булсын, йөгәннән ычкынды инде әллә кайчан.

— Туйганчы ак күмәч белән корсакны тутыралар да менә болай итеп арлы-бирле йөренергә керешәләр. Бер эш­сез җил сугарып кайту «һавада йөрү» була икән.

Бу юлы да морза малайлары булып йөреп күрсәтте. Иптәш малайлары чирәм өстендә тәгәри-тәгәри көлде.

Шулчак түземлеге чамадан ашкан Мәхмүткә телгә килде:

— Әйе,— диде ул, горур гына башын югары күтәреп, җиңенә ябышкан үлән яфракларын сыпыргалап куйды.— Без, морзалар, аксөякләр, шуңа күрә ак күмәч ашыйбыз. Ә сезнең сөякләр кара, шуңа күрә ашаганыгыз да кара икмәк.

Авыл малайлары көтелмәгән бу сүзләргә ничек җавап кайтарырга белмичә югалып калдылар. Ипле һәм матур итеп, сүзне-сүзгә чиккән сыман җиренә җиткереп сөйлә­шә иде Мәхмүткә. Ләкин шунда, Мирсәеттән калышасы килмәгәнгәме, әллә үз җавабыннан үзе канәгать бул­мыйчамы, малайның бәгыренә кагыла торган сүзләр тезеп китте:

— Сез авылыгыз белән хәерчеләр. Ашарыгызга да кара икмәк белән арыш чумарасыннан башка нәрсәгез юк. Кил­гәнемә үкенеп бетә алмыйм, кешечә кунак итә алганыгыз да юк...

Кунак егетнең бу сүзләре иң элек Мирсәеткә килеп ка­далды. Малайларның һәммәсенә ачуы чыгып сөйләсә дә, турыдан-туры аңарга кагыла иде бит. Ул кунакка дип аларга килгән.

— Әйе, без кара ипи генә ашыйбыз... Аның каравы көн-төн эшлибез,— диде Мирсәет, чарасызлыктан, ничек чыгар­га белмичә.

Аны яклап башка малайлар да шул ук сүзләрне ка­батлады.

Вәкарь белән, җиңүче сыйфатында эре генә көлемсерәп алды Мәхмүткә: «Әйтсәм, берәгәйле әйтәм», янәсе, һәм һәркайсына ишетелерлек итеп өстәп куйды:

— Телегез булмаса, күптән карга күтәреп киткән бу­лыр иде үзегезне.

— Әйдә, көрәшәбез,— дип әйтеп ташламасынмы шун­да Гаташ.

— Әйдә,— дип, шундук эләктереп алды кунак егет. Би­ленә таянып уртага чыгып басты.— Сезгә ектырсам кадет булып та йөрмим мин.

Гаташ үзе тәкъдим кертте, ә үзе малайлар артына ке­реп посты. Кем-кем, көрәш дигәннәре аңардан булмый инде, сабантуенда катнашса да, шул ат чабышында гына узыша торган иде.

Малайларның, шүрли калуын сиздеме Мәхмүткә, баты­райганнан-батырая барды. Җиңнәрен сызгана төшеп, уч төпләренә төкергәләргә кереште.

— Әйдә, ничек көрәшәбез — татарчамы, әллә француз­чамы?..

Малайларның, барысы өчен дә җавапны Гаташ бирде:

— Бездә көрәшнең французчасын, урысчасын белми­ләр... Морза малае дигәч тә, әллә кем булган...

— Нәрсә, син көрәшәсеңме? — дип, Гаташны үзе янына чакырды кунак егет.— Әйдә, карыйк, татарча ничек керә­шәсен, икән.

Бу юлы дәшмәде Гаташ, борынын гына тартып куйды. Үзеннән бер башка калку малай янына курыкмый ничек чыгырга кирәк. Мәхмүткә, яшькә бер чама булса да, аларның һәркайсына караганда да гәүдәгә байтак кына кал­курак һәр эре сөякле иде.

Гаташтан булмагач, көрәшергә Мирсәеткә кала. Кунак егет белән эләгешеп китүче дә үзе ич! Башкаларга кара­ганда күбрәк аны рәнҗетте, аңардан көлде Мәхмүткә. Үзен генә түгел, әти-әнисен рәнҗетте, аларның ярлылыкларыннан көлде. Узган елгы мыскыллау сүзләре дә хәтердән җуе­лырлык түгел. Күрсәтер әле ул аңарга «хәерче»нең кем икәнлеген... Мирсәет уч төпләренә «тәч» итеп бер төкерде дә морза малаеның каршысына чыгып басты:

— Җә, карап карыйк синең ак күмәчеңнең нәрсәгә яра­ганын. Алыштанмы, салыштанмы?.. —дип тә өстәп җи­бәрде.

Югалып калу кая, шундук ыштан бөрмәсеннән бөтереп эләктереп алды аны Мәхмүткә.

— Алыштан да, салыштан да... Кара аны, үпкәләштән булмасын соңыннан.

Мирсәет тә тешләрен чытырдатып кысып тегенең чал­бар каешына ябышты, күзләрен йомды. Теге көчле, Мир­сәетне үзенә таба тартырга кереште. Әмма бирешергә яра­мый, бирешергә һич кенә дә ярамый иде. Аның нәселен, әтисен рәнҗеткән, үзе кебек бөтен ярлы-ябагайдан кыч­кырып көләргә җөрьәт иткән аксөяккә ничек җиңдерергә мөмкин. Иптәш малайлары да әнә аңарга ышана, җиңүен тели.

— Мирсәет... Билеңне бирмә, Мирсәет. Аяк чалырга ма­таша... Аяк чалдырма,— дип, көч-гайрәт өстәп торалар.

Егыла-нитә калса оятын ничек күтәрерсең. Бу бит сиңа сабантуенда үзең кебек яланаяклы авылдашың белән кө­рәшү түгел... Байлар көчлерәкме, ярлылармы?.. Ак күмәч­ме, кара ипиме?.. Ак сөякме, әллә карасымы?.. Мирсәет һәм аның дуслары өчен бу алышуда әллә нәрсәләр хәл ите­ләчәк.

Гайрәтле бит теге, үзенә таба суырыпмы-суыра, нәләт, ыштан бавы гына түзсен... Куллары тәртә сыман, ботин­касы белән яланаякка китереп баса. Аяк бармакларын чи­рәмгә батырып карышты Мирсәет, бирешмәде.

Җиңел генә эләктереп сала алмагач, ниһаять, Мәхмүт­кә дә әмәлен үзгәртергә булды: ыштан бавын җибәрә төш­те дә яшь тай сыман әле бер якка, әле икенче якка артын уйнаткалап йөри башлады. Бил аша очырырга, ахры, исә­бе. Көрәш рәтен белгән авыл картлары юк бит шунда, «татарча болай көрәшмиләр», дип әйтерләр иде. Малайлар да әллә телләрен йоткан, әллә Мирсәеттән өметләре өзел­де, ләм-мим сүз дәшмиләр.

— Әллә французча көрәшә башлады инде болар,— дип, Гаташ кына искәртеп куйды бераздан.

Үзенең хәле бетә башлавын, тыны кысылганын чамалап алды Мирсәет. Тагы шулай тартышуларын дәвам иттер­сәләр, ул җиңеләчәк. Тегенең исә сулыш алганы да ише­телми әлегә — чабыш аты кебек уйнаклап кына тора.

«Әти өчен... Мишәрлегем өчен... Кара ипи өчен...» дип, Мирсәет бөтен булган җегәрен бер йодрыкка туплады да кинәт кенә тегенең күкрәк астына килеп керде һәм каешын­нан урап тоткан көйгә ике-өч адым артка чигенде дә баш-аркан ыргытты үзен.

Морза малае арка белән ничек килеп төшкәнен абай­ламый да калды. Мирсәет исә елт кына аның өстенә үк ме­неп атланды.

— Ур-ра! — кычкырырга кереште малайлар. Мирсәет­не кулларыннан тартып торгыздылар да кочакларга тотын­дылар, шап та шоп аркасыннан чәбәкләделәр.

Уйлый башласаң — ышанмассың. Үзеннән күпкә көчле­рәк һәм тазарак, кадетлар корпусында тәрбияләнеп мах­сyс физик чыныгу алган Мәхмүтне егарлык көч шул чакта каян килде икән аңарга? Бу аның сыйнфый көрәштә берен­че чирканчык алуы, беренче җиңүе булгандыр, мөгаен...

* * *

Көннәр бер-бер артлы уза торды. Көзләр үтеп, кышка керделәр. Мирсәетнең әле булса «Бәләкәй йолкыш»ны тә­мамлый алганы юк. Әмма әледән-әле төрле маҗараларга юлыгучы бу инглиз малае турында инде Кырмыскалыда ишетеп кенә түгел, укып та беләләр. Романның Мирсәет та­рафыннан тәрҗемә ителгән аерым бүлекләре инде кулдан-кулга йөреп таушалып бетте.

Шуңа да карамастан, Мирсәетнең бу эшне ташларга җыенганы юк, буш вакыты булдымы — өстәл артына уты­ра. Тәрҗемә итә, әзер өлешен иң элек әнисенә, апалары, эне-сеңелләренә укый. Аннан соң гына кулъязма яшьтәш­ләре, малайлар кулына керә һәм өй борынча китә...

Әмма тәрҗемә эшеннән аерылып торган кичләре дә бар иде Мирсәетнең.

Көннәрдән бер көнне уйламаган җирдән аның янына әтисе килеп керде. 1904 ел булдымы икән бу, 1905нчегә чыккач­мы, тәгаен генә әйтеп булмый инде хәзер.

Мирсәет өстәлдәге кәгазь кисәкләрен, әтисеннән яше­реп, тез өстенә шудырды. Гаепле кеше сыман, үз-үзен кая куярга белмичә борсаланырга кереште.

Табигый инде, улының шул рәвешле яшертен эш белән шөгыльләнүе ата кешедә кызыксыну уятты. Качырып азап­ланган кәгазь кисәкләреннән берсе ялгыш идәнгә төшкән икән: Хәйдәргали агай, ипле генә килеп, шуны кулына ал­ды һәм үз күзләренә ышанырга да, ышанмаска да белми­чә имәнеп китте — аның улы Мирсәет патшаны бәреп тө­шерергә чакырып язылган татарча листовка күчереп уты­ра икән ләбаса!..

Муенындагы кан тамырлары бүртеп чыкты атаның, ко­лаклары кызыша башлады. Әмма тавышын күтәрмәде: күр­ше бүлмәдәгеләрнең ишетүе бар. Мондый эшне ишеттер­мәгәне, белгертмәгәне хәерле ич аның өчен дә.

— Нәрсә бу?! Төннәр буе нәрсә күчереп утырасың син?! Кая, башкаларын да күрсәт әле...

Капыл гына урыныннан күтәрелеп, алдындагы кәгазьләрен күлмәк астына тутыра башлый малай. Үзе куркуга төшкән, әмма күзләре утлы күмер булып яна.

— Бирмим... Сорама, әтием, берсен дә бирмим. Үҗәтлектә үзеннән дә арырак киткән бу малайдан күр­сәтәсе килмәгән әйберне алай җиңел генә алып булмасын белә Хәйдәргали агай. Яхшылап сөйләшеп, сораштырып карарга булды.

— Кем кушты?

Дәшми Мирсәет.

— Кем өчен күчерәсең аларны?

Малай яман тешләк, һаман дәшми.

— Моның өчен нәрсә булачагын беләсеңме соң син? — дип сорый әти кеше, ниһаять.

— Беләм,— дип җавап кайтара Мирсәет.—Патшага каршы баш күтәргән өчен сөргенгә сөрәләр яисә асып куя­лар.

Тетрәнеп куя Хәйдәргали агай.

— Шуны белә торып күчерәсеңме?

— Әйе,— ди малай, җәлт кенә борынын тартып. Зәңгәр күзләре ялт-йолт як-якка карангалап ала..,

Гәүдәсен турайта төшеп, кабатлап сорый әти кеше:

— Кем бирде бу кәгазьләрне? Кем өчен күчерәсең, әй­тәсеңме-юкмы, малай актыгы?!

— Юк, әйтмим, сорама да, әйтмим дә.

Шунда, бер карарга килеп, бөтен бала-чага җыелып чәйләп утырган табын янына атлый Хәйдәргали агай һәм өлкән кызларына дәшә:

— Сәрвәр... Суфия кызым, кайсыгыз бар анда?.. Кере­гез әле.

Сәрвәр белән Суфия бүлмәгә йөгереп керәләр.

— Нәрсә, әти... Ни йомышың бар, әтием?

— Барыгыз әле, берегез җәлт итеп Нуриәхмәт хәзрәт­не чакырып килегез... Син бар, Суфия кызым, синең аяк җиңел була торган иде.

— Әти,— дип, җан авазы белән тавыш бирә шунда моңарчы шым гына почмакта утыруын дәвам иткән Мирсә­ет. Әтисенең нәрсә ниятләгәнен яхшы аңлый, чөнки, Нури­әхмәт хәзрәт, дигәчтен дә эсселе-суыклы булып китте — яхшыга түгел бу.—Әти, чакыра күрмә хәзрәтне... Ул бел­ми. Бу хакта белми ул.

Мирсәетнең ай-ваена караудан узган иде инде Хәй­дәргали агай. «Нәрсә булды, ипле генә яшәп яткан җирдән нәрсә килеп чыкты соң әле»,—дип, шомланып килеп кер­гән әниләре дә улына ярдәм итә алмады.

— Суфия...— дип кабатлады аталары, атларга да, ат­ламаска да белмичә онытылып калган кызына.— Бар, ди­дем: Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын. Әти көтә диген. Арасы булса, хәзер үк килсен. Ишеттеңме?!

Суфия җилкәсенә бишмәтен элеп чыгып йөгерүгә, әни­се он алып кереп коймак тугларга кереште. Энеләре-сеңел­ләре әтиләреннән яшереп кенә Мирсәетне кызганырга, сорaштырырга керештеләр.

— Нәрсә булды абый?.. Нәрсә булды? — диештеләр. Кичләр буе үзе чыгарган әкият сөйләгән өчен микән, аны бик яраталар иде.

Нуриәхмәт мулла, көттерә төшеп, ут алгач кына килер ара тапты. Таягына таянып, ап-ак сакалын сыпыра-сыпыра түбәночтан менеп килүен иң элек Мирсәет күреп алды. Кәгазьләрен абзарга чыгарып яшергән иде яшерүен, шу­лай да җаны тыныч түгел. Әтисе нәрсә ният иткән, ничег­рәк сөйләшергә җыена — ул кадәресе билгеле түгел иде бит әле аңарга.

Мулла кешегә хөрмәт зур иде алар өендә. Хәйдәргали ага Нуриәхмәт хәзрәтне болдырга ук чыгып, ике кулын су­зып каршы алды. Өс-башын салырга булышкач, сәкегә утырып дога кылдылар, хәл-әхвәл белештеләр. Аннан йорт хуҗасы, өйдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелерлек итеп, үзенең хәзрәт белән бик җитди мәсьәлә буенча киңәшәсе барлыгын игълан кылды. «Без түр бүлмәгә узабыз, ишек ябык торсын, кереп-чыгып йөрмәгез»,— дигән сүз иде бу.

— Ярар, ярар, балалар бу якта булыр...—дип, тәртип өчен җаваплылыкны әниләре үз өстенә алды.— Хәзер, са­мавырны гына кертеп куям да...

Түр якның такта белән бүленеп алынган иң аулак поч­магына узды ир-атлар. Шулай иткәндә генә тыныч булыр, чөнки өйдә бала-чага күп.

Кайнар коймак белән юкә балы кабып чәй эчтеләр элек. Хәйдәргали әле сүз башларга ашыкмады. Хәзрәт бу­лып ул да аның ни диярен бер түземлек белән көтте. Чөн­ки хуҗа кеше юк сүзне бар итеп утыра торган адәм түгел, бигүк диндар булмаса да, белеп сөйләшә торган, укымыш­лы зат.

— Йә, Хәйдәргали-кем,— дип, Нуриәхмәт хәзрәт үзенең тыңларга әзер икәнлеген белдереп хәбер салды, ниһаять.

— Хәзрәт, мин сезне бик олы борчуым, дөресрәге, ике­безгә дә бер дәрәҗәдә мөнәсәбәте булган вакыйга уңае белән чакырдым бит әле,— дип, ипләп кенә, әмма нинди­дер бер ныклык белән сүз башлады Хәйдәргали.

— Әйе, әйе,—диде җитмеш яшьлек хәзрәт.—Без бит туганнан-туган кешеләр, өченче канат булсак та, якын кар­дәшләр. Беребезнең бакчасына төшкән борчу икенчебезне читләтеп узмас. Туганнар, бит, бәрәкалла.

— Ярар, хәзрәт, туганлык хакында сөйләшү кайгысы түгел әле миндә,— дип, ипләп сөйләшергә әзерләнгән карт­ның башына суккандай итте Хәйдәргали.— Шәҗәрәбездә­ге үрмәкүч челтәрен башка вакытта барларбыз, боерган булса.

Нуриәхмәт хәзрәткә бу ошамады, нәсел-нәсәбә җебен яхшы белгәнгә күрә, искәртергә кирәк тапты:

— Алай димә, Хәйдәргали энем, без синең белән якын туганнар. Синең атаң Хаҗимөхәммәт белән минем әтием Хаҗиәхмәт бер ата балалары, бабабыз Зөбәернең нәсел тамырын дәвам иткән ике бөртек олан. Ә Зөбәер исә Сол-тангали улы. Кул селтәргә ярамый алай, син бит укымыш­лы кеше...

— Әйе, әйе,— дип кабатлады Хәйдәргали. Үз хатасын аңлап, ахрысы, башка карышмады.

— Бер-береңә сыенып яшәгәндә, иншалла, һәммәсе дә имин булыр, Хәйдәргали.

Әмма Хәйдәргали әйләнеп-урап сөйләшергә күнекмәгән, һаман үзенекен итте:

— Алай гына булса икән, хәзрәт. Бу сүз синең улың Мәхмүт белән минем Мирсәеткә кагылышлы. Үзең беләсен, Мәхмүт җиткән егет, Уралны аркылыдан-буйга йөргән, күп кешеләр белән белешкән, күп шәһәрләр күргән кеше.

— Алланың биргәненә шөкер, шулай-шулай,— дип, бер канәгатьлек белән тыңлый иде хәзрәт үзенең төпчек улы турында сөйләгәннәрне.— Тукта әле, Хәйдәргали энем, си­нең Мирсәетеңнең ни катнашы бар минем Мәхмүткә? Бутамыйсыңмы, башка бер-бер Мәхмүт турында сөйләми­сеңме?..

Тынлык урнашып алды беразга. Әнисе чәй хәстәрләп йөр­гән чакта, ачык ишектән түр якның мич артына кереп, чар­шау артыннан өлкәннәрнең сөйләшүен шыпырт кына качып тыңлап торган Мирсәетнең йөрәге кысып-кысып куйды шул чагында. Keшe сүзен тыңлау яхшы түгел-түгелен дә, нишлисең, сөйләшүнең үзенә кагылышлы икәнлеген белә бит ул. Үзеңне ни көткәнен алдан чамалап торганы хәер­ле. Әтисе бит, әнә ничек, җеп очы кая китеп тоташканлык­ны чамалап өлгергән.

— Бутамыйм, хәзрәт, синең улың Мәхмүт Солтангали­ев Урал шәһәрләрендә йөри торгач әллә ниткән социал-де­мократлар белән бәйләнешкә кергән. Ниндидер Хөсәен Ямашевлар белән хат алыша икән... Шуларны да белми­сеңме әллә?!

— Ни дип әйтим, Хәйдәргали энем,— дип, ерактан, әй­ләнгечтән алып китте хәзрәт. Колагы ишеткәннәргә гаҗәп­сенү сиздермәде.— Мәхмүт минем улым булса да, ул ба­лигъ булган кеше. Ни эшләргә, кемнәр белән аралашыр­га, кемнәр белән хат алышырга кирәклекне үзе белә тор­гандыр дим...

— Менә шул, хәзрәт, синең Мәхмүт мәктәпкә йөрүче малайларга, шул җөмләдән минем өлкән улым Мирсәеткә дә, патшага каршы язылган нотыкларын күчереп яздырта.

— Белмим шул, белмим, дип кенә котылмакчы була Нуриәхмәт хәзрәт.

Әмма Хәйдәргали агай алай гына тукталырга уйламый иде әлегә.

— Ә үрәдниккә яисә өяздәге башка бер-бер түрәгә бу хакта җиткерсәләр ни буласын беләсеңме соң син, Нури­әхмәт абзый? — дип сорый ул һәм, картның ни дигәнен кө­теп тормастан, үзе үк хөкемен дә чыгарды.— Беләсеңме ни булыр?! Иң элек указыңны алырлар... Аннан мәктәбеңне яптырырлар, һәм дә тагы үзеңне, улың Мәхмүт белән бер­гәләп, асып куярга да күп сорамаслар.

Мулла калтыранып куйды, үзен кая куярга белмичә йөткеренгәләргә, борсаланырга кереште.

— Ә нәрсә?! Ә нәрсә...— дип кенә дәшә алды ул. Җүнле-башлы сүз килмәде теленә.

Мирсәет тә чак егылып китмәде. Шунда гына аңлады ул нинди куркыныч һәм җаваплы эшкә катнашуын. Тотыл­ган очракта, димәк, аны да асулары ихтимал.

— Үзе язган, үзе сөйләгәне генә бер хәл. Патшага кар­шы язылган нотыгын мәктәп балаларына биргән бит әле. Шулардан күбәйттергән... Ай-һай, хәзрәт, баш китәрлек эшләр эшләнә икән синең мәктәбеңдә... Кешегә әйтсәң,

кеше ышанмас!..

Тәмам зиһенен югалтты кебек Нуриәхмәт хәзрәт, бер­өзлексез сакалын сыпыргалап утырды.

— Алла сакласын... Алла сакласын диген, Хәйдәргали энем.

— Бу эшне туктатырга кирәк, хәзрәт... Аннан килеп, шәригатькә сыймаган бер нәрсә бит бу – Патша кадәр пат­шага тел тидерү... Патшага каршы баш күтәрергә чакыру...

Хәзрәт гүя телен йоткан, берничә кат тамак төбен кы­рып алды алуын, әмма ни дияргә дә белмәде.

Хәзрәт ни дияр? Патшага буйсынмау, аңа каршы баш күтәрүгә шәригать ничек карый икән?. Ничә айлар, күп­ме вакытлардан бирле Мирсәетнең күңеленнән чыкмый, аны көн-төн бимазалаган сорау ич бу. Әтисенә ничә тап­кырлар сүз катып караса да, җавап ала алмады бит. Хәз­рәт авызыннан хәзер чыгачак сүз соң дәрәҗәдә әһәмиятле, бик мөһим иде аның өчен. Шуңа күрә, аның җавабын ишетми калудан куркып, чаршау эченнән арырак узды ма­лай һәм бүлмә тактасындагы ярык аша хәзрәтнең авызы­на текәлде. Патшада аның эш юк, шәригатькә, аллага кар­шы эш була күрмәсен. «И аллам, шәригатькә тел тидерүдән сакла.. »

Нуриәхмәт хәзрәт бирәсе җавабы хакында бик җентек­ләп уйланды. Дәшми калу ярамый, мәсьәлә кабыргасы бе­лән куелган. Янә бер кабат йөткеренеп алгач, ниһаять, та­магын кырып куйды.

— Шәригатьме? — дип башлады әүвәл һәм ипле генә сеңдереп дәвам итте.— Юк, Хәйдәргали, шәригать бу эшне тыймый. Коръән Кәримнең шундый-шундый хәдисендә ха­лыкның, үзен рәнҗеткән хакимнәргә буйсынмыйча, баш күтәрү хокукы да бар диелгән. Хәтта аны бәреп төшерү дә хәрам эш саналмас. Әйе!..

Канәгать кенә сакалын сыпырып куйды хәзрәт. Мирсә­етнең дә җанына җылы иңде. Димәк, ул да ярамас, хәрам эш белән шөгыльләнми икән бит!

Әмма Хәйдәргали агайның бирешергә түгел иде исәбе.

— Хуш, Нуриәхмәт абзый, бәхәсләшмим, Коръәнне вә шәригать эшләрен син миңа караганда яхшырак беләсең, әлбәттә. Анысы шулай. Тик менә тагын бер нәрсә бар бит әле: изге китапта «хакимнәр» диелгән, патша турында әйтелмәгән. Моңа ни диярсең?..

Мирсәетнең күңеленә янә шом йөгерде. Нигә шулай төпченә, нигә үҗәтләнә инде аның әтисе, хәзрәтнең әйт­кәннәре белән генә килешсә ни була торгандыр...

Картның әллә ни исе китмәде бугай бу юлы. Әллә сер бирергә теләмәве иде, өздереп әйтте дә куйды:

— Хакиме ни дә, патшасы ни, шул бер үк нәрсә, ике чабата — бер кием инде ул, Хәйдәргали. Патша да хаким­лек итә. Үз халкын рәнҗетә икән, аны төшерү мөмкин ди­елгән. Китап каршы килми моңарга.

— Анда бит «явыз булса, халыкны рәнҗетсә» диелгән, Нуриәхмәт абзый. Әле аның явыз булу-булмавын, рәнҗеткәнме-түгелме икәнлеген ачыкларга кирәктер бит әүвәл?..

— Ул кадәресен инде, китап түгел, халык үзе ачык­ларга тиеш,— диде хәзрәт, ике уйлап тормый гына. Үзенең шундый сорауларга җавап табып, Хәйдәргалине тыныч­ландыруына куанып та алды бугай ул. Ә бераздан, уйла­на төшеп, дәвам итте.— Аннан, шунысы да бар бит әле, Хәйдәргали, патша — мөселман түгел, артык хафаланма. Гөнаһысы зур булмас!.. Нәрсә, урыс патшасы безне бөтен­ләй дә рәнҗетми дип әйтергә җыенмый торгансыңдыр бит?!

Мирсәетнең әтисе шунда бөтенләй үзгәреп, ачылып китте.

— Анысы шулай, Нуриәхмәт абзый, безнең татарга көн күрсәтмиләр инде. Хак анысы... Елга янында яшәргә ярамасын, олы юлга якын яшәргә ярамасын, үз ана телен­дә гәҗит чыгарырга ярамасын — нинди тормыш була инде ул...

— Хак сөйлисең, Хәйдәргали. Хак сүз сөйлисең. Хак сүз,— дип җөпләп утырырга гына калды хәзрәткә.— Без­ләр өчен гомер кичерү — сират күпере кичүгә тиң бит ул.

Тормышның авырлыгыннан байтак зарланды Хәйдәр­гали. Әтисенең шул рәвешле чишелеп киткәнен бу көнгә­чә күргәне юк иде әле Мирсәетнең дә. Тик шулай да, бер­аздан әүвәлге хафаларына әйләнеп кайтып, кисәтергә ки­рәк тапты:

— Шулай да, Нуриәхмәт абзый, сакланганны — саклар­мын дигән бит алла да! Бу эшне туктатырга кирәк булыр. Бала-чаганы андый вәсвәсәдән ераграк тотканың хәерле. Каш ясыйм дип, күз чыгармаек...

— Саграк булганың хәерле, дөрес анысы,— дип, эләк­тереп алды хәзрәт тә.— Мәхмүтне мин кисәтермен. Әмма китап бу хакта балаларга сөйләүне тыймый, артык хафа­ланма, Хәйдәргали энем.

Әңгәмәнең тәмамланып килүен чамалаган Мирсәет, чар­шау артында качып торган җиреннән сак кына чыгып бара иде, шулчак аны әтисенең калын тавышы туктатты.

— Качма, улым, кил әле монда, кер,-диде ул. Күрә­сең, улының такта артында торуын сизенгән булгандыр.

Яшен суккандай булды малайга, әмма буйсынмый чара­сы юк — бераз икеләнеп торгач, әтисенең каршысына кереп басарга мәҗбүр булды. Җәзаның иң катысына әзер иде ул.

Аңарга түгел, хәзрәткә мөрәҗәгать итте әтисе:

— Йә, хәзрәт, син өлкән кеше, шул рәвешле качып-посып олылар сүзен тыңлап йөрүчегә нинди җәза бирәбез?..

Хәзрәтнең җавабы бу очрак өчен дә әзер икән.

— Өлкәннәр сөйләшкәндә качып тыңлап торуны китап хупламый анысы,—диде ул иң элек.— Әмма дә ләкин, тыңлаучының максатын ачыклау лазем диелгән. Яхшы максаттан тыңлыймы ул, бер-бер яман ният беләнме?.. Бу очракта Мирсәетнең тыңлап торуында яманлык күрмим мин үзем... Китапта тагы «Белмәү — гаеп түгел, белергә теләмәү — гаеп» дигән сүзләр дә бар. Шунасын да дикъ­катькә алганда, мин уйлыйм, Хәйдәргали туганым, олан­ның гаебе зур түгел... «Ите синеке, сөяге минеке» дигәндәй, син әти кеше, үзең белә торгансыңдыр инде. Малай си­неке...

Хәзрәт сүзләреннәнме, әтисе мөлаем елмаеп куйды. Мирсәетнең күңеленә җылы инде, димәк, җәза куркыныч булмаячак.

— Бүтән алай өлкәннәр сүзен тыңлап йөри торган бул­ма,— диде ул, кинәт кырысланган атлы булып, һәм улы­ның колагын борып куйды. Авырттырып бормады тагы үзе...

— Ярар,— диде Мирсәет, үзенең гаебен танып.

— Патшага каршы баш күтәрергә ярыймы дип, тинте­рәтмәссеңме инде бүтән?!—диде әтисе.— Кара аны!.. Бар, урамда кар явып тора әнә, капка төпләрен көрәп кер. Хәз­рәт чыгуга чистарып торсын,— дип яратып кына уч төбе белән артына сугып куйгандай итте.

Ишегалдын һәм капка төпләрен көрәп кенә калмады Мирсәет, себереп үк куйды. Нуриәхмәт хәзрәтнең гыйлем­ле һәм хак кеше булуын ишетеп белә иде, бүген ул шуңа үзе дә ышанды. Нуриәхмәт хәзрәт белән әтисе арасындагы сөйләшү хәйран калдырган, тирән уйга салган иде аны. Хак эш белән шөгыльләнә икән ләбаса. Олыгаеп, җит­диләнеп киткәндәй, бер башка үскән сыман хис итте ул үзен.

Әмма эшен тәмамласа да, өйгә керергә ашыкмады. Нуриәхмәт хәзрәтне шушында, капка төбендә, тагы бер мәртәбә очратасы килә иде аның. Бәлки бер-бер җылы сүз әйтер, аркасыннан сөяр: «Уңган егет икәнсең» дияр. Шуңа тырыша бит Мирсәет. Җай чыкса, хәзрәткә әзерләп ку­елган сораулары да бар аның.

Соң гына, озак көттереп кенә чыктылар өйдән. Хуҗа кеше буларак, әтисе Нуриәхмәт хәзрәтне озата чыкты.

— Бәрәкалла, бәрәкалла... Менә ич, безнең егетебез эшкә дә бик әвәс икән,— дип, чыга-чыгышка Мирсәетнең тырышлыгын игътибарга алды ул.

Малай борынын тартып куйды. Башын түбән иеп, кыен­сынып торды, карашын кая юнәлтергә белмәде. Ул арада әтисе, олы кунакка рәхмәтләрен әйтеп, хәзрәт исә үз чи­ратында хәер-дога кылып хушлашырга да керештеләр.

— Бар, улым, хәзрәтне озатып кайт, булмаса,— дип әйтмәсенме шунда әтисе. Бер килсә килә бит ул бәхет.

Дәшми бардылар бертын. Малай дулкынланудан кул­ларын куяр урын тапмады. Хәзрәт йөткеренгәләп атлады.

— Йә,— диде ул бераздан, үзе ярдәмгә килеп.— Бер-­бер соравың юкмы соң, Мирсәет? Барчасы да аңлашылды­мы инде?..

— Аңлашылды, хәзрәт, мең рәхмәтләр үзегезгә,— диде малай, югалып калмады.— Тик менә бер сүзегез аңлашыл­мады, хәзрәт. Шуны аңлатып бирә алмассызмы?

— Йә, әйт, нинди сүз булды икән ул?

— «Сират күпере» дидегез, хәзрәт. Гомер кичү—си­рат күпере аша чыгуга тиң дидегез...

Адымнарын сирәкләндерә төште хәзрәт һәм янәшәсеннән кыюсыз гына атлап барган малайны аркасыннан йом­шак кына сөеп куйды.

— Аны сорыйсың икән... Авыр сорау бирәсең бит әле син,— дип, бертын уйланып барды ул һәм ипле генә сөй­ләргә, аңлатырга кереште.— «Сират» сүзе Коръәндә кырык мәртәбә кабатланган сүздер. Җәһәннәм өстеннән җәннәт­кә сузылган күпер ул. Кыямәт көнендә аның аша бик си­рәк изге затлар гына үтәр. Чөнки сират күпере — кылдан нечкә, кылычтан үткен булыр, аңлыйсыңмы?.. Гөнаһлылар, игелексез бәндәләр һәммәсе тәмуг утына егылып төшәр.

— Анысын аңлыйм, хәзрәт. Ишеткәнем бар,— дип ачык­лык кертергә ашыкты малай.— Тик менә шуны аңлаты­гыз, ни өчен безнең татарга авыр ул яшәү, ни өчен без си­рат күперен кичә алмый калганбыз?

— Ә-ә, әнә ничек...— дип, сорауның ни дәрәҗә җитди­леген әле генә аңлаган хәзрәт тукталып калды.— Ул кадәресе инде китапта язылмаган.

Бу малайдан җиңел генә котылам димә икән...

— Язылмаса да, җавап табу кирәктер бит, хәзрәт. Нигә минем әти кулын селти дә, һәрчак «Без татарларга кая инде ул!» дип зарлана?.. Нәрсә булган безнең халыкка? Нигә аңарга гәҗит чыгарырга ярамый? Нигә аңарга Агыйдел буенда яшәргә ярамый? Әти, әнә, патшага каршы мәктүп язарга да ярамый ди. Башкаларга ярый, ә безгә ярамый - нигә шулай ул, хәзрәт?.. Сират күпере аша чыга алмый ка­лучылар өчен яңадан ул күпергә омтылу хәрам эш түгел­дер бит?..

— Аңладым мин сине, улым,— дип, яшьле күзләрен яшерергә азапланган малайны үзенә таба кысты Нуриәх­мәт хәзрәт.— Аңладым мин сине... Ул хакта китапта: җә­һәннәмнән җәннәткә юл һичкайчан һәм һичкемгә ябык тү­гел диелгән...

— Аңладым,—диде малай, борынын тарта төшеп, һәм үзенең шул рәвешле йомшап китүеннән уңайсызланды бул­са кирәк, карашын аяк очыннан алмый гына, хушлашырга ашыкты.— Мин кайтыйм инде, ярыймы, хәзрәт.

Үз урамнарына таба дөньясын онытып йөгереп менеп барган малай артыннан күзләрен ала алмый онытылып ка­рап калды Нуриәхмәт хәзрәт. Үзалдына «бәрәкалла! бәрә­калла! борәкалла!» дип кабатлады ул.

II

Хәйдәргали агай, шактый ук коры кеше булуына да карамастан, күзәтүчән һәм төптән уйлап эш итәргә күнек­кән. Байтактан күзәтә бу малаен: башкаларыннан аеры­лып тора ул. Уйнарга-шаярырга яратса да, трай тибеп, бер максатсызга җил сугарып йөрми. Китап җене кагыл­ган ахры үзенә. Ничә карасаң, аның китаплары тирәсендә. Бер-бер эш кушсаң, ике-өч тапкыр кабатламыйча, тавышыңны күтәрмичә генә кузгатып булмый үзен өстәл ар­тыннан. Әллә нинди шунда, һич кенә дә авыл малайлары­на охшамаган. Җир сукалап, иген игеп дөнья көтәргә ярал­маган, күрәсең.

Малайга унбиш яшь тулды. Атаның үз-үзен нинди дә булса фикергә килә алмауда гаепләп йөргән көннәре. Күрә, аңлый иде ич ул — малай эзләнә, акылын, зиһенен кая юнәлтергә белми борсалана, әнә. Кая да булса китү, белем алу турысында сүз башларга гына кыймыйча йөри. Гаи­ләдәге җитмәүчелекне аңлый иде булса кирәк.

— Мирсәет,— дип, әтисе көннәрнең берендә улының ар­касына кулын салды. Аларның икәүдән-икәү генә, ат ар­басына янәшә утырып, болынга печәнгә төшеп барулары иде.

— Нәрсә, әти?

Үз уйларына, хыялга бирелеп барган малай сискәнеп куйды. Әтисенең шул рәвешле кече күңел белән, яратып аркасына кагылганы булса да, бик сирәк булгандыр ул ел­ларда. Берөзлексез дөнья көтә, эштән бушаганы юк ич аның.

— Син дә үсеп егет булгансың икән инде,— дип, үзалды­на сүз башлады ата.— Менә уйлап бара идем әле, кем бу­лырсың икән син, улым?

Мирсәет өчен көтелмәгән сорау түгел иде бу. Печәнлек­тә төннәр буе керфек какмый уйланып яткан чаклары бар иде аның бу хакта. Морза туганнары кебек ерак шәһәр­ләргә барып гимназияләрдә, университетларда уку турын­да хыяллана иде ул. Әмма, шул ук вакытта, салкын акыл белән моның мөмкин түгеллеген дә аңлый иде. Андый ерак шәһәрләргә бару өчен акча кирәк диләр. Әтисендә акча юклыкны ул яхшы белә. Чыгышың, нәселең, хәтта фами­лияңнең дә затлы булуы кирәк андый тирәләрдә уку өчен. Мирсәеттә исә боларның берсе дә юк һәм һичкайчан бул­маячак... Ә укыйсы килә...

— Укыйсым килә минем, әти,— дип әйтеп салмасынмы шунда. Бу сүз теленнән түгел, гүя, җаныннан саркылып чыкты аның.

— Укыйсың килә...— дип, аның артыннан кабатлады ата. Ул да уйлана иде булса кирәк.— Укыйсы килә, дисең инде алай булгач...

— Әйе, әти, минем әнә Мәхмүтләр, Әмирхан һәм Фәт­хелбаяннар кебек укыйсым килә. Алардан да тырышыб­рак, алардан да уздырыбрак укыр идем.

— Алар морза малайлары. Аларга укымыйча яра­мый...— дип, шундук җавап кайтарды ата һәм үзенең җа­вабы белән улын канәгатьләндермичә, киресенчә, аның кү­ңелендәге ярага тоз гына өстәвен аңладымы икән, шундук янә басынкылана төште.— Син дә тик ятмыйсың бит, әнә, минем китапларны таушалдырып бетергәнсең.

Ул чактагы ерак татар авылы өчен аның әтисендәге китаплар сирәк очрый торган зур байлык иде бит.

— Ике кат, кайберләрен өчәр-дүртәр кат укыдым шул инде мин аларның.

— Бер китапны өч кат укыдыңмы? — дип, киная белән елмайган атлы булды Хәйдәргали агай.— Татарчаларын укып бетерсәң, урысчаларын, төрекчәләрен укырга ки­рәк.

— Уку гына түгел, кайберләрен күңелдән беләм инде,— дип, канатланып, мактанып куймасынмы малай.— Лермон­товның «Мцыри»ен яттан сөйлимме соң үзеңә?

— Ә-ә-ә, әйтәм эреләндең соңгы арада. Лермонтов бе­лән уртак тел тапкансың икән...

— Әйе, әти, минем дә Мцыри кебек буласым килә. Бәлки Лермонтов кебек шагыйрь булырмын әле мин, әти.

— Шигырь язасың килү әйбәт анысы. Ләкин шагыйрь булу, улым, кәсеп түгел, шуны онытма. Шигырь ул җан өчен генә языла.

Мавыгып, әтисенең үзенә тиң санап сөйләшүеннән кү­ңеле үсеп китте Мирсәетнең. Мондый чагы сирәк була аның, шуңа мөмкин кадәр күбрәк аңлашасы, эчендә җы­елганнарны түкми-чәчми сөйлисе килде әтисенә:

— Лермонтов геройлары сыман көр күңелле, көчле их­тыярлы булу турында хыялланам мин. Үзебезнең татар-башкортларны да шундый хөрлеккә чакырырга иде. Үз ирекләре, үз бәхетләре өчен Лермонтов әсәрләрендәге Кавказ уллары сыман көрәшкә атлыгып торсын иде алар. Бүгенгедәй бертөрлелек һәм битарафлык белән көн күрүгә чик куелырга тиеш. Кешеләр кайгы һәм борчуларның ни икәнлеген онытырга, барысы бер дәрәҗәдә бәхетле һәм ти­гез яшәргә хаклы... Төннәр буе әнә шул хакта уйланып ятам мин, әти. Хыялланам, үз-үзем белән бәхәсләшәм... Кеше югында кычкырып-кычкырып сөйли башлыйм. Йо­кыга китсәм, шул уйларымнан саташып уянам... Сез ишет­мисез, күрмисез генә, әти, хәтта, чарасызлыктан, йөзтүбән капланып елаган чакларым да була...

— Монысы инде егет кешегә килешә торган эш түгел,— дип бүлдерде аны әтисе һәм, ашыкканга түгел, болай, эч пошканнан гына, бияне куалагандай итте. Ә бераздан өс­тәп куйды.— Җыен юк-бар белән башыңны катырма син, улым. Хыял белән генә бармый дөнья. Тормышка ашмастай матур хыял күпләрне бәхетсез итә. Хыял артыннан ук язмышлар да чәлпәрәмә килә. Шуңа әйтәм, җиргә төш син, улым, җирдә яшәү өчен әзерлә үзеңне...

— Юк, әти, кеше хыялланырга тиешле. Дөньяны — ямьле, тормышны матуррак итү турында хыялланырга.

Хәйдәргали агай үзенә кайтып төште шунда. Бичара атка, бер сәбәпсез, кулындагы чыбыгы белән каерылып сукты да, сөйләшү тәмам дигәнне аңлатып, борыны астын­нан мыгырданып куйды:

— Җитәр сиңа, телеңә күп салынма, малай актыгы.

* * *

Ә тагы атна-ун көннән, зур гаилә өстәл артында чәйләп утырган җирдә, моңарчы дәшми-тынмый гына йөргән Хәй­дәргали үзенең карарын әйтеп салды:

— Мирсәетне юлга әзерлә, анасы, укырга китә.

Ур-ра кычкырырдай булып, колагы ишеткәннәргә ышан­мыйча, урыныннан сикереп торды Мирсәет. Шул мизгел­дә әтисен кочаклап алырга әзер иде ул.

— Әти! — дигән аваз ташып чыкты күңеленнән.

— Син нәрсә сөйлисең, атасы? Нинди уку? Кайчан? Кайда?..— дип, берни аңламый югалып торды әнисе дә.

Гаилә башлыгының талканы коры, артык сүз — кара дошманы аның:

— Укырга дигәч, укырга,— дип кенә кабатлады.

Чын-чынлап тыңгысызлана башлады әни кеше:

— Кайда, әллә Уфаның үзенә үкме?

Табын артында тезелеп утырган энеләре-сеңелләре, ашауларын онытып, һәммәсе өстәл түренә таба текәлде. Мирсәетнең исә тыны кысылды, сулыш алмый көтте ул әтисе авызыннан чыгарга тиешле җавапны. Дөрес ишетә­ме, әллә чын-чынлап Уфаның үзенә үк илтергә җыенамы аны әтисе.

— Казанга! — диде Хәйдәргали һәм, кулындагы чәй тәлинкәсен өстәлгә куеп, тастымал белән авыз читен сөрт­те дә табын артыннан торып китте.

«Казанга?.. Казанга!» дип, бер-берсенә карангалап хәй­ран калулар китте өстәл әйләнәсендә. Ышанырга-ышанмаска белми иде һәммәсе. Кырмыскалы авылында ялан­аяк йөгереп йөргән малай тотсын да Казан кадәр Казанга чыгып китсен әле. Ул бит Уфа гына түгел, әллә кая, кошлар очып җитә алмаслык ерак җирләрдә булса кирәк...

«Казан!» дигәнне ишеткәч тә башы әйләнеп киткәндәй булды Мирсәетнең. Ишетеп кенә белә иде ич моңарчы. Хыялында зур мәгърифәт, гыйлем диңгезе итеп күз алдына китерә иде ул Казанны. Төрле-төрле гәҗит һәм жур­наллар чыга дип ишеткәне бар анда. Китаплар да шунда басы­ла икән. Хәтта тере язучылар да яши ди бит ул Казанда. Килсә килә икән бәхет дигәнең. Менә бит, күк капусы

ачылган диярсең!..

— Соң, сәүдәгәр малае түгел ләбаса, Казан кадәр Ка­занга ничек барып җитсен дә ничек укырга керсен ул ба­ла?— дип, сукранырга керешкән әнисе генә эшне чак бу­тап ташламады.— Туганнарың бармы анда?! Таныш-белешең бармы?! Казанга барып җитәрлек акчаны кайдан җүнәтмәкче буласың?! Ул анда хәер сорашсынмы?! Җибәр­мим баланы, беркая да җибәрмим үзен...

«Әни», дип, каршы чыгасы, торып бер-бер сүз әйтәсе, тынычландырасы килде үзен. Әмма ни әйтсен Мирсәет, аң­лый иде ул барын да, әнисе биргән сорауларның берсе дә урынсыз түгел ич.

Шулай да барасы килә Казанга... Барасы килә... Бер генә тапкыр булса да күрәсе иде шул Казанны...Их, ничек кенә аңлатырга соң боларны әнисенә.

— Синнән сорамыйлар,— булды Хәйдәргалинең җава­бы.— Иртәгә үк беренче олауга ияреп юлга чыгабыз. Ки­рәк-ярагы әзер булсын!

Ишекне каты ябып болдырга чыгып китте ата кеше. Бигрәк дорфа бәрелде инде. Мирсәетнең андый сүзләр ишеттерәсе килми иде әнисенә. Шундый инде аның әти­се — кызык та, усал да бераз. Ә үзе шул дәрәҗәдә тәвәк­кәл, әйбәт һәм кешелекле дә бер үк вакытта.

***

Юлга чыгып дүрт тәүлек тә үтмәде — Казанның үзенә барып керделәр. Бөтен әйләнә-тирәгә данлыклы Татар укы­тучылар мәктәбенә имтихан тота башлады Мирсәет. Хә­зерлеге яхшы булгандырмы, Казанда калу теләге чиксез зурлыктанмы, ул шундый тырышып укыган булып чыктымы, гимназияләрдән килгән бай малайларын да уздырып, йөз­ләгән кеше арасыннан бушлай уку хокукы бирә торган өч стипендиянең берсенә лаек дип табылды.

Хәйдәргали агай да чиксез шатланды улы өчен. Хәтта шул шатлыгыннан, аерылышканда, кесәсендә калган соң­гы көмеш берлекне Мирсәеткә чыгарып бирде. Ә үзе ачлы-туклы, ничек эләкте шулай кайтыр юлга чыкты. Самара­дан Уралга кадәр аның хәтта атлар төялгән тимер юл ва­гонында качып кайтканлыгы мәгълүм булды соңрак...

* * *

Шул рәвешле, уйламаган-көтмәгәндә, унбиш яшьлек Мирсәет Солтангалиев, мәшһүр Казан каласына килеп, данлыклы Татар укытучылар мәктәбе укучысы булып куй­ды. Ипле һәм тыныч кына аквариумда йөзеп йөргән балык­ны кинәт беркөн шаулап, актарылып аккан киң дәрьяга җибәргәнне күз алдына китерә аласызмы?.. Бу нәкъ менә шундый очрак иде инде. Анда сугыла Мирсәет, монда бә­релә— берьюлы барын колачлап алырга омтыла. Мәктәп­тәге һәммә түгәрәкләргә языла ул. Рус әдәбияты һәм та­рих, социология һәм психологиядән махсус хезмәтләргә ябышып ята. Рус теле укытучысы Якимовтан русчалатып матур һәм оста итеп сөйләргә, ораторлык сәнгатенә өй­рәнә. Тарих укытучысы Траубенберг белән якынаеп, аңар­дан дөнья халыклары тарихын яктырткан хикмәтле китап­лар алып тору бәхетенә ирешә. Танылган революционер-большевик Брюханов аның игътибарын психология фәне­нең серләренә юнәлтә. 1905 ел революциясендә катнашып бай тәҗрибә туплаган А. Насыйбуллин һәм Ә. Ишмурзиннар белән аралашу нәтиҗәсендә ул социализм идеяләренә тартыла. Алар аша яшерен брошюра һәм китаплар белән таныша, башы-аягы белән фәнни социализм идеяләренә ке­реп чума.

Спорт гимнастикасы белән дә мавыгып ала берара. Хәтта ниндидер ярышта катнашып призга лаек була. Мәк­тәпнең үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп, тамашалар кую­да катнаша. Әле малайлык тавышы чыгып бетмәү сәбәп­ле, еш кына хатын-кыз рольләрен дә башкарырга туры килә Мирсәеткә. Күрәсең, сәхнәдә дә ул шактый уңышларга ирешкән булса кирәк, аны хәтта беренче профессиональ татар театр труппасына эшкә чакыралар.

Беренче сыйныфта укый башлаган көннәрендә үк алар Сәгыйть Сүнчәләй белән якынаеп алалар. Стипендия алып укымагач, Сәгыйтьнең матди хәле бик мөшкел була. Ә Мирсәетнең исә чәй-шикәрдән өзелгәне юк. Бар булга­нын уртаклашып, ярдәмләшеп көн күрәләр. Дәрес, Сәгыйть Мирсәет кебек китапка ябышып ятучы түгел, дәресләргә дә онытканда бер килеп чыга. Нәкъ әнә шуңа күрә дә аңа бер елдан артык укырга туры килми, ул тиздән Пермь якларындагы Сараш авылына балалар укытырга китеп бара.

Әмма Сәгыйть Сүнчәләй — әдәбият вә шигырь белән әсәрләнгән үсмер. Нәкъ менә әдәбиятка булган тартылу якынайта да инде аларны. Сәгыйтьнең белмәгәне юк: әле ул Гаяз Исхакый белән күрешеп сөйләшкән, әле «Әльис-лах»та булып, шигырьләрен Фатих Әмирханның үзенә тап­шырып кайткан, һич югында, бертуган Шәрәфләр матба­гасына кереп чәй эчеп чыккан була. Әллә нинди туташлар белән танышып өлгергән. Мирсәет өчен исә боларның һәм­мәсе кызык һәм гыйбрәтле яңалык. Әнә нинди шәһәрдә яши, татарның ни дәрәҗәдәге зыялы затлары йөргән урам­нар буйлап атлап йөри икән бит ул. Укудан арынганы, китапларын бер читкә куеп торып дөньяга чыкканы гына юк.

Аннары Сәгыйть Шәрык клубында үтә торган милли кичәләрне дә калдырмый торган була. Шул кичәләрдән кайткачтын, качып кына ул Мирсәет янына керә. Өчәр-дүртәр чынаяк чәй эчкән арада үзенең күргәннәрен сөйли. «Татар үл­мәгән ул, татар уяна... Татар әдәбиятына ташкын булып яңа исемнәр килә»,— ди-ди куаныша торган була алар.

Ни генә булмасын, Сәгыйтьиең сөйләгәннәре ничек кенә рухландырмасын, аңа ияреп шәһәрнең бер очыннан икенче очына чабулап йөрергә җыенмый Мирсәет. Укырга, укырга кирәк әле аңарга...

Шулай да көннәрнең берендә Мирсәетне данлы Шәрык клубына алып килделәр бит тәки. Сәгыйтьтән бигрәк, со­циализм идеяләре белән мавыгып дөньясын оныткан ро­мантик рухлы хыялый остазы Әүһади Ишмурзин сәбәпче булды моңа. Бармый калырга ярамый, дип аңлаттылар. Чөнки аның — Мирсәет Солтангалиевнең— исеме ул көн­ге кичәдә чыгыш ясаучылар белән бергә игъланга ук кертел­гән булып чыкты. Ышанмады башта. Әмма Әүһади Иш­мурзин шаяра торган кеше түгел, шул оештырган бу эшне. Ул кичәдә исеме телдән-телгә күчеп йөргән Тукай үзе дә чыгыш ясарга тиеш булган икән. Әнә ич, бер килсә килә бит ул бәхет дигәнең. Сәгыйть Сүнчәләй булып, аның да Шәрык клубы сәхнәсенә менгәне юк икән әлегәчә...

Сабан туенда иң элек малай-шалайны көрәштергән кебек, Мирсәеткә дә кичәнең башында ук сүз бирделәр.

— Хөрмәтле милләттәшләребез, сезнең каршыда хәзер талантлы яшь әдип, Татар укытучылар мәктәбе укучысы Мирсәет Солтангалиев чыгыш ясый,—диде алып баручы.

Арттырып җибәрде, билгеле, монысы — Әүһади Ишмур­зин эше. «Талантлы әдип» дигән сүзләрне ул уйлап тапкан. Мирсәетнең әдәбият өлкәсендә ул кадәр искитәрлек нык­лы эше дә юк ич әле. Борадәран Кәримовлар матбагасына Толстойдан өч хикәя тәрҗемә итеп бирде, аннары Вереса­ев белән Загоскиннан тәрҗемәләре бар, үзе биш-алты хи­кәя язды. Бар булган иҗаты шулардан гыйбарәт.

Мирсәет Шәрык клубы сәхнәсенә чыгып басты. Залда танылган әдипләр, ша­гыйрьләр. Үзе кебек укучылар, мәдрәсә шәкертләре...

...Ишек төбендә әле хәрәкәт тукталмаган: кемнәрдер керә, кемнәрдер бер урындыктан икенчесенә күчеп утыра, бер-берләре белән чыш-пыш хәл белешәләр, анда-санда йөткергән, тамак кырган авазлар ишетелеп китә... Үз мәк­тәпләрендә шактый ук танылган сүз остасы саналса да, бермәлгә югалып калды Мирсәет. Аннан сөйләргә кереш­те. Башын артка ташлап түшәмдәге бер ноктага текәлде дә сөйләп китте. Үзе язган һәм тәрҗемә иткән хикәяләрнең һәммәсен сүзгә-сүз күңелдән белә иде бит ул.

Әле күптән түгел генә, «цензура үткәрмәде», дип «Ка­зан мөхбире» газетасыннан кире борылган «Башкортлар янында» дигән хикәясен укыды. Балачак хатирәләренә ни­гезләнгән әсәр иде. «Башкортлар, табигать балалары, уяныгыз. Урал тау күкрәгендә җир тетрәсен, күк күкрәсен. Ирек һәм азатлык кошы канат җилпеп сезгә үзе кил­мәс...»,— кебек чакыру белән тәмамлана иде ул хикәя. Биг­рәк тә хикәянең шул соңгы юлларын укыгачтын зал дәр­рәү кул чапты. «Афәрин... Афәрин...» дигән авазлар ише­телеп калды.

Сәхнә артында чыгыш ясарга чират җиткәнне көтеп утыручылар байтак иде. Алар арасыннан да берничәсе ки­леп Мирсәетнең кулын кысты.

Шулчак, җил-җил атлап, ишектән берничә егет-җилән килеп керде, һәркем таный, һәммәсе дә урыннарыннан куз­гала төшеп сәлам бирде боларга...

Башкалар белән исәнләшеп узгач, араларыннан берсе кыюсыз гына килеп Мирсәеткә дә кулын сузды:

— Тыңладым,— диде ул,— хикәянең үзеннән бигрәк аһә­ңе мәмнүн булды күңелемә һәм сөйләү рәвеше... Сәгыйть Рәмиевнең үзен көнләштерерлек итеп сөйләдегез.

Янәшәсендә үк көязләнеп басып торган, әледән-әле муенына таккан күбәләген һәм түш кесәсеннән күренеп торган ак кулъяулыгын төзәтү белән мәшгуль юлдашына карап елмайды. Анысы Сәгыйть Рәмиев булган икән. Әле­ге егет Мирсәеткә иҗат уңышлары теләп, ничек килсә, шул дәрәҗәдә үк итагатьле рәвештә тартынып кына китеп тә барды.

Сәхнә тарафыннан кичәне алып баручының көр тавы­шы яңгырады:

— Бүгенге кичәнең олы кунагы шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаевны чакырабыз сәхнәгә.

Әле бая гына аның кулын кыскан егет, сискәнгән сы­ман, җанланып китте шунда. Башын түбән иеп уйланып торган җиреннән залга таба омтылды. Тукай икән, Тукай булган ләбаса!.. Шул мизгелдә, шагыйрьнең күзләрендә утлы күмер булып чагылып киткән яктылык, ялкын чат­кысын тоемлап өлгерде Мирсәет. Зал аягүрә басып көчле алкышлар белән каршылады үзен.

Сәхнәдә Тукай... Тукай үзе чыгыш ясый! Ничек сәхнә артында посып утырырга мөмкин шундый чакта, алдына-артына карамыйча ян ишектән чыгып залга таба йөгерде Мирсәет.

Ул килеп кергәндә кул чабулар тәмамланмаган иде әле. Умарта корты кебек кайнаган халык берән-сәрән урынна­рына утыра башлады. Сәхнә уртасына чыгып баскан ша­гыйрь, бер урында шулай тик басып тору уңайсыз булган­гадыр инде, аякларын алмаштырып-алмаштырып куя, кул­ларын нишләтергә, кая куярга белми аптырый.

Зал тынычлана төште, ниһаять. Шагыйрьнең дә дулкын­лануы кимеде кебек. Карашын бер ноктага текәде дә ип­ле, моңлы тавыш белән тыңлаучыларга мөрәҗәгать итте.

— Мин сезгә әле соңгы арада гына тәмамланган шигы­ремне тәкъдим итмәк булам,—диде ул, кемнәндер гафу үтенгәндәй, тартынып кына. Карашы белән танышларын барлагандай бер кат залны айкап чыкты һәм шигырьнең исемен игълан итте: «Китмибез...»

Кара көчләр безне булмас эшкә тәкълиф иттеләр,

Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит диләр...

Тыныч Һәм ипле генә сөйли башлаган иде сыман ул башта. Әмма бу —җәйге кичтә офыктан камчыларын ялт-йолт уйнатып килгән яшенле яңгыр якынлашкан мәлдәге тынлык булган икән... Актарылып-убылып аккан кара бо­лыт, җил-давыл кузгатып, менә-менә баш очына килеп җи­тәр... Күк күкрәү, яшен, гарасат башланыр...

Сулыш алган, чебен очкан аваз да ишетелми залда, һәммәсе йотлыгып шигырь тыңлый. Юк, гадәти тыңлау гына түгел иде бугай бу — туган җир язмышы, халык яз­мышы өчен борчылу, яну биләп алган кешеләрне. Гүя шушы мизгелдә барысы: ил язмышы да, туган җир язмы­шы да, халык язмышы да үлчәү тәлинкәсенә салынган һәм менә хәзер хәл ителергә тиешле. Чарасыз калган карашлар сәхнәгә төбәлгән. Ярдәм ит, бер-бер тылсымын күр, әйт сүзеңне, шагыйрь, дия сыман ул карашлар... Җирне-күкне тоташ кара болыт, яшен камчылары урап алган...

Ул да түгел, болыт арасыннан ялтырап килеп чыккан җәйге кояш сыман, ягымлы сүзләр иңә залга, һәм йөрәк­ләр дәртләнеп тибә башлый, күңелләр җылынып китә.

Гүя залдагы кешеләр генә түгел, бөтен Казан, бөтен дөнья күкрәк киереп иркен сулыш ала: «Китмибез без...»

Һәркем күңелендә кабатлана шул ук сүзләр: «Китмибез.. Юк, китмибез!»

Шагыйрь белән бу очрашу Мирсәет өчен беренчесе һәм соңгысы булды. Байтак кына вакыт бер шәһәрдә яшәп, бер үк урамнарда йөрсәләр дә, Тукайны бүтән очратырга на­сыйп булмады аңарга. Югыйсә теге көнне кичәдән соң ук бик тә күрәсе, шигыре өчен мең-мең рәхмәтләр әйтәсе, кот­лыйсы килгән иде аны. Хәтта шул кыюсызлыгы өчен үзен беркадәр гаепле дә санап йөрде әле. Габдулла Тукай бит, әнә, сәхнә артына кереп, үзе эзләп табып кысты аның ку­лын. Югыйсә кем иде әле ул аның өчен? Бер йолкыш шә­керт, укучы гына ич, ныклап уйласаң. Ә ул ваксыну дип санамады үзе өчен, яшүсмернең күңелен күрергә кирәк тап­ты. Ә Мирсәет исә рәхмәт әйтергә, күңелендәге хис-тойгыларын җиткерергә дә кыймады.

Шул кичәдән соң Тукайның үзен күрмәсә дә, аның ту­рындагы хәбәрләрне аерым бер кызыксыну белән тыңлый, зарыгып көтеп ала торган булды Мирсәет. Кулына яңа гә­җит яисә журнал эләксә, иң элек аның шигырьләрен эз­ләде. Кәримовлар матбагасында туры китереп аның юка гына китабын сатып алу бәхетенә дә иреште.

Мәктәпнең алдынгы карашлы укучылары белән якын­нан аралашып, тыгыз элемтәдә яшәде Мирсәет. Илдәге кара реакциягә нәфрәт нигезендә төзелгән яшереп түгәрәк утырышларында да даими катнашып килде. Анда шәһәр­нең югары уку йортлары студентлары, төрле социалист­лар белән очрашып әңгәмә кора иде алар. Яшерен листов­калар белән танышалар. Үзләре дә мәктәп укучыларына мөрәҗәгать белән чыктылар берничә мәртәбә. Уку һәм яшәү шартларын яхшыртуны таләп итеп баш күтәрергә чакырдылар...

Әмма бу башлангычның ахыры гына яхшы тәмамлан­мады. Төп оештыручы булган Насыйбуллин, Ишмурзин, Душкин һәм башкорт егете Азнабаевларны, ике сөйләшеп тормыйча, мәктәптән сөрделәр. Соңрак, яраткан укытучы­сы Брюхановтан гына белде Мирсәет: мәктәптән куылырга тиешле укучылар исемлегенең элгәреге вариантында аның фамилиясе дә булган. Яшьлекләрен һәм тырышып укула­рын искә алып, аларны — яшерен түгәрәкнең тагы җиде-сигез әгъзасын — сынау шарты белән генә мәктәптә кал­дырганнар.

Приказ игъланнар тактасында эленеп тора иде әле. Ә яшерен түгәрәк үзенең чираттан тыш утырышына җы­елды. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә иде. «Түгәрәк җи­тәкчеләре һәм аларның эше турында администрациягә җиткерүче кешене ачыклау». Кем ул сатлык җан?.. Һәм­мәсен шул сорау кызыксындырды. «Провокатор» үзләре арасында булырга тиешле. Сөйләшүне, зур кайнарлык бе­лән, инде мәктәптән куылган Әүһади Ишмурзин алып бар­ды. Ул исә югарыдан, биектән очып сөйләшә:

— Бөтенроссия халыкларына азатлык китерү, татар­ларны гына түгел, рус, чуаш һәм башкорт фәкыйрь-фөкарәләрен дә мул тормышка алып чыгу, бәхетле итү макса­тын тоткан яшерен түгәрәк бүгенгесе көннән ябыла,— диде ул, кулларын баш очында болгый-болгый.— Милләтләре­без тарихында зур трагедия бу. Революцион хәрәкәт бул­ды, ул тукталып торырга мәҗбүр. Без китәбез! Казан өчен, Россия өчен генә түгел, кем белә, бәлки Бөтендөнья ре­волюцион хәрәкәте өчен дә зур югалту буладыр бу. Без китәргә мәҗбүр, балаларын җуйган кошлар сыман китәбез без. Әмма...—дип, тукталып зур пауза ясады, каршында тын да алмый тыңлап утыручыларны бер кат күздән кичер­де. Русча сөйли, мәктәп рус теле укытучылары әзерли бит. Русчасы шәп тегенең. Тавыш — гөбедән чыккандай. Кул­лар— канат.— Әмма сез каласыз. Ятим балалар күк то­рып каласыз. Тик шуны онытмагыз, арагызда сатлык җан һәм провокатор кала.

— Кем ул? Ул кем? — диешә-диешә бер-берсенә ка­радылар.

- Бөтендөнья революциясен ана карынында чакта ук буарга җөрьәт иткән шпион кала арагызда.

— Кем ул, әллә беләсеңме?— дип бүлдерделәр сөйләү­чене. Әйт кенә, янәсе, шундук ботарлап атачакбыз үзен.

— Тарих беләчәк! Бөтендөнья революциясе тарихына «шпион» буларак кереп калачак аның исеме. Ә безгә хә­зер, бүген үк ачыкларга кирәк ул кешене,—диде Ишмур­зин һәм, сүзе тәмам булуны аңлатып, урынына утырды.

Тынлык. Авыр тынлык утырып калды бүлмәдә, һәркем­нең башы түбән иелгән, һәммәсе үз уена бирелгән. Бер­береңә ышанмау, шикләнүләр... Озаккарак сузылды кебек ул тынлык.

— Ә мин беләм ул шпиунны, — дип, шунда арадан берәү урыныннан калкынмасынмы.

Күзләр шул тарафка төбәлде, һәрчак ерак бер почмак­та дәшми-тынмый гына посып утырырга гадәтләнгән «князь» Кудашев иде бу - Мирсәетнең якташы. Якташ булса да, күңелгә ятышлы адәм түгел, үзе аксак, үзенең куллары кәкре. Өстәвенә сакау тагы, сөйләшкәндә төкерек чәчеп сөйләшә. Ә иң яманы, көнчел һәм кешегә игелек кылырга гадәтләнмәгән.

— Кем ул?.. Кем, әйт инде? — дип, йөрәкләре «жу-у» итте һәркемнең. Карашлар караңгы почмакка текәлгән.

— Ул шпиун безнең арада...— диде «князь», үзенең шулкадәр игътибар җәлеп итә алуыннан бер тәм табып, чөнки белә: көттерү — аның файдасына, хәзергә бөтен игътибар аңарда.

— Белсәң, әйт! Кем?

— Ул шпиун, әнә, беренче рәттә утыра,— дип бармагын төбәде Кудашев һәм һәр иҗеккә басым ясап дәвам ит­те.— Ул — Мирсәет Солтангалиев.

Күпләр шунда гына иркен сулыш алды булса кирәк — бүлмә, тыны чыккан шар сыман, ухылдап куйды. Караш­лар Мирсәеткә төбәлде.

Ә Мирсәет үзе колагы ишеткәннәр­гә ышана алмый иде булса кирәк әле. Ничек итеп бер гаепсез кешегә шул дәрәҗә нахак яла ягарга мөмкин?! Әмма урыныннан сикереп торып, «Юк, бу ялган! Ялган сөйлисең, князь Кудашев» дип оран салырга да җөрьәт итмәде. Башы әйләнде. Гәүдәсен урындыктан күтәреп, авызын ачарлык та әмәле юк иде аның. Аяз көндә яшен сукты диярсең...

— Нәрсәгә нигезләнеп шулай дисең? Тоттыңмы? Күр­деңме?— дип, аның күңелендә бөреләнгән сорауларны башка кеше, мәктәптән куылучылар арасыннан берәү бирде.

Мирсәет ул кешенең кем булуын ачыклар, күтәрелеп карар хәлдә түгел иде инде. Гүя тау-таш ишелеп төшкән иде аның өстенә.

Яла ягучы әле булса утырырга өлгермәгән, басып торуында икән. Ул озаклап җавап эзләп тормады:

— Әллә юкка гына аны укытучылар ярата дип уйлый­сызмы? Җыен урыс, ябрәй укытучылар гел аны яклый, аңа гына бишле куя. Стипендия кемгә? Иң элек аңа! Мактау тактасында кем? Ул! Сез моны юкка гына дип уйлыйсыз­мы?! Шпиунлык иткән өчен, әлбиттә.— Тәм табып, үз ло­гикасына үзе хәйран калып сөйли иде «князь».

— Тагы да дәлилләрең бармы?—дип сорап куйды Әү­һади Ишмурзин.

— Бар... Ник булмасын! Аның атасы да урыс теле укы­тучысы. Алма агачыннан ерак төшмәс, әлбиттә... Шул бул­мый, кем әләкләсен...

Көтмәгәндә, өстәл артыннан тау кебек калкып, яшь ягыннан араларында шактый өлкән булган Насыйбуллин торып басты. Кудашевның сүзләреннән, күрәсең, аның да косасы килә башлаган иде.

— Юк,— диде ул, йодрыгы белән өстәлгә сугып.— Ке­шегә нахак гаеп такма. Мирсәетне мин беренче көненнән үк күзәтәм. Андый пычрак эшкә сәләтле түгел ул!

Насыйбуллин урынына утырды. Ачылган авызы ябыл­мыйча калган князь Кудашев та яңадан урындыгына сеңде. Сөйләшүләр әле байтак дәвам итте булса кирәк. Мир­сәетнең колагына инде башка берни кермәде. Көтмәгәндә ягылган яла тәмам кешелектән чыгарган иде аны. Үзен як­лаучыга да хәтта торып рәхмәтен әйтергә кыюлыгы җит­мәде.

Җүнсез белән тапма да, бүлешмә дә, дигән халык. Бөл­гән князь Кудашевлар нәселенең дәвамы булган якташы белән дә күрешмәскә, белешмәскә тырышып йөрде Мирсә­ет. Мәктәпне тәмамлаган көннәрендә генә мәгълүм булды: теге чакта алар өстеннән администрациягә язып бирүче сатлык җан бер дә әллә кем түгел — Кудашев үзе булган икән. Аның үз кулы белән язылган хатны укыган остазы Брюханов җиткерде моны Мирсәеткә.

* * *

Көннәрнең берендә бертуган Шәрәфләр матбагасыннан чыгып килгәндә кечерәк буйлы, тал чыбыгы кебек нечкә бер егеткилеп басты Мирсәетнең каршысына. — Ни эшләп йөрисең монда? — дип елмайды ул күп­тәнге танышына эндәшкәндәй итеп.

— Толстойдан берничә хикәя тәрҗемә иткән идем. Шул китапларны күрергә килдем. Берочтан килерен дә алдым,— дип елмайды ул да үз чиратында. Ни дисәң дә, бе­ренче китап һәм гомерендә беренче мәртәбә алынган го­норар, язу эше белән җенләнгән яшүсмер өчен, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык олы вакыйгадыр.

— О-о-о,— дип, кулларын кош канатлары сыман җәеп, Мирсәетнең куанычы белән уртаклашты егет.— Бәйрәм итәбез икән болай булгач. Бәйрәм...

Алай да, үзен таныган атлы сөйләшкән әлеге егетнең кем булуы белән кызыксынмый кала алмады ул. Өстәвенә шундый мөлаем һәм ачык йөзле дә бит әле үзе.

— Гафу, әфәндем, мин сезне бик төсмерләп бетерә ал­мыйм. Сез кем?

Ә-ә, синең мине күргәнең юк,— дип, башын артка ташлап, ихахайлап көлеп җибәрде әңгәмәдәше. Белмә­вең гаҗәп түгел: мнн Зәки Вәлиди генә булам!

Бу исем ул заманда Мирсәет өчен һичнәрсә турында сөйләми иде, әл­бәттә. Әмма, сүз сөрешеннән чыгып гөман кылганда, теге егет үзен бер дә төшеп калганнардан дип санамый, бәясен белә. Ми­нем белән иртәме-соңмы хисаплашырга туры килмәгәе, дип әйтергә теләвеме... «Әфәнде» дигәнне дә охшатты булса ки­рәк, кечкенә гәүдәле кешеләрнең һәрчак зур буласы, дәрәҗәле күренәсе килә бит. «Мин нинди әфәнде булыйм сиңа, егерме яшькә җитмәс борын әфәнде булалармыни», димәде ич, әнә. “Әфәнде” – сары май булып ятты күңеленә.

Шулай да, башка сыймый, аңлашылып бетми торган нәрсә бар монда. Күрешкәнебез юк, ди үзе, ә Мирсәет белән күптәнге танышлар кебек исәнләште. Исемен әйтмәде-әйтүен, әмма чит-ят кеше белән очрашканда шул рәвешле җылы елмаю мөмкин түгел. Әллә, башын тилегә саламы, кем очраса шуңа бәйләнеп йөрүче генәме?.. Андыйга да охшамаган тагы үзе.

— Исәнмесез, Зәки әфәнде,— дип, тегенең байтактан сузылып торган кулына җавап бирми чарасы калмады. — Мин үзем Мирсәет Солтангалиев булам. Татар укытучы­лар мәктәбендә укыйм.

— Беләм... Ник белмәскә,— дип, элеп алды егет. Бер дә үзенә күрә түгел, тал чыбыгыдай нечкә, муенсыз-нисез кәрлә генә булса да, кая ул тик тору, баскан җирендә ут уйната. Кочаклап ук алды аны.— Мирсәет Солтангалиевне дә белмәскә... Беләм, белмиләр димени. Татарская учительская школада укучы дуслар күп минем. Күргәнем дә бар үзеңне. Шәрык клубы сәхнәсендә чыгыш ясау теләсә кемгә тәти торган бәхет түгел ул.

Шундук көлеп тә җибәрде тагы үзе. Әллә уйный, әллә чынлап сөйли, аңламассың... Ә инде күргән, ишеткән бу­луы хак икән анысы.

Мирсәетнең ни дияргә, нәрсә сораштырырга белми ба­руы иде, Зәки Вәлиди янә үзе эләктереп алды сүзне:

— Ялгышмасам, син ул чакта башкортлар турында хикәя укыган идең кебек...

— Әйе.

— Карале, үзең дә әллә шул якларданмы соң син? Соравын тәмамлаганчы ук яңа танышы Мирсәетнең каршысына чыгып басты. Ни дияр ул, җавап нинди бу­лыр...

— Кырмыскалыдан мин... Уфаның аръягыннан... Ишет­кәнең бармы?

— Бәй;—дип, шапылдатып сугып алды ул Мирсәетнең иңсәсенә. Кырмыскалыны да белмәскә. Якташлар икән­без ич! Менә сиңа мә... Мин дә Стәрлетамак өязеннән ич. Көзән дигән татар авылыннан... Көзәннән...

- Мирсәеткә дә күңелле һәм рәхәт булып китте. Ерак бер шәһәрдә үз якташыңны очрату якын туганың белән күре­шеп сөйләшүгә тиң бит ул.

— Уйламаган идем... Якташлар булып чыкканбыз шул, якташлар...

Үз-үзләрен белешмичә, бер-беренең җилкәсенә кулларын салып, кочаклашып атлый башлаган иде инде алар.

Куанычлары күңелләренә сыймый, читтән карап торсаң, нәкъ сабыйлар. Әле йөгереп-уйнап киткәндәй булалар, шун­да ук шып тукталып, кара-каршы басып гәпләшергә дә керешәләр.

— Үзең ни эшләр бетерәсең Казанда, нинди язмышлар белән килеп чыктың? — дип сорады Мирсәет, бераз соңара төшеп.

Җитдиләнеп калды Зәки Вәлиди һәм уң кулының чән­ти бармагын чигә тирәсендә болгый-болгый аңлатырга ке­реште.

— Казан — гыйлем мәркәзе. Бу заманда «син нигә Казанга килдең» дип түгел, «син нигә Казанда түгел әле», дип сорау хәерлерәктер... Чөнки Казан бөтен төрек кавеменең гыйлем, мәдәният үзәге. Беренчесе Истамбул булса, икенчесе — Казан. Ә без — татарлар өчен исә, монда килү газиз знкәң янына кайту кеби бер зарури шәйдер!.. «Мондадыр безнең бабайлар, түрләре-почмаклары, мондадыр безнең кавемнең гүрләре-оҗмахлары», дип язган әнә Тукай да... Гаҗәп бит ул безнең халык, аның шундый зур талант ияләре, олы тарихы бар, киләчәге дә булыр, иншалла...

Хәйран калып тыңлады Мирсәет Зәки атлы бу яңа та­нышын. Әнә ничек яратып, үз итеп сөйли бит татар һәм Казан турында. Нәкъ ул уйлаганча, гүя аның авызыннан алып сөйли. Юк, эле бая үзе килеп күрешкәндәгедәй кыс­ка буйлы көзге чебеш булып түгел, һәр әйткән сүзе, җөм­ләсе саен зурая, сөйкемлерәк була бара кебек иде ул аның каршысында. Язмыш бүген аны очраклы бер адәм белән түгел, гаять кызыклы зат белән очраштырды. Чынлап та, «әфәнде» дип дәшеп һич ялгышмаган лабаса ул.

— Сез, Зәки әфәнде, шулай да кем?..— дип, янә сора­вын кабатлады Мирсәет.— Бер-бер галим кеше дисәм, яшь күренәсез... Укыйсызмы, эшлисезме дигәндәй...

— Бәй, әйтмәдеммени соң әле,— дип, янә ихлас ел­маеп куйды Зәки Вәлиди.— Мин, ни... Касыймиядә, Күл буе мәдрәсәсен тәмамлап. киләм инде.

— Галләм хәзрәт мәдрәсәсендәме?..

Сорау урынсыз чыкты, әлбәттә. Ләкин гаҗәпсенми дә мөмкин түгел, чөнки Күл буе мәдрәсәсе ул елларда кадимлеге белән аерылып тора иде.

Укытучылар мәктәбендә укыган якташының тел төбен аңламады түгел — Зәки зиһенле егет иде. Әмма ул хакта артык сүз куертып торуны кирәк санамады.

— Мәдрәсә, ул болай гына,— дип, кул селтәгәндәй ит­те егет.— Мин күбрәк университет китапханәсендә эшлим.

Әле дә шунда китеп барышым иде. Менә кайда тупланган ул гыйлем чишмәсе!

Ишеткәне генә түгел, ул китапханәдә булырга да туры килгән иде Мирсәеткә. Зәки Вәлиди исә шунда берничә ел дәвамында даими йөреп, төрек-татар тарихына караган, дистәләгән китап һәм кулъязмаларны укып-күчереп чык­кан икән.

— Киттек минем белән,—дип, кинәт кенә тәкъдим ит­те ул Мирсәеткә.— Үзеңне иллә дә бер укымышлы зат бе­лән таныштырам.

— Кем ул?

— Улмы...— дип, махсус суза төшеп, көттерүеннән тәм тапты Зәки Вәлиди.— Һади Атласый дигән кеше хакында ишеткәнең бармы?

— Һади Атласый... Теге, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында китаплар язучымы?

— Үзе! — дип, эре генә кистерде Зәки, менә мин кем белән таныш дигәндәй.— Үзе мулла, үзе галим, үзе сабан­туй батыры, беләсең килсә... Көрәшче! Бар ул безнең мил­ләттә дә кешеләр!

Соңгысы яңалык иде Мирсәет өчен.

— Һади Атласый сабантуенда көрәшеп йөрмәс инде... Мулла һәм галим булган башы белән көрәшеп йөрмәс.

— Улмы? — дип кабынып китте Вәлиди. Бәхәсләшергә җай гына чыксын, сүз көрәштерергә ярата иде, күрәсең.— Син бернәрсә белмисең икән бит, малай. Һади абый мәй­данга килеп керсәме... Ул мәйданга килеп керсә, көрәшер кеше табылмый икән үзенә. «Сарыкны алсын, барыбер аныкы була инде», дип кенә әйтәләр икән. Көрәшү фай­дасыз аның белән, шул бер билеңне кызганмасаң гына инде...

— Арттырасың булыр, көрәшми генә сарык бирәләр­ме инде...

Күзләрен түгәрәкләндереп, иреннәрен бөреп-бөреп, ал­лага ялваргандай уч төпләрен күккә чөеп аңлатты Зәки Вәлиди. Ул сөйләгәннәрнең яртысы гына хак булса да, Һади Атласый чын пәһлеван зат булып чыга инде.

— Менә ипидер, малай, синең кадәр, ким дигәндә, бер өч бар инде,— дип тәгаенләп куйды соңыннан.

Мирсәет тә алдын-артын уйламастан әйтеп салмасын­мы шунда:

— Минем кадәр өч булгач, ул, Зәки әфәнде, синең тик­ле биш кеше дигән сүздер инде, ә?!

Чагыштыру Вәлидигә ошап бетмәде, әлбәттә. Әмма ул сер бирмәде, җайлы-җайсыз әйтелгән сүзне йотып кына куйды. Мирсәетнең вакыты бераз бар иде әле, университет тавыннан җәт-җәт атлап, йөгереп диярлек Һади Атласый белән күрешергә менеп китте ике якташ.

Зәки Вәлидинең Һади Атласый янына атлыгып торуы юкка гына түгел, моның үз хикмәте бар икән. Универси­тетның китапханәсенә түгел, ишегалдына да кертмәделәр тегеләрне, студентларга гына рөхсәт икән. Себерке тоткан бер агай капкага да якын җибәрмәде үзләрен. Зәкинең дә рөхсәт кәгазе юк икән. Ул кемгә эләкте шуңа ияреп керә алса гына актара икән төрек-татар тарихын. Бу юлы исә Әлмәттән килеп чыккан Һади Атласыйга ияреп керү ту­рында килешкән. Университет каршындагы бакчада очра­шырга тиешләр икән.

Ике якташ бакчадагы агач эскәмиягә утырып гәпләшеп алырга да өлгерделәр. Мирсәеткә унҗиде яшь, Зәкигә исә унтугыз. Билгеле инде, өлкәнрәк кеше сүз башлый андый чакта.

— Вәт, малай,— диде Зәки бер киерелеп алгач.— Без­нең замана килеп җитә бит, ә!.. Элгәре менә бу бакчаның капкаларына беләсеңме нинди язу эленгән булган?

— Белмим шул,— дип башын чайкады Мирсәет. Әңгә­мәдәшенең ни әйтергә теләвен аңламаган иде әле ул.

— «Этләргә һәм татарларга керү тыела», дигән язу эленеп торган... Ә хәзер менә, без синең белән дөнья чи­тендәге Уфаның да аръягыннан килеп, шул бакчада ботны ботка атландырып утырабыз.— Өлкәннәр сыман килеш­тереп шул мәлдә ботын ботка атландырып куйды Зәки.— Син хикәяләр язасың, граф Толстойның үзен тәрҗемә итә­сең. Ә мин...— ничегрәк әйтергә икән дип, бераз уйга би­релеп торды да, саллы гына әйтеп куйды.— Төрек-татар кавеменең тарихын язам. Шиһабетдин Мәрҗани үк булмасак та, Риза Фәхретдин вә Һади Атласыйлардан калыш­маска исәп. Авылга кайтып сөйләсәң, кем дә ышанмас иде, ә, Мирсәет?!

Абайламый калганнар: аларның каршысына пәһлеван­дай ир-ат килеп баскан икән. Күтәрелеп караса, кояш то­тылдымы әллә дип, куркып китте Мирсәет. Бу тикле дә гәүдәле, киң җилкәле кеше булыр икән. Куллары көрәк сыман, җилкәләре — стена. Төз юан муен өстендә кеше за­тында сирәк очрый торган зур озынча баш. Кыска калды­рып алынган чем-кара чәч астында ындыр табагыдай маң­гай. Күзләре җитди, карашы сихерле. Шундый ук шомырт кара сакал һәм мыек астыннан калын иреннәр ялтырап күренеп тора.

— Әссәламегаләйкем, егетләр,— дип, сәлам бирде ул.

— Вәгаләйкем әссәлам,— дип, җавап кайтарды якташ­лар.

Мирсәет көтелмәгән бу очрашудан тәмам югалып кал­ган иде. Зәкигә дә уңайсыз булып китте, әмма ул сер бир­мәде. Беренче булып Һади Атласыйга кулын сузды. Шул мәлдә ике тарихчының күрешкәнен карап торган Мирсә­етнең хәтеренә келт итеп баягы сөйләшүләре килеп төште, «Ай-һай,— дип уйлап куйды ул үзалдына, — биш кенә мәртәбә булыр микән боларның аермасы!»

— Ә бу асыл егет кем була инде? - дип, Һади Атласый Мирсәеткә кулын сузды. Зәки өлгеррәк булып чыкты, аның өчен ул җавап кай­тарды:

— Мирсәет Солтангалиев. Минем якташым. Укытучылар мәктәбендә укый.

— Син дә тарих өйрәнәсеңме?

Бу юлы инде Мирсәет үзе дәште. Әмма уңайсызлануы, кыюсызлыгы һаман басылмады.

— Юк, Һади әфәнде, мин тарихчы түгел. Татар бала­ларына урыс теле укытырга җыенам.

— Яхшы,- дип, шундук хуплап та куйды Атласый, егетнең күңелен күрергә теләве булгандыр.—Урыс телен дә белү бик лазем. Тел белгән — күпне күргән, күпне бел­гән, диләр. Мактаулы эш белән мәшгуль икәнсең.

Зәки Вәлиди шунда Атласыйның биле артыннан аңар­га дусларча күз кысып куйды, янәсе, күрдеңме, кем белән таныштырдым үзеңне!

— Ул граф Толстой хикәяләрен дә тәрҗемә итә әле,—дип өс­тәде аннан.

— Яхшы,— дигән хуплау тапты Мирсәетнең бу шөгы­ле дә. Аннары Атласый: — Ниләр укыйсың, нәрсәләр өйрә­нәсең тагын? — дип кызыксына калды.

— Француз һәм немец социалистларын өйрәнәм. Пле­ханов һәм Бакуниннарны...— дип, әйтеп салмасынмы шун­да. Мактанасы, ким-хур булып күренәсе килмәгәнгә шулай ачылды бугай ул. Сүзләре авызыннан чыккач кына мавы­гып киткәнлеген аңлады.

— Һәммәсен өйрәнү ярый,— диде Һади Атласый теләр-теләмас кенә.— Әмма мавыгуың сырхауга әверелмәсен.

— Социализм — кешелекнең киләчәге, Һади әфәнде. Бәхетле җәмгыятьне башкача төзү мөмкин түгел.

— Кара аны, каш ясыйм дип, күз чыгарма тагы.

Һади абыйсы да нәкъ аның әтисе сүзләрен сөйли тү­гелме соң? Җавап бирергә ашыкты Мирсәет:

— Халкымның бәхете бары тик шул юлда дип беләм.

Атласый бераз уйга калып торды, хупламады да, баш­ка бер-бер бәя бирүне дә кирәк тапмады.

— Кызык. Кара әле син аны, әкәмәт егет икәнсең бит син дә...—дип кенә чикләнде.— Әйдә, безнең белән китап­ханәгә керәсеңме соң? Теләгең булса — рәхим ит.

Мирсәетнең барасы җире бар, болай да тоткарлана иде инде. Гафу үтенеп, ашыкканлыгын әйтте.

— Сер булмаса, әйт әле, кая барасың? — дип, үз итеп сорады Атласый.

— Сер түгел, нинди сер булсын. Мин урыс теленнән дәресләр бирәм, хәзрәт. Шиһап әфәнде Әхмеровларны бе­ләсездер?..

— Белмичә... Бик яхшы беләм,— дип, җанланып китте Һади Атласый.— Нәширләрне белү һәм хөрмәт итү кирәк.

— Шиһап агайларда тәрбияләнүче Салих атлы малай­ны урысчага өйрәтәм мин, Салих Сәйдәшевны.

— Ә-ә, теге нәни музыкантнымыни?—дип, тәмам җан­ланып китте ул.— Әлеге зәңгәр күзле малайны... Өйрәт, өйрәт. Урысчасын белмим, әмма бер-бер хикмәт чыгуы бар ул малайдан. Ун яшьлек малай, ә үзе менә дигән итеп гармунда уйный бит, ә?..

Белмәгәне юк икән бу Һади әфәнденең... Хәтерләп калырга тырышып, тагы бер кат аның йөзенә күтәрелеп карады Мирсәет һәм, үзенә китәргә вакыт икәнлеген искәртеп, трам­вай тукталышына йөгерде. Соңгарып йөрү килешми берәү­гә дә, ә укытучы кеше хакында әйтеп торасы түгел инде.

— Юлларың уң булсын,— дип, дәү кулы белән арка­сыннан кагып озатып калды аны Һади Атласый.

Бераздан якташы Зәки Вәлидинең дә көчәнеп кычкыр­ган авазы куып җитте:

— Мирсәет... Без әле очрашырбыз...

III

1911 елның көзе. Татар укытучылар мәктәбен тәмам­лап Уфа губернасына әйләнеп кайткан Мирсәет Солтангалиев мөгаллимлек итәргә керешә. Укытучыларга ихтыяҗ зур, аеруча авыл укытучыларына. Ә инде татар авылында урыс теле укыту өчен, гомумән, белгечләр юк замана. Яңа Атҗитәр һәм Иске Атҗитәр исемле ике авыл арасында йө­реп берьюлы ике мәктәптә эшләргә мәҗбүр була ул. Ә җәйләрен Уфада губерна земствосының мөселман мәк­тәпләре буенча тикшерүче вазифасын башкара. Аны, го­мумән, бөтенләйгә шул эшендә генә калдырырга телиләр. Ләкин ул заманнарда мәгариф өлкәсендә һәркем өчен бер дәрәҗәдә катгый тәртип булган. Дәүләт исәбенә сти­пендия алып укыгансың икән, рәхим ит — үз белдегең бе­лән күчеп йөрмә, дәүләт кая билгеләсә, шунда эшләргә ти­ешсең. Инде бик үҗәтләнәсең икән, ихтыярың, 600 тәңкәң­не чыгарып түлә дә — укытучылар мәктәбендә стипендияле һәр укучыны укытып чыгару өчен шуның кадәр чыгым тотыла икән — дүрт ягың кыйбла. Патша заманы югыйсә, ә тәртип булган!..

Тагы күпмедер вакыттан Мирсәетне Оренбург губерна земствосы каршындагы Халык мәгарифе бүлегенә дә мөдир итеп чакырып карыйлар. Тәкъдиме шәп тә бит, әмма китәр­гә ярамый. Шул рәвешле, Солтангалиев тагын бер ел Стәрлетамак өязендә калып, авыл балаларын урыс теле­нә һәм урыс әдәбиятына өйрәтергә тиеш була.

Кушылганны үтәп, тиешлене генә эшләп йөргән булса, әлбәттә, Мирсәет — Мирсәет булмас иде. Халык мәгарифе өлкәсендәге вазифаларын җиренә җиткереп бару белән бергә, ул үзенең аң-белемен һәм теоретик хәзерлеген күтәрү өстендә дә өзлексез, армый-талмый эшләвен дәвам ит­терә. Артык зур булмаса да, революцион көрәшкә юнәлеш тоткан шәхси китапханәсе дә барлыкка килә. Анда П. Коган, Кропоткин һәм Каутский кебек байтак кына автор­ларның хезмәтләре тупланган була. К. Маркс, Ф. Энгельс, Ленин һәм Плехановларның исемнәре генә түгел, байтак хезмәтләре дә мәгълүм инде аңа хәзер. Шул ук вакытта, үзенең тәҗрибәсе, уй-фикерләре белән уртаклашырга ашкынып, Уфа, Оренбург, Казан, Петроград һәм Мәскәү калаларында чыгып килгән дистәләгән татар гәҗит-журналларына мәкаләләр, хикәя һәм шигырьләр юллый. Аларның күбесе, шул чордагы модага ияреп булса кирәк, псев­доним белән чыга. Үзенең урысчасы шактый ук камил бул­гангадыр, бер үк вакытта урысча да актив яза Мирсәет. «Уфимский вестник»та, Мәскәүдә чыккан «Народный учитель» газетасында «Сухой», «Он», «Кармаскалинец», «Сын народа» һәм «Учитель-татарин» псевдонимнары астында дистәләгән актуаль мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. Үз хикәяләрен үзе үк урысчага тәрҗемә итеп, Петроградтагы «Мусульманская газета»да «Көлкебаш» псевдонимы белән даими басылып килә.

Казан белән дә элемтәсе өзелми аның. Әле соңгы ара­ларда гына Фатих Әмирханнан хат алды. Бу әдипне ул 1907 еллардан ук күреп-аралашып белә. Аның киңәше бе­лән Мирсәет, үз вакытында, Л. Толстойга хат язып, тәрҗемә кылуга графның үзеннән хәер-фатиха алган кеше.

Ф. Әмирхан белән дә аларны әдәби бәйләнешләр якы­найтты. Аның «Татар кызы» һәм «Кадерле минутлар»ын иң элек урысчага күчерүче Мирсәет Солтангалиев икәнлеге мәгълүм.

«Архангельскида сөргендә булган мәшһүр Гаяз әфәнде Исхакыйдан мәктүп алдым,— дип язган иде Ф. Әмирхан әлеге хатында.— Яңа тәрҗемәләр җибәрүемне үтенгән. Максим Горький Исхакый әфәндедән татар хикәяләрен ашыктыра икән. «Габделбасыйр гыйшкы» дигән бер әсә­ремне синең тәрҗемәдә күрергә теләр идем. Фатих Әмир­хан».

Хат эчендә автор кулъязмасындагы хикәя дә салынган иде.

Ә шулай да җанында тыңгылык юк Мирсәетнең, аңа һәрчак нидер җитми. Кышкы буада калын боз астында ка­лып һавасызлыктан бәргәләнгән балык халәтендә хис итә ул үзен. Салкын, озын кичләрдә аягына киез итек, башы­на бүрек элеп тын бакчага чыга да абзар читенә терәлеп зәңгәр күккә, анда чекрәешеп янган йолдызларга озак­лап текәлеп карап тора...

Галәм нинди зәр... Табигать никадәрле камил. Шул га­ләм, шул табигать кочагында яшәүче кешелек җәмгыяте һәм кешеләр үзләре дә нигә шул дәрәҗәдә үк камил түгел икән?! Югыйсә, гомер дигәннәре берәүгә дә ике бирелми һәм мәңгелек тә түгел. Уйлый калсаң, шундый кыска бит ул кеше гомере! Тизрәк үсәсең, олыгаясың килә. Олыгаеп җитәргә өлгермисең, ул арада гомер йомгагың түбәнгә таба тәгәрәргә керешкән була. Шул санаулы еллардан гына торган гомернең дә кадерен белми бит ул кеше дигәнең. Туганда ук елый-елый туа һәм гомере буе нәрсәдәндер ка­нәгать түгел, һаман нидер җитми аңарга. Теләгәненә иреш­кән очракта да үзенә күрә бер-бер дошман яисә борчу уйлап таба, йә туганы белән нәрсәнедер бүлешә алмый, йә булмаса күршесе белән. Ә инде кайчандыр үз ихтыярлары бе­лән бер-берен сайлап алган ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында ни әйтәсең?! Гомерләре буе нидер бүлешәләр, бер-беренә нәрсәнедер исбат итәргә тырыша­лар...

Ни сәбәпле, нәрсәдән шулай килеп чыга бу? Югыйсә, дөньяның матурлыгына хозурланып яшәр өчен генә яра­тылган түгелме соң кеше дигәнең? Сулыйм дисә — һава­сы нинди, эчим дисә — челтерәп чишмәләре агып ята. Ка­ра туфракка ни төртсәң — шул тишелеп чыга. Эшлә, уңы­шын җыеп ал, рәхәтләнеп яшә...

Ерак йолдызлар яктылыгыннан, бакчадагы көрт өстен­дә җемелдәшкән кар бөртекләренең аклыгыннан күзләр камашырлык... Акрын гына исеп куйган җил, каралты-кура түбәсендә яткан карны каз канаты белән сыпырып кына алгандай, нәни йолдызчыклар сибә. Нинди сафлык, сал­кын бер рәхәтлек... Ул күзләрен йома, кызыша башлаган колак яфракларын уч төпләре белән каплый... Кинәт, төн­ге тынлыкны ярып, тирән сагыш-моң, сүз белән әйтеп аңлату мөмкин булмаган җан сыкравы, кайгы авазлары ишетелә башлый кебек. Авылда гына түгел, бөтен илдә, бар галәмдә яңгырап тора сыман шул сыкрау авазлары. Урман тарафыннан сузып-сузып бүре улаганы ишетелеп куя. Сарайда атлар пошкырынып ала, сарыклар тыңгысызла­на, этләр дәррәү өрергә керешә. Сагаебрак тыңлый кал­саң, җил дә елаган авазлар чыгара икән бит. Өй каршын­да утырган ак каеннар сыкрый, әнә бакча артындагы йөз яшьлек тупылларның иңрәү тавышы...

Табигатьтәге бу шом һәм сыкрау авазлары бер дә юк­ка гына түгел. Кешеләр күңелендә дә тыңгылык, иминлек юк ич бүгенге көндә, дигән уй биләп алды Мирсәетне. Өй­ләренә бикләнеп ялгыз аналар елый. Түшәкләренә капла­нып кызлар балавыз сыга. Мендәрләрен кочаклап ирләр бәргәләнә. Саташып уянган сабыйларның ачыргаланып кычкыруы ишетелә... Кемнәрдер шушы мизгелдә ыңгыраша-ыңгыраша, үрмәли-мүкәли шахтадан күмер чыгара булса кирәк. Берәүнең ягарга утыны беткән, икенче­сенең таң белән торуга балаларына куярга бер тәгам ри­зыгы юк...

Татар авылларына гына хас нәрсә түгел бу. Рус һәм башкорт авылларында да байтак булырга туры килде аңа. Чуаш һәм арларның да ничек яшәгәнен күрде, һәммәсенең язмышы уртак. Тел һәм гореф-гадәтләр генә бүтән...

Тоташ борчу, тоташ кайгы һәм сыкрау бу дөньяда. Ничек шул сыкраулардан арындырырга соң кешелекне?.. Туңганнарын — җылытырга, ачларын — туйдырырга, рән­җетелгәнне— юатырга, кыерсытылганны — якларга... Ни­чек итеп ярдәм итәргә үзләренә? Ни чаралар күреп бәхет­ле итәргә һәммә кешеләрне... Юлын, әмәлен белсәң иде икән! Шундый көчкә, тылсымлы гайрәткә ия булса идең икән ул!

Берәүгә дә ярдәм итә алмый Мирсәет. Хәтта, укып бе­лем алган, буй җиткергән унтугыз яшьлек егетнең, үзен ка­рап үстергән, тәрбияләгән әти-әнисе, энеләре һәм сеңеллә­ренә ярдәм итәргә дә мөмкинлеге булмасын әле... Шул чарасызлыктан изаланып, үзенең көчсезлеген тоеп бәргә­ләнә иде йөрәк. Ике як яңагын яндырып күзләреннән яшь тамчылары йөгереште аның. Үзенең елый башлаганын сиз­гәч тә, берни эшли алмады. Бәрәүдән дә качасы, яшерәсе юк. Башын артка ташлап, карашын йолдызлы зәңгәр күк­кә төбәп елады ул. Елады да елады... Гомерендә һичкайчан шулкадәрле онытылып, туарылып елаганы булмаган­дыр аның башка.

Шул ук елны, әти-әнисе янына кунакка кайткач, ишег­алдында утын ярган чакта хикмәтле бер ачыш ясады ул. Бил язып алган арада, янәшәдә, койма аша гына яшәгән күршеләренең ихатасына таба карап тора иде, болдырга мышык-мышык борынын тартып җиде-сигез яшьлек ма­лай килеп чыкты. Мирсәет аңардан сорап куйды:

— Күрше... Күрше дим, нәрсә булды, ни өчен орыш­тылар үзеңне?

Теге малай җиң очы беләк җылык кына әллә күзен, әллә башка бер-бер төшен сыпырып алды да җитдиләнеп калды, өлкән кешегә сәлам бирде:

— Исәнме, мөгаллим абый... Кунакка кайттыңмыни?

— Әйе,— диде Мирсәет.— Менә булышып китим әле дидем...

— Әйбәт булган,— ди теге. Бер дә малай-шалай ди­мәссең, өлкәннәрдән болайрак сөйләшә.

— Кем орышты үзеңне?

— Әти.

— Нәрсә өчен?

— Танага су эчерергә онытылган, мөгаллим абый.

— Ничек шуны онытырга мөмкин,— дигән булып, әти­се сүзен куәтләде Мирсәет.

— Сыерга эчерелгән, бозауга эчерелгән үзе, ә менә та­на онытылган. Ашарларына да салдым, асларын да чис­тарттым, югыйсә... Уйнарга ашыгылган...

Барысын, хәтта әти-әнисенең орышуын да дөрес аңлаган малай гаебен төзәтергә җил-җил китеп тә барды.

Мирсәет уйлап куйды: менә шушы күршеләрне генә алыйк. Гомер буе эштән башлары чыкмый. Гаилә башлыгы җәй буена басудан кайтып керми. Йә урманга утын­га куалый атын, йә болынга печәнгә төшеп чаба. Хатыны су ташый, җиде-сигез баланың керен юа, өс-башларын хәс­тәрли, ашарларына пешерә. Бакча һәм өй тирәсендәге та­вык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләрендә кул ас­тына керә башлаган уллары, кызлары да гел булышып кына тора. Гаиләләрендә бер дистәгә якын кеше, һәммәсе исән-сау, сәламәт. Ачлыктан да интекмиләр. Әмма бәхет­ле дип әйтеп буламы үзләрен?..

Бер дә арткан җирләре юк, һаман нидер җитми, һаман нидер кирәк. Әле генә кемнәндер сукранып, тавыкларын тирги-тирги ишегалдында әниләре йөри иде. Кичә капка төбендә әтиләре дөньядан зарланып торды. Бүген әнә ма­лайның кәефе киткән...

Балтасын дәү тумранга чабып, өйгә йөгереп керде Мир­сәет, кулына каләм алды һәм башына килгән фикерләрен ашыгып-кабаланып язарга кереште: «Кешеләрнең бәхетсезлеге, чарасызлыгы һәм фәкыйрьлеге нидән? Кеше ни өчен газап күрә, төрле түбәнлекләр һәм рәнҗетүләргә ду­чар ителә? Кеше нигә бер-берсенә яман эш кыла, бер-берен талый яисә үтерүгә барып җитә?.. Көчле нигә көчсезне рән­җетә? Кешеләр генә түгел, ни сәбәпле илләр, дәүләтләр су­гыша?.. Миңа калса, һәммәсенең сәбәбе уртак: кешеләр бер-берениән аерылган, үзе өчен генә яшәргә күнеккән.

Әгәренки һәр кеше, үзен генә кайгыртудан ваз кичеп, бөтен кеше мәнфәгатьләре өчен яшәргә керешсә, шул көн­нән, шул сәгатьтән башлап дәүләтләр арасында сугышлар, кеше арасындагы ызгыш-талаш һәм рәнҗетешүләр юкка чыгачак, һәркем бер дәрәҗәдә үк бәхетле һәм тук була­чак».

Дәфтәр битенең түбәнге почмагына «1912 сәнә 10 нчы гыйнвар, Мирсәет Солтангалиев» дип имза куелды.

Ниятләрне тормышка ашырырга гына калды хәзер, шуңарга ирешүнең юлларын, чараларын ачыкларга. Әмма хәзергә әле ул ялгыз. Язганнары, уенда йөрткән фикерлә­ре белән күп мәртәбәләр уртаклашырга итенеп карады, ләкин үзен аңлаучы, фикерләрен уртаклашырга җыенучы гына табылмады. Тышкы дөнья, зур шәһәрләр белән элем­тәсе булмаган ерак татар авылында кем аңласын соң аны?! Синең бөтен кешелек турындагы хыялларың нәрсә аларга... Авыл мужигының тамак ягын кайгыртасы, өен җылытасы, өс-башын бөтәйтәсе бар... Акылдан шашкан дип әйтмәсәләр дә, аның кебекләр турында «хыялый» гына ди­ләр шул...

* * *

Ниһаять, 1913 елның язы җитте. Язгы айларда Уфа шәһәренә үзенә бер ямь өстәлә.

Апрель урталары. Кыеклардан тамчы тама. Урал-таудан агып төшкән гөрләвекләр буенда кәгазь көймә агызып малайлар йөгерешә. Каен ботакларында әле яңа гына кай­тып төшкән сыерчыклар талпына. Баш очында җылы кояш, чалт аяз көн... Губерна земствосындагы мәшәкатьләрен­нән аерылып, урам әйләнеп, тимер юл вокзалы тирәләрен­нән урап кайтырга дип чыккан иде Мирсәет, вокзал янын­дагы аулак почмакта байтак кына кешеләр җыелып торга­нын күрде. Кемдер сөйли иде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән бер төркем кеше тегене уратып алган да дикъкать белән тыңлый. Сөйләүче үзе күренмәсә дә, кайбер сүзләре ишетелеп-ишетелеп китә. Сирәк-мирәк башкорт сүзләре кысты­рып татарча сөйли иде ул. Мирсәет өчен бу аеруча кызык тоелды. Казан белән хушлашканнан соң күргәне дә, кат­нашканы да юк иде аның мондый митингларда. Ике уйлап тормыйча ул да әлеге төркемгә килеп кушылды.

Әйләнә уртасында таза гәүдәле мәһабәт бер ир-ат ба­сып тора иде. Яше утыздан артык булмас. Яңаклары җә­енке, күзләре кысыла төшкән, пәке белән кырылган ялан­гач баш. Әмма чәче, сакал-мыеклары шомырт кара икән­леге әллә каян беленеп тора. Өстендә шактый ук таушал­ган хәрби гимнастерка, аякларында күнитек. Кәгазь төр­гәге кысып тоткан уң кулын болгый-болгый нотык сөйли. Онытылып, мавыгып сөйләгәнгәдер, сүзләре йөгерек, теле-телгә йокмый үзенең. Аның аермачык булып ишетелгән беренче җөмләсе үк Мирсәетнең колагын үрә торгызды:

«Кеше җир йөзен буяп, былчыратып бетерде, табигать­нең ямен, җүнен җибәрде. Җир йөзендә көн күрүче кеше­ләрнең хәзер бәясе сукыр бер тиен.— Оратор, фикерен рас­ларга теләгәндәй, аяк астына лач итеп төкереп куйды һәм гимнастерка якасының ике төймәсен ычкындырып җибәр­де.— Якты дөньяда яшим дип йөрүчеләр — ике аяклы па­разитлар — язмыш корбаннары гына. Күптән җир йотарга тиеш үзләрен...»

Очраклы рәвештә генә әлеге төркемгә килеп кушылган Мирсәет калтыранып, чирканып куйды. Үзе кебек бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән, поезд көтеп торган авыл агайларын, шәһәргә катык-сөт сатарга килгән җирләрен­нән үтеп барышлый тукталырга мәҗбүр булган сала кар­чыкларын кызганды ул. Алар бит моны: «Сөйләгәч — дө­ресен сөйли торгандыр... Дөнья күргән ир уртасы кеше юкны сөйләмәс»,— ди-ди тыңлыйлар һәм авылга кайт­кач, һичшиксез, күргән-ишеткәннәрен туган-тумача, күр­ше-күләнгә җиткерәчәкләр.

Тыңлап торган җирдән үзенең ничек чәчрәп чыгып со­рау биргәнлеген дә абайламый калды Мирсәет:

— Син кем?.. Мәсләгең ни?! Һәм дә үзең нәрсә тәкъ­дим итәсең?..

Әйләнә уртасында басып торган гайрәтле оратор сүзен бүлдерергә җөрьәт итүчегә маңгай аша, куе чем-кара каш­лар астыннан сөзеп карады.

— Мин — анархист,— диде, аннары бер горурлык белән гәүдәсен турайта төшеп.— Син әле капка астыннан йөр­гәндә без инде Питерның үзендә Бишенче ел революция­сен ясадык, энекәш. Ирек, азатлык яулап кан түктек... Бүл­дермәгез мине! Сүземә тыгылганны өнәмим мин!

Шактый ук тәкәббер һәм кызу кеше булып чыкты бит әле оратор. Мирсәет хәтта уңайсызланып куйды. Нигә бүл­дерәсең инде, энекәш, дигән сыман бөтенесе аңарга кара­ды... Ә шулай да ул китеп барырга ашыкмады, үзен кызыксындырган сорауга җавап ишетәсе килә иде. Ул үҗәт­ләнеп соравын кабатлады:

— Анархист ни нәмәрсә тәкъдим итә инде?..

— Бары бер юл белән генә тазарту мөмкин хәзер Җир шарын,— диде оратор. Сорау бирүчегә ачуы басыла төш­те булса кирәк. Уйланып җитди аһәң белән аңлатырга ке­реште.— Ысулы бер генә. Кичекмәстән, кешелекне төрле сырхаулардан азат итәргә кирәк. Бүгенге кешенең туксан тугыз проценты җир ашлаудан бүтән бернигә ярамый. Бары бер проценты гына рухи һәм физик камиллеккә ия. Кешелек нәселен шулар дәвам иткәндә генә табигать үзе­нең беренче матурлыгына ирешәчәк... Әгәр дә мәгәр,— дип, анархист бер мәлгә уйга калган атлы булып торды,— аллалар кодрәтенә ия булсам, төймәгә басуга бар планна­рым тормышка аша торган тылсым уйлап табар идем...

Анархистның тукталырга исәбендә дә юк иде. Тыңлап торучылар сафы гына сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Мир­сәет белән янәшә басып торган бер агайның аты-юлы бе­лән сүгенеп китеп баруы кызык тоелды.

— Киттек, энекәш,— диде ул, фикердәшенә дәшкән сыман, кулын Мирсәетнең җилкәсенә салып.— Моның сүләгәннәре шул төшемне сөртергә дә ярый торган түгел. Үгез урынына җигеп тырмага чыгарырга иде үзен!..

Һәркемгә ишетелерлек итеп әйтте сүзләрен. Кызык та­бып, шырык-шырык көлеп алучылар да булды.

Әмма бәрәүгә дә иярергә ашыкмады Мирсәет. Кеше­лекне «сәламәтләндерү», табигатьне «сафландыру» турын­да яңадан-яңа идеяләр сибүченең фикерләре белән килешмәсә дә, әлеге оратор аның игътибарын җәлеп итәргә өлгергән иде. Юк, акылдан шашкан кешегә охшамаган ул, гадәти бер мавыгучан кеше. Әмма шул га­дәтилегендә күпме хикмәт бар. Үз-үзенә ышанып, үз сүз­ләреннән бер тәм табып сөйләшүе генә ни тора? Аннары — кыюлыгы! Кара реакция елларында вокзал янына чыгып шундый нотык сөйләү өчен ай-һай, байтак кыюлык кирәктер ул!..

Уендагы — телендә, дигәндәй, Мирсәет шунда янә аны бүлдереп, сорап куйды:

— Полицай килеп үзеңне кулга алыр дип тә курыкмыйсыңмы?

Анархист, «тагы синмени әле бу?» дигән сыман, аңа таба карап куйды. Бу юлы инде кызмады, ачуланмады да. Аңламаган атлы булып, кайтарып сорады:

— Кемнән?..

— Полицайлардан.

— Ә нигә мин алардан куркырга тиеш? Алар миннән курыксыннар. Алар түгел, мин ясарга җыенам Бөтендөнья революциясен... Мин Питерда булган кеше!

— Тылсымлы төймәгә басып ясыйсыңмы ул революцияне?

Үзе белән шулай аяк терәп сүз көрәштерергә җыенучы егетне күреп, канәгатьләнеп тамак кырып алды теге, як-ягына каранды — алар икәүдән-икәү генә торып калган иде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр таралышып беткән.

— Нәрсә, мин сөйләгәннәр көлке тоелдымы әллә? — дип, сорап куймасынмы шунда оратор. Бу инде гадәти җир кешесенең кызыксынуы иде. Әле генә югарыдан торып но­тык сөйләгән зат, гүя шул мәлдә аяклары белән җиргә орынды.

— Көлке икәнлеген үзең белмисеңме?

Шул рәвешле, тоташтан сорауга сорау белән җавап алышу китте болар арасында. Уйга калып торды анар­хист, җавапны ни рәвешлерәк кире кайтару хакында баш вата иде булса кирәк. Ихлас ачылып китәргә — иртәрәк, каршысында басып торучы егетнең кем икәнлеген белми ич әле. Эттән алып эткә салгандай тиргәп атар иде үзен — берьялгызы торып калачак. Яхшымы-яманмы, ничек кенә булмасын, моның бит әле үзе белән сөйләшергә нияте бар күренә.

Кулындагы кәгазь төргәген урталай бөкләп куен кесә­сенә тыгып куйды да, гел көтмәгәндә ачылып китеп, Мир­сәеткә кулын сузды теге.

— Беткән баш беткән, әйдә, танышыйк булмаса. Гәрәй Кодрачев.

— Мирсәет Солтангалиев. Укытучы булам.

Исем-фамилиясенә исе китмәде. Мирсәетнең кем булып эшләвен ишеткәч, яңа танышы җанлана төште кебек.

— Бәй, туганым,— дип, авызын ерып көлеп җибәрде ул. Кочакларга җыенган кеше сыман, бер ихласлык белән, колачларын җилпеп алды.— Мин дә халык укытучысы... Син дә... Бер сукмактан йөрибез, ике чабата — бер кием икәнбез ләбаса...

Билгеле, Мирсәет аның кочагына ташланырга ашык­мады. Мөмкин кадәр җитдилеген саклап, җавап кайтарды.

— Сукмаклар бер булса да, юллар аерым безнең. Тот­кан мәсләкләребез төрле.

Кодрачев та исәнләшкән-танышкандагы эчкерсез самимилегеннән арынырга мәҗбүр булды. Итекләрен итеккә сугып алды да гимнастерка төймәләрен сәдәфләде. Күрә­сең, бу аның эче пошканда башкара торган гадәтедер.

— Юллар аерым, дисең инде, ә? — Тамак кырып куй­ды Гәрәй Кодрачев.— Әйдә, бераз йөреп киликме соң әллә булмаса... Кай тарафларга юл тотасың?.. Минем вакыт бар, озата барыйм бераз.

Ике укытучы язгы урам буйлап янәшә атлап китеп бардылар. Күпне күргән Уфа вокзалы артта калды. Яз­мышлары шактый охшаш булса да, сүзләре сүзгә бәйләнә алмый аптыратты. Мәктәп, авыл һәм туган-үскән яклары турында хәбәрләшеп алдылар. Гәрәй Кодрачев та аның кебек үк күптән түгел генә Уфага килеп урнашкан икән, моңарчы Урал тау куенындагы бер башкорт авылында мөгаллимлек иткән. Ул да калага фикердәшләр, мәсләк­тәшләр табу уе белән килгән.

Кодрачев, җай чыгуга ук, Мирсәеткә баядан ук би­рергә җыенган соравы белән мөрәҗәгать итте.

— Мине син тыңладың,— диде ул.—Инде сөйлә, үзең нинди мәсләктәсең?..

Үзенең ни теләгәнен, максаты, хыялы нидән гыйбарәт икәнлеген яхшы белә Мирсәет. Бу хакта аның күп мәртә­бәләр уйланганы бар. Ә менә ничек шул уй-хыялларны кыска гына итеп аңлатып бирергә... Бу — җиңел эш тү­гел.

— Мин, киресенчә, һәркемнең бәхетле булуын телим,— диде ул, үзенең кем белән янәшә атлап барганлыгын искә төшереп.— Кем булуына, кайсы милләт һәм нинди дәү­ләттән булуына карамастан, җир йөзендә яшәгән һәммә кеше бер дәрәҗәдә үк бәхеткә лаек...

Гәрәй Кодрачевның ни рәвешле кабынып китүен күрү­че булса икән шунда! Күрәсең, кешелек һәм дөнья ха­кында сөйләшү аның иң яраткан шөгыле, стихиясе иде булса кирәк. Мирсәетнең аңлатып бетергәнен дә көтеп тормастан элеп кенә алды:

— Бәй, туганым,— диде, куанычы белән уртаклашыр­га ашыгып.— Максатларыбыз бер үк түгелме соң безнең?!

— Түгел.

— Ничек, «түгел»?! Синең дә җир йөзен сафланды­рырга, кешеләрне бәхеткә тиендерергә исәп. Минем дә!.. Болай булгач, язмыш безне үзе очраштырган...

— Юк,— дип, каршы төште Мирсәет.— Син кешеләрне бернигә санамыйсың. Үлем телисең кешеләргә... Мәсләк­тәшем түгел, сыйнфый дошман булып чыгасың син миңа!

Үзенең хаклы булуын исбат итәргә ашкынган Гәрәй Кодрачев:

— Ашыкма әле, туганым,— дип, аның каршысына ук килеп чыга.— Максатлар бер безнең. Ысуллар гына ае­рылыша...

— Әйе, ысулларыбыз бүтән,— дип, килешә Мирсәет.— Сәламәтме, яисә гарип-горабамы ул, матурмы, әллә ямь­сезме — кешеләр һәммәсе тигез. Аларның бер дәрәҗәдә үк бу якты дөньяда яшиселәре килә, бәхетле буласы­лары...

— Бәй, туганым, ул дөнья яктымы сон?! Һәммә кеше­ләрне дә бәхетле итә аласыңмы шул караңгы, салкын дөньяда?.. Әйт, ничек ирешергә уйлыйсың максатыңа?

Мирсәетнең авырткан җиренә кагылдылармыни, тирән сулап куйды. Нәкъ менә шул сорауга җавап таба алмый изаланган көннәре бит инде аның. Танырга мәҗбүр булды.

— Ничек икәнен белмим әлегә, — диде ул, уңайсыз­лану кичереп.— Ләкин, башкаларны талау, үтерү юлы белән түгел.

— Мин дә кешегә бармак белән чирткән адәм түгел, дип ачылды, үзенең асылына кайтып төште Гәрәй Кодрачев. Ул «төймәгә басып», «туксан тугыз процент» дигәннәрем — игътибар җәлеп итү өчен генә инде. Колагын үрә торгызырлык сүз әйтмәсәң, сине тыңламый бит ул урам кешесе.

Кояшлы язгы көн белән хозурланып Уфа урамнары буйлап озак йөрде алар. Аяк астында берөзлексез юеш кар һәм язгы су чыпырдады. Чолгаулары юешләнеп, тәпи­ләре чыераганны да тоймадылар.

Йөри торгач, үзләре дә белешмичә биек яр читенә— Агыйделгә килеп чыгылган. Елга өстендә каралып-зәңгәрләнеп калын боз ята иде әле.

Гел көтмәгәндә кулларын югары күтәреп, сабыйларга хас бер рухлану белән, кычкырып җибәрмәсенме шунда Гәрәй Кодрачев:

— А-гый-дел-кә-әй...

Бераздан елга аръягындагы әрәмәлекләрдән әйләнеп кайткан тонык кына кайтаваз ишетелде: «Агыйдел-кә-әй».

Мирсәет күңелендә дә җылы тойгылар уянды. Янәшә­сендә басып торучы романтик җанлы яңа танышына сыйн­фый дошманы итеп карамый иде инде ул. Җир йөзендәге тигезсезлек, җәбер-золымга нәфрәт һәм шул тигезсезлек­тән ничек чыгу юлын белмәү, күрмәү генә бәргәләнергә, бер яктан икенче якка ташланырга мәҗбүр итә икән бит аны. Ә чынлыкта гадәти бер кеше. Гаиләсе юк, дуслары юк. Аның үзе кебек үк япа-ялгыз. Теленә салынуы да анархистларныкы сыманрак килеп чыксын өчен генә икән.

— Беләсеңме, Мирсәет,— дип, аның беләгеннән кысып тот­ты шунда Кодрачев.— Агыйделкәй турысында безнең башкортларның гаҗәп тә моңлы җырлары бар бит. Тиле ди­мәссеңме, шуларның берәрсен кычкырып-кычкырып җыр­лыйсым килә минем. Бөтен халкыма, Урал-тау аръягынача ишетелерлек итеп.

- Тилергән икән, димәсләрме?..

- Дисәләр соң...

— Соң, җырла алай булгач... Безнең татар-башкорт халкы элек-электән бар моң-хәсрәтләрен Агыйделгә салып агызган.

Шулчак Гәрәй Кодрачев быргы кычкыртырга җыенган быргычыдай күкрәген тутырып киерелеп бер сулады да көчле калын тавыш белән җырлап җибәрде. Кыя-тау өстенә менеп баскан бөркеттән һич аермасы юк. Булса да, ул кадәр моңлы тавыш кына булмас бөркетләрдә:

Агыйделкәй кайда, ай, тугайда,

Агыйделкәй кебек су кайда?

Агыйделкәйләрнең, ай, һавасы

Җанга рәхәт, тәнгә зур файда.

Җырның кушымтасын Мирсәет тә күтәреп алды. Алар, сүз берләшкән сыман, парлап җырларга керешкәннәр иде:

Йәмле Агыйдел буйлары ла

Бетердәдер хәсрәтле уйларны шул,

Бетерәдер хәсрәтле уйларны...

Шул мизгелдә читтән карап күзәтеп торсаң, боларны бүгенгәчә бер-берен күрмәгән-белмәгән кешеләр дип һич кенә дә әйтмәссең. Берсе башкорт, икенчесе татар димәс­сең, гүя бер ана балалары, бергә уйнап, җырлап үскән­нәр.

Агыйделкәйләрне ң , ай, буенда,

Сандугачлар сайрый муелда.

Идел суы эчкән ир-егетләр

Яман теләк йөртмәс уенда...

— Мирсәет,— дип, аның җилкәсенә кулын китереп салды Кодрачев.— Безнең татар-башкорт моңнан яралды микән әллә ул, Мирсәет?! Җырлыйсың... Ә үзе һич җыр­лаган кебек түгел, йөрәк җилкенә башлый, сагыш биләп ала, елыйсы да, шатланасы да килә бер үк вакытта... Си­нең дә шулай булганы бармы, ә, Мирсәет?..

Ихласлык биләп алган иде һәр икесен. Үз чиратында Мирсәет тә аңарга, күңеле тулган чакларында, үзенең ничек итеп бәрәңге бакчаларының ерак почмагына менеп карт тирәкләр шавына кушылып җырларга яратканлыгын сөйләде. Бераз җил дә исеп куйса, оркестрларың бер чит­тә торсын, үзләре көй биреп, үзләре күтәреп ала торган иде тирәкләр. Онытылып җырлыйсың бер рәхәтләнеп, ә тавышыңны һичкем ишетми — тирәкнең шундый хикмәте бар.

— Агыйделне боз каплаган,— дип әйтеп куйды Гәрәй Код­рачев, уйланып торган җиреннән.— Калын боз ята Агыйделкәйнең өстендә.

— Атна-ун көн дигәндә ул бозлар шартлый, ярыла башлар. Агыйделкәй боздан арчылыр,— дип, әңгәмәдә­шенең фикерен эләктереп алды Мирсәет.

— Агыйдел арчылыр арчылуын, ә безнең күңелләр арчылырмы боздан?

— Күңелләребез дә арчылыр, бәлки... Халкыбыз гына нишләр?.. Үзенең аңын еллар, гасырлар буе томалап тор­ган боз катламын җилкәсеннән төшерергә сәләтлеме без­нең халык?! Әнә ни борчый мине, Гәрәй агай...

— Дөресен әйтим, Мирсәет, мин өметемне өзгән... Кол булып яшәргә күнеккән безнең татар-башкорт халкы. Кот­карыйм дип, үзенә сүз катсаң, ул сиңа сәерсенеп карый. Дошманыннан болайрак күрә башлый...

— Шулай да, Гәрәй агай, өметебезне өзәргә тиеш тү­гелдер без! — Үзе дә сизмәстән Мирсәет аңарга үз итеп «агай» дип дәшә башлады.— Нәрсәдер кылырга, халыкның боз астында иңрәп ятуына бер чик куярга иде бит.

Шул сәгатьтә алар дуслашырга һәм Уфада, татар-башкорт укытучыларыннан яшерен оешма төзеп, халыкны азат итү юлында бергә эш башларга дип ант итештеләр.

* * *

Килешү хәерле сәгатьтә булгандыр, күрәсең. Агыйдел боздан арчылып атна-ун көн үтте дигәндә алар оешып өлгергән иде инде. А. Богданов, 3. Вәлиев, Ш. Уралбаев һәм Гәрәй белән Мирсәет. Шул биш ир-ат янына тагы ике мөгаллимә килеп кушылды — Халидә Байтурина белән Рауза Чанышева.

Оештыру киңәшмәсенә Мирсәетнең фатир хуҗалары, Дәүләт думасының 1 нче чакырылыш әгъзасы Белоусовның сараенда җыелдылар. Җитәкче итеп, бертавыштан, тормыш тәҗрибәсе ягыннан аерылып торган, 1905 ел революциясен Петроградның үзендә каршылаган Гәрәй Кодрачевны сайладылар.

Иң элек, яшерен оешманы ничек атау турында бәхәс куерып алды.

— Мин социалистлар булу ягында,— диде Кодрачев, дилбегәне үз кулына алып. Әмма шундук үзе өчен бик тә әһәмиятле тоелган төгәллек кертергә ашыкты.— Ләкин «анархический уклон»лы сугышчан социалистлар! Шәп яңгырый бит, ә?..

— Юк, иптәшләр,— дип, кайнарлыгы белән Гәрәй­нең үзеннән дә арттырып җибәргән Вәлиев чәчрәп чык­ты.— Миңа «анархия» дигәне ошап бетми, котылырга ки­рәк ул сүздән. Әйтик, татар социалистлары оешмасы ди­сәк телгә ятышлырак булыр түгелме?!

— Булмай, моңа мин разый булмаем,— дип, Уралба­ев каршы төшә тегеңә. Арада иң яше булса да, шактый ук тешләк күренә ул да.— Нигә татар гына? Башкортлар­ны да онытырга ярамай.

— Соң, алайса, татар-башкорт социалистларының су­гышчан оешмасы дияргә кирәктер.

Тәкъдимнең монысын туташлардан Рауза Чанышева кертә. Ул Кодрачев белән янәшә утырган. Әллә нигә бер кулындагы кәгазь кисәгенә язгалап та куя. Бу аның бер­кетмә алып баруы булган икән.

Рауза Чанышева беренче күрүдә үк Мирсәетнең игъ­тибарын җәлеп иткән иде. Гәүдәгә җыйнак кына булса да, бар җире килешле һәм сылу үзенең. Бигрәк тә елмайган чакта йөзләре балкып, яктырып китә аның. Ә зур зәңгәр күзләре (ай ул күзләр!), берөзлексез уйнап, якты нур­лар сирпеп үзләренә тартып тора. Куе кара чәчләрен, ул чактагы татар туташларыннан аермалы буларак, бер ге­нә толымга үргән дә иңбашы аша күкрәгенә салган. Үзе әледән-әле, көязләнеп, шул толымын хәстәрләп-барлап тора. Шул кызның сылулыгы, шул кызның күзләреннән сибелгән зәңгәрсу яктылыктан әсәрләнеп, фикер алышуга да катнаша алмый иза чиккән чагы иде Мирсәетнең.

— Туташ дөрес әйтә. Мин, әнә, Рауза туташ тәкъдименә кушы­лам,— дип әйтеп ташлаганын абайламый да калды.

Аның хуплау сүзен Рауза туташ та игътибарсыз кал­дырмады. Күзләрен тутырып карап куйды ул Мирсәеткә һәм ирен читләреннән серле генә елмаю юллады.

Әмма революцион оешманың исеме тирәсендәге бәхәс башкалар өчен тәмамланмаган иде әле.

— Бик озын бит, иптәшләр,—диде Гәрәй Кодрачев. – Революцион оешмаларның атамасы кыска, әмма тирән мәгънәгә ия булырга тиешле. «Анархистлар» дигән сы­ман, колакны үрә торгызырлык.

Вәлиев өлгерлек күрсәтте:

— Соң, «Милли социалистлар» гына диик алайса. Кыска да, мәгънәле дә.

Монысы инде Уралбаевны канәгатьләндерми, ул чәч­рәп чыга:

— Мин разый булмаем, иптәшләр. «Милли» дигән сүз генә җитми... Башкортларны да онытырга ярамай.

— Татар дигән сүз дә юк бит,— дип, үзенең якташын тынычландырырга ашыга Кодрачев.

Теге риза түгел, аның үз туксаны — туксан:

— Булмай, мин барыбер разый түгел, Гәрәй агай. Милли дигәч, татарныкы гына булып аңлашыла ул. Баш­кортларны да онытырга ярамай...

Алай чәпчү кирәкмәгәнлеген Гәрәй Кодрачев үзе аңлаткачтын гына килешергә мәҗбүр булды Уралбаев.

Бу — программа-максимум иде. Оешманың эшен программа-минимумнан башларга туры киләчәк. Шуңа күрә көн кадагында торучы ашыгыч чаралар да билгеләнде:

1) Татар һәм башкорт крестьяннары, эшчеләре һәм интеллигентлары арасында агитация эшен җәелдерергә.

2) Шәкертләр арасына үтеп керергә.

3) Өязләрдә оешманың ячейкаларын булдырырга.

Һәр эш өчен махсус җаваплы кешеләр билгеләнде. Мирсәет белән Уралбаев һәм тагы ике туташка шәкерт­ләр вә татар-башкорт крестьяннары белән эшләү йөкләтелде.

Губерна түрәләренең болай да татар-башкорт авыл­ларына революцион элементлар үтеп керүенә хәвефлән­гән, кайбер ашыгыч чаралар күрергә керешкән еллары иде бу. Күп кенә авылларга миссионерлар курсын узган рус һәм керәшен татарлары җибәрелде. Укытучы сыйфа­тында җибәрелгән бу кешеләр урыннардагы хәлне күзәтеп-тикшереп торырга һәм берочтан руслаштыру полити­касын үткәрергә тиешле булалар.

Сугышчан социалистларның интернациональ оешма әгъзалары кайда гына барып чыкмасын, аларның юлына әлеге дә баягы шул миссионерлар курсын узган укыту­чылар каршы төшә. Урыннардан килгән мәгълүматларга нигезләнеп, Уфада да эзәрлекләргә керештеләр үзлә­рен.

Июнь ахырларында Гәрәй Кодрачевның чакыруы буен­ча ашыгыч киңәшмәгә җыйналдылар. Шәһәрдә түгел, конспирация максатларында, Агыйдел аръягындагы әрә­мәлектә урнашкан нәни генә аланлыкта очраштылар. Оешма бу вакытта байтак кына яңа әгъзалар белән тулы­ландырылган иде инде.

Мирсәет белән Рауза Чанышева, бүтәннәрдән яшереп кенә, бер-берсенең кулларын тотышып утырдылар. Стәрлетамак өязенә барган җирдән якыннан танышып һәм та­бышып, югалтмаска вәгъдәләр бирешеп кайткан мәлләре генә иде әле. Йөрәкләрнең, яшьлек хисләреннән исереп, күкрәк читлегенә сыеша алмый талпынган чагы...

Кодрачев аягүрә торып басты һәм, гадәтенчә, гим­настерка якасын бушата төшеп, ялкынлы сүз башлады.

— Революция язмышы авыр хәлдә, иптәшләр. Патша агентурасы көн-төн даими эзәрлекләргә кереште үзебез­не.— Шулай, югарыдан торып, масштабны күп мәртәбә­ләр арттырып, вакыйгаларны куерта төшеп, пафос белән сөйләргә ярата торган иде ул.— Әмма без моңарга карап революцион эшебезне туктатырга тиешлеме?! Патша куш­таннарыннан, полицайлардан өркеп идән астына качышкан тычканнар сыман посып утырырга тиешлеме без?! Юк, без сездән түгел, сез бездән өркерсез, әфәнделәр!..

Аланда тыңлап утыручылар тетрәнеп китә шунда, ни дияргә белми бер-берләренә каранып куялар... «Әфәнде­ләр» дигәнен, махсус, Агыйдел аръягында калган Уфага таба кулын ишарәләп әйтте ул. Тыныч кына тыңлау мөмкин түгел Гәрәй Кодрачевны. Үзәккә үт­кәзеп сөйли.

Ул, аерым туктап, иң элек Уфа түрәләрен тетеп салды, аннан Петроградтагы патшаны чак тәхетеннән бәреп тө­шермәде. Бөтен дөнья империалистларына аеруча каты эләкте. Ялкынлы чыгышын тәмамлаганда үзенең дә яңак­лары һәм колаклары гына түгел, күзләренә кадәр ут бу­лып яна иде инде. Сүзен тәмам иткәч тә әле уң кулын баш очында берничә кат бутап торды Кодрачев.

Бусы — киңәшмәнең, гадәттәгечә, беренче өлеше бул­ды. Әлегә көн тәртибе буенча фикер алышу булганы юк. Кодрачев кына сөйли, ул сөйләгәч — һәммәсе ачык, бә­хәскә урын калмый.

Икенче мәсьәлә — оешма алдында торган бурычлар. Анысы өчен Мирсәет җаваплы. Ул, урыныннан торып, өяз­ләрдәге хәл белән таныштырды. Татар һәм башкорт авыл­ларына җибәрелгән миссионерларның нинди чаралар кү­реп, кай масштабларда эш җәелдерүен анализлап үтте. Халык массалары белән элемтә урнаштыруның көннән-көн кыенлаша баруы хакында сөйләде.

Аның сөйләп бетергәнлеген көтеп тормады Кодрачев, сорау белән бүлдерде. Ай-һай мавыгучан да кеше соң үзе! Һич кенә дә әрәмәлектә сөйләшеп утыралар димәссең, зур сарайларда уза торган Дәүләт думасыннан һич кайтыш түгелдер. Гәрәй Кодрачев уйнамый иде; кыланып та тү­гел, чын-чынлап шулай тиеш санап, инанып, рольгә кереп башкара иде ул һәр эшне.

- Иптәш Солтангалиев, — дип мөрәҗәгать итте ул аңарга,- шундый ситуациядә сез ни эшләргә тәкъдим итә­сез?

— Киңәшергә кирәк,— диде Мирсәет һәм Раузага күз төшереп алды.

Рауза аңар, ихтыярсыздан, елмая төшеп, ым кагып куйды. Йә, Мирсәет, күрсәт әле үзеңне, берәүдән дә ким түгеллегеңне исбат ит. Юкка гынамы мин шулкадәр ир-егет арасыннан сине сайлап алдым... Акла шул ышанычымны, дия иде сыман ул. Башкаларның да Раузага сүз катасы, шундый яшь, ут өермәседәй уйнап торган чибәр туташ белән аралашасы, дуслашасы килеп йөргәнлеген тоя, сизә иде ич Мирсәет. Бер мизгел эчендә шундый уй­лар узып өлгерде аның башыннан.

Үч иткәндәй, Кодрачев ашыктыра тагы, аның мин-мин­легендә уйный:

— Нәрсә, иптәш Солтангалиев, берни дә тәкъдим итә алмыйсызмы?

— Авыл халкына мөрәҗәгать кабул итәргә кирәк. Шул мөрәҗәгатьтә әлеге «денсез укытучы»ларның чын йөзен ачарга һәм авылдан сөрдерергә үзләрен.

Бермәл тынлык урнашып алды, һәммәсе, уйга бирелеп, җитдиләнеп калды.

— Шәп ич, шәп фикер, апаем,—дип, моңарчы тавыш-тынсыз утырган Уралбаев аваз салды иң элек.— Башкорт авыл­ларына да җибәрәбез хатны. Ул ялагай мөртәтләрнең һәммәсен кудыртырга кирәк авылдан.

Мирсәетнең тәкъдиме бертавыштан кабул ителде. Уры­нына барып утыргач, Рауза, сизелер-сизелмәс кенә, аның иңсәсенә сыенып куйды, яратып, иркәләп, зәңгәр күзләрен сирпеп алды. «Мин сиңа ышанган идем. Син ышанычым­ны акладың»,— дип әйтергә теләве иде бу аның.

Вәлиев белән Богданов атна-ун көн дигәндә листовка­лар бастырып өлгерттеләр. Мөрәҗәгатьне Мирсәет белән Кодрачев язган иде. Татар һәм башкорт мужикларының колагын торгызырдай булсын дип яздылар. Тагы да шу­лай дәвам итсә, мәктәпләрдә балаларыгызны чукындыра башлаячаклар, дип куркытып яздылар.

Мөрәҗәгать басылган листовкалар конвертларга ты­гылып, хат рәвешендә, авыл мөгаллимнәренә, муллаларга таратылды.

Нәтиҗә көтелгәннән күп мәртәбәләр шәп килеп чыкты. Уфа губернасының төрле өязләрендә дистәләгән-йөзләгән татар һәм башкорт авылларында бер-бер артлы бунтлар күтәрелде, халык чуалышлары башланды. Оешып алган мужиклар, яше-карты, патша куштаннарын авылдан сө­реп чыгарырга кереште. Ул көннәрдә шушы хактагы хә­бәрләр Уфа, Оренбург һәм Казан гәҗитләрендә тулып торды. Чуалышларның кайтавазы Мәскәү һәм Петербург­ка да барып җитте.

Уфадагы инспекторлар куылган «укытучылар» урыны­на яңаларын җибәреп карый. Бер оешып алган авыл хал­кы боларын инде бөтенләй якын җибәрми, кире куа. Жан­дармнар озата килсә — ата-ана мәктәпкә балаларын җи­бәрми.

Икенче бер листовкада, авыл халкының диндарлыгын­нан файдаланып, хөкүмәт түрәләрен «Коръән»не бозып нәшер кылуда гаепләделәр. Ә өченче юлы татар-башкорт солдатларын патшага хезмәт итүдән баш тартырга, ко­ралларын ташлап авылларына әйләнеп кайтырга өндә­деләр. Стәрлетамак, Бөре һәм Бәләбәйдә солдатлар баш күтәрүгә кадәр барып җитте. Ахыры хәерле булмады, кыз­ганычка каршы, Стәрлетамактагы чуалышлар вакытында берничә татар солдаты атып үтерелде.

Тора-бара рухы белән анархистлыкка йөз тоткан бу оешманың бүлекчәләре байтак өязләрдә тамыр җибәрде. Шәкертләр, авыл яшьләре күтәреп алды аны.

Әмма, Беренче Бөтендөнья сугышы башланып, эшне ярты юлда өзеп калдырды. Гәрәй Кодрачевны сугышка озаталар. Аның артыннан ук Вәлиев һәм Уралбаев хәрби хезмәткә алына. Богданов, кулына корал тотудан баш тартып, Урал тауларына кача. Мирсәетне исә, урыс теле укытуын искә алып, мәҗбүри рәвештә авыл мәгарифен «алга җибәрергә» юллыйлар.

Зур кыенлыклар белән генә оешкан революцион оеш­ма, әнә шул рәвешле, гел көтмәгәндә таркалып куя.

IV

Язмышларын бәйләргә вәгъдәләшкән Мирсәет белән Рауза Уфа өязенең Шәрип авылында балалар укытырга керешәләр. Авылда сәламәт ир-ат юк дип әйтерлек. Берәү­ләрнең үлгән хәбәрләре килә, икенчеләре, аяк-кулларыи өздереп кайтып, сугышны каһәрли-каһәрли дөнья көтә башлый: печән һәм утын хәзерли, тамак ягын кайгырта. Синең революция, яңа тормыш, азатлык хакындагы сүзләрең әллә бар, әллә юк алар өчен. Борчу-хәсрәт һәм кай­гыдан башлары арынмаган авыл кешесенең балаларына белем бирүдән дә гаме китеп, гайрәте чигеп торган көн­нәр. Мәктәп янындагы череп беткән иске алачыкта никахлашып ир белән хатын булып яши башлаган яшь пар — Мирсәет белән Рауза өчен дә 1914 елның кышы озын һәм салкын була.

Рауза белән бер-берен аңлап, яратышып яшиләр. Кыз­лары туып, аңарга Рәсидә дип исем кушалар. Әмма гаилә иминлеге, гаилә бәхете белән генә канәгатьләнеп яши ал­мый Мирсәет, әле анда сугылырга, әле монда бәрелергә керешә, һәм көннәрнең берендә, революцион эшчәнлеген дәвам итәргә өметләнеп, хатыны һәм кызыкаен ияртеп, Бакуга юл тота.

Ул елларда Баку Кавказда гына түгел, Идел һәм Урал буйларына да үзенең революцион рухы, традицияләре белән мәгълүм кала булган. Мирсәет, килүгә үк, элемтә­ләр урнаштырырга, алдынгы карашлы кешеләр белән таныш-белешлеген булдырырга керешә. Әмма күпме генә омтылмасын, гаять тирән конспирация шартларында эш­ләгән Баку большевиклары оешмасына үтеп керү алай җиңел генә бирелми.

Рауза миллионер Ташев тарафыннан әле генә ачылган Мөселман хатын-кызлар гимназиясенә укытучы булып ур­наша. Әмма ул алган алтмыш тәңкәгә генә яшәү мөмкин булмый. Фатир өчен генә дә шуның яртысын түләп ба­рырга туры килә. Гаилә дә кечкенә түгел — кызлары бар. Раузаның әнисе дә алар белән. Мирсәет исә үзенә кулай эш таба алмый иза чигә. Рус телендә чыккан «Каспий» газетасында урын булмый, мөселман журналистлары үзе­бездә дә буа буарлык, дип кенә җавап кайтаралар аңарга. Өч айга якын эш эзләп тәмам җәфаланып беткәч, Мир­сәет Солтангалиев әрмән капиталистлары тарафыннан рус телендә чыгарыла торган «Баку» газетасына килеп юлыга. Әрмәннәр белән әзәрбайҗаннар арасында ул елларда да татулык мактанырлык булмый. Шуңа күрә бу газетада җирле халыктан берәү дә эшләргә теләмәгәндер. Мирсә­еткә Кавказ мөселманнары тормышыннан информацияләр хәзерләү һәм әзәрбайҗан телендә чыга торган газета-журналларга күзәтү ясау йөкләтелә. Димәк, берочтан ашыгыч рәвештә әзәрбайҗан теленең нечкәлекләренә дә төшенергә туры килә.

Эшен яратып, зур тырышлык белән башкара ул. Әмма, үзе дә абайламастан, гаять кыен хәлдә торып кала: җир­ле интеллигенция аңарга «мөселманнарга хыянәт итүче» дип, кырын караса, әрмәннәр исә, «татар шпионы» түгел микән бу дип, шикләнү белдерәләр. Өстәвенә, Россия бе­лән Төркия арасындагы сугышның да кызган чагы.

Кылдан атлап упкын аша үтүгә тиң була Мирсәетнең һәр көне. Кайбер таныш-белешләренең дә үзен читләп-урап уза башлаганын тоя ул. Берничә тапкыр «кисәтү ясыйлар» үзенә. Кисәтү дигәннәре болайрак була: төн уртасында фатир каршына килеп басалар да берьюлы әллә ничә кеше тәрәзә аша өйгә таш ыргытырга керешә. Шулай көтмәгәндә килеп чыгалар да, тәрәзәләреңне челпәрәмә ватып, өй эчен пыран-заран китереп күздән дә югалалар. Ташларның берсенә нәни генә кәгазь кисәге — кисәтү беркетелгән була.

Ике тапкыр кабатлана бу хәл. Бәхеткә каршы, үзләре­нә ул-бу булмый, башлары исән кала. Тора-бара, Мирсә­етнең газета материалларыннан чыгып нәтиҗә ясаган­нармы, төнге «кунаклар» аның гаиләсен тынычта калды­ралар. Чөнки ул, чорның нинди генә катлаулы булуына карамастан, вакыйгаларга объектив бәя биреп, теге яисә бу халыкның милли хисләренә бәрелмичә, аек акыл бе­лән хәзерли иде үзенең күзәтүләрен.

«Баку» газетасында очраклы рәвештә, бары хезмәт хакы өчен генә эшли башлаган Мирсәет, көннәрнең берен­дә гаять четерекле хәлгә юлыга. Бу вакый­га аның бөтен гомер юлына уелып кала. Язмышының бәхетле мизгеле булып тоелган шул очрак аның бәхетсезлегенә һәм трагик язмышына да беркадәр сәбәпче булмадымы икән әле?!

Мирсәетнең эше гадәттән тыш оперативлык таләп итә иде. Бакуда иртәгесен чыгасы газеталар инде кичтән үк басыла башлый. Ул, шуларның иң беренче нөсхәләрен кул­га төшереп, кичен күзәтү хәзерли. Шунлыктан аның яз­малары көндәлек газетага шул ук көнне бирелгән бәя сы­ман кабул ителә. Бу исә газетаның мәртәбәсен күтәрә, баш мөхәрриргә башкалар алдында мактанып сөйләшү өчен бер өстенлек бирә иде. Әзәрбайҗан телендә чыга торган «Бәширият» һәм «Икъбал» газеталары хәтта бу фактны, үрнәк күренеш итеп, үз сәхифәләрендә билгеләп тә чыгалар.

Солтангалиевнең журналист буларак авторитеты күз­гә күренеп үскән көннәрнең берендә «Баку» идарәсенә ике грузин килеп керә. Исемнәрен атамыйлар, кем булу һәм нинди йомыш белән килүләрен аңлатмыйлар, үзләрен ре­дактор кабул итүне таләп итәләр. Әрмән һәм грузиннар белән көн дә очрашып торуына да карамастан, Мирсәет­нең игътибарын, ни сәбәпледер, беренче күрүдә үк җәлеп иткән иде болар.

Редактор аларны кабул итә. Ниндидер бик тә әһәмият­ле материал калдыра болар, әмма үзләренең кем булу­лары, кайда яшәүләре хакында бернинди мәгълүмат та бирмиләр. Ни өчен нәкъ менә «Баку» газетасына мөрәҗә­гать итүләре белән кызыксынгач: «Тифлиста мондый нәр­сә узмаячак, танып, хәтерләп калучылар да булуы ихти­мал. Бакуда, үзенең тоткан юнәлеше белән, иң кулай дип сезнең газетаны таптык» дип, редактор һәм газета адре­сына берничә матур сүз юллыйлар да китеп югалалар. Боларның барысын да Мирсәеткә, зур сер итеп кенә, үзе белән аралашып, хәл белешеп йөргән Арам атлы әрмән журналисты сөйли.

Арам — талантлы һәм тырыш егет, редакторның иң ышанычлы кешеләреннән санала. Ә үзе Мирсәеткә кара­ганда да яшьрәк була. Әрмән һәм әзәрбайҗан телләрен бер дигән белә, русчасы да шактый ук шома. Ул еш кына редакциядә кунып кала, бистәгә кайтып тор­мый. Кичләрен, Мирсәет кебек үк, өстәл артында уздыра.

Ул кичне Арамның күңеле гадәттәгедән күпкә күтәрен­ке иде: теге билгесез кешеләр китергән мәгълүматларны редактор аңарга ышанып тапшырган икән. Арам әтисе ясаган затлы шәраб та алып килгән булган. Үзе ге­нә эчеп утыру күңелсез тоелгандырмы, әллә бераз маса­еп алырга теләве иде микән, ул Мирсәетне үзенең кабине­тына чакыра.

— Шәраб эчәргә туры килгәне юк, рәхмәт, Арам, эшем дә байтак әле,— дип, баш тартып карый Мирсәет.

Әмма егетнең үҗәтлеге ике-өч кешенекенә торырлык. Ул, өстерәп диярлек, Мирсәетне үзенең бүлмәсенә алып керде, икесенә дә тустаган тутырып шәраб салды.

— Эчмәсәң, син минем дустым түгел, дошманым бүген­гесе көннән,— ди-ди кыстарга кереште.

Авыз иттереп карамый торып, тәки каныгуыннан тук­тамады. Мирсәет шунда үз гомерендә беренче кат ике йотым виноград шәрабы эчте. Тәмле булгандырмы, юктыр­мы, хәтерләми инде хәзер. Гомумән, шәраб эчәр арасы да булмады аның, теләге дә...

— Безнең әти ясый торган эчемлек бөтен Кавказда бер ул,— дип мактанды Арам, тустаган артыннан тустаган бушата-бушата.

Аннары ул, кочаклап диярлек, Мирсәетне үзе белән янәшә утыртты да өстәл тартмасын ачып аннан конверт тартып чыгарды.

— Мә, кара, күр — Арам нинди фоторәсемнәр белән эш итә ул...— дип, Мирсәеткә ике фоторәсем сузды. Әтисе белән әнисен күрсәтә дисәң, болар алай өлкән күренми. Куе, калын мыеклы ниндидер Кавказ кешесе, үзенең ха­тыны булса кирәк, яшь кенә сылу ханым белән фоторә­семгә төшкән.

— Ә син анысына түгел, тегесенә кара, әнә тегесенә,— дип ашыктырды журналист егет. Мирсәетнең берни дәш­мичә, битараф калуы күңеленә хуш килмәде булса ки­рәк.

Икенче рәсемдә дә шул ук мыеклы ир-ат. Әмма бусын­да икенче бер юан гына хатынны кочаклап маташа. Су читендә булсалар кирәк, ярым ялангач үзләре. Ялангач тәннәре генә түгел, көлүләре үк шыксыз — авызларына хә­мер кергән. Фоторәсемнең монысы сәер тоелды Мирсәеткә. Әле аның бер дә бу рәвештә төшерелгән фоторәсем күр­гәне юк иде. Мөгаен, төшерүчене күрмәгән тегеләр, әллә исерешүләре җиткәнме, рәсем әллә ничек, җайсызрак, әхлаксызрак килеп чыккан...

Ни дияргә, ничек аңларга да белмәде Мирсәет. Әмма җайсыз сүз әйтеп, эчеп алган каләмдәшенең кәефен кайтарудан да уңайсызланды. Кавказ халкының холык-фигылен, бигрәк тә авызларына шәраб керсә, һич аңлар­лык түгел.

Түзмәде Арам, бер-бер сүз ишетүдән өметен өзеп, үзе сорап куйды:

— Таныйсыңмы?..

— Юк...

Каян танысын икән ул боларны? Һич күргән-белгәннә­ре түгел. Аннан килеп, бу Кавказ кешеләренең һәммәсе төскә-биткә бериш тоела иде аңарга. Танырлык түгел үзләрен. Әрмәне, грузины, әзәрбайҗаны — ул борын ди­сеңме, күзләре-мыекларымы, һәммәсенеке бер үрнәктән эшләнгән диярсең.

— Игътибар беләнрәк кара, Мирсәет...

Бәйләнде инде. Әллә «сиңа охшаган, әтиең түгелме», дияргәме?.. Хәер, әтисен андый кыргый кыяфәттә күрсәт­мәс иде ул.

— Танымыйм.

— Коба турында ишеткәнең бармы? — дип, тәкәббер елмаеп куйды егет. Син белмисең, ә мин беләм, диюе нде бугай аның.

«Коба»... Бу исемнең колагына чалынганы бар иде аның. Ниндидер күренекле революционер дисәң, бу егет­кә аның нигә кирәге чыгар икән?.. Юк, ачык кына әйтә алмый.

— Ишеткәнем юк,— дип, җавап кайтарды Мирсәет ко­ры гына.

— Ә Иосиф Джугашвили турында ишеткәнең бармы?

Монысы да колакка чалынган төсле, ләкин аермачык хәтерли алмый.

— Казказга килүемә ел ярым юк. Мин каян белим аны...

Тегенең каныгуына Мирсәетнең эче поша башлаган иде инде. Нигә бәйләнә, нәрсә ачыкларга тырышып төпченә соң ул аңардан?!

Кычкырып көлеп җибәрде шунда Арам. Урыныннан сикереп торып, гаять эшлекле кыяфәт белән кшекле-түрле йөренеп килде.

— Бәхетле кеше син, Мирсәет,— һәм бармакларын бө­гә-бөгә тезеп китте.— Шәраб та эчмисең син. Тәмәке дә тартмыйсың... Туташлар тирәсендә дә чуалганың сизелми... Өч булдымы?

Сул кулының өч бармагын бөккән хәлдә аның каршысына килеп туктады. Беркадәр җитдиләнә төште — чират­тагы, дүртенче бармагын бөгәргә җыенуы икән.

— Инде дүртенче бармакка җиттекме?.. Милли хис, башка милләтләргә мөнәсәбәтеңне дә аңлап булмый си­нең. Бармы ул синдә, юкмы?! Гомумән, сез — Идел буе татарлары — милли горурлык хисенең ни икәнлеген бел­мисез кебек тоела миңа. Ни әйтсәләр — шуны күтәрәсез. Кемнең теленә ни килде, шуны кычкыра үзегезгә — җа­вап кайтармыйсыз, түзәсез. Безнең әтинең бер ишәге бар иде. Ул да шулай, ни салсаң, шуны күтәрә, кая кушсаң — шунда бара. Тыңлаучан, түзем иде, бичара — үлде. Сине димим, үпкәләмә, әмма кайбер милләттәшләрегезне мин әтинең шул мәрхүм ишәгенә охшатам. Язмышыгыз шун­дый булмагае...

— Арам, тукта! Син татар халкын каян беләсең?! — дип, кычкырып җибәргәнен һәм үзенең ничек сикереп тор­ганлыгын да абайламый калды Мирсәет.— Халкымны рән­җетеп тагы бер суз әйтсәң, кара аны!..

Куллары йомарланган, ә үзе дер калтыранырга кереш­кән иде ул. Уйнап кына сөйләшә дисәң, бу грузин эчеп алгач әнә кая барып чыкты. Иң авырткан җиренә, өзлексез сызлап торган ярасына кагылды Мирсәетнең. Халкының кимчелекләрен дә, башкаларга караганда өстен якларын да бу әрмәнгә караганда ул яхшырак белә. Әмма халкын һичкайчан һәм берәүдән дә мыскал иттермәячәк.

Мондый җавапны көтмәгән идеме— журналист егет шунда коелып төште, берара сагаеп Мирсәеткә карап торды.

— Гафу ит, Мирсәет!.. Син мине дөрес аңламадың. Халкыңны рәңҗетү уема да кермәде. Идел буе татарла­рының безгә яманлык эшләгәне юк әлегә. Болай, сүз иярә сүз чыгып кына әйтүем...

Егетнең акланырга керешүен өнәп бетермәгән Мирсәет аны бүлдерергә ашыкты.

— Ярар,— диде ул, ябык ишеккә аркасы белән сөя­леп.— Тыңлыйм, фикереңне дәвам ит.

— Сез дә шул, безнең әрмәннәр кебек, чәчелгәнсез, си­белгәнсез...— диде Арам, офтанган булып.

Аның сөйләгәннәрен тыңлап тору никадәр генә кыен булса да, Мирсәетнең күңеленнән бер уй йөгереп узды: моның сүзләрен шыр ялган дип кенә булмый бит, бар, барысы да бар татарларда... Ләкин ул хакта ләм-мим сүз дәшмәде.

Дүртенче бармагын бөгеп куйды Арам. Бусы — милли горурлык хисе булды. Бәхәсләшүдән файда булмас, әйдә, үзенекен итсен шунда...

— Инде бишенче бармак калдымы? — дип, Мирсәеткә текәлеп янә тирән сулыш алды егет.— Революция, партия һәм подполье дигән нәрсәләр дә әллә бар, әллә юк синең өчен. Бөтен Кавказ гөр килә, Мәскәү, Петроград шаулый, ә син битараф... Бәхетле кеше син, Мирсәет!

Әллә мыскыл итүе, әллә ихластан сөйләшүе — ачык кына төшенерлек түгел. Кызмача егетнең ни әйтергә телә­гәне аңлашылып бетмәде.

— Революция... Подполье... Партия,— дип, аның артын­нан кабатлады Мирсәет. Бу сүзләрне тәүге кабат ишет­кән диярсең.— Минем битарафлыкны яхшы дип саный­сыңмы син, әллә начармы?..

Сак кына егетнең кылларын чиертеп карау иде нияте. «Баку» газетасының үтә консерватив, буржуаз булуы күп­тән мәгълүм ич аңарга. Шуңа, авыз ачып сүз әйтү түгел, революция хакында фикер генә йөрткәндә дә зур саклык белән эш итәргә күнеккән иде ул әлеге диварлар артында.

— Большевиклар дөньяны болгатырга җыена. Илне таркатырга, һәммә милләтне үзләренә буйсындырырга, кешеләрнең байлыгын тартып алырга,— дип, кызып-кызып аңлатырга кереште журналист егет.— Ничек шуларга битараф буласың?! Фаш итәргә, дөмбәсләргә тиеш без аларны. Син дә шул эшкә кушылсаң, редактор эш хакыңны күтәрер, мине яраткандай яратыр үзеңне.

Шулай җиңел генә сатыла торган кеше дип уйладыңмы мине, Арам...

— Алай икән...— диеп, авызын ачып баш кагып куйды тагы үзе. Бәхәсләшү, аңлатырга, төшендерергә тырышу өчен урыны кулай түгел иде.

Шулай, онытыла язган фоторәсемнәрне искә төшереп, Арам өстәл янына атылып барды һәм Мирсәетне дә чакырды:

— Монда... Монда кил әле син, Мирсәет... Күрәсеңме, менә бу — беренче рәсемдә Коба үзенең никахлашкан хә­ләл җефете Като Сванидзе белән утыра. (Мирсәетнең белмәве гаҗәп түгел, «большевикларны фаш итәргә» җы­енган Арам үзе дә, күрәсең, Сталинның беренче хатыны Като Сванидзеның, Яков исемле улын калдырып, унсигез яшендә вафат булуы хакында белми иде булса кирәк.— Автор). Ә икенчесендә, менә карале, сөяркәсе белән. Ул сөргендә хәзер, Подкаменная Тунгуска дигән елга читен­дә ниндидер Туруханскида яшәп ята.

— Боларны нигә миңа сөйлисең?..—дип сүз кыстырды Мирсәет. Аны берни кызыксындырмый, янәсе. Чынлыкта кызыксынып тыңларга керешкән иде инде. Сизенә, тоем­лый башлады кебек: шул фоторәсемнәрдән файдаланып ниндидер яман нәрсә оештырырга җыена, ахры, болар... Революционерларга, большевикларга каршы...

— Син берни аңламадың әле, Мирсәет,— дип, сөйләгәннәренең гаять әһәмиятле булуын төшендерергә теләп, пышылдауга күчте Арам.— Тыңла!.. Безнең газета бөтен Кавказны шаулатачак, Мәскәүгә, Петроградның үзенә үк барып җитәчәк бу материал. Зур сенсация булачак!.. Бу, беренчедән...

Аның уйга калып торуыннан файдаланып, Мирсәет тә сүзгә катнашкандай итте:

— Ә икенчедән?

— Икенчедәнме?.. Икенчедән, большевикларның чын йөзләре ачылачак. Халык, пролетариат, азатлык, дип сөй­ләнгән булалар. Ә үзләре әнә ниләр белән шөгыльләнә!.. Сөргендә чакта да эчеп, марҗа кочып яталар икән! Белә­сеңме, нинди тәэсир, нинди эффект булачак моңардан... Большевиклар артыннан йөргән ач яңаклы эшчеләр шун­дук йөз чөерәчәк үзләреннән. Бөтен Кавказга шаулаган «Коба»ның эзе суыначак Бакуда. Бу дөньяга ник туганы­на үкенәчәк әле ул!.. Ә шул мәкаләнең астында минем исем-фамилия торачак! Төшендеңме?!—дип, тел шарт­латып куйды егет.

Чынлап та, планнар Наполеонныкыннан ким түгел үзе­нең. Әнә нинди мәкерле планнар белән йөриләр, редактор белән бикле ишек артында сәгатьләр буенча бер дә юкка гына утырмыйлар икән. Ниятләре тормышка ашкан тәкъ­дирдә, үзләре теләгән эффектка чынлап та ирешүләре их­тимал.

— Шәп уйлагансыз сез моны,— дип хуплаган булды Мирсәет. Чөнки бүтән чарасы юк иде. Үзенең революцио­нерларга теләктәш булуын, алар белән элемтәгә чыгу җа­ен көтеп йөргәнлеге хакында сөйли алмый бит инде...

Бу сөйләшүне ничектер дәвам итәргә, барын да ачык­лап калырга дигән нәтиҗәгә килде ул шунда. Янә үзенә шәраб тәкъдим итәргә керешкән Арамга бу юлы инде үзе сорау бирде:

— Мәкаләне кайчанрак урнаштырырга уйлыйсыз?

— Мин бүген төнлә язып бетерергә тиеш.

Җаваплы төне икән ләбаса, ә үзе һаман шәраб чөмерә.

Мирсәетнең уендагын ишеткән сыман, егет әйтеп куйма­сынмы шунда:

—Эчкәч шәбрәк тә язам мин. Шуңа эчәм... Бүген язып бетерәм дә, тагы ике көннән, шушы якшәмбедә шәһәрдә сенсация булачак. Ә патшаны төшерәм дип йөр­гән Коба, ничек итеп марҗасы өстеннән егылып төшкәнен дә сизми калачак... Ха-ха... Үз күзләренә үзе ышанмая­чак...

— Теге грузиннар китергән рәсемдәге кешеме?—дип, фоторәсемнәргә ым какты Мирсәет. Югыйсә, шулар китер­гәнне болай да белә иде.

— Әйе, шул!.. Әлеге меньшевиклар исемнәрен әйтмә­деләр, адресларын да калдырмадылар.

Беткән баш — беткән дигән сыман, бер тотынгач, Мирсәет кызыксынуын һаман дәвам итте, сәясәттә берни аңламаган кешегә ни сораса — шул килешә, янәсе.

— Меньшевиклар дигәне кем була тагы? «Коба» ди­гән адәмгә дошманмыни?

— Барысы да бериш. Дөньяны болгатучылар,— дип белдеклеләнеп җавап кайтарды егет.— Үзара власть бү­лешәләр, ахырзаман дигәннәре шул буладыр — грузин грузинны сата башласын инде... Башкаларга ни кала!

Мирсәетнең утырасы, тагы да сораштырасы, төпченәсе килә иде әле. Әмма нинди генә сорау бирсә дә, җайсыз чыгар төсле, Арам тыңлар-тыңлар да «ә нәрсәгә кирәк булды әле сиңа болар?» дип сорап куяр кебек. Шулай итеп, Мирсәет ашыгыч эше барлыгын аңлатты да — әле күзәтүне бетерәсе бар, аннары аны типографиягә тө­шереп тапшырасы — чыгу юлына юнәлде. Журналист егет сөйләнә-сөйләнә тустаганга шәраб коеп калды:

— Ә мин эчкәч шәбрәк язам... Кыюрак килеп чыга... Большевикларның чын йөзен ачам... Кобаның астын-өскә китерәм әле мин...

Егерме-утыз минут чамасы вакыты калган иде Мир­сәетнең. Ул яза башлаган күзәтүен тиз генә төгәлләде дә китәргә җыенды. Арам янына кереп торырга түгел иде исәбе. Икенче каттан төшә торган караңгы баскыч буйлап түбәнгә атлыйм дисә, ниндидер катыргы кисәгенә баскан­дай тоелды. Үрелеп алса — калын кәгазьдән ясалган кон­верт булып чыкты, эчендә ниндидер кәгазьләр... Янәшәдәге тәрәзәгә якынрак килеп, конверт эчендәге кәгазь ки­сәкләренә күз төшерим дисә — телсез-өнсез калды: сен­сация ясарга тиешле фоторәсемнәр иде бу.

«Нишләргә?» дигән сорау китереп сукты чигәсенә. Куенга тыгып чыгып йөгерергәме? Хуҗасына, Арамның үзенә кертеп бирергәме? Ул кай арада монда чыгып өлгергән дә, ничек итеп фоторәсемнәр баскычта төшеп кал­ган? Әллә теге фоторәсемнәрнең бөтенләй башка нөсхәлә­ре микән бу? Әллә, югалткан атлы булып, Мирсәетне сы­науларымы?

Ни булса — шул, дип, кире борылырга, табылдыкны иясенә кайтарырга дигән фикергә килде Мирсәет, Арам утырган бүлмәгә таба атлап китте. Иң элек кеше булып калырга кирәк бит әле... Юкса каракларча урлап качу сыман була, дип аклады ул үзенең бу адымын.

Ә егеттән җилләр искән булып чыкты. Шәрабын эчеп бетергән дә, яза башлаган караламаларын, фоторәсем­нәрне үзе белән алып, ашыгыч рәвештә каядыр юл тотуы булган, димәк.

Иртәгесен исә журналист егет көне буе редактор бүл­мәсендә утырды. Соңыннан мәгълүм булганча, ул болай­рак акланган: йөри торган кызларына барып, чәй эчеп кайтырга ниятләгән икән, имеш. Әмма чатта сагалап торган большевиклар засадасына барып юлыккан. Тегеләр аны кыйнаганнар һәм конвертын, язып бетергән әзер мәка­ләсен алып калганнар. Ышанмаслык та түгел — йөзендә сыдырыл­ган, күгәргән урыннары да шактый. Исерек көе чыгып барышлый баскычтан тәгәрәп төшкән булса кирәк. Арамның сүзләренә ышанды­лар, гафу иттеләр...

Шулай итеп, «Баку» газетасы сәхифәләрендә сенсация булмый калды. Ул фоторәсемнәрне Мирсәет үзе яшәгән фатирның идән астына яшереп куйды.

«Коба», чынлап та, Иосиф Джугашвили исемле боль­шевикның партия кушаматы булып чыкты. Беренче рә­семдәге ханым, дөрестән дә, аның тәүге хатыны, Яков ат­лы улының әнисе — Като Сванидзе икән. Икенче рәсем­дәге хатын белән «Коба» Туруханскида сөргендә чакта бергә яшәгән, әлеге никахсыз хатынының да «Коба»дан бер улы туган.

Белгәннәре, күргәннәре турында Мирсәет берәүгә дә, хәтта Раузага да, ләм-мим сүз әйтмәде. Бакудан Петроградка киткәндә ул әлеге рәсемнәрне үзе белән алды. Ба­ры 1918 елда гына, Сталин белән икәүдән-икәү очрашкач, аның үзенә тапшырды аларны. Мирсәет аңар барысын да ничек булса, шулай сөйләп бирде...

Җентекләп, озаклап карап утыра Сталин әлеге фото­рәсемнәргә. Нидер хәтерләргә тырыша, әмма исенә төшерә алмый.

— Тагы кемгә дә булса күрсәтмәдеңме? — дип сорый аннары.

— Юк,— ди Мирсәет.— Берәүгә дә күрсәтмәдем, әйт­мәдем.

Әле генә тәмәкесен тартып бетергән Сталин ашыкмый-кабаланмыйча кабат төребкәсен дыңгычлап тутыра.

— Димәк, берәүгә дә әйтмәдем дисең инде.— Соравы түгел, үзалдына фикер йөртүе, уйлануы иде бу аның.

— Бәрәүгә дә, иптәш Сталин.

Төребкәсен тирән итеп «имәргә» керешә Сталин. Озак­лап фоторәсемнәргә текәлеп тора, әледән-әле каш астын­нан сөзеп Мирсәеткә дә карап куя.

— Сез миңа ышана аласыз, иптәш Сталин. Бу хакта һичкем белмәячәк,— дип, тынычландырырга тели аны Мир­сәет.

— Сер дисең инде алай булгач...

Төтен арасыннан янә сынаулы караш текәлә.

— Әйе, иптәш Сталин, сер булып калачак.

— Бары үзең генә белгән нәрсә сер була ул, иптәш Солтангалиев. Ике кеше белгәндә — инде бигүк сер булып җитә алмый торгандыр...

Большевик большевикка ышанмый, ничек шулай бу­лырга мөмкин, дип уйлап куя Мирсәет. Әмма бүтән бер сүз әйтми. Үзенә шул рәвешле шикләнеп карар өчен ни­гез биргәне юк ич әлегә. Хәзер ул нәрсә генә әйтсә дә, аның сүзләре аклану сыман кабул ителәчәк.

Аның дәшмәве Сталин өчен дә көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты булса кирәк. Берара ни дияргә, нәрсә кылырга бел­мичә югалып торды кебек ул да... Аннан, төребкәсен бер читкә куеп, көл савытын каршысына тартып китерде, Мир­сәет күрсәткән фоторәсем һәм кәгазь кисәкләрен вак-вак кисәкләргә ертып шырпысын сызды.

Мәрхүмә хатыны белән төшкән фоторәсемне дүрткә бөкләп ерткан чакта тетрәнеп, калтыранып китте Мир­сәет. Рәсемнең ни гаебе бар, дип дәшүдән чак тыеп калды үзен. Берни аңлый алмады ул, Сталин өчен кадерле истә­лек булыр дип уйлаган иде әлеге рәсемне.

Аерым бер пөхтәлек, салкын битарафлык белән баш­карып чыкты Сталин бу эшне. Һәр кәгазь, фоторәсем ки­сәге янган саен аңарга җиңелрәк була бара сыман иде... Үзенең үткәне белән хушлаша югыйсә... Ниһаять, иркен­ләп сулыш алды — савытта көл кисәкләре генә өелеп кал­ган иде.

Рәхмәт әйтеп тормады Сталин. Грузин акценты белән мыегы астыннан мыгырданып куйды:

— Барны — юк итеп була ул. Юкны — бар итеп бул­мый...

V

Мирсәет Солтангалиевнең шәхси биографияләрендә бө­тенләй диярлек искә алынмаган ун көн бар. Ул хакта үзе генә түгел, аның хакында язарга алынучылар да ләм-мим сүз катмый уза гадәттә. Ун көн — нәрсә ул! диярсез бәл­ки... Килешәм, айларын, елларын гына түгел, гомерен зая­га уздырган затлар да аз түгел...

Әмма игътибардан читтә калып килгән ул көннәрне, 1917 елның 1 —11 май көннәрен, Мирсәет язмышында та­рихи әһәмияткә ия вакыт аралыгы дип карау хата булмас. Юк, Солтангалиевнең ялкынлы нотык сөйләп йөзләгән -меңләгән эшче-крестьян вәкилләрен авызына каратып тор­ган көннәре түгел бу. Хәрби батырлыклар кылган, рево­люцияне яклап көрәшкә ташланган, җиңүгә ирешкән сә­гатьләре дә алда әле...

Димәк, 1917 ел. 1 нче май иртәсе. Мәскәү. Шәмси Әсәдуллаев йорты. Бөтенроссия мөселманнарының Беренче съезды ачылырга бер сәгать-сәгать ярым вакыт калып бара. Яз. Бөреләрдән яңа җәйнең тәүге яфраклары каш сирпегән мизгел. Кояш нурларында балкыган урам һәм бульварлар халык белән тулган. Мәскәү татарлары, шул рәвешле, илнең төрле төбәкләреннән җыелган кунаклар­ны — съезд делегатларын — милләттәшләрен, дин кардәш­ләрен каршылый.

Милли һәм сәяси оешмалардан, дини җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгърифәт әһелләре, аерым төбәктә яшәүче халык вәкиле буларак сайланган делегатлар — барчасы 450—500 дән артмас дип көтелгән булса да, инде теркә­лүчеләрнең генә дә гомуми саны 800 дән узып бара. Арада хәрби киемнән килгән солдатлар да шактый күп күренә.

Югары каттагы олы залның ишек һәм тәрәзәләре кие­реп ачылган. Урындыкларга сыешмаган халык рәт ара­ларына кереп тулган, ишекләрдән бүселеп чыккан. Әсәдуллаев йортының бу кадәр халыкны һәм мондый тама­шаны күргәне булмагандыр, билгеле.

Залның ерак бер почмагында аяк очларына баса-баса сәхнәгә чыгучы мәртәбәле кунакларны күзәтеп торучы, кыяфәтенә караганда егерме бишләр чамасындагы, яшь чырайлы ир-атны монда әлегә танучылар юк диярлек. Делегатлар исемлегендә дә булмас аның исем-фамилиясе. Әле узган төндә генә Бакудан килеп төшеп, таңны берьялгызы Мәскәү урамнарында арлы-бирле йөреп якынайткан бу кеше — Мирсәет Солтангалиев.

Һәр тарафта бәйрәм рухы, тантана... Ыгы-зыгы, күре­шү, тәбрикләшүләр. Ничә гасырлар дәвамында милли кимсетелү һәм хокуксызлыктан башканы белмәгән мөсел­ман халыкларының вәкилләре — кардәшләр — Россиянең үзәгендә, Мәскәү каласында, шулай җыелсыннар инде!.. Кем уйлаган, кемнең хыялына кергән вакыйгалар дисең моны? Инкыйлаб — Февраль революциясе нәтиҗәсе! Шү­ңадыр, татар, әзәрбайҗан, башкортны, Кырым һәм Урал­дан, Төркестаннан килгән делегатларны — һәммәсен тан­тана рухы берләштерә. Милли аерымлыклар онытылган, гүя ки гомумән юк алар. Туганлык, кардәшлек рухы тан­тана итә монда. Бай һәм ярлы, эшче һәм авыл мужигы — монда һәммәсе тигез, бер рәттә утыралар, урын тәтемәсә, янәшә басып торалар. Теге яисә бу сәяси фирка арасын­дагы мәсләк төрлелеге дә онытылып тора.

Ниһаять, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим...» дигән сүзләр яңгырады. Умарта күче урынына гөжләп торган зал кинәт тынып калды. Ерактан, гүя гасырлар төпкеленнән ишетелгәндәй моңлы аваз яңгырады:

«Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим...»

Нәрсә бу, кешеләр сулышларын җуйдылармы әллә?! Шылт иткән, һич югында берәүнең ялгышып кына көрсе­неп куйган авазы булса икән. Күзләр залның түр почма­гында Коръән аяте укырга керешкән мәһабәт гәүдәле урта яшьләрдәге хәзрәткә таба текәлгән. Башын ипле генә юга­ры чөйгән дә, күзләрен йома төшеп, Мирсәеткә балачак­тан ук таныш булган аять укый хәзрәт. Укый дию дәрес булыр микән,— көйли, моңлана сыман ул шул мизгелдә. Кубыз авазын хәтерләткән көр тавыш берәүне дә битараф калдыра алмый.

Шул мизгелдә залда чит бер планетадан килеп төшкән адәми зат пәйда булса, мөгаен, ул да таң калып торыр, сокланып тыңламый булдыра алмас: «Алыгыз мине үз арагызга, мин дә сезнең иманда булырга телим»,— дияр иде.

Әлеге моң түр почмакка менеп баскан хәзрәтнеке генә түгел. Тарих сулышы, халыкның авыр язмышы, күңел тибрәнешләре, өмете, җан газаплары сыйган бу авазга. Әнә нәрсә берләштерә, әнә нәрсә җәлеп итә мондагылар­ны. Соңгы араларда дөнья фәлсәфәсен, революция теория­сен өйрәнүдән башы чыкмаган Мирсәет, кинәт, үзен җиргә төшкән сыман хис итте, туган якларын, анда калган әти-әнисен, туганнарын хәтерләде. Авыл зиратындагы үзе өчен изге булган кабер ташларын барлып узды. Юкса соңгы араларда революция турындагы уйлары белән тә­мам шашынып, ата-баба рухы, милли тойгылардан ерагая төшеп, үзен аның ише нәрсәләрдән югарырак күтәрелгән гайрәтле тау бөркете сыман хис итә башлаган иде. Хәзер исә, ул үзенең шушы залдагы гадәти бер кеше икәнлеген аңлады. Аның кебек җәмгыятьне үзгәртеп корырга ашкынучылар, халык, революция язмышын кайгыртучылар белән дөнья тулы икән ләса. Әсәдуллаевның мәшһүр йор­тына сыймыйлар ич әнә.

Изге аһәң тәмамланды, тынды. Ниһаять, залга җан керде, кешеләргә сулыш кайтты. Мәҗлес түрендә утыр­ган мәһабәт ир-ат кереш сүз сөйләргә тотынды. Тавышы көр, сүзләре саллы. Идел төркиенә — татар теленә сусап кайткан Мирсәет, мавыгып китеп, күңеленнән аның сүзлә­рен кабатларга керешкән иде... онытылып кителгән...

Терсәк белән касыгына төртеп куймасыннармы шунда. Үзеннән алда басып торган хәрби киемленең канәгатьсез­лек белдерүе икән:

— Дөнья бу, шәкерт, уян... Муенга менеп атлана яз­дың ич...

Тыңлый торгач, артыграк бирелеп киткән, ахрысы, үзен­нән алдагы хәрбигә сөялгән икән. Күршесенең дорфалы­гыннан тетрәнеп куйды ул, хыял канатларында очып барган җиреннән шапылдап җиргә килеп төшкәндәй хис итте. Шуңаргадыр, җавабы да көйле килеп чыкмады:

— Гафу итегез, солдат әфәнде,— диде ул, кәефе кы­рылып.

Солдатка исә «әфәнде» сүзе дә җитә калды.

— «Әфәнде»гезне башка очракка калдырырга киңәш итәм,— диде ул аңа, яртылаш борыла төшеп. Мирсәет аның чандыр йөзен, почык борынын абайларга өлгерде.— РСДРП әгъзасы Сәетгалиев иптәш диеп белегез. Һәм дә тагы — ефрейторны солдаттан аера белмәү бизәми үзегез­не, шәкерт иптәш!

Ефрейтор Сәетгалиевнең һәр сүзеннән ниндидер бер вәкарь, үзен өстен, хәтта өлкәнгәрәк куеп сөйләшергә ты­рышу сизелеп тора иде. Бераз буй да биреп җибәрсәң үзенә.... Чамасын белеп туктатмасаң, мондыйлар генерал­га кадәр үсә. Мирсәеткә «шәкерт», дип дәшүе дә үзен өстенгәрәк куярга теләвеннән. Ә чынлыкта, Мирсәеткә абзый дип дәшәргә тиешле көзге чебеш кенә югыйсә үзе. Сүз куертып торуны кирәк тапмады Солтангалиев.

Әллә аларның мөнәсәбәт ачыклавына эче пошып, әллә үзалдына соклануы булды, өлкән яшьләрдәге бер агай шунда пышылдап куйды:

— Муса Ярулла Биги әфәнде... ай-һай мәһабәт тә кеше икән...

Ефрейтордан читкәрәк тайпылырга омтылды Мирсәет. Әмма рәт араларына шыплап тулган халык аны янә теге­нең аркасына китереп кысты. Була бит шундый кеше­ләр — беренче хәрәкәте, беренче ым кагуы белән үк канга тоз салалар. Бер мәртәбә урының янәшә туры килсә, бер тапкыр юлың тап булса, гомер буе аңардан качсаң, чит­ләшсәң дә, язмыш үзенекен итә — гел очраштырып тора сине. Ефрейтор Сәетгалиев белән дә Мирсәетнең гомер юлы бер генә мәртәбә кисешмәячәк әле...

Ике яшь әтәч мөнәсәбәт ачыклап торган арада Муса Бигиев нотыгын тәмамлап өлгергән иде инде. Мәгърифәтле кеше, дин һәм тарих өлкәсендә күп хезмәтләр кылган галим дип белә иде аны Мирсәет. Кызганыч, дикъкать белән тыңлый алмады.

Әхмәт Цаликовның азатлык өчен башын салган каһар­маннарны искә алып әйтелгән сүзләреннән соң залдагылар, сүз берләшкәндәй, аягүрә торып басты.

Съездны алып бару өчен президиум сайладылар: Иб­раһим Әхтәмов, Гаяз Исхакый, Әхмәт Цаликов, Хәлил Дусмөхәммәдов, Алимәрдән Топчибашев, Фатих Кәрими, Гобәйдулла Ходжаев, Сәлимә Якупова, Хәсән Габәши, Ильяс Алкин, Җәгъфәр Сәетәхмәтов, Муса Биги.

Исемнәре төрки дөньяга байтактан мәгълүм булган бу олы затларны Мирсәет Солтангалиевнең әле тәүге кабат күрүе иде. Шул мизгелдә һәммәсе бер дәрәҗәдә хөрмәт һәм олылауга лаек тоелды аңа. Әмма үзен якын ара­ларда нинди үзгәрешләр, нинди вакыйгалар көтүен әле ул белми һәм шул могтәбәр затларның кайсыберләре бе­лән байтак кына каршылыкларга кереп яшәргә туры ки­ләчәген күз алдына да китерми иде. Мирсәет әлегә тың­лаучы гына, әлегә ул барысын беренче кат күрә, хәтер­ләргә, истә калдырырга тырыша...

Съездны Вакытлы хөкүмәт исеменнән эчке эшләр ми­нистрлыгының христиан булмаган диннәр департаменты җитәкчесе профессор С. А. Котляревский сәламләде:

— Вакытлы хөкүмәт исеменнән мин сезгә мөселман халыклары күргән газап һәм эзәрлекләүләргә чик куелды дип вәгъдә бирәм... Февраль революциясе һәммә халык­ларны гына түгел, һәммә диннәрне дә тигез хокуклы итте. Милли изү, теге яисә бу дингә булган мөнәсәбәтеннән чы­гып шәхесне кыерсыту мәңгегә юкка чыгарылырга тиеш... Дини хокуклардагы тигезлек сүздә генә түгел,— дип дә­вам итте Вакытлы хөкүмәт вәкиле,— гамәлдә тормышка ашырылырга тиеш. Илдә яшәүче һәр милләт балалары мәктәпләрдә ата-бабалар динен өйрәнергә, үз ана теллә­рендә белем алырга тиешле. Дин кануннары рөхсәт иткән кадәрле, милли культураларның тигез үсүе өчен дә бердәй шартлар тудырылу зарур... Әмма, әлегә без бу чын демо­кратик кануннарга нигезләнгән бинаның нибарысы дивар­ларын гына торгызабыз. Чор катлаулы, илдә күк күкрә­венә охшаш авазлар да ишетелгәләп тора. Җирләрне тет­рәтеп һәммәсен җимерергә, себереп түгәргә, динебезне тамырдан корытып яңа диктатура торгызырга ният кылу­чылар ишәйде...

Оратор, кәгазьләреннән аерылып, бермәл залга текә­леп карап торды. Үзен дикъкать белән тыңлауларына инангач, ышанычлы рәвештә дәвам итте сүзен.

— Диктатура диктатура инде ул. Нинди генә лозунг астында булмасын, ул демократияне алыштыра алмас, ва­тандашлар. Шуңа да мин сезне, үзегезне берләштергән ислам хакына, бердәмлекне сакларга, төрле анархия кот­кысына бирелмәскә, азат илнең тигез хокуклы халыклары һәм гражданнары булып яшәргә чакырыр идем...

Профессор Котляревскийның сүзләрендә дөреслек бар да кебек, әмма аның ихласлыгына ышанып бетмәде Мир­сәет. Бу чыгыштан соң күңелендә ниндидер төер, канә­гатьсезлек калды. Әмма, әлеге канәгатьсезлекнең нидән гыйбарәт булуын әле ачык кына үзе дә аңлап җиткермә­гән иде булса кирәк. Мәшһүр әдип Гаяз Исхакый сүз ал­гач кына шикләнүләренең асылына төшенде.

— Гаяз әфәнде, афәрин... Афәрин, Гаяз әфәнде...—дип, озакка сузылган алкыш белән каршы алдылар язучы­ны.

Трибуна артына европача ыспай кара «тройка»дан ки­енгән уртача гәүдәле зыялы зат күтәрелде. Гәүдәсен туры тотып, ашыкмый, ипле, әмма ышанычлы, нык адымнар бе­лән узды ул. Муен тотышлары, аяк атлауларыннан ук аның нык рухлы, җил-яңгырга бирешмәслек иманга ия шәхес икәнлеге күзгә ташланып тора иде. Урта яшьләр чама­сында гына үзе, әмма татарча кырылган сакал аңа мәһа­бәтлелек һәм ил агаларына тиң мәртәбә дә өсти сыман. Ул, трибунаны колачлап алырга теләгәндәй, кулларына таянды да күзләрен кыса төшеп сынаулы караш белән залны айкап чыкты.

Зал шым булган, зал көтә — Гаяз әфәнде буш сүз сөй­ләмәс!

— Мөхтәрәм кардәшләр... Газиз туганнарым. Менә, ни­һаять, безгә дә, шушы рәвешле, мәртәбәле мәҗлескә җый­налулар насыйп булды, - дип башлады ул чыгышын. Бө­тен залны әүвәлгечә, аять укыгандагыдай, сихерле тынлык биләп алган, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган де­легатлар, күрәсең, Гаяз әфәнденең олы язучы булуы бе­лән бергә, милли азатлык хакына патша төрмәләрендә байтак гомер череткән каһарман икәнлеген дә беләләр иде булса кирәк.

Мирсәетнең кызыксынуы да чик-чамасыз. Мәшһүр әдипне аның беренче кат күрүе. Әмма Гаяз Исхакый ха­кында ул күптәннән ишетеп белә. Фатыйх Әмирхан бик яратып сөйли иде аның хакында. Тартылып-омтылып куй­ды ул сәхнәгә таба.

Тик бу юлы да каршысында басып торган ефрейтор артык онытылырга ирек бирмәде, җилкәсе белән читкә тибәреп куйды:

— Муенга менеп кенә атланасың калды. Нәрсә, бур­жуй күргәнең юкмы әллә... ата милләтче?..

Җавап бирергә кирәк тапмады Мирсәет, уңса да уңды инде күршедән. Нишлисең, күрше —хатын түгел, аны сай­лап алмыйлар. Йотылып әдипне тыңлавын дәвам итте.

Ипле итеп, һәр сүзен үлчәп, сеңдереп сөйли иде Гаяз Исхакый. Һәркайсы аның авызыннан чыккан сүзне үзе­неке итеп, баш кага төшеп кабул итә. Менә ул, татарча матур тел белән сөйләп килгән җиреннән, кинәт русчага күчте. Русчасының камиллегенә дә исең китәр:

— Вакытлы хөкүмәт вәкиле профессор Котляревский чыгышы уңаеннан минем тагы шуны әйтәсем килә,— дип, алгы рәттә утырган профессорга карашын текәде ул.— Иптәш Котляревский, дин дип, ислам дип, сез, әлбәттә, ма­тур гына сөйләдегез. Әмма безнең халыкларның бар бел­гәне диннән генә гыйбарәт икән дип уйламыйсызмы, ялгыш фикердә тормыйсызмы икән сез?! Һәрхәлдә, сезнең чыгы­шыгыз миндә шундыйрак тәэсир калдырды. Ил белән җитәкчелек итәргә алынган кайбер иптәшләрнең шулай уйлавы миңа байтактан мәгълүм. Юк, господа, төрки тел­ле халыкларның язмышын, уй, фикер һәм мәсләкләрен алай гадиләштереп, дини кысаларда чикләп сез нык ял­гышасыз. Без дә матди дөньяда, көндәлек ыгы-зыгы һәм дөньяви мәшәкатьләр чоңгылында яшибез. Сәяси мохит, икътисад борчулары, бергәлек һәм милли азатлык төшен­чәләре дә ят түгел безгә. Без кемнән ким?!

Үзегезнең хөкүмәт вәкилләренә менә шулармы тапшыр­сагыз иде. Мин үтенеп сорыйм сездән, иптәш Котлярев­ский, төркиләргә икенчерәк сортлы халык вәкилләре итеп караудан туктагыз. Үтенеп сорыйм! «Дин иреге» диеп ке­нә юмаламагыз безне!..

Зал аягүрә торып басты һәм Гаяз Исхакыйны дәррәү кул чабулар белән озатып калды. Әле бер, әле икенче почмактан: «Дөрес әйтте... Афәрин... Молодец...», дигән тавышлар кабатланып торды.

Мирсәетне исә бигрәк тә әдипнең кыюлыгы, турылыгы һәм сөйләү осталыгы хәйран калдырган иде.

Шуннан соң гына съезд унөч мәсьәләдән торган көн тәртибен билгели һәм тугыз эш комиссиясе төзи.

Икенче-өченче көннәргә киткәч, Мирсәет, беркадәр үз­ләшә төшеп, утырыр урын да тапты, һәм күңеленә хуш килгән ораторларның кайбер фикерләрен куен дәфтәренә теркәп барды. Әлеге куен дәфтәренең кайбер сәхифәләренә күз салып узыйк.

Әхмәт Цаликов:

— Әлбәттә, Россия мөселманнарының бердәм дәүләтен төзү мөмкин булмаган хыял...

— Русларның мөселман халыкларына мөнәсәбәте ях­шы якка үзгәргән тәкъдирдә территориаль автономияләр таләп итүгә ихтыяҗ калмаячак;

— Россия унитар парламентка ия халык республика­сы булырга тиешле;

— Мөселман халыкларының милли-культура автоно­миясенә хокуклары Россиянең Конституциясендә урын ал­ган.

Әмин Рәсүл-задә:

— Христиан дип аталган милләт булмаган кебек, бер милләтнең дә аты мөселман була алмас. Без — бөек төр­ки милләт балалары. Әмма, шуның белән бергә, Идел буе татарларының, төркестанлыларының, казакъ-кыргызларның, әзәрбайҗанлыларның һәркайсының үзенә генә хас милли үзенчәлекләре, үз әдәбиятлары бар. Бу үзгәлек белән исәпләшмәү мөмкин түгел, аңардан һичкем отмас. Елгаларның үз ярларыннан чыкмый гына акканы хәерле. Төркилек дигән диңгез бар — шул диңгез үзләрен берләш­тереп торыр...

Зәки Вәлиди. Минем күптәнге танышым. Үзен Оренбурда дип ишетеп белә идем. Хак икән. Оренбур суы килешкән үзенә — калынаеп киткән. Аның мөхтәрәм зат булып җитлегүенә чиксез куандым:

— Мин дә җир йөзендә мөселман дип аталган халык бар дип белмим. Мөселман дине тоткан халыкларның тел вә мәдәният берлегенә омтылуы гайре табигый күренеш. Чөнки моңарга административ юл белән ирешү мөмкин булмаячак һәм, соң чиктә, андый бергәлеккә ихтыяҗ да күрмимен... Гомумән, үз милләтен үзгәртергә, башка мил­ләткә күчкән яисә күчәргә әзер кешеләрне мин җәмгыять­нең иң тотрыксыз һәм ышанычсыз әгъзалары дип беләм... Ата-ананы сайлап алу хокукы булмаганы кебек, адәми зат ана теленнән һәм үз милләтеннән дә ваз кичә ал­мый...

Һади Максуди:

— Россиянең эчке дәүләт төзелеше турында фикерләр­не белү теләге илә без 200 сораулык тараткан идек. Алынган җавапларның 150 сендә милли-культура авто­номиясе төзү кирәклеге куела, 34 ендә — федерация та­ләп ителә, 16 иптәш бердәм-парламентар республика тө­зелүен кулай күрә...

Фатих Кәрими:

— Төркилекнең туган җире — Төркестан. Төркиләрнең бу бишеге безнең кулда калдырылырга тиеш. Әгәр дә мә­гәр без милләтебез сафлыгын, телебез, гореф-гадәтләре­без сафлыгын кадерле күрәбез икән, ул очракта үзебезгә федератив дәүләтчелек таләп итәргә тиешбез... Федерация булмаган тәкъдирдә Төркестанга күпләп-күпләп руслар киләчәк. Ул очракта инде Төркестанны Тамбов губерна­сыннан аеру җиңел булмастыр, дип уйлыйм...

Фатыйма Коләхмәтова:

— Федерацияне кайберәүләр без — хатын-кызлар өчен оҗмах булачак, дип кенә әйтмәделәр. Әмма ул оҗмах ди­гәнегез тәмугъ булмагае дип шикләнәм. Шуңа күрә дә мин, төрки хатын-кызларның азатлыгы өчен көрәшүче бу­ларак, федерация дигәнегезгә каршы тавыш бирәчәкмен. (Бу ханым авызы ни дигәнен колагы белән ишетмәде ке­бек. Аңлашылды: күренергә менгән, үзен күрсәтергә. Хатын-кыз буларак сөбханалла икән үзе.)

Абдулла Сөләймани (Эчке Россия мөселман­нарының диния нәзарәте исеменнән):

— Әгәр дә мәгәр без автономияләргә бүленеп бетсәк, рухи вә дини бәйләнешләребезгә зыян киләчәк, дип әйтү­челәр булды. Дин-ислам әһеле буларак искәртәм: рухи вә дини бәйләнеш — йөрәк эше, мөхтәрәм кардәшләр, җир­сү аерымлыгы гына киртә була алмый рухи бергәлеккә.

Шушы урында Мирсәет Солтангалисвнең куен дәфтә­ренә теркәлгән язмалары тәмамлана. Күрәсең, вакыйга­лар барышын теркәп бару мөмкинлеге 4 нче майдан баш­лап янә чикләнгән булса кирәк. Әмма аның съездда су­гышка мөнәсәбәт (Әхмәт Цаликов доклады буенча), мә­гариф мәсьәләләре (Гомәр Терегулов), дин мәсьәләсе (Сәетгәрәй Алкин һәм Кашшаф Тәрҗемани докладлары буенча), җир мәсьәләсе (Шакир Мөхәммәдияров), хатын-кызлар мәсьәләсе (Фатыйма Коләхмәтова һәм Илһамия Туктарова), эшчеләр мәсьәләсе (Мөхәммәт Ходжиев), хәр­би мәсьәлә (полковник Галиев) буенча ясалган доклад­ларны һәм кызу бәхәсләрне тыңлаганлыгы ачык мәгълүм. Милли Шура төзү мәсьәләсе буенча төп чыгышны Гаяз Исхакый ясый. Соңыннан, искә төшерү тәртибендә булса кирәк, Мирсәетнең куен дәфтәрендә щул уңайдан кайбер күзәтү һәм уй-фикерләре теркәлеп калган:

«Гаяз Исхакый белән Галимҗан Ибраһимовны, язучы буларак кына түгел, вакытлы матбугат сәхифәләрендә чы­гып торган мәкаләләре аша да байтактан күзәтеп килә идем. Шушы көнгә кадәр үзләрен бер тамырдан чыгып үскән куш имән, халыкка хезмәт итү юлында каһарман йөрәкле чын ир-атлар диеп кенә белгәнмен. Максатлары да уртактыр сыман иде. Чү, алай түгел икән ләса. Съезд­ның соңгы көнендә төп бәхәс шушы ике әдип арасында барды, чыгыш ясаучылар да аларның фикерләре әйләнә­сендә чәкәләштеләр. Исхакый, иң элек, мине затлылыгы белән сокландырды. Бу — безнең татар интеллигентында сирәк очрый торган затлылык. Аннан, үз дәрәҗәсен бе­леп сөйләшүе, ныклыгы белән...

— Съездның төп мәсьәләсе Россиядә яшәүче 29 мил­лион төрки-татарның киләчәген билгеләргә тиешле сәяси, икътисади һәм социаль кыйбланы ачыклаудан гыйбарәт булырга тиеш иде...

Ибраһимов шулай ук гайрәтле ир күренә. Әмма татар әдибе икәнлеге күзгә бәрелеп тора:

— Без иң че­терекле мәсьәлә каршында торабыз. Ул да булса — сәя­си юлны билгеләү. Кайсы партияләргә ышаныч белдерер­гә соң без мөселманнарга?..

Исхакый:

— Вакытлыча гына булса да партия һәм төркемнәргә бүленүдән тайчанып торырга чакырам.

Ибраһимов:

— Бу сүзне, мондый тәкъдимне халык­ара социалистлар тоткан юлга битараф кеше генә тәкъ­дим итә ала.

Исхакый:

— Фикерләребез дә төрле булуы ихти­мал, яшәү шартлары, тормыш итү рәвешләребез төрле-төрле. Шуңа да карамастан, төрле сыйныфлар, төркем һәм кавемнәрне, вакытлыча, халыкларыбызның сеңере, дәүлә­тебезнең нигез ташлары ныгыганчы гына булса да, мин вак-төяк аерымлыкларны, жирле һәм шәхси максатлар­ны онытып торырга, төп вә изге эш хакына берләшергә чакырам.

Ибраһимов:

— Безгә иптәш Исхакый коткысына бирелү ярамас. Юл күрсәтәсе урында, томанга таба өсте­ри түгелме ул?! Шул томанда да адашмас өчен безгә по­литик кыйблабызның ачык булуы зарур. Без эшче һәм крестьяннар мәсьәләсендә социалистлар белән.

Исхакый:

— Халыкның тамагы сәясәттән тук, әм­ма аңарга икмәк кирәк. Бүлгәләнеп тарткалашудан га­рык безнең халык, аңарга бергәлек һәм җан тынычлыгы кирәк.

Ибраһимов:

— Икмәкне дә, җан һәм рух тыныч­лыгын да хезмәт ияләре өчен бары социалистлар яулар­га сәләтле... Коткыга бирелү ярамас...

Исхакый:

—Социалистлар әле көрәштән, тартка­лашу һәм кан түгүдән туймаган, күрәсең... Искәртергә кирәк саныйм, Галимҗан әфәнде, революция җиңде, пат­ша төшерелде. Ни житми тагы?! Халыкны бердәмлеккә чакыруда нинди коткы күрәсез?.. Аңлатыгыз?!

Ибраһимов:

— Февральдәге революция — нибары­сы буржуаз революция. Ә без — социалистлар – җиңми торып, крестьяннарга бәхетле тормыш һәм чын ирек тәте­мәс дигән фикердә торабыз.

Исхакый:

— Мөселманнарда социализм кайгысы тү­гел әлегә. Үз-үзләрен саклап калу — милләт буларак, дәү­ләт буларак һәм Россиянең тулы хокуклы гражданнары буларак үз-үзебезне раслау әһәмиятлерәк бүген. Ә соци­ал-демократларның бар белгәне — милләтләрне таркату, халыкларны сортларга аеру, талау-җимерүгә кайтып кала.

Ибраһимов:

— Ачыклык кертәм, Гаяз әфәнде, социал-демократлар белән бутамавыгызны үтенәм. Халкым­ның киләчәген мин бары тик социалист-революционерлар (ягъни, эсер) юлыннан баруда күрәм.

Исхакый:

— Беләм, бер социализм эчендә өч-дүрт фракциядә икәнлегегезне ачык беләм. Сезгә бәхәсләшергә, бүлгәләнергә һәм халыкны да үзара бүлгәләп, сугыштырып, таркаулыкка илтү кирәк. Милли дәүләтчелек кай­гысы юк ул сездә.

Ибраһимов (халыкка мөрәҗәгать итеп):

—Без әле генә, иптәшләр, сезнең белән Россиядә федератив дәү­ләтчелек белән яшәүне кулай күреп карар кабул иттек. Гаяз әфәнде безне социал-демократлар белән бутый. Ә со­циал-демократлар федерациягә каршы һәм җирне дә дәү­ләт милке итү турында хыялланалар. Без, социал-рево­люционерлар исә, федерация яклы, димәк, сезнең белән! Җирне дә үзен эшкәртүче крестьян милке итүне яклый­быз...

Исхакый (бүлдереп):

- Соңгы сүзләрегез белән ки­лешәм, Галимҗан әфәнде... Зинһар өчен дим, партия һәм социалист дигән сүзләрне генә кабатламагыз. Милләт бер­леге хакына без сезнең белән уртак тел таба алабыз.

(Автордан: Съездның соңгы көнендә Г. Исхакый һәм Г. Ибраһимов арасында бәхәс, фикер каршылыгы булуы мәгълүм. Әмма аларның бер тапкыр, күп булса икешәр мәртәбә чыгыш ясаган булулары ихтимал. Алай булгач, ни өчен Мирсәет Солтангзлиев үзенең дәфтәрендә бу фи­кер каршылыгын, шул рәвешле, диалогка күчереп китерә икән? дигән сорау туа. Мин моны аның әдәбиятка бита­раф түгеллеге белән аңлатыр идем: язган шигырьләре, хикәяләре яхшы мәгълүм. Димәк, кем белә, киләчәктә драма әсәренә дә мөрәҗәгать итәргә җыенган булуы их­тимал.— Р. М.)

Съездның бу соңгы көне Гаяз Исхакый өчен аеруча кыенга туры килде булса кирәк. Аны уңнан да тәпәлә­деләр, сулдан да. Милли Шурага сайлау вакытында да, нигездә, аның исеме тирәсендә бәхәс купты. Бигрәк тә дин әһелләреннән, хатын-кызларның тигез хокуклылыгын як­лап әйткән сүзләре өчен кадими дин әһелләреннән эләкте үзенә. Нык кеше икән, бирешмәде берәвенә дә. Ахыргача үзенекен итте, тоткан мәсләгеннән аз гына да тайпылма­ды. Галимҗаң Ибарһимов белән бәхәстә Исхакыйиың кай­бер фикерләре белән, әлбәттә, мин килешә алмыйм, бигрәк тә социализмга тискәре мөнәсәбәте белән. Галимҗан агай­ны гына түгел, ул минем хыялым булган социализмны да кире какты, Уйлый калсаң... Шулай да... Шулай да, Исхакый Исхакый инде! Хикмәтле һәм мәшһүр шәхес! Хәтта хаталары белән дә мәшһүр. Шундый ныклык, үҗәтлеккә ия булсаң икән ул...

Гаяз Исхакый бер миндә генә уңай тәэсир калдырма­ган булып чыкты. Съезд ябылу игълан ителгәч, гел көт­мәгән җирдән гаҗәеп бер тамаша купты. Залда утырган эшчеләр һәм солдатлардан бер төркем сәхнәгә атылып менде. Кулларына Гаяз әфәндене күтәрделәр һәм «урра» кычкырып аны югары чөяргә керештеләр. Ә соңыннан әдипне, үзен төшерүләрен сорап тыпырчынуына да кара­мастан, залның буеннан-буена рәт араларыннан күтәреп йөрттеләр. Бу күренеш күңелне нечкәртеп җибәрә язды, съезд дәвамында минем үземдә дә аңарга бер хөрмәт бө­реләнеп өлгергән булган лабаса.

1917 ел, 11 май киче. Мәскәү.

Мирсәет С.

Гаяз Исхакыйиы Әсәдуллаев йортыннан урамга ук кү­тәреп алып чыгалар. Берсен берсе тертешә-төртешә ха­лык та чыгу юлына юнәлә. Мирсәет тә Исхакыйны кү­тәргән бәхетле ир-атларга шактый якынаеп өлгергән иде инде — магнит сыман үзләренә тарттылар булса кирәк. Ләкин тагы да якынрак килергә базмады, бер як читкә тайпыла төшеп, туктап калды. Әдипне, ничек күтәргән булсалар, шул рәвешле халык төркеме агылган юнәлештә алып китеп бардылар...

Арылган да иде булса кирәк, янәшәдә үскән карт бер чаганга сөялеп байтак уйланып торды Мирсәет. Ничә көн дәвамына шаулап-гөрләп торган бина бушап калды. Урамдагы кешеләр дә күз алдында сирәгәя бара. Әле кайчан гына ул дулкынланып торган диңгез эчендә иде сыман. Инде менә диңгез дулкыннары ярга чыгарып ат­кан ялгыз балык хәлендә торып калды түгелме?.. Мир­сәет Бакуда калган гаиләсен — кызын, зәңгәр күзле Рау­засын хәтерләп куйды. Ара якын булса иде дә, йөгереп кенә кайтып килергә иде үзләре янына. Туган яклары, Урал итәгенә елышып утырган Кырмыскалыга да ерак. Әти ничек, туган-тумача ничек икән анда?..

Әнисенең вафатына да бер ел булып килә икән инде. Кайтырга, баш очында басып торырга иде аның да... Кыр чәчәкләре җыеп кабере өстенә куярга һәм, нишлисең, үксеп-уксеп бер еларга иде. Күңелең тынычланганчы, җа­ның бушанганчы...

Их, канатлы кош бул идең дә, очып кына кайтып кил идең үзләре янына. Юк шул, кеше дигән затка бирелмәгән андый бәхет. Хатыны һәм кызы ерак Бакуда, үзе Мәскәүдә менә. Иртәгесен Питерга юл тотарга туры киләчәк. Анда кем, нинди мәшәкатьләр көтә аны? Белсә дә бер алла үзе генә беләдер, һични ачык түгел, җиде юл ча­тында торган чагы шул әле. Гаяз Исхакый да, әнә, үзенең йөрәккә үткәзеп сөйләгән нотыклары белән күңелне иләс-миләс калдырып китте. Болай да төн йокыларын качырган икеләнү, уй-фикерләре тәмам бутала язды. Съездга бит ул, киресенчә, шул икеләнүләренә анык җавап табу, мәсләгендә ныгу уе белән килгән иде. Баксаң, киресенчә ки­леп чыкты түгелме?.. Социализм идеяләрен туган халкы­ңа хезмәткә юнәлтеп булмый микәнни соң?..

— Нәрсә, иптәш, урам чатындагы кәкре каенга терә­теп калдырдылармы әллә үзеңне?..

Сискәнеп китте Мирсәет — янәшәсенә ниндидер ир-ат килеп басканын абайламый калган. Үзенә дәшүчегә бо­рылса, ни күрсен, әлеге дә баягы, съезд ачылган көнне аның касыгын кашып алган ефрейтор икән ләбаса. Шун­дук таныды ул аны. Тегенең Мирсәетне хәтерләмәвенә га­җәпләнер урын юк, канәгатьсезлек белдерүе дә арка аша гына иде бит. Өстәвенә, ничә көн узган. Көннәре дә нинди бит әле аның!..

Үз уйларына чумып калган Солтангалиев ни дип җавап кайтарырга белми торган арада, ефрейтор, үз итеп, аның беләгенә кагылды:

— Милләтчеме, әллә социалистмы үзең?

Сорау маңгайга төбәлгән револьвердай килеп чыкты, һич ким түгел.

— Милләтем язмышын кайгыртып яшәргә иде исәп,— диде Мирсәет, ихлас җавап бирергә керешеп.— Социа­лизмга да битараф түгелмен.

— Нәрсә, бүреләрнең тамагы тук, сарыклар да бөтен булсын, дип яшәүчемени?..

Бу ефрейтор аңардан сорау алырга җыена түгелме соң?.. Кәефе кырыла язып куйды Мирсәетнең. Шулай да бүген, тәвәккәллеге вә турылыгы беләнме, әлеге ефрейтор беркадәр җәлеп иткән иде аның игътибарын, йөз чөерергә ашык­мады.

— Мин бүреләр һәм сарыклар белән эш итәргә күнек­мәгән, ефрейтор иптәш.

Теге шундук ачыклык кертергә ашыкты:

— Ефрейтор Сәетгалиев булам,— диде, һәм танышыр­га теләп кулын сузды.

— Мирсәет Солтангалиев.

— Бә-әй,— дип, елмаеп җибәрде ефрейтор,— без си­нең белән адашлар була язганбыз бит... Исемеңдәге «Сәет»не «Галиев»кә китереп кушсаң, нәкъ минем фамилия килеп чыга икән ләбаса.

— Исемегез дә бардыр әле...

— Исемем — Сәхипгәрәй генә... Шуңа мин үземнең фамилияне ошата төшәм.

Ефрейторның җанланып, мавыгып сөйләшергә атлы­гып торуы Мирсәеттә кызыксыну тудырды:

— Безнең кайдадыр очрашканыбыз да бар иде дип әйтимме соң?..— диде ул, карашын Сәетгалиевкә текәп. Ефрейтор берничә көн элек булып алган низагны хәте­ренә төшермәсме дип кызыксынган иде Мирсәет.

Юк, исенә төшерә алмады тегесе.

— Мин үзем, ефрейтор гына булсам да, Уфа, Екатеринбург якларында билгеле кеше! Әле менә март аеннан РСДРП әгъзасы да булып киттем. Йә, үзең кай тарафлардан инде?

Һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән үз-үзеннән канәгать булуы бөркелеп тора. Әңгәмәдәшенең дә игътибарын җә­леп итәсе килә.

— Туган җирем — Башкортстан. Ә хәзер Бакудан Питерга узып барышлый...

— Якташлар,— дип, колачын ук җәеп җибәрә язды ефрейтор Сәетгалиев.— Якташлар икәнбез ләбаса. Әйдә әле, нигә болай терәлеп каттык соң. Кит­тек берәр хәрчәүнәгә, тамак ялгап, чәйләп тә алырбыз.

Мирсәет карышмады. Ул да ялгыз иде ич, аңарга да юлдаш ярап тора.

Ике якташ янәшә атлап Мәскәү урамнары буйлап ки­теп бардылар. Мирсәетнең кәеф төшенкерәк булгандыр­мы, шуңа күбрәк Сәхипгәрәй әйдәп барды сүз сөрешен.

— Син үзең ничек, Солтангалиев иптәш, монда кайсы фирка вәкиле буларак катнаштың соң?

— Фиркасез генә...

— Ничек?..—дип, гаҗәпсенүен яшерә алмыйча, бар­ган җиреннән туктый язып калды ефрейтор Сәетгалиев.—Дин әһелеме әллә?.. Милләтчеме?.. Кем исеменнән делегат идең соң?

— Мин делегат түгел. Әйттем ич, Бакудан Питерга үтеп барышлый, очраклы рәвештә генә килеп эләктем монда. Кызыксынучы дип саный аласың...

Менә ничек, дигән сыман, иреннәрен турсайтып алды ефрейтор, һәм янәшәсендә торучыга «бер дә әллә кем тү­гел икәнсең әле» диеп кенә әйтмәде, мөнәсәбәте шундук эреләнә төште.

— Ә мин Урал эшчеләре исеменнән вәкил. РСДРП әгъзасы буларак та! Ефрейтор буларак та! Өч төрле җа­ваплылык күтәрергә туры килде берүземә... Шулай да зарланмыйм.

Бераз дәшмичәрәк атладылар. Үзенең өстенлеген рас­лый барган саен Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең үкчәсенә ка­гылган тимер дага тавышы бермә-бер көчәя төште. Бер фирка­сез, монда очраклы төстә генә килеп эләккән юлаучы янә­шәсеннән «өч төрле җаваплылыкны күтәргән» мандатлы вәкил атлап бара икән ләбаса. Ияк тә калкына төште, гәүдә офицерныкыннан да болайрак. Их, юктыр ла ул ал­ла, бераз буй да биргән булса үзенә — ничек кенә килеш­терер иде икән.

— Банкетларына бармадым,— диде ул, гимнастерка ча­буларын көяз тарта төшеп.— Син делегат булмагач ча­кырылмагансың, әлбәттә. Ә мин баш тарттым. Милләт­челәр өерендә ни калган дидем, социал-демократ башым белән...

Килешле итеп тамак төбен кырып куйды ефрейтор Сә­етгалиев һәм янәшәсеннән дәшми генә атлаучыга мөрәҗә­гать итте:

— Син нигә әле дәшми башладың?.. Уңайсызланма, тартынма син, сөйләш... Ни дисәң дә, якташлар бит әле без синең белән. Кыяфәтең дә буржуйныкына охшама­ган... Сөйлә син, хет югында, нидер сора, башыңны как... Төшеп кала торганнардан булмасам да, үземне алай әллә кемгә куя торган гадәтем юк минем.

Ә үзенең итек үкчәсендәге дагалары әүвәлгечә яңгы­рый бирде.

— Съезд ничек соң?.. Ниндирәк тәэсир калдырды?

Мирсәет бирде бу сорауны. Ә ефрейтор Сәетгалиев аңардан, гомумән, сорау көтмәгән иде булса кирәк.

Аның уенча, әңгәмәдәше күптән телен йоткан булырга тиеш иде, күрәсең. Сискәнеп үк куймаса да, синме соң бу сорауны бирүче дип, коңгырт күзләрен текәде. Әмма, үзен шундук кулга алып, тәкәбберлеген югалтмый кала алды.

— Съезд ничек дисең инде?..— дип, эшлекле атлы бу­лып, тамак кырды ефрейтор Сәетгалиев. - Мин монда, кайберәүләр сыман, кәмит карарга килмәдем. Мин — ­фирка вәкиле, һәм съездны да үз мәсләкләребездән чыгып бәяләргә мәҗбүрбез... Мәсьәлә бит, син уйлаганча, бер күзәнәкле генә түгел...

Мирсәет, ефрейторның акыл сатарга җыенуын чама­лап, аны бүлдерергә ашыкты.

— Һәркемнең шәхси фикере булуы ихтимал дим...

Барган җиреннән шып туктап, Мирсәетнең каршына ук чыгып басты Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Күзләрен зур ачып аңарга текәлеп катты. Карашы белән сыный, караш белән бәреп егарга иде, ахры, исәбе. Ә күзләре, бик ты­рышып ачканда да, шактый кысык икән. Кая ул бүтән бе­рәүне аяктан егу, челт-мелт йомылалар, арлы-бирле йөге­ренәләр, бер ноктага текәлә алмый газаплыйлар хуҗаны. Җавап, шулай да, кызык кына килеп чыкты.

— Революционерда шәхси фикер булмый!

— Революционер да кешедер ич ул. Ә кеше үзалдына гына булса да уйланмый булдыра алмас...

— Нинди «уй», нинди «кеше» ул!.. Революционер бары тик революционер гына була ала. Социалист тел бистәсе түгел ул, иптәш...

Һавалануыннан арына алмаган әңгәмәдәшен, тыныч­ланырга чакырасы килеп, булдыра алганча ипле итеп дәш­те Мирсәет. Юкса үтеп сүтеп йөрүчеләрнең игътибары аларга юнәлгән иде инде.

— Сәхипгәрәй,— дип, үз итеп дәште ул аңарга бу юлы.— Кеше көлдермик, әйдә тыныч кына сөйләшик әле. Аңлашыйк... Менә син революция дисең, ә кем өчен ясала соң ул революция дигәннәре?..

Шул рәвешле, ул әле һаман карталарын ачмыйча, чын-чынлап гадәти бер юлаучы, илдә барган революцион хә­рәкәткә битараф кешедәй сөйләшүен дәвам итте.

Ефрейтор Сәетгалиевнең мин-минлегенә әлеге кисәтү сарымай булып ятмагандыр шәт. Шулай да сер бирмәде бу юлы, ары киттеләр:

— Бөтендөнья хезмәт ияләрен коллыктан азат итү; буржуйларны җир йөзеннән себереп түгү; илдә пролета­риат диктатурасы урнаштыру... Безнең максат шулардан гыйбарәт... Ә син мине съезд ничек тә, съезд ничек дип тинтерәтәсең...

— Кызыксыну гаеп эшме?! Син бит әнә Уралдан. Өстәвенә, социалист та икәнсең әле...

Салпы якка салам кыстыруы, әлбәттә. Ефрейтор исә үзе хакында әйтелгән җылы сүзләрне риясыз күтәрә, беркатлылыктан һич тә азат түгел.

- Бутамаска киңәш итәм, Мирсәет.— Ул да әнә үз итеп аңарга исеме белән дәште. Яхшы сүз — җан азыгы дип, юкка гына әйтмәгәндер ата-баба.— Шуны хәтереңдә калдыр, социалист белән РСДРП әгъзасы арасында аерма зур. Чит кеше янында наданлыгыңны күрсәтәсе булма, бутарга ярамый ул тө­шенчәләрне.

— Кая инде ул безгә — каткан тезгә,— дип, шаярткан булды Мирсәет.

Ирония төсмере абайланмый узды, рәхәтләнеп көлде генә Сәетгалиев. Шундук җитдиләнеп тә алды тагы:

— Съездга әйләнеп кайтыйк. Ашаган булсам, космый калмас идем. Съезд түгел, ата милләтчеләр мәҗлесе бул­ды бу. Адәм көлкесе...

— Милләт турында кайгырту начармы?

— Андый төшенчә юк революционер өчен.

— Ә халык? Үзебезнең татар халкы, туганнарыбыз — төркиләр?

— Халык, имеш.— Шундук тукталырга ашыкты еф­рейтор Сәетгалиев.— Нинди сүз ул? Буржуй сүзләре сөйләмә миңа! Халык, милләт дигән сафсата белән күп алдадылар инде безне. Бөтендөнья революциясе кар­шында пролетариат һәм интернационал дигән бөек төшен­чәләр генә бар.

— Син үзең дә, Сәхипгәрәй, конкрет халык, милләт вәкиле...

Бөтендөнья пролетар революциясе идеясенә мөкиббән ефрейтор бу юлы да башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек куймады аңарга.

— Мин РСДРП әгъзасы!

— Ә фиркагә кергәнче кем идең? Татар баласы тү­гелме?..

— Революционерның үткәне булмый, киләчәге генә...

— Шулаен шулай, әмма син татар телендә сөйләшә­сең. Димәк, син шул халыкның вәкиле дә булып чыгасың түгелме соң?!

Борыннарына кыздырылган суган һәм пешкән ит исе килеп бәрелгәч кенә, үзләренең кая һәм ни юллап бару­ларын хәтерләде якташлар. Харчевняны узып китә язган­нар лабаса.

— Тфү,— дип, аяк астына төкереп куйды ефрейтор.— Синең барлы-юклы сорауларың аркасында ач калам инде монда.

Харчевняга кереп утырдылар. Өстәл араларыннан шо­ма балык сыман йөзеп йөргән сары чәчле чибәр ханым­нарның берсе ялт кына алар каршысына килеп басты.

— Рәхим итегез, ни китерим, әфәнделәр...

Мирсәет авыз ачарга өлгермәде, дилбегәне ефрейтор Сәетгалиев электереп алды. Кулын күтәрә төшеп, бармак шартлатты да кызның күзләренә текәлде:

— Калҗа, марҗа һәм эчәргә бер баржа,— диде ул, урындыкка сөялә төшеп. Болар Мирсәет өчен әйтелгән сүзләр иде, билгеле. Менә мин кем, янәсе, харчевняга кергәчтен дә хуҗа итеп сизәм үземне. Ә официантка кыз ни­чек текәлеп торган булса, шулай торуында дәвам итте, татарчаны каян аңласын ул.

— Аңламадым, ни сорадыгыз, әфәндем? — дип, бу юлы ул үзен хуҗаларча тоткан Сәетгалиевкә таба борыла төште. Сүзләрнең асылына төшенмәсә дә, тегеләргә ияреп елмайгандай итте.

Аягын аякка атландырып урындыгында атына баш­лаган ефрейтор күкрәкләрен киерә төште:

— Ике пилмән,— диде русчалатып.— Сыра... һәм сыра астына кипкән балык...

Мөлаем елмаеп тыңлаган кыз, итәгенә ут капкандай, җитез генә йөгереп китте һәм өстәл артына кереп утырган кунаклар беравык сүз алмашкан арада һәммәсен китереп тезеп тә куйды.

— Әйдә, очрашу хөрмәтенә,— дип, сыра тулы бока­лын югары күтәрде Сәетгалиев.

Эчемлеккә хиреслеге булмаса да, Мирсәетнең кушыл­мый чарасы юк иде. Пролетар революция өчен күтәрделәр аннары. Буржуйларны җир йөзеннән себереп түгү өчен... Милләтчеләрнең тамырын корыту өчен...

— Миңа җитте, башкача эчә алмыйм,— дип, баш тар­тырга мәҗбүр булды Мирсәет бераздан.

Ефрейторның бармагы югары күтәрелеп өлгерми, теге чибәр туташ килеп тә җитә. Ни кушсалар, шуны китереп кенә тора.

— Сеңерең сыек икән, иптәш,— дип, шактый ук кыза төшкән ефрейтор Сәетгалиев эчүдән баш тарткан Мирсә­етне битәрләп куя: — Булдыра алмыйм, имеш. Нинди ир-ат соң син, өч кружка сыра да эчмәгәч... Сыра да эчмә, марҗа да кочма, ни өчен яшәргә кирәк!

— Изге китап хәмер эчүне хупламый, Сәхипгәрәй.

— Ә мин аллага ышанмыйм.

— Маркс та, Плеханов та үз хезмәтләрендә эчүне якламый,— дип куймасынмы шунда Мирсәет.

— Ә мин аларны белмим. Шул нәмәрсәмә кирәкме алар миңа?

Аздан телсез калмады Мирсәет. Димәк, бөтендөнья пролетар революциясе ясыйм дип лаф орган ефрейторның бу исемнәрне ишеткәне дә юк.

— Синдәй революционерга аларның хезмәтләрен белү зыян итмәс иде,— дип, йомшак кына искәртү белән чик­ләнергә мәҗбүр ул әлегә.

— Мин революция солдаты,— дип, өстәлгә китереп сук­ты ефрейтор Сәетгалиев.— Ә син ниндидер буржуйларны сораштырасың. Революционер китап язмый ул. Мин сине шулай итим, мылтык белән буржуйларны җир йөзеннән себереп түгәргә кирәк әле безгә...

Сүз көрәштерү артык иде, әлбәттә. Мирсәет карышма­ды, дәшми калуны кулайрак тапты.

— Әй, официант,— дип, кулын күтәрде ул арада Сә­хипгәрәй.— Ике чәркә аракы китер.

— Мин аракы эчмим...

Әмма Мирсәетнең сүзләренә колак салучы булмады. Тагы бер мизгелдән ике чәркә аракы өстәл өстендә утыра иде.

— Син эчмәсәң, мин эчәрмен. Мулла буласым юк.— Ул арада бер чәркәне бушатып та куйды.— Син бул мул­ла, ә без сине себереп түгәрбез, китапларың-марксларың белән... Исхакыйны да язучы диләр әнә, анасын шулай итәсе...

Мирсәет пошаманга төште: әңгәмәдәше үз-үзен белмәс хәлгә якынлаша, бөтен харчевняны яңгыратып кычкырып сөйләшә. Сүгенү дә ерак йөрми икән үзеннән, хәрәкәтлә­ре дә бутала башлады.

— Әйдә, араны өзик тә чыгып китик моннан,— дип, киңәш итеп карады ул.

Тыңлау кая, янә кулын югары чөйде ефрейтор.

— Әй, официант, син кайда?

Яшькелт-зәңгәр күзле мөлаем кыз аның янәшәсенә үк килеп басты.

— Тыңлыйм, әфәнде...

— Менә бу,— дип бармагын Мирсәеткә төбәде юлда­шы.— Менә бу мине исереккә саный, хәрчәүнәдән чыгып китәргә куша. Әйт әле син аңарга, мин исерекме-түгелме икәнне әйт.

Кыз, ни дияргә белми, әле Мирсәеткә, әле Сәхипгәрәй­гә карап торды.

— Тагын ике чәкркә,— дип бармагын шартлатты Сәхип­гәрәй.

Кыз таң чыгыдай яшькелт-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп Мирсәеттән җавап көтә иде — нишләргә?..

— Ник китермисең, ник монда басып торасың,—дип кызга таба тайпылды исереп алган Сәхипгәрәй һәм, кыю­ланып китеп, аның билдән түбән йомры җирен кочып ал­ды.— Эчәбез дә, кочабыз да — марҗа кулларыбызда...

Кискен хәрәкәт ясап, исерекнең кочагыннан чак ко­тылды официантка кыз. Итәкләрен сыпыргалап, читкәрәк китеп басты:

— Нишләвегез бу, кешеләрдән оялыгыз! Яхшы түгел, солдат әфәнде...

Куеныннан чыгып очкан кош артыннан тайпылып, си­кереп тормакчы булды ефрейтор Сәетгалиев. Чөңкәеп китте иң элек... Бераздан сак кына өстәлгә таяна төшеп гәүдәсен турайтты һәм, ул да түгел, Мирсәет абайлап өлгергәнче, янә ыргылып, официант кызны кочагына суы­рып алды. Әлегедәй кыргыйлык каршында югалып калган кызның борынлап торган күкрәкләрен капшарга итенде.

Кызның чырыйлаган авазы бөтен харчевняны яңгырат­ты. Мирсәет ике арага кереп азапланганчы, кухня ягын­нан кызыл муенлы, пәһлеван гәүдәле таза ир-ат килеп чыкты. Ефрейтор Сәхипгәрәй тегенең янында көзге чебеш кенә. Әмма үзен чын әтәч сыман хис итә, четердәтеп эләк­тергән, сөлек булып ябышкан чибәркәйгә.

— Иптәш солдат, җибәр официантканы,— диде пәһлеван ир-ат. Тавышы гына да ни тора, гөбедән чыгамыни...

— Синнән сорамыйлар... Солдат түгел, ефрейтор мин,дип әтәчләнде теге. Кулы белән һаман да чибәркәйнең калку урыннарын кармалый.

Шунда теге пәһлеван якасыннан эләктереп алмасын­мы үзен. Аяклары идәннән аерылды ефрейторның, гәүдә­се, маятник сыман, һавада атынып тора. Борын салынган, күз кысылган, чак-чак сулыш ала.

— Акчаңны түлә дә табаныңны ялтырат,— диде пәһ­леван, бертын эленеп торган Сәхипгәрәйне аякларына бас­тырып.

Чыгымчылап алса, ябага тайны да тынычландыру җи­ңел түгел. Үз чамасын белер хәлдә түгел иде инде ефрей­тор:

— Ах, син әле шулаймы,—диде ул, ялт кына билен­дәге каешын чишеп алып.— Измәңне изәм бит хәзер. Басып торган урыныңда юеш кенә торып калачак. Миңа, революция солдатына, ефрейторга кул күтәрәсеңме әле син...

Араларына Мирсәет килеп кермәгән булса, ахыры ма­тур бетми иде бу тамашаның. Пәһлеван егет тегене аулаграк урынга өстерәп бара иде инде.

— Гафу итегез,— диде аңа Мирсәет.— Без хәзер китә­без, калдырыгыз берлеккә.

— Акча! — диде кызыл муенлы.— Ашаган-эчкәнегеэ өчен түләргә кирәк иң элек.

— Ул түли,— дип, иреннәрен кыегайтып Мирсәеткә ымлады ефрейтор.— Мин сыйладым, ул түли. Миндә акча юк. Мин буржуй да, милләтче дә түгел. Мин — пролета­риат.

Кесәсендә булган акчасын чыгарып салырга мәҗбүр булды Мирсәет. Араны өзеп, ефрейторны култыгыннан эләктереп табан ялтырату ягын кайгырттылар.

Урамда караңгы төшкән иде инде. Юл аша гына ур­нашкан бакчага чыктылар. Юлдашы күтәрәмгә калган иде инде, Мирсәет аны почмакта торган утыргычка ките­реп утыртты.

— Кая илтим үзеңне? Сәхипгәрәй, дим, кайда тукта­ган идең, адресыңны әйт!..

Сорауны өч-дүрт мәртәбә кабатларга туры килде. Ни­һаять, төшенде.

— Мин урамда кунам, Мәскәүдә кешем юк,—диде Сә­хипгәрәй аермачык итеп. Баягы эрелек тә онытылган, ефрейтор судан чыккан әтәчкә әверелеп калган иде.

— Ничек, ун көн дәвамында урамда кунып йөрдең­ме?

— Гаҗәпме?! Ә бәлки мин гомерем буе урамда яшә­гәнмендер...

Менә ничек... Мирсәет уйга калып торды. Баксаң, Сә­хипгәрәй гадәти бер кеше икән бит югыйсә. Ялгыз, япа-ялгыз, хәтта халкын да бар дип белмәгән ялгызлыкка ду­чар. Өстәвенә, кунарга урыны да юк. Тик бер нәрсә аң­лашылмый, ничек итеп ун тәүлек буена теләсә кайда ку­нып яшәргә мөмкин?! Аның әле, кысан булса да, кайтып башын төртер җире бар. Юлдашын култыклап алды да, бер карарга килеп, үзе урнашкан фатирга юл тотты Мир­сәет.

— Юк-юк, икешәр кеше кертте юк,—дип, каршы төш­те хуҗа кеше.— Берегез генә булганда әле бер хәл иде.

Мирсәет күп бәхәсләшмәде, ишек катындагы тар сәке­гә чак аягында басып торган Сәхипгәрәй Сәетгалиевне яткырды, үзе вокзалга таба юл тотты. Төн җылы, күк аяз. Иртәгесен иртүк аңа Питерга юл тотасы.

Хушлашмадылар да кебек. Очрашулары нинди булса, аерылулары да шундыйрак килеп чыкты. Кем уйлаган бит аны... Шулай да Мирсәетнең күңелендә ниндидер бер урын алды кебек Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Горурлык һәм ялгызлыгы, әле үзе дә анык кына төшенеп бетмәгән со­циалистик революциягә фанатикларча бирелгәнлеге белән җәлеп итте ул аны.

VI

Бәхетле сәгатьләре дә булгандыр гомернең. Авылда үт­кән балачак... Үлеп гашыйк булу һәм беренче мәхәббәт. Раузаның өзлексез уйнаклап янып торган зәңгәр күзлә­ренә күтәрелеп бер караш ташлау гына да гомеренә җи­тәрлек дәрт, дәрман өсти сыман иде аңарга... Кызы Рәси­дәне кулына алып әлли-бәлли иткән яисә югары күтәреп кош итеп очырткан мизгелләре... Әтисенең муенына сарылган бәхетле сабыйның кеткелдәп көлүләре...

Әмма ташкын сыман үзенә суырып алган революцион көрәшнең кагыйдәсе кырыс — шәхси мәнфәгатьләр һәм гаилә бәхете турындагы уйлар икенче планга күчеп тора. Мирсәетләр белән дә шулайрак килеп чыкты. Февраль революциясеннән соң алар икесе ике тарафка юл тоталар: ул — Петроградка, ә Рауза Казанга Бетенроссия мөселман хатын-кызлары съездына китеп бара. Ут борчасы сыман тик торуның ни икәнлеген белмәгән Рауза да бала тәр­бияләү һәм укытучылык эше белән генә чикләнергә те­ләми.

Зур вакыйгалар эчендә кайнаган ир белән хатын шулай да әледән-әле очрашырга вакыт таба. Хатларын да озак көттермиләр. Мирсәет Петроград, Мәскәү һәм Казан ор­битасында әйләнә. Кызы белән хатынын исә вакытлыча Бакудан Мәскәүгә күчерә...

Бетенроссия мөселманнарының Милли шурасы башкар­ма комитетында секретарь булып эшләгән Мирсәет өчен шактый катлаулы чор була бу. Аны Питерга чакырып китергән Әхмәт-бай Цаликов сул меньшевиклар ягына каера; рус большевиклары белән бәйләнешкә керү ту­рында уйлаганы да юк, һаман милли чикләнгәнлек идея­ләренә ябышып ята. Большевиклар белән элемтә эзләгән Солтангалиев, шул рәвешле, ике ут арасында торып кала. Цаликов белән араны өзәр дә иде, әмма әлеге кеше — мөселман халыклары арасында күренекле шәхес, аның элемтәләре иксез-чиксез. Аннары кеше булып та калырга кирәк ич: Цаликов аңарга кул сузган, милли-революцнон хәрәкәтнең байтак нечкәлекләренә төшендергән остазы да бит әле.

Шул көннәрдә, очраклы рәвештә, Мирсәеткә Гәрәй Кодрачевның сугыштан качып кайтып Кырымда револю­цион оешма туплап йөргәнлеге мәгълүм була. Башкарма комитет исеменнән кичекмәстән чакыру җибәрә ул аңарга.

Кодрачев озак көттерми — көннәрнең берендә Урал бөркетедәй колачларын киң җәеп Мирсәет янына килеп керә.

— Нәрсә, миннән качып котылырмын дигәйнеңме? — дип, башкортчалап кычкырып җибәрә Кодрачев.

— Мин түгел, син Кара диңгез ярында кызынып ята­сың...

Кочаклашалар. Көлешәләр... Хәл-әхвәл белешкәч тә киләчәккә планнар турында сөйләшергә керешәләр. Код­рачевның үзенчә булыр, ул анда Кырым татарларыннан революцион хәрби отряд төзү эше белән мәшгуль икән. Казна акчасын талап, шул акчага чит илдән өр-яңа вин­товкалар һәм браунинглар кайтарткан.

— Әмер генә бир, хет бүген үк бәреп төшерәм Керенскийны,— дип, мактанып алды. Офицерлар гына кия тор­ган итек кунычыннан май исе аңкып торган өр-яңа брау­нинг чыгарып Мирсәеткә сузды.— Мә, тот! Безнең баш­кортларда бүләксез килмиләр хуҗа янына...

Ике уйлап тормады Мирсәет тә: бүләкне кулъяулыгы­на ипләп төрде дә куенына шудырды.

— Рәхмәт!.. Бер кирәге чыгар әле...

— Ләкин үземә төбисе булма, кара аны...

Янә, сүзләрен әйтеп бетергәнче үк, шаркылдап көлеп җибәрде Гәрәй Кодрачев. Маңгаена буразна булып сыр­лар яткан, сакал-мыегына ак төкләр кунган, ә холкы һа­ман үзгәрмәгән —шул ук.

— Анархистлыгыңны ташлаган булсаң — төбәмәм, Гә­рәй дус.

— Анархист булып тугач, нишлисең?.. Үзем бүләк ит­кән браунингтан шөлләп иманны алыштырырга киңәш итәсеңме?! Ха-ха...

Шул очрашкан кичтә үк иске дуслар Мөселман социалистлары комитеты каршында большевиклар фракция­се оештырырга дигән катгый карарга килә. Мөселман со­циалистлары арасына үтеп керергә һәм сул карашлы та­тарлардан аерым ячейкалар төзергә. Гәрәй Кодрачев бу эшне Кырымда башкарырга тиешле була, ә Мирсәет Сол­тангалиев Казанда һәм Петроградта.

— Иң элек Казан белән элемтәгә керү кирәк була­чак,— ди Мирсәет, бу өлкәдә шактый ук хәбәрдар кеше буларак. Чөнки ул байтактан инде үзен большевиклар белән бер сафта итеп хис итә иде.— Казанга барырга һәм Мөселман социалистлары комитетын оештыручы, аның җитәкчесе Мулланур Вәхитов белән очрашырга, киңә­шергә...

— Ә нәмәгә миңа Казан? Корал бар, кешеләр була­чак...— дип, киреләнергә җыенган Кодрачевны ярты юлда бүлдерде Мирсәет.

— Һәркем үзаеры йөрсәк, эшебез барып чыкмаячак, Гәрәй дус,— дип, Кодрачевның иңсәсенә дусларча кулын салды ул.— Безгә берләшергә кирәк хәзер! Казан белән, иптәш Вахитов белән элемтәгә керергә.

Гәрәй Кодрачев җитдиләнә төште, бермәл чигәсен ка­шып торды. Әмма мин-минлеген басарга өлгермәгән иде әле.

— Соң алайса, хәбәр ит үзенә. Килсен минем янга, сөйләсен, ышандырсын мине. Карарбыз...

Өстәлгә китереп сукты Мирсәет һәм аягүрә торып басты.

— Шаярып сөйләшүдән туктадык, Гәрәй агай! Мулла­нур Вахитов эшсез йөрүче сукбай түгел сиңа. Ул чын большевик, мөселман революционерларыннан иң күренек­лесе. Беләсең килсә, аны Ленинның үзе белән элемтәдә тора диләр!..

Төшендем дигәнен аңлатыпмы, Кодрачев баш какты. Сүз артыннан кесәгә керә торган гадәте булмаса да, берни дәшмәде, килешүен белдереп Мирсәеткә текәлде.

— Казан матур кала,—дип, тынычлана төшеп сөй­ләп китте Мирсәет тә.—Мин бит Казанда укыган кеше, әйткәнем бар идеме?..

Бу юлы да ым белән генә җавап кайтарды Кодрачев. Ишеткәнем бар, сөйлә, сүзеңне дәвам ит дигәне иде бу аның.

— Аннары шуны хәтереңнән чыгарма, Гәрәй агай, Ка­зан — революцион шәһәр. Ә без — мөселман револю­ционерлары өчен исә, Казан —иң югары мәркәз булырга тиешле.

— Соң, алай булгач, мин хәзер үк юлга чыгам. Ка­занга! Вахитов иптәш янына! —дип урыныннан сикереп торды Кодрачев. Холкы шундый, ике уйлап тормый иде ул.

— Кичкә каршы юлга чыкмыйлар... Бергә утырып чәй дә эчмәдек бит әле, ашыкма, Гәрәй агай,—диде Мирсәет, кунагын тынычландырып.— Бүген минем янда кунарсың. Иртәгесен — җомга көн, хәерле юлга чыгарсың.

Питерның умарта оясы сыман кайнап торган көннәре иде бу. Төн кунарга дип кайтырга чыккач та төркем-төркем булып оешкан ир-атны урап уза алмадылар. Мирсәет белән Гәрәй Кодрачев битараф кала алалармы соң?!

Невский проспектына килеп керүгә тукталырга мәҗбүр булды алар. Муенына ак шарф ураган күзлекле бер адәм кызып-кызып социал-демократларның тетмәсен тетеп ята иде...

Уйламаган-көтмәгәндә Мирсәет шул төркем эченә аты­лып барып керде һәм, тегенең югалып калуыннан файда­ланып, большевикларның бүгенге вакыйгаларга һәм Көн­батыш фронттагы сугышка мөнәсәбәтен кайнарлык белән аңлатырга кереште.

— Тот большевикны,—дип кычкырып җибәрмәсенме шунда арадан берәү.

Ул да түгел, төркем боҗра сыман кысыла барып ур­тада берьялгызы торып калган Мирсәетне кысрыклап ки­лә башлады. Бу күренешнең ни белән бетәсен белсә дә, бер алла гына белгәндер. Большевикны йодрык һәм таяк­лар белән бәргәләргә керештеләр. Боҗра нык, котылыр­лык кына түгел...

— Җәмәгать, туктагыз,—дип кычкырган калын та­выш шулчак һәммәсен сискәндереп җибәрде.— Нинди большевик булсын ул. Шаярта гына ич, анламыйсызмыни...

Боҗрадан читтә торып калган Гәрәй Кодрачев иде бу. Сүзенә колак салучы күренмәгәч, Мирсәетнең эшләре мөшкел икәнлекне аңлап, ике мәртәбә һавага атарга мәҗбүр булды.

— Таралыгыз, таралыгыз... Бу нинди бунт тагы... Хө­күмәт вәкилен кыйныйлар...—дип кычкырды ул янә.

Боҗра шым булды, гүя кырыкка ярылды. Мирсәетнең җиңеннән өстерәп китү ягын кайгыртты Кодрачев.

— Кем атты?.. Җәмәгатьчелек тәртибен кем боза? — дип, каршыларына йөгереп килгән ике полицайга да ул күрсәтте юлны.

— Әнә анда ак шарфлы бар большевик болгата дөнья­ны...

Ә үзләре төркем эченә кереп югалдылар.

Килешенгәнчә, Кодрачев иртәгесен Казанга юл тотты.

Ә тагы атна-ун көннән аның үзенә Казаннан чакыру кәгазе килде. Питердан Казанга китеп барышлый Мәскәүгә гаиләсе янына кереп чыгарга да җай табылды. Көт­мәгәндә кайтып кереп шаккатырсын, шатландырсын әле үзләрен. Бүләкләре дә зур. Раузага —ак кәҗә мамыгын­нан бәйләнгән чуклы Оренбург шәле. Ә кызына Германия­дә эшләнгән курчак алып куйган иде ул.

Кичке сигезләр тирәсендә Мирсәет ишекне шакыды. Вокзалдан ара ерак түгел, кызу-кызу атлап җәяү кайт­кан иде. Әллә ашыкканга, әллә башка сәбәптәнме, гомер булмаганча, җилкенеп, дөп-дөп йөрәге кага. Раузасы яны­на кайтты ич, Рәсидә сабые янына...

Көттереп кенә килделәр ишеккә. Раузаның әнисе та­вышы ишетелде:

— Кем кирәк? Кем бар анда?..

— Бу мин — Мирсәет...

Тавышын таныды, әлбәттә. Әмма, ни сәбәпледер, әби кеше тедәр-теләмичәрәк ачты кебек ишекне. Исәнләшүе дә гадәттәгедән корырак булды. Сагая калды Мирсәет, әллә бер-бер хәл булганмы болар белән, югыйсә берәүне дә рәнҗеткәне, үпкәләткәне юк иде сыман.

— Бала авырып киттеме әллә? — дип сорады ул, са­бырсызланып. Вакыт соң түгел ич әле. Әтисе тавышын ишетүгә йөгереп чыга торган Рәсидә дә, кочагына ташла­нырга ашыккан Рауза да ни өчендер күренмәде.

— Әле генә йокыга китте,— диде әби кеше пышылдап. Мирсәеткә дә тынычрак сөйләшергә кирәклекне аңлатып, ирененә бармагын куйды.— Бала өйдә, исән-сау...

— Рауза?.. Рауза кая?.. Рауза белән бер-бер хәл бул­дымы әллә? — дип, әбисенә текәлде Мирсәет.

Жавабын ишетмәде әле, әмма йөрәк, ниндидер хәвеф буласын сизенгәндәй, ярсып тибүендә булды.

Чынлап та, күңеленә килгән шик хак булып чыгамы әллә — Рауза нинди дә булса бәхетсезлеккә юлыкканмы?..

Югалып калган ананың җиңеннән җилтерәтергә әзер иде Мирсәет:

— Әби дим, газаплама, зинһар, тизрәк әйт! Раузага ни булды?

— Берни дә булмады. Өйдә юк, кайтып җитмәде әлегә.

Ниһаять, иркен сулыш алды Мирсәет, аяк киемен са­лып түргә узды. Чиста-йомшак мендәргә чумып йокыга талган нәни кызыкаен сөеп килде. Бүләккә алып кайткан курчакны сабыйның каршысында торган урындыкка утыртты. Уянып күзләрен ачкач та — күрсен, шатлансын...

Әллә кай арада чәй куеп, өстәл хәстәрләргә өлгергән иде Раузаның әнисе. Киявен тамак ялгап алырга чакыр­ды. Әмма, ни сәбәпледер, бүген кәефсез күренә иде ул. Кыставын да кыстау диеп булмый, теләр-теләмәс кенә сөйләшә.

Мирсәет үзе сораштырырга мәҗбүр булды.

— Рауза кая киткән иде соң, әбекәй?..

— Таныш-белешләренә киткән иде.

— Кемгә икәнен әйтмәдеме?

— Кем белеп бетергән аныкын...

— Кайчан кайтам диде соң?

— Әллә тагы... Сине бу арада гына көтми иде бугай эле ул...

Сораштыруының файдасыз икәнлегенә төшенде Мир­сәет. Ни генә димә, әбисе бүген теләр-теләмәс сөйләшә иде. Әллә кызы белән үпкәләшкән, әллә башка бер-бер сәбәбе бармы — Мирсәет өлкән кешене артык борчымаска бул­ды.

Янә Рәсидәсе янына кереп, аның җылы нәни тәпилә­рен сыйпап куйды, күзенә төшеп торган йомшак чәчләрен аралап маңгаеннан сөйде. «Бу кадәр охшаса охшар икән үземә. Кыз бала әнисенә тарта төшсә дә начар булмас иде. Ә ул чат әтисе!» диеп уйланды үзалдына.

Вакыт уза... Ә Рауза күренми. Ишекнең теге ягында әбисе тынычсызлана — әледән-әле тирән сулыш алганы ишетелә. Мирсәет тә борчыла башлады инде... Хатын-кыз­га шулай соңгарып йөрү килешә торган нәрсә түгел, дөнья­ның да бик болгавыр чагы бит.

Һава сулаган атлы булып, берничә кат урамнан да урап керде. Урамда хәрәкәт туктаган, төнге трамвайларның чы­елдавы да ишетелми башлады... Мирсәет өйгә кереп кәнә­фигә кырын ятты, өстәл лампасын кабызып, Ленинның «Нәрсә эшләргә?» дигән китабын укырга кереште. Бу хез­мәтне һәрчак куен кесәсендә йөртә торган иде ул. Күп урыннарын яттан белсә дә, укыган саен Ленинның фикер­ләре тирәнрәк һәм моңарчы тоелмаган яңа төсмерләре бе­лән ачыла бара иде аның өчен. Әмма бүген башына һични керер­лек түгел, Раузаның шулай соңгаруы күңел тынычлыгын алды.

«Нәрсә эшләргә?..» дип сорады ул үз-үзеннән. «Нәрсә эшләргә? Нәрсә эшләргә?..» дип тибә иде сыман йөрәге дә... Борчуларын читкә ташларга омтылып, янә китап би­тенә текәлеп карый. Сүзләре таныш, әмма фикер зиһенгә үтеп керми, һаман шул, бер үк сорау бимазалый. «Нәрсә эшләргә?..»

Китапны бер читкә куеп, үз-үзен белешмичә кухняга атылып чыга. Әбисе әле булса йокламаган. Урамга кара­ган тәрәзәгә капланган да тик басып тора. Көтә... Ана кү­ңелендә тынгылык юк. Елый-елый шешенеп беткән иде бул­са кирәк — Мирсәеттән күзләрен яшерде. Яулык очын, авыл хатыннарына гына хас пөхтәлек белән, авыз читенә таба тарта төште. Дәшми кала алмады Мирсәет, булдыра ал­ганча ягымлы итеп дәште:

— Нигә йокламыйсың, әбекәй?.. Бар, ятып тор, кай­тыр,— дип тынычландырды ананы.— Тыныч кына яши белми, ут борчасы ич синең кызың... Җитешмәгән җире, аралашмаган кешесе юк...

Әмма ул төндә икесенең дә күзенә йокы кермәде.

Таң беленеп килгәндә генә аларның тәрәзә каршысына затлы арба җигелгән ат килеп туктады. Каретадан сике­реп төшкән хатын Рауза иде, ачык тәрәзәдән аның кет-кет көлгән тавышы ишетелде. Аннары ул кучерга кул болгады да яшь колын сыман уйнаклап өйгә ашыкты. Баскычтан да шак-шок басып, йөгереп диярлек, ашыгып менде ул. Ишекне үз ачкычы белән ачты. Каршысына чыгып баскан әнисе һәм ирен күргәч тә югалып кал­мады:

— Ха,— диде ул, гамьсез кыяфәт белән.— Өйдә кунак бар икән ләбаса.

Иренең кочагына ташланмады Рауза, коры гына исән­ләштеләр. Әнисе, әдәп саклап, кухня якка кереп китте.

— Кайда булдың?—дип, сорамый түзә алмады Мир­сәет. Кәефе шәп иде бугай хатынның, шаяруга борып җавап кайтарды:

— Булган җиремдә мин юк иңде хәзер...

Ялт кына үрелеп иренең бит очыннан үбеп алды һәм кухня якка әнисен тынычландырырга кереп йөгерде.

Мирсәет исә, Раузаның кайнар иреннәреннән һәм аңар­дан бөркелгән затлы хушбуй исеннән исәнгерәп, янә кә­нәфигә кереп сөялде. Җанында тыңгылык булмаса да, Раузага каты бәрелә яисә аңардан төпченеп сорау алыр­га керешә алмый иде ул. Бер-берен аңлап, бер-беренә ышанып яшәргә сүз бирешкәннәр иде бит...

Озак көттермәде, өс-башын алыштырып өлгергән Payза балкып-көлеп аның янына үзе килеп керде, дөньясын оныткан гашыйк сыман иренең кочагына ташланды Һәм кайнар иреннәре белән Мирсәетнең күкрәгенә капланды. Нигә болай вакытсыз кайтуы, кай тарафка юл тотуы бе­лән дә кызыксынмады, кабаланып-калтырап иренең күл­мәк төймәләрен ычкындырырга кереште...

— Белсәң иде, һай, ничек сагындым... Ничек сагын­дым үзеңне, Мирсәет...

— Зәңгәр күзле Pay, чәчләренә төшмәсен кырау,— дип, аның тузгыган чәчләрен сыпырды Мирсәет. Ут булып янган иреннәре, зәңгәр күзләре...

Иртәгесен Казанга ашыгучы поезд вагонында иде ин­де ул. Бары шунда гына, тынычланып, дөнья мәшәкать­ләреннән арынып, узган төндәге кичерешләрен тагын бер кат барлау мөмкинлеге туды.

Күзләре тәрәзәдә. Ә тәрәзәнең аргы ягында тоташ урман-кырлар. Табигатьнең чәчәккә күмелгән мәле. Арыш серкә очырган чак. Шундый гүзәл табигать кочагында түбәләре белән җиргә чүгеп утырган иске авыл өйләре күренеп-күренеп кала. Печән чабу, печән киптерү мәшә­кате белән әвәрә килгән чабаталы авыл агайлары... Ур­ман читендәге аланлыкларда тәгәрәшеп җиләк җыеп йөр­гән малай-шалай... Ул да түгел, йөрәкне жу-у иттереп сузып-сузып паровоз кычкыртып куя. Ниндидер шом, нин­дидер кисәтү бар сыман шул авазда. Корыч тәгәрмәчләр берөзлексез теке-теке килә, әллә үрти, әллә көлә...

Рауза турында уйладымы, шулай үртәлә, урынлы-урынсызга тыңгысызлана башлый иде ул бүген. Ә аның турында уйланмый булдыра алмый. Бар нәрсә аны хәтер­ләтә, табигатьнең бөтен матурлыгы аны искә төшерә. Хәт­та паровоз да сузып-сузып кычкыртканда, «Рау-у-уза-а» дип искәртә сыман аңар. Ә тәгәрмәч текелдәве биек үкчә­ле туфли кигән Раузаның бүген төнлә тимер баскыч буй­лап икенче катка йөгереп менүен хәтерләтә...

Гомеренең иң бәхетле мизгелләре аның белән — Рау­за белән үрелгән ич. Раузаны күз алдына ки­тергәндә бар дөньясы яктырып китә төсле. Соңгы араларда сирәк очрашалар, икесе ике аеры яшәргә туры кил­де гел. Көннәре, кичләре сагынуда уза. Тоташ сагынуда... Мөмкинлеге булса, тормышы тоташ мәшәкатьтән тормаса, яныннан һич китми, кулларында күтәреп йөртер иде ул аны.

Ничек дип җавап кайтарды соң әле?.. «Булган җирем­дә мин юк инде хәзер...» дидеме?! Әйе, ни өчендер, үзенең төн уртасынача кайда булып кайтуы турында әйтергә ки­рәк тапмады Рауза. Мирсәетнең төпченергә яратмаганын белә, үзенә ышануын да белә, ә барыбер туры җаваптан качты. Шул рәвешле, төн уртасынача кайда йөрергә мөм­кин хатын-кыз. Әнисенә дә әйтми киткән, иренә дә аңла­ту юк...

Шикләнә түгелме? Әллә үз хатынына ышанмый баш­ладымы Мирсәет?! Көнләшүе түгелме бу аның?! Юк, ыша­нып, бары тик бер-берсенә ышанып һәм таянып яшәргә вәгъдәләшкән иде ич алар. Ә аның җаны тыныч түгел, кү­ңелен шик-шөбһә урап алган...

Рауза белән икәүдән-икәү Кырмыскалыга җәяүләп кайтырга чыгуларын искә төшерде ул. 1913 елның сен­тябрь урталары булдымы икән, авыл халкына листовка таратып йөргән чаклары. Кичкырын чыкканнар иде юлга. Гашыйкларга диңгез тубыктан чак. Кырык чыкрым ара димәгәннәр, төнгә каршы дип тормаганнар. Башта уйный-көлә, йөгерешә-йөгерешә кайттылар. Рауза белән бергә булганда юлның озынлыгы белән исәпләшәләр димени, җир читенәчә янәшә атларга риза.

Тиздән караңгы төште. Ә аларга барыбер: юл таныш, җитәкләшеп янәшә атлауларын беләләр. Өршәк елгасы­на якынлашып киләләр иде инде. Берзаман шаяру катыш җитдилек белән сорап куйды Рауза.

— Яратам дигәнең дөресме, Мирсәет?

Мирсәет ихлас җавап кайтарды:

— Дөрес булмаганны әйтәләр димени?..

— И-и, егетләр алар авызлары ни әйткәнне белмиләр бит.

— Ә егетләрне син каян беләсең? —дип сорарга мәҗ­бүр булды Мирсәет.

— Хи и,— дип, барган җиреннән колын сымак уйнак­лап ала Рауза.— Буа буарлык. Егетләр барысы да яра­там ди инде алар.

Кызның шул сүзләреннән Мирсәетнең кәефе кырыл­ган иде.

Рауза гел көтмәгәндә әйтеп куймасынмы шунда:

— Яраткан егетләр кызларын күтәреп кенә йөртә икән ул...

— Нәрсә, арыдыңмы, әллә?

— Арымадым...—Һәм ялт кына Мирсәеткә таба карап көязләнеп ала ул. Егет аның йөз чалымнарын, күктәге йолдызлардан болайрак янган күзләрен караңгыда да аер­мачык күрә.— Ә минем бер егеткә дә үземне күтәрткәнем юк әле.

Мирсәет ике уйлап тормады, «эх» дигәнче кызны кул­ларына алды. Гайрәт ташып тора, Рауза үзе рөхсәт ит­кәндә җебеп калырга ярыймы соң?

— И-и-и, Мирсәет,— дип, ачың муеныннан кочаклады кыз.—Мин сине бу тикле көчле дип уйламаган идем...

Шундый сүзләрдән соң сөйгән ярны ничек кире җиргә төшерергә мөмкин. Мирсәет аны байтак ара күтәреп бар­ды. Йомарланган май сыман җыйнак гәүдәле Рауза әллә ни авыр да түгел. Тән җылылыгы, колакка тиеп барган сулыш кайнарлыгына түзү генә кыен.

Онытылырга теләптерме, әллә чын-чынлап бер-бер ни­яткә килеп, шаяртырга булды Мирсәет:

— Син хәзер минем кулда, кызый. Кая телим, шунда алып китәм үзеңне...

Нәрсә-нәрсә, әмма Раузадан шулкадәр дә кыю җавап көтмәгән иде егет. Колагы ишеткәнгә ышана алмый бар­ды бермәл, чак кулыннан төшереп җибәрмәде үзен:

— Әнә теге авыл читендәге печән кибәннәрен күрәсең­ме?..

— Нәрсә, шунда барыргамы?—диде егет еш-еш су­лап.

— Соң, барыйк булмаса... Кырмыскалыга җиткәнче күтәреп кайта алмассың бит.

Кызның кайнар сулышы муенга килеп бәрелде. Син егет кеше, үзең ничек хәл игсәң, шулай булыр, дип, кызның буйсыну белдерүе иде бу. Авыл читендәге калкулыкта ка­ра күләгәләр сыман тезелешеп киткән печән кибәннәренә төбәп китте егет. Куллары да шактый талчыккан чак, туктап бераз хәл алырга да сәбәп чыгып тора болай бул­гач. Юкса, кызга охшап китте аның күтәреп баруы, төшәргә исәбендә дә юк.

Кибән итәгенә янәшә утырып хәл алдылар бераз. Бай­так юл үтелгән, аяклар талчыккан булып чыкты.

— Мирсәет,— дип пышылдады кыз бераздан.— Сиңа минем белән күңелсез түгелме?..

— Күңелсез буламы, Рауза... Мин сине шундый яра­там... Үзең дә белмисең әле син...— дип, төзек булмаган җөмләләр белән аңлатырга кереште егет. Кызның тәненә тиеп, аның беләкләре кайнарлыгын тоеп утырудан кал­тырата ук башлаган иде бугай инде аны.

Сак кына бер кулы белән Раузаның биленә кагылды ул. Кыз карышмады. Киресенчә, аңарга сыенарак та төш­те бугай әле. Ул да түгел, Мирсәетнең иңсәсенә башын ки­тереп салды, күзләрен зур ачып аңарга текәлде. Ай нурларында аның зәңгәр күзләре елык-елык итеп куйды. Әллә ( күз яшьләре, әллә сөю уты яна иде үзләрендә. Моңарчы колак һәм муен тирәләрен кытыклап торган кайнар су­лыш Мирсәетнең иреннәренә килеп бәрелде. Әллә сихер көченә ия идеме икән кызның сулышы, магнитланган сы­ман тартылып килде ул һәм бар дөньясын онытты...

Йомарлам май сыман тыгыз тән егет кочагына керүгә башта ничектер калтыранып куйды һәм шундук эреп, таралып төште... Һәм кабалана-кабалана Мирсәетне чишендерергә кереште кыз...

Айнып киткәч кенә абайланды, печән чүмәләсе ишелгән икән өсләренә. Шуны да тоймаганнар...

— Менә хәзер син минеке инде, Мирсәет,— диде Payза, печән кибәне астыннан чыгып. Ай нурларыннан уңай­сызланган сыман, күлмәк итәкләрен барларга кереште. — Син минеке хәзер, син минеке...

Дәшмәде Мирсәет, яңа туган сабый сыман, төнге зәң­гәр күккә карап тик ятты. Дөнья һәм шул дөньяда кеше булып яшәүнең әнә нинди хикмәтләре бар икән әле тагы... Ул үзе генә түгел, бөтен әйләнә-тирә, бар табигать, күктәге ай һәм йолдызларга кадәр, шул мизгелдә, татлы әки­ят күрәдер сыман тоелды аңар. Галәм зәңгәр бишектә тир­бәлә. Янәшәдә генә агып яткан уйчан Өршәк суы өстендә, ай нурларыннан ятьмә үрергә ниятләгәндәй, көмеш тәңкә балыклар сикерешә. Авыл ягыннан иренеп кенә өргән эт авазлары ишетелгәләп куя. Баш очларыннан канатларын еш-еш җилпеп, төнге ябалак булса кирәк, ниндидер кош очып узды. Еракта-еракта күк караңгылыгын урталай ярып йолдыз атылды... Гаҗәп серле, бай һәм киң сулыш­лы икән бит бу дөнья дигәнең...

Галәм һәм тормыш турындагы татлы уйларыннан бү­ленергә мәҗбүр булды ул кинәт. Табигать сулышына ко­лак салып, йолдызлар турында уйланып, шул табигать һәм шул йолдызларны яңача күрергә, тыңларга өйрәткән сылу зат Рауза турында оныта язган түгелме соң?! Баксаң, кыз кипкән печәнгә йөзтүбән капланган да мышык-мышык елап ята икән ләбаса.

Сискәнә төшеп торып утырды Мирсәет. Сак кына кыз­ның толымнарына кагылды, башыннан сыйпады. Үзен гаеп­ле, чиксез гаепле итеп тойды шул мизгелдә. Хисләренә ху­җа була белмичә, кызны шундый хәлдә калдырырга ярый­мы инде?! Кыз бала өчен моның нәрсә икәнлеген белми иде­мени?! Никахлашкан көннәрен көтсә ни булган?! Өстә­венә тагы, аны юатасы, тынычландырасы урында, дөньясын онытып үз уйларына бирелгән... Галәм һәм йолдызлар, имеш... Син иң элек үзең белән янәшәдә яткан кызның хәленә кер, аны кайгырт, егет булсаң...

— Йә инде, Рауза, йә, тынычлан...

Мышык-мышык борынын тартты кыз. Башын калкыта төшеп, кулъяулыгы белән күз читләрен сөртте.

Кыюлыгын җыеп, аны чалкан әйләндерде Мирсәет. Кыз карышмады, үзенә иелә төшкән егетнең муеныннан тарта төшеп, иреннәре белән аны тагы да иркәләргә, үбәр­гә кереште. Пышылдауларынача ягымлы һәм кайнар иде Раузаның:

— Тартынма, Мирсәет, тартынма... Син минеке инде хәзер...

Карышамы соң... Рауза аңарга үпкәләмәгән икән... Алайса ник елый соң ул?..

— Рауза,— диде Мирсәет күкрәк тавышы белән.— Елама син. Миңа бик тә кыен була син еласаң...

— Миңа — рәхәт. Елагач күңелем бушана.

- Ә син миңа ышан, ярыймы, Рауза. Мин һичкайчан, һичбервакытта да ташламам үзеңне...

Еламый иде инде Рауза. Аякларын җыя төшеп, кибәнгә сөялеп утырды һәм Мирсәетнең күзләренә текәлде:

— Егетләр гел шулай дип сөйли инде алар...

— Егетләрне белмим, Рауза. Ә мин үзем һичкайчан һәм һичбервакытта да...

Рауза сөйләп бетерергә ирек бирмәде аңарга. Уч төп­ләре белән, үз итеп, шаярган булып, аның авызын кап­лады...

— Ант итмә, Мирсәет. Мин синең яхшы егет икәнеңне беләм болай да.

— Шулай булгач соң?.. Телисеңме, менә бүген үк, Кырмыскалыга кайтып җиткәч үк, әтидән фатиха алабыз да никах укытабыз.

Раузаны егетнең бу тәкъдиме дә әллә ни шаккатыр­мады. Нидер уйлый, нәрсәләр турындадыр уйлана сыман иде ул. Шуңа сүзләре дә коры һәм кырыс килеп чыга:

— Юк, син өйләнмәячәксең миңа, Мирсәет.

— Ни өчен? Син ни сөйлисең, Рауза...

— Ни өчен икәнлеген белмәдеңме?..— дип, сынаулы карашын егеткә төшереп алды кыз һәм капылт кына ка­бынып китте.— Син үзеңә тиңнәрне табарсың, Мирсәет, шуңа өйләнерсең һәм бәхетле булырсың...

Рауза шунда моңарчы да сөйләмәгән һәм килә­чәктә дә башка һичкемгә сөйләмәячәк серен чиште Мирсәеткә...

Туры һәм кыю хатын ул, үзенә ихлас мөнәсәбәттә булган кешене ал­дап йөртергә намусы кушмаган, күрәсең.

Кызга тугыз яшь тулар-тулмас чакта аның әтисе үлеп киткән. Бер ел чамасы вакыт узганнан соң, әнисен бөлгән князь Кудашевка димлиләр. Аның исә, үз чиратында, ха­тыны вафат булган, һәм ул тумыштан гарип малае белән генә торып калган. Ике гаилә бергә кушылып яши баш­лаган. Әнисенә ияреп килгән Раузадан һәм аксак аяклы, кәкре куллы «князь» токымыннан башка балалары бул­мый.

Үги әтисенең улы үзенә күрә генә түгел: шактый үҗәт, ә инде җае чыкканда дорфалыкта да кимен куймый торган була. Раузадан ул биш-алты яшькә өлкәнрәк. Тегенең үзе­нә «абый» дип әйттерәсе килә кыздан. Ә кыз, абый дию кая, «князь» дип кенә дәшә тегеңә. Әти-әниләре каядыр кунакка киткәч, «князь» Раузаны караңгы базга яба һәм: «Абый димәсәң чыгармыйм»,— ди. Сүзендә тора, чыгармый да. Әниләре кайтканга кадәрле дүрт-биш сәгать базда ята Рауза, әмма үзенекен итә — «абый» диеп әйтми.

Шуның белән генә бетсә бер хәл — Рауза уникенче яшь белән барган көннәрнең берендә ир белән хатын куналатып Стәрлетамак базарына чыгып китәләр. Кышын була бу. Тышта салкын җил сызгырын тора. Төн озын, өй караңгы... Берьялгызы үз бүлмәсендә йоклап яткан кыз төн уртасында куркып уянып китә. Саташуым гына­мы әллә дин уйлый башта... Юрганы астына анадан тума чишенеп теге егет кереп яткан. Мыш-мыш сула­выннан ук куркып качарлык оятсызның. Кыргый җанвар сыман кызга ташланып, ике куллап аның күкрәгенә ябыша.

— Җибәр,— дип кычкыра кыз. Ярдәмгә дә чакырып карый. Кышкы кара төндә, ике кат тәрәзә аша кем ишет­сен. Урамда кем булсын шундый вакытта.

Берни дәшми, мышкылдавын гына белә «князь». Ун­җидегә җиткән егеттә, гарип булса да, кыз баланың аяк-кулларын каерырга гына көч җитәрлек.

- Тимә... Мин сиңа абый деип әйтәм... Моннан соң гел абый гына диярмен. «Князь» димәм. Җибәр, зинһар. Алла хакына җибәр...— дип ялвара кыз, йөрәк авазы белән кычкырып еларга керешә.

Ялынулар, ялварулар файдасыз була, теге имансыз үзенекен итә барыбер.

Ә инде әти-әниләре кайтуга, дәү йодрыгын Раузаның борынына терәп кисәтеп куя:

— Әгәр дә мәгәр, әйтәсе булсаң, кара. Шундук үзеңне дә, анаңны да суеп үтерәчәкмен.

Үзе өчен түгел, әнисе өчен курка кыз бала, дәшми кала. Һәм шул көннән башлап, өлкәннәр кая булса да чыгып киттеме, ишекләрне бикләп тәрәзә өлгелә­рен тартып куя да теге өйдәге бүлмәләрнең барысын бер итеп кызны куалап йөри башлый.

Дүрт-биш ел дәвам итә бу шулай. Шул дүрт-биш ел дәвамында «князь»нең авызы тулы черек тешләреннән ки­леп торган сасы искә түзәргә, аның кыргый мышкылда­вына буйсынып яшәргә мәҗбүр була кыз.

Шактый соңгарып булса да, ата-анага да барып җитә бу «яңалык», һәм Раузаның әнисе, кызын ияртеп, авылдан ук чыгып китәргә мәҗбүр була.

Шул тарихны сөйләп бетерде дә Мирсәетнең күк­рәгенә капланып үксеп-үксеп еларга кереште Рауза.

— Тукта, Рауза, елама... Син елаганда миңа бик тә читен... Ярар, үткән эшкә салават, Рауза, елама,—дип, тынычландыра аны егет.

— Нигә сиңа тиң булмадым икән мин, Мирсәет...— дип, такмаклый бирә Рауза.

Мирсәетнең йөрәге яна. Яну гынамы, колагы ишеткән­нәрне ничек аңларга да белми ул. Хәзер Раузаны тыныч­ландырсынмы, үзенме?! «Князь» Кудашевны белмәсә бер хәл!.. Шул чиркангыч затның кем икәнлеген Казанда Укытучылар мәктәбендә укыганда ук үз җилкәсендә та­тыды ич ул да. Анда да шул, монда да... Ничек шулай туры килеп тора, ничек һаман аның юлына каршы төшә соң әле бу «князь»?! Язмыш дигәннәре шулмы икән әллә?! Бугазына авыр төер килеп тыгылды аның, ачу, нәфрәт...

Рауза дәшеп куйды шунда:

— Нигә бер сүз дә әйтмисең, Мирсәет?.. Мине гафу ит димим. Ләкин ни дә булса сөйлә... Ачулан, орыш, ләкин дәшми торма... Син шулай дәшми торганда миңа бик тә авыр.

Ни дисен Мирсәет. Үзенең «князь» Кудашевны бел­гәнлеге белән мактансынмы?.. Аны белүеннән Раузага җиңеллек килерме, үзенәме?.. Кыяфәтен күрү түгел, исе­мен искә алырга чиркангыч.

— Мирсәет дим, ник дәшмисең син?.. Мирсәет...

Чынлап та, нигә дәшми соң әле ул?.. Әле генә үзен дөньяда иң бәхетле кеше дип хис иттергән, әле генә үзенә бөтен Җир шарын, галәмне колачларлык илһам китергән кешене нигә шулай газаплый ул үзенең дәшмәве белән?..

Мирсәеттән бер-бер юату сүзе ишетәсе килә торган­дыр Раузаның. Ә ул һаман дәшми дә дәшми. Ни әйтсә дә, урынсыз чыгар, көлке булыр кебек... Нигә елый соң әле бу Рауза, дип уйлап куйды ул шунда, фикеренә аязлык килеп. Ул бит үз теләге белән түгел... Үзе сайлап алган язмышы түгел ич аның... Ялгышы да түгел! Шулай икән, кемнеңдер явызлыгы өчен гомере буена бәхетсезлеккә ду­чар ителергә тиешме ул?.. Раузаның бит һичбер гаебе юк аның каршысында... Нигә газапларга тиеш ул аны?..

Кинәт, бөтен зиһенен бер йодрыкка җыйнап, кызга дәште һәм кысып-кысып аның аркасыннан кочып алды:

— Күңелеңнән чыгарып ташла син аны, Рауза, оныт!.. Булмаган һәм юк дип сана!..

Рауза аңарга елышарак төште, әмма әйтер сүз тап­мады булса кирәк.

— Шуңа карап, без бәхетсез булырга тиешлеме?! Юк, Рауза, син минеке генә... Һәм минеке генә булырсың, шу­лай бит?..— диде Мирсәет, куллары белен кызның кайнар яңакларыннан сөеп. Ул тагы да үзенә кыса төште аны.— Мин сүземнән кайтмыйм. Иртәгесен, юк, бүген үк мулла ба­байны чакырып никах укытабыз, боерган булса...

— Мирсәет,—дип кенә әйтергә өлгерде кыз. Гүя бу сүз аның күкрәгеннән бәреп чыкты, һәм ул ут өермәсенә әверелеп егеткә омтылды, сулкылдый-сулкылдый кайнар иреннәре белән аны үбәргә, шашынып иркәләргә кереште.

Тел тибрәтеп сүз әйтү кая, дөньясын онытты Мирсәет, ут өермәсе аны тагы, баягыдан да кайнаррак итеп, үзенә йолып алды. Йолып алды һәм җи­бәрмәде...

— Синеке генә... Бары синеке генә...

— Минеке... Бары минеке генә...

Гади, гадәти сүзләр генә түгел иде болар. Кызның бө­тен жаныннан, күңеленең иң түреннән саркыла иде сыман алар. Үз-үзенә ант бирә идеме ул шулай, аңламассың, әллә чын-чынлап Мирсәетне сихерләве идеме?!

Рауза белән икесе арасында гына калырга тиеш булган әлеге сер хакында Мирсәет уйламаска тырыша иде. Әмма, кешедән таләп итү җиңел булса да, үзеңне мәҗбүр итү кыен икән, кайчак, аеруча ялгыз калган чакларында, әр­неп, сыкрап искә төшерә иде ул шушы вакыйгаларны.

Ә бүген исә, әйтеп аңлату мөмкин булмаган дәрәҗәдә кыен һәм авыр аңарга. Узган төндәге хәлләр аны тәмам пошаманга салды: гүя әлеге дә баягы җәрәхәтенә янә тоз сиптеләр...

Казанга барып җиткәнче шундый катлаулы кичереш­ләр белән газапланып килде ул. Үсмер еллары узган, дүрт кыш дәвамында укып белем алган, аерылгач та caгындырып төшләренә кергән, калага кайтып килә иде югыйсә. Кырмыскалыдан укырга дип килүче шәкерт бу­лып түгел, бу юлы инде башкаладан – Питерның үзеннән кайтышы. Ке­сәсендә— мандат, итек кунычында — өр-яңа браунинг.

VII

1917 елның 12 июнь көнендә хәрәкәттәге һәм тылдагы һәммә армия, гарнизоннарга Казаннан телеграмма юлланыла. Анда Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең съезды уздырылу һәм шуңарга делегатлар сайлау зарурлыгы хәбәр ителә.

Вакытлы хөкүмәтнең хәрби министры Керенскийга да сугыла телеграмма: «Питерга. Хәрби министр А. Ф. Ке­ренскийга. Сезгә түбәндәге үтенеч белән мөрәҗәгать итә­без. Ошбу елның 17 июлендә Казанда Бөтенроссия мөсел­ман хәрбиләре съездга җыела. Урыннарда делегатлар сайлау вә сайланган иптәшләрне Казанга җибәрү эшендә ясалма киртәләр тудырылмасын иде.

Хөрмәт белән, Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин».

Вакытлы хөкүмәт әлеге үтенечкә җавап биреп торуны кирәк эш санамый. Әмма съездга әзерлек инде тәмамла­нып килгән көннәрдә Казан Хәрби округы командующие Коровиченкога яшерен телеграмма китереп тоттыралар. Без капчыкта ятмый. Керенскийдан була ул: «Җыелып сүз сөйли торган заман түгел. Мөселман хәрбиләренең сугыш­каны хәерлерәк. Шуңардан чыгып, андый съезд үткәрергә рөхсәт ителми. Әгәр килүчеләр булса, үзләрен дезертир дип санап, кулга алырга һәм хәрби частьларына кайта­рырга»,— дигән боерык бирә хәрби министр.

Дәшмәүне ризалык билгесенә санап, съездга меңнән артык делегат менә-менә килә башлар диеп көткән хәрби шуралылар өчен бу хәбәр аяз көнне яшен яшьнәгәндәй була.

Хәрби министрга икенче телеграмма юлланыла, моны­сы инде шактый кырыс була:

«Питерга. Керенскийга. Мөселманнар һәрчак руслар белән кулга-кул тотынышып сугыштылар. Шул бердәм­лекнең өзелүе өчен җаваплылык тулысынча хәрби ми­нистрга йөкләтелә. Съезд үз вакытында узачак.

Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин».

Ул арада инде украин хәрбиләренең съезды узган бу­ла, финнар да җыелышырга әзерләнеп йөри. Вакытлы хө­күмәтнең, шул рәвешле, мөселманнарга бармак аша ка­равы хәрбиләр арасында ризасызлык һәм буйсынмау ке­бек күренешләр генә китереп чыгара.

Вакыйгалар барышын дикъкать белән күзәтеп торган Казан большевиклары әлеге ризасызлыкны үз максатла­рында файдаланырга исәпли.

«Мөселман хәрбиләре зур һәм оешкан көч. Аларны ва­кытлы хәкүмәткә каршы бору өчен бер очкын чыгару җи­тә»,— дип, куанып сөйли Олькеницкий яшерен киңәшмә­ләрнең берсендә.

Карл Грасис та килешә моның белән. Әмма әлеге мәсь­әләгә аның үз карашы бар:

«Аралары бозылу — яхшы нәрсә,— дип кул чәбәкли ул.— Тик дилбегәнең безнең кулда булуы хәерле. Вакыт­лы хөкүмәткә нәфрәтләре — куандырса, мөселманнарның шулай берләшүе — сагайтырга тиеш безне...»

Байтак бәхәсләрдән соң татар революцион-демократлары да «әлеге съездда актив катнашырга кирәк», дигән уртак фикергә киләләр. Җаваплылык Камил Якубовка йөкләтелә.

Әле генә Питердан килеп төшкән Мирсәет Солтангалиев башта хәйран кала: Казан чын мәгънәсендә милли һәм революцион күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән вакыйгалар эчендә кайнап тора. Бу инде аның шәкертлек еллары үткән талгын шәһәр түгел. Татарның ничә гасыр­лар буена эченә җыеп, йотылып килгән хис һәм җегәре гүя кинәт берьюлы тышка бәреп чыккан. Шәкертләр һәм студентлар да үзләренең җыеннарын элгәреге еллардагы сыман качып-посып түгел, урамга, кеше иң күп йөри тор­ган мәйданнарга чыгып үткәрәләр, һәм күзгә иң ташлан­ганы, әлбәттә,— милли, сәяси партияләрнең активлыгы...

Кешегә әйтсәң — кеше ышанмас, июль урталарыннан соң шәһәрдә өч урында берьюлы өч съезд башланып китә.

Элекке Дворяннар җыены бинасында Бөтенроссия мө­селманнарының II съезды ачыла. Алдан планлаштырган­ча, илнең төрле почмакларыннан Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең 1 съездына делегатлар җыела. Өченчесе исә — дин әһелләре корылтае...

Һәркайсы зур киеренкелек һәм сәяси бәхәс шартларын­да узган әлеге форумнарда мөселман дине тоткан, үзара таралып яшәгән халыкларны якынайту вә берләштерү мәсъәләләре үзәккә куела. Милли республикалар төзү, милли гаскәри оешмалар булдыру юлында иң тәүге ка­рарлар кабул ителә.

Съездлар атналыгының йөзек кашы — һәр өч корылтай делегатларының үзара килешүе нигезендә - июльнең 22 нче көнендә гомуми мәҗлес уздырыла. Баштарак мон­дый берләшү хакында уйлау да мөмкин булмый. Әмма, халык һәм милләт язмышы хакындагы уртак борчу, тарих тарафыннан чәчелгән, заман тарафыннан үз­ара капма-каршы куелган көчләрнең туплануына китерә. Күпчелеге төрки кавем вәкилләре булган делегатлар, ни­гездә, татар телендә сөйлиләр, татарчаны бигүк камил белмәгәннәре булса, алар үз ана телләрендә — үз төрки­ләрендә. Төркестан, Кавказ, Себер, Идел, Урал һәм башка төбәкләрдән җыелган мөселманнарга үзара аңлашу өчен тәрҗемәче кирәк булмый. Шул урында, ирексездән, мәш­һүр акыл иясе Җамалетдин Әфганинең мәгълүм сүзләре хәтергә килеп төшә: «Җәмгыятьне цемент сыман ныгы­тып, берләштерә вә туплый торган ике башлангыч бар. Боларның берсе дин булса, икенчесе — телдер. Әмма, ке­шеләрне үзара якынайтуга тел уртаклыгының роле ар­тыграк. Шуңадыр диннәрен алыштырган халыклар да тел­ләрен алыштырмас. Тел үзеңнеке калыр».

Гаҗәп хәл, әлеге мәҗлестә дини вә милли хәрәкәтләр­гә сәяси оппозиция буларак катнашырга дип килгән Мул­ланур Вахитов белән Мирсәет Солтангалиев берара тәмам югалып калалар: һәркем халык, милләт һәм ватан турын­да кайгыртып сөйли икән бит. Илнең иминлеге, дөньялар­ның тынычлыгы, кешеләрнең тук тормышта яшәп рухи вә физик сәламәтлеккә ирешүенә омтыла һәммәсе. Кемне сө­рергә, кемгә каршы көрәшергә, кем белән бәхәсләшергә белми аптырарсың.

Берләштерелгән утырышны ачып, мөфти Галимҗан Баруди коръән аяте укый башлауга Мирсәетнең күзләренә яшь килде. Дингә мөнәсәбәттә шактый аек акыллы бу­луына да карамастан, бу күренеш, әлеге моң балачактан ук якын һәм сихерли торган иде аны. Барудиның үз авы­зыннан ишеткән аять — бөтенләй башка икән. Шуның өс­тенә, җанга ятышып торган тавышы, башка һичкемгә хас булмаган тирән бер моң... Йөрәгең тимердән булса да, битараф калу мөмкин түгелдер андый чакта.

Зур булмаган, әмма мәгънәле сәламләү сүзен дә һәр өч корылтай вәкилләренә Галимҗан Баруди юллады. Ә аннан соң театр бинасында көчле алкышлар астында ике байрак күтәрелде. Беренчесе — яшел: дин һәм милләт төсе. Икенчесе — кызыл, инкыйлаб байрагы.

Башлап сүз Садрый Максудига бирелә. Меңгә якын вәкил Эчке Россия Һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе турындагы Декларацияне аягүрә ба­сып алкышлады. Кул чапкан вакытта Мирсәет янәшәсен­дәге Мулланурга да күз салып алды: әллә үзе генә шул рәвешле куана, мавыгамы икән дисә, Мулланур Вахитов булып, ул да зал тәэсиренә бирелеп дөньясын оныткан, ая­гүрә басып, башын артка ташлаган да шап-шоп учын учка суга. Кул чабуларның тынганын да көтмичә, Садрый Максуди кабат сүзен ялгап алып китә: «Шушы елдан башлап бу көн—22 июль көне — Эчке Россия һәм Себер мөсел­маннарының милли бәйрәме итеп игълан ителә».

«Урра!» кычкырган тавышлар яңгырый залда. Солдат фуражкалары һавага оча. Вәкилләр бер берен кочаклый, аркадан сөя. Балигъ булган ир-атларның, ак сакалга ти­енгән ил агаларының шул рәвешле бердәм шатланганын һәм куанганын күргәне юк иде әле Мирсәетнең.

Тантаналы мәҗлес озакка сузылмый, нибарысы өч кеше чыгыш ясый анда. Тау бөркете сыман горур һәм дәрәҗәле Әхмәт Цаликов. Бөгенроссия мөселманнары со­ветының Башкарма Комитеты рәисе булып торган бу зыя­лы зат тау иле — Дагыстаннан, милләте белән лезгин. Ә үзе әнә саф татар телендә — Казан төркиендә сөйләшә, авызыннан чыккан һәр сүзне залдагылар гүя йотып бара. Ул бәйнә-бәйнә милли-мәдәни автономияне тормышка ашыру юллары һәм принциплары турында сөйләде.

— Мулланур абый,— дип пышылдады Мирсәет, бер ара табып.— Мине Бакудан Питерга чакырткан агай шул була инде. Чиксез рәхмәтле мин аңа. Кайгыртучан, кеше­лекле...

— Матур сөйли,—дип, баш какты Вахитов. Әмма бер дә коелып төшмәде, шундук искәртергә дә кирәк санады.— Бүген остаз, ә иртәгә сыйнфый дошманга әверелүе дә ихтимал.

Үзенең килешмәве, Әхмәт байның патша хөкүмәтенә каршы озак еллар көрәшеп яшәгән зат булуы турында әйтмәкче иде Мирсәет, әмма җай чыкмады. Ул арада сүзне Гаяз Исхакыйга биреп, зал аны да дәррәү алкышлар бе­лән каршы алды.

— Менә кем ул милләт каһарманы,— дип, бу юлы Мул­ланур Вахитов үзе янтая төште Мирсәетнең колагына.— Төрмә һәм сөргеннән кайтып кергәне булмады. Ә бары­бер сулмады, сыгылмады... Социал-демократ булмасам, барып кочаклар, үбәр идем үзен.

Үзара дустанә елмаеп, карашып куйдылар шунда. Мир­сәет тә аның белән килешүен белдереп баш какты. Сүз чыгарып тормады, чөнки Гаяз Исхакый сөйләгәннәр аның уенда бөреләнеп килгән фикерләр белән тәңгәл килә иде.

«Без бүген Россия мөселманнарының берләштерел­гән съезды исеменнән Вакытлы хөкүмәткә мөрәҗәгать ка­бул итик, җәмәгать,— диде мәшһүр әдип.— Төркия, Ми­сыр, Һиндстан, Иран һәм Әфганстан вәкилләренең Сток­гольм конференциясенә җибәргән үтенеченә йөз белән борылу зарур. Европалылар белән бер дәрәҗәдә ук, Азия һәм Африка халыкларының да милли үзбилгеләнүгә хо­куклы икәнлекләрен танырга, вә шул юлда аларга хәл кадәри ярдәм кылырга кирәк.

Ирекле һәм демократик Россия бу мәсьәләгә битараф кала алмый, җәмәгать. Әлеге адым илнең дәрәҗәсен тыш­кы яктан гына түгел, эчтән дә бермә-бер ныгыта һәм кү­тәрә төшәчәк. Чөнки ул илләрдә безнең кан һәм дин кардәшләребез яши...»

— Хак әйтә ич,— дип җөпләми булдыра алмады Мир­сәет.— Нәкъ мине борчыган нәрсәләр турында сөйли.

— Әмма пролетар революция хакында түгел! —дип, искәртергә кирәк тапты Мулланур, һәм ни өчендер тын­гысызланып якаларын хәстәрләргә кереште, борсаланып куйды.

Әлеге тарихи мәҗлестә чыгыш ясаган өченче кеше Хәр­би шура җитәкчесе Ильяс Алкин иде. Моңарчы ил агасы саналган мөхтәрәм затлар гына чыгыш ясаган сәхнәгә егерме ике яшьлек егет менеп баскач сәер тоелган иде башта. Дөрес, буй-сын һәм төс-кыяфәтне ходай кызган­маган үзеннән. Өстендәге хәрби кием һәм кара мыегы да килешеп тора икән. Ә үз-үзен тотышы, дәрәҗәсен белеп кенә атлап килүе һәм төз имән баганадай басып торула­ры хәйран калдырырлык.

— Әфәнделәр,— дип башлады сүзен прапорщик Ильяс Алкин. Тавышы гөбедән чыккандагыдай калын. Әмма тың­лау өчен рәхәт, җанга ятышлы итеп сөйли иде үзе.— Мин унсигез яшьтән хәрби кием киеп патша армиясендә тупчы булып сугышкан кеше... Теләкләребез яхшы анысы, монда сөйләнгән һәр сүзне аерым бер дикъкать белән тыңлап, хуплап утырдым мин үзем дә. Мәктәп-мәдәният эшен дә үз кулыбызга алу кирәк, бәхәсләшмим. Дин һәм әхлак эш­ләренә үзебез хуҗа булу кирәк, хуплыйм, бәхәсләшмим. Азия һәм Африка мөселманнарын кайгырту да лазем эш­тер, шулай ук бәхәсләшмим.— Берара залга карап тукталып торды ул. Һәммәсе сагаеп калды, «тагы ни әйтер икән бу», дип көтә илнең төрле почмакларыннан җыелган мөэмин-мөселман. Кинәт оратор утын тукмагыдай дәү йодрыгын югары күтәреп баш очында кискен хәрәкәт ясап болгап алды. Һәм залның иң ерак почмагында утыручы­ларны да сискәндерерлек тавыш белән әйтеп салды.—Мө­селман хәрби частьларын булдырмый торып пычагым да кыра алмаячакбыз. Керенскийга мин моны аңлатырмын!.. Аңламаса, үзенә үпкәләсен. Русия мөселманнарының үз хәрби частьлары булачак. Без һичкемгә каршы сугышыр­га җыенмыйбыз. Уртак Ватанны саклап ничек сугышкан булсак, шулай сугышачакбыз, өрекмәсеннәр. Ә үз армия­без булачак! Хәрби шура шулай кирәк кылды... Һәм бу фикердән кайту юк.

— Тыңлыйсыңмы? дип, терсәк очы белән Мирсәеткә төртеп куйды Вахитов.

— Тыңлыйм,—диюдән башка чарасы юк иде Мирсә­етнең.— Гайрәтле егет күренә.

— Хәтереңә киртләп куй, бу егет милләтнең генә тү­гел, җирнең астын-өскә әйләндерергә сәләтле.

— Күрәм... Ишетәм... —Һәм бер-бер артлы сораулар яудырырга кереште Солтангалиев.—Фиркалеме үзе? Тот­кан мәсләге ни? Социал-демократ түгелдер ич?..

— Социал-демократ. Әмма бу кешенең җегәре фирка кысаларына гына сыя торгав түгел. Барын да көтәргә мөмкин үзеннән...

— Алай икән. Алкиинар турында ишеткәнем бар иде. Монысын беренче кат күрүем.

— Алкиннар затлы нәсел. Әмма Ильяс —үзгә! Гүя эчендә җен бар, вулкан... Шуны исеңдә тот!

Мулланур Вахитавның һәр сүзен дикъкать белән тың­лады, хәтеренә салып барды Мирсәет. Әмма пышылдашу өзелеп калды шул урында, прапорщик Ильяс Алкин үзенең чыгышын тәмамлап Гаяз Исхакый янәшәсенә барып утырды. Өлкән әдип тә ошаткан иде аның чыгышын, ике кулын биреп тәбрик итте.

Шунда, мәҗлес рәисе урыныннан торып йомгаклау эшенә керешәм дип торганда, залның әле бер, әле икенче поч­магыннан сүз сорап кычкырган авазлар ишетелә баш­лады. Рәис һәр өч корылтайның үз планы, үз мәшәкатьлә­ре булуын ипле генә аңлатмак иде, тик барыбер куз­галган ыгы-зыгыны баса алмады. Икеләнеп калды теге, янәшәсендә утыручылар белән киңәшләште һәм инсафлы гына әйтеп куйды:

— Соң, алай сүз сораучылар булгач, берәр иптәшкә сүз бирик булмаса... Кем? —дип, залга карап куйды.

Мирсәет сискәнеп куйды кинәт. Янәшәсендә дәшми-нитми генә утырган Мулланур Вахитов әллә ни арада гына сикереп торды да, башкалар аны-моны абайлап өлгергәнче, сәхнәгә менеп басты.

— Мөселман социалистлары комитетыннан. Большевик Мулланур Вахитов,— диде. һәр сүзенә басым ясап. Аз сүзле, ачык һәм төгәл итеп сөйли иде ул.

Иң элек әлеге мәҗлестә катнашучыларга фиркадәшләре исеменнән сәлам күндерде. Аннары Вакытлы хөкү­мәт сәясәтен теткәләп салды, аның хезмәт ияләре вә про­летариатка каршы юнәлтелгән чын асылын күрсәтте. Шунда ук мөселман кадетлары белән мөселман эсерла­рының да дөрес булмаган сәясәтенә эләктереп узды. Төп максаты хезмәт ияләрен коллыктан азат итү булуын ассызыклады.

Сәхнәгә ничек көтмәгәндә өермәдәй килеп чыкса, шу­лай җәлт-җәлт үз фикерләрен ачык итеп сөйләде дә кире урынына төшеп утырды Вахитов. Ни дияргә, ничек кар­шы төшәргә дә белми калдылар үзенә.

Өч съездның берләштерелгән утырышы шуның белән тәмам булды. Мирсәет белән Мулланур залдагы ыгы-зыгы һәм тантанадан тиз генә аерылу, китеп бару ниятендә иделәр. Әмма ерак китәргә өлгермәделәр — кемдер арттан куып җитеп Мирсәетне беләгеннән эләктереп алды.

Борылып караса, ни күрсен — каршысында Зәки Вәлиди басып тора. Авызы колакка җиткән тегенең.

— Бәй, якташ, син түгелме соң?.. Күрмәмешкә салынып китеп барасың инде әллә?

— Зәки... Зәки әфәнде,— дип кулын сузды Мирсәет, көтелмәгән бу очрашуга үзенең дә куанганлыгын белгер­теп, якташын Вахитов белән таныштырды. Кул биреп күрешсәләр дә, ни сәбәпледер, аларның күрешүе бик коры килеп чыкты. Мирсәеткә бу сәер тоелган иде, әмма Вахитовтан булсын, Зәки Вәлидидән булсын, моның сәбәбе белән кызыксынырга ара табылмады.

Вахитов шунда, үзенең кайдадыр барып киләсен сәбәп итеп, китеп тә барды. Хушлашмадылар, чөнки кичен Казан большевиклары оешмасының җитәкчелеге белән очра­шырга тиеш иде алар.

— Йә, Зәки, сөйлә, нинди язмышлар китерде Казан­га,—дип, беренче булып сүзне Мирсәет башлады.— Ырымбурда «Вакыт» гәҗитендә эшли дип ишеткән идем сине.

— «Вакыт»та мин язышам гына, анда Җамал әфәнде Вәлиди эшли,— дип, ачыклык кертте Зәки.— Ул әдәбият белгече, тумышы белән Тәтеш ягыннан.

— Беләм. Җамал әфәндене дә ишетеп беләм. Аның яз­маларын укып сокланмаган кеше юктыр...

Әмма Зәки Вәлиди аңа җөмләсен тәмамларга ирек бирмичә, уенын чынын бергә кушып, сорый калды:

— Мин язганнарны укымыйм дигән сүзеңме бу?

— Нигә алай дисең?! Син татарның танылган галиме ич хәзер, — дип, салпы якка салам кыстырды Мирсәет.

Җан кергәндәй булды Зәкигә.

— Әллә минем китапларны да укыганың булдымы?

— «Төрек-татар тарихы»ң һәрчак өстәлемдә.

— Гыйльми хезмәт буларак чыкканымы, әллә мәдрә­сә шәкертләре өчен дәреслекме? — дип, төпченүен дәвам итте Вәлиди.

Мирсәет ул кадәресен белми иде, әлбәттә.

— Гыйльми хезмәтең,— дип җавап бирү белән генә котылды, һәм шундук, вакытның шактый кысан булуын истә тотып, Зәкинең Казанда ни эшләр бетереп йөрүе белән кызыксынды.

— Менә йөрим әле шуида,— булды җавап. Ачылырга теләмәде Вәлиди.— Тыңлыйм... Күзәтәм... Һәм тора-бара бер-бер нәтиҗә дә ясап куймагаем...

— Серле сөйләшәсең әле син. Мин белгән Зәки Вә­лиди ачык, эчкерсез иде кебек...

— Заман кешене генә түгел, таш кыяларны да үзгәр­тә. Нишлисең,— дип, җилкә сикертеп куйды Зәки.

— «Исә җилләр, күчә комлар... бетә эз...

Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!» — дип, ша­гыйрь Дәрдмәнд язган бит әле. Шул шигырьдәге сыман килеп чыга дисең инде алай булгач.

— Беләм, күреп тә, укып та яхшы беләм Закир әфән­дене. Милләт каһарманы! Бөек зат!

— Син бәхетле, якташ,— дип, ихластан әйтеп куйды Мирсәет.— Галимнәр, язучылар белән аралашып яшисең. Шагыйрьләрне беләсең. Көнләшеп карыйм мин сиңа.

Әмма Вәлиди ни өчендер дәшмәде. Әллә нәрсәдән генә кәефе кырылып, уйга калып торды гел. Йөзендәге якты­лык та сүрелгәннән-сүрелә барды, бая күрешкәндәге кө­ләчлеге дә вакытлы гына булган икән.

— Ә үзеңне нинди җилләр китереп ташлады бу як­ларга?— дип сорады ул бераздан, сүз югыннан сүз бул­сын дигән кебек кенә.

— Менә, әле яңа гына социал-демократлар партиясе­нә кердем,— диде Мирсәет, онытып торам дигән сыман кабаланып.— Хәтерлисеңме, теге чакта Шәрәфләр матба­гасы янында очрашкач, син миңа ни дигән идең?.. Сүзгә-сүз кабатлый алмамдыр, бәлки. Әмма аның мәгънәсе җанга сеңеп калды. Казанга килү — татар баласы өчен ул газиз әнкәсе янына кайтуга тиң. Син нигә Казанга килдең, дип түгел, син нигә Казанда түгел әле, дип сорау дөресрәк булыр, дигән идең. Хәтерлисеңдер, Зәки әфәнде.

— Хәтерләмим,— диде Вәлиди, ул хакта сөйләшәсе килмичә.— Үсмер чакта ни әйтелмәс.

Мирсәет куертмады сүзне. Үзе дә сизмәстән «син»нән «сез»гә күчте ул.

— Әллә сез дә Казанга киләсезме, дип чакырырга те­ләвем иде, Зәки әфәнде.

— Монда ни эшләргә тәкъдим итәсең?

— Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерәбез һәм илдә эшче-креетьяннар жәмгыяте корабыз, Зәки әфәнде.

— Шуннан ни була?

Әллә аңламый, әллә үртәп сөйләшә иде ул. Моны кү­реп, Мирсәетнең дә кәефе кырылды, әлбәттә. Байтак ара дәшми атладылар. Йөри торгач, Черек кул янына килеп чыкканнар икән. Мирсәетнең китәр вакыты якынлаша иде, шуңа әледән-але сәгатенә күз төшереп барды.

— Идел-Урал буйларында үзебезнең республиканы игълан итәрбез. Кайт, Зәки әфәнде, кайт син Казанга!

— Ю-у-ук,—дип, көтмәгәндә кинәт җанланып, кул­ларын бутый-бутый сөйләргә кереште Вәлиди. Күкерт сы­ман кабынды. Ераграк китеп, аулак җиргә барып чыгуларын гына көткән икән.— Юк, булмый да, килмәем дә... Сөйләмә, тыңламаем... Монда минем кебекләр буа буар­лык! Күрмәдеңмени, әнә, нинди мәһабәт залга сыеша алмыйлар. Этешәләр-төртешәләр. Һәммәсе укыган, һәммәсе акыллы... Киләмме соң?! Казаннарына аяк та басмаем моннан ары.,. Сүз сорап та сүз бирмәделәр бит, адәм мәс­хәрәсе. Киләмме соң?! Монда олтан булып йөргәнче, Ура­лыма кайтып солтан булам мин, рәхәтләнеп...

Менә сиңа — мә, ишетмәсәң, ишет... Зәки әфәнде бик нык үпкәләгән түгелме соң?! Ничек тынычландырырга, нинди киңәш бирергә икән үзенә?..

— Юкка үпкәләгәнсез, Зәки әфәнде,—дип, тынычландырмакчы булды ул.—Сүз сораучылар әнә күпме иде. Берсенә дә бирмәделәр ич. Беткә ачу итеп, тунны ягалар димени инде...

— Эшләгән кешенең кадерен беләмени соң ул татар,— дип, кулын гына селтәде Вәлиди. Берни тыңларга телә­мәде, үзенекен кабатлады.— Эзләнәсең... Язасың... Чыга­расың... Юк акчаңны бар итеп, никадәр җирләрдән килә­сең... Менә сиңа — мә, сине монда тыңларга да, ишетергә дә теләгән кеше юк.

— Юкка үпкәләгәнсез, Зәки әфәнде. Калыгыз Казан­да, берга-бергә эшлик. Язарбыз да, чыгышлар да ясар­быз, боерган булса.

— Кайтаммы соң! Үзеңнең дә башың керсә, күтең кермәгән дисәм, дорфа булыр инде... Кайтаммы соң...— Бераз сүзсез торганнан соң, тынычлана төшеп, ул үзе Мирсәеткә мөрәҗәгать итте һәм, тәкъдиме белән, аны шак­катырды.— Әйдә минем белән, киттек Ырымбурга.

— Булмый, тегендә-монда йөри торган заман түгел, Зәки әфәнде. Күрәсең, дөнья кайный. Безнең Казанда бу­луыбыз хәерле хәзер. Халык белән бергә...

— Халык белән дисең... Ырымбурда азмы ул халык?!

Анда да татар-башкорт белән дөнья тулган. Шунысын да искә алырга кирәк бит әле тагы, телисенме-юкмы, без бит монда килмешәкләр генә. Казанның үз татарлары да күп аның. Күрәсең ич әнә, буа буарлык. Нинди зал ларга сыймыйлар... Ә тегендә безнең дәрәҗә башка бу­лыр. Үз якташларыбыз, үз дусларыбыз, дигәндәй... Риза буласыңмы, Мирсәет?..

— Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, ди­гәннәр. Булмас эш белән буталасыз, Зәки әфәнде...

— Булмас эш, дисең инде алайса,— дип, якташының күзләренә текәлеп карап торды Вәлиди.— Булмас димә, дөнья бу!.. Шуны да хәтереңә төшерәм: безнең ерак ба­ба—Ак бүре булган. Аю-бүреләргә генә бирешә торган заттан түгел Зәки Вәлиди. Онытма шуны! Хәзергә хуш. Мин сезнең Казаныгызга сүз сорап киләчәк, аяк басачак кеше тугел моннан ары...

Сүзне озынга сузып торуның урынсыз икәнлеге һәр икесе өчен аңлашылган иде инде. Мирсәетнең киңәшмәгә барыр вакыты җиткән, Зәки Вәлиди Казаннан китәргә, тимер юл вокзалына ашыга. Салкын гына хушлашып, якташлар ике­се ике тарафка китеп барды. Очрашулары ничек көтмә­гәндә килеп чыккан булса, аерылышулары да шулайрак иде. Нишлисең...

* * *

Соңгаруын соңгармады ул, әмма килешенгән урында Мирсәетне инде көтәләр иде. Көтүчеләрнең икесен ул ерактан ук та­ныды — Вахитов һәм Камил Якубов. Өченчесе — хәрби киемдәге таныш түгел кеше — читкәрәк тайпылып тәмәке төтәтеп тора. Мирсәет килеп җиткәчтен хәрби кеше дә аларга йөзе белән борылды.

Торган җиреннән чак авып китмәде Мирсәет — хәрби киемле кеше аның балачактан якын танышы, әнисе ягын­нан туганы икән ләбаса.

— Мирсәет,— дип, колачын киң җәеп кочагына алды ул аны.— Менә очрашу... Менә сиңа очрашу ичмасам...

— Исәнме, Якуб, саулармы?... Мин бит сине фронтта дип белә идем. Кайдан килеп чыктың? — Ул да түгел, Мирсәет сәерсенеп калган Мулланур белән Камилгә таба борылды.— Бу унтер-офицер минем якын туганым Якуб Чанышев була.

Ул да тугел, Якуб үз итеп аның җилкәсенә кундырып алды:

— Бәй, бергә уйнап үскән чакларны онытмагансыңдыр әле?.. Теге чакта безнең Тукай авылына, Тау башына килгән идең, хәтерлисеңме?..

— Хәтерлим, ник хәтерләмәскә... Күлмәгемнең җиңен чияләндереп, каз боты кимерткәнең дә истә әле...

Балачакларын хәтерләп, рәхәтләнеп көлешеп алды­лар. Балачак кынамы, бер үк елларда Казанның укыту­чылар мәктәбендә дә укыды ич алар. Дөрес, туган ел­лары бер булса да, Якуб Чанышев укырга соңрак килгән иде. Әмма, туганнан туышкан якыннар буларак, һәрчак бергә аралашып, ярдәмләшеп укыдылар.

— Булды, егетләр,— дип, сәгатенә карап алды Вахитов.— Кода-кодагый уеннарын калдырып торыйк. Куз­галырга вакыт, көтәләрдер.

Мөселман социалистлары комитетының Казан социал-демократлары белән алдан килешенелгән очрашуы иде бу. Һәммәсе үзләрен «большевиклар» санаса да, хәзергә ае­рым-аерым эшли иде әле алар. Һәр ике яктан дүртәр кеше.

Әмма бүлмәдә мөселман социалистлары делегациясен биш кеше аягүрә басып каршы алды.

— Иң элек, үзебезнең кунак, Мәскәүдән килгән боль­шевик иптәш Блюхер белән таныш булыгыз,— диде, Казан большевикларының җитәкчесе Тихомирнов.

Түргә кунакны утырттылар. Ә ике мөстәкыйль оешма вәкилләре озынча өстәл артыннан кара-каршы урын алды. Бер якта Гирш Олькеницкий, Карл Грасис, Казанга әле генә килеп төшкән Яков Шейнкман һәм рәислек итүче В. А. Тихомирнов иптәш. Каршы якта Мулланур Вахитов, Камил Якуб, Якуб Чанышев һәм Мирсәет Солтангалиев.

— Сезнең сөйләшүгә мин катышмам. Мөмкин булса, тыңлап утырырга теләр идем,—диде, түр башында сабыр гына утырган таза муенлы Блюхер.— Ә ахырдан, бәлки, бер ике авыз сүз әйтергә дә мөмкин булыр.

Карышучы күренмәде.

— Йәгез, кем башлый,— дип, мөрәҗәгать итте Тихо­мирнов. Чәчрәп чыгарга торучы табылмагач, бераз пауза­дан соң ул сүзен дәвам итте.— Көрәш соңгы һәм хәлиткеч этапка якынлаша, иптәшләр. Питердагы июль вакыйгалары, Мәскәүдәге чуалышлар — безнең өчен гыйбрәт булсын. Берләшергә, милли, дини аерымлыкларны онытып, бердәм һәм хәлиткеч көрәшкә әзерләнергә кирәк. Эшчеләрне ко­раллы восстаниегә әзерләргә...

Бу уңайдан берәү дә бәхәс кузгатмады. Әлегәчә таркау булган көчләрне туплау ихтыяҗы һәркемгә аңлашыла иде. Шул туплану һәм бергәлекнең юлын дәрес билгеләү кирәк. Олькеницкий һәм бу кешеләр арасында үзен шактый иркен тоткан Чанышев нәкъ әнә шул хакта кайбер фикерләре белән уртаклаштылар.

Әмма тора-бара, сүз артыннан сүз чыгып, Карл Грасис татарларга үзенең дәгъвасы булуын сөйләргә кереште.

— Дөнья беткән диярсең. Көн дә съезд, көн дә танта­на, бөтен илнең милләтчеләре җыелды Казанга,—диде ул офтанып.— Бу эшкә чик куярга кирәк, иптәшләр. Татар социалистлары, әгәр дә инде үзләрен большевик дип са­ныйлар икән, милли оешмаларның эченә үтеп керсен һәм кул кушырып кына утырмасын, корт сыман эчтән кимер­сен, таркатсын ул оешмаларны. Казан Истамбул яисә Мәккә түгел. Казан интернационалистлар шәһәре, Россия шәһәре соңгы чиктә.

— Грасис иптәш,— дип, моңарчы тын гына тыңлап утырган Мирсәет аны бүлдерергә кирәк санады. Түзем­леге җитмәде.—Мин үзем Истамбул белән Мәккәдә бул­ган кеше түгел-түгелен. Әмма Казан —татар милләтенең мәдәни вә рухи мәркәзе. Берләшергә, бер йодрык булып тупланырга чакырганда сүзләрне барлабрак сөйләшсәгез иде...

Мирсәетнең сүзләрен ошатмыйча, Грасис аны бүлде­рергә ашыкты. Мулланур Вахитов белән Камил Якуб та­рафына карап сораган атлы булды:

— Бу иптәш кем була? Каян таптыгыз аны?.. Гаяз Исхакыйның шәкертен алып килгәнсез түгелме?

— Иптәш Грасис,— дип торып басты Мирсәет.—Мин монда үземне рәнҗетүләрен тыңларга килмәдем... Инде соравыгызга җавап бирәм. Хәтерләргә тырышыгыз, Мир­сәет Солтангалиев булам. Шушы елның июленнән Мөселман со­циалистлары комитеты әгъзасы. Большевик! Ә инде Исхакый дигән сүзегезгә килсәк, аның шәкерте түгел әлегә, әмма Гаяз әфәндегә тел тидермәвегезне үтенәм.

— Ә-ә-ә,— дип, кул гына селтәмәде Грасис, үз-үзен тотышы шуны аңлата иде, һәм Мулланурга карап башын чайкап куйган булды.— Ну тәртип тә соң үзегездә!

Вахитов күңеленнән ни уйлагандыр, аны-моны сиздер­мәде.

— Минем үз милләтемне үзәктән ашый торган корт булырга җыенганым юк,—дип тәмамлады Мирсәет, әйтә­сен әйтте. Янәшәсендә утырган Якуб Чанышевның бер­ничә мәртәбә үзен туктатырга теләп, чабудан тартуына да игътибар итмәде.

Янә Тихомирновның ипле тавышы ишетелде:

— Җитәр, иптәшләр. Безгә бер-беребезне хөрмәт итеп сөйләшкәндә дә бик таманга килер хәзер.

— Дөрес,—дип җөпләп куйды Вахитов.—Әмма, мин Солтангалиев сүзләре белән килешәм.— Без монда фикер алышырга диеп килдек. Юкса, беренче мәртәбә генә түгел, иптәш Грасисның һәм кайбер башка иптәшләрнең шун­дый гадәте бар: татар большевиклары белән, ата белән ул сөйләшкәндәй, югарыдан торып, колакка чиертеп кенә сөйләшергә омтылалар. Бу һичнинди кысаларга сыймый торган нәрсә. Патша заманыннан килгән империячел га­дәтләрне онытырга вакыт. Бу — беренчедән. Ә икенчедән, без үзебезнең тирәгә мөмкин кадәр күбрәк көч туплау өчен тырышырга тиеш. Мөселманнарның уянуы хафаландырмый безне, ә эшләргә мәҗбүр итә. Эшчеләр ара­сында да, хәрбиләр арасында да агитация эше безнең та­рафтан активлаша бара...

— Иптәш Чанышев,— дип, Якубка эндәште Тихомирнов.— Сез ни әйтерсез, Казан прапорщиклар мәктәбендә эшләүнең нәтиҗәсе булачакмы?

Чанышев шул мәктәптә алып барган эше турында кыс-кача сөйләгәч, Казан гарнизонында да социализм идея­ләренең популярлык казана баруын искәртеп узды.

Аннан август һәм сентябрь айларында үткәрергә уйланылган митинглар һәм вакыйгалар турында киңәште­ләр, һәр митингка җаваплылар, большевиклар исеменнән чыгыш ясаучылар билгеләнде...

Шулай да, башта кузгалып алган аңлашылмаучылык очраклы булмаган, күрәсең. Тора-бара, янә гел көтмәгән­дә, шундый ук каршылыкка килеп юлыктылар. Табигый, әңгәмәдә катнашучыларның күбесе читтән килгән кеше булганлыктан, Казан белән башка бер губерна шәһәре арасындагы аерманы бигүк чамалап бетермиләр. Ә Грасис иптәш исә, аңлы рәвештә, бу үзгәлекне танырга телә­ми, татар большевикларының күзенә карап түбәнсетә, кире кагарга омтыла сыман. Бу юлы да «шырпы сызучы» ул иде.

— Россия бербөтен һәм ул бүленергә тиеш түгел. Та­тар милләтчеләренең милли-культура автономиясе төзү турындагы уйдырмасы — коры утопия ул. Территориаль автономия һәм федерация, дип сөйләнүләре дә тормышка ашмас хыял. Татар большевиклары мондый буржуаз уй­дырмаларга һәм төрле сепаратизмга кискен каршы чыгар­га, отпор бирә барырга тиеш.

Бер-беренә карашып куйды татар егетләре. Махсус шулай сөйлиме бу адәм, әллә инанганы шулмы?.. Мирсә­еткә бу аеруча гаҗәп тоелды, чөнки Грасисны беренче күрүе. Түзә алмады, үзләренә генә аңлашыла торган итеп, борын астыннан татарча мыгырданып куйды — үзенчә пар чыгарды:

— Акылың котмы соң?..

Мирсәетнең тел төбен чамалаган Камил Якуб, яшьле­ге белән, елмаеп куйды:

— Кот дисә, нишләрсең?..

— Ике уйлап тормас идем... Аңламый һәм аңларга да теләми ич ул безне,— дип, көенеп, башын чайкады Мир­сәет.

Шул мәлне Мулланур Вахитовның көр тавышы, камил урысчасы яңгырады:

— Иптәш Грасис,— диде ул, һәр сүзе, сүзнең һәр иҗе­ге белән кадак каккандай.— Сез татардан гел гаеп эзләп кенә утырасыз. Милли дәүләтчелеккә омтылыш, ишетмәсәгез ишетегез, ул буржуаз уйдырма түгел, ә безнең — татар большевикларының иң әүвәле хыял-максатларыннан берсе.

Менә сиңа мә, сезнең белән сөйләшү дә файдасыз икән бит, дигән сыман итеп, әңгәмә барышында Грасис берөзлексез башын чайкап утырды. Сизә, күрә иде чөнки, Вахитов туктагач ук, яшь әтәч сыман Солтангалиев чәчрәп чыгачак. Аның бер урында утыра алмыйча, түземсезләнеп, калкынып-калкынып куюын күрмәслекмени.

Вахитов күп сөйләргә яратмый. Аның сүзләрен шундук Мирсәет эләктереп алды. Әмма эчтән вулкан сыман кай­наса да, бу юлы үзен тыныч тотарга тырышты.

— Милли төбәктә эшләргә алынганбыз икән инде, без­гә кайбер мәсьәләләрдән хәбәрдар булу да зыян итмәс, большевик иптәшләр. Берләшергә кирәк дисез, ә шул берләшүнең үзәк тамырына үзегез үк балта чабарга ният итәсез, иптәш Грасис. Элеккечә үк хокуксыз каласы бул­гач, ни өчен әле татар эшчесе кулына корал алырга тиеш икән?! Россия­не таркатырга җыенмыйбыз бер дә, татар һәм башкорт­ның үз идарәсе булудан зыян килмәс Россиягә, борчыл­магыз.

«Теләсә кайсы революциянең төп җегәре — милли азат­лык хәрәкәте», дигәнне укыганыгыз булмадымы, иптәш Грасис? Марксны, Энгельсны, яисә Плеханов хезмәтләрен караштырган, укыган кеше болай димәс...

Махсус, шулай үзен күрсәтәсе килеп сөйләде Мирсәет. Болар үзләрен әллә кемгә куймасын әле. Социализм тео­риясен җитәрлек өйрәнгән алар да.

— Ә Ленин Россиянең бөтенлеген яклый. Бернинди автономия яисә федерация турында искә дә алмый Ле­нин!— дип, Мирсәетнең юлына аркылы төшкән булды Грасис.

Кем-кем, әмма Мирсәетне алай гына каплап булмый. Шунда ук хәтер янчыгыннан сүзгә-сүз Лениннан цитата чыгарып салды:

— «Башка халыкларны изгән халык ирекле буламы?» дип сорый Ильич үз-үзеннән. Һәм җавабы кыска аның:

«Юк!» ди ул. Әнә шулай, иптәш Грасис! Хәтерегезгә тө­шерәм. Бу аның «Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы» ди­гән хезмәтеннән.

— Сәяси максаттан язылган сүз,— дип мыгырданды Грасис. Һәм алга таба бәхәсләшүдән тыелып калды.

Шейнкман иптәш, яңа кеше буларак, күбрәк тыңлап кына утырды. Олькеницкий белән Тихомирнов исә татар большевикларының кәефен кырырлык сүз әйтмәделәр, ки­ресенчә, әледән-әле аларның, тәкъдимнәрен хуплап утыр­дылар.

Блюхер бары тик тыңлады гына, алдан вәгъдә ител­гәнчә, бәхәсләшүләргә катнашмады. Шулай да, соңыннан, Мәскәүгә кайткач, аның «яшь татар большевикларыннан кызыклы кадрлар байтак икән» дип, сөйләгәнлеге мәгъ­лүм.

Озак утырдылар ул кичне. Сәгать төнге унике сук­кач кына кайтырга чыктылар. Әле анда да, Тихомирнов белән Вахитовның беразга тоткарлануын үтенде Блюхер.

* * *

Чираттагы утырышларның берсендә фиркадәшләре Мирсәет Солтангалиевне бертавыштан Мөселман социа­листлары комитетының җаваплы секретаре итеп сайлап куйдылар. Мулланур Вахитов тәкъдиме иде бу. Сайлану бер хәл, эшлисе дә бар бит әле. Гаиләсеннән аеры бул­сын, кайда эләкте — шунда кунып йөрсен. Өстәвенә Ка­занны белүе дә чамалы ич әле аның. Завод-фабрикалар белән элемтәдә торырга, эшчеләр һәм хәрбиләр белән оч­рашырга туры килә. Дәрес, һәм русчасы, һәм татарчасы бер дәрәҗәдә үк камил булган Мирсәет өчен митингларда катнашып чыгыш ясау баш китәрлек мәсьәлә түгел анысы. Әмма вакыйгаларның бик болгавыр чагы. Кайчан һәм нинди урында каршылык очратасыңны, ни рәвешле һәм кемнең нәфрәтенә юлыгасыңны белгән юк.

Мисал өчен, сентябрь урталары булдымы икән, Крестовников заводы каршында татар эшчеләре белән очра­шып, алдагы бурычлар һәм дөнья хәлләре турында тыныч кына әңгәмә корып торалар иде. Төркем зур түгел, күп булса унбиш-егерме кеше булгандыр. Ә сораулар очсыз-кырыйсыз, яудыралар гына. Һәммәсенә җавап бирергә, барысының да соравын канәгатьләндерергә тырыша Мир­сәет.

Шулай ипле генә аңлашып торганда ниндидер көтел­мәгән хәл килеп чыгар дип кем уйлаган. Кинәт завод ишегалдына керә торган зур тимер капка каерылып ике якка ачылып китмәсенме, һәм шул капкадан күсәк, төрле тимер-томыр белән коралланган зур төркем килеп чык­масынмы?!

Янәшәсендә басып торучыларны ай күрде, кояш ал­ды — һәркемгә үз башы кадерлерәк. Мирсәет берьялгызы басып калды таш койма читендә. Торып йөгерү һәм качып котылу, бәлки, аның өчен дә мөмкин булгандыр. Әмма андый уй килмәде башына. Качып-посып листовка ябыштырып йөрүче малай түгел ич, яхшымы-яманмы — татар большевиклар оешмасының җаваплы вәкиле. Пролетар революция ясыйм, дип йөргән большевик Солтангалиев Крестовников заводы эшчеләреннән чак качып котылган, дигән сүзне ничек күтәрерсең!..

Кем тарафыннандыр, ялган информация җибәреп, кот­кы таратып оештырылган төркем иде бу. Рус эшчеләре... Алдан килүче дәү кара сакаллы, пәһлеван гәүдәле ир ат кулындагы каен күсәк белән Мирсәетне стенага китереп терәде.

— Йә, кабатла, безгә кая китәргә кушасың инде? — дип, төкереген чәчә-чәчә җан авазы белән кычкырды ул.— Татар штаты оештырып безне кая олактырырга җыенасың, әйт! Рус эшчесе кеше түгелмени синеңчә?..

— Сез ни сөйлисез, җәмәгать,— диде Мирсәет русчага күчеп. Шөлләгәнен сиздермәскә тырышты үзе. Әмма күк­рәгенә терәлгән каен күсәк артык җәелеп китәргә ирек бирмәде.

— Тыңламагыз аны,— дип кычкырды көрәк сакаллының янәшәсендә басып торучыларның берсе. Кулындагы тимер таяк белән кизәнә иде анысы.— Нәрсә аның белән сөйләшеп торырга. Башына берне тондырырга да, вәссә­лам...

— Сөйләсен... Сөйләсен, тыңлап карыйк башта,— дип, арткы рәтләрдән сабыр итәргә чакырдылар.

— Йә,— диде, көрәк сакаллы ым кагып.— Сиңа әйтә­ләр, әйтер сүзең бармы безгә...

— Бар. Ник булмасын, нәкъ менә сезнең белән очра­шырга теләгем булганга басып торам да инде мин мон­да.— Һәм каен күсәккә ымлап, сакаллыиың күзләренә карады. — Бәлки йомшарта төшәрсең, ә?

Күсәкне алып, үзенең аяк очына терәп куйды пәһле­ван.

— Туганнар, сез миңа юкка кизәнәсез,— дип, тыныч кына сөйләргә кереште Мирсәет.— Мин кешеләрне христиан белән мөселманга, рус белән татарга аермыйм. Сез­нең, рус һәм татар эшчеләренең дошманы бер: ул — дөнья капиталистлары һәм буржуйлар. Күрәсез,— дип үзенең өс-башына игътибар юнәлтте ул,—мин үзем дә сездән ары китмәгән, крестьян улы, хезмәт иясе вәкиле. Баш очымда түбә, ашарга икмәк булса, шуңа ризалашып яшим. Ләкин мәңге шул хәлемдә торып каласым килми. Сез күр­гәннәрне, үзем күргәннәрне балаларым күрмәсен, алар бәхетле булсын, дим...

— Дөрес сөйли ич,— дип, җөпләп куйды берәве.

— Урыс егете түгелме сон, ул?..—дип, икеләнде икен­чесе.— Күзләре дә зәңгәр, сөйләве дә оста... Татар болай сөйләмәс.

Мирсәеткә җәелеп китәргә бирмәделәр. Әле генә каен күсәге терәп торган кара сакаллы агай, үзенә ияреп килү­челәргә мөрәҗәгать итте шунда:

— Юк, җәмәгать,—диде ул.—Урыстырмы, татардыр­мы, анысында эшем юк. Әмма егет үзебезнеке, яман эшкә сәләтле күренми бу. Яшәсен!—диде.

— Һәммә милләтнең хезмәт ияләре бердәмлеге яшә­сен! — дип эләктереп алды Мирсәет тә.

Егетнең елгырлыгы, сүз артыннан кесәгә кермәве оша­ды тыңлаучыларга. Кайберләре елмаешып куйды. Таяк һәм күсәкләрен кеше күзеннән яшерделәр.

— Әйдә, «татар малай», сөйлә, син матур сөйлисең,— диде пәһлеван гәүдәле урыс агай. Сан ягыннан артканнан-арта барган эшчеләрне тавышланмаска, бүлдермәскә ча­кырды.

Менә шул рәвешле, гел уйламаган җирдән, татарчадан русчага, яисә, киресенчә, русчадан туган теленә күчеп, митинг артыннан митинглар узып кына торды, һәр ке­шенең үз холкы булган кебек, урам митингларының да берсе икенчесенә охшаш булмый иде.

Завод-фабрика эшчеләре белән сөйләшеп, уртак тел та­бып эш итү бигүк җиңел булмаса да, большевиклар моның бер-бер җаен таба иде. Эшчеләрне урыска, татарга бүл­мичә көн-төн эшләде алар ул көзне. Тик менә хәрбиләр белән ни эшләргә? Большевикларның Казан комитеты каршында инде өч меңнән артык эшче коралландырылды. Бу эшне Ершов, Ежов һәм Коротков кебек иптәшләр җи­тәкләде. Аларның икенчесе - Николай Ежов тора-бара Сталинның эзәрлекләү һәм җәзалау машинасында төп «скрипкачы»га әверелер. Әмма әлегә ул — солдатлар ара­сында эш алып баручы гади бер большевик кына. Үзеннең ниләргә сәләтле булуын ул соңрак күрсәтер.

Мөселман социалистлар комитетының бурычлары исә бу өлкәдә бермә-бер катлаулырак һәм кыенрак. Чөнки Казанда Хәрби шура үз эшен киң җәелдергән, һәм аның башында — тышкы кыяфәте белән генә дә үзенә тартып, җәлеп итеп торган Ильяс Алкин. Бу кешене инде башың­дагы бүрек белән генә атып егу да, куркыту да мөмкин түгел. Өстәвенә, ким дигәндә, аның хәзер илле меңлек армиясе бар. Шул илле меңнең егермесе Казанда. Әнә кем­дә ул көч, әнә кемдә куәт. Әмма Ильяс Алкинны үз ягы­ңа аудару мөмкин түгел. Ул Идел-Урал штатлары төзү, Россия белән Федератив бәйләнештә торачак дәүләт төзү хыялы белән янып йөри.

Хәрби шураның ниләр майтарып, нинди планнар ко­руы татар большевикларына мәгълүм иде. Чөнки анда аларның үз кешеләре дә байтак. Камил Якуб, Сөләйман Солтангалиев, Миңнекаев һәм Нәбиулла Вахитовлар аша алар кирәкле мәгълүматлардан хәбәрдар булды. Әмма, барыбер, мөселман солдатлары каршында бәхәссез авто­ритетка ия булган зат бер генә, ул — Ильяс Алкин.

Соңгы араларда «Алкин кушуы белән Грасис кулга алынырга тиеш» икән, дигән хәбәр таралды. Ершов ар­тыннан да күзәтә башлаганнар...

Ни эшләргә соң бу Ильяс Алкин белән? Вахитов һәм Солтангалиевне борчыган төп мәсьәлә соңгы вакытларда әнә шул иде. Әгәр дә мәгәр Алкин белән бер-бер килешү ясалмый икән, эшләр харап. Беренчедән, Николай Ершов туплаган көчкә генә ышанып булмый. Икенчедән, ике арада конфликт чыга калса, ул татар һәм руслар арасындагы су­гышка әверелергә мөмкин. Ә моңарга һич кенә дә юл куяр­га ярамый.

— Алкин минем белән сөйләшергә дә теләмәячәк,— ди­де Мулланур, өметен өзеп.—Чөнки ул мине яхшы белә... Ә бәлки, Мирсәет, сиңа кирәктер аның белән очрашып карарга.

Мирсәет үзе дә шундый тәкъдим кертергә җыенып тора иде, бик теләп риза булды. Мулланурның абыйсы Нәбиулла Вахитов аша тиз арада элемтәгә кереп, күре­шүнең көнен, сәгатен, минутын билгеләделәр.

* * *

— Йә, ни дип юмаларга җыенасыз мине? — дип, сөй­ләшүне үгезнең мөгезеннән эләктереп башлады Ильяс Алкин.

Вакытның кадерен белә, туры кеше икән, дип уйлап куйды Мирсәет. Гомумән, теге чакта, театр бинасында чыгыш ясаганда, беренче күрүдә үк ошаткан иде ул аны. Әмма ошату-ошатмау бер хәл, ничек уртак тел та­барга аның белән.

— Сөйләшергә, киңәшергә дип килдем, Ильяс әфәнде.

— Хуш,— дип, гимнастеркасының югары төймәләрен ычкындырып куйды ул һәм, элеккечә үз-үзенә ышанып, кыска, төгәл җөмләләр белән дәвам итте.— Беләм, егерме меңлек милли гаскәр Казанга килеп кергәч, большевик­ларның күзеннән йокы качты.

— Хак сөйлисең, Ильяс, гаскәри көч синең якта. Та­гы Алатырьдан һәм Бозаулыктан берничә рота чакыртканлыгыңны да беләбез.

— Кара аны,— дип, гаҗәпләнеп, башын чайкап алды Алкин.— Разведка яхшы эшли икән үзегездә... Әмма со­ңаргансыз. Ул роталар, менә хәзер, без синең белән сөй­ләшеп утырганда, Казан вокзалында инде.

— Безнең сиңа үтенеч бер генә, Ильяс. Татар часть­лары әнә, урам тутырып, шәһәрнең бер почмагыннан икен­чесенә маршировать итеп йөри, митинглар уздыра... Бер­бер фетнә, атыш чыгара күрмәгез. Урыс белән татар ара­сында килешмәүчелек яисә ыгы-зыгы чыкса, моның ни нәтиҗәгә китерәчәген син миннән яхшырак беләсең. Без­гә икеләтә акыллырак һәм сак булу кирәк.

— Килешәм. Без обороначылар. Берәүгә дә үзебез башлап һөҗүм итмәячәкбез. Ә инде... безгә тисәләр, мәр­хәмәт көтмәсен берәү дә. Бу сүзләремне үзегезнең боль­шевикларга тапшыра аласың...

Мирсәетне кызыксындырган сораулар тагы да бар иде әле. Ничек шуларга якынаерга дип баш ватканда, Алкин аңа үзе ярдәмгә килде.

— Инде сорауларыгызны тыңлыйм, Мирсәет әфәнде... О-о-о, гафу итәсез, сездә бит алай кабул ителмәгән. “Ип­тәш” дияргәме үзегезгә, әллә “товарищмы”?..

Юк сүз белән вакыт уздырырга теләмәде Мирсәет, со­равын бирде:

— Петроградта Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерсә­ләр, бөтен власть большевикларга, эшче-крестьяннар ку­лына күчсә ни кылырга уйлыйсыз?

Кычкырып көлеп куйды Ильяс Алкин,— көлү дә киле­шә икән үзенә.

— Алмаган ат, тумаган колын, атланма, улым – би­лен сындырырсың, дигән мәкальне мин яхшы беләм.

— Шулай да?

Җавап көтте Мирсәет. Алкин исә бермәл уйга калып торды.

— Мин бүгенге хәлемнән бик риза. Февраль револю­циясе һәм Вакытлы хөкүмәт безгә — татарларга — һичкем бирмәгән мөмкинлекләр бирде. Үз армиябез бар, үз пар­ламентыбыз. Иншалла, Идел-Урал штатлары дигән хыялларыбыз да тормышка ашса, сөйгән халкыбызны ач-ялан­гач итмәбез дип уйлыйм.

Юк, власть яратучы яисә кулындагы властьтан исергән акылсыз яшь-җилкенчәк түгел икән бу. Халык язмышы, милләт язмышына мөнәсәбәттә аның ныклы үз фикере, кыйбласы бар кү­ренә.

Мирсәет янә соравын кабатлады, чөнки әлегәчә җавап ала алганы юк.

— Ильяс әфәнде, пролетар революциянең язмышы сез­нең теләмәү, яисә минем теләвемә бәйләнмәгән. Ул көн­нең менә-менә җитүе ихтимал. Шул көн килеп җитсә, ни эшләрсез?

Беренче тапкыр озаклап уйланып җавап кайтарды Ильяс Алкин:

— Әйттем бит инде: безгә тимәсәләр, хокукларыбыз­ны чикләмәсәләр, без дә казармалардан чыкмабыз.

— Икенче соравым да бар. Дөрес булса, сез иптәш Грасисны кулга алырга җыенасыз икән дип ишеттек?..

Алкин ике уйлап тормады бу юлы:

— Сезгә дөрес хәбәр җиткергәннәр. Без аны кулга алачакбыз.

— Ә нигә аны? Нигә мине яисә Вахитовны гүгел? Соң чиктә, Олькеницкий белән Шейнкман иптәшләр дә бар бит әле...

— Бер теленә хуҗа булсын! Хәрби шура белән артык булышсагыз, сезне дә эзләп табарбыз.

— Ильяс әфәнде, тимәгез иптәш Грасиска, үтенеп сорыйм. Юкса, берочтан безгә дә күләгә төшүе ихтимал...

— Мин әйттем, иптәш Солтангалиев. Без үзебезнең карарларны көн дә үзгәртмибез. Грасис шушы көннәрдә кулга алыначак. Ильяс Алкин ике сөйләшми.

Сөйләшү сәгате тәмамланды. Солтангалиев белән Ал­кин кул кысышып аерылыштылар.

Грасиска янаган куркыныч хакында төгәл белделәр, саклану чаралары күрелде.

Әмма ике-өч көн дә үтмәде, Карл Грасисның эш ка­бинетыннан көпә-көндез эзсез югалуы мәгълүм булды. Өс­тәлендә: «Борчылмагыз, мин исән. Вакытлыча гына, акыл­га утырту өчен генә чакырып алдылар. Большевистик сәлам белән, Карл Грасис», дигән кәгазь кисәге табылган дип тә сөйләделәр. Үз кулы белән язылган.

Октябрь революциясенә ике-өч көн кала Казанда Ва­кытлы хөкүмәткә тугрылыклы юнкерлар белән Николай Ершов җитәкчелегендәге кызылгвардиячеләр арасында атышлар кабатланып торды. Ул көннәрдә булсын, Петро­градта һәм Казанда власть большевиклар кулына күчкән тарихи сәгатьләрдә булсын, Хәрби шура солдатлары ка­зармаларыннан чыкмады.

Ильяс Алкин сүзендә торды.

VIII

Гаилә — юл капчыгы түгел. Аны кая барсаң шунда ар­кага салып чыгып китеп булмый. Ә Мирсәетнең гомере — тоташ юлда, берөзлексез юлда булды. Юлда — сагыш, юлда — моң... Ә шулай да гаиләсез, өзелеп сөйгән ярсыз яшәү — яшәү түгел ул. Казанда да Мирсәет берөзлексез үзенең җан кисәген, кызы Рәсидәне һәм, әлбәттә, төшлә­ренә кереп йөдәткән, болай да санаулы сәгатьләргә тиң төннәрен йокысыз иткән зәңгәр күзле Раузасын юксынды.

Унҗиденче елның августлары иде булса кирәк. Мир­сәет белән Мулланур икәүләшеп, ярты төнгә кадәр ка­бинетта калып, татар газеталары өчен мөрәҗәгать яздылар һәм, кунарга кайтып тормыйча, баш асларына гәҗит төргәкләре салып идәнгә сузылып яттылар. Сөйләшә-фикерләшә торгач, Мулланур Вахитовңы, ниһаять, йокы алды кебек. Мирсәетнең исә күзләре йомылмый, Рау­засын сагына, Рауза турында уйлый ул. Йөзтүбән дә ятып карады, чалкан да ятып карады — йокы тәмам качкан. Ә ачык тәрәзәдән төнге тынлык, саф һава бөркелә. Ак­рын гына исеп куйган җилдә август яфраклары кыштыр-кыштыр килә... Сак кына торып тәрәзә каршысына кил­де. Күк аяз... Зәңгәр гөмбәз эчендә чекерәеп йолдызлар җемелдәшә, әнә, Таң йолдызы елык итеп аңарга якты нурын сирпеп алды. Гүя Раузасының зәңгәр күзләрендә мәхәббәт чаткысы уйнап куйды – йөрәге сулкылдап тибәргә кереште Мирсәетнең. Бердәнберен искә төшерү бәхетең­нән, бугазына авыр төер килеп тыгылды, күзләрендә менә-менә тамам диеп моң мөлдерәде... Җырлыйсы килә иде аның, тавышсыз-тынсыз гына җырлыйсы килә, Һәм хәте­ренә килгән беренче дүрт юллык аның уен, җан тибрә­лешен, керфек очларында эленеп торган энҗе бөртеклә­рен өермәдәй бөтереп үзе белән алып китте:

Агымсуларга салмагыз

Ак каен каерысын...

Каеннар да бергә -бергә ,

Без нигә аерым соң?!

Халыкның шулай ялгыз чакларында сагынганда, моң­ланганда бәгыреннән саркылып, үзәгеннән өзелеп тамган җыр бөртегедер бу. Кабат-кабат җырлады Мирсәет... Тын гына, тавышсыз гына җырлады. Җырлаган саен ул җыр мәгънәлерәк, тирәнрәк һәм тәэсирлерәк була бара иде сы­ман... Салкын суга салгач та бөрешеп, бөгәрләнеп чыккан ак каен каерысын кеше күңеле, сагышланучының рухи халәте белән шул дәрәҗә тирән чагыштыру зур талант, тиңдәшсез зур талант иясенең генә иҗат җимешедер. Ул кем?.. Халык!... Әмма бу юлларның иң элек кемдер, бәлки нәкъ менә аның кебек аерым яшәү газабыннан, сагыштан өзгәләнгән берәүнең күңелендә туган булуы ихтимал бит?! Нечкә хисле нинди генә талант ияләре килеп китмәгән бу дөньяга, нинди генә гашыйклар туып үлмәгән? Исем­нәре, кабер ташлары да калмаган үзләренең... Тарих һәм­мәсен җир белән, туфрак белән тигезли килә. Ә җыр — мәңгелек, җыр һаман исән. Әле бүген, шушы сәгатьтә, аның күңеленнән шытып чыккан гөл сыман яшәвендә дә­вам итә җыр...

Үзен биләп алган хис, тойгылар турында кемгәдер сөйлисе, кем беләндер фикер уртаклашасы килде аның. Вахитов әнә йоклый. Башка һичкем юк янында, урамнар да тәмам тынып калган. Их, янәшәсендә Раузасы булса иде шул чагында. Ә ул юк, ул еракта. Сөйләшеп тә, бә­хәсләшеп тә, сөешеп тә туя алганнары юк бит әле аларның. Нигә гомерләре аеры-чаеры үтә икән шулай?! Мир­сәет куен дәфтәрен чыгарды да, ашыгып-кабаланып тел очында торган шигъри юлларны язарга кереште. Сүз ар­тыннан сүз, юл артыннан юл агыла... Язып, теркәп кенә өлгер...

Яза барды һәм язганын кире кайтып укып карады. Шәп чыга ич, килешле... Рифма-ритмнары да төзек кебек. Сәгыйть Рәмиев яисә Тукай ук булмаса да, шагыйрь йө­рәге тыпырчына ич аның күкрәгендә дә...

— Мулланур,—дип, кычкырып җибәрде ул шунда, үз-үзен белештермастән.— Мулланур, тор әле.

Төш күреп яткан чагы булдымы, Вахитов сискәнеп уянып китте дә, сикереп үк торды. Тора-торышка баш астыннан револьверын тартып чы­гарды.

— Нәрсә булды? Кем тия?

— Күрәсеңме, таң беленеп килә, Мулланур,— дип, көрәштәшенең җилкәсенә кулын салды Мирсәет. Аны уя­туы өчен уңайсыз булып китте узенә.

— Нәрсә, бөтенләй йокламадыңмы әллә?..

— Нинди йокы? — диде Мирсәет, күлмәк изүен тагы да ычкындыра төшеп.—Мин бит бүген шигырь яздым.

Ике уч төбе белән яңакларын, күз төпләрен сыпыра-сыпыра Мулланур өстәл артындагы урындыкка барып утырды.

— Йә, тыңлап карыйк... Нәрсә яздың икән?.. Тыңлаучы булганда шигырьне укы­мыйлар диме?!

ЗӘҢГӘР КҮЗЛЕ РАУЗАГА

Кырау тимәс алсу гөлләр белән

Бертуган син, беләм, тумыштан...

Сөйдерәсең, Рау, көйдерәсең,

Яралгансың ахры син уттан.

Минем өчен күктән җиргә төшкән

Бәхетме син, яшен ташымы?..

Син булмасаң, белмим, бу дөньяда

Ияр идем кемгә башымны...

Ак розалар торсын бер ягымда,

Син барында, зәңгәр чәчәгем.

Сүнмәс мәхәббәтең бар чагында

Көрәш уты тынмас, яшәрмен!..

Шигырьне укып тәмамлагач та Мирсәет тынып калды: дусты ни әйтер? Мулланур исә ашыкмый, нидер уйлыймы, ши­гырьне ничек бәяләргә, ни дияргә белми газапланамы?.. Бераздан көттереп кенә дәште:

— Дустым,— диде ул.— Бүген үк юлга чыгасың һәм Раузаңны Казанга алып кайтасың. Ничек кабул итсәң ит, әмма минем боерыгым шул! Революция таләп итә!..

— Шигырь ничек? Шигырь...

— Шигырең әйбәт,— диде Вахитов коры гына.—Хә­зер үк вокзалга! Өч тәүлек вакыт бирәм үзеңә... Юкса, янып үләсең син, күзеңә йокы керми.

Вахитов шаярмый иде. Мирсәетнең юлга чыкмый ча­расы калмады. Үзенең дә күңелендә йөргән иң зур хыялы, омтылышы шул иде ләбаса.

Шулай итеп, алар Рауза белән Казанда, Яңа Бистәдә яши башладылар. Ә Рәсидә исә, вакытлыча, әбисе белән Мәскәүдә торып калды.

* * *

Власть, ягъни хакимият, эшче-солдат һәм крестьян де­путатларының Казан советына күчте. Аның рәисе итеп Яков Шейнкман сайлана. Уфада исә революция комитетын бу көннәрдә Свидерский иптәш җитәкләде. Халык комис­сарлары советы да формалаша Казанда. Ун комиссарның нибары берсе татар, ул да булса — милләтләр һәм мәга­риф эшләре буенча комиссар Мирсәет Солтангалиев. Әл­бәттә, Мирсәетнең эше әлеге мәсьәләләр белән генә чик­ләнми иде...

Казанда бөтен власть Советлар кулында дип хисап­ланса да, әлегәчә вакыйгаларның барышын читтән күзә­теп торган Хәрби шураны, аның илле-алтмыш меңгә җит­кән гаскәри бүлекләрен һәм, ниһаять, Ильяс Алкинны кая куясың?! Әлеге көч тартылган җәя сыман баш очында тора. Ул җәядәге ук кемгә төбәлер һәм кайчан атылыр — анысын белгән кеше юк.

Губком рәисе Карл Грасисны азат итүдә Мирсәетнең үзенә катнашырга туры килде. «Хәрби шурага тел тидер­мәм», дигән вәгъдә белән азат ителсә дә, Грасис котыл­ганның икенче көнендә үк «милләтчелек» белән көрәшергә кереште. Нишлисең, бу аның шөгыле, ул башкача бул­дыра алмый.

Озак көттермәде, көннәрнең берендә Ильяс Алкин Мир­сәетнең кабинетына үзе килеп керде.

— Ул мине алдады,— диде аңа Алкин, Грасисның исе­мен телгә алырга теләмичә.— Җаваплылыкны син үз өс­теңә алган идең, инде нишлибез?!

— Мин большевик. Грасиска каршы бара алмыйм.

— Димәк...— дип, серле генә башын чайкады Алкин.

— Аңламадым. Ни дияргә җыенуың?

— Шул, иптәш комиссар, мин сезгә бер ай вакыт би­рәм. Туктамыйсыз икән, үпкәләштән булмасын! Аның өчен дә, үзем өчен дә җавап бирмәячәкмен.

— Куркытасың инде!—дип, Алкинның күзләренә те­кәлде Мирсәет.

— Куркытмыйм. Кисәтәм!

— Син бер нәрсәне искә алып бетермисең, Ильяс,— дип, әңгәмәдәшенең күзен хакыйкатькә ачарга омтылып карады ул.— Хакимият большевиклар кулында. Иртәме-соңмы сиңа моны танырга туры киләчәк.

— Килмәс,— диде Алкин, башын горур тотып.— За­конлы властьны гына танырга күнеккән мин. Ә сез аңа фетнә юлы белән килдегез. Халыктан сорамадыгыз. Хә­зер шул законсыз властьны эшче-крестьян җилкәсенә са­лырга ният итәсез. Халык кулына сез икмәк карточкасы белән мылтыктан гайре берни бирмәдегез.

— Ә кем соң ул законлы хөкүмәт? — дип, сорамый булдыра алмады Мирсәет. Ничек кенә булмасын, Алкинны сыйн­фый дошманы дип санамый иде ул.

— Учредилка һәм Вакытлы хөкүмәт...

— Вакытлы хөкүмәт юк инде, син үткәнне сагына­сың.

— Халык сайлаган парламент бар! Аны таратырга бе­рәүгә дә хокук бирелмәде,—диде ул, һәм сикереп урыныннан торды, җәт-җәт атлап ишеккә юнәлде.— Фетнә белән башланган эш — фетнә белән бетәр, саташып яшәмә, Мирсәет. Татар­га кагылышы юк бу революциянең!

Җавап көтеп тормады ул, ишекне каты ябып үз юлын­да булды.

Ильяс Алкинның бу кадәрле дулкынланган, әрнеп сөй­ләшкән чагын күргәне юк иде әле Мирсәетнең.

Шул көннән башлап, Казанда икенче власть урнашып, шәһәр белән ике хуҗа идарә итәргә кереште. Иртәгесен үк Алкин банкларга үзенең вәкилләрен җибәрә, Казан вокзалында үз комендантын билгели. Казан аша үтүче һәр составка күзәтү ясала, кызылармиячеләрнең вокзал аша узулары вакытлыча туктатыла.

Шәһәрдәге һәммә милли оешма вәкилләрен бергә туп­лап, Ильяс Алкин ашыгыч рәвештә зур киңәшмә уздыра. Социал-демократларның кискен протест белдереп чыгу­ларына да карамастан, Казанда Октябрь революциясе нәтиҗәләре, күпчелек тавыш белән, законсыз дип кабул ителә. Әмма корал күтәрергә, кан түгәргә кирәк тапмыйлар. Хәрби шура җитәкчеләре тәртипкә бары тик парламент ысулы белән генә ирешеп була дип саныйлар. Милли республи­ка төзүнең юллары, күрелгән чаралар турында сүз була һәм бертавыштан дип әйтерлек, ашыгыч рәвештә, Мөсел­ман хәрбиләренең II Бөтенроссия съездын чакырырга ди­гән фикергә киләләр... Оештыру эшләренә керешәләр.

Татар вакытлы матбугатында большевикларны «фаш итү» кампаниясе кузгала. «Корылтай», «Йолдыз», «Без­нең тавыш», «Кояш» газеталары Казан большевиклары­ның күзен дә ачырмый. Электән чыгып килгән рус газе­талары ди кимен куймый. Ул көннәрдә татар большевик­ларыннан аеруча күзгә бәрелеп торган Мирсәет Солтангалиев башына да щактый саллы тукмак белән кундыралар. Бу эшне «Кояш» оештыра.

Әлбәттә, моның үзенә күрә сәбәпләре дә була. Мир­сәет ике ут арасында торып кала. Бер якта — фиркадәшләр, икенче тарафта — милләттәшләр. Чыгып кара син, бар, үзеңә җил-яңгыр тидерми генә...

Декабрьнең унында Халык комиссарлары советы пле­нумында агымдагы сәяси мәсьәләләр һәм Хәрби шурага мөнәсәбәт уңае белән кискен бәхәсләр кузгала.

— Артык болай дәвам итә алмый, нишләргә? — дигән сорау куя иптәш Щейнкман.— Юкса, сәер килеп чыга. Власть Советлар кулында... Ә шәһәр белән мөселман хәр­биләре идарә итә.

Шуны гына көтеп торган диярсең, моңарчы дәшми-тынмый утырган Грасис чәчрәп чыга:

— Вахитов белән Солтангалиевне тыңлап без ялгыш­тык. Артык сузарга ярамый, шулай икәнлеге көн кебек ачык. Мөселман хәрбиләрен бүгеннән үк коралсызландырырга кирәк.

— Әйтүе җиңел! Ә коралсызланырга теләмәсәләр? — дип, сорап куя шунда кемдер. Бу кешене таный Мирсәет, Грасисның якын әшнәләреннән Гинцбург иптәш.

— Теләмәсәләр, үзләренә үпкәләсеннәр, көч кулланып коралсызландырырга.

Солтангалиев түзеп утыра алмый, Грасисны бүлдереп, урыныннан сикереп тора шунда.

— Тел сөяксез ул!.. Ә ике яктан да югалтулар була­сын уйламыйсызмы?

Грасисның җавабы әзер:

— Революция — көрәшсез, көрәш — кансыз булмый, иптәш Солтангалиев.

— Бу очракта кан түгәргә ярамый, иптәшләр. Мин Карл Янович тәкъдименә кискен каршы чыгам. Илле-алтмыш меңлек гаскәрне сүздә генә җиңел ул коралсызлан­дыру. Кораллы конфликт хакында сүз дә булырга тиеш түгел, дип саныйм. Чөнки бу — татар һәм урыс халыкла­ры арасындагы зур бәрелеш булачак. Ә моңа юл кую ярамый...

— Дөрес сөйли иптәш Солтангалиев. Дөрес соөйли, ут белән шаяру ярамас,— дип кычкырдылар шулчак урын­нан.

Рәислек иткән Шейнкманның ипле тавышы ишетелә:

— Ә ни эшләргә соң, иптәшләр? Кул кушырып көтеп утырыйкмы?! Ярамый!..

Грасис янә сикереп торды һәм кайнарланып аңлатыр­га кереште:

— Бүген үк, төн уртасында, Казан гарнизонын һәм барлык кызылармеецларны аякка бастырырга... Хәрби шура казармаларын иң элек тупка тотарга, аннан атакаларга. Милләтче җитәкчеләрен сүзсез-нисез юкка чы­гарырга, атарга. Башкача булмый, башка юл юк. Тагы бер мәртәбә кабатлыйм, революция корбаннарсыз гына булмый!

— Тавышка куярга кирәк,— дигән тәкъдим кертә әлеге дә баягы иптәш Гинцбург. Олькеницкий да аны хуплады.

— Юк! — дип, җан авазы белән кычкырып җибәрде Мирсәет. Аны-моны уйлап тора торган чак түгел.— Ул тәкъдимне тавышка куярга ярамый. Дары базы янында шырпы белән уйнауга тиң булачак бу. Хәрби шураны ике мәртәбә туптан атып кына куркытып булмаячак. Йөзләгән, меңләгән кеше гомере белән шаярырга яра­мый!..

— Нәрсә җитми сиңа, бөек гуманист,— дип сүз кыс­тыручы, әлеге дә баягы Грасис иптәш иде.— Нигә бер син генә риза түгел. Аннан пленумга мөрәҗәгать итте.— Ип­тәшләр, нигә дип әле без бер Солтангалиевка карап, су­кырга да ачык күренгән бердәнбер дөрес чарадан баш тартырга тиешле?! Революция язмышы хәл ителгәндә фет­нәчеләрнең җанын кызганып утырыйкмы?

— Җавапсыз кала алмыйм,— диде Мирсәет, урынын­нан торып.— Фетнәчеләр түгел, татар гаскәриләре алар... Ә ни өчен мин генә дисезме?.. Чөнки биредә шул татар-мөселман халкыннан мин бердәнбер вәкил. Казармалар­дагы сугышчыларның күбесен мин танып беләм. Анда да минем кебек крестьян уллары, эшчеләр — халык вәкил­ләре. Анда минем туганнарым! Кардәшләрем!..

— Ни эшләргә киңәш итәсез? — дип, бу юлы инде Яков Шейнкман Мирсәеткә мөрәҗәгать итте.

— Хәрбиләр арасында пропаганда эшен тагы да киңәйтергә, Советларның һәм большевикларның максатын аңлатырга кирәк. Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең якын арада булачак II съездына үз кешеләребезне күбрәк уздырырга, һәм дә килеп, Милләт мәҗлесе белән турыдан-туры эләгешми генә, милли республика мәсьәләсе уңаена үзебезгә бер зур киңәшмә уздыру кирәк булыр. Инициативаны бары тик эш белән, конкрет чаралар бе­лән генә үз ягыбызга аударырга мөмкин.

Мирсәетнең тәкъдиме соңгы чиктә кабул ителде. Ә ин­де тагы ике-өч көннән урыс телендә чыга торган «Знамя революции» газетасында әлеге пленумнан хисап бирелә. Газета мөхбире, әллә аңлы рәвештә, әллә ялгыш, Мир­сәетнең тәкъдимнәрен шактый ук чуалтып, бутап бетер­гән була анда. Янәсе, татар большевигы сүзе белән татар милләтчеләренең мәкерле исәпләре фаш ителә.

«Кояш» газетасы исә, «Знамя революции»дан алынган ярым-йорты информациягә нигезләнеп, большевикларга булган бөтен нәфрәтен Мирсәет Солтангалиевка юнәл­дерә. «Милли хулиганлык» дип исемләнгән әлеге мәкалә­не укып чыккач, Мирсәет кая барып бәрелергә урын тапмады. Чөнки мәкаләдә аны «рус большевиклары аша­ган тарелкаларны ялаучы милләт дошманы» да, «прово­катор» да, «милләтләр арасында канлы сугыш башларга теләүче» дә һәм тагы әллә нинди җинаятьләргә чакыру­чы зат дип бәялиләр. Әрнүле-агулы мәкаләнең һәр җөм­ләсе аның җанын, вөҗданын сыкрата...

Ул да түгел, Казанда чыгучы башка татар гәҗитләре дә күчереп бастыра башлый шул ук мәкаләне. Гәҗитче­ләргә сенсация гына булсын, Мирсәет Казанда яңа кеше, дус-иш, әшнәләре бармак белән санарлык. Рә­хәтләнде генә татар гәҗитләре...

Бер-ике көн башын кая куярга белмичә йөрде ул шу­лай. Ничәмә мең тираж белән таратылгач, аңлатып кара син үзеңнең гаепсез вә гөнаһсыз икәнлегеңне, һәр кеше янына килеп, «менә мин шул «Кояш» гәҗитендә эттән алып — эткә салынган Солтангалиев. Алар ялгыш язган, мин андый түгел», дип, аңлатып йөреп булмый бит...

Иң дөрес киңәшне хатыны Рауза бирде. Алай да ул бар әле янында.

— Тот та, ничек бар, шулай аңлатып, «Кояш» ида­рәсенә ачык хат яз,— диде ул.— Ничек бар, шулай итеп яз! Юкса, болай бәргәләнеп үз-үзеңне генә бетерәсең...

— Мәскәүгә яисә Уфага китәргәме әллә, дип ике­ләнеп йөри идем,—диде Мирсәет, хатынының тәкъдименә колак салып.

— Казаннан качу мөмкиндер, әмма халкыңнан, үз-үзеңнән качып булмый, Мирсәет,—диде Рауза.

Ни генә димә, акыллы иде шул аның хатыны. Хәер, үзенең дә эче пошканнан гына әйтүе булгандыр. Шундый мәлдә Казанны калдырып китү зур җинаять булыр иде. Үзе алдында да, халкы алдында да...

Иртәгесе көнгә, яисә кичкә калдырмады, шундук кәгазь-каләм алып өстәл артына утырды Мирсәет. Рауза үзенең эшләре белән шәһәрнең аргы ягына чыгып китте, аның да эш-мәшәкатьләре тавык чүпләп бетермәслек. Чөнки Рауза — ике-өч бөртек татар хатын-кыз больше­викларының берсе, һәм аеруча тыңгысызы.

Сүз артыннан сүз табылып, Мирсәетнең хаты шактый озынга китте. Хикмәт озынлыкта түгел, чөнки әлеге хат мөхәрриргә язылган булса да, аның үз халкына, милләт­тәшләренә мөрәҗәгате иде бу:

«...Мәкаләне укып чыккач, күңелем әллә нишләде. Әллә нәрсә минем күңелемдә сүнде, әллә нәрсә үлде, бетте. Тавышсыз-тынсыз гына вөҗданымның иң нечкә җиренә китереп суктылар, китереп бәрделәр. Мин аптырап, кайда тотынырга белмәгән кеше кебек, күңелемнән артка, узган көнемә әйләнеп карадым.

Бу татар баласы — күкрәген татар балаларын укытып череткән татар учителенең баласы! Бала чагымнан ук мин рус һәм Ауропаның мәшһүр мөхәррирләренең әсәр­ләрен укып үстем. Минем күңелемдә кешегә мәхәббәт бик нык урнашкан. Алар мине кечкенәдән үк бөтен галәмне яратырга өйрәттеләр. Алар минем күңелемдә бөтен ин­санияткә сүнмәс мәхәббәт ялкыны кабызганнар. Мин яра­там кешеләрне... Минем өчен алар һәммәсе тигез. Юк минем өчен руслар, юк —татарлар, юк —кытайлар; юк минем өчен — французлар, юк... Һ әммәсе тигез! Ләкин ми­нем күңелем аларны икегә бүлә: көчлеләр вә көчсезләр­гә, һәммә нәрсәләре булган , җитеш тормыш белән яшәгән байларга, һәм бер нәрсәләре дә булмаган вә бар нәрсәгә мохтаҗ фәкыйрьләргә ... Б үлмәс тә идем. Нишлим соң? Күңе­лем бүлә. Ул әйтә миңа: «Фәкыйрьләр вә көчсезләр — бәхетсезлектән фәкыйрь, көчсез түгел, тигезсезлектән фә­кыйрь, тигезсезлектән көчсез»,— ди.

Ләкин шушы тигезсезләр арасында ике исем бар. Аларга тукталмый үтә алмыйм. Аларның берсе — татар, икен­чесе—мөселман. Болар иң күп изелүчеләр, болар иң күп тапталучылар!

Һ ичкем, һичнәрсә минем күңелемнән моны тартып ала­чак түгел. Ни генә булса да, ул бетәчәк түгел. Үзем бет­кәндә генә үзем белән бергә сүнәчәк.

Менә шул мәхәббәт, шул ярату мине бу җирдән икен­че җиргә ташлый, минем хәят юлыма сызык сыза. Ул сызыкка: «Бөтен көчеңне халкың өчен бир!» —дип языл­ган.

Ләкин мин бу җирдә яшимен. Минем утым төрле урын­нарга чәчелә, вакланып сарыф ителә, шуның өчен дә кү­ренми. Шуның өчен дә мин «мәрхәмәтсез большевик» бул­гач кына күзгә ташландым...

...Мин шуны әйтәм: алар янында мин «тәлинкә ялау өчен» йөрмим. Мине шул күңелемә чыкмаслык булып ур­нашкан халкыма булган мәхәббәтем уты өстерәп йөртә. Мин анда милләтемне сатар өче н , аның «канын эчәр» өчен йөрмим. Юк! Юк!

Мин анда большевикларның э ш ләре хак эш икәнле­генә бөтен күңелем белән ышанганга йөрим. Мин беләм: бу минем— иманым. Шуның өчен моны һичнәрсә белән күңелемнән алып ташлап булмый...»

Бер сулыштан язылып барган хатны тәмамларга ирек бирмәделәр Мирсәеткә. Нәкъ шул мәлдә тышкы яктан дөбердәтеп ишек шакырга керештеләр. Татар бистәсендә­ге яртылаш җиргә сеңгән иске агач йорт җир тетрәгәндәй селкенеп-калтыранып куйды.

— Кем бар анда, керегез?..

Ишектән кыюсыз гына, үзе белән салкын өермә ияр­теп, каеры тун кигән, колакчынлы бүреген төшергән өлкән яшьтәге агай килеп керде:

— Солтангалиев Мирсәет дигән кеше монда яшиме? — диде ул, өйдә кем бар, кем юклыгын әле абайламас бо­рын.

Торып басты һәм каршы килде Мирсәет. Агайны чана­лы ат белән Вахитов җибәргән булып чыкты. Хәзер үк килүен үтенгән. Тәмамланмаган хат, бәгырен тырнап, өс­тәлдә ятып калды. Мирсәет чанага утыруга агай, атын шә­һәрнең үзәгенә таба борып, куаларга кереште.

Тунын җилкәсенә салып, бүрек-папахасын киеп алган Мулланур аларны урамда каршы алды. Сораганны да кө­теп тормады, исәнләшергә, хәл белешергә дә онытты ке­бек, килгән хутка чанага сикерде.

— Әйдә, агай. Печән базары мәйданына,— диде, һәм ялт кына дилбегәне үз кулына алып болай да тирләп чык­кан алашаны куаларга кереште.

— Нәрсә булды,— дип, кызыксынмый чарасы юк иде Мирсәетнең.

— Мөселман гаскәрләре бунт күтәргән. Иптәш Грасисны һәм Солтангалиевне таләп итәләр.

— Менә ничек...—диде, Мирсәет гаҗәпләнеп.—Бунт нидән килеп чыккан? Максатлары ни?

— Бүген иртән казармаларда листовка таратканнар. Анда «бүген өйләгә кадәр коралсызланмасагыз, тупка тотачакбыз» дигән ультиматум куелган.—Мулланур Ва­хитов шунда Мирсәеткә сынап карап куйды һәм җәт кенә кесәсеннән кәгазь кисәге чыгарып аның кулына тоттыр­ды.— Укы! Анда ике иптәшнең кулы куелган — Грасис һәм Солтангалиев.

Үз күзләренә үзе ышанмый торды Солтангалиев. Әйе, чынлап та Грасис белән янәшә аның фамилиясе тора. Листовка типография ысулы белән бастырылган. Кем әйт­мешли, ташка басылган.

— Провокация ич бу!—диде, Солтангалиев җаны әр­нүгә түзә алмыйча. Чүп өстенә — чүмәлә, дигәндәй, нигә соң әле бер өзлексез аның белән булышалар. Аны үз мил­ләттәшләре алдында явыз большевик, дошман кеше итеп күрсәтү кемгә кирәк икән?

— Провокация икәнлеген беләм. Әмма ничек шуны исбат итәргә?.. Грасис белән синең башны таләп итәләр анда. Юкса, шәһәрнең астын-өскә әйләндерәчәкләр. Уй­лый тор...

— Иптәш Грасис кая?..

— Ул хәрби гарнизонга кереп бикләнгән. Кораллы сугышка әзерләнә диләр...

Тешләрен кысып, башын чайкап куйды Мирсәет.

— Ай-һай, ут белән шаяралар...

Бертын дәшми бардылар. Юыртып барган ат тоягы астыннан күтәрелгән кар тузаны җил белән аларның йөз­ләренә сыланды. Проломныйны кисеп чыккач та Болак­ның аргы ягыннан һавага аткан мылтык тавышлары яң­гырап алды... Кемнәрнеңдер нәрсәдер даулап кычкырын­ганы ишетелде.

— Шүрлисеңме? — дип, үзал­дына уйга чумып барган көрәштәшенең җилкәсенә тер­сәге белән төртеп, сорап куйды Вахитов.

— Шүрләр арамыни... Нәфрәтләнәм. Башыма сыймый бу минем. Шулай канга сусаучылар бар микәнни?

— Үзләренеке түгелми ич,—диде Вахитов, битараф кына. Ул да уйлана, аның да эче поша иде булса кирәк, һәм бераздан өстәп куйды: — Урыс белән татарны сугыш­тырасылары килә. Үзләре... читтән карап торасы... Чёрт белә, кемнәр оялагандыр бу безнең партия башына...

Печән базары мәйданын умарта күче сыман халык сырып алган. Хәрбиләр... Атны бер читтә калдырып, мәй­данның түренә ерып кереп китте Вахитов белән Солтангалиев. Хәрби кием киеп җил-җил атлап килүчеләрне танымасалар да, ике якка аерылып юл бирделәр. Анда, так­тадан күтәрелгән калку урында, кемдер кулын болгый-болгый большевикларның тетмәсен тетеп нотык сөйли иде.

— Бүреләрнең милләте булмаган кебек, җәмәгать, явызлыкта яманатлары чыккан большевикларның да һәммәсе бер. Урысы ни, татары ни, иман юк үзләрендә. Мәчетләребезне җимерттерәчәкләр икән, җәмәгать... Хатыннарыбыз һәм кәләшләрегезне җыеп алачаклар, һәм­мәсе уртак булачак...

Мәйдан гүелдәп куйды. Берәүләренә бу куркыныч то­елды, икенчеләренә кызык булып китте.

— Абый,—дип, Мирсәетнең җилкәсенә төртте шунда унҗиде-унсигез яшьләр чамасындагы бер авыл егете. Авызы колагына җиткән үзенең.—Шул уртак хатыннарны барып күрергә иде, ә... Әллә бәлшәвик булып китәсе инде.

— Тот капчыгыңны,—дип, җавап кайтарды икенче­се.— Синең белән минем өчен борчылалар дисеңме, ул тикле нәфселе кешеләрнең үзләреннән артмас...

Вакытлыча ясалган трибунага якынлашкан саен бару кыенлашканнан-кыенлаша төште. Көн суык бу­луга карамастан, митингта сөйләүчеләр берсеннән икен­чесе кайнаррак. Тыңлаучылар арасында да битарафлар күренми, һәр яңа фикер, кайнар сүз —утка сипкән кәрәчиндәй кабул ителә, мәйдан кинәт кабынып-кабынып китә.

Хәрбиләрне ерып Вахитов алдан барды, үз кеше дип кабул итеп, аңа юл бирделәр. Мирсәет тә аңардан калыш­мады. Бер-бер хәвеф буласын сизенепме, йөрәге җилкенеп-җилкенеп типте. Ул да түгел, чираттагы сөйләүченең тавышы яңгырады:

— Урыс большевиклары безне кешегә саныймы соң, җәмәгать. Менә күрерсез, тагы бер сәгать-сәгать ярым вакыт үтмәс, болай йоклап ятсак, безнең казармаларны тупка тота башларлар. Нәрсә, кул кушырып утырырга, башка ядрә ява башлаганны көтәргә тиешме без? — дип, мөрәҗәгать итте ул мәйдандагы сугышчыларга.

Бар тарафтан:

— Хәзер үк кузгалырга, үзебезгә башлап һөҗүм итәр­гә кирәк,—дигән авазлар яңгырады.

Трибунадагы кеше тагын да гайрәтләнебрәк сөйләргә кереште:

— Дөрес әйтәләр, җәмәгать, большевикның урысы-татары юк! Һәммәсе бер! Грасисы да, Солтангалиеве дә. Урыс куштаны, ат тиресе ябынган икейөзле сәрдар Гай­нан Вәисовка да күп түздек. Ояларын туздырырга, Ка­бан күленең төбенә олактырырга үзләрен...

Халык шунда кузгалырга итә башлады, һәммәсенең кулында мылтык. «Алга» диеп кычкыручы гына булсын, ике уйлап тормыйча шундук һөҗүмгә күтәреләчәкләр.

— Теге дөньяга ашыкмыйк әле, җәмәгать,—дип, шул­чак халыкны тынычландырмакчы булды өлкән яшьләрдәге бер агай.—Анда да безнең кебек үк эшче-мужик бала­лары, шуны онытмыйк. Вакыт бар ич әле, көтик бераз... Сабыр итик булмаса...

Баягы оратор каршы төште агайга, кулы белән җил­пеп җибәрде тегене, һәм бар булган тавышына кычкырып мөрәҗәгать итте:

— Грасис дигән адәм мондамы?..— Дәшүче булмагач, үзе үк җавап кайтарды.—Юк! Һәм килмәячәк тә ул мон­да. Казан гарнизоны тупчыларын тревога белән күтәргән диләр, әнә...

Халык ыгы-зыгы килде. Мәйдан менә-менә шартларга торган дәү пар казанын хәтерләтә иде...

Ә теге ир-ат тәмамламаган икән әле сүзен, дәвам итте:

— Солтангалиев дигән урыс куштаны кая? Күрүче-белүче бармы, җәмәгать?..

Төрле яктан авазлар яңгырады:

— Юк... Күрүче юк үзен,—диде берәүләре.

— Базга төшеп качкандыр әле,— дип, аваз салды икен­чесе.

— Астына җибәргән дә урамга чыгарга алмаш ышта­ны юктыр бәлшәвикнең.

Дәррәү көлешеп алдылар.

— Солтангалиевтән дә җилләр искәнме?!—диде, кү­тәрелгән такта өстендәге оратор.— Нәрсә көтәбез, җә­мәгать?! Алар монда килмәячәк.

— Солтангалиев монда. Мин ул Солтангалиев...— дигән тавыш яңгырады кинәт.

Шул тавыштан мәйдан урталай ярылгандай булды. Як-якка тайпылып тавыш хуҗасына юл бирделәр. Ни ди­яргә, нәрсә эщләргә белмичә күпләр чарасыз торып калды. Сүз остасы да тынын калды, атылып үзе янына менеп килгән Мирсәеттән өркеп, читкә тайпылды.

Урта бер җиргә чыгып басып, каршысында диңгез сыман дулкынланып торган халык төркеменә — хәрбиләргә күз йөртеп алды ул. Мәйдан тулы бу кадәр кешене күр­гәне юк иде бугай әле аның... Үзен Солтангалиев дип белдергән бу зат ни әйтер икән дип һәркем сагаеп калды.

Шул рәвешле, халык бераз тынычлана төшкәч, Мир­сәет тыңлаучыларга хөрмәтен күрсәтеп, бүреген салып сул кулына тотты.

— Газиз милләттәшләр, дин кардәшләрем минем,— диде ул, уң кулын югары чөеп,— Мин ул, мин — Солтан­галиев... Татар матбугаты «сатлык җан» дип каһәрләгән, һәммә мөселманның явыз дошманы дип игълан ителгән, сезнең өскә ядрә яудырачакбыз, дип язылган листовкада имзасы куелган большевик Мирсәет Солтангалиев мин булам!.. Монда менә сез чакырганга килдем. Дөрес бул­са, сезгә минем башым кирәк булган. Кирәксә — алыгыз, мин каршыгызда басып торам, йә...— дип, бер адым алгарак атлап куйды, һәм җаны ярсуданмы, әллә һава җит­мәгәнгәме, тун төймәләрен ычкындырды.— Алыгыз! Мир­сәет Солтангалиев мин булам, алыгыз!..

Солдатлар ыгы-зыгы килеп куйдылар, ни эшләргә бел­мичә бер-беренә карандылар.

—Ул түгел лә бу,— дип кычкырды алгы рәтләрдә ба­сып торган озын гәүдәле бер егет.— Нигә большевик монда килсен. Башы ике түгел лә аның.

Янәшәсендә торган икенче солдат та сүзгә килде:

— Ул булмый, кем булсын... Берәүнең дә Солтангалиев буласы килмәс, башына тай типмәгән бит аның.

— Шушы булсамы,— дип, кайнарланып кычкырып җибәрде теге солдат, һәм җилкәдән мылтыгын алырга итенде.— Әгәр үзе булса, мин аны хәзер үк, шушында ук теге дөньяга озатам...

— Мин ул! — дип, янә уң кулын югары чөйде Мирсә­ет.— Атып үтерергә өлгересез, әмма башта сүземне тың­лагыз.

— Нигә тыңлап торырга аның коткысын,— дип кыч­кырды берәве. Башкалар аны күтәреп алды:

— Бәлшәвик ни әйтсен инде... Терәргә дә атарга ки­рәк үзен.

— Әйе. Эше бетте, кодагый...—диештеләр.

Мылтык белән янаучыларны күреп Мирсәет сагая кал­ды, әмма икеләнер, кире борылыр вакыт түгел иде.

Башкаларны этә-яра, әлеге дә баягы, теге озын буй­лы солдат чыгып басты аның каршысына.

— Безнең сине тыңлап торырга ара юк, бәлшәвик Солтангалиев әфәнде. Ике соравым бар үзеңә. Боргалан­мый гына шуларга җавап бир син. Аннан күз күрер... Беренче соравым...— диде ул, кесәсеннән листовка тартып чыгарып.— Менә бу язуны син җибәрдеңме?

— Юк!

— Инде икенче соравым: “Кояш” гәҗитендә язылган­нар дөресме?

— Юк!

Алгы рәтләрдә сорау-җавапны тыңлап торучылар җан­ланып куйды шунда.

— Әйе, дип әйтмәс инде сиңа...

Диюен диделәр, әмма инде кайнарлыклары басыла төште.

— Сөйләсен... Тыңлап карыйк үзен... Бәлшәвик сөй­ләгәнне тыңлаган юк иде,— дип кычкырдылар.

Солтангалиевкә шул гына кирәк иде: карашын әле бер, әле икенче тыңлаучының күзләренә текәп сөйләргә ке­реште:

— Мине милләт дошманы итеп күрсәтәләр... Әмма шу­ны белегез, кардәшләр, акны — кара, караны — ак итеп күрсәтергә омтылу, дусны — дуска, туганны — туганга каршы өстертү безгә элек-электән мәгълүм... Бу — пыч­рак адәмнәр тарафыннан мең мәртәбәләр сыналган алым...

Чын милләт угылы булган кеше икәнемне беләсегез килсә, сез минем татар телендә һәм урыс телендә басылган мәкаләләремне укып карагыз. Әхмәт-бәй Цаликов, Шакир Мөхәммәдьяров әфәнделәрдән минем Мәркәз Милли шу­рада сәркәтиплек иткән чагымда ниләр эшләгәнлегемне сорагыз. Барыгыз Бакуга, сорагыз анда Мөхәммәтәмин Рәсүлзадәдән, Кавказда мөселман матбугатын аякка бас­тырган Сөнгатулла Ибраһимовтан сорагыз... Уфада мин укыткан укучылардан сорагыз... Әнә,— дип, Болак тара­фына төбәп күрсәтте ул,— укытучылар мәктәбендә мине укыткан укытучылардан, шәриктәшләремнән сорагыз... Араларыннан берәве үз халкыма тырнак очы кадәр генә зыян иткәнемне әйтсә, үзем егылырмын аяк очыгызга һәм башымны күтәрмәм...— Күкрәген бушата төшеп, мәйдан­га күз йөгертеп алды Мирсәет.— Инде минем ни өчен большевиклар янында булуыма килик. Кемгәдер ярау өчен түгел, мин ул эшнең асылы хак икәнлегенә бар җаным-тәнем белән ышанган кеше. Бу — минем иманым, бе­ләсегез килсә... Ә иманны алыштырып та, сатып та, алып та булмый.

Сугышны кемнәр туктатты? Большевиклар!

Россия халыкларына үзбилгеләнү хокукы биргән дек­ларацияне кем кабул итте? Большевиклар! Һиндстанны, Мисырны, Әфганстанны, Иран һәм Гарәбстанны үзенең кулында изеп килгән инглиз буржуйларын кем фаш итте? Большевиклар!.. Боларны күрә торып та мин ничек алар янына бармыйм?! Кабатлап әйтәм: мин бер кешенең дә тәлинкәсен ялаучы түгел. Казанга мине милләтемә файда итү теләге китерде. Әллә сез миңа земствода эшләү бик җиңел дип уйлыйсызмы? Шуны гына әйтим, миңа земство­да әйткесез авыр мохит эчендә эшләргә туры килә. Ике фронтта сугышкан кебек килеп чыга: земствоның үзе бе­лән, икенчедән, яңалыкны кабул итәргә теләмәгән хал­кыбыз белән. Урыс миңа татар булганым өчен кырын ка­раса, татар — урыска эшлисең дип тинтерәтә...

Юк, туганнар, земство минем өчен «җылы урын» тү­гел. Көн-төн эшләп алганым ашарыма, киенеремә җитми. Әйтсәм, әйтим, трамвай кондукторлары да күбрәк ала миннән бүген.

Тагын шуны әйтим, соңгы көннәрдә мин ике ут ара­сында. Аңлаша алмау сәбәпле ызгыш-сугыш чыкмасын дип барам. Мине иң куркыткан нәрсә әнә шул, туган­нар. Без бер-беребезне аңларга тиешле.

Сөйләвеннән туктады Мирсәет. Әйтәсе сүзләре күп иде әле югыйсә, әмма әйтерлек хәле калмады. Тыны чык­кан һава шары сыман бушанып калды ул. Бакса, сөйләве белән шул тикле мавыгып киткән ки, күз төпләре юеш­ләнеп, борын читеннән кайнар тамчылар йөгерешә баш­лавын сизми калган.

Тыңлаучыларны ул шул тикле ышандырган, сихерлә­гән иде ки, кузгалу, тавышлану түгел, мәйдан берара тын алырга да уңайсызланып торды сыман.

— Җәмәгать,— дигән тавыш яңгырады бераздан.— Бу егет безнеке икән бит, үзебезнеке...

Шунда гына алгы рәтләрдә басып торучы Вахитовны, Камил Якубны һәм башка танышларны күреп алды Мир­сәет. Сөйләү белән мавыгып, абайламаган икән үзләрен. Тегеләр елмая, серле итеп күз кыса иде.

Ул да түгел, арка яктан күк күкрәгән сыман таныш тавыш ишетелде:

— Йә, Солтангалиев иптәш, нишлибез,— дип дәшүче кеше Ильяс Алкин иде. Ул сәгатенә карап куйды.— Та­гы ярты сәгатьтән тупка тота башлыйсызмы?

Алкинның соравы Мирсәетне айнытып җибәргәндәй булды:

— Борчылмагыз, туганнар,— диде ул, тавышын күтәрә төшеп.— Мин хәзер үк гарнизон гаскәрләре янына китәм. Пушка татар бистәсенә атмас, мин сезгә ант итәм.

— Карарбыз... Кем икәнлегеңне күрербез,— диде Иль­яс Алкин, аның үзенә генә ишетелерлек итеп.— Юкса... мин сине...

— Килештек, Ильяс әфәнде.

Түбән төшеп, Мирсәет җигүле ат көтеп торган җиргә ашыкты. Гаскәриләр, як-якка тайпылып, аңарга һәм аның артыннан атлаган Вахитовка юл бирделәр. Хәзер инде аларга үз итеп, ышанып карыйлар иде кебек.

Ул көнне Казан шәһәрендә туплар гөрселдәве түгел, хәтта мылтык аткан аваз да ишетелмәде.

* * *

Дөньяның болганган, кайнаган чагы. Төркемдәге киек казлар сыман, вакыйгалар берсе артыннан икенчесе ки­леп чыга гына тора. Очып барган киек казның безгә ка­нат кагуы гына ишетелеп калса, ул көннәрдәге вакый­галарда исә тарих языла, мәмләкәт һәм халыклар язмышы хәл ителә иде.

1918 елны каршыларга торган көннәрдә Оренбургтан Башкортстан автономиясе игълан ителү турындагы хәбәр килеп җитте. Әлеге вакыйга үзе бер көтелмәгән яңалык булса, Мирсәетне тагы да шаккатырганы әлеге эшнең ба­шында Зәки Вәлидинең булуы иде.

Якташы белән соңгы очрашуы келт итеп хәтеренә килеп төште: үз-үзенә урын таба алмый бәргәләнгән, гарьләнгән һәм Казанны каһәрләгән Вәлиди, бер үк вакыт­та көчле һәм гайрәтле дә, әрнүле һәм нәфрәтле иде. Инде хәзер кай як өстен чыгар, табигатендә булган нинди холкы җиңәр? Анысын әйтү мөмкин түгел...

Озак та үтми, 1919 елның гыйнвар урталарында Халык Комиссарлары Советының махсус декреты белән Мил­ләтләр эше буенча Халык комиссариаты каршында (Нар­комнац,) Мөселман эшләре комиссариаты оештырыла. Ан­дагы эшне оештыру һәм башлау өчен ашыгыч рәвештә Казаннан Мулланур Вахитов, Уфадан Галимҗан Ибраһимов һәм Оренбургтан Шәриф Манатовлар чакыртыла.

Шул рәвешле, болай да кылны кырыкка бүләрдәй бу­лып йөргән көннәрдә Мирсәет Солтангалиев киеренке вакыйгалар чоңгылында берьялгызы торып кала. Вахитовның Казаннан китеп баруын ул көннәрдә башкача бәяләү мөмкин түгел иде.

Ә Казанның исеменә җисеме тәңгәл. Ул чын мәгънә­сендә кайнап торган зур казанны хәтерләтә. Илнең төрле төбәкләреннән Мөселман хәрбиләренең II Бөтенроссия корылтаена вәкилләр җыелган. Күзләрдә — ут, битләр — алсу, бәхәсләрдә гүя авыздан сүз түгел, көлтә булып ял­кын чәчрәп тора. Уен эшмени — ничә йөз еллар дәва­мына кагу-сугу, җәбер-золымнан башканы күрмәгән Рос­сия мөселманнары үзләренең Идел-Урал штатын игълан итәргә җыена.

Бу эшнең Советларга каршы икәнлеген чамалап ал­гач, хәтта урыс буржуасы һәм карагруһчыларына кадәр аны хупларга җыена, кул уып көтәргә керешә: «Кая ба­рып чыгарлар, ни белән бетерерләр икән?»

Казан большевиклары исә көн-төн Петроград һәм Мәскәү белән туры элемтәдә тора. Ашыгыч ярдәм күрсә­түне, гаскәри частьлар җибәрүне таләп итә алар берөз­лексез. Ә Казанның хәрби- комиссары Шелыхманов татар хәрбиләренә каршы сугышка әзерләнә. Шәһәргә таба килүче һәммә мөселман хәрбиләрен корал­сызландыру турында әмер дә аныкы булып чыга. Хәрби комиссар шул тикле хәстәрен күрә ки, хәтта арттырып ук җибәрә. Гыйнвар урталарында, Мөселман социалистлары комитеты белән ике арадагы килешү нигезендә, Финлян­диядән Казанга бер Мөселман полкы кайтырга тиеш була. Һәммә командирлар — большевиклар, солдатлары да со­ветлар ягында. Грасис белән Шелыхманов, ул полкны да коралсызландыруларын сорап, Мәскәүгә Подвойскийга хә­бәр җиткерәләр. Моны сизеп алган Мөселман социалист­лары комитеты рәисе Мирсәет Солтангалиев, ике уйлап тормый, туры элемтә белән Ленинның үзенә чыга. Аңлата... Грасис белән Шелыхмановның боерыгын юкка чы­гаруга ирешә. Соңгыларының моңа ничек каравы аңла­шылса кирәк, әмма Финляндия полкы исән-аман Казанга әйләнеп кайта.

Мирсәет мөселман хәрбиләреннән булган барлык та­нышларын Казанга чакырып телеграммалар суктыра. Уфа тарафыннан Харис Йомаголов, Донбасстан Садыйк Әхтәмов, Екатеринбургтан иске танышы Сәхипгәрәй Сәетгалиевлар, Мирсәетнең чакыруы буенча, Казанга җыела. Нәтиҗәдә, мөселман хәрбиләренең икенче корылтаенда тагар большевиклары аерым фракция булып катнаша.

Мирсәет Солтангалиевкә корылтай ачылган көндә үк сүз бирәләр. Большевиклар сүзенә колак салырга да те­ләмәгән публика дикъкать белән аның чыгышын тыңлый. Мәгълүм булганча, Хәрби шура җитәкчеләренә дә, гади хәрбиләргә дә аның исеме инде таныш һәм билгеле була.

Революциягә каршы көчләрнең, тактик мак­сатлардан чыгып кына, мөселманнарның милли хислә­рендә уйнавын фаш итә Мирсәет. Идел-Урал штаты турындагы сөй­ләшүләрнең дә буш хыялга әверелеп калу ихтималын күрсәтә. Дәлил буларак, Оренбургта игълан ителгән Башкортстан республикасын атый. «Бер яктан зур штат вәгъ­дә итәләр,— ди ул.— Ә икенче яктан шулай бүлгәли-тураклыйлар үзебезне. Кем эше бу дисезме?.. Әйтәм: эре капиталистлар куенына сыенган буржуаз милләтчеләр һәм генерал Дутов ишеләр ярдәме белән эшләнә бу. Ал­данмагыз, милләттәшләр... Алданмагыз, дин кардәшлә­рем... Бары тик Советлар гына безгә тынычлык китерде. Бары тик Советлар гына сезгә җир бирер һәм бары тик Советлар гына без — мөселманнарга — ирек, милли рес­публика бирер. Мин шуңа ышанам! Һәм сезне дә мөсел­ман социалистлары байрагы астына чакырам!»

Мирсәетнең чыгышын бүлдерми тыңладылар. Күпче­лек, бигрәк тә гади солдат вәкилләре, алкышлар белән каршылады хәтта. Әмма рәислек итүче Ильяс Алкин сүз кыстырмый кала алмады:

— Солтангалиев әфәнде матур сөйли ул. Әмма...— дигәчтен, бертынга тукталып, залның бар игътибары үзенә җәлеп ителгәнне көтте. Тыңлаучыларны нечкә тою янә дә бер таланты иде аның. Һәм, ниһаять, дәвам итте.— Матур сөйли, әмма... саташа. Мин уйлыйм, җәмәгать, большевик булу — үзе бер саташудыр ул.

Мирсәет бу яман шаяруга протест йөзеннән тагы да сикереп торган иде дә, икенче кабат аңа сүз бирмәделәр. Гомумән, корылтайда тагы берничә большевик, шул исәптән Якуб Чанышев һәм Сәхипгәрәй Сәетгалиевләр чы­гыш ясарга омтылып карасалар да, аларны тыңларга те­ләмәделәр, трибунадан куып төшерделәр.

Хәрби шура әгъзасы, Петроградның үзеннән килгән диңгез флоты капитаны Госман Токымбәтов, хәтта ачыктан-ачык янап чыкты:

— Җитәрме-юкмы сезгә,—диде ул, тавышын күтәреп.— Милләтебезнең киләчәген сезнең кулга калдырырга җыен­ган кеше юк монда. Аның үзбилгеләнү хокукын, гафу ите­гез, без үзебез хәл итеп чыгарбыз. Килешсәгез, килешмәсәгез — сезнең эш. Әмма, шуны истән чыгармагыз, без­нең арттан миллионлаган штык күтәреләчәк.

Диңгез флоты капитанына да дәррәү кул чаптылар. Әм­ма чыгышын тәмамлап килгәндә әлеге оратор: “Бу залга Казан большевиклары Шейнкман, Грасис һәм тагы дистәгә якын иптәшне кем чакырды?” дигән сорау куйды.

Көтелмәгән хәбәр залда ыгы-зыгы уятты, аздан гына җәнҗал китереп чыгармады. Моны ишетүгә күпчелек де­легат, урыныннан кузгалып, капитан Токымбәтов күрсәт­кән тарафка текәлде. Хәрби шуралылар арасында Гра­сис фамилиясенең нинди «популярлыкка» ия булуы ха­кында әйтеп-аңлатып торасы да юк.

— Кем чакырган аларны? — дип кычкырдылар залдан.

— Куарга кирәк үзләрен... Утырмасыннар һава бо­зып,— дигән аваз ишетелде икенче тарафтан.

— Гайнан Вәисовлар да ялтыратсын табаннарын,— дип өстәде тагын кайсысыдыр.

Ул да түгел, зал дәррәү кубып корылтайдан Казан большевиклары оешмасы вәкилләренең чыгып китүен та­ләп итә башлады. Президиум өстәле артында, тавышны басарга омтылып, җиз кыңгырау болгаган Алкинны да ишетүче булмады, урындыкка менеп басып нидер аңла­тырга, нәрсәдер әйтергә омтылып караган Камил Якубны да өстерәп кенә төшерделәр. Кыскасы, зал чыгырыннан чыкты...

Таләпне үтәүдән башка чара калмаган иде. Казан большевиклар оешмасы вәкилләре артыннан ук, протест йөзеннән, корылтайны Солтангалиев җитәкчелегендә Мө­селман Социалистлары комитетыннан тагын кырык вәкил ташлап чыкты. Дөрес, бераздан, аларның яртысыннан артыгы, кире уйлап, дворяннар җыены бинасына яңадан әйләнеп кайта...

* * *

Шул ук көннәрдә Уфада Эчке Россия мөселманнары­ның милли парламенты — Милләт мәҗлесе үзенең эшчәнлеген дәвам иттерә.

Советларга, большевиклар хакимиятенә мөнәсәбәт бел­дерү мәсьәләсе кузгала һәм Шәһит Әхмәдиев Петроградка Владимир Ильич исеменә котлау телеграммасы җибә­рергә дигән тәкъдим кертә. Бу тәкъдимне ул елларда инде киң танылган әдип Галимҗан Ибраһимов та яклап чыга.

Габделбарый Баттал бу котлауның урынсызрак ки­леп чыгу ихтималын искәртә: «Чөнки,— ди ул,—дөнья җәмәгатьчелеге әлегә Советларны илнең законлы хуҗа­лары итеп танымаган. Хакимияткә килү юллары да фет­нәдән гыйбарәт. Түземлерәк булыйк, ашыкмыйк, җәмә­гать. Без бит авыл җыены түгел, милли парламент».

Шул рәвешле, әлегә котлаулар белән ашыкмаска бу­лалар. Совнаркомга Милләт мәҗлесенең эшли башлавы хакында хәбәр күндерү белән чикләнәләр.

Мәҗлестә төп фикер каршылыклары һәм бәхәс Эчке Россиядә яшәүче төрки халыкларның милли дәүләт тө­зелеше мәсьәләсен хәл иткәндә барлыкка килә.

Беренче як — федерациячеләр. Алар Россиянең килә­чәктә федератив идарәгә нигезләнгән республика булуын хуп күрәләр. Эчке Россиядәге бөтен төркиләрне берләш­тергән Идел-Урал штаты, аерым республика буларак, шул федерациягә керергә тиешле була. Бу төркемнең башын­да Бетенроссия мөселманнарының Хәрби шура рәисе Иль­яс Алкин тора. Ул, берничә мәртәбә Милләт мәҗлесендә чыгыш ясап, күпләрне шундук үзенә җәлеп итә. Милләт мәҗлесе рәисе Садрый Максуди, мөфти Галимҗан Барудн кебек могтәбәр затларның да аны яклап чыгуы күп нәрсә турында сөйли.

Дөрес, Ильяс Алкин Уфада барган Милләт мәҗлесенә башыннан азагына кадәр катнаша алмый: шул ук көннәр­дә Казанда Хәрби шура корылтае да эш башлап җибәрә. Бу кышны, пар ат җигеп, Уфа — Казан юлларын байтак урап узарга туры килә аңа. Мәгълүм булганча, Милләт мәҗлесе унҗиденче елның 20 ноябрендә ачылып, 1918нең 20 февраленәчә дәвам иттерә эшен.

Икенче як исә — төрекчеләр. Аның башында Гаяз Исхакый, Гомәр Терегулов, Һади Максуди, Закир Кадирилар тора. Болары инде милли культура автономиясен яклау­чылар, һәммә төрки халыкларның шул нигездә берләшү ихтималына өмет тотучылар.

Әмма тора-бара, күп санлы һәм озакка сузылган әң­гәмәләрдән соң, алар үзләре дә «федерациячеләр» күтәр­гән Идел-Урал штаты игълан итү идеясенә кайтып ку­шылырга һәм, соң чиктә, хуплап тавыш бирергә мәҗбүр балалар.

Милләт мәҗлесенә Зәки Вәлиди дә чакырулы була. Әмма Вәлиди Уфага шактый соңара төшеп, көттереп ки­лә. Аның үз кайгысы — башта ул башкорт корылтае уз­дыру белән әвәрә килеп йөри, аннары Оренбург алтын приискаларында үзенә яклаучылар эзли. Килгәненең икен­че көнендә үк, ягъни гыйнварның алтысында, Зәки Вәли­ди Милләт мәҗлесендә ялкынлы нотык сөйли...

Ул берничә көн элек кенә Башкортстан корылтаенда территориаль автономиянең игълан ителүе турында хәбәр итә һәм Милләт мәҗлесендә шуның карарын раслату мәсь­әләсен күтәрә.

— Һәр халык уз җиренең тулы хокуклы хуҗасы бу­лырга тиешле,— ди, Зәки Вәлиди чыгышын саф татар төр­киендә дәвам итеп.— Төркиләр дә үз җирләренең тулы хокуклы хуҗасы булырга лаек. Аларның дәүләт теле итеп тә үз ана телләре игълан ителүе мәҗбүр.

Идел-Урал штатына килгәндә, мин шуны гына әйтәм. Казан — безгә ерак шәһәр, ул башкорт далаларыннан урыс авыллары крепосте белән аерылган. Ике арадагы күп кенә төбәкләрне урыс үзенең җире дип саный. Ә без моннан ары башкорт җиренә бер генә урысның да күчеп килүенә юл куймаячакбыз. Үз җиребезнең суверенлы ху­җасы булганбыз икән, инде аны, иншалла, саклый бе­лербез.

Тик менә Казан, Уфа татарларын мин үзем аңлый ал­мыйм. Фракцияләргә бүленеп, әнчекләрдәй койрык бол­гап, үзара әрләшүдән башканы белмиләр. Ә менә баш­корт автономиясенә каршы донос язарга дигәндә, таба­лар вакытны...

Шулчак Мәҗлес вәкилләре, ни сөйли бу дигән сыман, үзара бер-берсенә карашып куйдылар. Ыгы-зыгы, канәгатьсез­лек хисләрен белгертергә керештеләр. Мәҗлес белән рә­ислек иткән Габделбарый Баттал ораторны бүлдерергә мәҗбүр булды:

— Зәки әфәнде,— дип мөрәҗәгать итә ул.— Зинһар гыйбарәләрне үлчәп сөйләшә күрегез. Милләт мәҗлесен­дә чыгыш ясыйсыз, парламентта... Гаеп ташлыйсыз икән, дәлилләр илә исбатлый бару кирәк.

Кисәтү ясау, бүлдерү берәүнең дә күңеленә сары май булып ятмый торгандыр. Ә инде үз-үзенә мөкиббән кит­кән һәм тәкәбберлеге ташып торган Зәки Вәлидине исә шул нәни генә төзәтү дә чыгырдан чыгара.

— Уфа һәм Казан татарларына җитеп булмый инде,— ди ул, ачыктан-ачык ирониягә күчеп.— Ишетүем хак булса, Идел-Урал штаты дип исемләнгән татар империясе Ауропаның яртысына дәгъва итә икән. Алла кушса, Нижний Новгород та керә торгандыр инде анда. Парахудлары-ниләре белән дип әйтүем...

— Зәки әфәнде, гафу итәсез, мин сезне тагы бер мәр­тәбә бүлдерергә мәҗбүр булам. Сез аңлашырга дип кил­гән идегез кебек...—дип, Габделбарый Баттал әфәнде каршы төшмәгән булса, оратор кая барып чыгар иде, әй­түе кыен.

— Безгә күп кирәкми. Казаныгыз да, Уфагыз да үзе­гезгә булсын. Кечкенә генә булса да, без үз автономия­безне төзербез инде,— ди Зәки Вәлиди, сүзен кинәт кенә йомгак­ларга керешеп, һәм азактан һичкем көтмәгән нәтиҗә ясап куя.— Ә бәлки, кем белә, бик ошап китсә, Идел-Урал штатына да килеп кушылырбыз.

Чыгышын тәмамлар алдыннан Вәлидинең шул рәвеш­ле кинәт кенә чигенеп куюы юкка түгел: чөнки шул көн­нәрдә, әлегәчә ул аркаланып килгән, атаман Дутов кызылармиячеләр тарафыннан тар-мар ителгән була. Бу — бер булса, икенчедән, Оренбург алтын промышленносте хуҗалары даирәсендә дә ул, П. В. Жуковскийдан башка, үзенә колач җәеп торучыларны очратмаган. Шулай бул-маса, Вәлиди гомумән Милләт мәҗлесенә килеп тә тормаган һәм чыгыш та ясамаган булыр иде.

* * *

Инде Казанга әйләнеп кайтыйк.

Анда әле булса Хәрби шура корылтае үзенең эшен дә­вам итә. Уфадагы Милләт мәҗлесеннән бирегә һәркөн өр-яңа мәгълүматлар килеп тора. Идел-Урал штаты хакын­да карар кабул ителү аларны бигрәк тә канатландырып җибәрә. Шул хакта ишетүгә, Хәрби шуралылар ашыгыч рәвештә Казанга мөселман гаскәри көчләрнең һәммәсен чакырырга дигән фикергә киләләр һәм моны тормышка ашыру эшенә дә керешәләр.

Хәрби шура корылтаен ташлап киткән Казан больше­виклары оешмасына килик инде... Анда да кул кушырып утырмыйлар — Казан Губерна комитеты гадәттән тыш ки­ңәшмәгә җыела. Көн тәртибендә әлеге дә баягы бер сорау тора: «Нишләргә?..»

Рәислек итүче Яков Шейнкман, гадәтенчә, тәкъдим кер­тергә ашыкмый, иң элек башкаларны тыңлый.

— Казандагы хәрби көчләрнең һәммәсе аяк өстендә. Пушкалар корылган. Солдатлар җитәрлек,— дип хәбәр итә иптәш Грасис.— Бер шәһәрдә ике дәүләт була алмый, Болак арты, бүген булмаса, иртәгә тар-мар ителәчәк...

Ул әле генә Хәрби комиссар Шелыхманов белән элем­тәгә кергән һәм бөтен кызыл армиячеләрне тревога күтә­реп җыярга боерык биргән булып чыкты. Тәкъдиме: көт­мәгәндә һөҗүм итү, командирларны юкка чыгару, ә мө­селман хәрбиләрен кулга төшерү.

Башка чара күрмәү сәбәпле, күпчелек бу тәкъдим бе­лән килешергә җыена иде.

Киңәшмәдә ике бөртек татар большевигы да катнаша иде бит әле: Солтанталиев һәм Казан өчен яңа иптәш, Мирсәет тәкъдиме белән чакыртылган Сәхипгәрәй Сәетгалиев.

Сәетгалиев тә, чәчрәп чыгып, Грасис тәкъдименә кушы­лырга ашыкты. Әмма аның үз фикере дә бар: «Көч кул­лануны бераз кичектереп торганда да ярар иде. Игълан итеп карасыннар Идел-Уралны, барып чыгармы, юкмы, анысын белеп булмый бит әле»,— дип, боргаланып газап­ланды ул.

Татарчаны бераз чамалаган А. Гинцбург шунда сүз кыстырып куйды:

— «Кыз да булсын, буаз да булсын», получается. Шу­лаймы, Сәетгалиев иптәш.

Сәхипгәрәй уңайсызланып китте, колак очларына кадәр кызарып чыкты тегенең, һәм ул кинәт кенә үз тәкъдимен­нән үзе үк баш тартып куйды:

— Мин дә килешәм иптәш Грасис тәкъдименә.

Карашлар, ниһаять, Мирсәеткә төбәлде. Аның чираты, ул ни әйтер?.. Янәшәсендә утырган татар хәрбие Сәет­галиев сүзе белән килешәме әллә ул да?!

Мирсәетнең исә әзер җавабы юк иде әле. Әмма кан коюга, урыс һәм татар эшчесе, урыс һәм татар гаскәриләре арасында сугыш китереп чыгаруга теше-тырнагы белән каршы ул. Ләкин ике якның капма-каршы торуы шул чик­кә китереп җиткерелгән ки, уйламый ясалган һәр адым, һәр чараның конфликтка илтүе ихтимал. Дөрес әйтәләр, кул кушырып утырып та булмый.

Шул вакыт Шейнкман тавыш бирде:

— Солтангалиев дәшми... Килешү билгесе дип аңлар­гамы моны?

Маңгаен кулына терәп утырган Мирсәет урыныннан сикереп торды. Дәшми калуы белән генә дә күпме бәла-казага хәер-фатиха бирүче булып чыга түгелме соң ул?! Тел очында торган, аның уенча, бердәнбер чара түбәндә­геләрдән гыйбарәт иде:

— Иң элек хәрбиләргә «отбой» игълан итәргә,— диде ул, Грасиска туры карап.

Тегесе башын чайкап куйды:

— Башланды...— диде ул, һәммәсенә дә ишетелерлек итеп, һәм кагтый рәвештә кистереп әйтеп куйды.— Операция әзер! Иң элек бүген төнлә Алкин һәм башкалар юк ителәчәк.

— Килешмим,— дип кычкырды Солтангалиев.—Үлгән­дә дә юл куймаячакмын моңа.

Залда киеренке тынлык урнашты.

— Безнең башка чарабыз юк, иптәшләр,— диде ул, ни­һаять, паузадан файдаланып.— Вакытлыча кулга алу мөмкиндер, бәлки. Без шул рәвешле бер-ике көн отачак­быз.

— Әйтергә җиңел,— диде Грасис, тәкъдимне кабул итәргә теләмичә.— Аны ничек һәм кем тормышка ашырыр икән соң?

— Җиңел булмас, иптәш Грасис... Әмма мин шуны ях­шы беләм, җитәкчесез калган армия күзен йомып һөҗүм­гә күтәрелмәс. Шаулар... Ыгы-зыгы килер, таләп итәр һәм бераздан сүрелә төшәр. Әлбәттә, иң элек үзебезгә дә сабырлык күрсәткән хәерле.

Грасис, Мирсәеткә уйлап торырга да ирек бирмичә, сорау артыннан сорау яудырырга кереште. Әйтерсең, аның төп максаты Мирсәетне почмакка китереп терәү иде. Шун­нан соң, күрәсең, аның үз планын тормышка ашырырга юл ачылачак.

— Сорауга җавап бирмәдең, иптәш Солтангалиев...

— Бүген төнлә... Таңга таба өйләренә наряд белән барырга кирәк, әмма шау-шу чыгармаска.

— Адресларын табу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булачак. Булмас эш сөйли... Хыял гына. Ул махсус шу­лай буташтыра...

— Адреслар бар,— дип, кесәсеннән кызыл тышлы куен дәфтәрен чыгарып күрсәтте Мирсәет.

— Кемнәр алырга бара?

— Үзебез, һәр наряд башында бер татар большевигы торырга тиеш. Табарбыз, кешеләр бар.

— Белмим шул, белмим,— дип, ихлас борчылганын башкаларга да күрсәтәсе килеп, башын чайкап утырды Грасис. Үзалдына ул, мөгаен: «Каян килеп чыкты соң әле бу татар малае? Ни әйтсәң дә каршы чыга... Бәхәсләшеп тә җиңеп булмый үзен... Милләтчеләрне дә тыңлата белә, большевиклар да хисаплаша үзе белән. Тамак төбенә тыгылган сөяк булды бит тәмам...»— дип уйлады булса кирәк.

Бәхәсләшер ара түгел иде. Сүз көрәштерүләр туктал­ды. Большевикларның Казан губерна комитеты Солтан­галиев тәкъдим иткән планны тормышка ашырырга карар кылды. Операция бүген үк, төнге сәгать өчләрдә башла­начак. Әлеге эш өчен җаваплы итеп автор үзе — Солтан­галиев билгеләнде. Хәрби комиссарга иң ышанычлы кы­зылгвардиячеләрдән һәр алты төркемгә унар кеше бүлеп бирү турында боерык китте. Төркемнәр белән татар боль­шевиклары С. Сәетгалиев, Я. Чанышев, Камил Якуб, Са­дыйк Әхтәмов һәм Урманов җитәкчелек итәргә тиеш иде. Ә алтынчы төркем белән Мирсәет үзе Алкиннарга бара­чак.

Операция уйлаганнан да шомарак килеп чыкты. Ир­тәнге сәгать бишләрдә, нигездә, тәмамланган иде инде ул. Бер мылтык та атмады, тавыш-гауга да купмады. Бо­лак арты тыныч йоклады ул төнне. Әмма Хәрби шура җитәкчеләреннән бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Госман Токымбәтов, Йосыф Мозаффаров, подполковник Күгешовлар коралсызландырылган һәм ышанычлы урын­га ябылган иде инде.

Моны кулга алу дип тә булмый торгандыр. Аларның һәммәсен урын өстендә яткан җирләреннән кузгаттылар. Ашыгыч пакет китердек дип өйләреннән чакырып чыгар­дылар да чанадагы толыпка төреп алып та киттеләр. Ильяс Алкинны кулга төшергәндә генә бараз ыгы-зыгы чыга язып калды, әмма анысы да бик тиз җайланды.

Ул болдырда күренүгә өстенә ташланган, кулларын боргычларга ке­решкән дүрт солдатны Алкин якадан кар каккан сыман җиңел генә җилпеп атты, әмма башыннан ятьмә ташла­ганны абайламый калды...

Кулга алынган төннең иртәсендә Ильяс Алкин янына Шейнкман һәм Грасис иптәшләр керә. Аның белән сөй­ләшергә, бер-бер уртак фикергә килергә исәплиләр. Тик бу хыяллары тормышка ашмый — ул аларга нибарысы бер җөмлә әйтә:

— Мин читлектәге арыслан түгел, сөйләшәсегез килсә, кабинетыма килегез,—ди һәм тегеләргә аркасы белән борыла.

Хәл белергә килгән Солтангалиев белән дә сүзне кыска тота Ильяс Алкин.

— Йә, күңелең булдымы инде? —дип, маңгай аша сөзеп карады ул Мирсәеткә.

Мирсәетнең йөрәгенә хәнҗәр кадалгандай булды шун­да. Әлеге кулга алуларның гадәттән тыш чара булуын аңласа да, ике арадагы мөнәсәбәтләр күзлегеннән чыгып караганда, кешелексез һәм мәрхәмәтсез адым икәнлеген тоя, сизә иде бит ул үзе дә. Нишлисең, башка чара калмаган иде. Юкса, кан коелачак...

— Тукта, син миңа алай карама әле,— диде аңарга Солтангалиев.— Син үзеңне минем хәлгә куеп кара.

— Кирәкми дә, карамыйм да,— дип, кистереп куйды Алкин.— Тик син миңа шуны әйт: әлеге милли республи­ка — Идел-Урал штаты — синең өчен дә, минем өчен дә газиз түгел идемени?.. Үзең дә татар баласы лабаса...

Мирсәет үзе артыннан ярымачык калган ишекне ябып килде һем, уңайсызлык кичереп, Ильясның каршысына утырды, әмма күзләренә туры карый алмады.

— Син аңла, Ильяс,—дип, сүзен башлады ул.—Мин сиңа күңелемдә ни булса, шуны әйтәм хәзер... Төрки-мөселман халыкларының язмышы, киләчәге синең кебек үк, мине дә борчый. Яшермим, үзеңә дә һәрчак туганымдай якын итеп карыйм, аңларга тырышам. Әгәр дә мәгәр сез ният иткән Идел-Урал штаты тормышка ашар булса, ике уйламас, бүген үк янәшәңә тән сакчың булып басар идем... Тик син аңла, аңларга тырыш, бу — тормышка аш­мас хыял гына. Һәм шул хыялның, синең белән минем генә түгел, бөтен бер милләтнең башын һәлакәткә юлык­тыруы ихтимал. Кайда һәм нинди мохиттә булуны оныт­маска иде бит, менә нәрсә!.. Урыс-татар сугышы чыкса, ни белән бетәчәген уйларга кирәк! Аннары милли хис — әйбәт нәрсә ул. Әмма милләтне коллыктан азат итүнең бердәнбер чарасы сугыш түгел. Большевиклар, Советлар­га тартылуым әнә шуның өчен... Укыганың бармы икән, узган ел ук инде Совет хөкүмәте Россия халыкларының хокуклары турында декларация кабул итте. Ул документка иптәш Ленин үзе кул куйган, һәр халыкның үзбилгелә­нү хокукы таныла анда...

Тыңлап бетерергә теләмәде Ильяс Алкин.

— Әкият сөйләмә миңа,— диде ул коры гына.— Якын иткән кешеңне подвалга бикләмиләр. Иреккә чыгар әнә...

Шул рәвешле, бу юлы да аңлаша, уртак тел таба ал­мады алар. Әсирлектә озак тотмауны вәгъдә итеп, ишеккә борылды Солтангалиев.

Вакыйгалар көне белән түгел, сәгать саен бөтенләй уйламаган юнәлештә катлаулана бара иде. Бераздан, командирлары эзсез-нисез юкка чыгуны сизеп алган татар сугышчылары Болак артында фетнә күтәргән булып чык­ты, һәр урам чатында митинг, кайнар бәхәс, ыгы-зыгы... Болак читендә ныгытмалар корырга, сугышка хәзерлә­нергә керештеләр...

Шундый шартларда, үзенең сан ягыннан артык зур булмаган «яшел гвардия»се белән сәрдар Гайнан Вәисов шәһәрнең аръягында, Болак арты республикасында торып кала. Аның большевиклар белән аралашып, Советлар як­лы булып йөрүен беләләр, әлбәттә. Вәисов моны үзе дә яшерми. Ул гына да түгел, халыкның иң буталган чагын­да Татар бистәсе кешеләрен большевиклар белән берлә­шергә чакырып митингта чыгыш ясый:

— Алла хакына сорыйм,—дип мөрәҗәгать итә сәрдар Гайнан Вәисов солдатларга һәм шәһәр кешеләренә.— Милләтне — милләткә, мөселманны — христианга, яһүди­ләргә котыртучы халык дошманнарына берүк ышана күрмәгез. Гөнаһлы бәндәләрнең эше бу. Бәндәләрнең явыз җанварга әверелүеннән сакла, и аллам.

Сугыш-талаш белән берәү дә баемаган. Тыныч-имин тормышка, эшләп үткән көнгә ни җитә... Барлык милләт вәкилләре мәхәббәт, матурлык, тигезлек вә сәгадәт белән аңлашыр һәм берләшерләр... Кан кою бетсен, туганлык килсен...

Туганннар, энеләрем вә сеңелләрем, алла хакына са­ваплы эшләр кылыгыз. Барлык милләт, сыйныф вәкил­ләре дә берләшегез, ярдәмләшеп яшәгез. Шунда гына сезгә саф мәхәббәт, бәхет һәм туганлык иңәр...

Сүзен тәмамларга өлгерми Вәисов, ярсыган хәрбиләр төркеменнән берәү винтовкасын күтәрә. Сөйләүченең аяк астында җир чайкалгандай булып китә. Мылтык аткан аваз гүя бар галәмне тетрәтә...

Күп кирәкмени кешегә?! Шул рәвешле, татар дөньясын­нан, үзенең урынын таба алмаган, кем белә, ә бәлки та­бып та кадерен күрә алмаган, тагы бер легендар шәхес китеп бара. Кабан төбенә киткән хан байлыгы сыман, тарих ләмендә Вәисовлар заты дә эзсез югала.

«Яшел гвардия»не дә кыйнап тараталар. Шуннан соң Хәрби шурачылар, катгый шартлар куеп, шәһәрнең аргы ягына илче җибәрә. Санаулы сәгать эчендә юлбашчыла­ры Ильяс Алкин һәм башка командирлар азат ителми икән, алар иртәгәдән дә калмыйча һөҗүмгә күчәчәкләр.

Бирге якта да йоклап ятмыйлар. Университет тавына пушкалар чыгарып төзелгән. Тупчылар ядрә ташый. Урам­нарда кызылгвардиячеләрдән башка кеше күренми...

Грасис, килгән илчеләрне дә кулга алдырып, коман­дирлары белән бергә җыеп, һәммәсен атарга кирәк, дигән тәкъдим кертә.

Солтангалиевкә аеруча кыен. Әмма бу тәкъдим белән ул килешә алмый, каршы төшә. Сугышырга ярамаганлыкны аңлата. Сугыш чыга-нитә калса, татар большевик­лары һәм кызылармиячеләр анда катнашмаячак дигән ультиматум куя.

Соңгы көннәрдә менә ничәнче кат инде, әйләнеп-тулганып, һаман бер үк сорау килеп баса: Нишләргә?

Һәммә юллар сугышка, кан коюга илтә кебек.

Ленинның Казан большевиклары оешмасына юллан­ган хат-үтенече дә аяк астына салып тапталды әнә. «Гай­нан Вәисовны саклагыз», дип гозерләп сораган иде юл­башчы. Бу хакта эш узгач кына искә төшерделәр. Әмма соң иде инде.

Ул арада бәйдән ычкынган Болак аръягы, большевик­лар тарафында булган гарнизонның корал складларына көтмәгәндә һөҗүм ясап, егерме мең чамасы винтовка һәм башка сугыш кирәк-ярагы кулга төшергән, дигән хәбәр килеп ирешә... Ә бирге як исә, менә-менә килеп җитәр диеп, Петроградтан Балтыйк диңгез­челәре отрядын һәм броневиклар көтә.

Үзәк белән элемтәнең бушап торганы юк. Грасис һәм Шейнкман иптәшләр Троцкий белән даими киңәшеп тора­лар. Ленинга тыңгылык бирмиләр: «Солдат кирәк! Корал кирәк! Рөхсәт кирәк! Ярдәм кирәк!» Кирәктән дә күбрәк нәрсә юк.

Солтангалиев тә Петроград белән элемтәне өзми. Киңәшкәне — Мулланур Вахитов. Берничә мәртәбә аның үзенә Ста­лин мөрәҗәгать итә.

— Әйтегез әле, татар-башкортны революциягә, Совет­ларга якынайту өчен үзәктән торып ниләр эшләргә мөм­кин?— дип, сорый аңардан иптәш Сталин телеграф аша сөйләшүләренең берсендә.

Мирсәет озак уйлап тормый, турыдан яра:

— Татар-Башкорт республикасы игълан итү турында Совет хөкүмәтенең махсус Декреты кирәк,— ди.

Сталин да ике уйлап тормый, ни сорасаң, шуны вәгъ­дә итәргә риза чагы. Вакытны отарга кирәк һәм дә татар-башкортны кулдан ычкындырмаска.

— Бу хакта телдән килешү бар. Декретка якын көн­нәрдә кул куелачак, дип сөйли аласыз... Тагы ни ки­рәк?

Югалып калырсың... Мирсәеттән «Ни кирәк?» дип со­раганнары юк иде бугай әлегәчә. Сиңа республика да бир­сеннәр, тагы ни сорарга... Шулай да келт итеп бер мәсь­әлә хәтеренә килеп төште аның.

— Иптәш Сталин,— дип, хәбәр суга Солтангалиев.— Татар халкының бик борынгы хан мәчете, Сөембикә ма­нарасы бар. Шуңарга ай куярга кирәк иде бит...

«Ярар»дан башка җавабы юк Сталинның. Бу уңай­дан Вахитов һәм Шәриф Манатовка ашыгыч рәвештә про­ект хәзерләргә кушармын, дип вәгъдә бирә.

Шул сөйләшүдән соң икенче көнне Казанга Ленин һәм Сталин кул куйган телеграмма килеп җитә: «Бөтен кешегә дә мәгълүм булырлык итеп игълан итүегезне үте­нәбез. Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты Ка­зандагы Сөембикә манарасын тулысынча татар хезмәт ияләренә тапшырырга дигән карар кабул итте».

Оренбург­ка исә Кәрван-Сарайның башкорт хезмәт ияләренә тап­шырылуын раслаган телеграмма китә.

Әмма Казан икегә бүленгән, һәр ике як хәрби кон­фликтка әзерләнү белән мәшгуль. Ниндидер чара күрергә кирәклеге, вакытны сузарга ярамаганлыгы һәр кешегә мәгълүм. Грасис рәислегендә Революцион штаб ашыгыч киңәшмәгә җыела. Киңәшүдән бигрәк, аның уенда үзенең ныклы карарын раслату гына икән.

— Хәзер үк татар бистәсен тупка тота башларга ки­рәк,— ди ул.— Башка чара калмады. Бәхәсләшер урын юк.

Рәиснең иптәше (хәзергечә әйтсәк — урынбасары) Гинцбург та шул тәкъдимне хуплый. Шейнкман әлегә икеләнә. Камил Якуб ни дияргә белми. Сәетгалиев дәш­мәскә карар кылган. Солтангалиевтән тәкъдим көтәләр.

— Миңа әле генә хәбәр иттеләр,— дип, сүзен ураудан башлый Мирсәет.— Финляндиядән килгән мөселман пол­кы бу сугышта катнашмаячак. Казармаларына кайтып, чишенеп, ял итәргә ятканнар. Сугыш башланган тәкъдир­дә дә безнең җиңелү белән тәмамланачак. Чөнки шәһәр халкы Хәрби шура ягында. Татар бистәсе тулаем шул як­та. Рус интеллигенциясе, вак буржуасы, хәтта дин әһел­ләре ярдәм сорап Хәрби шурага мөрәҗәгать иткән, дигән хәбәрләр бар. Чиркәү байлыкларын тартып алу әнә нәрсәгә китерде, иптәш Грасис!

Инде Совет хөкүмәтенә бу конфликт кирәкме дигән со­рау куеп карыйк... Әлбәттә, юк, Көнбатыштан Кайзер һөҗүмгә күчте. Кырым, Төркестан һәм Башкортстандагы соңгы вакыйгалар мөселманнарны Советларга каршы куй­ды. Шундый шартларда Казан татарлары белән «шаяру»ны мин революция каршында җинаять дип саныйм. Күрәсең, татар халкын һәм татарның холкын начар беләсез сез, иптәш Грасис. Түземле ул! Сабыр! Тик һәр түземлекнең чиге бар, түзәр-түзәр дә...

Тукталып калды Мирсәет. Грасис, аны теленнән тарт­кандай:

— Йә-йә, әйтеп бетер... Син безгә яный башладың ши­келле...—дип куйды.

— Тәкъдимем шул,— диде Мирсәет, бәхәскә керергә теләмичә.— Хәрби шура вәкилләре белән солых төзергә, сөйләшүләр башларга кирәк.

Ике тәкдим кертелде. Тавыш бирүгә күчтеләр. Мир­сәетнең тәкъдимен ул үзе, Камил Якуб һәм бераз икеләнә төшеп булса да, Шейнкман хуплады. Грасис белән Гинц­бург икәү генә торып калды. Сәхипгәрәй Сәетгалиев исә бер якка да катнашмады.

«Алкин һәм башкаларны азат итү турында килешү.

Казан, февраль, 1918 ел.

Мөселмен хәрбиләре корылтаеның Ильяс Алкин, Йо­сыф Мозаффаров һәм башкаларны азат итү турындагы таләбен өйрәнеп, революцион штаб карар кылды: Мөсел­маннарның хәрби корылтае, Бөтенроссия мөселманнары Хәрби шурасы, мөселман гарнизоны һәм хәрби комитеты алдында түбәндәге таләпләр куела:

1. Эшче-солдат һәм крестьян вәкилләренең оештыру съезды ачылганга кадәр һәммә мөсе л ман оешмалары Идел-Урал штаты игълан итү турындагы ниятләренә әй­ләнеп кайтмый торырга тиешләр.

2. Казанда һәм Казан Совет эшче-крестьян республи­касында бөтен хакимият бары тик эшче-солдат, крестьян депутатлары Советы һәм Мөселман эшләре буенча Комис­сариат кулында икәнлеген тану.

3. Мөселман гаскәри көчләре һәммәсе Мөселман эш­ләре буенча Комиссариат карамагына күчерелә.

4. Кулга алынучылар Мөселман социалистлары ко­митеты җаваплылыгына тапшарылып азат ителәләр.

5. Мөселман оешмалары сәрдар Вәисовны үтерүдә гаеплеләрне ачыклау эшен үз өсләренә ала.

Революцион штаб рәисе: Грасис. Революцион штаб рәисенең иптәше: Гинцбург. Әгъзалар: Шейнкман, Солтангалиев. Сәркатип: Якубов.

Килешү кул куелган сәгатьтән көченә керә.

Тиз көннәрдә Хәрби шура белән Революцион штаб вә­килләре арасында килешү төзелә:

Ильяс Ал­кин һәм аның мәсләктәшләре шундый югалтулар бәра­бәренә иреккә чыгарыла. Хәрби шура корылтае больше­виклар тарафыннан куып таратыла. Әмма шул сәгатьтә үк Болак аръягы үзен татарларның милли республикасы итеп игълан итә. Шәһәрнең ул яртысында башка тәртип­ләр урнаштырыла.

Шуңа да карамастан, вакыт үзенекен иткән, өстен­лек һәм инициатива большевиклар ягына күчеп беткән була инде. Мирсәет Солтангалиев җитәкләгән Мөселман социалистлары комитеты һәм Мөселман эшләре буенча Комиссариатның эш, гамәлләре Совет хөкүмәте­нең татарларга хокук вә мөмкинлекләр бирергә сәләтле икәнлеген раслый килә.

Мартның сигезенче көнендә Гайнан Вәисовны күмү дә махсус Сөембикә манарасына ай кую вакыйгасы белән туры китереп үткәрелә.

Җомга көн. Мартның сигезе, бөтен Казан күләмендә траур көне итеп игълан ителә. Завод-фабрикалар эшлә­ми, уку йортлары һәм барлык җәмәгать оешмалары ябы­ла. Әнә шул рәвешле көндезге сәгать унбердә Казан сәр­дар Гайнан Вәисовны соңгы юлга озата. Сөембикә мана­расыннан төньяк-кенчыгыш тарафта изге Кремль туфра­гы аны үз куенына ала.

Әмма шәһәрнең һәр ике тарафыннан җыелган халык төркеме тукталырга ашыкмый. Көннең икенче яртысында исә килүчеләрнең саны артканнан-арта гына бара. Хикмәт шунда, чөнки көндезге сәгать өчтә Сөембикә ма­нарасына ай кую тантанасы башланачак.

Күпне күргән Сөембикә итәгендә бер көнне ике ми­тинг уздырыла. Берсе —матәм, икенчесе — тантана, га­сырлар дәвамында зарыгып көтелгән милли бәйрәм. Боларның икесен дә кереш сүз белән Мирсәет Солтангалиев ачып җибәрә. Сүз арасында, җай чыгарып, ул якын көннәрдә Совет хәкүмәте тарафыннан Татар-Башкорт рес­публикасы игълан ителәчәге хакында да әйтеп куя. Биг­рәк тә икенче митингта, Сөембикәнең очыннан патша им­периясе тамгасы — ике башлы бөркет алынып, аның уры­нына ярымай утыртканда Болак арты республикасыннан чыккан мөселманнарның күпчелек булуын истә тотсаң, әлеге хәбәрнең нинди тәэсир ясавы хакында аңлатып та торасы юк.

Әмма бәйрәм рухы, бәйрәм тантанасы озак дәвам итми. Март башларында ук Германия белән ике арада Брест солыхына кул куела. Димәк, армиянең эчке сәясәткә катнашуы өчен дә бермә-бер мөмкинлекләре арта. Ка­занга Балтыйк диңгезчеләре килә. Шәһәр урамнары бро­невиклар белән тула. Һәр көн Казан вокзалына яңадан-яңа хәрби берләшмәләр килеп тора.

Иптәш Грасис та инде хәзер Солтангалиевтән рөхсәт сорап тормый, шәһәрнең бердәнбер хуҗасы итеп саный үзен. Болак арты республикасы берничә мәртәбә тупка тотыла, татар бистәләренә броневиклар бәреп керә. Әмма Хәрби шуралылар да каһарманнарча сугыша, кызыл ар­миячеләрне үз тарафларына аяк бастырмыйлар. Милли милиция һәм «Тимер дружина» дип исемләнгән хәрби группаларның ныгытмаларына хәтта күпне күргән Бал­тыйк диңгезчеләре дә бәреп керә алмый.

Мирсәет яхшы аңлый. Әлегә ике арада сугыш башлан­маган... Тактик әзерлекләр чорына хас булганча, кайбер оч­раклы бәрелешләр генә булып тора. Киң масштаблы су­гышка юл куярга ярамый. Ул очракта һәр ике яктан югал­тулар хисапсыз булачак. Сузарга да ярамый, Болак аръ­ягы блокадада, ул һәр тарафтан урап алынган. Әгәр болай озак дәвам итсә, татар бистәсендә яшәүчеләр — кырылып, тарихи биналар — җимерелеп бетәчәк. Аннары, татар су­гышчылары һәм Ильяс Алкин каршында биргән вәгъдәлә­ре дә бар бит әле аның. Үзе яшәгән йорт та шул тарафта калды. Дөрес, яшәүче юк анда хәзер, Рауза, баланың хә­лен белергә дип, Мәскәүгә китеп барды.

Шулай да Грасис һәм Шейнкман иптәшләр белән озак бәхәсләшә-гәпләшә торгач, Болак аръягын тупка тоту­ны туктатып торуга иреште ул. Әмма вакыт­лыча гына... Әгәр дә ул, Ильяс Алкин белән очрашып, бу капма-каршы торуның мәгънәсез икәнлеген аңлата алмаса, эшнең ни белән тәмамланачагы бик тә ачык.

Камил Якуб аша аргы якка илче җибәреп, очрашу ха­кында килештеләр. Төн уртасында, һәр ике тараф караң­гылыкка иңгәч, Камил Якуб һәм тагын ике сугышчы бе­лән Мирсәет Солтангалиев чикне үтеп чыкты. Сөйләшен­гәнчә, аларны анда каршыладылар, штаб урнашкан би­нага алып килделәр. Солтангалиевне озатып килүчеләр ишек артында көтеп калды. Кесәләрен тикшереп, саклык чаралары күргәч кенә аны Алкин янына керттеләр.

Куыклы лампа уты астында ниндидер кәгазьләр акта­рып утыра иде Ильяс Алкин. Күзгә күренеп ябыккан һәм картая, таушала төшкән: бәлки моңа аның берничә көн рәттән кырынмаган булуы сәбәптер. Ничек кенә булма­сын, узган елның көзендә, Мирсәет Казанга килеп төшкән көннәрдә, аны үзенең мәһабәтлеге, зәвыгы һәм сөйләү рә­веше белән җәлеп иткән пәһлеван түгел инде. Ка­натларын салындырып хәл алырга утырган яшь бөркетне, яралы бөркетне хәтерләтә иде бугай ул.

Әмма үз халәтен Мирсәеткә күрсәтәсе килми иде аның.

— Һә,—диде ул, килүчегә урын тәкъдим итеп.—Үз милләтеңнең ничек сүнгәнен күрергә килдеңме?

Сорау гайре табигый, ачудан, җаны әрнүдән генә әй­телгәндәй тоелды Мирсәеткә.

— Юк, Ильяс туган, яныңа җитди борчу китерде үзем­не... Ә милләткә килсәк, киресенчә, ул уяныр, аякка басар. Ишетмәдеңме әллә, Совет хөкүмәте Татар-Башкорт Совет Республикасы турында махсус декрет игълан итте. Игъ­тибар ит, Совет хөкүмәтенең милли дәүләтчелек турында иң элгәреге фәрманы.

Алкинның бу хакта хәбәрдәр булу-булмавын Мирсәет ачыклый алмады, тегесе, ишетергә дә теләмим дигәндәй, кулын гына селтәде.

— Син, беркатлы, шуңа ышандыңмы?! Юк, Солтан­галиев иптәш, тарих безгә бердәнбер шанс биргән иде. Аны да файдаланмадык! Татарда хан булырга, хуҗа бу­лырга теләүчеләр күп икән ул. Фирка рәисләре, җәмгыять оештыручылары... Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? дигәнне ишеткәнең бардыр... Халык юкка чы­гармый икән ул мәкальне.

— Миңа сөйләшү өчен ярты сәгать вакыт бирелде,— дип, сәгатенә күз төшерде Мирсәет.— Нишлибез?.. Безгә бер фикергә килергә кирәк.

Алкин өстәл өстендә яткан наганга ишарәләде:

— Әнә өстәлдә ята безне коткаручы. Корылган... Сиңа —берәү, миңа —берәү, икебезгә дә җитә, иптәш Солтангалиев.

— Беткә ачу итеп тунны ягу ярамас, Ильяс. Синең бе­лән бергәләшеп зур эшләр эшлисе бар әле.

Елмаеп куйды Алкин. «Бергәләшеп» дигәнне шулай кабул итте.

— Тунны яктык инде, Солтангалиев иптәш. Синең бе­лән мин —бетләр генә калдык.—Махсус шулай, больше­викларның «иптәш» дип сөйләшүләрен үртәп, басым ясый иде ул әлеге сүзгә.

— Йә, нишлибез, дидем?.. Күрәләтә халыкны үлемгә кертергә ярамас.

Алкин дәшмәде.

— Менә мин солыхның үрнәген яздым,—диде Мирсәет, Ильяс Алкинга кәгазь бите сузып. Ә тегесе исә укып та тормады, имзасын куеп, кире кайтарды.

— Димәк, солых?..—дип, куанып кулын сузды аңа Мирсәет. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә сабыйлар­ча куанды ул.

Әмма сузылган кулның җавапсыз калуы да ихтимал иде бит. Ильяс Алкин аягүрә торып басты һәм, ни гаҗәп, Солтангалиевкә кулын бирде. Тик күзләрен генә күтәрер­гә теләмәде. Ничек өстәлгә текәлеп утырган булса, гәүдә­се калкынып та, карашы өстәлдә калды.

— Хуш,— диде өстәлдәге коралын кесәсенә салып.— Сиңа дигән күчтәнәчем үземдә калып тора. Хисаплашыр ара табарбыз әле бер. Кешеләрне сакла! Болакның бирге ягындагы һәр җан өчен башың белән җавап бирерсең,— диде, кинәт кенә җанланып китеп.

— Ә син кая юл тотарга җыенасың?

— Күз күрер,— дип, кулын селтәде Ильяс Алкин ар­тык сөйләшеп торасы килмичә, һәм капыл гына өстәл ар­тыннан чыгып ашыга-кабалана өстенә киенергә кереште.

Иртәгесен шәһәрне икегә бүлеп торган чик аша гадәти хәрәкәт башланды. Баррикадалар җимерелде, броне­виклар каядыр китеп югалды. Ә Ильяс Алкинны, үзенең санаулы кешеләре белән, бала чагы узган Мамадыш як­лары аша каядыр Уралга таба сәфәр тоткан дип сөйлә­деләр.

Ләкин Мирсәет белән аерылышкач та, җанын коткару турында уйламаган әле ул, казармада йоклап яткан «Ти­мер дружина»чы егетләре янына кергән, алар белән берәм-берәм хушлашып чыккан. Шул чакта аның күзләрендә яшь тамчылары җемелдәвен күрүчеләр булган...

IX

Апрель урталарында Мәскәүдән, Милләтләр эше буенча Халык комиссариатыннан ашыгыч телеграмма килеп төшә: «Казан губернасының мөселман эшләре буенча комиссары ип. Солтангалиевкә. Татар-Башкорт мәсьәләсе буенча ашыгыч киңәшмәгә килүегез сорала.

Сталин, Вахитов».

Ашкынып-канатланып барды ул Мәскәүгә. Кызы Рәси­дәне күрмәвенә ни гомер. Раузаның да Мәскәүдә чагы...

Мирсәет иң элек Вахитов янына ашыкты. Дусларча оч­рашып, хәл белештеләр. Гадәттәгедән дә җылырак күреш­те бу юлы Мулланур.

— Беләм... Ишетәм, Мирсәет,—диде ул.—Сине анда берьялгызың полкка каршы чыккан дип сөйлиләр.

— Арттыралар...—дип, шаяртуга шаяру белән җавап кай­тарырга тырышты ул.

Вахитовның ни хакында сөйләгәнен һәм нәрсәләр белән кызыксынганлыгын яхшы белә иде Солтангалиев. Үзәктә эшләсә дә, икенче яртысы Казанда калган ич аның, сабы­еннан аерылырга мәҗбүр булып, шул сабыен сагынып өз­гәләнгән ана хәлендә ул хәзер. Өстәвенә, Идел буенда һәм Казанда вакыйгаларның соң дәрәҗәдә киеренке чагы, ре­волюция язмышы хәл ителгән көннәр...

Казан хәлләрен сораштыра-сораштыра әллә ни арада чәй дә өлгерткән иде Вахитов. Күрәсең, кружкасы бер генә булгандыр, иң элек кунагына тәкъдим итте:

— Әйдә, син юлдан килгән кеше, бераз чәйләп ал.

Тартынып, кыстатып тормады Мирсәет, өстәлгә якынрак утырып хуш исле чәйдән авыз итәргә кереште. Ә Мулланур Вахитов аны Үзәктәге хәлләр белән таныштыр­ды. Әмма төп мәсьәләгә, Татар-Башкорт республикасы ха­кындагы сөйләшүгә өлгерә алмый калды — телефон шыл­тырады. Ишекле-түрле йөренгән Вахитов өстәл артына ашыкты.

— Әйе, Вахитов тыңлый... Килде, иптәш Сталин... Мон­да... Минем янда утыра... Хәзер... Хәзер үк керәбез.

Вахитов төребкәсен урынына куюга Мирсәеткә мөрә­җәгать итте:

— Иптәш Сталин чакыра.

Яртылаш эчелгән кружканы читкә этәреп, Мирсәет аягүрә торып басты, мин әзер дигән сыман, гимнастерка якаларын хәстәрләп куйды.

Сталин белән беренче күрешүе Мирсәетнең. Алар ки­леп кергәндә ул кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Әмма кунакларны күргәч тә, сүзен тиз генә тәмамлап, уры­ныннан торды, һәм бераз каршы килеп кулын иң элек Мирсәеткә сузды:

— Солтангалиев сез буласызмыни инде?.. Иптәш Вахитов сөйләгәннәрдән чыгып мин сезне бик дәү гәүдәле бер каһарман итеп күз алдына китерә идем...

Аздан гына, «мин дә сезне кыяфәтлерәктер дип уйлый идем», дип әйтеп ташламады Мирсәет. Сталинны ул чын­лап та таза, мәһабәт гәүдәле кавказ кешесе итеп күз ал­дына китерергә күнеккән иде. Баксаң, ни гәүдә, ни кыяфәт дигәндәй, гади генә бер кеше икән. Муены алга таба беркадәр бөкрәя төшкән сыман. Сул кулы да сәеррәк то­елды, ул аны урыныннан торгач та френч кесәсенә яшер­де. Куе кара чәчен артка тарап куйган. Өске иреннәрен каплап торган керпе сыман кара мыек. Борын очы, икегә аерылган сыман, урта бер җиреннән эчкә батыбрак тора. Салпы ияге бераз шадралана төшкән... Мөгаен, игътибар­ны аеруча җәлеп иткәне аның карашы булгандыр. Маңгай астыннан төбәлгән күзләрдә җитдилек кенә түгел, усал­лык та булуын тоемлау өчен күрәзәче булуың кирәкми. Ярымшаяра төшеп күрешкән вакытта да Сталинның сал­кын тимерне хәтерләткән карашы яктырмады. Хәер, төсе белән дә, бар нәрсәдән бигрәк, тимергә охшатты ул аның күзләрен.

Үз чиратында Сталин да Мирсәетне җентекләп хәтерен­дә калдырырга тырышты булса кирәк, беркавым аның күзләренә текәлеп торды.

— Исәнмесез, иптәш Сталин,— дип, беркадәр соңгара төшеп җавап кайтарды Солтангалиев.—Иптәш Вахитов беркадәр арттыра төшкән, күрәсең.

Керүчеләргә урын тәкъдим итте Сталин, һәм үзе дә өстәл артына утырып трубкасына тәмәке төяргә кереште. Ул да түгел, гел уйламаганда, каш астыннан тимер сал­кынлыгы бәреп торган карашын Мирсәеткә текәде.

— Сез нәрсә, иптәш Солтангалиев, бер Казанда ике дәүләт төзергә булдыгызмы?..

«Бу мәсьәлә хәл ителгән инде. Болак арты респуб­ликасы бетерелде», дип, аңлатырга керешмәкче иде Мир­сәет, әмма әлеге уеннан кире кайтты, чөнки Вахитов та, иптәш Сталин да бу турыда хәбәрдар. Мәгълүм факт­ларны нигә яңабаштан куертып торырга...

— Ул кризистан югалтусыз чыктык, иптәш Сталин. Ка­занда власть Советлар кулында... Әмма хәвеф икенче та­рафтан килә, Идел буйлап күтәрелә сыман. Чехлар Сама­рага җиткән дигән хәбәрләр бар...

Сталинның уенда Мирсәет сөйләгәннәр түгел ахрысы, ул, тәрәзәгә табан ярым борыла төшеп, башка нәрсә ха­кында фикер йөртә иде сыман. Сталин инде бөтенләй икенче яктан сорау биреп куйды:

— Татар-башкорт мәсьәләсе хакында нинди фикерләр бар?..

— Татар-Башкорт Совет республикасы игълан ителүе турындагы хәбәр мөселман даирәләре тарафыннан бик хуплап каршы алынды, иптәш Сталин. Үзәктән килгән бу яңалык большевикларга шикләнеп караучыларны да уй­ланырга мәҗбүр итте...

— Ә большевиклар ни уйлый?

— Хуплыйлар, иптәш Сталин. Татарлар һәм башкортлар революцияне яклап утка да суга да керергә әзер.

Янә, күкрәк тутырып, трубкасын имеп куйды Сталин һәм, сынаулы карашын Мирсәетнең күзләренә текәп, һәр иҗеккә басым ясап сорады:

— РСДРП(б) члены Солтангалиев иптәшнең дә кара­шын беләсе килә... Шәхси карашын!

«Бу төпченү нигә кирәк, ул нәрсә аңлата?» дигән сы­ман, Мирсәет бер Мулланурга, бер Сталинга карап алды. Вахитов үзе дә сорау алуга охшап киткән бу сөйләшүдән канәгать үк түгел иде булса кирәк. Әмма, итагатьле кеше буларак, әңгәмәгә катышмады. Турысын әйт, ни уйлый­сың — шуны сөйлә дигәнне аңлатып, Мирсәеткә керфек какты. Солтангалиевнең бу мәсьәләне бөтен нечкәлеклә­ренә кадәр белүче шәхес булуын Вахитов югары бәяли иде.

— Татарлар белән башкортлар бер ананың игезәк ул­лары сыман, иптәш Сталин. Телләре якын, мәдәниятләре һәм максатлары уртак дигәндәй... Бүлешер нәрсәләре юк...

Җентекләп аңлатырга, үз фикерләрен нигезләргә җы­енган Мирсәетне Сталин тыңлап бетермәде: Казаннан кил­гән большевикнын ничек уйлавы аның өчен әһәмиятле тү­гел иде, күрәсең. Әлеге мәсьәләгә аның мөгаен үз карашы бардыр.

— Сезгә, иптәш Солтангалиев, башкортларның бу мәсьәләгә мөнәсәбәте белән кызыксынырга туры килмә­деме? Сез үз халкыгыз исеменнән генә сөйләмисезме?

— Тумышым белән Уфа якларыннан мин, иптәш Ста­лин. Казан төбәгенә караганда, башкорт далаларын яхшы­рак беләм, дип саныйм. Соңгы көннәргәчә татар белән баш­корт арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкканы бул­мады. Тарихта да шулай булган. Үз иленнән куылган та­тарга җирен дә, сыен да кызганмаган башкорт. Ә татар мөгаллимнәре башкорт халкына гыйлем, мәгърифәт алып килгән...

Битараф бер кыяфәт белән елмая төшеп, авызыннан төтен өреп куйды Сталин. Бу әңгәмәнең барышыннан канәгатьме-түгелме икәнлеген һич аңларлык түгел иде аның. Бу юлы да ул көтелмәгән сүз кыстырып куйды:

— Ә сез, иптәш Солтангалиев, император Университе­тында нинди фән укыттыгыз? — Үз-үзеннән канәгать иде ул. Әмма шундук, үпкәләргә урын калдырмыйча, сүзне матур гына үз буразнасына борып та җибәрде.— Профес­сорларга охшатып матур сөйлисез... Аңлатыгызчы миңа, башкортлар ярык тагарак янында утырып калмасмы?

— Республика бер булса да, үзбилгеләнү һәм үзидарә хокукы башкорт халкының үз ихтыярында кала, иптәш Сталин. Стәрлетамакта булырмы, әлегә ачыкланмаган, башкортларның үзидарә органнары да күздә тотыла.

Сөйләшү рәвеше шундый, күрәсең, Сталин һаман төпченүен дәвам итте. Мәсьәләнең әле бер, әле икенче ягыннан килеп бирде ул сорауларны.

— Аңладым, иптәш Солтангалиев, сез бер республика төзү ягында.

Үзләшә төшкән Мирсәет, Сталинның уйланып торуын­нан файдаланып, үзе дә сүз кыстырып куйды:

— Иптәш Ленин һәм иптәш Сталин да шул ук фикер­не яклый дип ишеттек...

Сүзен бүлдергән өчен кәефе кырылганны сиздермәде Сталин. Әмма аңлашылырлык итеп әйтеп куйды:

— Иптәш Ленин өчен мин җавап бирә алмыйм. Мәсь­әләгә аның үз карашы бар. Мин ашыкмау ягында. Бер адым алга атлап, ике адым артка чигенүләрне,— ничек йомгакларга икән дигән сыман, аз гына тукталып алды,— табигатем кабул итми.

Мулланурга күз төшереп алды Мирсәет: бу нәрсә, чит­ләтеп Ленинга ишарә ясавы идеме аның?

Берөзлексез тартуын дәвам итте Сталин. Ни гомер әң­гәмә кылып утыралар әнә. Кулыннан трубкасын төшер­гәне юк әле. Чираттагы мәртәбә төтен суырып куйгач, кай­тарып тагын сорау бирде:

— Бу мәсьәләгә иптәш Вахитовның мөнәсәбәте миңа яхшы таныш. Бер тегермәнгә су коясыз... Шулай да сез­нең фикер, иптәш Солтангалиев, нинди принципларга нигезләнә?!

Кулын югары күтәрә төшеп, бармакларын бөгә-бөгә аң­латырга кереште Мирсәет:

— Иң элек, сыйнфый-экономик принципларга нигезлә­нә. Терлекчелек һәм игенчелек белән көн күргән башкорт­ларны, промышленносте һәм милли пролетариаты булган татарлар белән бәйләргә омтылу.

Икенчедән, әйткәнемчә, культура һәм тел нигезләренең уртаклыгы.

Өченчедән, революция һәм бердәмлек мәнфәгатьләре өчен дә ике тугандаш халыкның бер йодрык булуы кулайрак дип саныйбыз. Татарда да, башкортта да, иптәш Ста­лин, «Аерылганны — аю ашар, бүленгәнне — бүре ашар», дигән мәкаль бар.

— Бүре дигәнегез рус халкы буладыр инде... Ә аю кем? — дип, гел көтелмәгән җирдән бәйләнеп, чөй кыстыр­ды Сталин.

— Сүзләремә андый комментарий бирмәвегезне үте­нәм, иптәш Сталин. Мин бер халыкны да аю-бүрегә тиң­ләмим... Ә югарыда санаган дәлилләремә колак салуы­гызны үтенәм.

Мирсәет санаган дәлилләр һәм принциплар әллә бар, әллә юк иде Сталин өчен — исе дә китмәде. Гомумән, Ста­линны фикереннән кире кайтару яисә нәрсәгә дә булса яңадан ышандыру мөмкин хәлме икән? Үз туксаны — тук­сан, дип, шушындый очракларда әйтелә торгандыр.

— Дәлилләрегез тәмаммы?— диде ул, тыныч кына төтен өреп.

— Әйе, тәмам.— Әмма Мирсәет күңелендәген әйтми кала алмады.— Алар сезне канәгатьләндермәде кебек, ип­тәш Сталин...

Юк дип тә, әйе дип тә әйтмәде Сталин. Әмма үзе өстен­рәк булып калды:

— Фикерләрегез кызык... Дәлилләрегез нигезле... Фи­кер һәм дәлилләрдән дә югарырак төшенчәләр бар, иптәш Солтангалиев. Сезне тыңлаганда мин әнә шул хакта уй­ланып утырдым.

Ул «югары төшенчә» дигәне нәрсә икән? Бар микән ул?.. Булса, нидән гыйбарәт икән?.. Сталин анысына ачык­лык кертмәде. Сүзләренең, фикерләренең, шул рәвешчә, табышмак сыманрак булып калуын кулай күрде.

Хушлашып чыгарга җыенгач, Вахитовның бераз тоткар­лануын үтенде ул. Мирсәеткә, кул биреп, уңышлар теләп калды.

Мулланур Вахитов озак тоткарланмады, аның артын­нан ук килеп чыкты. Кәефе күтәренке иде. Түбәнге катка илтә торган баскыч янында куып җиткәч, Мирсәетне кочак­лап алды.

— Сталин ошаткан үзеңне,—диде ул, пышылдый тө­шеп.

— Нәрсә, бер-бер сүз әйттемени?

— «Котелогы буш түгел егетнең — фикерли», диде...

— Шул сүз өчен алып калдымы сине?..— дип, гаҗәп­сенү белдерде Мирсәет.—Ә республика хакында бер сүз дә әйтмәдеме?..

Җавап бирергә ашыкмады Вахитов, баскычта килүче-китүчеләр арлы-бирле йөреп тора, үз кабинетына кергәч кенә ачыклык кертте:

— Шуны хәтереңнән чыгарма, Мирсәет: Сталин соң дә­рәҗәдә хәйләкәр кеше. Фикерен һичкайчан өзеп әйтмәс. Кешеләрне тыңлый белә ул, башкалар бәхәсләшкәнне кү­зәтеп утырырга ярата, ә үзенекен чыгармый. Күпчелек нинди нәтиҗәгә килсә, ул шуны, үзенеке итеп, ахырда йом­гак ясый... Иң акыллы булып кала...

Исең китмәсен, Татар республикасымы, Татар-Башкорт республикасымы — аның өчен барыбер. Җай чыкса — аяк чалачак, эшләр без дигәнчә барып чыкса — син сөйләгән­нәрне үзенеке итеп тәкъдим итәчәк. Менә шулай, Мирсәет!

Тагы бер сәгатьтән алар Кремльдә, Владимир Ильич­ның кабул итү бүлмәсендә иде инде. Ленин Вахитовтан, үзен Казандагы Мөселманнар эше буенча Комиссариат җитәкчесе белән таныштыруын үтенгән булган.

Владимир Ильич аларны сагындырып килгән кунакла­ры сыман кабул итте. Ишектән күренүләре булды —уры­ныннан капылт кына торып кабинетының урта бер җиренәчә аларга каршы килде.

— Рәхим итегез, түрдән узыгыз, якташлар,— дип, иң элек Вахитов белән күреште, аннары Солтангалиевкә кул бирде. Шаяртып алырга да өлгерде.—Яныма сездәй татар егетләре килеп кергәч үзем дә яшәргән сыман булып киттем бит әле. Яшьлегемне искә төшердегез, Ка­занны...

Ул да түгел, Ленин җәт-җәт атлап стенада эленеп тор­ган зур карта каршысына төбәп китте, кунакларын да үзе артыннан әйдәде. Килгән шәптән кулына күрсәткеч таяк алды да, картага яны белән басып, карашын Мулланур бе­лән Мирсәеткә таба төбәде.

— Әле генә Троцкий шылтыратты. Ак чехлар Самара­га һөҗүм башлаган. Самарадан соң чират Казанга җитә­чәк... Революция язмышы кыл өстендә, иптәшләр. Халык­ара капитализм безне әнә шулай, Идел буйлап боҗрага алырга исәп тота...

Сул күзен беркадәр кыса төшеп, сынаулы карашын Мирсәеткә төбәде:

— Әйтегез әле, иптәш Солтангалиев, Казанда шундый дәһшәтле дошманга каршы торырдай көчләр бармы?..

Ордым-бәрдем җавап бирә торган сорау түгел, уйлана калды Мирсәет:

— Көчләр бар-барын да, иптәш Ленин, әмма әлегә алар таркау.

— Иптәш Вахитов ничек уйлый?

Мулланур үзенең Мирсәет белән килешкәнлеген бел­дерде. Әмма шул таркау көчләрне тиз арада бер йодрык итеп туплау юлында Казан большевикларының зур эш башкарырга сәләтле икәнлеген дә искәртте.

Ленин татар большевикларының мәсьәләгә аек акыл белән килүләрен ошатты, күрәсең. Башындагы уйлар авыр­лыгыннан шактый кысылган күзләрен ача төште: кунак­ларын өстәл артына чакырды, үзе дә аларның янәшәсенә килеп утырды.

— Казандагы фетнәне бастыруда, иптәш Солтангалиев, сезне зур кыюлык күрсәткәнсез дип ишеттем... Кызганыч, Вәисовны гына саклый алмагансыз!.. Хикмәтле кеше — Вәисовлар! Граф Толстой юкка гына мөкиббән китмәгән үзләренә...

Казан хәлләреннән шул дәрәҗәдә хәбәрдар булган Вла­димир Ильичны сокланып, хәйран калып тыңлады Мирсә­ет. Шуның өстенә һәр сүзе, һәр яңа фикере белән әңгәмә­дәшләрен үзенә якынайта, тарта бара иде сыман ул. Ленинны беренче кат шулай якыннан күреп сөй­ләшү бәхетенә ирешкән Солтангалиев өчен бу аеруча тәэ­сирле иде. Югарыдан торып, синең шәхесеңне түбәнәйтер­гә омтылып, сорау алгандай төпченгән Сталин белән оч­рашудан соң, бу — чагыштыргысыз дәрәҗәдә ипле, истә­лекле әңгәмә иде.

Бераздан Владимир Ильич, сүз ара сүз ияреп, сорап куйды:

— Иптәш Солтангалиев, сез нәрсә хакындадыр киңә­шергә җөрьәт итмичәрәк торасыз кебек. Турысын әйтегез, большевиклар арасында аңлашылмаучылык калмаска, тиеш!

Ленинның гадилегенә, сизгерлегенә Мирсәет янә бер сокланып куйды, һәм тел очында торган соравы белән мөрәҗәгать итте:

— Иптәш Ленин, үземне күптәннән борчыган сорау­га җавап ишетәсем килә сездән. Әйтегез әле, нигә ышан­мыйлар безгә? Нигә безгә һәрчак шикләнеп карыйлар?

— Тукта, туктагыз...— дип, ярты юлда бүлдерде аны Владимир Ильич. Мирсәетнең соравы гаять дәрәҗәдә җит­ди икәнлекне тоеп, аның хәленә кереп, кичерешләрен ур­таклашырга ашыгып бүлдерү иде бу.—Сезгә кем ышан­мый, иптәш Солтангалиев, кем шикләнеп карый? Сөйлә­гез, аңлатыгыз, зинһар өчен!..

Сул тарафка башын янтайтыбрак һәм шул янтайган яктагы күзен кыса төшеп, Владимир Ильич дикъкать белән тыңларга әзерләнде.

Бер Ленинга, бер Вахитовка күз төшереп алды Мир­сәет. Ленин көтә, ул аны тыңларга әзер. Ә Вахитов исә әллә югалыбрак калган, якташын аңлый алмыйчарак тора: юлбашчының башын катырмасаң ни булган дип, шел­тәли дә сыман.

Күңелендәген яшереп калдырырга, җиде кат үлчәгән­нән соң гына кисәргә күнекмәгән Мирсәет. Нишләтеп тә булмый — табигате шундый. Бу юлы да ул турыдан ярды:

— Ничә гасырлар буена сабан артында гына түгел, патшаның һәр уряднигы каршысында да бил бөгергә мәҗ­бүр булган татар халкы. Октябрь революциясеннән соң аның әле яңа уңга-сулга карана башлаган, башын күтәрә һәм билен турайтырга иткән чагы. Иреген буып торган патша ялчыларын бер селтәнүдә тотып быргырга әзер ул. Бөтендөнья капитализмы интервенциясенә каршы көрәш­тә дә үз-үзен аямаячак безнең халык. Совет дәүләтен як­лап утка да, суга да керергә әзер без. Тик бер нәрсә ике­ләнергә, сагаерга һәм бүлгәләнергә мәҗбүр итә, иптәш Ленин, безгә ышанмыйлар!

— Ул кемнәр? —дип, кабатлап сорарга мәҗбүр булды дикъкать белән тыңлап утырган Ильич.

— Татарлар ризасызлык белдереп урамга чыкса, мәсь­әләнең асылы белән кызыксынып тормастан, аларны фет­нәдә гаеплиләр. Үз арабызда аз гына берләшү, килешү күренәме — милләтчелек ярлыгы тагыла. Тугандаш халыкларның революцион көчләре — башкортлар, казакълар яисә кырым татарлары белән элемтәгә керсәң, бубый тузы белән каплагандай, панисламист дип яла ягалар үзебезгә. «Милләтче» булудан куркып кырыкмаса-кырык фиркагә бүленергә, үзара яла ягышырга һәм үтерешергә тиешлеме без? Панисламизмда гаепләмәсеннәр өчен, гомер-гомергә тел-лөгать алмашкан туганнарыбызга сәлам бирмәскә, яр­дәм кулы сузмаска тиешлеме?..

Владимир Ильич кулына таянган килеш Мирсәеткә те­кәлеп карап утыруында булды. Татар большевигының шу­лай ачыктан-ачык күңелендәгесен ярып салуы аңа кызык­лы иде булса кирәк. Сөйләүче сулыш алмаштырган ара­дан файдаланып, куәтләгән сыман, сүз кыстырып куйды:

— Тыңлыйм... Сөйләгез, иптәш Солтангалиев, дәвам итегез... Бу минем өчен бик тә кызыклы бит әле...—Мир­сәет мавыгып сөйләвен дәвам итте.

— Урындагы большевиклар арасында милли мәсьәләгә мөнәсәбәттә ике төрле хата караш киң таралган.

Беренчесе, милли мәсьәләнең һәм изелгән халыклар арасындагы милли азатлык хәрәкәтенең әһәмиятен бәяләп җиткермәү яисә күрмәмешкә салыну. Әйтергә кирәк, иптәш Ленин, бу авыру үзәктә генә түгел, җирле партия оешмала­рында да киң таралган. Бигрәк тә милли изелүнең ни икәнлеген үз җилкәләрендә татып карамаган җитәкчеләр­гә хас бу.

Икенчеләре исә, милли дәүләтчелек һәм милли аң кебек төшенчәләргә турыдан-туры аяк чалу, аларны яралгысын­да чакта ук юкка чыгарырга омтылучылар. Татар респуб­ликасы да, татар-башкортныкы да кирәк түгел аларга. Мин моны большевик буларак, һәм һич арттырмыйча, җа­ным әрнегәнгә сөйлим, иптәш Ленин. Хәтта үземә мөнәсә­бәттә дә, бер генә тапкыр түгел, еш туры килә миңа боларны кичерергә. Татар булганым өчен генә икенче сортлы большевик итеп күрәселәре, кайсыберләренең хәтта шуңарга үз-үземне ышандырасылары килә. Ә мин — килешмим!

Ленин кинәт җанланып китте. Түбән иелә төшкән башын күтәрде. Күзләрен зур ачып стенадагы картага те­кәлде. Шул рәвешле, ул бермәл уйга калып дәшми торды, аннары, үзалдына сөйләгән сыман, катгый әйтеп куйды:

— Бар... Бар шул әле бездә андый чир. Бик күп бәла­ләрнең башында империя чире — шовинизм тора, кызга­нычка каршы.

Моңарчы тыңлап кына утырырга мәҗбүр булган Ва­хитов та сүзгә кушылырга кирәк тапты.

— Владимир Ильич,- бәхеткә каршы, гади хезмәт ия­ләре—пролетариат һәм крестьяннар азат андый авыру­лардан. Казанны гына алыйк, татар һәм рус эшчеләренең үзара бүлешә алмаслык һичнәрсәләре юк... Миңа калса, урындагы кайбер иптәшләр милли хисләрне үзара капма-каршы чәкештерүдән кызык таба кебек. Файда күрә... Иптәш Солтангалиев сөйләгәннәрне миңа да үз җилкәмдә аз татырга туры килмәде...

Үзара аңлашу, бер-береңнең хәленә керү рухында бар­ган әлеге әңгәмә байтак дәвам итте. Ленин ялгышып кына булса да сәгатенә күз төшермәде, үзенең кая да булса ашыккан­лыгын сиздермәде. Иркенләп, мавыгып сөйләште, дикъ­кать белән тыңлады, хәйләкәр күзләрен кыса төшеп, рә­хәтләнеп көлеп алырга да ара тапты.

Әлеге очрашудан канатланып, рухланып чыкты Солтангалиев. Үзе­нең гомерен хезмәт ияләренең азат­лыгы өчен көрәшкә багышлап ялгышмаган ул...

Кремль ишегалдына чыккач та тәэсирләрен Вахитов белән уртаклашырга ашыкты Мирсәет. Бүгенге очрашудан соң ничек тыныч кына атларга, дәшми түзәргә мөмкин. Мулланур Вахи­тов үзе дә Мирсәет өчен абруйлы фикердәш.

— Мулланур,— дип, башлады ул сүзен,—синең белән күптәннән киңәшәсе килгән бер сорау бар бит әле миндә. Әйт әле, «пролетариат диктатурасы» төшенчәсенә карашың ничек синең? Бу со­рауны мин Ленинга да бирергәме әллә дип уйлап утырган идем...

Шул да булдымы соравың дигән сыман, Вахитов аңа гаҗәпләнеп карап алды.

— Дәшми калуың яхшырак булган,— диде ул, коры гына.— Маркс һәм Ленин хезмәтләрен укырга кирәк.

Аңламады аны Вахитов. Мирсәет соравын кабатлады:

— Укыган бар да ул...

— Соң?.. Ышандырмыйлармы?..

— Ышандыралар. Әмма күңелдә канәгатьсезлек кала. Үзең уйлап кара, Мулланур: ни өчен дип әле бөтен хезмәт ияләренә азатлык китергән революцияне, яңа тормышны, пролетариат диктатурасы белән чикләргә. Нигә пролета­риат кына?! Һәм нигә ул «диктатура» булырга тиешле?!

Вахитов пролетариатның революцион хәрәкәттә баш­лап йөрүче төп көч булуын һәм «пролетариат диктатура­сы» дигән төшенчәнең символик мәгънәгә дә ия икәнлеген кабатларга мәҗбүр булды.

Мирсәет:

— Беләм... Аңлыйм... Килешәм,—дип, аның сүзләрен җөпләп барды-барды да күңеленә кереп оялаган икелә­нүләре белән уртаклашырга кереште.— Ярый, без — та­тарларда беркадәр пролетариат булсын да ди. Ә күп кенә күршеләребез — төрки халыкларның зур завод-фабрика­ларда бергә тупланып эшләүче милли пролетариаты юк дәрәҗәсендә ич әлегә. Алар нишләргә тиеш? Эшчеләр сыйныфын ярлы крестьяннарга каршы кую гына түгел, бер милләтне икенче милләткә каршы кую да булып чыга тү­гелме соң пролетариат диктатурасы?! Мисал өчен, баш­корт, казакъ һәм үзбәкләр, милли пролетариаты булган рус, украин һәм татар янында тигезсез һәм хокуксызрак булып чыга түгелме соң?! Көнчыгыш илләрендә яшәүче тө­рек, фарсы, әфган, кытай һәм гарәп халыкларының да бәлки Россиядәге революцион хәрәкәткә кушылырга ния­те булгандыр. Ә без, аңлый торып та, милли азатлык хәрә­кәтенең нинди зур революцион көч икәнлеген күрмәмешкә салышабыз түгелме?..

Көлемсерәп куйды Вахитов.

— Син күтәргән сорауларның күбесенә Ленин хезмәт­ләрендә җавап бирелгән. Ә калган өлешенә киләчәк җа­вап бирер, һәрхәлдә сине нинди сораулар борчыганын мин аңладым, Мирсәет.

Вахитовның, шул рәвешле, ул күтәргән мәсьәләләрне җиңел генә урап узарга омтылуы бик ошап җитмәде Мирсәеткә. Ә бәлки урыны һәм вакыты ул булмагандыр. Кәефе кырыла төшсә дә, сиздермәскә булды Мирсәет.

Беркавым дәшми бардылар. Кремль ишегалдыннан чы­гып килгәндә, сүз уңаена гына дигән сыман, Вахитов кы­зыксынып куйды:

— Нәрсә, Казанда иптәш Грасис белән борчагыгыз пешмиме әллә сезнең?

— Каян алдың, мин алай димәдем,— диде Мирсәет. Вахитовның сизгерлегенә хәйран калды үзе. Фикеренең нәкъ шул тирәдә чуалган чагы иде.

- Сүз сөрешеңнән, йөрәк тибешеңнән сизеп барам,— диде Вахитов.

Мирсәет янә күңелендә ни булса — шуны сөйләргә мәҗ­бүр иде. Мөселманнарның хәрби оешмаларына булсын, революцион оешмаларына булсын, Казан һәм Уфа губер­на партиясе җитәкчеләренең сагаебрак караулары, бигүк теләктәш булмаулары турында искә төшерде ул.

Вахитов милләтләр арасындагы ыгы-зыгылардан өстен­рәк булырга киңәш итте аңар.

Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты бинасы каршында аерылыштылар. Вахитовның кереп чәйләп алырга чакыруыннан Мирсәет баш тартты. Кызы һәм ха­тынын сагынып килде ич Мәскәүгә, шулар янына ашыкты. Ә иртәгесен таң белән кайтыр юлга чыгасы бар.

* * *

Күчтәнәчләр төяп караңгы баскычтан менеп килә. Үз гаиләсенә, үзенең газиз кызы һәм сөеп туя алмас Раузасы янына... Дулкынлана... Йөрәк күкрәк читлеген бәреп чы­гардай булып тыпырчына. Нигә шулай ул?! Сталин яны­на, хәтта Ленинның үзе янына тәүге кабат кергәндә дә ар­тык дулкынланмаган, үзен тыныч тоткан Мирсәеткә ни булды соң?! Башкалар күк нигә ул да үз өенә, үз гаиләсе янына тыныч кына кайтып керә алмый икән?!

Үзе атлый, ә үзе күңелендә йөргән шигъри юлларын ка­батлый:

Кырау тимәс алсу гөлләр белән

Бертуган син, беләм, тумыштан.

Сөйдерәсең, Pay..., көйдерәсең:

Яралгансың ахры син уттан!

Ишек тоткасына үрелгәч тә, бермәлгә туктап, хәбәр бирмичә үз-үзен кулга алырга тырышып торды ул. Нигә шулай дулкынланамы?.. Чөнки ярата, берөзлексез сагы­нып яши ул аларны, очрашу сәгатьләрен түземсезлек бе­лән көтеп ала. Беренче күрүдә ук сихерләде, колы итте сыман аны Рауза. Ансыз үткән көннәренең Мирсәет өчен нинди авыр газап булуын ул үзе генә белә. Дөньяга ямь өстәп, бетмәс-төкәнмәс гайрәт һәм илһам китергән бердән­бере, өзелеп сөйгәне, гомерлеккә сайлаган яры ич ул аның. Рауза...

Ишекне, гадәттәгечә, әбисе ачты. Бары үз өендә генә була торган җылы рәхәтлек килеп бәрелде йөзенә. Ул да түгел, Рәсидә йөгереп килеп чыкты. Ярты юлда туктап калды ул, ятсынуы иде булса кирәк, әтисенә сынап карап торды һәм ниһаять, таныды:

— Әттә,— дип, Мирсәетнең кочагына атылды.

— Менә ничек дәү үскән бит минем кызым... Йомшак борыны һәм иякләре белән әтисенең муенын иркәләде сабый. Аннан, башын читкәрәк тайпылдырып, сынаулы караш ташлап алды — ялгышма­ганмы, үз әтисеме, янәсе...

Бер кулына уенчык, икенче кулына дәү клиндер тот­тырып сабыен идәнгә төшерде Мирсәет. Бу аның, үз-үзен белешмичә, кочагын бушатуы, Рауза белән күрешергә җыенуы булгандыр, күрәсең.

— Әби,— дип дәште Мирсәет, киявенә яулык читеннән генә ягымлы карашын төбәп торучыга, кулындагы башка күчтәнәчләрен сузып.— Болары Рауза белән сиңа.

Әби кеше аш-су бүлмәсенә юнәлде. Рәсидә дә аңарга иярде, әтисе алып кайткан уенчыкны күрсәтеп куанасы, мактанасы бар бит әле...

Аягындагы күнитекне салу белән мәшгуль булган Мир­сәет күзләре белән Раузаны эзләде, Раузаны көтте. Бер-­бер сәбәп табып үпкәләгәнме соң әллә, нигә күренми?.. Казаннан озаткан чакта «Сине сагынырмын инде, нишләр­мен...» дип, күз төпләрен сөртә-сөртә аерылышкан иде югыйсә...

— Рауза өйдә түгелме әллә?

Сорауны ишетүгә, үзенең белдеклелеген күрсәтәсе ки­леп, иң элек Рәсидә йөгереп чыкты. Әле һаман күп кенә авазларны дөрес әйтергә өйрәнмәгән, үзенчәләп сукалый иде ул, ни әйткәнен аңламассың.

— Әнием ружьега китте, ружье янына...

Көлеп куйды Мирсәет. Әбисе аңлаткач кына төшенде: Рауза доктор Оруджиев янына киткән булып чыкты. Нерв­ларыннан зарлана иде ул, әле Бакуда вакытта ук Оруд­жиев фамилиясендәге врач янына барып йөргәнлеге мәгъ­лүм иде. Димәк, ул Мәскәүгә күчеп килгән булып чыга.

Көн кичкә авышып килгән чак, Раузаны каршы алыр­га дип Мирсәет урамга чыкты. Сагынуы да чиктән ташып ашкан. Әбисе докторның төгәл адресын әйтә алмады-алуын, шулай да чама белән кайсы тирәдәрәк яшәгәнле­ген аңлатты.

Шәһәр үзәгендәге тыныч һәм тар тыкрыклардан йөри торгач, таштан төзелгән ике катлы аерым йорт каршысына килеп туктады Мирсәет. Ишекнең сул ягына чуеннан коелган игълан язып эленгән. «Бу йортта доктор Оруджи­ев яши. Кабул итү сәгатьләре иртәнге 10 нан кичке 6 га кадәрле. Ял көне — җомга».

Чылбырыннан тартып чыгарып, кесә сәгатенә күз тө­шереп алды Мирсәет. Инде җиденче киткән. Болай булгач Раузаның кайтып киткән булуы ихтимал. Ул да түгел, бүген җомга көн икәнлеге келт итеп хәтеренә төште. Моны ничек аңларга да белмәде ул. Димәк, аның кебек үк ат­наның кай көне икәнлеген оныткан Рауза кире борылып кайтырга мәҗбүр булгандыр.

Күңелендә шундый уйлар бөтерелде. Ә кулы кыңгырау җебен тартты. Килгәч-килгәч, докторның үзенә сәлам би­реп китүнең зыяны булмас, берочтан Раузаның авыруы белән дә кызыксыныр.

Олы гына яшьтәге бер агай килеп ачты ишекне. Боры­ны һәм мыегыннан күренеп тора — кавказлы. Колакка ка­тырак иде булса кирәк, урынсызга кычкырып дәшүеннән, тыңлаганда авызын ача төшеп бар дикъкатен әңгәмәдәшенә юнәлтүеннән үк күренеп тора.

— Кем бар анда? — дип кычкырды ул. Югыйсә, пыяла аша бары да күренеп тора, әле кояш баемаган...

— Әссәламе... галәйкем,— дип, сәламләде үзен Мир­сәет.

Күренеп тора, агайга килүченең мөселман кешесе бу­луы һәм шул рәвешле сәламләве ошап китте. Балкып ел­майды ул һәм ишекне ачып кунакны эчке якка үткәрде:

— Вәгайләйкем әссәлам. Хуш киләсез, хуш... Кем дип торам, үзебезнең кеше икән...

Агай ялгызлыктан җәфа чиккән, күрәсең, килүчене кире борырга ашыкмады, аны җентекләп күзәтергә кереште. Мирсәетнең исә, киресенчә, вакыт чамалы:

— Доктор үзендәме, агай,— диде ул, эшлекле генә итеп.

— Үзендәсен-үзендә,— дип кычкырды карт. Килүче таныш та сыман тоела башлаган иде аңарга.

— Керергә рөхсәттер бит, агай,— дип, ашыгуын бел­дерде Мирсәет һәм күз чите белән затлы стена сәгатенә карап алды.

Картның күңеле изгелектә. Күренеп тора, килүчегә яр­дәм итәсе килә. Әмма үзен нидер тота сыман:

— Бик ашыгыч идемени?..

Аны-моны уйлап тормады Мирсәет, шундук җавап кай­тарды:

— Ашыгыч иде шул.

— Хуҗа кемнедер көтә иде кебек,—дип, нәтиҗә ясады агай үзе өчен. Димәк, килүчене борып чыгарырга ярамас.

Мирсәетне өске катка алып менеп йомшак креслога утыртты карт. Чәй тәкъдим итте.

— Хәзер, бер-бер җаен табып хәбәр итәрбез үзенә.

Юкка вакытын уздыра Мирсәет. Монда ни калган соң аңарга, кемне көтә. Чәйдән баш тартты, тыңгысызланып сорарга мәҗбүр булды:

— Әллә операция ясыймы?

Карт, үз итеп, текәлеп карап алды янә һәм мыек ас­тыннан елгыр гына елмаеп куйды.

— Хуҗамны яхшы беләсез, ахры?..

Баш какты Мирсәет. Картның кәефе тагы да күтәрелеп китте.

— Әпирәсия,—дип, кабатлады ул аның артыннан. Авызын-мыегын сыпырып тыйнак кына кеткелдәп көлеп ал­ды.—Аны әпирәсия үк дими торганнар иде без яшь чак­та... Хи-хи-хи...

Берни аңыша алмый торган Мирсәеткә якынрак килде карт һәм, күптәнге танышына дәшкәндәй, колагына пышыл­дады:

— Бер Мәскәү кәнтәе белән шунда... Күңел ача...

Янә зур канәгатьлек белән кеткелдәп җибәрде карт. Һәм чәй алып менәргә вәгъдә итеп аскы катка юнәлде.

— Тукта,— дип, ярты юлда, баскычта куып җитте үзен Мирсәет.— Кем белән ул анда — марҗамы?

Карт башын чайкады. Бакуда яшәп телен шактый ук шомарткан Мирсәетне әзәрбайжанга чыгарды, күрәсең:

— Бер татар шунда,—диде. Кулын күкрәк турысына куеп, аның кыска буйлы икәнлегенә дә ишарәлеп өлгерде.

— Исеме ничек?..

— Белмим,— диде, битараф кына. Аннан ачыклык кертергә кирәк тапты.— Кәнтәй-кәнтәй инде, кем кызыксынган аларның исеме белән. Үзе дә бутап бетерә торгандыр, хи-хи-хи...

Ике кат арасындагы баскычта торып кал­ды Мисәет. Чәй китертү, килүчегә кавказлыларга хас кунакчыллык күрсәтү, уе белән мавыккан карт юлында булды. Бераздан аның аскы катта кем беләндер сөйләшкәне ишете­лде.

Мирсәет үз-үзенә гаҗәпләнде: ниш­ләп керде соң әле ул монда? Докторның кабул итү көне түгел, нәрсә калган аңарга?.. Санаулы сәгатьләренең ка­дерен белми... Сукбай сыман кеше бусагасын атлап керде, хәзер инде бер чынаяк чәй өлгерткәннәрен көтеп торсын­мы? Ә өйдә кызы, зәңгәр күзле Рауза көтә торгандыр... Әллә бер-бер шик, ышанмау оялаганмы аның уена?.. Ни тотып тора соң аны бу урында, нәрсә җибәрми?.. Хәтта үз-үзенә тану кыен, үз-үзеннән оят. Китәргә, кайтып ки­тәргә, гаиләсе янына йөгерергә кирәк хәзер үк... Ә ул те­рәлеп каткан, аяклары җибәрми.

Чү!.. Нәкъ шул мизгелдә, колагына ялгыш ишетеләме, өске каттагы калын ишекләр артыннан шәл чугыдай сизелер-сизелмәс тибрәнеп берәүнең көлгән авазы ишетел­гән кебек булды... Тетрәнеп куйды Мирсәет — таныш аваз түгелме соң бу?!.

Ялгыш ишетеләме әллә?.. Тагын кабатланды шул ук аваз... Үз-үзен белештермичә югарыга ыр­гылды ул. Ике кат калын ишекләр аша үтеп, зур иркен бүлмәгә атылып килеп керде, һәм тораташ сыман ка­тып калды. Бүлмәнең түрендә ялангач тәнгә халат киеп алган дәү гәүдәле, олы корсаклы бер ир-ат басып тора. Тупас йөзе, иләмсез борыны һәм чал төшкән мыекларын хәтерләп өлгерде ул аның. Бер кулында шәраб тулы шешә, икенчесендә бәллүр касә. Шул касәсен түшәк эченә чумып назланган болан баласыдай җыйнак гәүдәле хатынга су­зып торуы икән.

Ишек катында гаме юк иде әле хатынның. Ә Мирсәет­не яшен ташы гүя кыл урталай ярып үтте — Рауза... Ир-ат исә аны шундук күрде һәм таныды да булса кирәк: Бакуда чакта күреп беләләр иде бер берсен. Көтелмәгән оч­рашу Оруджиевка да тәэсир итми булмагандыр.

Ни эшләргә, кулындагы шешә һәм касәне кая куярга белмичә торды ул иң элек. Әле урын өстендә анадан тума тәгәрәп иркәләнгән хатынга, әле ишек катына карап куйды.

Ул да түгел, түшәктән башын калкыткан Рауза аваз салды:

— Әнекәем...—диде ул, уч төбе белән авызын каплап. Зур булып ачылган күзләре ишек катына төбәлде, ә икен­че кулы белән җәймәне кармалап күкрәгенә таба тартты...

Ул арада Оруджиев үз-үзен кулга алып өлгерде:

— О-о-о, кунак бар икән,— диде ул һәм кыргый, мыс­кыллы елмаю чыгарды йөзенә.— Мактап йөрисең икән...

Мирсәетне, гүя аягүрә торган җиреннән чалгы белән чаптылар. Аумас өчен диварга сөялде ул. Урам як ишек­тәге язуны күргәч тә борылып китәргә тиешле иде, югый­сә. Әнә ни тоткан, ни тартып керткән икән үзен монда. Башка сыймаслык хәл! Ә хакыйкать! Күңеленә кереп, соңга араларда үзен берөзлексез эчтән корт сыман кимереп йөргән шик-шөбһә урынсыз булмаган димәк. Ә ул үз-үзен битәрли, вакыт-вакыт үзен урынсызга көнләшүдә гаепли иде... Күңеле сизенгән, юкка гына берөзлексез эчтән янып, сызланып яшәмәгән икән...

Аяк астында җир чайкалды гүя. Ни дә булса дәшәргә һәм кырт борылып чыгып китәргә генә иде дә бит — зиһе­нен югалтты, чарасыз торып калган иде Мирсәет. Кая ки­тә?.. Кая ашыга соң ул хәзер?.. Ярты җаны, бәлки ярты­сыннан да күбрәге — монда. Берөзлексез үзенә тартып торган һәм кыен чакларында дөньяда аның барлыгын тою белән генә дә бетмәс-төкәнмәс көч, җегәр бирергә сәләтле булган бердәнбере — Раузасы монда кала. Китә алмый га­запланды ул. Әмма китәргә кирәк. Чит ятакта чәчләрен тузгытып, шәрә күкрәкләренә ак җәймә тартып утырган Рауза — ул белгән, ул дөньясын онытып сөйгән Рауза тү­гел инде...

Оруджиевның үгез мөгерәгәндәй борыныннан чыккан ка­лын тавышы айнытып җибәрде кинәт:

— Сүзең булса, сөйлә... Нигә терәлеп каттың, әй, боль­шевик!

Ни дип әйтә ала иде соң ул?! Әле хәзер, аек акыл бе­лән уйлаганда да, андый сүзне табарлык түгел. Ә ул чак­та, аяк бармакларыңнан чәч бөртекләреңәчә гарьләнеп, нәфрәтләнүдән дер калтырап торган мәлдә, ни әйтә алган булыр иде икән?..

Авызын турсайта төшеп, чал төшкән калын мыеклары астыннан оятсыз елмаеп куйды Оруджиев. Үзен гаепле са­нау яисә аз гына булса да уңайсызлану хисе түгел, үзенең өстенлеген, бу очракта җиңүче икәнлеген расларга, ассызыкларга омтылуы иде бу аның.

— Нәрсә, баҗа, бер касә шәраб салып биримме әллә үзеңә?!. Хәл булыр!—диде ул кулындагы шешәгә ым ка­гып.

Шунда гына Мирсәетнең теш арасыннан калтыранулы аваз чыкты:

— Доктор Оруджиев! Син аның ире бар икәнлекне белә идең бит!..

— Белсә соң,— диде мыеклы, мыскыллы көлүендә дә­вам итеп.— Ирсез хатын булмый. Кемгә — нәрсә?! Берәүләр революция ясый... Ә икенчеләр...

Ятактагы хатынга ишарәләп авызын ерган бу адәмгә тыныч кына карау мөмкин түгел иде. Нәфрәтләнеп кычкы­рып җибәрде Мирсәет:

— Доктор Оруджиев!.. Тукта!..

Эт — оясында батыр, дигәнне раслап, кеткелдәп көлеп җибәрде хуҗа һәм кинәт кенә шәраблы бәллүр касәне идәнгә орды да үзе сыман киң бүксәле шешәне югары кү­тәреп Мирсәеткә таба якынлашырга кереште.

Ул да түгел, үзенә төбәп ыргытылган шешәдән тайпы­лып, башын ияргә мәҗбүр булды Солтангалиев. Шешә, ишек яңагына бәрелеп, чәлпәрәмә килде. Мирсәет ирексездән итек кунычына тыгылды.

Өр-яңа браунингтан чыккан шартлау авазы гайрәтле үгез сыман аның өстенә ташланган адәмне идәнгә сузып салды.

Баскычта кемнәрнеңдер шау-шу килеп йөгерешкәне, ярдәмгә ашыкканы ишетелде. Ахылдап куйган Рауза, урыныннан сикереп торып, кабалана-кабалана шәрә тәнен җәймә белән урарга кереште.

Әле берни аңламыйча, үзенә каршы йөгерүчеләрне як-якка этәреп Мирсәет чыгу юлына ашыкты. Бу йортта бер­ни калмады аңарга хәзер, алыш-биреш озелгән. Югары катка менеп җитүчеләрнең: «Үтергәннәр... Ходаем, докторны үтер­гәннәр...» ди-ди кычкырышкан авазлары ишетелеп калды. «Тотыгыз, тот», дип, Мирсәеткә төртеп күрсәтүчеләре дә булды кебек. Әмма артыннан куа чыгучы, үзен тотарга омтылучыларны ул күрмәде.

Уң кулында браунинг тоткан килеш, берәүгә дә күтәре­леп карамыйча, башын асылындырып урамның нәкъ ур­тасыннан атлады ул. Аның кулындагы коралын күреп, кар­шы килүчеләр як-якка тайпылды, тротуарга елышты. Әмма ул берәүгә дә игътибарын юнәлтмәде, аяклары кая таба илтсә — шунда атлады...

Җәйге кичнең эңгер-меңгергә авышкан чагы. Күңелен һәм уйларын да шундый ук халәт биләп алган. Ни эшлә­дем соң әле мин? дигән сорау аңа шактый кичегә төшеп килде. Чынлап та, ни кылды, нинди ахмаклык эшләп таш­лады соң әле ул һәм нәрсәгә иреште?

Үзенең бердәнберенә кул сузган, иң нечкә хисләрен аяк астына салып таптаган, аның ир-ат горурлыгыннан кө­ләргә җөрьәт иткән кешене атып үтерде. Хыянәтченең үзен үтерде үтерүен, әмма хыянәтне үтерә алмады. Хакыйкать­тән качып буламы соң!? Тапталган хисләр яңарырмы, җа­нына тыңгылык иңәрме аның?!

Уй өстенә уй, сорау өстенә сорау... Ник берсенә уңай җавап таба алса икән. Шушы сәгатьтән башлап аның өчен сөю дә юк, яшәү дә юк инде хәзер. Революция һәм яңа тор­мыш, Милли республика турындагы күпме хыяллары чәл­пәрәмә киләчәк! Юк! Юк инде, берәүгә дә кирәге юк аның хәзер.

Әле санаулы сәгатьләр генә элек, үзенә шундый хөр­мәт белән караган Ленинны хәтеренә төшерде. Сталинга да кирәге чыкмас моннан ары!.. Иң аянычы, Вахи-товны кыен хәлдә калдыра ул. Үзенә ышангандай ышана, зур өметләр баглый иде Мулланур. Мирсәет ул өметләрне акламады, хисләренә хуҗа була белмәде...

Шунда гына, әле булса уң кулында браунинг икәнлек­не күреп, тынгысызланып куйды Солтангалиев. Брау­нинг— Гәрәй Кодрачев истәлеге. Соңгы араларда гына Кодрачевның, ни сәбәпледер, Киевта үз-үзен атып үтер­гәнлеге мәгълүм булган иде аңар. Бу хәбәрне ишетеп ул гаҗәпләнгән, Гәрәй дустын аңлый алмый аптыраган иде: ничек итеп кеше үзенең газиз гомеренә корал күтәрергә мөмкин икән?!.

Гәрәй Кодрачевның хәлен аңлаган кебек булды ул шун­да. Күрәсең, аның да зиһене чуалган, дөньяда яшәүнең ямен, мәгънәсен югалткан сәгате булгандыр. Браунинглы кул акрын гына хәрәкәткә килде, тимер көпшә чигә туры­сына шуып менде. Шуның белән бетте, димәк... Дөнья бе­лән бәхилләшер алдыннан ул соңгы кабат күзләрен ачты: тар гына урамның аргы ягында өлкән яшьләрдәге бер би­чара җан чүп савытыннан ризык калдыклары җыеп йөри...

Йөрәгенә үк барып кадалды шушы тетрәндергеч күре­неш. Яшәүгә, тормышка әнә нинди халәтендә дә ябышып ята кеше. Ә син, шундый мохтаҗларны бәхетле итәчәк яңа тормыш төзисе урында, көрәшәсе урында, җиңел юл тап­кансың... Җинаять кылдың да, качып котылыр­га исәбең!..

Тагы күпмедер вакыттан эшче-крестьян милициясе идарәсендә иде инде ул. Үз аягы белән килеп, үзенең кеше үтерүе турында хәбәр итте һәм коралын өстәлгә чыгарып салды.

Ул бер ай чамасы вакыт ябылуда ята, берәү­гә дә хәбәр итми, яклаучы эзләми. Мөселман коммунист­лары исеменә тап төшерүдән куркып, хәтта үзенең кем бу­луын яшерә. Мулланур Вахитов эзләп таба аны һәм төрмә җитәк­челеге бүлмәсенә чакырттыра.

— Мин барын да беләм,— ди Мулланур, сүзен кыска тотып.— Тик бер нәрсәне аңлый алмыйм. Ничек син шул гомер хәбәрсез ята алдың?!.

Мирсәет нык ябыккан һәм сулган иде, күрәсең. Йокы­сыз төн, тәүлекләр буе үз-үзендә казыну, эчтән янып-көюләр эзсез генә узмаган булгандыр.

— Кара инде син, кыяфәтеңә генә кара, базда ятып үргән бәрәңге төсенә кергәнсең ич,— диде Вахитов.

Мирсәетнең тышкы кыя­фәтендә идемени соң хикмәт!..

— Мин кеше үтердем, иптәш Вахитов,— дип, кабатлар­га мәҗбүр булды ул.

— Ишеттем,— диде Мулланур, кырт кисеп.— Әйдә, җыен, мин сине алырга килдем.

Вахитовның бу сүзләре Мирсәетне сискәнергә мәҗбүр итте:

— Кая, хәрби трибуналгамы?

— Казанга... Ак чехлар Казанга якынлашып килә. Ир­тәгә үк минем белән юлга чыгасың...

Юк, берни аңлый алмый иде Мирсәет. Нинди юлга чы­гу дигән сүз ул?! Нинди Казан?! Ул бит җинаять кылучы...

— Иптәш Вахитов,— диде ул янә.— Бик теләсәм дә синең белән юлга чыга алмыйм, мин кеше үтердем.

Мирсәетнең сакал-мыек баскан яңакларына, чалара төшкән чигәләренә текәлеп карап торды Мулланур. Җит­ди һәм уйчан иде аның бу карашы. Сүзләрен генә аңла­массың...

— Үтерсәң соң,—диде ул кинәт кенә.— Бер инкыйлаб дошманы ким булганнан җир убылмас шәт. Каш ярылып күз чыкмаган ләса. Җыен әйдә...

Куанырга ашыкмады әле Мирсәет. Вахитовның аны аңлавы, кичерергә-акларга омтылуы бер нәрсә. Ә башка­лар— Казанда һәм Мәскәүдә аны белүчеләр ни дияр? Ничек күренер ул кеше күзенә...

— Ашыкма, Мулланур, миңа әле суд булмаган...

— Нинди «суд» ул?! Ташла әле...

Шунда гына Вахитовның сүзләре чын икәнлегенә ышан­ды ул.

— Ә Казанда? Анда беләләрме?.. Анда ни йөзем белән күренермен?..

— Беләләр,— диде Вахитов, битарафлыгын күр­сәтергә омтылып.— Иптәш Сталин да белә.

— Иптәш Сталин?!

— Әйе, иптәш Сталин сиңа шуны тапшырырга кушты: «Бер массаватчы азрак булыр. Революция корбансыз бул­мый, бүген үк Казанга юл тотсын. Берни булмагандай үз эшен дәвам итсен»,— диде.

— Берни булмагандай...— дип, Вахитов артыннан ка­батлап, бу сүзләрнең асылына төшәргә омтылып, уйга ка­лып торды Мирсәет. Шулай да мөмкин була микәнни?! Ничек инде ул «берни булмагандай?»

Иртәгесен Вахитов белән янәшә утырып, Идел буена юл тоткан махсус броневикта Казанга кайтып бара иде инде алар. Күңелендә генә утлар яна... Күңелендә тынгылык юк. Ничек яшәргә хәзер?! Гаиләсе дә юк аның, Раузасы да... Рәсидәдән дә ераклашканнан-ераклаша бара... Гүя дөнья бушап, шәрәләнеп калган иде аның өчен хәзер...

X

1918 елның май урталарында Мәскәүдә Татар-Башкорт республикасы мәсьәләсе буенча зур киңәшмә булып уза. Аны Милләтләр эшләре Халык комиссары Иосиф Сталин һәм Мөселман эшләре буенча Халык комиссары Мулланур Вахитовлар уздыра. Идел-Урал төбәкләреннән чакыртыл­ган утызга якын җаваплы иптәшләр арасында Казаннан: К. Якубов һәм К. Грасис; Оренбургтан — Филипов һәм Г. Шәмгунов; Уфадан — В. Егошин һәм Г. Дәүләтшин, Перьмнан — Динмөхәммәтов; Сембердән — X. Рәмисв һәм С. Гафуров; Екатеринбургтан— Ф. Сыромолотов һәм И. Тунтул; чуаш халкы вәкиле А. Краснов, мари халкы вәкиле В. Мухин; Мөселман комиссариатыннан Ф. Сәйфи, Ш. Манатов, Г. Җанбаев һәм башкалар катнаша.

Киңәшмәнең башында ук Казан губерна советы исе­меннән Карл Грасис милли республика төзү идеясенең хата икәнлеген расларга омтылып кайнар нотык сөйли. Килгән вәкилләр бермәлгә югалып калалар. Чөнки берәү­дә дә Ленин һәм Сталин иптәшләр тарафыннан көн тәрти­бенә куелган мәсьәләне кире кагу уе булмый. Әмма бу хакта сүз кузгатучы Казан вәкиле булгач, кайберәүләр сагая төшә.

Шундый хәлиткеч мизгелдә Татар-Башкорт республи­касын яклап, үзләренең дә шунда керергә теләкләре бу­луын белдереп чуаш һәм мари халкы вәкилләре чыгыш ясый.

Мулланур Вахитов республика игълан ителү вакыйга­сының Татар-Башкорт хезмәт ияләре арасында Совет хө­күмәтенә ышаныч тудыруы хакында сөйли. Идел-Урал мө­селманнары язмышындагы бу вакыйганың Көнчыгыш халык­лары арасында киң яклау табуына өмет һәм ышаныч бел­дерә.

Камил Якуб, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Манатов, Гариф Җанбаев һәм башкаларның чыгышыннан соң көн тәртибенә куелган мәсьәләнең урынлы икәнлегендә шик калмый. Киңәшмә, агымдагы елның 1 июнендә Татар-Баш­корт республикасын оештыру съезды чакырырга дигән карарга килә. Аны үткәрү урыны итеп Уфа шәһәре бил­геләнә. Съездны оештыру һәм үткәрү Халык комиссари­атыннан М. Вахитов, Мөселман эшләре буенча комиссари­аттан Г. Җанбаев, башкортлардан Г. Дәүләтшин, татар­лардан К. Якубов, чуашлардан Д. Эльмин, марилардан В. Мухин һәм руслардан В. Егошин катнашында төзелгән махсус комиссиягә йөкләтелә.

Халык массалары арасында зур күтәренкелек һәм эн­тузиазм белән кабул ителә бу вакыйгалар, күпләп Кызыл Армиягә язылу башлана. Яшь Совет дәүләтен, үзләренә милли тигезлек һәм республика бүләк иткән өчен генә дә, саклап калырга, яклап көрәшергә әзер була татар, баш­корт, чуаш һәм мари хезмәт ияләре. Зыялылар даирәсен­дә дә көчле була әлеге хәрәкәт.

Әмма съездны оештыру эше киң җәелдерелеп, инде тә­мамланып килгәндә Үзәк комитетка һәм В. И. Ленин исе­менә РКП(б) Үзәк Комитетының Урал бюросы секретаре И. Тунтул, К. Грасис һәм Ф. Сыромолотовлардан күмәк гариза килеп төшә. Россиянең бөтенлеген таркату белән килешмәүләрен белдерә алар һәм, гомумән, Үвәәк Комитет­ның «кемнәрдер тарафыннан уйланып чыгарылган милли мәсьәлә» тирәсендә мавыгуын аңламыйлар һәм аңларга теләмиләр. Шул уңайдан протест белдерәләр.

Ленин әлеге гариза­га чамадан тыш зур игътибар күрсәтә. Аның белән һәммә Үзәк Комитет әгъзаларын таныштырып чыга. Һәм, мәсьәлә­гә ачыклык кертүен үтенеп, гаризаны Сталинга тапшыра.

— Россияне йолыккалап бетермибезме? — дигән сорау куя Ленин...— Урыннардан килгән хатларга колак салу кирәк...

Әнә ничек! Имәндә икән чикләвек, диярсең.

Нәтиҗә ясала... Зур булмаган даирә өчен ул аермачык билгеле була. Әмма Идел һәм Урал тарафларында, ва­кыйгаларның көне-сәгате белән катлаулана баруын истә тотып ул хакта сүз чыгармый тору хәерле табыла. Шул рәвешле, Татар-Башкорт республикасының оештыру съезды 1 июннән башта 15 сентябрьгә күчереп торыла, ә сен­тябрьдә исә, Гражданнар сугышы башлануны сәбәп итеп, мәсьәләне хәл итү билгесез вакытларга чигерелә.

Кайбер җитди чыганаклар сөйләвенчә, әле майның 20 нче көнендә үк съездны оештыру комиссиясе хәзерләгән смета кәгазьләрен Мулланур Вахитов Сталинга алып керә.

Милләтләр эше буенча халык комиссарының йөзе чы­тыла:

— Җитди документ һәм финанс кәгазьләре шул арада эшләнәме?

— Йокы һәм ял турында онытып, өч көн, өч төн ты­рыштык, иптәш Сталин,— дип, җавап кайтара Вахитов. Кү­ңеле күтәренке.—Андый чакта йокы турында уйлыйлар­мы?! Ничә гасыр көтелгән сәгать ич бу безнең халык өчен.

— Карарбыз... Калдырып тор, әнә,— дип, төребкәле кулы белән читтә торган өстәлгә ишарәли Сталин.

Югалып калмый Вахитов һәм алдатырга да теләми.

— Юк, иптәш Сталин, анда калдыра торган документ түгел бу,— дип, каршысына ук китереп сала.

Әмма аңа карап кына ябык кабинет һәм катлы-катлы ишекләр артында хәл ителгән мәсьәләгә караш үзгәрми... Комиссия хәзерләгән эш һәм финанс кәгазьләре тагы бер атна чамасы вакыт узгач кына хәрәкәткә керә. Сталин аларны «Бу эшне ашыктыру кирәк булмас...» дигән тамга ясап, урынбасары С. Пестковскийга чыгара.

* * *

Мирсәетнең Казанга нинди кәеф белән әйләнеп кайтуы аңлашылса кирәк. Шуның өстенә Казанның үзендә дә хәл­ләр мактанырлык булмый. Шәһәр партия оешмасында та­тар һәм рус большевиклары арасында мөнәсәбәт бермә-­бер катлаулана төшкән. Атта да бар, тәртәдә дә, дигән­дәй, гаеп кемдә, ә дөреслек кай тарафта икәнлекне һич аңларлык түгел.

Өстәвенә мөселман комиссариатының үз эчендә дә хәл­ләр шактый киеренке. Мирсәет «эзсез югалгач» та аның урынына казан губернасының Мөселман эшләре буенча Халык комиссары итеп билгеләнгән Сәхипгәрәй Сәетгали­ев, мин-минлеге белән мавыгып китеп, байтак кына кадр­ларны биздергән, яисә үзенә каршы куйган булып чыкты.

Беренче күрешкәндә үк Мирсәетнең дә авырткан җире­нә кагылды Сәетгалиев. Югыйсә, моңа кадәр хөрмәт белән карый иде кебек аңа, дустанә мөнәсәбәт урнашкан кебек иде араларында.

— Оялмыйча ни башың белән монда кайтып кердең,— булды, Сәхипгәрәйнең авыз ачып әйткән беренче сүзе.

Аның хәлендә мондый сорауларга җавап бирү җиңел түгел иде. «Башланды...», дип, уйлап куйды күңеленнән. Нәкъ менә шундый төртелүләр, читләтеп-урап үзен рәнҗе­тергә, түбәнсетергә омтылулар сагайта иде бит инде аны. Кемнән-кемнән, әмма Сәхипгәрәйдән көтмәгән иде ул үзенә мондый мөнәсәбәтне.

Казандагы ыгы-зыгыларның асылы ачыклангач, үз ко­лагы ишеткәннәргә ышанмыйча йөрде ул бераз. Болак ар­ты республикасы җиңелгәч тә, салым рәвешендә татар байларының байтак кына мөлке җыеп алынган булган. Хәер, байлар гына таланган булдымы икән?! Татар бистәләрен та­лауны оештыручы Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзе булган. Алтын-көмеш һәм ата-бабадан килгән кыйммәтле асыл таш­ларны өй борынча җыеп йөргән булып чыгалар.

Анысы бер хәл. Җыйган байлыкны бүлешкәндә, иң элек иптәш Шейнкман белән пычакка-пычак килә Сәетгалиев. Һәм шул нигездә үзара аралашмас, сәлам бирешмәс дә­рәҗәгә барып җитәләр. Байлык булмаганда гына әйбәт, булса — бөтен җәнҗал аңардан, дип, юкка гына әйтмәгән борынгылар.

Кемгә күпме өлеш чыккандыр, әйтеп булмый. Әмма ал­тын белән илле мең тәңкәлек хәзинә Мөселман комисса­риаты әгъзалары арасында бүленгән. Дөрес, таланган байлыкны алудан баш тартучылар да булган. Мисал өчен, Садыйк Әхтәмовның әлеге ямьсез күренешкә протест йөзеннән комис­сариатны ташлап чыгып киткәнлеге мәгълүм.

Мулланур Вахитов һәм Мирсәет Солтангалиевләр кайт­кан хөрмәткә Мөселман Комиссариатында җитди киңәш­мә була. Агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышканнан соң, әлеге дә баягы тагын шул «хәзинә бүлү» мәсьәләсе калкып чыга һәм бер төркем иптәшләр Сәетгалиевне ком­сызлыкта гаепләп чыга, аны алыштыру, Солтангалиевне үзенең элекке эшенә кайтару кирәклеген күтәрә.

Мирсәет теше-тырнагы белән каршы чыга. Сәхипгәрәй­не үпкәләтәсе килми аның, болай да, әнә, күркә урынына кабарына.

— Юкса, без комиссариатта эшләүдән баш тартабыз. Сәетгалиев иптәш берьялгызы торып калачак,— дип куя­лар мәсьәләне.

Мулланур Вахитов та комиссариатның эшен начар, ә инде югарыда искә алынган «хәзинә бүлү»не большевик­лар өчен оят күренеш, дип бәяли. Нәтиҗәдә, Солтангалиевне яңадан Казан губернасының Мөселман эшләре буен­ча Халык Комиссары итеп сайлап куялар. Аңа каршы та­выш бирүче бер Сәхипгәрәй Сәетгалиев кенә була. Ул Мирсәеткә янап, бу эшне болай гына калдырмая­чагын искәртеп чыгып китә. Шул китүдән байтак кына аралар Сәетгалиевнең тавышы-тыны ишетелми тора, гүя эзсез югала... Аны Уфага киткән дип тә сөйлиләр. Әмма соңыннан гына ачыклана, Казанда иң киеренке вакыйгалар барган ул җәйне Сәхип­гәрәй сөяркәсе белән үз фатирында бикләнеп яткан бу­лып чыга.

Нәкъ шул көннәрдә шәһәр читендәге урман-күлләр белән хозурланып ял итеп йөргән Шейнкман һәм Олькеницкий иптәшләргә кораллы юлбасарлар һөҗүм итә.

— Болак аръягыннан талап җыелган алтынны кая куй­дыгыз?— дип бәйләнәләр. Алтын таптыралар...

— Белмибез... Юк... Ул алтын Мөселман комиссариа­тында,— дип, котылмак булалар.

— Беләбез,— дип, бугазларыннан алалар.— Җыелган байлыкның җитмеш проценты сездә.

Кисәтү йөзеннән, Олькеницкийны шундук атып үтерә­ләр. Ә Шейнкманны исә үзләре белән бергә-бергә хозур­ланып йөргән яшь һәм үтә чибәр хатыны коткарып ка­ла... Әмма ничек вә ни рәвешле?.. Белүче юк, ул кадәресе аларның гаилә сере булып кала. Чибәр ханымның түшендә һәм кулларындагы байлык, зиннәтле ташлары гына җитте микән моның өчен?!

Хәер, юлбасарларны күрүче — ирле-хатынлы Шейнкманнар гына. Олькеницкий үтерелгән. Ләкин кем тарафын­нан?.. Мондый сорауның куелуында шулай ук логика бул­са кирәк. Аларның бергә-бергә хәзинә яшерергә барган булулары да ихтимал бит. Губерна комитетына алынган алтынның эзсез югалуын истән чыгармыйк...

* * *

Самара өчен барган сугышлар Кызыл Армиянең җиңе­лүе белән тәмамлана. Шәһәрне ак чехлардан саклау өчен җибәрелгән Валериан Куйбышев та әллә ни майтара ал­мый, чигенергә мәҗбүр була.

Самарадагы вакыйгалар турыдан-туры Казанга да тәэсир итми булмый. Ак чехлар һәм акгвардиячеләрнең кай юнәлештә хәрәкәт итүләрен ачык белеп торган Казан гарнизонында тәртипсезлекләр башлана. Җиде меңгә якын кызылармияче «шәһәр большевиклары җитәкчелеген — Шейнкман, Милх, Грасис һәм башка иптәшләрне урынна­рыннан алырга» дигән таләп куя. Иртәгә таңга шул таләп үтәлми икән, барысының да астын-өскә әйләндерәчәкләр.

Ашыгыч рәвештә өч кешедән — Шейнкман, Солтангалиев һәм Грасистан торган — гадәттән тыш Хәрби-революцион Совет төзелә.

Бу юлы да таякның авыр башы Мирсәеткә төшә. Шейнкман Һәм Грасис аңардан Мөселман социалистлар полкы белән сөйләшеп каравын үтенәләр. Баш кадерле ул, әнә ничек! Әгәр дә алар бунт күтәрүчеләргә кушылмаса, каршы чыкса — хәлне төзәтү, коткару мөмкинлеге була әле. Чөнки мадьярлар һәм немец, латыш хәрби гаскәрлә­реннән торган «Интернациональ батальон» Советларга каршы чыгарга җыенмый.

Мирсәет шул сәгатьтә үк Мөселман комиссариатын җыеп ала һәм хәлне аңлата. «Шул инде, татар коммунист­ларын артларына ут капкач кына искә төшерәләр... Баш­ка чакта ни эшләргә, ни яшәргә ирек бирмиләр», дип, ка­нәгатьсезлек белдерүчеләр күп була.

Полк командирлары янына Солтангалиев белән Йомаголов килә. Гаҗәпләнүләренә каршы, хәрби гарнизонда урнашкан баш күтәрүче кызылармиячеләрнең офицерлары алардан өлгеррәк булып чыккан һәм сөйләшүләрне башлап та җибәргән булалар инде. Өстәлдә вино. Шактый ук төшереп тә өлгергәннәр...

Татар большевикларының ни йомыш белән килүләрен авызлары ачылганчы ук чамалап алган гарнизонлылар кобураларын капшарга керешә. Корал белән янарга җые­налар.

— Ашыкмагыз, әфәнделәр,— дип кисәтә Солтангалиев.— Урамда безнең кешеләр. Сез чолганган, бер­кая да качып котыла алмаячаксыз.

Бернинди чолганыш та булмый, әлбәттә. Әмма тапкыр­лык үзенекен итә. Шунда Мирсәетне узган елгы вакый­галардан ук танып белгән бер офицер, татар егете, күрше бүлмәләрнең берсендә полк комитеты утырышы барган­лыгын әйтә.

Солтангалиев шунда ашыга. Шәһәрдәге хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдерә.

— Син нәрсә, безнең башка тай типмәгән,— дип, җавап кайтаралар полк комитетында.— Баш күтәрүчеләрнең саны җиде мең чамасы. Ә безнең, күп булса, сигез йөз сугышчыбыз бар.

— Сез Совет хөкүмәтен якларга тиешле, большевик­ларны, ди Мирсәет, икеләнергә урын калдырмыйча.

— Ни өчен?..

— Шуның өчен, чөнки Совет хөкүмәте сезгә — татар­ларга һәм башкортларга республика игълан итте. Патша­ның бу хакта кайгыртканы булмады.

Бу сүзләргә каршы төшеп булмый. Әмма ни өчен соң, кая карама Советларга каршы баш күтәрәләр... Үзләре оештырган кызылармиячеләр булып, алар да буй­сынырга теләми әнә Казан губерна комитетына... Уйла­нырга, икеләнергә урын бар, инкарь итеп булмый.

Мөселман социалистлары полкы командиры Н. Алимов икеләнә.

— Җиде йөз сугышчы җиде меңлек армиягә каршы тора алмый, ничек шуны аңламыйсыз,— ди ул, эче пошып.

Мирсәет үзенекен итә. һәммәсен сискәндереп, каршысында торган өстәлгә китереп суга ул кинәт. Сугуы шун­дый булгандырмы, өстәлеме — аның почмагы яман сык­рап кителеп төшә.

— Аңламыйм... һәм аңларга да теләмим! Сез баш кү­тәрүчеләргә иярмәсәгез, алар икеләнеп калачаклар.

— Бездә пехота гына, аларда һәммәсе бар — пехотасы да, кавалерия да, артиллерия да... Шуның өстенә, чехлар Сембергә килеп җиткән. Без бөтен татар халкын ут эчен­дә калдырачакбыз,— ди полк командиры Алимов.

— Татарга азатлыкны ак чехлар китерер дип уйлый­сыңмы? — дип, каршы төшә Мирсәет.— Без үз азатлыгы­бызны, республиканы якларга тиешле.

— Уйламыйм... Әмма алар безнең һәммәбезне юкка чыгарачак.

— Иптәш Алимов,— дип, янә тавышын күтәрә Мирсә­ет.— Ул кадәр куркак булгач кызыл армиягә язылырга кирәк түгел иде! Йә хәзер үк мин әйткәнчә эшлисең, йә полксыз гына түгел, башсыз да каласың...— дип, кесәсен капшап куя.

Өстәл артында тезелешеп утырган офицерлар сискәнеп киттеләр һәм берничәсе, үз командирларына ярдәмгә әзер икәнлекләрен белгертеп, аягүрә торып бастылар.

— Янамагыз миңа, иптәш Солтангалиев,—диде Али­мов, салкын канлылыгын югалтмыйча.— Сездә булган ко­рал миндә дә бар.

— Янамыйм... Кисәтәм генә... Менә-меиә ярдәмгә Мәскәүдән зур көчләр килеп төшәчәк...

— Төшәчәк белән киләчәккә ышанып җиде меңлек гас­кәргә каршы чыгыйкмы? Башсызлык бу!

— Каршы чыгу соралмый, бунтка кушылмагыз. Ин­тернациональ батальон кушылмый бит әнә. Тагы шунысы да мәгълүм булсын, Казанга бүген үк янә бер мөселман батальоны килеп төште. Аның башында төрек егете Мос­тафа Сөбхи тора. Төрекләр, афганлылар, фарсылар Совет хөкүмәтен яклаганда сез кул кушырып утырырсызмы?! Куркак сез, менә нәрсә!

Офицерлар командирларына текәлгән килеш телсез-өн­сез калдылар. Нәрсә-нәрсә, әмма куркак дигән сүзне кү­тәрү җиңел түгел ул ир-ат халкына. Ә хәрбиләр өчен аеруча...

— Безгә ни эшләргә? — диде Алимов, ниһаять, риза­лыгын белдереп.

— Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенә тугрылыклы бу­луыгызны бөтен гарнизонга игълан итәсез. Башкаларны да Совет хөкүмәтен яклап көрәшергә чакырасыз.

Мирсәет белән Алимов шунда ук, янәшә утырып, Мө­селман полкы исеменнән гарнизон кызылармиячеләренә мөрәҗәгать яздылар. Иртәгесен таң белән мөрәҗәгать кызылармиячеләргә җиткерелә. Мөселман полкыннан соң Интернациональ батальон һәм Казанга яңа килеп төшкән Мөселман батальоны вәкилләре дә үзләренең Совет хөкү­мәтен яклап көрәшәчәкләре турында игълан итәләр. Нә­тиҗәдә, Казан гарнизонында күтәрелгән бунт кан коюсыз, югалтусыз гына бастырыла, көйгә са­лына. Августның икенче көнендә исә, Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе, үзенең рәисе Мулланур Вахитов һәм барлык җаваплы хезмәткәрләре белән бергә, Мәскәүдән Казанга күчеп килә. Ленинның: «Хәзер бөтен революция язмышы бер картага салынган: Казан — Урал — Самара фронтында чехословакларны җиңүгә. Бөтенесе дә шуңарга бәйләнгән», дигән сүзләренә җавап йөзеннән эшләнә бу.

Самара инде җиңелгән. Сембер үтелгән. Казан һәр та­рафтан камалышта. Идел буйлап менгән дошман пароход­лары көн-төн шәһәрне тупка тота. Ә Мәскәүдән вәгъдә ителгән өстәмә көчләр әле күренми. Кайбер мәгълүмат­ларга караганда, алар Казаннан кырык чакрым ераклык­тагы Зөя (Свияжск) тимер юл тукталышына килеп җитүен-җиткәннәр. Әмма ни өчендер Казанга ашыкмыйлар.

Республиканың Хәрби-революцион Советы рәисе иптәш Троцкий да үзенең бронепоездын Зөядә туктаткан дигән хәбәр йөри.

Камалышта калган Казанны шундый шартларда, көч һәм корал җәһәтеннән күп мәртәбәләр өстен торган, акчехлар һәм акгвардиячеләрдән саклап булмый, әлбәттә. Ге­ройларча сугышкан Мөселман хәрби частьлары һәм кызылармиячеләр Арчага таба чигенергә мәҗбүр булалар. Шәһәр тоташ ут эчендә. Иң соңгы чиратта гына Казан­ны калдыручы I татар-башкорт батальоны белән Мирсәет Солтангалиев тә Арчага чигенергә мәҗбүр була. Мулла­нур Вахитовның чолганышта калып әсирлеккә эләгүе һәм 19 август көнне Казан Кремлендә вәхшиләрчә атып үте­релүе хакында ул белми әлегә. Бер ай чамасы Арчада яшәргә насыйп була аңа. Әмма кул кушырып утырмыйлар. Казан арты авылларыннан, Кукмара, Мамадыш, Саба якларыннан меңләгән егетне, ир-атны корал тотып кызылармиячеләр сафына басарга, Казанны азат итү өчен һөҗүмгә күтәрелергә үгетли­ләр...

Сентябрьнең унысында Казан азат ителә. Шул кыска гына вакыт эчендә Кызыл армиягә тупланган авыл егет­ләре аеруча батырлык үрнәкләре күрсәтеп сугышалар...

Җиңү хөрмәтенә Дворяннар җыены бинасы каршын­дагы зур мәйданда митинг уздырыла. Шунда беренче мәр­тәбә Лев Троцкий белән күрешеп таныша Мирсәет. Хәрби-революцион Совет рәисе Троцкий чыгыш ясый иң элек. Икенче булып Солтангалиевкә бирелә сүз.

Чыгышын тәмамлагач та, сулыш алыйм дип, бер читкәрәк китсә, ни күрсен, янәшәсенә Троцкий килеп баскан.

— Әйбәт оештыручы гына түгел, оста оратор да икән­сең, иптәш Солтангалиев,— ди ул аңарга, кулын сузып.

— Сездән калышырга түгел иде исәп, иптәш Троцкий,— дип елмая Мирсәет.

Троцкий аңа үзен байтак­тан ишетеп белүе, урындагы иптәшләрнең аның хакында югары фикердә булулары хакында әйтә. Һәм аңардан, һәлак булган Вахитов урынын, Үзәк Мөселман хәрби кол­легиясен үз кулына алуын үтенә.

— Сездән башка кеше күрмим, иптәш Солтангалиев,— ди, Лев Троцкий.— Мәскәүгә кайткач та мин бу хакта Ле­нин белән сөйләшермен. Шулай иткәндә Сталинның да килешми чарасы булмас.

Мирсәетнең баш тартырга омтылып каравы әһәмиятсез иде инде. Ул хакта тыңларга да теләмәде Троцкий.

— Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе рәисе Солтанга­лиев иптәш! Без базарда түгел! — дип, кырт кисте үзен.— Җитәкчелек итүне кулыгызга алыгыз. Бүген үк үзегезгә вакытлы мандат тапшырырлар.

Шуның белән сүз бетте дигәндәй, хәрбиләрчә кырт бо­рылып, төз гәүдәсен туры тотып, китеп тә барды Троцкий.

* * *

Күп ара узмады. Көннәрнең берендә элемтәче кыз Мир­сәеткә ашыгыч хәбәр китерде:

«Казан. Губерна комиссариаты. Солтангалиевкә. Ашы­гыч рәвештә Мәскәүгә килергә чыгыгыз.

Сталин».

Аның өчен көтелмәгән хәбәр түгел иде бу. Солтанга­лиевнең Мулланур Вахитов урынына Мәскәүгә китәргә тиешлеген күпләр белә. Төгәл көне, сәгате генә мәгълүм түгел, киеренке бер көтү белән яшәгән көннәре иде. Чөнки җаны ашкынып торса да, аягы тартмый ул тарафка, го­меренең иң авыр һәм катлаулы сәгатьләре шул кала бе­лән бәйләнгән. Анда — аның иң кадерле кешесе, бердән­бер сабые Рәсидә яши һәм Рауза... Кайчандыр һәр сулышын, һәр адымын аның хакында уйлап яши иде. Ә хәзер?.. Мәңгелек боз сыман нәфрәткә әверелгән мәхәб­бәте. Бер шәһәрдә булып, аның белән бер үк юлларда йөрүдән кур­ка иде ул.

Үз уйларына бирелеп торганда, көлү авазы сискәнде­реп җибәрде аны. Бакчы, телеграф тасмасы алып килгән кыз китмәгән, шул гомердән бирле аның каршысында ба­сып тора икән.

— Мирсәет абый,— дип, чаяланып елмая бирде кыз.— Мин бит сезгә әле хат та китердем тагын. Ә сез күтәрелеп тә карамыйсыз. Кызларга күз салмас булдыгыз соңгы ара­ларда...

— Кая, китер,— дип, кулын сузды ул.

Ә кызның исәбе чаялану, шаяруда икән.

— Биемичә бирмим монысын. Кызлар хаты...

Хатны баш очына күтәреп сикергәләп торган кызның кулыннан җәт кенә эләктереп өлгерде Мирсәет. Уйный-шаяра торган чагы түгел. Нишләсен, үпкәләгән атлы ирен­нәрен турсайтып китеп барырга мәҗбүр булды кыз.

Зәңгәр тышлы конвертны кулына алгач та, йөрәге «җуылдап» куйды. Куллары калтыранырга ке­реште. Хатның кемнән килүе күрсәтелмәгән булса да, язу­ыннан, беренче хәрефеннән үк танып алды — Раузадан.

Барып, ишекне эчке яктан бикләп килде иң элек. Ипле генә эш өстәле артына кереп утырды, әйләндереп-әйләндереп әлеге зәңгәр конвертны карады. Гүя, ниндидер сер­ләр иңдерелгән иде анда. Ниһаять, ачарга җөрьәт итте. Ә тыны кысыла, күкрәк тутырып сулау мөмкин түгел...

Раузадан хат алу, һәм ул хатларны кат-кат уку зур ләззәт китерә торган иде аңарга. Озын булыр иде аның хатлары, ягымлы һәм җылы булыр иде. Һәр сүз генә тү­гел, һәр тыныш билгесеннән сөю кайнарлыгы, сагынуы бөркелеп торыр иде... Кайчан да булса аңардан, шул рә­вешле, дәфтәр битенең яртысына сыйган кыска хәбәр алыр­мын дип, кем уйлаган. Хат озын түгел. Җөмләләр кыска. Сүзләр санаулы гына. Ә язуы шул ук, элеккечә — ачык зәңгәр кара белән энҗе бөртекләреннән чиккән сыман пөх­тә юллар тезелеп киткән:

«Исәнме, Мирсәет?!

Хат көтмәгәнсеңдер, әлбәттә. Әмма язмый булдыра ал­мыйм. Сине югалту ни икәнлекне хәзер генә белдем. Авыр миңа, бик тә авыр... Үз бәхетемнең кадерен белми очын­ганмын, сикергәнмен икән — терсәкне тешләү мөмкин тү­гел инде. Бер кискән икмәк —кире ябышмый. Тәнем хыя­нәт иткәндә дә җаным синеке, җаным синең белән булган. Синең дә ничек яратканыңны белә идем...

Гафу сорамыйм. Кичерә алмасыңны яхшы беләм. Са­гынам. Юксынам. Әмма күзеңә күренергә ярамаганлыкны да беләм. Барын да уйладым. Мин китәм. Кайда икәнлек­не үзем дә белмим әлегә, әмма бик еракка китәм, һәм һичкайчан сине борчымаска, юлыңа аркылы төшмәскә, күз­ләреңә чалынмаска вәгъдә бирәм...

Рәсидә минем белән булыр. Аның өчен борчылма, кыз балага әни кирәк... Үз әнием бу кайгыны күтәрә алмады, аны җирләдем...

Хуш, бәгырем!.. Хуш, минем бердәнберем!..

1918 ел, августның егерменче көне, Рауза».

Хатның Мирсәеткә нинди тәэсир ясаганлыгын аның хә­лендә булып караган ир-ат кына аңлый алыр... Рауза бе­лән танышкан сәгатьтән алып, аның белән бергә үткән көннәрен, айларын, елларын хәтердән кичерде ул тагы бер кабат. Аның бәхетсез балачагын, үсмер елларын күз алдына китерде... Газиз кызы Рәсидәсе турында уйланып өзгәләнде ата бәгыре... Барысын уйлады, һәммәсен энә күзеннән уздырды... Төш вакытлары җиткәнче ул ишек ачмады берәүгә дә. Өстәлгә йөз беләк капланды да оны­тылды... Бар бәхете һәм бөтен бәхетсезлеге дә үзе белән иде чөнки: йолдыз булып җемелдәшкән күзләрендә, бу­газга килеп тыгылган авыр төердә...

Кызы Рәсидә һәм Рауза турындагы уйлар башыннан чыкмады аның. Әмма аларны эзләргә дә омтылып карар арасы булмады...

* * *

Мәскоу елгасының аргы ягыннан, Зур таш күперне чык­кач та сул якта, Кремльгә каршы салынган өр-яңа йорттан фатир бирделәр Мирсәеткә. Ул баш-аягы белән оештыру һәм зур дәүләт эшләренә кереп чумды. Берүзенә әллә ничә вазифа, тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр. Мө­селман эшләре буенча халык комиссары буларак, ул турыдан-туры Сталинга буйсына, Үзәк мөселман хәрби кол­легиясе рәисе буларак Троцкийның урынбасары хисапла­на. Шулар өстенә, Көнчыгыш коммунист оешмаларының Үзәк Бюросы әгъзасы һәм башка күп кенә җаваплы эш­ләр салынды аның җилкәсенә. Аңарга бу вакытта нибарысы егерме алты яшь булуны, гаиләсез икән­леген дә искә алсак, Мирсәет Солтангалиевнең ниндиерәк шартларда яшәвен һәм эшләвен күз алдына китерү кыен булмас.

Көн саен дип әйтерлек, ә кайчак көнгә берничә мәртәбә, Сталин белән очрашып озак-озак әңгәмәләр кылып, ил­дәге һәм фронттагы хәлләр турында фикерләшеп, бәхәс­ләшеп утырырга туры килә аңа. Бу сөйләшүләр Мирсәет­кә ошый, ул алардан канәгать кала. Сталинның үзе белән эчкерсез һәм ачык булуы хәйран калдыра аны. Революция һәм ил язмышы турында гына түгел, көндәлек шәхси тор­мыш, гыйшык һәм хатын-кыз мәсьәләләрендә дә ачылып китеп сөйләшкән чаклары була.

— Сиңа өйләнергә кирәк,— дип, киңәш итә аңар­га Сталин. Аталарча кайгыртып әйтә.— Юкса, үз-үзеңне кая куярга, кая барып бәрелергә белмисең...

— Шулаен-шулай да бит. Әмма ул турыда уйларга куркам. Кемгә эләкте шуңарга өйләнеп булмый.

— Мәскәү татар белән тулган. Кызлары берсеннән-берсе чибәр, ике уйлап торма,— дип, киңәш итә Халык ко­миссары.

— Бер авызың пешсә —өреп кабасың, дигән сүз бар бездә. Кемгә эләкте, шуңа өйләнеп булмый шул, иптәш Сталин.

— Ә мин сиңа Халык комиссариаты һәм Үзәк Комитет исеменнән киңәш бирәм: сузмаска... Өйләнергә!—дип, Солтангалиевнең аркасыннан кагып куя Сталин.—Ә мине кунакка чакырырсың, татар туенда булганым юк бер дә...

Шул очрашуларында ул үзенең тимер шкафыннан Мир­сәеткә ун алтын сәгать бүләк итә: «Дусларыңны, якынна­рыңны сөендерерсең», ди. Октябрь революциясенең берен­че еллыгына дип, махсус заказ белән эшләтелгән сәгатьләр була бу.

Сталин, әнә, юмарт та була белә икән!.. Әмма язмыш шаяруымы, әллә башка бер-бер хикмәт беләнме, Мирсә­еттән шул алтын сәгатьләрне кабул итеп алган Көнчыгыш хезмәткәрләре якындагы унбиш-егерме ел эчендә һәммәсе бер үк язмышка дучар ителә: кулга алыналар һәм юкка чыгарылалар. Әйтерсең, исемле сәгатьләрне кире җыеп алалар.

Сталин холкындагы уңай яклар белән бергә, тискәре­сен дә әле шул көннәрдә үк үз җилкәсендә татып карарга туры килә Мирсәеткә.

Көннәрнең берендә, икәүдән-икәү генә социалистик ре­волюциянең Көнчыгышка йогынтысы һәм шул юнәлештәге файдаланылмаган мөмкинлекләр хакында җитди фикер­ләшеп утырган сәгатьләре иде. Яннарына, ниндидер йомыш белән, Троцкий һәм Валериан Куйбышев килеп керде.

Сталин урын тәкъдим итте үзләренә. Әмма керүчеләр­нең йомышларын тыңлаганга кадәр үк, шунда гел кирәк­мәгән сүз кузгатты:

— Ә-ә-ә, теге беренче туп шартлаган авазны ишеткәч тә Самараны ак чехларга калдырып качкан Куйбышев шу­шымыни инде?! — диде ул, керүчене шул көнгәчә күрмәгән-белмәгән атлы булып.

Троцкийга нәрсә? Башын артка ташлап, киерелә төшеп көлде бер рәхәтләнеп.

— Шул, үзе инде,—диде ул, кет-кет көлүеннән туктый алмый.

Башы белән өстәлгә кадалып утырган, колак яфракла­ры чөгендердәй кызарып чыккан Куйбышевка күз төшереп алды Мирсәет. Кызганып куйды ул аны шул мәлдә.

— Ничек дип сөйләдең әле, Лев Давидович,—дип, чи­шелеп киткән Троцкийга мөрәҗәгать итте Сталин.— Берен­че пароходка ук утырган да качкан дип әйттеңме?!

Әнә ничек! Сталин кешене кешегә ни рәвешле каршы куя белә икән... Айнып китте Троцкий да, көлмәс булды. Урындыгын өстәлгә тарта төшебрәк утырды. Ә Куйбышев, ул арада, нәфрәтләнеп Хәрби комиссарга карап куйды.

— Ул бит әйләнеп кайтты, иптәш Сталин,— дип, инде Куйбышевны якларга итенде Троцкий.

— Әйләнеп кайтты дидең бит әле... Әйе, әйе, әйләнеп кайткан, дидең. Ләкин ул юлы да, ничек дидең әле, кызылармиячеләрен ташлап качканмы?.. Менә сиңа, ә?! Аны арканлап куярга кирәк булгандыр.

Каршы сүз әйтә алмады Троцкий. Әллә әйтергә телә­мәдеме?..

— Әнә, иптәш Солтангалиев турында алай сөйләп бул­мый бит,— дип, көтмәгәндә икенче тарафка ташланды, кыскасы, бер атуда ике куянга тидерергә булды Сталин.— Казаннан иң соңгы булып чыккан диләр аның хакында, һәм беренче булып кергән... Шулаймы, Лев Давидович?

— Дөрес, хак сөйлисез,—дип, хупларга, җөпләп куяр­га мәҗбүр иде Троцкий. Мирсәет турында начар сөйли алмый ул.

Ниһаять, Куйбышевның үзенә мөрәҗәгать итте Ста­лин:

— Кара... Башыңны күтәреп кара, иптәш Куйбышев. Күрмәсәң — күр, кызыл комиссар әнә шундый була ул! Хәтерләп кал, Солтангалиев!

Ни өчен кирәк булды болар?.. Әлегедәй уен бигүк аң­лашылып житми иде Мирсәеткә... Сталин ни өчен бу хак­та менә хәзер, Троцкий белән Солтангалиев янында сөйлә­шергә кирәк тапкан?.. Югыйсә, Куйбышевны ялгызын гына чакырып, күзгә-күз сөйләшә, оялта һәм ачулана да алган булыр иде бит ул. Әмма алай эшләми. Уңайлы вакыт кө­теп йөргән, һәм, ниһаять, менә ул вакыт! Троцкийны кеше артында яман сүз сөйләп йөрүче итеп калдырды. Әлегедәй каршы куюлардан соң, телиме-юкмы, Мирсәеткә дә үз итеп, якын итеп карый алмаячак инде Куйбышев. Кеше күңеленең, ир-ат холкының әнә нинди нечкәлекләрен бе­леп эш йөртә, файдалана белә Сталин.

* * *

1918 елның ахырлары иде булса кирәк, һәрхәлдә, җылы көннәр инде күптән узган: иртәдән кичкә кадәр юеш кар яуган иде ул көнне. Соң гына, инде кайтырга җыенып йөр­гәндә, Мирсәетнең эш бүлмәсендә телефон шылтырады: Сталин... Үзенә чакыра...

Юеш кар сыланган тәрәзәгә гамьсез генә караган ки­леш уйга бирелеп тора иде Милләтләр эше буенча Халык комиссары. Мирсәетнең кергәнлеген ишетсә дә, бо­рылып карарга, аның сәламенә җавап кайтарырга ашык­мады ул.

— Иптәш Солтангалиев,— дип дәште, көттереп кенә.— Син төрекчә аңлаша беләсең булса кирәк.

Нигә юрарга белмәде Мирсәет аның бу соравын. Чөнки Төркия яисә бер-бер Көнчыгыш иле хакында сүз чыгамы, Сталин кулын гына селти, ул хакта сөйләшәсе дә килми торган иде. Үзе башлап сүз кузгатуы гаҗәп тоелды.

— Беләм, иптәш Сталин. Аңлаша да, сөйләшә дә бе­ләм. Төрекчә белмәгән татар юк.

— Бер дә харап инде сез...

— Нишлисең, телебез һәм ерак тарихыбыз уртак та­мырлардан килә.

— Менә нәрсә...— дип, суза төште Сталин.— Бу көннәр­дә Мәскәү аша зур төркем төрек хәрби әсирләре уза икән. Германиядән үзләренә кайтып барышлары. Егерме мең әсир.

— Тыңлыйм, иптәш Сталин. Егерме мең кеше – аз түгел инде ул.

— Ничек уйлыйсың, Төркиядә Совет хөкүмәте урнаш­тырып буламы?

Авыр сорау. Әмма Мирсәет өчен ул яңа түгел. Әле Мул­ланур Вахитов исән чакта ук бу хакта уйлана-хыяллана иде алар. Ләкин Сталин белән сөйләшкәндә авызны үлчәп ачканың хәерле — монысын ул яхшы белә.

— Җиңел булмас, иптәш Сталин...

— Җиңел булса, синнән сорамас та идем.

— Һәрхәлдә, Төркиянең хәле бүгенгә мактанырлык тү­гел. Димәк, солтанатны бәреп төшерү өчен уңайлы шарт­лар өлгереп килә, дип саныйм. Тик менә Совет хакимияте яисә социаль революция турында кистереп кенә әйтә ал­мыйм...

— Солтанатны бәреп төшерү, дидең... Моны син ничек күз алдыңа китерәсең, иптәш Солтангалиев?..

Мирсәет өчен яңалык түгел бу сорау. Әмма өздереп кенә җавап бирү авыр.

— Мин бердәнбер юл күрәм, иптәш Сталин. Бүгенге халыкара сәяси шартларда Төркиядә эчке революциянең җиңүе өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Һәм ул революцияне ясаучыга Советлар Россиясенә елышудан башка чара юк.

Сталин җаваптан канәгать түгел.

— Син һаман сузасың... Әйтеп бетермисең,— диде, үз­алдына.

— Төркиядә «яшь төреклек» хәрәкәте үсеп килә. Бу милли азатлык хәрәкәтенең башында төрек буржуазиясе, һәм, белүемчә, Мостафа Кемал әфәнде тора.

Юеш кар сыланган тәрәзәдән әлегәчә күзләрен алма­ган иде Сталин. Шул гомер Мирсәеткә арка белән торып сөйләште ул. Ниһаять, кискен хәрәкәт ясап, йөзен борды һәм тимер салкынлыгы бөркелеп торган карашын әңгәмә­дәшенә текәде:

— Төркиядәге хәлләрне мин уйлаганнан шәбрәк беләсең икән бит...

Аңламады Мирсәет: бу аның мактап әйтүе булдымы, тискәре бәясеме...

— Менә нәрсә,—диде Сталин, байтак дәшми торганнан соң сүзен дәвам итеп.—Ул әсирләрне без тоткарлый төшергә булдык. Бераз хәл алсыннар, Мәскәүне күрсеннәр, дидек... Дәрәҗәле органнар тик ятмый торгандыр. Шулай да... Мөселман комиссариаты да йоклап калмасын иде диюем.

Сөйләшү шуның белән йомгакланды. Хушлашып аеры­лыштылар.

...Иртәгесен Сокольский циркы бинасында төрек әсир­ләре белән очрашып танышу өчен махсус митинг үткәрел­де. Ике меңгә якын әсир китерелгән иде. Анда яшь Совет­лар Россиясенең бөтендөнья хезмәт ияләре өчен бердән­бер терәк булып торуы хакында иптәш Ярославский һәм Галимҗан Ибраһимовлар сөйләде. Мирсәетнең дә төрек әсирләре белән тәүге очрашуы шунда булды. Ул, хәбәрдар булганы кадәрле, Төркиядә көтелгән вакыйгалар хакын­да гөман кылды һәм Советлар Россиясендә яшәүче төрки милләтләрнең бүгенге хәле белән таныштырды.

Атна-ун көн дәвамында, һәр көн диярлек, Мәскәүнең татар эшчеләр клубында да махсус кичәләр, төрек әсир­ләре белән очрашулар үткәрелеп торды. Сәяси чыгышлар гына түгел, татар-башкорт җырлары да башкарыла иде ул кичәләрдә. Җырлы-биюле уеннар, хәтта үзешчәннәр та­рафыннан татарча тамашалар да күрсәтелде. Төрек әсирлә­реннән бер өлеше, мәҗбүр иткәнне көтеп тормыйча, үзләре үк теләп килә торган булды анда. Тора-бара әсир­ләрнең үз араларында да җыр осталары, шигырь чыгарыр­га һәвәс затлары барлыгы ачыкланды...

Аерым-аерым төркемнәр җыелып, кызу бәхәсләр куз­гала иде еш кына. Төрекләр арасыннан да әңгәмәләрдә бик теләп катнашырга, сәяси мәсьәләләр куярга ашкынып тор­ган әсирләр табылды. Андыйлар белән махсус очрашулар үткәрелә иде. Мөселман эшләре буенча Халык комисса­риаты хезмәткәрләре ул көннәрдә кул кушырып утырма­ды. Төрек коммунисты Мостафа Сөбхи дә гел үз ватан­дашлары арасында булды...

Татар эшчеләре клубында шул очрашуларның бер­сеннән соң, Мирсәеткә, ялгыз калган мәлен туры китереп, йөзен сакал-мыек баскан, шактый өлкән яшьләрдәге бер аксак солдат мөрәҗәгать итте:

— Мирсәет әфәнде,— диде ул,— буылып йөткерә-йөткерә.— Сезнең чыгыш ясаудан бик канәгать булдык... Тө­рек солдатлары сезне үз итеп, яратып искә ала...

— Рәхмәт,— диде Мирсәет. Үзенә таныш булмаган чит-ят кешедән шундый сүзләр ишетү кем күңеленә генә сары май булып ятмас икән.

Бераздан, як-ягына карангалап алгач, теге солдат тагы да пышылдый төшеп төп сүзенә күчте:

— Мирсәет әфәнде, сезнең белән бер карт солдат кү­реп сөйләшергә тели иде. Кайчан һәм ничек вакыт таба алырсыз икән?..

— Рәхим итегез, килсен хәзер үк. Мин сөйләшергә әзер.

— Әфәндем,— дип, күзләренә текәлде аның солдат.— Бер-бер аулак җирдә урын һәм вакыт билгеләсәгез икән. Әйтер сүзе җитди һәм икәүдән-икәү генә сөйләшәсе килә аның...

Уйга калып торды Мирсәет. Әлбәттә, төрек әсирен эш урынына чакырып булмый да булмый инде. Кертмәячәкләр. Фатирга чакырсаң да әллә ничек...

— Торган өегез кай сокакта, әйтә алмыйсызмы, әфән­дем?..

Сокак — урам дигән сүз төрекчәдә. Икеләнә төшеп булса да, үзенең торган урам һәм фатирын әйтми чарасы калмады аның.

— Язмадыгыз, онытырсыз ич?..

— Төрекнең хәтер гүзәл булыр, әфәндем. Чук тәшәккөрләр итәмез,— диде ул, һәм ни рәвешле күзгә чалынмый гына каршысына килеп баскан булса, шул рәвешле үк ип­ле генә үз юлы белән китеп тә барды.

Үзалдына уйлап куйды Мирсәет: «Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер, дигәннәре шул була торгандыр инде».

Өйгә кайтуына күп ара да узмады. Караватка чалкан ятып Казан, Оренбург һәм Уфа шәһәрләреннән килгән гәҗитләр актаргалавы иде, кемдер ипле генә аның ишеген шакыды. Барып ачса, ни күрсен, ишек төбендә әлеге дә баягы аксак төрек солдаты басып тора.

— Ни булды?.. Син бит үзем киләм димәгән идең? — дип, килүчене өйгә чакырырга да онытып, ишек катында терәлеп калды ул.

— Йә инде, бусагаңнан кире борырга җыенмый тор­гансыңдыр бит,— дип, саф татар телендә дәште карт сол­дат.

Килүче артыннан ишекне элеп түргә уздылар. Төрек әсиренең татарча сөйләшүе бер гаҗәпләндерсә, икенче га­җәпләндергәне — Мирсәетнең фатирына килеп керүгә ул аксавын онытты.

— Сез кем буласыз?.. Сезгә миннән ни кирәк? — дип, сорамый булдыра алмады Солтангалиев.

Юл капчыгын салып идәнгә куйды серле кеше. Аннары бүреген салды, манма су булган шинелен ишек катында­гы элгечкә илтеп элде һәм, буыла-буыла йөткергәннән соң, карашын Мирсәеткә текәде:

— Ачуланма, энем,— диде ул, ихластан сөйләшәсе ки­леп.— Башкача булдыра алмадым. Алла да сакланганны гына саклыйм дигән.

Әлеге дә баягы бер үк соравын кабатлады Мирсәет:

— Сез кем буласыз?.. Ничек итеп, сез — татар кешесе, төрек әсирләре арасына килеп эләктегез?..

— Ашыктырма, энем... Мин барын да сөйләрмен хәзер үзеңә. Сөйләшер өчен килүем ләса.

Тагы буыла-буыла йөткерергә кереште ул. Шунда гына, аның хәлен аңлап, Мирсәет барып чәй куеп килде. Җылы оекбаш, өс киемнәре тәкъдим итте килүчегә...

Чәй эчеп, җанына җылы иңгәч кенә аңлашырга кереш­те төнге кунак:

— Ишеткәнең бардыр бәлки, мин Йосыф Акчура бу­лам,—диде ул.

Аздан гына кулындагы чынаягын төшереп җибәрмәде Мирсәет. Менә сиңа очрашу! Ник белмәскә, татар дөнья­сында, төрки халыклар арасында Йосыф Акчуринны бел­мәгән кеше булса да, бик сирәк очрагандыр ул елларда. Аның, һәммә төрки халыкларның бер ана балалары бу­лып, шуларны берләшергә чакырып язган мәкаләләрен дә укыганы бар. Чын төрек милләтчесе дигән аты киң тарал­ган. Үзе соңгы араларда Төркиядә яши иде булса кирәк... Әмма йөзен сакал-мыек баскан, өс-башы шапшак солдат­ның шул зыялы зат булуына гына ышанасы килми.

— Сорбонна университетын тәмамлаган Акчурамы? — дигән сорау үзеннән-үзе чыкты аның авызыннан.

— Әйе...

— «Казан мөхбире»ндә мөхәррир булган кеше дә сезме?

— Әйе...

Җан кергәндәй булды Мирсәетнең күңеленә. Шик-шөбһәләре юкка чыкты дип әйтерлек. Тик менә ничәмә-ничә телдә укый-яза белгән шул зыялы зат ни рәвешле төрек әсирләре арасына килеп эләккән дә һәм ни өчен больше­вик Солтангалиевнең аңарга кирәге чыккан? Болары аң­лашылмый.

Үзен Йосыф Акчура дип тәкъдим иткән төнге кунак бер­өзлексез йөткерүеннән туктаган иде инде. Сүзләрне сай­лап, кабаланмый гына сөйли башлады:

— Кыска гына вакытка дип кайткан идем. Революция чыгып тоткарланырга мәҗбүр булдым. Әсирләргә килеп кушылдым менә, ләкин аларны да җибәрергә ашык­мыйлар. Син ничек уйлыйсың, озак тотарлар микән әле?

— Белмим шул,— диде Мирсәет. Хәзергә башка­ча җавап бирә алмый иде.

— Сүз чыккач, әйтим инде,— дип, сөйли бирде Йосыф Акчура.— Өс-башлары юка, торган җирләре юеш вә сал­кын. Ашау яклары да бик яман, алманнардан кайткан тө­енчекләре саекты — кайгыртасы иде бит үзләрен!

Кара инде, бу хакта гел уйлаганы юк икән бит Мирсә­етнең. Үзләре зарланмагач, һәммәсе дә көйле, җайга са­лынгандыр дип йөрелгән.

— Ярар, мин иртәгә үк бу якларын кайгыртырмын,— диде ул, һәм җәт кенә өстәлдә яткан кесә дәфтәренә ка­ләм алып нидер төртеп куйды.

Хәрби коллегиянең финанс һәм хуҗалык эшләре буен­ча җаваплы кешеләренә андый әмер, чынлап та, иртәге­сен үк җиткереләчәк һәм ярдәм йөзеннән хәл кадәрле ча­расы да күреләчәк.

— Мин һәммә нотыкларыңны тыңлап бардым,— дип, дәвам итте Акчура.— Сөйләгәннәрең кызык тоелды. Игъ­тибарымны җәлеп итте, һәм шундый сорау туды күңелем­дә: әйт әле, әллә мин большевиклар турында хата фикердә булганмынмы, әллә син үзең большевик түгелме?.. Әнә шул сорауга җавап эзләп килдем синең янга... Ләкин, ал­дан ук әйтим, бер олы үтенечем бар: алла хакы өчен, дө­ресен, турысын әйт!

Мирсәет өчен бу бик гади сорау, «исемеңне әйт», дигән сыман гына. Икеләнергә урын калдырмаслык итеп җавап кайтарды ул:

— Мин чынлап та большевик, Акчура әфәнде. Бу фор­саттан һич икеләнергә урын юк.

Җаваптан бигүк эреп төшәргә ашыкканы күренми иде әле төнге кунакның. Янә бер мәртәбә тәмен белеп кенә чәй йотып алгачтын, сакалын сыпыргалап куйды:

— Алай дисең дә бит... Ә үзеңдә милләтпәрварлык та бар күренә. Ишетеп белүемчә, большевиклар өчен бусы ят нәрсә, харам нәрсә.

— Милләт өчен яну, үз халкыңның бәхете өчен көрәшү ул — намус эше диеп беләм, Акчура әфәнде. Бу хис минем күңелемә изге анам сөте белән бергә иңгән. Большевик булуым да иң беренче нәүбәттә шул олы хис галәмәте. Большевиклар һәм Совет хөкүмәте эшче халкы һәм авыл мужикларының мул тормыш коруы өчен көрәшә...

— Хуш, ярар,— дип, янә итагатьле генә сакал сыпы­рып куйды Йосыф Акчура.— Очы-очка ялганмый бит, энем. Соң, шулай икән, нигә ул большевикларның бар булыш­каны милләтчеләр әле? Исламчы да ярамый үзләренә, тө­рекче дә...

Инде Мирсәет уйга калды, сакалы булса, ул да сака­лын сыпыргаларга керешер иде.

— Акчура әфәнде, большевиклар буржуаз милләтче­ләрне өнәми...

— Милләт өчен ут йотуның «буржуаз»ы һәм «советча»сы булмый торгандыр ич. Ул намус эше, ана сөте бе­лән иңә торган изге нәрсә, дип, үзең әйттең түгелме?!

— Юк-юк, әфәндем,— дип, каршы төшәргә ашыкты Мир­сәет.— Иң әүвәле, без һәммә милләт эшче-крестьяннарының бер дәрәҗәдә бәхеткә ирешүе өчен көрәшәбез. Икен­чедән, социаль революция сыйныфлар арасындагы матди тигезсезлекне юкка чыгарачак.

Акчура җаваптан бигүк мәмнүн түгел иде булса кирәк.

— Тигезли торгач, һәммәсен дә тигезләп бетермәсәгез ярый да бит.

— Аңламадым, Акчура әфәнде?..

— Татар белән урыс, христиан белән мөселман аера алмаслык бер нәмәрсә китереп чыгармассызмы дим, ул адәмнәрдән?.. Табигатьнең дә, әнә, үзән җире була, кал­ку җире. Сирәк кенә текә таулары да очрап-очрап куя. Бер урында чыршы-нарат үсә, икенчесендә — талтирәк ди­гәндәй...

Бу юлы Йосыф Акчура сөйләгәннәргә кар­шы төшәргә ашыкмады Мирсәет. Чөнки вакыт-вакыт үзе­нең дә шикләнгән, уйга бирелгән чаклары була торган иде. Милләтләрнең тигезлеге хакында сөйләргә генә җиңел ул, ә эштә исә күпкә авыррак. Казанда эшләү дәвереңдә боларны үз җилкәсендә аз кичерергә туры килдеме әллә?!

— Сез сөйләгәннәрдә дә гыйбрәт бар анысы, бәхәсләш­мим, Акчура әфәнде. Безнең төрки кавем, сыйнфыйлыктан бигрәк, милли азатлыкка омтылышы белән берләшер ул, бәлки. Ырымбурдагы Рәмиевләрне, мәсәлән, сыйнфый дошманым дип саный алмыйм.

— Ә Сембердән чыккан Акчуриннар сыйнфый дошма­ныңмы?

Күзләре очрашып, елмаеп куйды һәр икесе. Җавап шул елмаюда иде.

— Инде Төркиягә таба борыла төшик,— диде, үзләшеп, яктырып киткән Йосыф Акчура.—Шәхси үзеңнең Тер­киядәге вакыйгаларга мөнәсәбәтең нинди, Мирсәет?

Үзенең бала чактан ук төрек телендә әдәбият укып үс­кәнлеген һәм төрекчәдән тәрҗемәләре булуын хәбәр итте иң элек. Бүгенге көндә дә бөтен Көнчыгыш илләрендә, аерым алганда, Төркиядә барган үзгәреш һәм милли-азатлык хәрәкәтләренең үсеше белән даими кызыксынуын сөйләде. Шул милли хәрәкәтләргә таянып, Төркия, Иран, Әфганстан һәм Гарәп илләрендә халыкны со­циаль революциягә күтәрү турында уйлап йөрүен хә­бәр итте. Якындагы елларда ук милли-азатлык хәрәкәте­нә нигезләнгән бу революцион күтәрелеш, Һиндстан һәм Япониягә барып җитеп, Африка һәм Латин Америкасы ил­ләрен колачлап алырга тиешле аның уенча. Ленин, Сталин һәм Троцкий иптәшләр белән үзенең килешмәве, еш кына шул уңайдан бәхәсләшүләре турында да сөйләде. Аның тара­фыннан әзерләнеп, әле күптән түгел генә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариатында тикшерелгән, «Көнчыгыш халыкларын азат итү берлеге» программасын да күрсәтте Йосыф Акчурага.

Йосыф Акчураны болар, әлбәттә, нык кына кызыксын­дырган булса кирәк: Мирсәет әзерләгән әлеге программа­ның бер нөсхәсен ул сорап ала, Төркиягә кайткач, аның белән милли-азатлык хәрәкәте җитәкчеләрен таныштырыр­га вәгъдә бирә.

— Барчасы да кызык, әлбәттә, боларның,— дип куя, Акчура бераздан.— Тик менә ул мәмләкәтләрдә сез телә­гәнчә большевиклар хакимияте урнаштыру хыял гына булып калмасмы?

Бераз уйлана-икеләнә төшеп, ихластан җавап бирә Солтангалиев:

— Соң чиктә бит, Акчура әфәнде, һәр илдә дә больше­викларның өскә чыгуы үзмаксат түгел. Милли-азатлык хә­рәкәте, халык массалары үзләре хәл итәр. Колониаль изе­лүдән, Европа эре буржуазиясенең колы булудан азат итәргә кирәк халыкны. Шунысы әһәмиятлерәк! Хикмәт кемнең хакимияткә килүендә түгел!..

— Килешәм... Бусы белән аерата килешәм. Тик менә Төркиядә, сез теләгәнчә, коммунистлар түгел, башка бер сәламәт көчләр җиңеп чыкса, әйтик моңа Руссиянең мө­нәсәбәте ничек булыр дип уйлыйсың?

— Бик ихтимал, Акчура әфәнде. Шәхсән мин монда зур бәла күрмим. Әмма, Төркиядә социаль революция өчен һәм коммунистлар мәсләге өчен дә туфрак бик бәрәкәтле күренә, миңа калса...

— Мөмкиндер... Вә дә ләкин мин үзем вату-җимерү ягында түгелмен. Төреклекнең асылын аңлаган кеше бу­ларак әйтәм. Аннан бит әле, аның башлап йөрүчеләре дә булырга тиешле.

— Бар андый кеше, бар,— диде Мирсәет, икеләнергә урын калдырмаска омтылып.

Акчура да озак уйлап тормады:

— Кем, Мостафа Сөбхиме?..— дип, төгәл соравы белән чак аяктан екмады Мирсәетне.

— Әйе. Каян беләсез?

— Хикмәт каян белүдә түгел, Мирсәет энем. Мостафа Сөбхинең төрек әсирләре яныннан китеп торганы юк аның... Төркиянең үзендә дә бар Мостафалар. Әйтик менә, Мос­тафа Кемал әфәндегә мин үзем күп өметләр баглыймын. Бу исемгә игътибарлырак булу ярар иде... Сәясәттә ха­лыкка таянсак, мәдәнияттә без баш-аягыбыз белән төрек­чедер.

— Беләм, Йосыф әфәнде. Сезнең «Өч тәрәзи сәясәт» дигән китапны әле шәкертлек елларымда ук үзләштергән идем.

Чәй артында таңгача сөйләшеп чыкты алар — фикер алыштылар, бәхәсләштеләр. Килешкән җирләре булды, килешмәгән... Мирсәет зур дулкынлау белән үзенең Татар-Башкорт республикасын тормышка ашыру юлында башкарган эшләре турында сөйләде. Әдәбият һәм ша­гыйрьләр турында сүз чыгып, ул бүгенге төрек әдәбияты белән кызыксынды. Акчура исә, Төркиягә исән-аман кай­тып җиткәчтен дә аңарга Юныс Әмре шигырьләрен җибә­рергә вәгъдә итте. Хат алышу теләгең булса, дип, Мирсәеткә төрекләрнең күренекле әдибе вә фикер ия­се Зыя Гөкальпнең адресын калдырды. Үзләре дә даими хәбәрләшергә вәгъдә кылыштылар.

Урамнарга яңа көннең яктылыгы иңгәч кенә Йосыф Акчура җилкәсенә биштәрен салып аксаклый-аксаклый үз юлы белән китеп барды. Мәскәү елгасы аша салынган борынгы Зур Таш күпер аша чыгып, аргы якта күздән югалганчы тәрәзәдән күзәтеп калды аны Мирсәет. Күбә­ләк сыман эре-эре җепшек кар ява иде аның эзләренә...

* * *

Әсәдуллаев йорты әле революциягә кадәр үк Мәскәү мөселманнары, ягъни, татарларның, мәдәни үзәге була. Бина мәһабәт, иркен, бөтен уңайлыклары бар. Бер сүз бе­лән әйтсәк, чын мәдәният сарае. Янәшәдә генә татар бис­тәләре. Урам һәм тыкрык исемнәренә кадәр монда шул хакта сөйли: Зур Татар тыкрыгы, Кече Татар тыкрыгы. Тагын тыкрыклар, тагын, тагын...

Революциядән соң Әсәдуллаев йортының зур залы та­тар эшчеләр клубы дип йөртелә башлый. Мәскәүгә килгән көннәреннән үк, буш вакыты булдымы, шунда тартыла, шунда омтылып яши иде Мирсәет. Чөнки монда чын татар дөньясы, таныш-белешләр, яңа очрашулар, күрешүләр... Әледән-әле чыгышлар ясарга да туры килгәне бар аңа монда.

1918 елның октябрь башлары иде булса кирәк, аны татар дөньясында күренекле кеше санап, Мәскәү яшьләре белән очрашуга чакырдылар. Зур зал шыгрым тулы. Эшче вәкилләре, анда-санда хәрби киемле кызылармиячеләр, ә күпчелек — студентлар вә сәүдәгәрләр токымы булса кирәк. Ни генә булмасын, алар һәммәсе бер дикъкать һәм кызыксыну белән тыңлады аны.

Яшьләр каршында чыгыш ясауның үзенә күрә хикмәтле яклары да була. Мөлаем йөзләр, ут булып янган күз­ләр әле бер, әле икенче тарафтан яктырып, карашлары белән өтеп-өтеп ала. Сәхнәдә, трибуна артында торып сөйләүченең һәр хәрәкәте игътибар үзәгендә. Әнә бер-беренә янтая төшеп ике кыз нидер пышылдашып алды. Берсе ел­майды, икенчесе тартынып, уңайсызланып киткән кебек тоелды...

Чү... Мирсәетнең теле кинәт көрмәкләнеп куйды, фи­кере чуалды, колаклары кызыша башлады... Аның каршысында ук, икенче рәттә утырган бер туташ гаепле иде моңа. Зур коңгырт-кара күз­ләр, алсу йөз һәм тулы иреннәр зиһенен чуалтты аның. Ап-ак маңгай һәм шомырт кара чәч, муен аша күкрәккә салынган ялгыз толым... Карашлары очрашкач та, кыз­ның озын керфекләре калтыранып куйды, һәм туташ күзен яшерде. Хәтта аның бит алмалары кызышуына кадәр той­ган сыман булды Мирсәет. Кыз, әйтерсең, үз-үзен кая ку­ярга белми иде. Туташның ике як янәшәсендә утырган егетләр дә тойды булса кирәк шуны.

Чыгышын уңышлы тәмамлап чыгар өчен Мирсәеткә шактый көч куярга кирәк булды. Чөнки башка бер тараф­ка карап сөйләргә омтылса да, күз алдында берөзлексез әлеге мөла­ем вә серле туташның сурәте торды.

Очрашудан соң шул ук залның аргы башында җырлы-биюле уеннар башланып китте. Мирсәет тә катнашты уенга, һәм зур түгәрәк ясап җырлап әйләнгән чагында, белмим, ни рәвешле, әллә очраклы гынамы, әллә түгелме, шул туташ белән янәшә туры килде. Кулга-кул тотынып әйләнделәр, бергә биеделәр. Тик сүз әйтер-танышыр ара­лары булмады.

Ул кичне йокы кермәде аның күзләренә. Аннан соңгы кичләрендә дә шулай ук... Әлеге туташны очратырга өмет­ләнеп, көн дә Татар эшчеләр клубына атлыга торган бул­ды ул.

Көннәрнең берсендә янә очратты аны. Бу юлы да кыз теге вакыттагы кебек ике егет янәшәсендә иде. Әмма күз­ләре Мирсәеттә. Аны күрдеме — уңайсызлана, ояла, үз-үзен кая куярга белми башлый. Танышыр, бер-ике авыз сүз алмашыр ара гына табылмый. Ике егет, тагылганнармыни, үкчәсенә басып йөри үзенең.

Шулай да тәвәккәлләп карамый чарасы юк иде Мир­сәетнең. Ул заманда вальсның татар яшьләре арасында яңа кереп кенә килгән чагы иде, туташ та биергә, әйләнергә, бөтерелергә ярата булып чыкты. Ә егетләр, итагатьлелектәнме, әллә оялчанлык галәмәтеме — чакырмыйлар үзен. Мирсәетнең биюе чамалы булса да, ике егет арасында оялчан гына басып торган кызны чакырырлык кыюлык тапты үзендә. Ни гаҗәп, кыз карышмады, егетләр дә каршы төшмәде.

— Сер булмаса, исемегезне әйтер идегез, туташ? — дип, сүз катты Мирсәет, бераз дәшми-нитми генә биегәннән соң.

— Фатыйма...—диде кыз, җәт кенә карашын яшереп.

— Мин Мирсәет булам...

— Беләм... Мин сезнең турыда һәммәсен дә беләм, Мир­сәет абый...

— Кызык икән... Ул «һәммәсенә ниләр керә инде?

Баксаң, чынлап та, кыз аның кайда һәм кем булып эшләвен генә түгел, инде бер мәртәбә өйләнеп, аерылган булуын да ишетеп белә икән.

Мирсәетнең ул хакта ишетәсе, сөйләшәсе килми иде, әлбәттә. Нишлисең... Әмма үзен кызыксындырган сорау­ларга җавап алырга өлгерде.

— Башка кызларга, әнә, берәү дә юк. Ә синең, Фатый­ма, берүзеңә ике егет...

— Абыем белән энем ич,— диде кыз, җанланып ки­теп.— Абыем Али исемле, ә энем — Мирза. Матур егетләр бит, иеме, Мирсәет абый?

— Сүзем юк, Фатыйма, туганнарың да матур. Ә үзең, үзең... Яңа туган ай кебексең... Йомарланган май кебек­сең...

Аның ни диясен алдан ук белепме, бүлдерергә ашык­ты кыз:

— И-и, абый, алай димәгез, оялтып...— диде ул.

Бию көе озак дәвам итми. Ә көтеп алынган тәүге вальс күз ачып-йомганчы тәмамлана торган була. Шуны алдан ук сизеп торган Мирсәет кызны озатасы килүе ха­кында да әйтергә өлгерде.

— Белмим шул. Мирсәет абый,—диде кыз, тартына төшеп.— Туганнарым артыннан ук ияреп кайтсак кына инде.

— Мин риза, Фатыйма...

— И-и, Мирсәет абый, юкка куанасыз, без бит монда, янәшәдә генә, Зур Тыкрыкта яшибез...

Чынлап та, Әсәдуллаев йортыннан ерак түгел генә яши икән Фатыйма. Әмма, ике туганы артыннан ияреп озатып кайткан арада ул тагын байтак кына мәгълүмат алырга иреште: Фатыйманың әтисе Әхмәт Ирзин берничә еллар элек вафат булган. Алар биш бала әниләре белән генә торып калганнар. Абыйсы Алидан соң, ул — икенче бала. Тагы ике энесе һәм бер сеңлесе бар икән...

Ирзин фамилиясен ишеткәч тә кызыксынмый булдыра алмады Мирсәет:

— Нәрсә, теге данлыклы миллионер Ерзиннарга мөнә­сәбәтегез юктыр бит?

— Без Ирзиннар,—дип, иң элек төзәтү кертергә кирәк санады Фатыйма.— Урыслар гына Ерзин диләр... Әйе, Мир­сәет абый, мин шул, сез күздә тоткан Ирзиннар кызы бу­лам. Нәрсә, курыктыгызмы әллә, большевик кешегә безнең белән янәшә бару ярыймы?

Кыз аның ни уйлаганын беләсе килеп бермәл Мирсә­етнең күзләренә текәлеп торды. Аңламассың, киеренкелек идеме ул карашта, әллә шөбһә яисә куркумы... Әмма, ни генә булмасын, кызның гүзәллеге артканнан-арта гына бара, теләсә нинди хәлдә дә тоныкланып калмый.

Мирсәет өчен, чынлап та, көтелмәгән һәм шактый ук четерекле булган яңалык иде бу. Тире һәм каракүл бе­лән сату итеп, бөтен Россия күләмендә исеме мәгълүм бул­ган Ирзиннарны белмәгән кеше юк. Мәскәүнең үзәгендә дип әйтерлек таш мәчет салдырган Садыйк Ирзин, димәк, аның күзе төшкән, аны йокысыз калдырган Фатыйманың бабасы була!..

Кыз үзе дә сизгер, аның шул мәлдә ни уйлап телсез калганлыгын абайлап алды.

— Мирсәет абый,— диде Фатыйма.— Ә сез беләсезме икән, Касыйм шәһәреннән Мәскәүгә килгәч тә безнең ба­бай, иң элек, самавырчы малай булып эшләгән монда. Миллионнарга ул бары үз тырышлыгы белән ирешкән. Анысы бер булса, икенчедән, безнең хәзер Ирзин дигән исемебез генә бар. Сугыш вакытында сәүдә йортыбыз ян­ды, калган малыбызны сез инкыйлаб ясагач та тартып ал­дылар. Өебезгә кадәр кереп талап чыктылар...

Шуларны сөйләгән чакта кызның күзләренә карап ал­ды Мирсәет – һәр сүз, һәр тойгы, күңеленең һәммә тибрә­неше дәү, якты һәм аяз күзләрендә көзгедәге сыман чагы­ла бара иде аның. Кыргый һәм оялчан дип тә әйтерлек тү­гел үзен, әмма ихлас һәм эчкерсез булуында һич шик юк. Уен нәрсә турында сөйләми иде бит ул, шуңа җан әрнеше ачык сизелеп тора. Ләкин ата-бабадан калган бөтен мат­ди мирасны югалту да сындырмаган үзләрен.

Ирзиннар — Ирзин булып калган. Горурлык һәм күңел көрлеге, рухи җегәр, үз дәрәҗәләрен белеп яшәү вә сөй­ләшү— сау-сәламәт! Әле берничә көн элек кенә залда утырган чакларын хәтерләде аларның Мирсәет. Күзгә як­ты нур булып бәрелгән Фатыйманы аласыңмы, ир-ат ту­ганнарынмы, алар үзгә бер сабырлык, мәһабәт тәкәббер­леге беләнме, әллә каян аерылып, үзләренә җәлеп итеп торалар.

Янәшәсендә атлап барган кызның хәленә кереп, Мир­сәет аны кызганып куйды. Хәленә керде-керүен, әмма кызганыч идеме соң ул?!. Юк, әлбәттә... Дөньяның бар ну­рын үзенә җыйган, янәшә барганда да, атлап түгел, дул­кын дәрте белән йөзеп барган унсигез яшьлек гүзәл кыз­ганыч була димени...

Туганнары, әнә, ике катлы мәһабәт йорт каршысына ба­рып җиткәч керү юлына борылдылар. Корычтан коеп эш­ләнгән капка келәсенә үрелгәнгә кадәр үзара нидер киңә­шеп алдылар. Ярым борыла төшеп дәшүче энеләре Мирза булды:

— Фатыйма апай,— диде ул, әле утырып җитмәгән яш­үсмер тавышы белән. Кычкырмады, әмма ишетерлек итеп дәште.— Бер биш минут бакчада йөреп торабыз.

Туганнар корыч капка артына, өй каршындагы бакча­га кереп югалды, һәммәсе ачык — Мирсәет белән Фатый­мага тагы биш минут ара бирелә, артык түгел.

— Менә, Мирсәет абый, кайтып та җиттек,— диде Фа­тыйма, туктала төшеп, һәм икенче каттагы ут алынган ял­гыз тәрәзәгә ымлады.— Әниебез көтә, йокламый.

— Сине көтүчеләр күп,— дип, бакчадагы туганнарына ишарә ясады Мирсәет.

Фатыйма, балкып, елмаеп куйды. Елмаю бигрәк киле­шә икән үзенә.

— Әйе, әнием каршысында минем өчен алар җавап бирә. Минем сакчыларым...

— Ә менә минем көтүчем дә юк, саклаучыларым да,— диде Мирсәет, уенын-чынын бергә кушып, һәм якында гына үсеп утырган ялгыз яшь каенга ымлады.— Менә шушы ял­гыз кәкре каен кебек. Күрәсеңме, әнә, аңарда ялгыз сары яфрак эленеп калган.

— Юк, Мирсәет абый,— дип, каршы төште кыз.— Сез ялгыз түгел. Сез татар дөньясында бик билгеле кеше. Сез­не һәммәсе таный... Сез ышандыра беләсез. Сез сөй­ләгән чакта мин булып мин, карале дөрес сөйли бит бу абый, дип уйлап куйдым теге көнне...

Мирсәетнең уенда «биш минут» дигән сүз, инде узып бара торган биш минут. Җитди сөйләшүләр өчен ара калмаганлыкны ул яхшы белә. Күнелендә шом, моңсулык. Фатыйманы тагы күрерме ул? Аны ни рәвешле үзенә җә­леп итәргә дигән бердәнбер уй...

— Ә барыбер, Фатыйма, шушы мизгелдә мин үземне әнә шул каен чы­быгына эләгер-эләкмәс җилфердәп торган ялгыз сары яфракка охшатам.

Икесе дә шул тарафка карап торганда, кинәт җил чы­гып, соңгы яфрак очып китмәсенме...

Рәхәтләнеп, сабыйларча онытылып көлеп җибәрде Фа­тыйма.

— Әнә, очты... Очты, күздән югалды, Мирсәет абый, сезнең яфрак.— Ә бераздан, җитди­ләнә төшеп, өстәп куйды.— Кеше гомерен яфракка тиңләү ярамыйдыр, Мирсәет абый.

Ишегалды тарафыннан, бакча яктан берәүнең йөткер­гәне ишетелде. Табигый йөткерү түгел, «без көтәбез, биш минут узды» дигән хәбәр иде бу.

— Миңа керергә вакыт,—диде кыз, Мирсәеткә берен­че кат күзләре белән текәлеп. Юк, китәсе, аерылышасы килми иде аның үзенең дә. Әмма гаилә тәртибе, үзен кай­гырткан туганнары каршында җаваплылык күпкә әһә­миятле.

Мирсәет тә үтәдән күреп, аңлап тора иде боларны. Туры сорау бирергә җөрьәт итте, ниһаять:

— Кайчан һәм кайда күрешә алабыз, зинһар, әйт, Фа­тыйма?..

— Белмим шул,— дип, икеләнеп калды кыз. Әмма суза торган чак та түгел, вакыт чикләнгән.— Якшәмбе көн му­зыка дәресләрем тәмамлангач кына күрешсәк инде. Баш­ка көннәрдә иртәдән кичкә кадәрле мәктәптә булам. Әйтергә дә онытканмын, Әсәдуллаев йортында татар мәктәбендә укытам мин.

Якшәмбе көн көндезге икедә очрашырга вәгъдәләшеп аерылыштылар. Корыч капка шапылдап ябылды һәм бар тараф тынып калды. Шунда гына аның игътибарын кап­ка читендәге яшел калайга ак белән язылган эре хәреф­ләр җәлеп итте: «Большая Татарская, 24». Хәтерләргә ты­рышып, күңеленнән кабатлады ул аны: «Зур Татар тыкры­гы, 24». Ә бераздан ике катлы өйнең тагы өч тәрәзәсендә бер-бер артлы ут алдылар. Тик аларның кайсысы өмет булып кабынганлыкны ялгыз каенга терәлеп калган Мир­сәет аера, ачыклый алмады.

Сөйләшенгән көн һәм сәгатьне һәр икесе түземсезлек белән көтеп алды. Очраштылар... һәм икәүдән-икәү генә Мәскәү елгасы читләтеп янәшә атлап китеп бардылар. Аңлашыр сүз, уртаклашыр хисләрнең чиге юк. Вакытның ничек үткәне һәм атлый торгач шактый ара киткәнлекләре дә сизелми калынган.

— Большевикларның кайда һәм нинди шартларда торганлыкларын беләсеңме, Фатыйма? — дип, сүз кузгатты Мирсәет берзаман.

— Белмим шул,—дип, башын чайкады кыз.

— Күрәсең киләме?..

Алдын-артын уйламастан җавап биреп куймасынмы кыз:

— Кызык булыр иде...

Каршыларында ук торган алты катлы соры өйгә күр­сәтте Мирсәет. Атлый торгач, үзе яши торган йортка ки­леп чыккан иде инде алар.

— Менә, Фатыйма, шушы йортта яши большевиклар... Хәтереңдәме, теге кичтә сезнең каршыдагы каенның соңгы яфрагы очып киткән иде? Көзге җилләр аны менә шушы тарафларга китереп чыгарды.

— Теге сары яфракнымы? — дип, елмайды риясыз кыз һәм ялт кына Мирсәетнең каршысында бөтерелеп алды.

Ничек итсә итте, юмалый-чакыра торгач кызны үзенә алып керде Мирсәет һәм аңарга түрдән урындык күр­сәтеп, аягына чигеп эшләнгән йомшак Казан чүәге ки­дерде.

— Хатыныңнан калган чүәкме? — дип, сагаеп сорап куйды укытучы кыз.

— Мин монда үзем генә яшим,— диде, кызның әледән-әле аның авырткан җиренә кагылып, хатынын искә төшереп торуы ошамый иде аңарга.

— Ә хатын-кыз чүәкләре нигә кирәк булды?

Шунда гына, кызның начарлык теләүдән түгел, таби­гый көнләшү хисеннән генә шулай төпченүенә төшенде Мирсәет, һәм, тәвәккәлләп, кием элгеченнән тагы ниләрдер алып килеп кызга сузды.

— Менә бу күлмәк тә сиңа... Менә бу көмеш йөзек белән көмеш беләзек тә...

Кызда табигый инстинкт сөйләшә иде, гакыл түгел.

— Ой, нинди матурлар,— дип, куанып куйды ул.

— Менә болары да сиңа,—дип, кичке халат һәм алъ­япкыч сузды Мирсәет.

Кыз, ниһаять, төшенде һәм бермәл телсез калып торды.

— Аңламадым... Бу ни дигән сүзегез, Мирсәет абый?!— дип, болай да янып торган зур күзләрен ачып Мирсәеткә текәлде.

— Бумы,—дип, бармак очлары белән сак кына Фатый­маның күзләренә төшеп торган чәч чалымнарын күтәреп, сыпырып куйды Мирсәет. Аны кулыннан тартып торгызды, һәм шундый ук саклык белән җилкәсеннән кочып алды.— Бу минем сиңа тәкъдимем, Фатыйма. Бу өйдә мин япа-ялгыз, дөньясында япа-ялгыз. Минеке бул, бергә яшик ди­гән тәкъдимем, Фатыйма.

— Минме?.. Сезгәме?..— дип, гаҗәпсенде, аңлый ал­мыйча, югалып калды кыз.

— Әйе, нәкъ шулай. Дөрес аңладың, Фатыйма. Синсез бер көн, бер сәгать тә яши алмаячакмын моннан ары. Бушап, шыр ялангач калган җанымны яңадан уяттың...

Кыз кулындагы күлмәк һәм башка бүләкләр шапыл­дап идәнгә килеп төште. Көтелмәгән яңалык чак аяктан екмады бугай аны.

— Сез большевик, Мирсәет абый. Ә мин... мин —сез­нең өчен ят токым, миллионер Ирзиннардан...

— Сөйләмә... Берни дә сөйләмә, Фатыйма җаным,— дип, кочаклап алды ул кызны. Әллә кыз үзе аның коча­гына аудымы, әйтүе кыен.— Төрек солтаны кызы булсаң да ике уйлау юк! Берәүгә дә, һич берәүгә дә бирмим үзең­не. Син тәкъдирем минем...

— Юк, Мирсәет абый, юк... Булмас эшне сөйләмәгез, җибәрегез мине...

Чәбәләнде, Мирсәетне читкә этмәк булды кыз, ә тәне вә җаны белән һаман аңарга тартылды. Иреннәре булып, алар да карышмады — ут булып яндылар, җиләк булып тамдылар...

— Мирсәет абый,—дип, дәшәр көч тапты Фатыйма үзендә.—Сез яхшы кеше бит, иеме... Мин сезгә ышанам, Мирсәет абый.

Фатыйманың аккош мамыгыннан да йомшаграк кулла­ры аның җилкәсендә иде инде, алар инде аны иркәли иде­ләр.

Шулай да кызның йомшаклыгыннан, үзенә булган ыша­нычыннан файдаланырга ашыкмады Мирсәет. Бар ихтыяр көчен җигеп булса да, кочагында, ирен очларында уалган, эреп барган кызны янә дә кәнәфигә утыртты:

— Мине ташламассың, бары үземнеке генә булырсың, ярыймы, Фатыйма.

Кыз дәшмәде, әллә ризалашуы булды инде, үзе бе­лән янәшә утырган Мирсәетнең җилкәсенә, авыр сулап, башын салды.

— Сорау мәгънәсез тоелдымы әллә, ник дәшмисең, Фа­тыйма?

— Ни дияргә белмим, Мирсәет абый... Авыр миңа...

— Сөйлә, Фатыйма җаным, бәлки мин ярдәм итә алыр­мын. Сөйлә, нинди борчуларың бар?

Тагы бер кат тирән сулыш алды кыз һәм башын кү­гәрде. Чәчләрен сыпыргалап, итәкләрен төзәткәләп куй­ды.

— Әнием мине сезгә бирмәячәк, Мирсәет абый. Үлсә — үлә, әмма сезгә бирми. Җанына авыр таш булып ята аның «большевик» дигән сүз. Ул ышанмый сезгә, һәммәгездән курка...

— Менә ничек,—диюдән тыш, Мирсәетнең бүтән чара­сы булмады. Аклана башласынмы?.. Юк, без андый түгел, без мондый дип, аңлатырга керешсенме?.. Фатыйма бит уйнап сөйләшми, юкка гына дисеңме әллә, әнә, күз читлә­рендә кайнар яшь тамчылары җемелди. Әнисенең дә хак­лы икәнлегендә шиге юк. Гомер бакый ата-баба җыйган малыңны шулай талап чыгып китсеннәр әле... Кайсыбыз риза булыр иде икән... Ә биш бала белән торып калган тол хатынга яшәргә, улларын-кызларын аякка бас­тырырга кирәк.

— Гозерләп сорыйм, Мирсәет абый, җибәрегез мине. Һәм һичкайчан һичкайда очрашмаска тырышыйк бүтән. Миңа... бик тә, бик-бик авыр булыр сезне очраткан чакла­рымда. Зинаһарлап сорыйм, кызганыгыз мине... Мирсәет абый...

Үзе сөйли, үзе яшьле күзләрен Мирсәеттән яшерә. Ул да түгел, чарасызлыктанмы, тагы аның җилкәсенә ялгыз башын салды.

Мирсәеткә дә җиңел түгел иде бу мизгелдә. Кулы белән кызны кочкан килеш уйга калды ул. Әллә белеп, әллә кү­ңеле сизепме, тынлыкның, дәшми-тынмый гына утыруның андый чакларда теләсә нинди сүз һәм хәрәкәттән дә мәгънәлерәк икәнен сыный иде гүя.

Шактый озынга сузылган тынлыкны Фатыйма бүл­дерде.

— Сезгә дә бик моңсумы, Мирсәет абый? —дип, сорап куйды ул. Җаны сизгер, нечкә иде, күрәсең, аның да.

— Моңсу да, авыр да, Фатыйма. Ә инде сине югалт­сам, яшәвемдә мәгънә калмас.

— Алай димәгез, Мирсәет абый, сезнең тормыш көйле. Җаваплы эшегез, дәрәҗәле исемегез бар... Мин бит беләм, Әсәдуллаевлар йортына да бик күп кызлар сезне күрер, сезне тыңлар өчен генә йөриләр.

— Син бер генә Фатыйма. Күзләрем башка һичкем­не күрми. Миңа синнән бүтән берәүнең дә кирәге юк. Ише­тәсеңме, Фатыйма?

— Ишетүен-ишетәм дә... Мин бит үзем дә, Мирсәет абый, ул клубка сезне күрер, сезне тыңлар өчен генә йөрим... Сезне тыңлый-тыңлый большевик булып бетә яздым инде. Шулай дисәм, әни ачулана, туганнарым көлә. Али абый да ошата сезне, «әллә алдый, әллә дөресе шу­лай, ышандыра бит бу большевик», ди.

— Бәлки, әниең дә аңлар,— дип, елмайган атлы бу­лып, болай да сыенып утырган кызны тагы да үзенә тартарак төште Мирсәет.—Аның каршында бит минем һич гаебем юк.

— Белмим шул,—дип, икеләнеп калды Фатыйма.— Безнең әни кешелекле һәм юмарт ул үзе. Әмма намус бе­лән яшәргә күнеккән. Талау һәм фетнә белән эш итүче­ләрне җаны сөйми. Ул мине һичкайчан гафу итмәячәк...

Сизә, сизми димени соң, кыз үзе Мирсәетнең тәкъдиме­нә күнәргә охшаган... Шушы мизгелне ычкындырса, алда ни буласын, дөньяның ничекләр үзгәреп, кай юнәлештә кар­шылыклар китереп чыгарасын, белсә дә бер алла үзе генә белә торгандыр...

Фатихасын сорап кызның әнисе янына барырга дигән тәкъдим кире кагылды. Әнисенең сөйләшеп тә тормаяча­гын яхшы белә Фатыйма.

Димәк, бердәнбер юк кала... Тәвәккәлләргә, дигән нә­тиҗәгә килде Мирсәет. Фатыймага ак алъяпкыч кидерде дә, чәй хәстәрли торуын үтенеп, кибеткә чыгуны сәбәп итеп, урамга ашыкты.

Кибеткә керде-керүен... Әмма иң элек, ишегалларында себерүче булып эшләгән татар агай янына кереп, аңа ике гозерен чиште: ул, ашыгыч рәвештә, никах укырга сәләтле бер-бер укымышлы татар картын чакырып ките­рергә тиеш. Агай бик теләп ризалашты, «ярты сәгать тә узмас, укымышлы мәзин өеңдә булыр» дип ышандырды.

— Икенче гозерем дә үтә әһәмиятле,—диде Мирсәет, агайга тулысынча ышаныч белдереп, һәм алдан хәстәр­ләп чыккан кәгазь кисәген тоттырды.—Берәр малаең менә шушы адрес белән барып, анда күрсәтелгән ханымга тапшырып кайтса икән шул кәгазьне.

Агай зиһенле, сөйләүченең авызыннан чыкмас борын ук эләктерә бара иде һәр сүзне.

— Булды, канәтем,— диде ул, кәгазь кисәген ялт кына яннарына килеп баскан төпчек малаена сузып.— Кыз ур­лау белән ат урлау дигәндә, үрәтәсе юк безнең Сиргац хал­кын...— Һәм яратып кына малаеның йомшак җиренә сугып алды.—Дамы, улым?! Бар, ыцкын, бер аягың монда бул­сын, икенцесе — анда...

Малай, Мирсәет сузган берничә көмеш акчаны җәт кенә кесәсенә шудырып, өстен-башын киенә-киенә чыгып та йөгерде.

— Булдырабыз аны, атай. Бәлшәвик абый өчен аяк җәлке түгел.

Мирсәет кайтып кергәндә табын түренә менеп кунак­лаган җиз самавырның түбәтәе әпипәгә әйттерә иде инде. Чәче төшмәсен дип, башына ак яулык та чөеп җибәргән Фатыйма. Үзләшә төшкән, яшь хуҗабикә сыман килеш­тереп йөгереп йөри.

Вәгъдә ителгән мәзин озак көттермәде. Имам-хатыйбларың бер кырыйда торсын. Китабы бар, чалмасы һәм таягы дигәндәй, бөтен ягы килгән... Фатыйма да керүчегә ул-бу сиздермәде. Никах җиренә җиткерелеп укылды, вәгъдәләр бирелде, чәй эчелде, һәм килүче, аны-моны сораштырып, озаклап гәп корып утырмады — кисәтелгән иде, тизрәк китү юлын кайгыртты.

Икәүдән-икәү генә калдылар, ниһаять.

— Ни эшләдек без?! Мирсәет абый, син нәрсә уйлап чыгардың инде? — дип, үпкә белдерсә дә, Фатыйма артык коелып төшмәде. Шәһәр кызы —шәһәр кызы инде ул!.. Яшьлек җүләрлеген кая куясың тагын...

Бәйрәм итәргә дип, пилмән пешерү хәстәренә кереште алар икәүләшеп. Чаршау артына кереп өстен алмаштырып чыкты Фатыйма, алъяпкычын буды. Мирсәет ит туратырга кереште, Фатыйма камыр баса...

Нәкъ шул чакны ишек шакыдылар...

— Үзем барам,— дип йөгереп китте Мирсәет ишек ка­тына.

Фатыйма бит әле берни аңламый, тырышып-тырышып камыр басуын белә. Ишектән керүчеләр — аның әнисе һәм абыйсы Али нидер сизенгән сыман бер-ике адым алга уз­дылар. Күзләре аш бүлмәсенә төште. Табигый ки, һәр ике­се телсез-өнсез калды, үз күзләренә ышанмыйча терәлеп каттылар.

Ә Фатыйма камыр баса. Өстендә халат вә алъяпкыч, башында яулык. Ул аны-моны уйламый, як-ягына каран­мый, үз эшен белә. Монда бит ул яңа кеше, кем кермәс тә кем чыкмас хуҗа янына.

— Әйдәгез, түрдән узыгыз,— дип дәште, ниһаять Мир­сәет.

Шунда гына Фатыйма ялт итеп ишек катына күз төше­реп алды. Һәм чайкалып куйды. Кулындагы уклау өстәл өстеннән тәгәрәп китте.

— Әни... Али абый...— дигән сүздән башка берни әйтә алмады. «Нишләдең син» дигән сыман Мирсәеткә генә ка­рап куйды.

Мирсәет — хуҗа кеше, өстәвенә, мондагы тамашаны куертучы. Шуңа, берни булмагандай, ипле-тыныч тотарга тырышты үзен.

— Әйдәгез, узыгыз, уз... Утырышыйк иң элек, аннан аңлашырбыз,— дип, кунакларны түргә чакырды ул.

Фатыйманың әнисе — кыскача буйлы, шактый ук ка­лыная төшкән гадәти бер ханым икән. Өсте-башы белән булсын, төсе һәм үз-үзен тотышы белән булсын, күзгә бә­релеп тормый. Дөнья мәшәкатьләре һәм тормыш шактый талкыган күренә үзен. Иш өстенә куш дигән сыман, менә сиңа тагы, сулышына капкан. Әле булса тынычлана алмый газап чигә.

— Бу нииди тамаша тагы?—дип, чарасыз торып кал­ган кызына дәште ул. Кунак өстәле артына узарга ашык­мады.

Үзенең ни кылуы, газиз әнисен ни дәрәҗәдә рәнҗетүе әле генә барып җитте кызга.

— Әнием,— дип, күкрәгенә барып капланды ул аның. Үксергә кереште.— Әнием, без сиңа хәзер барын да аңла­табыз, рәнҗи генә күрмә, ярыймы, әнием.

Үзеннән күпкә калку булган, буй җиткергән кызын чит­кә этәрер көч тапмаса да, әнисе аны кочагына алырга да ашыкмады.

— Бу ни дигән сүзең, Фатыйма?!—дип, кабатлады ул. Мирсәет әллә бар, әллә юк, аны гүя күрмәмешкә са­лыштылар.

— Әнием,— дип, мышык-мышык килде кыз бала.— Без Мирсәет абый белән...

Әмма җөмләне тәмамлар сүз тапмый тинтерәде. Хәер, аңлашыла иде ич инде болай да...

— Юк,— дип, кырт кисте ана.— Әйдә, киен, өйгә кайт­кач сөйләшербез. Монда сиңа берни дә калмаган.

Нишлим икән соң дип, яшьле күзләрен мөлдерәтеп Мир­сәеткә карады кыз.

— Әби,—дип дәшәргә кыюлык тапты Мирсәет. Җылы итеп, ягымлы итеп дәште.—Без никах укытырга да өлгергән идек шул инде.

Кызның әнисе гүя күрми дә, ишетми дә иде Мирсәет­не.

— Әйдә, әйдә, киен тизрәк, бетмәс монда...—диде ул, кызын ашыктыруында булып.

— Әнием, син бит беләсең,— дип, янә гозерләп карар­га иде Фатыйманың исәбе.— Мирсәет абыйсыз мин бер көн, бер сәгать тә яши алмам. Сөйләгәнем бар, беләсең ич.

Ананың бәгыре тәмам каткан, күрәсең, һич эрерлек тү­гел.

— Соңгы мәртәбә әйтәм: кайтасыңмы-юкмы?

— Әнием, зинһар өчен дим, әйдә бергә кайтыйк. Мир­сәет абыйны да үзебез белән алыйк.

— Юк,— диде ана, кырт кисеп.— Минем большевик өчен дип үстергән кызым юк.

— Әнием...

— Дөньяның ямен бетерделәр... Карга оясы кебек итеп, нәселебез, йорт-җиребезне туздырдылар... Бирнәгә дип җый­ган сандыгыңа кадәр шулар талап чыгып китте. Ә син...

— Юк, әнием, юк, Мирсәет абыйны син белмисең. Ул андый түгел. Ышанмасаң, әнә Али абыемнан сора. Ул да белә, аның да күргәне, тыңлаганы бар...

Мин барни белмим һәм катышмыйм да дигән сыман, Али үзенең аяк очына текәлгән килеш басып тора бирде. Әйе дә димәде, кире дә какмады — катышмады.

— Али,— диде, әниләре ярсыган тавыш белән.— Кит­тек, безгә монда берни калмаган.— Һәм ишек катына җит­кәч соңгы мәртәбә кызына борылып дәште.— Йә бүген үк өйгә кайтасың, яисә моннан ары минем Фатыймам юк.

Ишек шапылдап ябылды. Әнисе артыннан йөгереп килгән кыз баланың имән борыска башын куеп сулкыл­даудан тыш бүтән чарасы калмаган иде. Мирсәетнең ты­нычландыру сүзләре генә аз иде шул аңа. Ана фатыйхасы булмау авыр, бик авырдыр шул кыз бала өчен.

Фатыйма белән Мирсәет көн саен диярлек барып йөр­деләр Ирзиннар өенә. Ишек ачык булды үзләре өчен. Әмма әниләре сүзендә торды: кызына булсын, киявенә булсын авыз ачып бер сүз дәшмәде. Туйларына да аяк басмады.

Аның каравы туганнары Али белән Мирза килде ул туйга. Күренекле әдип Галимҗан Ибраһимов, Мирсәетнең бергә эшләгән дусларыннан Шәриф Манатов белән Исмә­гыйль Фирдәвесләр булды туйда һәм... Иосиф Сталин. Ста­лин вәгъдәсендә торды, Мирсәет Солтангалиевнең 1918 ел­ның октябрь ахырларында узган туй мәҗлесенә үзенең хатыны Надежда Алилуева белән парлап килде.

Мәскәү елгасы аръягындагы Совнарком йортында, Мирсәетнең бер бүлмәле фатирында узган әлеге туй мәҗ­лесен башлап иң элек тост әйтүче дә Сталин булуы мәгъ­лүм. Солтангалиевнең тынгысыз эшчәнлеген, Көнчыгыш вәкилләре даирәсендә хөрмәт казануын билгеләп үткәчтен, сүзне яшьләргә бәхет юллаган теләкләр белән тәмам­лый ул.

— Фатыйма белән Мирсәетнең бәхетле совет гаиләсе коруларына мин нык ышанам,— ди Иосиф Сталин.— Аларга бәхет телим. Озын гомер телим. Йөзәр ел яшәсәгез иде! Ул-кызларыгыз күп булсын! Шуның өчен эчик әйдә!

Сөйләү куәсе чамалы гына булса да, олы кунакның һәр сүзе зур күтәренкелек белән кабул ителә. Иптәш Сталин­ның тосты өчен аягүрә торып чәкештереп эчәләр.

Надежда Алилуева үзенең янәшәсендә утырган Фатый­мага таба янтая төшеп, ихластан аның бит очларыннан үбеп ала.

— Бәхетле булыгыз... Күз тия күрмәсен, икегез дә шун­дый матурлар, яшьләр...—дип пышылдый ул яшь килен­нең колагына.

Фатыйма бәхетле, ул елмая әнә, ут булып яна. Мирсә­етнең дә куанычы күкрәгенә сыймый, иңнәрендә гүя ка­нат. Тимер салкыны бөркелеп торган карашын әледән-әле аларга төбәп утырган Сталинга, һәммә кунакларга чик­сез рәхмәтле алар.

Әллә болай гына, әллә ихластан яшьләрне кайгыртуы идеме, кунаклар арасында үзен иркен хис иткән Алилуева иренә мөрәҗәгать итеп ала:

— Зинһар алай карама, күз тидерерсең. Күзең каты синең.

Дәшми Сталин. Аның ирен читләрендә чагылып алган елмаю чалымын тойса да, бер хәләл җефете генә тойган булу ихтимал.

XII

«Соң дәрәҗәдә яшертен. Гыйнвар, 1919 ел.

Россия Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетына.

Хөрмәтле иптәшләр! Казан комитеты карары нигезендә һәм аның исеменнән сез­гә үтенеч белән мөрәҗәгать итәм:

Соңгы көннәрдә безнең тарафтан иптәш Свердлов исе­менә телеграмма җибәрелгән иде инде. Без анда халык депутатлары Советында рәис булып эшләү өчен иптәш Солтангалиевне Казанга кайтаруны үтенгән идек.

Уфа алыну сәбәпле, көн тәртибенә контрреволюцион милли дәүләтләрне тар-мар итү ихтыяҗы килеп басты. Шундый шартларда мөселман милләтчелеген юмалау һәм тынычландыра төшү гаять зур әһәмияткә ия. Рәис итеп мөселманнарның үз вәкилен сайлаудан да отышлырак ни булырга мөмкин?!

Солтангалиевне әлеге урынга куюдан югалту зур булмас иде. Ул рәис булып исәпләнгән тәкъдирдә дә иптәш Малютин кирәкле сәясәтне үткәрәчәк. Ә җаваплылык Солтангалиевтә.

Бу комбинацияне тормышка ашыру файдасына тагы ике нәрсәне хәтерегезгә төшерәм.

1. Солтангалиевнең Казанда эшлисе килеп күп мәртә­бәләр мөрәҗәгать иткәне бар:

2. РКП(б)ның Мөселман секциясе әлеге хәлендә бер эшкә дә сәләтле түгел. Чамадан тыш йомшак.

Шуларны истә тотып, без Үзәк Комитеттан ниятебезне тормышка ашыру юлында ярдәм көтәбез. Солтангалиев иптәшне Мәскәүдәге Совет һәм партия эшләреннән бушатып Казан партия Комитеты карамагына җибәрүегезне үтенәбез.

Иптәшләрчә сәлам белән, Михаил Жаков».

Бу яшерен телеграмманың безгә әлегәчә мәгълүм бул­маган байтак кына хикмәтләре булса кирәк. Ул — очрак­лы рәвештә генә тумаган. Чөнки Үзәк һәм җирле партия оешмалары арасында йөргән яшерен телеграммалар вә хатлар өчен Солтангалиев фамилиясе ул көннәрдә бик гадәти булып китә.

Шунысы хикмәтле тагын, Мирсәет Солтангалиевкә әлеге телеграмманы һичкем күрсәтми. Үзе артында шундый хат-хәбәрләр йөрү ихтималын ул күз алдына да китерә алмый. Сирәк очрый торган оештыру сәләтенә ия бул­ган татар егетенең дәрәҗәсе иң югары даирәләрдә дә айлар-еллар белән түгел, көне-сәгате белән үсә, ныгый барган чор бу. Ә шулай да, кемнәрдер уйлана, кемнәрнеңдер ни өчендер эче поша...

Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең эше гөрләп бара. Аның рәисе булган Мирсәет Солтангалиев тиз арада талантлы хәрби командирлар һәм сәяси оешты­ручылар корпусы булдыруга ирешә. Йосыф Ибраһимов, Камил Якубов, Шамил Усманов, Якуб Чанышевларның исеме татар-башкорт кызылармиячеләре даирәсендә зур ихтирам казана. Патша армиясендә хезмәт итеп зур тәҗ­рибә туплаган офицерлар да бик теләп катнаша бу мил­ли хәрби көчләрне оештыру эшендә. Алимбәкев, Алмаев, Әлмөхәммәтов, Мәүлетов һәм Крымов кебек дистәләгән командирлар татар-башкорт егетләреннән тарих сәхифә­ләренә кергән легендар частьлар туплап яшь Совет дәүлә­тен яклап көрәшкә күтәреләләр. Ул авыр көннәрдә Көнчы­гыш фронтның яртысын Үзәк Мөселман Хәрби коллегия­се кызылармиячеләре тәшкил итә.

Җиңү артыннан яңа җиңүләр яулана. Үзләренә милли дәүләтчелек вәгъдә иткән Советлар өчен эшче һәм кресть­ян вәкилләре җаннарын кызганмый көрәшә. Әмма үзәктә мөселман хәрби көчләренең көне-сәгате белән ныгый ба­руына сагаеп караучылар да булмый түгел.

1919 елның гыйнвар урталарында Мирсәет Солтанга­лиев, Сталиң кулыннан Үзәк Комитет мандаты алып, Уфа шәһәренә ашыгыч командировкага җибәрелә. Максаты гаять җитди: Кече Башкортстан җитәкчеләреннән Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкиннар белән элемтәгә керү, алар карамагындагы хәрби берләшмәләрне Совет хөкүмәтенә каршы көрәштән аерып алу.

Солтангалиев юлга чыгып киткән көннең икенчесендә, ягъни гыйнварның уналтынчы көнендә, Милләтләр эше буенча Халык комиссариаты коллегиясе Мәскәү шәһәрен­дә гадәттән тыш киңәшмәгә җыела. Көн тәртибендә — Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясе турындагы мәсьәлә. Фи­кер алышулар башланып китүгә үк әлеге коллегиянең ки­рәклеге шик астына алына, һәм тагы берничә көннән соң, махсус комиссия Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясен бетерү турында карар кабул итә. Татар-башкорт кызылармияче­ләре алга таба бары тик Бөтенроссия хәрби штабына һәм Хәрби комиссар Лев Троцкийга буйсынырга тиешле килеп чыга.

Нәкъ шул көнне һәм шул сәгатьтә тирән конспирация шартларында Уфа — Стәрлетамак юлы өстендәге бер баш­корт авылында — акгвардиячеләр тылында — әлеге вакый­галардан һичбер хәбәрдарлыгы булмаган Мирсәет Солтан­галиев белән Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкин арасында җит­ди әңгәмә була.

Кече Башкортстан дип игълан ителгән республика баш­каласы Темәс авылыннан килгән вәкилләрнең һәр икесе Мирсәет өчен яхшы һәм күптәннән таныш. Әмма бу очра­шу гадәти түгел. Моны, күптәнге танышлар яисә якташ­лар булудан бигрәк, Совет хакимияте өчен барган көрәш­нең капма-каршы ике фронтында торган сыйнфый дошман­нар очрашуы дип бәяләү хакыйкатькә ныграк туры килсә кирәк.

— Үзәк Комитет һәм Совет хөкүмәтенең тулы хокуклы вәкиле буларак, мин сезгә җитди тәкъдим белән килдем,— дип хәбәр итә Солтангалиев.

Вәлиди белән Алкин бер-беренә карашып үзара серле генә елмаеп куялар.

— Алай ук эредән сукаламасаң да ярар, якташ,— дип, әйтеп куя Зәки Вәлиди, рәсмилекне өнәмичә.— Хәтереңә төшерәм, бәлшәвикләр Руссиясендә түгел, башкорт авы­лында очрашабыз Бездә диктатура түгел...

Елмаюыннан туктарга өлгермәгән Ильяс Алкин да сүз кыстыра:

— Ә башың өчен курыкма, вәгъдә — иман бездә. Ир­кенләп сөйләшә-аңлаша алабыз. Сезнең “иптәшләрдән” аермалы буларак, аркага пычак кадый торган гадәте­без юк.

— Әфәнделәр, кисәтергә кирәк саныйм, әйләндереп-тулгандырып төртмә сүзләр әйтешеп утыра торган чак тү­гел,—дип, кисәтә Мирсәет.—Чөнки бү­ген үк миңа кире Уфага юл тотарга кирәк.

— Тыңлыйбыз... Зәки Вәлиди һәм Ильяс Алкин җитди сөй­ләшүгә әзер.

Мирсәет тә, ниһаять, шартлы рәсмилектән арына тө­шеп, сөйләргә керешә:

— Без бер-беребезне яхшы беләбез. Тәү кат очрашуы­быз түгел. Шуңа ачыктан-ачык, бар булганын уртага са­лып фикерләшү хәерле булыр. Советларга һәм партиягә мөнәсәбәттә хәзер үк уртак фикергә килә алмабыз, беләм. Монысы вакыт эше. Әмма безнең һәр өчебез өчен дә уртак вә газиз булган нәрсәләр бар. Әйтик, халык... Татар-башкорт хезмәт ияләре язмышы. Кече Башкортстан шартларында ике ут арасында калган башкорт авыллары, башкорт крестьяннары язмышы... Үзебезнең сәяси уңыш яисә югалтулар турында түгел, әнә шул Колчак фетнәче­ләре белән Кызыл Армия арасында торып калган, ни эш­ләргә белми бәргәләнгән бахырлар хакында кайгыртуы­быз хәерле... Ильяс әфәнде Колчакның кем булуын белсә кирәк... Самарада Учредилканы куып таратучы башка һич­кем түгел, әлеге дә баягы шул Колчак булды. Шулаймы, Ильяс әфәнде, сез анда әгъза булып тора идегез шикелле?

— Әйе,— дип, баш кагарга мәҗбүр иде Алкин.— Колчакны туган атабыз санарга җыенмыйбыз. Әм­ма ике ут арасында калучы кая булса да сыенырга мәҗбүр.

- Әмма, Колчакка түгел,— дип, эләктереп алды Мир­сәет.— Кызылармиячеләргә каршы аткан һәр патроныгыз халык бәгыренә, үзегезнең татар-башкорт туганнарыгыз бәгыренә төбәлгән. Моны белергә кирәк иде бит!.. Зәки әфәнде?.. Ильяс әфәнде?.. Сез бит татар-башкорт тари­хында очраклы кешеләр түгел, зыялы затлар. Миңамы сезне өйрәтергә?! Беләм ич, һәр икегез халыкның язмышын гына түгел, тарихын да өйрән­гән кеше... Адмирал Колчакның ата чукындыручы Ильминскийдан артык җире булыр дип уйлыйсызмы?!

Ниһаять, кушуч белән яңакларына таянып утырган Вәлиди телгә килде:

— Бәлшәвикләргә ышаныйкмы? — дип, сорады ул, сынаулы карашын Мирсәеткә төбәп.— Алар алдамас дип уй­лыйсыңмы?!

— Юк, алдамаслар!

— Ышанып булмый аларга да...

Зәки Вәлидинең тел төбендә яткан икеләнү тойгысын сиземләү өчен күрәзәче булуың кирәкми, анысын шундук чамалады Мирсәет.

— Большевикларның милли мәсьәләгә мөнәсәбәте ачык. Онытмаган булсагыз, Россия халыкларының хо­куклары турында Декларация унҗиденче елда ук игълан ителде.

Вәлиди:

— Онытуын онытмадык, әмма, тел — сөяксез ул, ә кә­газь бүген бар, иртәгесен — юк. Гарантия кая?

Солтангалиев:

— Гарантияме?.. Иптәш Ленинның имзасы! Иптәш Ста­лин имзасы!

Вәлиди ирексездән көлемсерәп куйды.

— Имзалар куелыр ул. һәм кире дә алыныр. Ленин­ның да сүздә — бер, эштә — икенче килеп чыкмас дип, кем әйтер?!

Солтангалиевнең Ленинга сүз әйттерәсе килми иде, әлбәттә:

— Ленинны сез белмисез...

— Беләм һәм әңгәмә дә кылганым бар. Күзләре хәй­ләкәр, ай-һай...

— Ашыкмаска киңәш итәр идем. Иптәш Ленин сезне янә үзенә чакыра. Сезгә шуны тапшыруымны үтенде.

— Карарбыз.. Бәлки янына да барып чыгарбыз. Әмма безне алай беркатлыга санамасыннар анда. Менә шул, Мирсәет якташ... Үзеңә дә шуны киңәш итәр идем, вәгъ­дәләренә бик ышанып бетмә. Үзләренә кирәк булганда вәгъдәләр бирелер ул, ә кирәгең беткәч, көнбагыш кабы­гы урынына төкереп ташлаулары бик ихтимал.

— Бар нәрсәне шик астына куеп яшәү мөмкин түгел, Зәки әфәнде. Ышанмау өчен нигез юк. Әйтик, Татар-Башкорт республикасы игълан ителү тарихи вакыйга түгелмени?

- Алла боерса, дип сөйләшегез, Мирсәет,—дип, Ильяс Алкин катышып алды әңгәмәгә.— Республика дип, байтактан сөйлисез-сөйләвен. Әмма әлегәчә республика дигәнегезнең үзен күргән юк.

Мирсәеткә чират җитмәде, Вәлиди элеп алды сүзне. Күрәсең, Татар-Башкорт республикасы турындагы сүзләр­гә мөнәсәбәттә Алкин белән фикерләре уртак түгел иде аларның. Ни дисәң дә, Ильяс Алкин Кече Башкортстанга «ни чарадан бичара» килеп кушылган очраклы кеше.

— Әгәр дә мәгәр,— дип, аңлатырга кереште Зәки Вә­лиди.— Совет хөкүмәте Кече Башкортстанның мөстәкыйльлеген танымый икән, безнең бәлшәвикләр белән сөй­ләшер сүзебез юк. Бу минем катгый таләбем! Иң әүвәлге шартым!

— Сезнең бу тикле дә үҗәтләнүегез миңа аңлашыл­мый, Зәки әфәнде,— дип, сак кына бәхәскә кереп алды Мирсәет. Әмма төп бурычы — Кече Башкортстанны Колчактан аерып алу икәнлекне дә истән чыгармады.—Татар һәм башкорт үзара һичкайчан һәм һичнәрсә бүлешкән ха­лык түгел. Булаганы — уртак, булмаганы да шулай ук. Төрек-татар тарихын язган галим буларак, сез боларны миннән яхшырак беләсездер, Зәки әфәнде! Шул тарихи бергәлекне таркатырга омтылучы, татар белән башкорт арасына читән коручы сез булырсыз дип һич уйламас идем. Бу эшне, бәлки, бик еракка кереп адашканга кадәр­ле туктатырга кирәктер, ә, Зәки әфәнде? Аерылганны — аю ашар, бүленгәнне – бүре ашар, дигән халык мәкален искә алырга иде бит?! Татар белән башкорт арасында ясалма чикләр куюны мин күз алдыма да китерә алмыйм. Моны сабый чактан ук башкортлар белән аралашып үскән шушы изге җир, шушы гүзәл төбәк улы буларак әйтәм, Зәки әфәнде. Бүген аңлашмасак, иртәгә соң булыр! Соң булачак... Аһәңе оныкларыбызга барып җитәр бу низагның.

— Юк! — дип, янә бер мәртәбә катгый басым ясарга кирәк санады Вәлиди.— Мин ул Татар-Башкорт республикасы дигән сүзгә ышанмадым. Ышанмыйм һәм ышана­чак кеше түгел! Күз буу, алдау өчен бирелгән буш вәгъдә, вакытлы бер тозак кына ул. Безгә һичкайчан берләшер­гә рөхсәт булмаячак...

— Тозак түгел, ялгышасыз, Зәки әфәнде...

— Ә мин урыс бәлшәвикләренә ышанмыйм. Казан кем шәһәре? Аларныкы! Уфа? Аларныкы! Ырымбур? Ырымбурда да көн бетте безнең халыкка.

— Уфасыз, Казансыз, Ырымбурсыз республика булмас, Зәки әфәнде.

— Башкорт — дала халкы ул, авылда яши, җир белән көн күрә. Кече Башкортстан — авыл республикасы. Баш­калабыз да авыл, Темәс авылы булыр. Бу инде хәл ител­гән, Мирсәет туган, юмалама безне.

— Ярый,— дип, чигенергә кирәк санады Мирсәет.— Мине ышандырдыгыз да ди. Ә инде Башкортстан авылла­рында кыйбласыз калган, кыйбласын югалткан кешеләр ни хәл итәр? Бер яктан аларны Колчак талкый-тарткалый, икенче тарафтан кызылармиячеләр үч ала. Менә дигән асыл ир-атлар кырыла, Зәки әфәнде, шулар кызганыч миңа. Синең һәм минем туганнарым лабаса алар! Ничек шуңа битараф калу мөмкин. Аларны кыйбла­дан яздыручы, адаштыручы сез, Зәки әфәнде! Бу эшкә сез дә килеп кушылгансыз, Ильяс әфәнде!

Дәшми генә түзеп торган Алкин үзен искә төшергәч тә сүзгә катышты:

— Сез мине беләсез, Мирсәет иптәш,— диде ул, ихлас борчылуын яшермичә.— Минем өчен татар-башкорт кына түгел, һәммә төрки кавем бер. Мин Руссия мөселманнарының азатлыгы өчен көрәшүче. Ә ул азат­лыкка омтылыш бүген бары тик Кече Башкортстанда кал­ды. Минем монда, Зәки әфәнде янында булуым, иң элек шуның белән аңлатыла.

— Ярар, Ильяс әфәнде, шулай да ихластан әйтегез әле, сезгә Татар-Башкорт республикасы, ягъни бердәмлек кыйммәтлеме, әллә Кече Башкортстанмы?

— Татар-Башкорт республикасы юк. Ул сүздә генә. Ә Кече Башкортстан — бар, менә ул,—дип, карашларындагы өстәл өстендә яткан кәгазьләр арасыннан Алкин кулдан ясалган карта алып күрсәтте.

Шул урында беразга бәхәстән аерылып тордылар. Кунаклар хөрмәтенә әзерләнгән көн­дезге аш керде өстәлгә, аш артыннан чәйләп тә алдылар.

Табын җыелып, ишекләр бикләнгәч, сүзне Зәки Вәлиди башлап китте.

— Мирсәет туган,— диде ул.— Дөнья күргән кеше бу­ларак киңәш итәм үзеңә: ташла ул Татар-Башкорт рес­публикасы дигән буш хыялыңны. Уфа — Казан арасында­гы саф татар өязләрен кертегез дә мөстәкыйль Татарстан игълан итегез. Иң дөресе шул булыр. Ә Казанга ябышып ятмагыз! Казан кирәкми сезгә. Ул гомер буе, бугазга ка­далган сөяк сыман, тыңгылык бирмәс үзегезгә.

— Киңәшегез өчен рәхмәт, Зәки әфәнде. Сезгә яхшы мәгълүм, Казан — борынгы башкалабыз безнең. Бүгенге көндә дә анда яшәүчеләрнең йөздән утыз дүрте — татар. Бу сан һичшиксез арта барачак. Ата-баба кабере яткан изге туфрактан баш тарту дөрес булмас. Казанны калды­ру—үз-үзеңне башсыз калдыруга тиң!

— Үзегез беләсез,—диде Вәлиди битараф кына.— Минем эш — киңәш итү, ә колак салу яисә салмау—сез­неке.

Ниһаять, әңгәмәне йомгаклар вакыт җитеп килә иде. Сәгатенә күз төшереп алгач, Мирсәет болай диде:

— Зәки әфәнде... Ильяс әфәнде... Дөрес аңлаган бул­сам, мин шундый нәтиҗәгә килдем:

— Яле, яле, әйтеп кара,— дип, дәү авызын киң җәеп елмаеп куйды Вәлиди.

— Сезнең төп максат: Кече Башкортстанны саклау икән. Дөрес аңладыммы?

Баш кагып ризалашканлыгын белдерде Вәлиди. Алкин дәшмәде, тыңлап утыруын дәвам итте.

— Ә Советларга каршы көрәшүдән туктамыйсыз икән, сез якын көннәрдә үк тар-мар ителәчәксез. Мин моны Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясе рәисе буларак әйтәм. Бу— бер. Икенчедән,—дип, чираттагы бармагын бөкте Мирсәет.— Дөрес аңлаган булсам, Кече Башкортстанның, автоно­мия шартларында, Татар-Башкорт республикасына керүе турында сөйләшү һәм килешү өчен шулай ук каршылык күрмим...

Ни әйтер икән дип, ялт кына Зәки Вәлиди тарафына күз төшереп алды Ильяс Алкин. Күрәсең, Казан татары буларак, аның өчен бу җавап гаять әһәмиятле иде.

Вәлиди дә, гадәтенчә, аяк терәп карышырга ашыкма­ды. Уйлана төшеп җавабын бирде:

— Советлар безне алдамаган һәм үзебезгә ту­лы мөстәкыйльлек бирелгән тәкъдирдә, уйлап карарга була,—диде ул, ил агасыдай һәр сүзен үлчәп, җиде кат иләк аша үткәреп.—Әмма мин моңа ышанып җит­мим.

— Ышанып җитү-җитмәү вакыт эше. Димәк, килеш­тек дип санаргамы, Зәки әфәнде?

— Шулай саный аласыз.

Солтангалиев Зәки Вэлидигә кулын сузды:

— Вәгъдә.

Вәлиди, җавап итеп, аның кулын кысты.

— Без ике сөйләшмибез. Беләсеңдер ич?!.

— Димәк, Башкорт хәрби берләшмәләре бүгеннән баш­лап Кызыл Армиягә каршы атмаячак?

— Атмаячак.

Кече Башкортстанның хәрби җитәкчесе булып торган Ильяс Алкинга төбәде Мирсәет сораулы карашын.

— Зәки әфәнде әйткәнчә булыр,— дип, баш какты Алкин.

Мирсәет үзенең бу көннәрдә Уфада 5 нче Армия шта­бында булуы турында хәбәр итте һәм юлга чыгарга ниятләп ашыгып киенергә кереште. Кайтасы ара аз түгел. Тышта шактый суыткан, өстәвенә җәяүле буран себереп тора. Ә Мирсәетнең өстендә җиңелчә тун һәм папаха, аягында хром итек.

— Якташ,— дип мөрәҗәгать итте шунда ишек катынача озата чыккан Зәки Вәлиди. Һәм үз җилкәсеннән алып Мирсәеткә төлке толыбын сузды.— Мә, бүләгем бу­лыр, көн салкын — суык тимәсен үзеңә.

Бу игътибардан күңеле нечкәреп киткәндәй булды Мир­сәетнең.

— Ә үзеңә?..— диде ул, алырга да, алмаска да белми­чә, икеләнеп калып.— Мич башында утырырга җыенмый торгансыздыр ич үзегез дә?

— Башкорт илендә Зәки Вәлиди туңмас һәм толыпсыз да булмас, ал, Мирсәет!

Зәки Вәлидинең юмартлыгы аның күңелен нечкәртеп җибәрде. Ихлас күңелдән бирелгән бүләк иде бу. Рәхмәт әйтеп, толыпны чанага салмый чарасы калмады Мирсәет­нең. Әле бире килгәндә үк салкын үзәгенә үткән иде аның. Көн кичкә каршы, кышкы юлның хикмәтләрен алдан бе­леп булмый.

Вәлиди моңсу һәм уйчан гына кул болгап озатып кал­ды үзен... Ә Ильяс Алкин, Мирсәет белән янәшә утырып, авыл читенәчә озата чыкты.

Әле өстәл артында утырган чагында ук Ильяс Алкинның, ничектер, куырылып, басынкыланып калганлыгын күреп Мирсәет гаҗәпләнгән иде. Югыйсә, Вәлиди белән уртак тел табып, аңлашып яшиләр күренә. Ә барыбер ул үз-үзеннән канәгать түгел. Хәер, Мирсәет өчен монда аңлашылма­ган нәрсә юк, ул бит бу пәһлеван егетнең бөтен татар дөньясын үз авызына каратып торган көннә­рен белә. Зур корабка диңгез киңлекләре кирәк, дигән кебек, һичкемнән сер түгелдер, Ильяс Алкин монда ва­кытлы кеше.

Авылны чыкканчы уйланып килсә дә, Алкинны тыныч­ландырырлык, аның күңеленә сары май булып ятарлык сүз уйлап таба алмады Мирсәет.

— Чик буена килеп җиттек,— дип, дилбегәдән тартып атны туктатты Алкин. Алга таба үзегез кайтырсыз. Ур­манны кичкәнче атлы сугышчылар озата барыр.

һәм җәт кенә чанадан сикереп төшеп Мирсәеткә кулын сузды. Солтангалиев тә төште чанадан. Юлчыны озата ба­рырга тиешле җигүле ат, тынгылыкта калдырыйм үзе­гезне, дигән сыман, башын икенче тарафка борды һәм бераз тартылып куйды. Зәки Вәлиди егетләре — ат менгән башкорт сугышчылары — кузгалганнар иде инде.

Читәннәрне күмгән кар көрте янында күзгә-күз текәлеп карап торды алар. Буран көчәйгәннән-көчәя бара. Акылы­гызга килегез, сез бит бер үк халык балалары, дип әйтер­гә теләдеме, учлам-учлам кар сыланды аларның йөзләренә.

— Йә, Ильяс,— дип, дәште Мирсәет.— Нишлибез ары таба?

— Син беләсең булыр. Мин нәрсә?..— диде Алкин, очып китмәсен дигәндәй, баш очында торган бүреген батыра төшеп.— Канатсыз кош хәлендә ич мин хәзер.

— Вәлиди ничек? Ул ни уйлый?..

— Икеләнә... Төннәрен йоклый алмый ул да.

— Ни сәбәпле?..

— Егетләре... Алмадай башкорт егетләр кырыла ич әнә... Теге­ләре дә тарта-йолка, болары да аса-кисә, башкорт авыл­лары кысыр алмагачтай калып бара.

— Менә шуңа күрә дә,— дип, күптәнге танышының җилкәсенә үз итеп кулын салды Мирсәет,— Кызыл Армия ягына чыгарга кирәк. Килешәсеңме?

— Килешмим. Әмма башка юл да күрмим. Бөтен диң­гез актарылганда аның уртасында тыныч кына яшәү мөм­кин түгел, әлбәттә.

Моңсу гына хушлаштылар. Ильяс Алкин, кырт боры­лып, кире китеп барды. Мирсәет утырган җигүле ат буран эченә кереп югалды.

Юл җиңел булмады. Кичен кайтып җитәргә исәп тот­кан Солтангалиев Уфага икенче көнне иртән генә килеп төште, һәм туп-туры губерна комитетына килде. Анда аңа телеграмма күрсәттеләр. Үзәк Мөселман Хәрби коллегия­сен, ихтыяҗы булмау сәбәпле, бетерү турында хәбәр ител­гән иде анда. Троцкий һәм Сталин имзалары куелган.

Арттан килеп башына күсәк белән тондыргандай тәэ­сир итте әлеге хәбәр. Бер көн элгәре бу хакта ишеткән булса, белмим, Зәки Вәлиди белән сөйләшә-килешә алыр идеме икән ул? Кемгә һәм ни өчен кирәк булган шун­дый ыгы-зыгы кузгату? Сталин һәм Троцкийны бит ул әле юлга чыгарга әзерләнгән көндә генә күрде. Тиң итеп, якын күреп сөйләште һәр икесе. Эшендә нинди кенлык­лар килеп чыкса, ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белгерттеләр. Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең үз рәисе бар ич. Киңәшсәләр, һич югында хәбәр итсәләр икән... Юк! Башка сыймас дәрәҗәдәге хыянәт бу...

Үз-үзенә урын таба алмыйча, элемтә бүлмәсенә атылып бәреп керде ул.

«Иптәш Сталинга. Кече Башкортстан вәкилләре, ае­рым алганда, Вәлидов һәм Алкин белән минем арада сөй­ләшү булды. Милли мөстәкыйльлек гарантияләнгән тәкъ­дирдә, килешү өстәле артына утырырга алар әзер. Мәс-кәүдән җавап көтәбез».

Сталин көннең беренче яртысында эш урынында була. Җавап көттермәде. Мирсәеткә шундук озын ак кәгазь тас­ма китереп бирделәр.

«Иптәш Солтангалиевкә. Сез алынган эшнең ярты юл­да калмавына ышанабыз. Ни таләп итсәләр, шуны вәгъдә итегез. Максат бер: башкорт сугышчылары Советлар тара­фында булырга тиешле. Уңышлар телим. Сталин».

Гаҗәп. Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясе хакында ләм-мим сүз катмаган Сталин. Бу нәрсә, аның белән сукыр тә­кәле уйнарга җыенуларымы әллә?! Солтангалиевне ярым-йорты сөйләшү, юмалаулар белән генә алдап булмас. Ул янә телеграфчы кызга мөрәҗәгать итте.

«Иптәш Сталинга. Уфага Үзәк Мөселман хәрби колле­гиясен тарату турында хәбәр килгән. Әлеге коллегиянең рәисе бүгенгәчә Солтангалиев иде. Мәсьәләне шул рәвешле хәл итүегез акылга сыймый. Катгый рәвештә таләп итәм, карар кире кагылырга тиеш. Солтангалиев».

Бу юлы да җавап озак көттермәде.

«Солтангаливкә. Аңлаштык дип саный аласыз. Карар кире кагылыр. Сез дигәнчә булыр. Уфадагы эшләрне җай­га салгач, Казанга юл тотыгыз. Сталин».

Күңелдә төер калды-калуын, әмма әлеге хәбәрләшү­дән соң Мирсәет беркадәр тынычлана төште. Көндезен Уфада урнашкан хәрби берләшмәләрне йөреп чыкты, су­гышчылар белән очрашып әңгәмәләр кылды. Чөнки хәл итәсе мәсьәләләрнең очы-кырые юк, Уфа губерна комите­тында татар-башкорт мәсьәләләрен кайгыртыр кадрлар калмаган. Ә аяк чалырга, каршы төшәргә атлыгып тору­чылар — буа буарлык.

Уфа губернасы революцион комитеты рәисе белән М. Солтангалиев арасында киеренке әңгәмәләр көн саен диярлек кабатланып тора. Кече Башкортстан җитәкчелә­ре белән килешүе хакында да хәбәр итә ул аңа.

— Кызыл Армия ягына чыксыннар, мин каршы түгел,— ди ревком рәисе Нимвицкий.— Әмма аларның җәзасыз ка­луы белән килешмим.

Мирсәет бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә үзәкнең башка фи­кердә торуын, бүгенге шартларда «җәза» дигән сүзнең фай­дасыз икәнлеген аңлатырга омтыла. Әмма Уфа губерна комитеты рәисе сүзендә нык тора.

Соңгы очрашуларның берсендә Совнарком вәкиле, эчке эшләр буенча Халык комиссары урынбасары Б. Эльцин да катнаша. Ике тарафны да якынайту нияте белән соңгы­сы тәкъдим кертә.

— Солтангалиев иптәш белән килешәм, әлегә «җәза» турында сөйләшергә ашыкмыйк,— ди ул.— Ә киләчәк үзе күрсәтер.

— Юк,— ди Солтангалиев,— куенга таш яшереп киле­шү өстәле артына утырмыйлар. Башкорт сугышчыларын алдау Совет Хөкүмәтенең дәрәҗәсен бөтен Көнчыгыш ха­лыклары каршысында юкка чыгарачак Бу — бер булса, икенчедән, гади сугышчыларның ни гаебе бар?!

— Бәлки сез милләтче башкисәрләрнең үзләрен генә түгел, Зәки «хан»ны, Дутов «патша»ны һәм үзен «импера­тор» итеп төшләрендә күргән Колчакны да акларга җыена торгансыздыр? — дип, чеметеп ала Нимвицкий.

— Колчак һәм Дутов өчен мин җавап бирмим. Әмма, килешү булган тәкъдирдә, Зәки Вәлидигә бармак белән дә орыну ярамый, иптәшләр,—ди Мирсәет, һәм Кече Баш­кортстан җитәкчеләренең исәнлеге өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә алуын белгертә.

Бер-берен аңламаган ике телдә сөйләшүгә охшаш була бу. Милли автономия хакында ишетергә дә теләми Уфа җитәкчеләре. Гомумән, милли мәсьәләне большевиклар өчен кирәкмәс, чит-ят нәрсә дип санауларын яшермиләр. Казандагы фикердәшләрен дә уздыра икән Уфа җитәкче­ләре. Әнә кемнәр эшли милли төбәкләрдә! Ә Мирсәеткә исә, үзара гаепләшүләргә күчми генә әңгәмәне ерып чыгу кирәк. Тешен кысып түзсә-түзә, әмма якындагы көннәрдә Кече Башкортстан вәкиле белән килешү өстәле артына утырырга кирәклекне аңлата ул.

Вәлиди ышанмый, күрәсең, Уфада гыйнварның утызын­чы көненә билгеләнгән сөйләшүгә үзе килми. Муллаҗан Халиковны җибәрә. Сөйләшү көнозын дәвам итә, Кече Башкортстан тарафыннан берьялгызы булуына да кара­мастан, Халиков нык тора, Совет хөкүмәте белән килешү­ләр өстәле артына утырганчы үтәлергә тиешле алты шарт куя. Уфа җитәкчеләре теләсә дә, теләмәсә дә, ул шартлар­ны кабул итәргә мәҗбүр. Чөнки Сталин бер көн элек кенә Солтангалиевтән яшерен телеграмма алган була. Уфа җи­тәкчеләренең милли мәсьәләгә битараф кына түгел, тискә­ре мөнәсәбәттә торуларын, һәм, әгәр шул карашларын үзгәртмәсәләр, революция эшенә күп зыян килү ихтималын искәрткән була Мирсәет Солтангалиев.

Утызы көнне иртән Б. Нимвицкий һәм Б. Эльцин бе­лән бергә, большевикларның Уфа губерна комитеты рәисе Сезенков та Мәскәүдән катгый кисәтү алалар: «Колчак тарафында булган Вәлиди сугышчыларының Со­ветлар ягына чыгуына тоткарлык ясаган һәр иптәш хәрби трибунал каршысында җавап бирәчәк».

Тагын берничә көннән, Сезенков, Эльцин һәм Нимвицкий имзалары белән, Кече Башкортстанның килешүгә омты­лышы бар дигән телеграмма В. И. Ленин исеменә җибә­релә. Бу хәбәрләшүне бер тарафтан — М. Солтангалиев, икенче тарафтан И. Сталин дикъкать белән оештырып һәм күзәтеп торалар.

Февральнең алтынчы көнендә Уфа губернасының ре­волюцион комитеты исеменә Үзәктән җавап килә:

«Халиков иптәшнең җаеннан торыгыз. Башкорт полк­лары уртак фронт белән Колчакка каршы күтәрелгән тәкъ­дирдә амнистия вәгъдә итәргә. Башкортларның милли азатлыгына Совет хөкүмәте тарафыннан ирек гарантиялә­нә. Башкортлар арасындагы контрреволюция башлангычын юк итәргә, пролетар идеяларга аларның ышанычын арттыра бару зарур.

Ленин, Сталин».

Тагы өч көннән Көнчыгыш фронтының 5-нче армиясе политбүлегенә башкорт гаскәриләренең Кызыл Армия бе­лән бер сафка басып Колчакка каршы көрәшергә әзер бу­луы хакында хәбәр җиткерелә. Шул рәвешле, бер айдан да азрак вакыт эчендә Мирсәет Солтангалиев үзенә йөклән­гән гаять катлаулы бурычны үтәп чыга.

* * *

Уфа вокзалы кайнап торган умарта күчен хәтерләтә. Хәрби составлар арлы-бирле йөреп тора. Кая карама — кызылармиячеләр. Берән-сәрән генә булса да төенчекле юлаучылар да күзгә чалынып ала. Тик аларга монда игътибар итүче юк. Юл һәм хәрәкәт тулысынча хәрби мәшәкатьләр ихтыярында.

Казанга юл тотарга тиешле состав паровозга тагыл­ган. Гайрәтле айгыр сыман соңгы мәртәбә кешнәп куясы һәм тояк асларыннан кайнар пар бөркеп кузгаласы гына калган. Үзен озата килүчеләр белән берәм-берәм хушла­шып чыккач, Мирсәет вагон баскычына күтәрелде. Ни өчендер кәефе артык шәптән түгел, канәгатьсезлектәнме, моңсулык бастымы үзен — төгәл генә әйтүе дә кыен. Ни өчен канәгатьсезлекме? Чөнки әле яңа гына Кызыл Армия тарафына чыккан башкорт сугышчыларын кайбер урын­нарда коралсызландыра башлаганнар дигән хәбәр җит­керделәр үзенә... Ә моңсулык — Фатыйманы сагынудан. Аны берьялгызын калдырып киткәнгә ни гомер, әле һаман Мәскәүгә әйләнеп кайтыр ара күренми. Яшь кәләше за­рыгып аны Мәскәүдә көтә торгандыр, ә ул Казанга китеп бара...

Чү! Үзенә кул болгап озатып калучылар арасында, бераз читтәрәк, ниндидер таныш сурәт төсмерләнеп кит­кән сыман булды түгелме соң?! Кем булыр икән ул?.. Әллә бер-бер якын кешесен хәтерләтүче генәме?..

— Сәхипгәрәй,— дип, кычкырып җибәрде ул үз-үзен белешмичә.

Вокзал читендә, бераз арырак басып торган кеше аның күптәнге танышы Сәетгалиев түгел идеме соң... Казанга ак чехлар якынлашып килгәндә, суга төшкән балтадай, эзсез югалган көненнән күргәне юк иде аны. Аның хакын­да, ак чехлар шәһәргә кергәч, бер марҗа өендә качып яткан, дигән имеш-мимеш йөрде ул чакта. Соңрак аны Самарада, Уфада күрүчеләр булган. Ни сәбәпледер, ул суырылып калган, йончыган күренә. Өстәвенә таякка та­янган. Үзен танучы булмас дип, читтән күзәтеп торуы идеме — Мирсәет дәшүгә аркасы белән борылды да ки­тәргә итенде.

Поезд әле кузгалмаган иде, Мирсәет җәт кенә сикереп төште дә бер-ике атлауда тегене куып җитте.

— Сәхипгәрәй,— дип, беләгеннән тотып туктатты ул аны.— Ни булды сиңа? Кайларда югалып йөрисең?

Карышмады, танымаганга сабышмады Сәетгалиев. Туктады һәм йөзе белән борылды.

— Исәнме, Мирсәет?! Менә сине күрергә дип килгән идем...

— Ә ни өчен әле син бу хәлдә, нигә безнең арада тү­гел?

Сәетгалиев өметсез карашын бер Мирсәеткә, бер үзе­нең аяк очына төбәп алды, бермәл чарасыз калып торды. Аннан, акланырга теләгәндәй, кабалана төшеп сөйләргә кереште:

— Мин —беткән кеше, Мирсәет. Тиф бәреп екты үзем­не. Ятмаган булнисем, күренмәгән докторым калмады... Бер татар авылында мөгаллимлек иттем!..

— Казанга кайтасыңмы әллә?.. Анда шифаханәләр дә бүтән, белгечләр дә...

— Клячкинның үзендә ятып карадым... Файдасы бул­мады. Аннан бит...

Мирсәет үз итеп аның җилкәсенә кагылып куйды шун­да. Бу кызгану хисе иде, әлбәттә. Ни дияргә, нәрсә киңәш бирергә белми торды ул.

Үч иткәндәй, нәкъ шул чакны, соңгы кисәтүем дигән сыман, паровоз кычкыртып куйды.

— Күңелеңне төшермә,— диде Мирсәет, аның күзлә­ренә туры текәлеп.— Казандагы иптәшләрдән дә уңайсыз­ланма, аңларлар... Гафу да итәрләр...

— Эшем дә юк, ашым да. Кемгә кирәк инде мин хә­зер?! Өстәвенә яманатымны таратканнар...

— Ул нинди яманат тагы?!

Җәт кенә Мирсәетнең күзләренә карап алды Сәетгалиев: «Шаярамы бу, әллә үпкәләү, ачулануның ни икән­леген белмиме?». Әңгәмәдәшенең ихласлыгын тоеп, ул үзе дә күңелендәген әйтте:

— Мирсәет, ни йөзем белән кайтыйм ул Казанга?! Иң авыр чакта ташлап кач та, инде бер гаепсезгә сабышып кайтып төш. Булдыра алмыйм мин алай...

— Юк,— диде Мирсәет, бер фикергә килеп, һәм та­вышын күтәрә төште. Янәшәсендә басып торган озата ки­лүчеләргә мөрәҗәгать итте.— Иптәшләр, сезнең каршы­гызда күренекле революционер, большевик Сәхипгәрәй иптәш Сәетгалиев басып тора. Ул бүгеннән үк Үзәк Мө­селман хәрби коллегиясенә эшкә билгеләнә. Аның сәла­мәтлеген кайгырту, кирәксә, кымызга җибәреп кайтаруы­гызны үтенәм...

Озата килүче җаваплы иптәшләр бер-беренә каранып алдылар. Әмма Солтангалиевнең шаяртмавын белгәч, ри­залашмый чаралары юк иде — баш кактылар, һәм ара­дан берәве, Якуб Чанышев иде булса кирәк, Сәетгалиевне култыклап ук алды. Мирсәет инде кузгалып китеп бар­ган поезд артыннан йөгерде һәм үз вагонын куып җитеп, тимер баскычка сикереп менде.

Мирсәетнең «Сәетгалиев иптәшне кайгыртыгыз»,— дип кычкырган авазы паровоз артыннан бөркелеп кал­ган пар сыман һавада эленеп торды.

* * *

Яз башында, кояш риясыз балкып көлгән иртәләрдә, Казан каласы аеруча матур була. Күпме михнәт вә фа­җигаләр кичергән шәһәр самимиләнеп, сафланып кала шул мәлдә. Менә бүген дә, Бишбалтаны үтеп, Казан ел­гасы аша салынган тимер юл күперенә килеп чыккач та Мирсәетнең болай да җилкенеп кайткан йөрәге кысып-кысып куйды. Башын чак кына янтайта төшеп сәламлә­гән Сөембикә манарасы, Кремльнең ак диварлары, ерак­тан ук күз нурын җәлеп итеп торган мәчет манаралары — һәммәсе якын аның өчен... Гаҗәп хәл бит — туып-үскән җире түгел, гаиләсе юк монда, туган-тумачасы, әмма һәрчак шушы юлдан Казанга кайтып керү киеренке һәм моңсу бер тантанага әверелә дә куя. Һичничек тынычлан­дырам димә йөрәкне, мөмкин түгел ул, бернишләтеп бул­мый...

Вокзалдан ук үзен туп-туры губкомга илтүләрен үтен­де ул. Казан губерна башкарма комитеты рәисе итеп әле соңгы араларда гына билгеләнгән Малютин иптәш эш бүлмәсендә иде инде. Мирсәетне күргәч, ихлас куанды, хәтта кочаклап алды.

— Хуш киләсез, иптәш Солтангалиев. Гаять вакытлы килдегез, көттердегез. Әйдүк, рәхим итегез.

Утырыштылар. Кайнап торган тимер чәйнек кунак хөрмәтенә шундук өстәлгә менеп урнашты, ике кружка, икмәк телемнәре куелды... Шул рәвешле икәүдән-икәү генә губком рәисе белән иртәнге чәй эчеп, хәл-әхвәлләр­не белешеп утырдылар. Малютин күбрәк зарланды: кадр­лар җитми, үзара татулык юк икән. Рус һәм татар боль­шевиклары гына түгел, гомумән, һәммәсе әллә ничәшәр төркем һәм төркемчәләргә бүленеп беткән. Әле соң­гы араларда гына, Питердан ирле-хатынлы Антипов һәм Ратнерлар килгәч, бу каршылык аеруча кискенләшкән. 2 нче армиянең хәрби-революцион Советы әгъзасы Штеренберг та алар ягына күчкән. Кыскасы, Малютин иптәш­нең генә түгел, гомумән, Казан губернасының сәяси вә икътисади хәлләре гадәттән тыш киеренке, ә тагы да тө­гәлрәк әйтсәк, мөшкел була ул көннәрдә.

Эшчеләр арасында болганыш һәм канәгатьсезлек артканнан-арта бара. Ыгы-зыгы һәм болганышлардан тәмам гаҗиз булган крестьяннар ачыктан-ачык Советларга кар­шы күтәрелергә әзер. 2 нче армиядә дә эшләр шәптән тү­гел, кайбер полкларда кырык-илле кеше торып калган. Алары да дөньяларын онытып көрәшкә күтәрелергә ат­лыгып тормый, таралышу, гаиләләренә кайтып китү ягын кайгырталар... Ә бит үзәктәге кайбер иптәшләр револю­ция язмышы хәл ителгән Көнчыгыш фронтта нәкъ менә шул 2 нче армиягә зур өметләр баглап тора.

Малютинга телеграф тасмасы кертеп бирделәр. Үзе танышып чыкканнан соң, губком рәисе дәшми-нитми генә аны Солтангалиевкә сузды:

«Колчак Уфаны алган. Кызыл Армия тәртипсез рәвеш­тә Казанга таба чигенә. Ашыгыч чаралар күрегез. Троц­кий».

Болай да кәефе булмаган Малютин:

— Димәк, безгә дә чигенү җаен кайгырта башларга кирәк,— дип, башын кашып куйды.

Мирсәеткә аның паникага бирелүе ошамады. Берен­чедән, Уфаның Колчакка күчүе яңалык түгел, ике көн әүвәл бу хакта аңарга Зәки Вәлиди хәбәр җиткергән иде: «Без Ленинга ышандык, ә безгә ышанмыйлар. Башкорт сугышчыларын коралсызландыру, кавалерияне атсыз кал­дыру кемгә кирәк булды икән? — дип, ачынып язган иде Вәлиди Мирсәеткә юллаган шәхси хатында.— Советлар өчен, күрәсең, Колчакны туктату түгел, азатлыкка омтылган башкорт егетләреннән үч алу әһәмиятлерәк бул­гандыр! Муса Мортазинның, кире уйлап, үз сугышчыла­ры белән яңадан Колчакка барып кушылуы да очраклы түгел...

Хәтереңдәме икән, Мирсәет, мин сиңа бер талантлы шагыйребезнең шигырьләрен укыткан идем... Шәехзадә Бабич. Теге, гәҗит чыгаруда катнашып йөргән бәләкәй гәүдәле, шадра егет. Менә шул, ишетмәсәң— ишет, ул шагыйрьне дә бер гаепсезгә харап иттеләр. Җигүле ат белән гәҗит басу машиналары алып кайтып барган җир­дән, 1 нче армия кызыллары тотып, кыргыйларча җәза­лап үтергәннәр үзен. Тере килеш ат койрыгына тагып таш юлдан өстерәп йөрткәннәр. Авыр туфрагы җиңел булсын бахырның, шагыйрь егетебез Зилаир дигән урыс авылы янында ятып калды.

Менә щулай, Мирсәет, Уфаны да калдырып, ары чиге­нәбез. Күңелдә тынычлык юк, ялгыштым ахры... Чигенә­без дә чигенәбез. Соңы ни белән бетәр, белгән юк. Хәзер­гә хуш! Зәки Вәлиди».

— Юк, иптәш Малютин,— дип каршы төште Мирсәет, Губком рәисенең шул рәвешле фикер йөртүен туктатыр­га ашыгып.— Мин монда чигенергә дип, Казанны акгвар­диячеләргә калдырыр өчен дип кайтмадым. Уфа белән Ка­зан арасын үтәр өчен Колчакка, ким дигәндә җиде көн кирәк булачак. Аз гомер түгел бу...

Ни эшләргә боерасыз? — дип, Солтангалиевнең куз­ләренә текәлде Малютин. Аның да бу кыен хәлдән чыга­сы, бер-бер чара күрәсе килә иде, әмма моның юлын күрми.

— Чара шул,—дип, тавышын күтәрде Мирсәет, ике уйлар урын калдырасы килмичә.— Бүген үк, төштән соң, губерна комитетын җыясыз. Шунда ук 2 нче армиянең Хәрби-революцион советы әгъзаларын чакыртырга, һәм­мәсен дә!..

Килешүен белдереп, Малютин баш какты.

— Чакыртырбыз. Тик әлеге дә баягы үзара тартка­лашуга гына кайтып калмасак ярар иде...

— Калмаслар! Андыйлар була икән, Хәрби трибунал каршында җавап бирерләр. Иптәш Троцкийның әмере шундый.

Өйләдән соң очрашу турында килешеп, Мирсәет китеп барды. Губком рәисе исә ашыгыч киңәшмәне оештыру-чакырту мәшәкатьләренә кереште.

Тагы бер сәгать-сәгать ярымнардан Солтангалиев шә­һәрнең татар эшлеклеләре белән очрашып сөйләште. Очрашты һәм хәйран калды: губерна җитәкчеләре ара­сында бер генә татар большевигы да калмаган. Җаваплы урыннарны бирү кая, аларга хәтта ышанмыйлар, губком утырышларына да чакырмыйлар икән. Губерна партия оешмасының Татар бюросына болын кадәр бинада рәтле-башлы урын табылмаган, бәдрәф читендәге почмакта көн яктысы төшми торган ялгыз бүлмәгә кертеп тутырганнар үзләрен. Эш турында уйлау кая ул...

Мирсәетнең «революция язмышы куркыныч астында» дигән чакыруына исләре китмәде. Дәррәү күтәрелеп зар­ланырга керештеләр:

— Йосыф Ибраһимов, Шамил Усманов һәм Крымов иптәшләр фронтка киткәч, безгә көн калмады, Мирсәет туган, Казанда бар дип тә белүче юк үзебезне, без монда килмешәк хәлендә торып калдык,— дип зарланды Юныс Вәлидов.

Аны икенче бер агай күтәреп алды. Бусы да таныш тү­гел иде Мирсәеткә. Бергә эшләгән көрәштәшләре кайсы кайда, хәрәкәттәге гаскәри берләшмәләргә таралып бет­кәннәр, һәлак булганнары да байтак.

— Авыз ачып сүз әйтергә өлгермисең, сине «милләт­челектә гаеплиләр. Булмый, иптәш Солтангалиев, бул­мый мондый шартларда эшләп. Урыслар безне кешегә дә санамый башлады.

— Урысның гаебе юк,— дип, каршы төште әлеге дә баягы Юныс атлы егет.— Урысларга да көн күрсәтмиләр бит әнә. Өерләре белән Малютинга ташландылар. Көн-төн талыйлар аны да... Малютин — намуслы кеше!

Мирсәеткә күптән мәгълүм күренеш бу, аңарга аңлатып торасы юк.

— Ярар,— диде ул, зарланучыларны кырт кисеп.— Боларын әлегә калдырып торыйк... Республика игълан ителгәч тә һәммәсе акрынлап җайга салыныр. Хәзергә ил­не дөнья империалистлары ялчылары — акгвардиячеләр­дән тазарту зарур. Колчак Казанга килә... Нишлибез?!

Сөйләшү, ышандыру җиңел булмады үзләрен, «җирле шовинизм» татар большевикларының үзәкләренә үткән, җелекләрен корыткан булып чыкты. Әмма революциягә, Ленинга ышанычлары сүнмәгән, Мирсәет ни куш­са, шуны үтәргә әзер булып аерылыштылар.

Өйләдән соң, килешенгән вакытта, Казан губерна комитеты президиумының киңәйтелгән утырышы ачылды. Кереш сүз белән губком рәисе иптәш Малютин чыгыш ясады. Мирсәет сүзгә катышмый гына тыңлады. Авыз суларын корытып, бер сәбәпсезгә бәхәсләшергә, акыл сатарга керештеләр. Губернадагы хәлләр турында уйлаучы да юк, эшче-крестьян хакында ник берәве ялгы­шып кына искә алсын икән!.. Революция язмышы хакын­да да сөйләмиләр, Казанга якынлашып килгән Колчакны да искә төшермиләр. Сәясәт тә сәясәт... «Уңнар» вә «сул­лар» һәм дә килеп, «милләтчеләр» дә «интернационалист­лар»... Гинцбургны Ратнер алыштыра, Ратнерның тәмам­лавы була, сүзне 2 нче армия вәкиле Штеренберг күтәреп ала. Үзара да чәкәләшкәндәй итәләр. Кулларын болгый-болгый, янып, кайнарланып сөйлиләр бит җитмәсә. Акыл­лы сөйлиләр, белеп саталар акылны. Марксны, Каутскийны искә төшерәләр. Троцкийга, Зиновьевка, дә мөрәҗәгать итәләр. Ленин булып Лениннан хата эзлиләр! Укымышлы һәм акыллылар!..

Мирсәет түзеп-түзеп утырды да, сикереп то­рырга мәҗбүр булды:

— Җитәр, иптәшләр,—диде ул, тавышын күтәрүдән үзен чак тыеп.— Акыл сата, теоретик бәхәсләр корып уты­ра торган заман түгел. Итәккә ут капкан, әнә, Колчак Ка­мага якынлашып килә. Без бүген ашыгыч чаралар күрү хакында уйланырга тиеш. Уйланып кына калмыйча, ул чараларны тормышка ашыру юлларын билгеләргә һәм шушы сәгатьтән оештыру эшләренә керешергә кирәк. Ип­тәш Ленин һәм иптәш Троцкий бездән шуны көтә.

Тынып калдылар бермәлгә. Шул тынлыктан файдала­нып Малютин әле бүген генә Ленин һәм Троцкийның үзәк­тән килгән мөрәҗәгатьләрен игълан итте.

— Бүген мин татар коммунистлары белән очрашып сөйләштем. Алар эшчеләр арасында мобилизация игълан итәргә, авылларга чыгарга булдылар...

Мирсәетне бүлдереп, шунда берәве ярага тоз сибеп куймасынмы. Хатын-кыз тавышы. Ратнер иде бугай.

— Татарның коммунисты ни дә, коммунист булмага­ны ни аның. Милләтчеләр инде...

Елмаеп, шаяруга сылтап әйтелгән сүз түгел. Күз йөр­теп чыкты Мирсәет, һәммәсе җитди вә тыныч. Малютин иптәш кенә, кәефе кырылып һәм Мирсәетне рәнҗетүе өчен уңайсызлык хисе кичереп, өстәлгә китереп сукты.

— Ратнер иптәш, кайда булуыгызны онытмасагыз иде. Чигәсенә чүкеч белән кундырдылармыни, калтыранып куйды Солтангалиев.

— Кызганыч,— диде ул.—Шундый сүз үзен боль­шевик санаган кеше авызыннан чыгуы кызганыч. Инде мин дә җавап бирергә тиешледер. Миңа сезнең арада утыруы оят бүген. Казан губерна комитетының киңәйтел­гән президиумына кертергә бер татар большевигы таба алмагансыз! Казанмы бу, түгелме?! Губкомның Татар бюросына шәһәрдә бер бүлмә таба алмагансыз, шул оят түгелме?! Ә тыңлап торсаң гаепне бик матур тагасыз, кайбер иптәшләрнең «милләтче» һәм «шовинист» дип уңга-сулга селтәнгәнен уңайсызлык кичереп тыңладым мин. Иген игеп тамагыбызны туйдырган татар агае өчен уңайсыз булды миңа, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бөкресен турайтмыйча станок артында торган рус эшчесе өчен уңайсыз... Алар һәммәсе «шовинист» һәм «милләтче» булгачтын, сез кем буласыз соң, Ратнер ха­ным?!

Телгә оста Ратнер, сүз эзләп күршегә керә торган тү­гел, шундук җавап кайтарды, югалып калмады:

— Интернационалист булабыз,— диде, ник бер уңайсызлану кичерсен.

Авыр булса да йотты Мирсәет. Хатын-кыз белән сүз­гә килү ир-атны бизәми. Шуның өстенә, үзәктән килгән вәкил дә бит әле ул. Аның тәкъдиме белән президиум эш планы кабул итте. Җаваплы иптәшләр арасыннан шә­һәрдәге һәр завод яисә фабрикага агитаторлар билгелән­де. Мобилизация игълан ителде. Дошман тылына яшерен агитаторлар җибәрергә карар кылынды.

Иртәгесен Казанга хәрби комиссар Лев Троцкий ки­леп төште. Ул Мирсәет Солтангалиевне 2 нче армиянең Хәрби-революцион Совет әгъзасы итеп билгеләде. Кичен, смена тәмамланып килгәндә, Алафузов фабрикасы эш­челәре каршысында чыгыш ясады Солтангалиев.

Ялкынланып, ихлас күңелдән, бирелеп сөйләде ул. Әгәр дә мәгәр Совет хөкүмәте җиңелә калса, гади эшче, рус һәм татар хезмәт иясе өчен моның нинди зур бәлагә әйләнәсен искәрткәндә үзенең күзләренә дә кайнар яшь килде.

Шулчакны эшчеләр арасыннан олы гәүдәле, өлкән яшьләрдәге, сакаллы бер агай килеп басты Мирсәетнең янәшәсенә. Рус эшчесе иде ул.

— Улым,— диде эшче, борынын тарта-тарта.—Күптән болай күңелем йомшаганы юк иде, ә син менә җанымны кузгаттың, ышандырдың мине. Инде шуны әйт син безгә, шул Колчакка каршы көрәшкә күтәрелерлек нык кешеләрегез тагын бармы? Әгәр бар икән, үзем беренче булып язылам Кызыл Армиягә. Барыбыз да язылабыз, шулай бит, җәмәгать.

Куллары тоташ сөялдән генә торган карт эшченең мө­рәҗәгать итүе булды, шундук үзен күтәреп алдылар. Урыс, татар һәм чуаш егетләре һәммәсе «мин дә язылам», «мине дә языгыз» дип, алга омтылдылар.

Шундый ук митинглар башка завод-фабрикаларда да узды. Казанда бер көн эчендә Кызыл Армиягә ун мең ча­масы эшче язылды.

Тагы ике көннән Мирсәет Солтангалиев, Лев Троцкий белән бергә, Нократ елгасына төбәп алгы сызыкка юл тот­тылар. Кызыл Армия Мамадыш белән Малмыж арасын­да, Нократның бирге ягында ныгытмалар корып, дошман­ны туктатырга хәзерләнде. Бу бәрелештә, һөҗүм итеп килүче Колчак гаскәрләре туктатылмаган тәкъдирдә, ва­кыйгаларның алга таба ничек дәвам итәчәген һичкем әйтә алмас иде, мөгаен...

Нократка барып җиткәч, Мамадыш каршындагы Ту­занлы Тау түбәсенә менеп (бу тауны җирле урыс кеше­ләре Пузанка дип йөртә хәзер), 2 нче армиянең күзәтү урынына тукталдылар. Троцкий, тумышыннан хәрби бул­ган диярсең, шундук дошманнның һөҗүм итүе ихтимал булган юнәлешләрне төгәл ачыклап күрсәтте. Чигенеп ки­лүче гаскәрләргә кайдан һәм ни рәвешле елга аша кичү оештырып, акгвардиячеләрне ничек алдау яисә тозакка эләктерү юлларын билгеләргә кереште. Бу төбәккә тәүге кабат килеп чыккан хәрби комиссарның шул мәлдәге гөманлаулары ни дәрәҗәдә нигезле булачагын әле вакыт күрсәтер, хәзергә моны белүче юк.

— Табигать шәп икән ич бу якларда,— диде ул, үзенең Нократ болыннары белән соклануын яшерә алмыйча.— Карагыз әле, кара, Солтан­галиев иптәш, мондый киң манзара кайда бар ул тагы. Бу төбәктә шундый таулар, әкияттәгедәй гүзәл болыннар бардыр диеп уема да китерә алмаган булыр идем. Кав­казың, Швейцарияләрең бер читтә торсын, ә?!

— Әйе,— дип, баш какты Мирсәет. Хәрби комиссар­ның шул рәвешле хискә бирелгән чагын тәү кабат күрүе иде әле аның. Баксаң, аның да йөрәге бар, ул да шагыйрь икән ләбаса.— Бу якларның табигате чынлап та бик ма­тур, Лев Давидович. Тик, шунысы кызганыч, монда гомер кичерүчеләр­нең әлеге табигать белән хозурланыр арасы юк.

Кинәт аңарга йөз белән борылды Троцкий.

— Үзең дә бу төбәктән түгелдер ич, Мирсәет?..

Троцкийның аңарга беренче мәртәбә исеме белән мөрә­җәгать итүе иде.

— Юк, Лев Давидович. Мин Уфаның да аргы ягын­нан. Бу яклардан түгел. Хәер, тамырның кайдан башлан­ганлыгын кем белә...

— Беләсеңме ни өчен сораган идем... Әлегедәй иркен, бай табигать кочагында туган кешеләрнең күңеле дә юмарт һәм кешелекле була торгандыр. Физик яктан да мәһабәт, нык булулары ихтимал.

— Ә сез беләсез... Мамадыш ягында үскән бер пәһле­ванны беләсез...

Җанланып китте Троцкий, нәкъ сабый инде менә.

— Кем ул? Кем?..

— Хәтерегездәме, Зәки Вәлиди белән бер офицер кер­гән иде яныгызга? Мәскәүдә. Наркомвоенморда...

Хәтерләмиме соң! Тропкий барын да белә, барын да хәтерендә тота. Бүген дә Кызыл Армиядә хезмәт итүче һәр командирның исемен, әтисенең исемен күңелдән әй­теп бирә ала диләр аның хакында.

— Ә-ә, теге мыеклы, таза егетме?.—дип, эләктереп алды Троцкий.— Кем әле, Алкинмы ? Исеме дә гади генә инде үзенең... Ильяс, шулай бит, ә?! Фрунзе иптәш мак­тап сөйли аның хакында. Хәзерлекле һәм кыю командир диләр... Ул Мамадышта туганмы?..

— Тууын белмим. Казанда булса кирәк. Әмма чыгышлары белән бу төбәктән. Ильяс Алкинның миңа сөйләгәне бар, ул Мамадыш өязендәге утарларында үскән. Димәк, Мамадыш суын эчкән...

Елмаеп куйды Троцкий.

— Димәк, без дә баһадирлар булып китмәгәек... Без дә Мамадыш суын эчтек бит, ә, Мирсәет...

Нәкъ шул мәлдә алар икәү генә басып торган күзәтү урынына Троцкийның ярдәмчеләреннән берәве ашыга-кабалана килеп җитте дә кәгазьләр сузды.

Бер кат күз йөртеп чыккачтын, Троцкий кычкырып укырга ке­реште.

«Казандагы пехота командирлары курсын туктатырга вакыт! Анда патша генералы Тальковский һәм Фирдәвес иптәшләр, Кызыл Армиягә кадрлар хәзерләү хәйләсе бе­лән, милләтчелек коткысы таратып ята икән дигән хәбәр­ләр бар. Фронтка озатыгыз үзләрен. Сезгә мөрәҗәгать итүемне Ильич сорады. Стасова».

Хәрби комиссар хәбәрне укып чыкты да Мирсәеткә те­кәлде.

— Бу сезнең Мөселман Хәрби коллегиясе эше иде бул­са кирәк?

— Әйе,— диде Солтангалиев һәм, әйтер сүз таба ал­мыйча, телсез калып торды.

— Карарның проекты әзер. Кул куям.

Сынаулы карашын Мирсәеттән алмыйча гына Троцкий түш кесәсеннән кызыл карандашын тартып алды.

— Нинди карар?

— Ябу һәм барысын да фронтка җибәрү турында.

— Ашыкмавыгызны үтенәм, Лев Давидович. Мөсел­манга һәм татар-башкортка караган бар нәрсәне тыю, ябу белән генә шөгыльләнәбез болай да. Командирлар курсы эшләргә тиеш, ул гына да түгел, Әстерханда һәм Мәскәүдә яңа курслар ачарга җыенабыз.

— Ә Стасовага ни диярбез?—дип, ирония катыш ел­маеп куйды хәрби комиссар.— Ә патша генералы Тальковский кем була, ул да «милләтче­ме»?

— Стасова эше түгел бу, анысын сез үзегез дә белә­сез, Лев Давидович. Ә пехота курслары җитәкчесе гене­рал-майор Искәндәр Тальковский һәм сәяси комиссар Ис­мәгыйль Фирдәвескә килгәндә, шуны гына әйтә алам: алар — намуслы кешеләр...

— Намуслы кешеләр,—дип, үзалдына кабатлап, уй­ланып торды Троцкий.— Намусны тотып карап булмый аны. Стасова артында кем торганлыгын сез яхшы белә­сез!..

— Беләм... Колчакны тар-мар иткәч Ильичның үзе бе­лән сөйләшеп аңлашырбыз.

Кулындагы кәгазьләрне кире ярдәмчесенә сузды Троц­кий:

— Архивка.

Ярдәмче китеп барды. Троцкий белән Солтангалиевкә иярләнгән атлар китерделәр. Бу хәвефле чорда Мама­дышта төн куну урынлы булмас дигән нәтиҗәгә килеп, аларны шәһәрдән җиде-сигез чакрымдагы татар авылы Түбән Ушмыга озаттылар. Ә иртәгесен, Троцкийның әме­ре белән, Мирсәет Солтангалиев Малмыж тирәсендә ур­нашкан 21 нче дивизиягә, кызылармиячеләрнең рухын кү­тәрү өчен җибәрелә. Бу дивизия ул көннәрдә аеруча авыр хәлдә була. Ә Мамадышта Тузанлы тау түбәсендә ны­гытмалар корган Азин дивизиясе ышанычлы күренә иде.

Иртәнге җиделәр тирәсендә алар, салкын чишмә суын эчкәннән соң, Түбән Ушмы авылы башындагы зират чи­тендә Троцкий белән кул бирешеп хушлаштылар. Мирсәет Солтангалиев Малмыжга юл тотты.

Тагын нәкъ ун көннән ул Мәскәүгә Ленин һәм Сталин исеменә телеграф хәбәре салды:

«Колчак Нократтан узмады. Казанны бирмәдек. Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе рәисе, 2 нче армиянең Хәрби-революцион советы әгъзасы Мирсәет Солтангалиев».

Нәкъ шул ук сүзләр язылган тасма Троцкий исеменә дә юлланды. Әмма ул көннәрдә әле хәрби комиссар үзе дә Советларның язмышы хәл ителгән Көнчыгыш фронтта, Нократ-Чулман төбәгендә була.

* * *

Мәскәүгә, Фатыймасы янына, август ахырларында гына әйләнеп кайта алды Мирсәет. Хатыны тиздән бәби табарга тиеш иде. Әнисе, әле булса, үз рөхсәтеннән баш­ка большевикка чыккан өчен кызын гафу итмәгән. Фатыйма үзе барып-кайтып йөрсә дә, әнисенең алар фатирына шул көнгәчә килгәне юк. Көмән­ле яшь хатынга энеләре-сеңелләре ярдәм иткән.

Көнчыгыш фронттан җиңүче сыйфатында кайтып кер­гән Солтангалиев, кайтканының икенче көнендә үк, күңе­лендә җыелып, тупланып килгән борчуларын уртаклашу нияте белән Кремльгә, Ленин янына юл тотты.

Кабул итү бүлмәсендә утыручы иптәш иң элек Үзәк Комитет секретаре Стасовага мөрә­җәгать итергә киңәш итте. Шундый тәртип кертел­гән: Ильич белән очрашырга теләүчеләр күп булгангадыр, ахры, иң элек алар Стасова яисә Новгородцева белән сөйләшеп, ниятләрен ачып салырга тиеш­ле икән.

Стасова үзе генә иде. Солтангалиевне ул байтактан белә, алар күптәнге танышлар. Әмма, ни хикмәт, Стасова керүчегә каш астыннан сөзеп карады. Хәтта утырырга урын да тәкъ­дим итмәде. Креслосыннан кузгалмыйча, салкын тавыш белән дәште:

— Ни кирәк, Солтангалиев иптәш?

Мирсәет бу салкынлыкның сәбәбен аңламады, билге­ле. Моны нигә юрарга да белмәде. Аның Көнчыгыш фронтны җитәкче-политик кадрлар һәм кызылармиячеләр белән тәэмин итүдәге зур эшченлеге Үзәктәге һәммә иптәшкә мәгълүм булырга тиеш иде. Ничә кат чолганыш­та калып, ничә мәртәбәләр үлемне җиңеп чыккан фронто­вик, хәрби оештыручы, абруйлы дәүләт эшлеклесе дә бит әле ул!..

Мирсәетнең үзенә дә коры, рәсми сөйләшүдән башка чара калмагандыр.

— Иптәш Стасова, Владимир Ильич мине кабул итә аламы?

— Юк!

Кайчан, ни сәгатьтә, дип тә сорамыйча, әнә шул рә­вешле кистереп кенә куйды Үзәк Комитетның җаваплы хезмәткәре. Монысы инде һичнинди кысаларга да сый­мый торган нәрсә иде.

Кырт борылып кире чыгып китәргә иде исәбе. Шунда Стасова сорый куйды:

— Нинди эш белән керергә җыенган идегез Владимир Ильич янына?

— Анысын мин үзенә сөйләрмен.

— Сөйләрсез... Әмма мин белергә тиеш, бу араларда Ильичның кәефе начар.

— Казанда татар батальонында чыккан бунт хакын­да доклад белән керәм. Әлеге мәсьәлә белән ул үзе кы­зыксыну белдерде. Башка сораулар да бар...

Стасова хәтта йөзен чытып куйды: атналар-айлар дә­вамында Кремльдән чыкмый утырган ханым өчен болар барысы да вак, игътибарга лаек булмаган мәсьәлә иде, кү­рәсең.

— Һаман да шул бер балык башын чәйнәп йөрисез икән әле,— дип, сукранды ул үзалдына.

— Аңламадым?! Ни дияргә теләвегез бу?

— Нигә кирәк булды ул милли хәрби берләшмәләр?! Сезнең телегездә гел шул. Милли партия, милли респуб­лика һәм милли армия... Кайчан туктыйсыз шул милләт­челек авыруыннан, ә, иптәш Солтангалиев?!

Үзәк Комитет секретаре, тәмам кызып китеп, урынын­нан сикереп торды, чәпчергә тотынды.

Мирсәет үзен тыныч тотарга тырышып, берни аңлама­ган атлы булып җавап кайтарды:

— Милли армия нигә кирәк булды дисезме? Игътибар белән тыңлагыз, җавап бирәм: милли армия безгә башта ак чехларга каршы сугышу өчен кирәк булды, ә соңгы арада Мәскәүгә ыжгырып килүче Колчакны туктату өчен. Сез утырган Кремльне да сакладык, берочтан. Ишетмәгән булсагыз, игътибарга алуыгызны үтенәм, ип­тәш Стасова, Колчакны туктаткан Көнчыгыш фронтның нәкъ яртысы — татар-башкорт сугышчылары иде!

Фактлар Үзәк Комитет секретарен тынычландыра төште, ул кабат урынына барып утырды. Әмма Мирсәеткә урын тәкъдим итмәде.

— Шулай да, иптәш Солтангалиев, сез милли мәсьәлә белән артык мавыгасыз кебек. Үзегез дә белешмичә мил­ләтчелек упкынына тәгәрисез...

— Эшем шул. Мин Милләтләр эше буенча халык ко­миссариатында эшлим. Ә менә «упкынга тәгәрәү» дигән сүзегезне аңламадым. Каян алдыгыз аны?..

Төбәп бирелгән сорауга җавапсыз кала алмады Стасова. Хатын-кызларга гына хас булган чарасыз кабалану биләп алды аны.

— Бу — минем үз фикерем,— диде ул, як-ягына кара­нып.— Һәм ул башка кайбер иптәшләрнең бәясе белән тәңгәл килә.

— Мисал өчен?

— Иптәш Ялымовны алыйк, мәсәлән. Ул да чыгышы белән азчылык вәкиле. Әмма, сездән аермалы буларак, ул чын интернационалист. Аның өчен, гомумән, милли мәсьә­лә юк.

— Менә ничек,—дип, сузып куйды Мирсәет. Соңгы арада әллә каян гына мәйданга чыгып, кыска вакыт эчендә шактый күтәрелгән — Көнчыгыш халыкла­ры коммунистик оешмасында Үзәк Бюро рәисе урынба­сары дәрәҗәсенә ирешкән бу иптәш таныш иде аңарга. Ялымовның бөтен карьерасы милли мәсьәләләрне инкарь итүгә нигезләнгән. Үзен «интернационалист» сана­ган милләтсез, денсез адәмнәр дә бар шул. Элек тә бул­ган алар, киләчәктә дә булырлар. Гомер итүләре дә каршылыксыз, җиңел була аларның. Ил, халык язмы­шы хәл ителгән олы вакыйга, җитди бәхәсләрдән алар һәрчак читтә торыр, әмма, аның каравы, дан-дәрәҗә бү­лешкәндә алдан килеп өлгерер. Тик барыбер, кагыйдә бу­ларак, матур төгәлләнми торган була андый язмыш. Телсез-денсез яшәп, шул яшәүне язмыш дип атап булса әгәр?!

Мирсәет өчен шундук бары да аңлашылды. Владимир Ильичка язылган хатының ни өчен җавапсыз калуы да аңлашылды. Үзенә һәрчак хәерхаһ булган Стасованың да аны күргәч кара көюе аңлашылды. Ялымовның Мөселман хәрби коллегиясен бетерү юнәлешендәге эшләре, милли автономия мәсьәләсенә тискәре карашта булуы, контрреволюциягә каршы көрәш максатыннан төзелгән гадәт­тән тыш комиссияне тиз генә таратып ташлавы — һәммә­се мәгълүм иде Солтангалиевкә.

Мирсәетнең тәкъдиме белән Ялымов бераздан Төркестанга эшкә җибәрелә. Аның кандидатурасын Сталинга тәкъдим итеп, болай ди Солтангалиев:

— Барсын, милли мәсьәләнең ни икәнлеген үз күзлә­ре белән күреп кайтсын. Большевикка һәммәсен белеп то­ру кирәк.

Мирсәетне ярты сүздән аңларга күнегеп килгән Ста­лин, серле генә елмаеп ала шунда.

— Хәйләкәр син, иптәш Солтангалиев. Хәйләкәр... Әмма үзе аның тәкъдимен кире какмый.

Төркестанда Ялымовның нинди эшләр майтаруы тарих сәхифәләрендә мәгълүм түгел. Нәрсә-нәрсә, әмма шулай да «милли мәсь­әләнең булуын һәм җитдилеген үз җилкәсендә татыган, аңлаган булса кирәк. Чөнки соңрак, партиядә «чистарту­лар» барган бер чорда, аңарга да «буржуаз милләтче» яр­лыгы тагыла. Ул елларда язмыш кемне генә һәм кай та­рафларга гына китереп ташламаган...

* * *

Гражданнар сугышы белән бүлгәләнгән, җелеге суы­рылган Советлар Россиясе 1919 ел көзенең соңгы көннә­рен кичерә. Көнчыгыш фронттан, Орен­бург һәм Уфа тарафларын чираттагы мәртәбә әйләнеп кайтуына, Мирсәетне Мәскәүдә куанычлы хәбәр көтә иде: Фатыйма аңа кыз бала алып кайткан.

Табигый ки, Фатыйма әниләре янына күчәргә мәҗбүр булган. Мирсәет ишектән килеп керүгә бала елаган аваз ишетте. Ни хикмәт, әбисе дә аны беренче мәртәбә үз итеп, җылы каршылады. Үпкә-рәнҗүләре әби булу шатлыгын­нан онытылган, күрәсең. Кияүне ишектән кермәс борын ук табын түренә чакырдылар. Ә кулына ак биләүгә төрел­гән кызыл борынлы бәби тоттырдылар.

— Әнә, әтиең кайткан, кызым,— диде, өйдәге татулык­ка һәммәсеннән дә болайрак куанган Фатыйма. Ул тал чыбыгы сыман зифа, күзләре зур, бит урта­лары алсуланып тора — тагы да матураеп киткән.

Мирсәетнең дә авыз колакта. Тик кулындагы орчык сыман бала белән генә ни эшләргә белми, үчти-үчти итәр иде — бигрәк бәләкәй, кул арасыннан төшеп китәр төсле.

— Кайчан таптың, күптәнме? — дип сорады ул, ни­һаять.

— Инде унбишенче көн белән барабыз,—диде Фатый­ма, күзләрендә, ирен очларында балкыган шатлыгын ур­таклашкан сыман.

— Алай бик дәү булгач, исеме дә бардыр инде бу кыз­чыкның?

— И-и, Мирсәет,— дип елмайды Фатыйма, иренең җилкәсенә башын куеп.— Әтисеннән сорамыйча кызга исем кушалар димени...

Мирсәетнең күптән уйлап йөргән исеме һәммәсенә оша­ды, кызга Гөлнар диеп исем куштылар. Гөлнар — ут чә­чәге дигән сүз. Утлы елларда туган чәчәк ич ул.

Шул бәхеттән башы күккә тиеп йөргән көннәрендә Ленинның кабул итү бүлмәсенә чакырттылар. Солтангалиевнең Ильич белән күрешеп сөйләшергә атлыгып яшәгән көннәре иде. Канатланып, ашкынып барды юл­башчы янына.

Бу юлы кабул итү бүлмәсендә тоткарламадылар, Ильичның телефоннан сөйләшеп бетергәнен генә көтеп торды.

Юлбашчы, гадәтенчә, ишек катына килеп кар­шы алды аны. Йомшак күн креслодан урын тәкъдим итте.

— Йә, иптәш Солтангалиев, сөйләшик,— диде Ленин, әңгәмәдәшенә дикъкать белән карап.— Вакыт җитми, мин үзем дә күптән күрергә тели идем сезне. Мөселман­нар арасыннан бердәнбер күренекле революционер, җә­мәгать эшлеклесе бит сез хәзер.

—Алай ук булмаса да...— дип, үзалдына итагатьле­лек күрсәтергә керешкән Мирсәетне ярты сүздән өзде юлбашчы:

— Уңнан да ишетәм сезнең хакта, сулдан да ишетәм. Һәм, әйтергә кирәк, төрлечә сөйлиләр...— Дәртләнеп, аш­кынып сөйли иде ул, үзен бүлдерергә, бер-бер сүз белән кысылып алырга җай калдырмый сөйли.—Димәк, сез мөстәкыйль фикер йөртәсез, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә сәләтле кеше. Гаҗәпләнер урын юк моңа, шәхес буларак күзгә ташланмаган кеше турында сөйлә­миләр... Ул да түгел, фикерендә кискен сикереш ясап, Ильич сорап куйды:

— Якубов иптәш белән ни булды?.. Казандагы ул восстаниене китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклый алды­гызмы?

— Восстаниенең төп сәбәбе урындагы иптәшләрнең милли гаскәри берләшмәләр төзүгә тискәре мөнәсәбәтен­нән килә, Владимир Ильич. Фронтка китәргә тиешле кызылармиячеләрне атналар буе ач тотканнар. Ан­нан, «сезне ач тотучы — үзегезнең полит бүлек мөдире Камил Якубов иптәш» дип, сүз җибәргәннәр. Нәтиҗәсен беләсез, Камил Якубов бер гаепсезгә шәһит китте... Без­нең милли кадрлар әнә шундый шартларда эшли һәм дөньядан китә! Вахитовның үлеме дә бик серле...

Кулларына таянып, күзен кыса төшеп тыңлап утырган Ленин кинәт җанланып китте:

— Ә бәлки ул мөселман хәрби частьларын тарату ки­рәктер?

— Тарату җиңел эш, Владимир Ильич. Тик ул көч­ләрне яңадан җыеп алып булырмы соң? Ак чехларга каршы көрәшкәндә кирәк идегез, Колчакны туктатканда үзегезне аямый сугыштыгыз, инде хәзер таралсагыз да ярый дияргә­ме? Юк, алай уйнау ярамас ир-егетләр белән. Советлар­га булган ышанычны югалтмау зарур бүген. Гомумән, мил­ли мәсьәләгә мөнәсәбәттә, сүздә — бер, эштә икенче бу­лулардан арынырга кирәк безгә...

— Кызыл Армиягә язылган ул ир-егетләр патша колы түгел. Алар азат гражданнар бүген. Ә бу — революция ка­занышы. Димәк, Советларга булган ышанычка куркыныч янамый... Шулай фикер йөртүдә логика бармы, иптәш Солтангалиев?..

— Бар. Әмма татар-башкорт халкын, шәхси азатлык­тан бигрәк, милли азатлыкка булган омтылыш Советлар­ны яклап кулга корал алырга этәрде. Хикмәт әнә шунда, Владимир Ильич! Кызганычка каршы, күпләр моны күр-, ми. Күрмәгәнгә, аңламаганга сабыша. Мөселман, хәрбиләренең Колчакка каршы көрәштә күрсәткән батыр­лыклары — Татар-Башкорт республикасы игълан ителүнең нәтиҗәсе булды.

— Кызык... Әнә ничек...— дип, үзалдына уйланып утырды Ильич.— Ә ул Та­тар-Башкорт республикасын тормышка ашар хыял дип саныйсызмы?

Кемнән-кемнән, әмма Ленинның үзеннән мөндаетй сорау көтмәгән иде Мирсәет. Җавабы да, шуңарга, шактый ук кинаяле булды.

— Советлар иленең мәртәбәле җитәкчеләре кул куй­ган Декрет хыял буларак кабул ителмәде, Владимир Иль­ич. Аны гамәлгә ашыру бүген көн тәртибендә тора. Уфа­да булсын, Казанда булсын, түземсезлек белән көтәләр...

— Ә менә Зәки Вәлиди иптәш башкача уйлый...

— Аның ничек уйлаганлыгы миңа да мәгълүм... Ул Кече Башкортстан мәнфәгатьләрен кайгырта, ә Татар-Башкорт республикасы төзелүгә каршы түгел. Минем баш­та тагы да кызыклырак проект бар әле. Иртәме-соңмы ва­кыйгалар безне шул юнәлешкә этәрмәгәе дим...

— Йә-йә, ул нинди проект тагы? —дип, кйзыксыну белдерде Ленин.

— Без әлегәчә татар һәм башкорт халыклары турын­да сөйләшәбез. Ә бит аларга терәлеп үк торган Төркестан да бар әле. Анда казакъ, үзбәк, таҗик, каракыргыз һәм каракалпак халыклары яши. Бәлки бүген үк аерым авто­номияләр тәшкил итә алмаса да, иртәме-соңмы алар да милли үзбилгеләнү турында уйлаячак, һәм, табигый рәвештә, бер дин тотучы тугандаш төрки республикалар каршында федерация буларакмы, конфедерация буларак­мы, берләшү ихтыяҗы туу ихтимал. Моңардан курку ярамас, киресенчә, шуңа әзер торырга кирәк.

— Ә максат ни?..

— Максат шул, Владимир Ильич, милли-азатлык хә­рәкәтләренә уңайлы шартлар булдыру Советлар Россия­сенең дөньякүләм авторитетын күтәрәчәк. Көнчыгышта — Төркия, Әфганстан, һәм Иран кебек мөселман илләрендә генә түгел — колониаль изелүдә булган дәүләтләр­дә — Һиндстанда, Кытайда һәм ерак Африка вә Латин Америкасы илләрендә социализм идеяләренә омтылу, ком­мунизмга ышаныч тудырачак.

— Сезнең белән сөйләшү кызыклы икән, иптәш Солтангалиев,—дип, әлегәчә ияген учлап утырган кулларын маңгаена күчерде Ленин.— Ул хыяллар тормышка ашмаслык түгел, бер уйласаң. Тик сорау туа: кадр­лар... Ул кадәр көч һәм кадрларны каян табарбыз?!

— Кадерләрен белсәк, кадрлар табылыр!

Ленин, Мирсәет сөйләгәннәр белән мавыгып, үзалды­на фикер йөртүен дәвам итте:

— Кадрлар да табылыр дисең. Тагы бер җит­ди нәрсәне хәтердән чыгармыйк әле без. Сез искә алган Көнчыгыш илләрендә пролетариат юк. Ә революциянең төп хәрәкәтләндерүче көче кем?.. Пролетариат һәм сыйн­фый көрәш!

— Каршы төшәргә рөхсәт итегез, Владимир Ильич. Сыйнфый көрәшкә караганда, колониаль илләр өчен мил­ли азатлыкка омтылу хәрәкәте күпкә әһәмиятлерәк. Бу омтылышка дөрес юнәлеш биргәндә, ул үз юлындагы теләсә нинди каршылыкларны да алып ташларга, җиме­рергә сәләтле. Бәлки безгә «сыйнфый көрәш» теориясе бе­лән үзебезне чикләмәү хәерлерәктер?!

Бу уңайдан Ильич үзенең фикерен ачык кына әйтеп бетермәде. Тулы бер сәгатькә сузылган сөйләшү әле та­гын дә дәвам иткән булыр иде. Ленинның да сораулары калгандыр, Мирсәетнең исә киңәшәсе мәсьәләләре тагы да күбрәк. Тик шулвакыт сәгать унга билгеләнгән киңәшмә турында Ильичның хәтеренә төшерделәр.

Сәгать ун тулган иде инде. Якын тирәдә, янә бер ара табып, очрашырга вәгъдәләшеп аерылышты алар.

* * *

Эш бүлмәсенә кайтса, үзен көтеп утыручылар арасын­да шәриктәше, инде хәзер танылган шагыйрь булып җит­леккән Сәгыйть Сүнчәләйне күреп хәйран калды.

— Менә сиңа очрашу... Нинди язмышлар китерде үзеңне? — дип, кочагына алды аны Мирсәет.

Озаклап сөйләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Ә аеры­лыр алдыннан Сүнчәләй аңардан үзенең шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп бастыруда ярдәм кылуын үтенде. Бераз бушагач та җаен табарбыз, дип вәгъдә бирде Мирсәет.

Инде ишек катына җиткәннәр иде. Шулчак Мирсәет­нең хәтеренә Сталинның бер үтенече килеп төште.

— Карале, Сәгыйть дус,—диде ул.— Төркиягә барып, дөнья күреп кайтасыңмы әллә?!

Тәкъдим кызык тоелды. Дөнья күрмәгән татар шагый­ре андый тәкъдимнән баш тартамы соң.

— Хәзер мин сине иптәш Сталин белән очраштырам,— дип, шундук телефонга үрелде Солтангалиев.— Ул мин­нән төрекчә яхшы белгән бер-бер ышанычлы кеше табу­ымны үтенгән иде. Төркиядә консуллыкта эшләү өчен бул­са кирәк.

— Төрекчәсен сукалармын анысы,— дип, икеләнә калды Сүнчәләй. Ә менә Сталин янына керү булмый ул миннән.

Шул арада, сабыйлыгы чыгып бетмәгән яшүсмер сы­ман, ялт кына ишек катына үтеп, Сүнчәләйнен аркасын­нан кагып куйды Солтангалиев:

— Иптәш Сталин сине көтә. Кара аны, төрек кызла­рына миннән сәлам әйтергә онытма...

Тәкъдимнең нинди җитди һәм җаваплы булуын әле яңа чамалап алган Сәгыйть Сүнчәләйне, Сталин кабине­ты янына өстерәп диярлек алып барып ишекне ачкач, Мирсәет аны аркасыннан этеп кертеп җибәрде.

Ике ай, ай ярым вакыттан Мирсәетнең өй адресына яңа 1920 ел белән котлап җибәрелгән чәчәкле-чуклы тө­рек открыткасы килде: Сәгыйть Сүнчәләйдән.

Әмма ул бәйрәм котлавын алганга кадәр әле Көнчы­гыш халыклары коммунистик оешмаларының 2 нче Бөтенроссия корылтае узасы бар. Анда ел ярым чама­сы вакыт элек игълан ителгән Татар-Башкорт республи­касы язмышы хәл ителергә тиеш. Ленин һәм Ста­лин өчен бу күптән хәл ителгән мәсьәлә. Үзвакытында сәяси максатлардан чыгып, ашыгычлык белән игъ­лан ителгән Декрет белән алар ни эшләргә белми?! Солтангалиев ти­рәсенә тупланган зур төркем – Казан, Уфа һәм Мәскәү ком­мунистлары аны чын-чынлап тормышка ашыру нияте бе­лән йөриләр. Халык массалары да моны түземсезлек белән көтә. Татар-башкорт кына түгел, чуаш һәм мари вәкилләре дә шул республи­каны яклап тавыш бирә. Бердәнбер юл: Үзәк фикерен аяк астына салып таптамастай иптәшләрне күб­рәк җәлеп итеп корылтай уздырырга, һәм аны да Казанда яисә Уфада түгел, Мәскәүдә дә түгел, ерактарак, әйтик, Питерда уздырырга дигән ният була. Шулай да корыл­тай Мәскәүдә уза.

Ноябрь ахырында ачылган әлеге корылтайга илнең төрле төбәкләреннән «ышанычлы» вәкилләр җыела. Төп докладны Мирсәет Солтангалиев ясый.

Кырык биш минут чамасы сузылган чыгышында ул әле­ге мәсьәләнең бөтен тарихын, каршылыкларын, сәяси вә икътисади әһәмиятен күздән кичереп чыга. һәм сүзен йом­гакларга җыенганда ачыктан-ачык сорау куя:

«Ни өчен соң әле Татар-Башкорт республикасы төзер­гә кирәк булды? Зәки Вәлиди тәкъдим иткәнчә, Башкорт республикасын үзаеры, татарныкын үзаеры гына оештыр­ганда гаделрәк килеп чыкмыймы? Әмма, Зәки Вәлиди дә, бу тәкъдимне күтәреп алган башка җаваплы иптәшләр дә, бик яхшы аңлый дип беләм — моңардан җүнле-башлы нәтиҗә чыкмаячак. Чөнки уйлап карагыз: татар респуб­ликасы оештырыла икән, аны кайда оештырырга? Әлбәттә, татарлар торган җирдә, диярсез. Әмма безгә яхшы мәгълүм, бары тик татарлар яши торган өязләр Казан губернасында ике-өч булса, Уфа губернасында — берәү. Шуңардан чыгып хәл итсәк, автономияле Кече Башкортстан килеп чыгар һәм автономияле Татар республикасы Ә шул ике кече автономия арасында халкы тоташтан татар яисә башкорт булган зур-зур киңлекләр торып калачак. Аларның ни гаебе бар!.. Татар белән башкорт халкы арасында мәңге хәл ителмәслек чия­ләнгән төен торып калуы ихтимал. Моның киләчәктә ике тугандаш халык арасында бик күп низаглар китереп чыгаруы ихти­мал. Чөнки ул җирләргә алар икесе дә мәңге омтылып, тартылып яшәячәк, һәм һәр икесенең шуңа хокуклары да бар. Әниләренең күкрәкләрен бүлешә алмый бер-беренең йөзен тырнаган игезәк сабыйлар хәлендә торып калачак бит алар...

Солтангалиевнең— «Яшәсен Татар-Башкорт республика­сы!» дигән лозунг белән тәмамланган чыгышы көчле ал­кышлар белән каршы алына.

Икенче докладны Микъдәт Борындыков ясый. Ул да Татар-Башкорт республикасы ягында.

Өченче докладчы — Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Ул әнә шундый! Кай арада сәламәтләнеп аякка баскан да, кай арада шул дәрәҗәгә ирешкән.

Мирсәеткә, әле корылтайга килгәнче үк, Сәетгалиевнең соңгы арада гына Сталин янында булып чыгуы ту­рында хәбәр иткәннәр иде. Шуның өстенә, аның корылтай­га китәр алдыннан Уфада Зәки Вәлиди белән очрашып, аңарга Татар-Башкорт республикасына каршы чыгарга вәгъдә иткәнлеге дә мәгълүм.

Сәетгалиев, чынлап та, интернационализм турындагы ялтыравык лозунгларга таянып, гомумән, теләсә нинди милли республикаларга да кискен каршы сүз сөйли. Әмма шунысы гаҗәп, тавыш бирүгә килеп терәлгәч, баш­каларга ияреп, ул да Татар-Башкорт республикасын як­лап кул күтәрә.

Корылтай 1919 елның 3 декабрендә күпчелек тавыш белән «Совнаркомның Татар-Башкорт республикасы төзү турындагы декретын тормышка ашырырга» дигән карар кабул итә.

Анда Кече Башкортстанның да мөстәкыйльлеге гаран­тияләнә. Татар-Башкорт Совет Социалистик республи­касына керү-кермәү мәсьәләсе халыкның үз ихтиярына би­релә.

Әмма, имәндә икән чикләвек, диярсең. Нәкъ менә та­тар һәм башкорт халыкларына мөнәсәбәте бул­маган бер төркем делегат, корылтайның карары белән ки­лешмичә, аны ташлап чыга, Үзәк органнарда эшләүче Вадим Лукашевич, М. Микоян, Н. Нариманов (азәрбай­җанлы), Гайдарханов (Төньяк Кавказдан) һәм төркестанлы X. Ибраһимовлардан гыйбарәт була бу төркем.

Бигрәк тә Көнчыгыш вәкилләренә һич мөнәсәбәте бул­маган Лукашевичның монда үзен хуҗадай хис итүе, кирәкле-кирәксез тыкшынуы канәгатьсезлек тудыра.

Гадәтенчә, кайнарланып чыгыш ясаган Исмәгыйль Фир­дәвес, мавыгып китеп, аны хәтта «Корылтайның бушлай кушымтасы» дип тә рәнҗетә яза. Лукашевичның Үзәк Бюрога кандидат итеп күрсәтелүе гайре табигый була, әлбәттә.

Лукашевичны үткәрмиләр. Әмма ул, киләчәктә, ОГПУ органна­рында Көнчыгыш районнар белән эшләү дәверендә, шул чакта каршы тавыш бирүчеләргә һәм, әлбәттә, Фирдәвескә үзенең кем булуын бер генә мәртәбә искә төшермәс әле...

Аларның Үзәк Комитетка язып биргән дәгъва кәгазен­дә Мирсәет Солтангалиев корылтай делегатларына ба­сым ясауда гаепләнә. Башка аргументлар табылмый.

Әмма 1919 елның 13 декабрендә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросының Ленин җитәкчелегендә үткән уты­рышы түбәндәге карар кабул итә:

«Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Бөтенроссия съезды делегатларыннан байтак өлеше, шул исәптән Башкортстан коммунистлары каршы булу сәбәп­ле, Татар-Башкорт республикасын булдырмаска һәм Милләтләр эше буенча Халык комиссариатының 1918 елның 22 мартында Татар-Башкорт республикасы турында кабул иткән декретын кире кагарга.

Партия әгъзаларына алга таба Татар-Башкорт респуб­ликасын яклап агитация алып бармаска тәкъдим итәргә.

Татар республикасы хакындагы мәсьәләне башка ва­кытта карарга. Әлбәттә, татар коммунистларыннан шул хакта гариза килгән очракта гына.

Үзәк Комитет секретаре өчен Елена Стасова».

Шуның белән вәссәлам. Теге, кем әйтмешли, эше бет­те, кодагый! Тарихка тагын бер тамга салынды.

ХIII

Политбюроның Татар-Башкорт республикасы язмышы­на нокта куйган утырышы һәм аның нәтиҗәләре хакында Көнчыгыш фронтка китеп барган М. Солтангалиев юлда, Самарага килеп төшкәч кенә ишетә.

Шундук Сталин белән туры элемтәгә чыга ул. Үзенең соң дәрәҗәдә ачынуын белгертә. Җаваплылыкны үз өсте­нә алмый Сталин, Ленинга һәм Политбюро утырышында чыгыш ясаган иптәшләргә аудара.

Мирсәет, шундук, Самарада булган Троцкийдан рөх­сәт алып, кире Мәскәүгә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Әмма Ленин янына үтеп керә алмый, әлеге дә баягы Еле­на Стасова ишеккә аркылы баса.

Соңгы чара кала: хат язу һәм, Лев Троцкийның Мәскәүдәге элемтәчеләреннән файдаланып, хатны шул көнне үк Ильичның үз кулына тапшырттыру.

Өстәл артына утырды Мирсәет. Каршысында Полит­бюро утырышының стенограммасы, ак кәгазь һәм каләм:

«РКП(б) ҮК Политбюросына, ип. Ленинга.

РКП(б) ҮК Политбюросының шушы елның 13 де­кабрендә үткән утырышында Татар-Башкорт республика­сының дошманнары Эльцин һәм Исрафилбәков сөйләгән уйдырмаларга фактик төзәтмәләр.

Ип. Б. Эльцин «башкортлар тулысынча Татар-Башкорт республикасына каршы» дип күрсәткән һәм шунда яшәү­че чуаш һәм марилар да (чирмеш) каршы диелгән.

Бу дөреслеккә туры килми.

1. а) Уфа, Пермь һәм Самара губерналарында яшәү­че, автономияле Башкортстанга кермәгән башкортлар Та­тар-Башкорт республикасы яклы. б) Автономияле Башкортстанның да ярлы-ябагайлары Татар-Башкорт республикасына кушылуны хуп күрә. в) Петроград фронтындагы Башкорт дивизиясе һәм Башкорт бригадасы тулысынча Көнчыгыш коммунистлары корылтае резолюцияләрен як­лап чыктылар.

2. Чуаш, мари (чирмешләр) һәм керәшен татарлары, үзләренең җаваплы партия эшлеклеләре йөзендә, Татар-Башкорт республикасы ягында. Үзәк бюрода шуны рас­лый торган официаль мәгълүматлар бар.

Ип. Исрафилбәков (Татар-Башкорт мәсьәләсенә һич­нинди мөнәсәбәте булмаган очраклы Кавказ эмигранты) әйткән, имеш:

1. Корылтайда доклад ясаучылар, әгәр Татар-Башкорт республикасы мәсьәләсе үтмәсә, Татар-Башкорт хәрби көчләре фронтны ташлап китәчәк дип куркытканнар.

2. Корылтайда катнашучыларның күпчелеге элгәреге сул эсерлар һәм яшь коммунистлардан гыйбарәт булган.

3. Докладчыларның да берсе сул эсерлардан.

4. Тавыш бирүдә битарафлык күрсәтүчеләр һәммәсе Татар-Башкорт республикасына каршы булган.

Хакыйкатьтә болар һәммәсе яла һәм ялган.

1. Татар-Башкорт хәрбиләрен фронттан чыгару турын­да авыз ачып сүз әйтүче дә булмады. Киресенчә, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе вәкилләре «акгвардиячеләр­не тар-мар иткәнгә кадәр аяусыз көрәшергә» дигән лозунг игълан итте.

2. Элек сул эсер булган Татар-Башкортлар корылтай­да ни рәвешле күпләп катнаша алсын икән?! Мәгълүм ич, РКП(б) ҮКның карары белән партия стажы 1919 елга кадәрле иптәшләр генә делегат булып сайлана алды. Ә Татар-Башкорт сул эсерлары, мәгълүм булганча, ком­мунистлар партиясенә агымдагы елның февраль-март ай­ларында гына күчте. Корылтайда, катнашса да, күп ди­гәндә, кайчандыр сул эсер булган өч-дүрт иптәш катнаш­кандыр. Алары да активлык күрсәтмәде.

3. Доклад ясаган Солтангалиев, Борындыков һәм Сәетгалиевләрнең берсе дә, һәм һичкайчан сул эсер булма­ды. Солтангалиев белән Сәетгалиев исә РКП(б) га Октябрь революциясенә кадәр кергән.

4. Битараф калучылар 14 кеше иде. Шулардай «Гуммәт» фиркасы әгъзасы Әфәндиев корылтайда Татар-Баш­корт республикасын яклап чыгыш ясады. Кече Башкортстан вәкилләре алдан ук тавыш бирүдә катнашмаска килешеп килгәннәр иде. Аларның берсе дә Татар-Башкорт рес­публикасына каршы сөйләмәде, киресенчә, аны якла­дылар.

Корылтай рәисе һәм Көнчыгыш халыклары комму­нистик оешмалары Үзәк бюросының вакытлы рәисе М. Солтангалиев».

Әлеге хат, әлбәттә, язылган көнендә үк Владимир Ильичка барып ирешә. Юлбашчының аны дикъкать белән укыган булуы да хакыйкать. Кызыл һәм зәңгәр карандашлар белән сызылган юллар һәм бихисап күп тамгалар шул хакта сөйли.

Әмма бу мәсьәлә уңаеннан язылган әлеге хат кына тү­гел, дистәләгән-йөзләгән күп кенә башка документлар да җавапсыз кала. Политбюроның 13 декабрьдә кабул ител­гән карарына каршы чыгуда, мәсьәләгә кире әйләнеп кай­туны таләп итүдә Солтангалиев берьялгызы булмый. Ми­сал өчен, Микъдәт Борындыков белән Исмәгыйль Фирдәвес Үзәк Комитетка кереп партия билетларын өстәлгә таш­лау белән дә янап карыйлар.

Мәскәүне алай гына куркытып буламы соң?! Мәскәү — күз яшьләренә ышанмый ул.

* * *

Татарстан автономиясе игълан ителү үэеннән-үзе һәм җиңел генә булган диючеләр нык ялгыша. Татар халкы элек-электән гомер иткән мәйданнарның өчтән бер өле­шен генә милли республика дип таныту да әйтеп бетер­гесез зур, тавык чүпләп бетерә алмаслык күп каршылык­ларга дучар ителә.

Мирсәет Солтангалиев җилкәсенә төшә йөкнең авыры. Сәетгалиев, Борындыков, Фирдәвес, Борһан Шәраф һәм Шамил Усманов кебек дистәләгән җәмәгать эшлекләре баш күтәрми эшли, төрле ыгы-зыгы, ясалма киртәләр чоңгылына кереп чума.

Әле шул чорда, ягъни 1920 нче елның март-апрель айларында ук, Солтаңгалиевнең Татарстан республикасын оештыру хакында барган бәхәсләрдә кайбер җитәкчеләр белән җитди конфликтка керүе мәгълүм. Хәтта «аны эшеннән алалар икән, Солтангалиевне үтергәннәр икән», дигән төрле имеш-мимешләр тарала Казанда.

21 апрель көнне Шамил Усманов Мәскәүгә Сәхипгә­рәй Сәетгалиев исеменә телеграмма сугарга мәҗбүр була:

«Монда сезнең һәм Солтангалиевнең кулга алынуы турында гайбәт таратыла. Татарстан җөмһүриятенең хәле турында бернинди дә хәбәр булмавы бу гайбәтнең кө­чәюенә китерә, деморализацияли. Мондый хәбәрләрнең провокация икәнлеген раслаучы телеграмма җибәрүегез сорала».

Һәр җөмләсе, һәр сүзе, тыныш билгесенә кадәр, авыр бәхәсләрдә туган декрет, ниһаять, игълан ителә. Та­тарстан автономиясе төзү турындагы бу тарихи доку­мент 1920 елның 27 маенда В. Ленин, М. Калинин һәм А. Енукидзе тарафыннан имзаланган.

* * *

Җәйге челлә вакытында Мәскәүдә сулыш алуы да кыенлашкан бер ара була. 1920 нче ел бу җәһәттән ае­руча хәтергә уелып калырлык. Кояш аяусыз кыздыра. Яңгыр тамчысы төшмәгәнгә атналар гына түгел, айдан артып китте. Яфраклар вакытсыз саргаеп көйде. Ник бер җил исеп куйсын икән дә, җанга, табигатькә иркенләп сулыш алырлык бер халәт тусын икән...

Шундый көндә иртәдән-кичкәчә дүрт стена арасында кабинет саклап утырырга мәҗбүр Солтангалиев. Ул җәйдә, ни сәбәпледер, Сталин шактый озакка Мәскәүдән юга­лып торды. Украинада Троцкийга каршы оештырылган фет­нәнең башында Сталин булган икән дип, имеш-мимеш­ сөйләделәр. Янәсе, шуның өчен Кавказга сөр­генгә сөрелгән икән. Юк сүз, әлбәттә. Ә аның урынба­сары булган Каменский авырып киткән. Шул сәбәпле, Милләтләр эше буенча халык комиссариатында Мирсәет вакытлыча Сталинны алыштырып торырга мәҗбүр була.

Соңгы арада Төркиянең күренекле әдибе һәм гыйлем иясе Зыя Гөкальп белән хат алыша башлаган иде ул. Йосыф Акчура биргән аның адресын. Беренче хатны укы­гач та, гаять кызыклы һәм бай рухлы кеше буларак җә­леп итте аны Гөкальп. Әле менә бүген иртән генә аның чираттагы хатын алды, шуңа җавап сырлап утыруы. Әмма кәеф яклары, барыбер, әллә ни шәптән түгел.

Ишек шакыдылар.

— Мирсәет Хәйдәргалиевич, сезне битләрен сакал-мыек баскан ниндидер сәер бер иптәш сорый,—диде секре­тарь кыз.— Мосафир булса кирәк. Үзенең кем булуын әйтми. Нәрсә диим?..

— Керсен.

Ишектән керүчене танып, Солтангалиев хәйран калды: Зәки Вәлиди иде бу.

— Сталин юк икән. Синең янда утырып чыгыйм бер­аз,—дип, кергән шәпкә түргә узды Вәлиди.

Үпкә белдерер, чытык чырай күрсәтер сәбәпләре бай­так булса да, сиздермәде, йөзенә чыгармады Мирсәет. Мөмкин кадәр итагатьлерәк булырга омтылып, ике кулын сузып сәлам алды, урын тәкъдим итте.

— Әйдүк, рәхим итегез, Зәки әфәнде! Соңгы араларда, нишләптер, сирәкләдегез.

— Сирәкләү генә түгел, табанны ялтыратыр вакыт, җитте,— диде ул, ишектән килеп кергәндәге кырыслыгың югалтмыйча.

— Йә, Зәки әфәнде, мондый челләдә ни язмышлар юлга чыгарга мәҗбүр итте үзегезне? Сөйләгез, бәлки мин ярдәм итә алырмын.

— Өметләнмим. Әмма ике-өч авыз сүз алмашып алыр­га була.

Өстәл артындагы урынына кереп тормады Мирсәет, Вәлидинең каршысына килеп утырды.

— Сезнең белән, Зәки әфәнде, сөйләшәсе сүзләр байтак. Кайсыннан башлыйк икән соң? Әллә, юлдан килгән кеше буларак, әүвәле чәйләп алабызмы?..

— Рәхмәт. Чәй эчкән бар ла ул.

Шаярып әйтелгән сүз түгел иде бу. Маңгаена катлы-катлы тирән җыерчыклар уелган. Чигәләренә ак томан төшкән. Утыз яшьлек ир-ат үзе.

— Тыңлыйм, Зәки әфәнде.

Вәлиди, утырган җиреннән киерелеп, башын артка ташлап алды. Бу аның күптәнге гадәте.

— Алдадылар. Сүзләрендә тормадылар...— диде ул. Рәнҗетелгән, җаны әрнегән кеше генә шулай сөйли. Ша­ярмый Вәлиди.— Ленин да, Сталин да — ике чабата бер кием булып чыктылар. Үзләренә кирәк чакта тау вәгъдә иттеләр, хәзер чүпкә дә санамыйлар безнең ишеләрне.

— Ялгышмыйсызмы, Зәки әфәнде?! Андый гомуми­ләштерүләр ясарга ашыкмагыз.

— Мин аларга ышандым...— дип, янә бер кат башын чайкап торды ул. Күзләрендә әрнеш, еламый гына.— Су­гышчыларымны бирдем. Колчакны кудык. Партияләренә кердем. Ни сорасалар шуны эшләдем... Ә алар?! Алар автономия дигән сүз белән алдады.

— Үзегез сорадыгыз. Үзегез теләдегез ич, Зәки әфәнде. Мине тыңламадыгыз. Берөзлексез аяк чалу, таяк тыгу булды шөгылегез.

— Тыкмадым! Минем ышанганым шул иде, Мирсә­ет...— Уйга калып торды Зәки Вәлиди. Тагын нидер әйтергә тели, әмма әйтә алмый газаплана кебек иде ул.

— Сөйләгез, Зәки әфәнде, сөйләгез. Беләсез, мин сезгә һәрчак ышандым. Иң авыр көннәрдә дә каты бәрелмәдем үзегезгә. Кул бирмәм, дигән сәгатьләрем булды. Әмма тешне кысып түздем.

— Шулай да бер гаебем бар синең каршыңда,— диде Вәлиди, тавышын бермә-бер салмакландыра төшеп.

— Беләм, Зәки әфәнде. Сез ул гаептән инде һичкайчан арына алмаячаксыз. Татар белән башкорт арасында сез тарихта җуелмаслык ызан ясап калдырдыгыз.

— Түгел лә...—дип, кабаланып кулын селтәде Вәли­ди.— Ызанны аны бетереп тә була... Белмисең шул, си­нең каршыда минем зур гаебем бар.

— Ул нәрсә тагы?

— Мин бит... Мин бит...— дип, тотлыгып торды ул һәм, пышылдауга күчеп, әйтеп салды.— Сталин кушкан­га эшләдем боларны.

— Нәрсә? Кече Башкортстан да аның кушуы буенча­мы?!

— Түгел лә, Кече Башкортстан — минем үз улым кебек ул. Тимә аңа.

— Соң, шулай булгач...

— Хәтереңдәме, узган ел ахырында Көнчыгыш ком­мунистларының корылтаен уздырдыгыз?.. Минем кушу буенча тавыш бирүдән баш тартты Башкортстан вәкил­ләре. Ә миңа моны Сталин тәкъдим итте. Политбюро уты­рышы белән дә шул ук хәл... Аңладыңмы?!

— Төшендем. Бик зур хата ясагансыз.

— Беләм, Мирсәет, синең каршыда гаебем зур ми­нем. Шуңа да яныңа үзем килдем.

Мирсәет, хәтереннән, үткәннәрне барларга кереште. Ха­кыйкать белән Вәлиди сөйләгәннәрнең очы-очка ялгана иде.

— Минем каршыдагы гаебегезне тану бер хәл, Зәки әфәнде. Мин гафу да итәрмен. Ә менә халык каршындагы, гомер-гомергә бер ана балаларыдай дөнья кичергән та­тар һәм башкорт хезмәт ияләре алдындагы хата гафу ите­лерме?! Әйтеп булмый.

Кинәт, урыныннан сикереп торып, Вәлиди үз-үзен кая куярга белмичә ишекле-түреле йөренергә кереште. Гайрәте ташып тора... Ә җаны яралы.

— Мин ихлас күңелдән ышанган идем, Мирсәет. Кече Башкортстан башкорт кавемен саклап калуның бердән­бер юлы дип белгән идем. Иген игеп, киек-җәнлек атып, алтын сатып ипле генә яшәтәсем, данын күтәрәсем кил­гән иде башкортларның. Булмады шул... Алдадылар... Ал­дадылар. Бәгыремә хәнҗәр кадасалар җиңелрәк кабул итәр идем. Эх...

— Башкортстан бар, Зәки әфәнде. Ниһаять, менә Та­тарстан да игълан ителде...

— Кече Татарстан,— дип, төзәтмә кертте Вәлиди.

— Шулай килеп чыга. Кече Башкортстан... Кече Та­тарстан... Минем башка килмәгән булыр иде әле бу сүз.

Вәлиди һаман ишекле-түрле йөренә. Урын таба алмый үзенә.

— Исеме генә республика ич аларның,— дип кул сел­тәде ул, ниһаять.— Тегеләй итмә, болай итмә. Бер хоку­кың булмасын! Автономия шул буламы? Күз буяу гына ич ул. Әнә, бездә иң элек Исмагиловны бутадылар тизәк белән. Аннан миңа җитте чират. Үзләренә йомышка ярый торган Шәмигуловны китереп куйдылар...

— Сез шуңарга омтылдыгыз, шуңарга ашкындыгыз, Зәки әфәнде.

Мирсәетнең каршысына килеп, ниһаять, тукталып кал­ды Вәлиди. Аның күзләренә текәлде. Гайрәтле, көчле иде күз карашы.

— Авыр миңа, Мирсәет. Мин бу рәвешле кул кушырып, күзгә төтен җибәрүче Ленин, Сталиннардан мәрхәмәт көтеп утыра алмыйм.

— Нишлисең, Зәки әфәнде, гомер кичерү — сират кү­пере аша узу димәсләр иде аны. Безнең дә, әнә, бәлки шул күпердән узган мәлебездер.

— Кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күпере аша­мы?! Без синең белән шул күпернең кыл уртасында хәзер һәм янәшә, Мирсәет...

— Янәшә булырга тиешле идек! Чынлыкта без сират күперенең икебез ике очында хәзер. Янәшә түгел, Зәки әфәнде. Әмма яшәргә, үз-үзебезнең хак булуыбыз­ны исбат итәргә кирәк әле. Сират күпере аша узса да, меңнән бере генә узар, диелгән түгелме?!

— Без тарих сынавын уза алмадык, дип әйтергә җые­насыңмы?

— Түгел, Зәки әфәнде. Сират күпере һәм тәмуг аша узар юлыбыз хакында фикер йөртә идек...

— Йә, йә,— дип, кызыксыну белдереп алды Вәлиди.

— Шуны әйтергә телим, без, бәлки, уза да алмабыз ул күпер аша. Ә халкыбыз ул күперне иртәме-соңмы бер кичәргә тиештер бит?! Сез ничек уйлыйсыз, Зәки әфәнде?..

— Шулай уйлыйм: бер кеше саташса — ул уза. Әмма бөтен ил һәм милләтләрне саташтыру — җинаять... Җи­наять әлегә дәвам итә.

— Туктагыз,— дип, тавышын күтәрде Солтангалиев.— Туктагыз, җитәр!

— Килешәм, хәзергә җитәр. Мин бит яны­ңа киңәш сорап кердем, Мирсәет. Башкорт һәм казакъ-кыргыз арасына, безнең Ырымбурны урыс өлкәсе ясап, киртә корырга җыена­лар ич әнә. Ата-бабадан килгән уртак далага хуҗа бу­лырга икән исәпләре... Төркестанга качып, яңадан көрәш башларгамы? Ишеткәнсеңдер, Морзабулатов та Урал тау­ларына качты. Әйт, нишлим икән?

Сорау җиңел түгел, әлбәттә. Үзеңне Вәлиди хәленә ку­еп карамыйча, җавап бирергә ашыгу ярамый бу очракта. Сорауга сорау белән җавап кайтарды ул:

— Сталинга да шул сорауны бирергә җыенган идегезме?

— Юк, аңарга Вәлиди кирәк түгел инде хәзер. Вәли­ди үз җырын җырлады алар өчен... Мин аның күзенә ка­рар өчен килдем. Очратсам да, бер сүз әйтмәс идем, кү­зенә генә караган булыр идем. Уңайсызланыр идеме икән бер?! Бармы икән аның ояты?!

— Булмас эш белән мавыкмагыз, Зәки әфәнде. Алай эшләргә киңәш итмәс идем.

— Ни киңәш итәр идең?

— Белмим, Зәки әфәнде. Үзеңә кара.

— Эх,— дип, бер көрсенде дә шунда, күз ачып йом­ганчы ишек катында куеп кергән юл капчыгын кулына эләктереп, кабалана-кабалана чыгып та китте Зәки әфән­де. Башка бер сүз дә әйтмәде,

Мирсәетнең тукталырга, алай кызу баштан хәл кыл­маска әйткән сүзләрен тыңлар, колагына эләр хәлдә тү­гел иде инде ул...

Мирсәет: «Китмә!» дип әйтергә тиеш булгандыр, бәлки. Әмма теле бармады алай дияргә. Ни өченме? Чөнки Зә­ки Вәлидинең бүген булмаса, иртәгә кулга алынырга ти­ешлеге аңарга яхшы мәгълүм иде. Тиешле органнарга әмер җиткерелгән. Эзлиләр, таба гына алмыйлар иде үзен. Кайда икәнлеген белмиләр. Бусы — бер булса, икен­чедән, сул татар коммунистларының Оренбург группасы тарафыннан да Вәлидигә инде хөкем чыгарылган иде ул көннәрдә. Аны беренче очратучы ук атып үтерергә тиеш була. Хөснулла Тарпищевның, Ибраһимов фамилияле бер танышына, Самарадан Мәскәүгә җибәрел­гән хатында бу хакта ачыктан-ачык язылган. Куркынычсызлык органнары кулына ки­леп кергән ул хатны Мирсәет үз кулында тотып укыды.

Ни намусы җитеп, «Китмә!» дип әйтә ала иде соң ул аңарга... Шул китүдән кайтмады Зәки Вәлиди...

* * *

Бер-ике көннән Кавказдан әйләнеп кайткан Сталин Мирсәеттән кат-кат Вәлидине сорап аптыратты.

— Табарга кирәк. Аны кулдан ычкындырырга яра­мый,— диде ул һаман, Уфадан килгән телеграмма нөсхә­сен кулында болгап.— Мә, укы. Ашыгыч рәвештә җир тишегеннән булса да табып кайтаруыбызны үтенәләр. Ха­лык таләп итә. Милләтчеләрне үз кулы белән сытарга әзер безнең алдынгы карашлы пролетариат...

«Ярдәм итә алмыйм, белмим», булды, Мирсәетнең җа­вабы. Чынлыкта да белми иде ич ул аның кайда икән­леген.

Атналар, айлар үткәч кенә, суга төшкән балтадай юга­лып торган Зәки Вәлидинең Төркестанга барып чыгып, Советларга каршы көрәшүчеләр сафына килеп ку­шылганлыгы мәгълүм булды.

* * *

— Нинди борчуларың бар, Мирсәет? Ни уйлап ята­сың, төнозын йокламыйсың...

— Катлаулы һәм хәтәр елларга кереп барабыз, Фа­тыйма. Уйлана башласаң, чәчләрең үрә торырлык...

— Нәрсә, кем өчен борчыласың?—дип сорады да, үре­лә төшеп, янәшәдә генә эленеп торган бишектә изрәп йоклап яткан сабыеның өстен ябып куйды Фатыйма.

— Ярар, Фатыйма, синең башны да катырмыйк әле. Үземә дә җитеп ашкан. Җимерәбез дә җимерәбез... Шул, җимерергә һәм сугышырга өйрәндек, башкача куандырган эшебез юк... Патшаны төшердек төшерүен, әмма идарә итү ысуллары элеккечә үк торып калды. Куркыту һәм мәҗбүр итү... Тыю һәм чикләүләр... Кайчан ахыры булыр боларның?! Хезмәт иясе һәм милләтләр турында кайгырту — сүздә генә... Штыклы мылтык демократиясе килә илгә. Менә нәрсә куркыта, Фатыйма...

— Безгә тимәсләр әле,— булды яшь хатынның сүзе. Тагы ни дия ала соң ул?! Үрелеп бишеккә күз төшерде янә...

Таң беленеп килә. Әле күзләренә йокы кергәне юк. Кулларын башы астына салып чалкан ятты да күзләрен йомды Мирсәет. Үз-үзен битәрләп куйды, Фатыйманы үзе өчен дә бигүк анык булмаган уйлары белән борчымаган­да яхшы буласы икән. Һаман Рауза белән бутый иде бугай ул аны. Раузаның белмәгәне, ишетмәгәне юк, һәр күренешкә үз карашы була торган иде. Сәясәттә киңәш­че дә, фикердәш тә иде бит ул Мирсәет өчен... Ә Фатый­ма аның нәкъ киресе, сәясәткә гомумән катышырга телә­ми, сәясәтне ир-ат эше дип кенә саный, һәм ул хаклы да булса кирәк! Аның каравы кайгыртучан ана һәм ир кадерен күреп, өйгә җан җылысы өреп яши белә торган хатын иде ул.

Күз йомылса да, йокы керми. Үзе дә белешмәстән, әле соңгы көннәрдә генә Үзәк Комитетта булган сөйләшү һәм бәхәсләрне барларга керешкән түгелме соң... Болары да хәтер иләге аша беренче кат кына узмый.

Татарстан игълан ителгән көннәрдә Уфа губернасы­ның автономияле Башкорт республикасына кермәгән өяз­ләре хакында сүз булган иде. Аларда яшәүче халык, ни­гездә, татарлар. Димәк, нинди күзлектән чыгып карасаң да, Татарстанга кертелергә тиешле иде алар. Мирсәет шу­ны яклап ахыргача тырышты.

— Тау кәҗәсе сыман үҗәт син, Солтангалиев,— диде аңарга шул чакта Сталин.— Халыкның фикерен бе­лербез дә һичшиксез хәл итәрбез, син дигәнчә булыр.

Инде күпме гомер узып бара. Ә йөк һаман шул урын­да, кымшатырга да теләүче юк. Бөре һәм Бәләбәй өяз­ләре бу мәсьәләнең тизрәк хәл ителүен көтә. Ә Мирсәет­нең ашыктырырга теләп әйткән һәр тәкъдимен, иске чаба­та сыман бар дип тә белмиләр, буш вәгъдә белән авызын томалыйлар да куялар:

— Бер ара табылыр әле. Кая ашыгасың шулай.

Хуш, Совнарком карарында искәртеп үтелгән бу мәсь­әлә иртәме-соңмы бер хәл ителер, боерган булса. Ә менә төрле сылтаулар табып, Бакуда узачак Көнчыгыш ха­лыклары корылтаена үзен җибәрмәүләрен ничек аңлар­га?.. Бөтен Көнчыгыш вәкилләре тарафыннан Үзәк бюро рәисе итеп сайланган кешенең корылтайга бармый калуы җәмәгатьчелек тарафыннан ничек кабул ителер?!

Ярар, ул хакта уйламавың яхшырак. Гарьлегеңнән, күңел рәнҗүеннән шартлап үләрлек!

Башкортстандагы вакыйгалар тагы да хәвефле һәм тагы да аянычлырак. Морзабулатов восстаниесе, үскәннән-үсә барып, гаять зур мәйданнарны биләп алды. Бу бит Урта Азиядәге басмачылык хәрәкәтенә әверелеп ба­ра... Әнә нинди нәтиҗәләргә китерә ул гади халык их­тыяҗы белән санашмау, милли мәсьәләне бар дип тә бе­лергә теләмәү!.. Ә югыйсә, һәммәсе Советлар ягында иде бит, революцияне яклап утка-суга кергән егетләр бу эшнең башында...

Фетнә диләр... Юк, фетнә түгел бу. Түзәр әмәле кал­маган башкорт халкының үз-үзен һәм табигый хокукла­рын яклап көрәшкә күтәрелүе. Әлеге хәрәкәтнең башында торучы Морзабулатовны Мирсәет күреп, танып белә. Килде-китте кеше түгел, үз вакытында авыл мөгалли­ме булган, унҗиденче елдан коммунист, Баш ЧКның җа­ваплы хезмәткәре иде.

Инде хәзер Зәки Вәлиди ачуын, Морзабулатовка бул­ган үчне бер гаепсез башкорт мужикларын тураклап кай­таралар. Тездән кан ерып барган Поленов һәм Руденко экспедицияләре шуннан гайре түгел...

Башкорт халкының язмышы, ул күргән бәла-казалар өчен дә әрни иде Солтангалиевнең җаны. Юк, үзе баш­корт арасында туып-үскәнгә генә түгел. Вакытында юмалап-ышандырып ул йөрде ич. Революция язмышы кыл өс­тендә торган чакта Зәки Вәлиди, аның сүзләренә ыша­нып, Ленин белән килешүләр өстәле артына утырды. Баш­корт егетләре Колчакны кыйнады...

Әле кичә генә Польша фронтыннан Мәскәү аша кай­тып баручы Муса Мортазин белән Казан вокзалында икәүдән-икәү генә күрешеп сөй­ләштеләр.

Муса Мортазин билгеле кеше. Аның сүзе үтә. Юкка гына «башкорт батыры» дип, олылап искә алмый торганнардыр үзен. Буе ике метрга ашкан пәһ­леван зат.

— Кайт, аңлат зинһар,— дип, гозерләп үтенде ул Му­са Мортазиннан.— Баш күтәрүчеләр сине тыңламый кал­мас, башкорт халкын һәлакәткә илтә торган эш бу. Мөм­кин кадәр тизрәк килештер үзләрен. Совет хөкүмәтеннән битәр, бу солых, бу иминлек иң беренче чиратта баш­корт өчен кирәк.

Аз сүзле кеше Мортазин. Әмма әйтте исә, кисте дигән сүз. Бу юлы да тыңлап торды-торды да...

— Аңладым,— диде.— Кулдан килгәнчә тырышырмын.

Урал итәкләренә кайтып төшкәч тә Муса Морта­зин башкорт мужикларыннан партизаннар отряды оеш­тырып җибәрә. Гаделлеге мәгълүм кеше буларак, ыша­налар аңа, иярәләр. Ул бер мәртәбә Морзабулатов егетләрен дә акылга утыртып ала, экспедиция сылтавы белән башбаштаклык иткән, чаманы онытып җибәргән кызылармиячеләрне дә үзе белән исәпләшергә мәҗбүр итә. Совет хөкүмәте белән башкорт халкы арасында, шул рә­вешле, янә солых төзелә, мәгънәсез кан коюларга чик куела.

* * *

Гаҗәп кеше бу Сталин. Үзе Төркиягә җибәрелергә ти­ешле төрек коммунистларын, төрле сылтау табып, һаман тоткарлап килде. Мостафа Сөбхинең сүзләренә ышанмый­ча, аптыратты. Инде барысы да көйләнгәч, Төркия­гә җибәрәсе урынга, үзләрен әле Кырымга озатып, әле Төркестанга, әле Бакуга күчереп, бер сәбәпсезгә тозлап яткырдылар. Инде хәзер, эш узгач, төрек мәсьәләсендә елгырлыгың җитенкерәмәде дип, Солтангалиевне битәрли. Ә чынлыкта, киресенчә, Мирсәет Сталинны битәрләргә тиеш булгандыр. Чөнки, башка һичкем түгел, Төркия, Иран һәм Әфганстан кебек илләрдә барган азат­лык хәрәкәтләренә нәкъ менә ул — Сталин битарафлык күрсәтте.

— Иптәш Сталин, безнең татар халкының бер матур әйтеме бар. «Үткән эшкә — салават» диләр. Салават кү­перен тота алмаган кебек үк, үткән-булган вакыйгаларны да кире кайтарып булмый, дигән сүз бу. Инде бүгенгесе хакында уйларга кирәк.

— Үз татарыңны тыгасың һаман,— дип, чебен ку­гандай, сәламәт кулын селтәп куйды Сталин.— Төркия ха­кында сүз бара.

— Төркиядә солтанатны яшь төрекләр алмаштырды, иптәш Сталин. Белүемчә, хөкүмәт башына килгән Мостафа Кемалның сәясәте халык массалары тарафыннан хуплау таба.

Димәк, безгә Кемал әфәнде белән эшләргә туры килә­чәк. Ирандагы Кечек-хан хәрәкәтенә дә битарафлык күр­сәтеп, хаталанабыз кебек.

— Буржуаз милләтчеләрне якларга, хупларга чакыра­сызмы?!

— Халык массалары кемгә иярә, без шул җитәкчегә йөз тотарга тиеш, диеп беләм.

— Тиеш...— дип, янә, ияләнгән гадәтенчә, кулын гына селтәде Сталин.— Акыл сатарга яратасың. Менә нәрсә, анда Ленин тирәсендә ниндидер төрек, әфган милләт­челәре бутала башлады. Шулар белән безгә элемтә ур­наштыру кирәк... Бу эшне син, бары тик син генә башка­рып чыга аласың, Мирсәет.

— Ярый, иптәш Сталин, мин кызыксынырмын...

Күңеленнән уйлап куйды: әллә Ленин өстеннән конт­рольлек кылучы итәргә җыенамы ул аны?! Үзе өчен бик ки­рәк булганда гына әңгәмәдәшенә, шул рәвешле якын итеп, исеме белән дәшә торган гадәте бар Сталинның.

Әңгәмәне тәмамланды дип, чыгу юлына юнәлгән Солтангалиевне бераз тоткарларга кирәк санады Сталин. Чөнки үзе өчен әлегә бигүк ачык булмаган нәрсәләр кү­ңеленә тынгылык бирми иде.

— Мирсәет, син ничек уйлыйсың, иптәш Ленинның тө­рек мәсьәләсендә активлаша төшүе ни сәбәпле булыр?

— Ильич өчен җавап бирә алмыйм, иптәш Сталин.

— Шулай да?..

— Монда гаҗәпләнер урын юк, дип беләм, иптәш Ста­лин. Төркия безнең ут күршебез.

— Күршеләр аз түгел алар...— дип, әңгәмәдәшенә куәт биреп торды Сталин, тагын да ачыграк җавап көтеп.

— Көнбатыш тарафта — империалистлар. Аңлашыл­са кирәк.

— Көньякта һәм Көнчыгышта да күршеләр аз түгел. Төркия шуларның берсе генә... Һәм иң зурысы да түгел.

— «Зур» яисә «кечкенә» дигән нәрсә чагыштырма тө­шенчә, иптәш Сталин. Төркиягә мөнәсәбәтле ул кызык­сыну табигый булса кирәк, һәм менә ни сәбәпле.— Ку­лындагы бармакларын бөгә-бөгә санарга кереште Солтангалиев.— Беренчедән, Төркиядә милли-азатлык хәрә­кәте көчле. Димәк, бу безне Көнбатыш империализмына мөнәсәбәттә берләштерә торган фактор. Икенчедән, Рос­сиянең өчтән берендә диярлек төрки милләтләр яши. Бу шулай ук искә алынырга тиешледер. Өченчедән, Төр­кия — Кара диңгез дигән сүз, ул — чит мәмләкәтләр белән элемтә юлы... Әлбәттә, башка сәбәпләр дә җитәрлек, әм­ма болар белән исәпләшмәү бүгенге шартларда мөмкин түгел.

Дикъкать белән тыңлап торды югыйсә. Күңеленнән, ка­рале син моны, дөрес фикер йөртә, дөрес аңлата бит, дип хуплап та барды әле. Әмма Сталин үзе булып калды. Бу очракта да рәхмәттән качу юлын тапты бит әнә. Үз­алдына мыгырданып, битараф кына әйтеп куйды:

— Бер яңалык та ачмадың. Болар миңа күптән мәгъ­лүм иде...

Хәер, Мирсәет үзе дә яңалык ачам дип сөйләмәгән иде бит.

* * *

Сталин белән ике арада булып узган шул сөйләшүдән соң атна-ун көн үттеме икән, Солтангалиевне Ленин янына чакырттылар.

Очрашып, ике-өч авыз сүз белән хәл белешкәч тә Вла­димир Ильич аңарга чакыруының сәбәбен аңлатты.

— Иптәш Солтангалиев,— диде ул, гадәтенчә, әңгә­мәдәшенә сынаулы, хәйләкәр карашын төбәп.— Тагы ярты сәгатьтән миндә Төркиядән килгән вәкилләр булачак. Шул сәбәпле үтендем керүегезне. Иң элек, киңәш-табыш итеп алыйк. Һәм берочтан тәрҗемәче буларак та ярдәмегез кирәк булыр...

— Кулдан килгән кадәрле ярдәм итәргә әзермен, Вла­димир Ильич,— дип, үзенең бик теләп ризалашуын белдертте Мирсәет.

Гадәттә, Төркия, Әфганстан вә Иран вәкилләре килгән чакта, алар белән тәрҗемәче сыйфатында Габдерәшит-казый Ибраһимов яисә Муса Бигиевнең чакыртылуы мәгъ­лүм иде аңа. Ленинның мондый йомыш белән Солтангалиевкә беренче тапкыр мөрәҗәгать итүе.

— Кемнәр килгәнлеге мәгълүмдер бит, Владимир Ильич?

Сорау урынлы иде, күрәсең. Җанланып аңлатырга ке­реште Ленин:

— Хикмәт нәкъ әнә шунда инде. Кемнәр килгәнлеге мәгълүм дә, шул ук вакытта түгел дә кебек. Гомумән, без бит төрекләрне, шул исәптән Төркияне дә бик аз беләбез. Белгән атлы булсак та, бик гадиләштереп, әйтер идем, примитивлаштырып күрергә, аңлатырга омтылабыз. Үзе­безне һәркемнән югары, акыллырак санау, бөек держа­вачылыктан арына алмыйбыз.— Ильич үзенең каршысында яткан бер кәгазь кисәген сузды Мирсәеткә.— Исемнәре мәгълүм, таныша торыгыз. Әмма асылда кем булуларын әйтү кыен... Булган мәгълүматларның да очы-очка ялган­мый кебек.

Исемлекне күздән кичереп чыкты Мирсәет. Колакка чалынган кешеләр күренә, әмма ашыгып нәтиҗә ясарга һәм шул нәтиҗәне Ленинга сөйләргә кирәк тапмады. Үзе сорау белән мөрәҗәгать итте:

— «Мәгълүматларның очы-очка ялганмый» дигән сүзне ничек аңларга, Владимир Ильич?..

— Бик гади итеп. Бер карасаң, һәммәсе «кемалчы»лар, ә икенче яктан, үзләрен социалист яисә коммунист дип тәкъдим итәләр. Беренчеләренең ни рәвешле төрек коммунистларын Кара диңгез төбенә батырганлыгын сиңа сөйләп торасы юк.

— Әйе,— дип, башын түбән иде Солтангалиев. Моста­фа Сөбхи һәм аның фикердәшләрен югалту ачысы әле дә йөрәген чеметеп-чеметеп куя иде.

— Мостафа Кемал кешеләре арасында коммунистлар булмас. Әмма яшь төрек җөмһүриятенең большевиклар Россиясе белән тату яшәргә омтылуына мин ышанам. Кү­реп сөйләшми торып нәтиҗәләр ясау мөмкин түгел, Вла­димир Ильич.

— Килешәм,— диде Ленин, гөманлап утыруны шулай ук артык эш санап.— Әмма сиңа тагы бер соравым бар әле. Әйтә алмассыңмы: без бу «кемалчы»ларны нинди дә булса идея белән үзебезгә җәлеп итә алабызмы?

— Алабыз,— дип, алдын-артын уйламастан әйтеп сал­ды Мирсәет. Шуннан соң гына беркадәр уйга калып тор­ды. Күңелендә йөрткән, үзе өчен ифрат дәрәҗәдә кадерле һәм әһәмиятле булган бер уй-фикере белән уртаклашыр­га ният итте ул, ниһаять.— Әле соңгы араларда гына бер төрек галименең яңа хезмәте белән таныштым мин, Вла­димир Ильич. Зыя Гөкальпның төреклекнең асылы ха­кындагы хезмәте белән.

— Йә, йә дәвам итегез,— дип, кызыксынуын белдерде Ильич.— Төреклекнең асылы нидән гыйбарәт була икән?..

— Бүгенге Россиядә бик күп төрки халыклар яши. Алар төрле дәвер һәм төрле язмышлар белән бер уртак тамырдан чыгып аерылган, сибелгән. Дөрес, бездә бу уртаклык, рух һәм тарих уртаклыклары хакында сөйләү гадәткә кермәгән. Аерымлыклар хакында сөйләү, үзгәлек эзләү дәрәҗәле эш бездә. Әмма төрекләр башка... Рос­сиядә яшәгән һәммә төрки халыкларны үз туганнары, дип саныйлар анда... Әйтик, Татарстан, Башкортстан артын­нан башка төрки халыклар да — Казакъ, Үзбәк, Төрек­мән, Кыргыз, Әзәрбайҗан, Якут һәм Чуаш республика­лары игълан ителеп, шулар һәммәсе Советлар Россиясе эчендә бер төрки конфедерациягә берләштерелсә, Төркия безнең мәңгелек юлдашыбызга әверелер иде.

— Әйе, әйе,— дип куйды Ленин.— Сезнең бу хакта мина сөйләгәнегез бар иде кебек инде. Бу юлы да кисте­реп җавап бирүемне көтмәгез, һәм сезгә дә, иптәш Солтангалиев, милли хисләр һәм милли тамырдан элегрәк, сыйнфыйлык һәм барлык милләт хезмәт ияләренең проле­тар бердәмлеге хакында ешрак уйланырга киңәш итәр идем.

Бермәлгә тынлык урнашып торды. Солтангалиевнең үз сүзләренә мөнәсәбәт белдерүен көтә иде Ильич. Ә Мир­сәетнең исә үз уйларында чуалган чагы.

— Ник дәшмәдегез, иптәш Солтангалиев, әллә сез башка фикердәме? — дип, сорарга кирәк санады Ленин.

— Килешәм, Владимир Ильич. Әмма туганлыкны һәм милли хисне сыйнфыйлык төшенчәсе яисә шактый аб­стракт булган интернационализм сүзе белән капма-каршы кую яисә алмаштыру дөрес түгелдер диеп саныйм.

— Сезнең сүздә дә хаклык бар. Ләкин без, иң элек, большевик бит әле.

— Иң элек Кеше! Бары шуннан соң гына большевик, Владимир Ильич...

Ленин, Мирсәетнең логикасын ошатыпмы, әллә үҗәт­легенә сокланып, башын чайкап куйды, мөлаем елмайды. Ни уйлаганлыгын һич беләм димә...

Нәкъ шул мәлдә ишек ачыла төшеп, кунакларның ка­бул итү бүлмәсендә икәнлекләре хакында хәбәр иттеләр.

— Бер минуттан керергә рөхсәт,— диде Ильич, катгый аваз белән.

«Бер минут» дигәне шул икән, Мирсәеткә бирәсе сора­вы калган.

— Мостафа Кемалга сәяси оппозиция бармы, булса аның башында кем тора, белмисезме, иптәш Солтанга­лиев?— дип, өстәл тартмасыннан ашыгычлык белән нин­дидер кәгазь эзләргә кереште Ильич.

— Яшь төрекчелек хәрәкәтенең үзе эчендә ул каршы­лык. Аның башында Кара Бәкер-паша тора дип беләм.

— Әйе, шул, үзе,— дип, җанланып куйды Ильич. Югалткан кәгазен эзләүдән туктады. Мирсәет авызыннан ишеткән исемне иҗекли-иҗекли кабатлап каршындагы көндәлеккә теркәп куйды.

Ул арада, теге минут узган иде, күрәсең, бүлмәгә Төр­кия вәкилләре килеп керде. Алар дүртәү иде. Һәммәсе кара костюм, буйлы ап-ак күлмәктән. Якалары кушыл­ган җирдә килешле кара күбәләк. Хәрби кием һәм френч­тан башканы белмәгән большевиклар даирәсе өчен боларның киенүләре үк гайре табигый иде, әлбәттә.

Керүчеләр, берәм-берәм килеп, иң элек Владимир Иль­ич белән, аннан, шул ук тәртиптә Мирсәет белән ике кул биреп күрештеләр. Үзләре белән таныштырдылар.

— Йосыф-бәй.

— Доктор Фуад.

— Хәлил-паша.

— Әнвәр Бәрәкәтулла...

Боларның дүртенчесен, Әнвәр Бәрәкәтулланы, күреп белә иде инде Солтангалиев. Ул Габдерәшит Ибраһимовның якын танышы һәм мәсләктәше. Байтактан Мәскәүдә бөтерелә.

Кунаклар урнашып, үзләренә олы хөрмәт һәм итагать­лелек күрсәтеп чәй тәкъдим ителгәч кенә Владимир Ильич урынына утырды. Әңгәмәне башлап җибәрде. Мирсәет сөйләшүгә катышмады, бары тик тәрҗемә итү белән генә мәшгуль булды.

Әмма тора-бара аның өчен, тәрҗемә ителми калган күп кенә башка мәгълүматлар да ачыкланды. Баксаң, бу рәсми делегация түгел икән, Мостафа Кемалның ышаныч­лы вәкиле буларак, тагы атна-ун көннән Бәкер Сәми-бәй киләчәк. Ә монда катнашучылардан исә, Йосыф атлысы гына Мостафа Кемал яклы сөйләшә. Ә Фуад һәм Хәлил-паша күбрәк Кара Бәкер-паша тарафдарлары булып чыга икән. Бәрәкәтулла исә, Мәскәү хәлләрен белгән кеше бу­ларак, сәяси әңгәмәгә артык катнашмады.

— Яңа Төркия тышкы сәясәттә Мостафа Кемал-пашаның «Өйдә солых, дөньяда солых», дигән сүзләре нигезен­дә яшәргә җыена. Күршеләр арасындагы сугышта җиңүче булмый. Большевиклар Россиясе белән дә Төркия имин вә аңлашып яшәүне кайгыртачак,—дип, игълан итте Йосыф-бәй.

— Үзебезнең Көньяк күршебез Төркиянең тыныч һәм тату яшәүгә йөз тотуын без һәрьяклап хуплыйбыз. Мос­тафа Кемал әфәндегә шул хакта җиткерүегезне үтенә­без,—диде Ленин, ишеткәннәреннән күңеле булып.

Гомумән, әңгәмә ипле һәм үзара дустанә мөнәсәбәттә узды.

Ленинның Кремльдәге кабинетыннан Солтангалиев ку­наклар белән бергә чыкты. Доктор Фуад исә Мирсәеткә Төркиядән алып килгән сәламнәрен тапшырды.

— Сезне Төркиянең дәүләт даирәләрендә дә яхшы бе­ләләр,— диде доктор, әлеге очрашуга ихлас куанып.— Йосыф Акчура әфәнде сезнең хакта бик югары фикер­дә.

— Менә ничек, сез Акчура әфәндене күреп беләсез­ме? — дип, җанланып китте Мирсәет.

Төркиядән килгән вәкилләр өчен исә Мирсәетнең со­равы гаҗәп тоелды.

— Ничек белмәскә. Йосыф Акчура Төркиядә киң мәгъ­лүм зыялы вә могтәбәр затларның берсе. Аны белмәгән кеше юк. Ул Мостафа Кемал-пашаның иң якын арка­дашларыннан,— дип, бер-берен бүлдереп аңлатырга ке­реште кунаклар.

Мирсәет өчен яңалык иде болар. Акчураның укымышлы зат булуын белсә дә, ул кадәр үк дип уйламый иде.

— Сез үзегез дә төрек халкының үз улыдай якын кеше безгә,—дип, янә Мирсәеткә олылау сүзләре тезеп китте доктор Фуад.— Без сезнең исем белән, Россиядә шундый дәрәҗә вә хөрмәткә ирешүегез белән горурланабыз һәм бер җай чыгуга ук Төркиягә кунакка чакырабыз... Бу хак­та сезгә Зыя Гөкальп әфәнде дә хәбәр итүебезне үтенде.

Мирсәеткә янә дә гаҗәп тоелды.

— Димәк, сез Зыя әфәндене дә беләсез?..

Бер-берләренә карап тагы елмаешып алды Төркия вәкилләре.

— Милләт язмышы өчен җан аткан һәммә кеше иң олы дан вә дәрәҗәгә лаек Төркиядә,— дип аңлатучы, бу юлы Йосыф-бәй иде.—Зыя Гөкальп һәм Йосыф Акчура әфән­деләр нәкъ шундый. Үзләрен төрек санаган һәр адәм бе­лер аларны.

«Менә ничек! Бездә исә милли хисне дөньяга чыгар­мауны хуп күрәләр. Чыгардыңмы, сине гаеплиләр, шун­дук яманат тагалар үзеңә. Милләтне кайгырту, милләткә хезмәт итү дәрәҗә саналган илләр, җирләр дә бар микәнни бу дөньяда?..» Мирсәетнең күңеленнән шундый уйлар үтте. Ул хакта тел тибрәтергә базмады, әлбәттә. Доктор Фуад сорап куйды аңардан:

— Ә сез коммунист бит, шулаймы, Мирсәет әфән­де?

— Әйе, чын коммунист... Нәрсә, әллә коммунистларны бик өнәп бетермисезме?

— Түгел, әмма,— дип, танышларына карап ел­маеп алды доктор.— Шулай да, коммунист — коммунист инде ул.

— Ни генә димәгез, коммунизм — кешелекнең киләчә­ге, туганнар,— дип, әйтми булдыра алмады Солтангалиев һәм шаярган атлы сорап куйды.— Төркиядә дә Совет ха­кимияте урнаштыру мәсьәләсе көн тәртибенә килүе ихтимал бит көннәрнең берендә. Сез ничек уйлыйсыз?..

Сәерсенеп, үзара карашып алды төрекләр. Әмма ара­дан берәве, әлеге дә баягы доктор Фуад, шаяруны аңла­ган булып чыкты.

— Бөтен дөньяда коммунизм төзесәгез, без генә то­рып калу килешмәс, шулай бит, ә,— дип, көлдерде ул янә­шәсеннән атлап килүчеләрне.— Ул очракта уйлап карарга ярый... Әмма иң соңгы очракта гына, шулай бит...

Җавапның бусын ишетмәгәнгә сабышты Солтангали­ев. Һәм бүтән сәясәт хакында сүз кузгатмаска тырышты. Файдасыз!

...Тагы берничә айдан Мәскәүдә Төркиянең илчелеге ачыла. Шул тантана уңае белән чакырылган санаулы гы­на кунаклар арасында Мирсәет Солтангалиев тә була. Гомумән, егерменче еллар башында Төркия һәм Совет Россиясе арасында төзелгән һәммә килешү вә мәнәсәбәт ачыклауларның үзәгендә кайный ул. Төрекләр арасында «Төркиянең якын дусты», дигән бәя казанса, Үзәк өчен, Көнчыгыш мәсьәләләре һәм аеруча Төркия буенча иң дәрәҗәле сәясәтче санала.

Шулай да... Мирсәетнең Төркия белән Советлар иле арасында яхшы күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыру юлын­да җан атып йөрүе кайберәүләрнең эчен пошырган, кү­рәсең.

Көннәрнең берендә Солтангалиевнең Милләтләр эше буенча Халык комиссариатындагы эш кабинетына Осман Дивеев килеп керә. Кырымда эшләүче «сул» коммунист буларак, билгеле кеше, әмма аралашкан яисә кайчан да булса сер бүлешкән якыны түгел.

Тәкъдим ителгән урынга утырганчы ук Мирсәет адре­сына комплимент вә төрле мактау сүзләре тезә башлады теге. Аның бер сәбәпсезгә шулай боргалануы, ялагайла­нуы алдан ук сагайтып куйды. Чөнки яхшы мәгълүм, нинди дә булса адәм, яныңа кереп, сине урынлы-урынсыз мактарга керешсә, жүнлегә түгел. Белеп тор, ул синнән йә ни дә булса алырга, каерырга дип килгән, йә куеныңа кара елан булып уралырга йөрүче. Осман Дивеев ха­кында алай уйларга нигез булмаса да, юкка түгел иде бу.

Ниһаять, Мирсәетнең бөтен Көнчыгыш халыклары өчен горурлык булуын кат-кат искәртеп, һәммә төркиләр исеменнән мең рәхмәтләр җиткерде Дивеев.

— Мирсәет туган, мин сезгә үз йомышым белән тү­гел,—дип, пышылдауга күчте ул бераздан, олы сер сөйләгәндәй аның колагына таба үрелә төшеп.

Солтангалиев исә, киресенчә, тавышын күтәрә төште.

— Тыңлыйм. Кем йомышы белән?.. Кем җибәрде сез­не монда?..

Сорау көтелмәгән булдымы, сискәнеп китте чакырыл­маган кунак. Як-ягына карангалап алды. Фикере дә бер­мәлгә чуалып алгандай булды.

— Кем җибәрсен! Юк, юк, мин үзем килдем.— Күзлә­рен челт-челт йомгалады һәм шунда гына, үзенең чын­лап та кеше йомышы белән килүен искә алып, ихтыяр көчен җуйды.

— Кем йомышы белән килдегез дим, иптәш Дивеев?

— Менә, каушап калдым бит әле, Мирсәет туган. Сез­не олылаудан, буй җитмәс каһарман санаудан ул шулай...

Тагы төчеләнә башлады... Мирсәетнең тешенә сыла­на иде инде бу төчелек.

— Тыңлыйм сезне.

Янә пышылдауга күчте Дивеев.

— Мине сезгә, Мирсәет туган, Төркиянең илчесе Мохтар-бәй җибәргән иде. Ашыгыч рәвештә очрашырга тели ул сезнең белән.

Аркасыннан кырмыскалар йөгере­шеп узгандай булды. Куркудан түгел, чөнки куркырга бер сәбәп тә юк. Эчке бер сиземләүдән иде бу.

Мирсәет озак көттермәде, шундук ярып салды:

— Мохтар-бәй минем кайда эшләвемне белә. Ә нигә аңа сезне җибәрү кирәк булды икән?.. Минем ишек һәрчак ачык.

— Юк, юк,—диде кунак, кабаланып.—Ул сезнең белән икәүдән-икәү, конспиратив рәвештә кеше-кара күзенә чалынмый торган җирдә очрашырга тели.

— Кабинеттан да тынычрак җир юк сөйләшү өчен. Күрә­сең, без монда икәүдән-икәү генә.—Урыныннан торып, ишекле-түрле йөренергә кереште Солтангалиев. Үзен шул рәвешле беркатлыга санап, тикшерергә ният итүләренә эче пошты, гарьләнде ул.

Осман Дивеев исә җавап көтә. Үз ролен яхшы уйнаган актер кебек, канәгать бер кыяфәт белән утыруын белә.

— Сезнең эшләрегез күптер, Мирсәет туган. Бер-бер яшерен урын һәм вакытын әйтегез дә, мин китәрмен. Мохтар-бәйгә ни дим?..

Аның каршысына ук килеп тукталды Солтангалиев. Күз­ләренә текәлде. Тегенең исә күзләре терекөмеш сыман читкә йөгерде — карашны күтәрә алмады.

— Сине кем җибәрде?! — дип, кинәт тавышын күтәрде Мирсәет.

Дивеев калтыранып куйды.

— Юк, юк, һичкем җибәрмәде... Ә-ә, Мохтар-бәй йо­мышы белән килдем.

—Ахмак,— дип кычкырды Солтангалиев.— Мохтар-бәй, күрергә теләсә, мине җир тишегеннән таба. Әйт, сине кем җибәрде?!

Дивеев кызарып чыкты, куркуга калды. Бүртенде.

— Һичкем җибәрмәде.

Ишеккә аркылы барып басты Мирсәет. Кобурасын ачып, кулына пистолетын алды һәм тавышын беркадәр баса төшеп, әмма катгый итеп кабатлады.

— Әйт, кем җибәрде!.. Өчкә тикле саныйм... Бе-ер... Ике-е...

Җан кадерле ул! Сикереп торды Дивеев, күзләре — маңгайда. Ялварырга кереште.

— Юк, санама, әйтәм... Ата күрмә... Ата күрмә, зин­һар... «Ике»дә тукта... «Өч» димә... ГПУдан җибәрделәр.

Пистолетын кире урынына тыкты Солтангалиев һәм чакырылмаган кунак өчен ишекне киереп ачып куйды.

— Бар, югал күземнән,— булды сүзе. Артык берни әйтә алмады. Йодрыкларын йомарлап тәрәзәгә барып кап­ланды.

Урамда 1922 нче елның буранлы-карлы феврале хө­кем сөрә иде.

* * *

Борчу һәм бәхетсезлек берьялгызы йөрми диләр. Нәкъ шул көнне аңарга Урта Азиядән бер хат килеп төште. Мирсәет өчен таныш булмаган мөгаллимә хатын язган. Мәктүптә моннан берничә айлар элек Төркестанда Рауза Чанышеваның, ягъни беренче хатынының, тифтан вафат булуы хакында хәбәр ителгән. Җиде яшьлек кызлары Рә­сидә караучысыз торып калган.

Кыска гына хатны кат-кат укып чыкты Мирсәет. Бу­газына килеп тыгылган авыр төер сулыш алырга ирек бирмәде, күзләренә килгән кайнар яшь тамчыларын да тыя алмады ул. Ишеген эчке яктан бикләде дә буранлы урамга чыккан салкын тәрәзәгә барып капланды. Алай да шул тәрәзә бар. Тәүге мәхәббәте булган Раузаның үзе өчен ни дәрәҗәдә кадерле булганлыгын шунда гына аң­лады диярсең... Үлем хәбәре барысын да —хәтта хыя­нәтне дә оныттыра икән. Еракта япа-ялгызы торып кал­ган, инде менә ничәнче ай әтисез-әнисез яшәргә мәҗбүр булган кызы Рәсидәне кызгану да бар иде ул күз яшь­ләрендә. Рәсидә...

Солтангалиев, шундук Төркестан белән элемтәгә чы­гып, кызын Мәскәүгә кайтару хәстәренә керешә. Озак та узмый, Рәсидәне Мәскәүгә китерәләр. Ул Фатыйма белән үз әтисе Мирсәет гаиләсендә яши башлый.

XIV

Мирсәет Солтангалиев кабинеты. Эш өстәлендә шах­мат тактасы. Тактаның бер ягында Мирсәет, икенчесен­дә— Лев Троцкий. Шахмат уйныйлар, һәр йөрештән соң Троцкий вәкарь белән кемнәндер көлеп, шаярып ала. Мирсәет тә үзен иркен тота, Троцкийга тиң итеп.

Троцкий:

— Йә, дустым, синең йөреш. Татар барда – хәтәр бар, диләр иде кебек... Күрсәтегезче, нинди мәкерле уй икән такыр башыгызда...

Мирсәет:

— Баш такыр түгел түгелен... Мәкергә дә бирелгән юк... Шулай да, исәп бирешергә түгел. Әйтик, кайсыдыр ки, менә болайрак йөреп куйсак, «хәтәр бар» дигәнегез хак булып куймагае...

Троцкий (бераз уйга калып тора):

— Мөселманнар һөҗүм итә дисең инде. Кара инде, кысрыклый ук башлаганнар түгелме соң үземне? Сол­датлар шәп, такыр башлы булсалар да, солдатлар шәп шул сезнең. Чарасыз калдыралар түгелме?

Солтангалиев:

— Хәрби комиссарга шулай ярыймы, Лев Давидович, Самара өчен көрәшкәндәй хис итегез үзегезне. Сез — пол­ководец.

Троцкий:

— Әйе, полководец. Әмма пешкалар, синеңчә әйтсәк, солдатлар, бик пассив. Самара өчен көрәшкәндә Идел егетләре ут иде шул минем. Татарлар аеруча шәп су­гышты...

Солтангалиев (җәт кенә җавап йөрешен ясап куя):

— Революция һәм азатлык өчен булганда көрәштек һәм көрәшәбез дә анысы.

Троцкий башын югары чөеп муен астын кашып ала. Бу аның гадәтенә кергән хәрәкәт.

— Сез көрәштегез, бәхәсләшмим, хак сүз, һәм көрә­шерсез дә... Ышанам. Ә без, аның каравы, менә шах би­рәбез.

Мирсәет, сискәнгәндәй, урынында кыбырсып куя. Аның өчен бу көтелмәгән йөреш була:

— Ничек, каян килгән «шах» булды әле ул?

Троцкий:

— Хәрби стратегия җимеше, иптәш Солтангалиев! Ягез, мөселманнар комиссары ич сез, югалып калмагыз алай. Мөселманнар комиссары ни әйтә?..

Эреләнеп киткән Троцкий урындыгына сөялеп атынырга ук керешә, аягын аякка атландырып, куллары белән хром итек кунычын хәстәрләп ала. Минем эш эшләнгән, янәсе. Әйдә, иптәш, ват башыңны.

Солтангалив:

— «Шах» дисез инде алай булгач. Кызганыч, солдат­лар шәп иде шул, солдатлар... Сул флангтан кысрыклап ук баралар иде.

Троцкий:

— Солдатлар көрәшә, комиссарлар җиңү яулый, Сол­тангалиев иптәш... Әлегә шах кына...

Солтангалиев:

— Дөрес аңласам, Лев Давидович, тиздән мат игълан итәчәкмен дигән сүзегезме?! Ашыкмагыз, сабыр итегез, безнең солдатлар ни дип әйтер бит әле. Җиңелү белән килешерләрме?.. Әгәр дә мәгәр без, әйтик, менә мондыйрак күчеш ясап алсак.

Бу йөрешен шактый уйланып һәм сагая төшеп ясый Мирсәет.

Троцкий:

— Гаҗәп түгел. Солдатларыгыз — үҗәт. Ә король һәм офицерларыгыз — битараф. Кет-кет көлеп ала.—Нәкъ үзегезчә килеп чыга.

Солтангалиев:

— Җиңелергә теләми татар егетләре. Җиңелүнең ни икәнен белми...

Троцкий янә бөтен игътибарын шахмат тактасына юнәлтеп эшкә керешә. Ләкин тел тегермәне тартудан тук­тамый:

— Җиңелергә телиме-юкмы, әмма ярык тагарак янын­да утырып калачаклар. Җиңелү белән килешү-килешмәү сезнең эш, анысы. Тырмашыгыз әйдә. Сез тырмашкан арада без, гадәттәгечә, югарырак үрмәли торыйк булмаса. Әйтик, менә болайрак итеп.—Үз хәрәкәте һәм сүзлә­реннән үзе үк кәефләнеп, филен кулына алып баш өстен­дә болгап торганнан соң, аны тактаның иң югары башына менгезеп утырта. Аннары, канәгать кеткелдәп, сакал очын сыпыргалап куя.

Солтангалиев:

— Уйлап җиткермәдегез кебек, хөрмәтлем. Уңга-сулга күз төшерергә оныттыгыз кебек.

Троцкий шундук сүз кыстырып ала:

— Югарыга үрмәлим дисәң, уңга-сулга каранмыйлар. Мир... (озак кына пауза ясап тора) Сәет дустым минем. Башта менеп кунакларга кирәк, аннан инде карангаласаң да ярый. Артыңнан үрмәләүчеләр булса, ике уйла­ма — тибеп очыр. Янәшәңдәгеләргә терсәк белән төрткә­ләп ал. Белеп торсыннар кем икәнлегеңне... Югарыдагыга башыңны как, тешеңне күрсәтергә өлгерерсең, ашыкма.

Солтангалиев:

— Бу кадәресе шахматка кагылышсыз кебек, Лев Да­видович.

Троцкий кабынып китә.

— Шахмат һәм революция — бер үк законнарга буйсы­на, дустым Мирсәет. Кем көчле — шул түгел, мәкерлерәк булганы өстен чыга. Анна килеп, шахматта да, револю­циядә дә гавәм, сезнеңчә әйтсәк, солдатлар сугыша, кан коя. Ә корольләр җиңә.

Солтангалиев:

— Сезнең бу фәлсәфә эшче-крестьян революциясенә кагылмый торгандыр, шәт...

Троцкий янә урындык аркасына ятып чайкалып куя. Мирсәеткә сынаулы карашын төбәп елмаю чыгара йө­зенә:

— Эшче-крестьян ничек эшләгән булса, шулай ук эш­ләячәк. Иң зур байлык — куллары. Корсагын тутырган­чы ашарына да бирсәң, патшадан да, революциядән дә берни таләп итми ул. Хезмәт кешесенә күп кирәк түгел аңа. Ә эшләмәгәнгә кирәк, күпме генә алмасын, һаман җитми...

Солтангалиев:

— Революция патшаны төшерде. Патша юк. Без һәммәбез эшче-крестьян вәкилләре...

Троцкий:

— Патша юк, әмма тәхет өчен көрәш дәвам итә.— Карашын ераклыкка төбәп чын-чынлап уйга калып тора беркавым.— Көрәшнең кыза гына барган чагы, Мир... Сәет. Шахмат уены дәвамлы, әле партия тәмамланмаган. Кем «шах» игълан итәр дә, кем «мат» куячагын белгән юк әле, Мир...

Шунда, ишекне аягы белән төртеп ачып, кабинетка Сталин килеп керә. Исәнләшми, сәламләшеп тормый, тә­рәзә катына, түргә уза һәм төребкәсен имә-имә еракка текәлеп тора. Әйтерсең лә ул чит кеше кабинетына кермә­гән, әйтерсең лә бүлмәдә аңардан башка һичкем юк.

Мирсәет, хуҗа буларак, дәшми кала алмый, әлбәттә.

— Утырыгыз, иптәш Сталин, ял итеп алыгыз,—дияр­гә мәҗбүр.

Ә теге исә, паровоз сыман, куе төтен белән генә җавап бирә. Күренеп тора, Солтангалиевнең Троцкий белән шах­мат уйнап утыруы ошамый аңарга.

Троцкий үзен, берни булмагандай, элеккечә иркен то­туында дәвам итте. Дөрес, аның да сүзләрендә «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигәндәй, Сталинга тө­бәлгән ым пәйдә булуын Мирсәет сиземләми калмый.

— Партия дәвам итә. Кем җиңәчәген әлегә әйтеп бул­мый,— дип, янәсе үзалдына сөйләнә бирә.— Шахмат ул, Мир... Сәет, гаҗәп уен... Үзен җиңүчегә санап борын чөю­челәр шундый оттыралар ки кайчак... Шундый оттыра­лар...

Сталин, муенын ипле генә борып, тырнагына эләккән җанварга караган арыслан сыман, карашы белән өстәл артындагыларны айкап алды. Әмма дәшмәде. Үзенә игъ­тибар яисә киная юклыгына ышангачтын, янә элгәрге нок­тасына текәлде.

Солтангалиев:

— Шахматта оттыру нәрсә?.. Революция оттырмасын. Бөтендөнья революциясе...

Ни генә димә, яннарына килеп керүче Мирсәетнең дә, Троцкийның да сүз сөрешенә шактый тәэсир ясады. Алар үзләре моны сизә идеме икән, юкмы?., Һәрхәлдә Сталин аларның ихлас түгеллекләрен ачык тойды.

Хәер, Лев Троцкий, аңлы рәвештә, ишектән керүчене оскыртырга атлыгып тора иде кебек.

— Һәр кешене үзең белән тиңләргә ярамый, Мир... Сәет. Оттыру ул һичкайчан һәм берәүгә дә җиңел түгел. Әйтик, кайберәүләр ни өчен шахмат тактасыннан өркә дип уйлыйсың?! Оттырудан курка чөнки. Җиңелүдән... Дәрәҗә төшүдән. Җиңмиләр дә... Җиңелмиләр дә...

— Шахматта җиңелдем дип кенә төшә торган дәрә­җә— дәрәҗә булмый торгандыр.

Мирсәетнең кинаясез, бер ихласлык белән әйтелгән сүзләрен көтеп кенә торган диярсең, Троцкий шундук аны күтәреп алды.

— Ә кайберәүләрнең дәрәҗәсе шул чамадан артык та булмый, Мир... Сәет. Мин беләм андыйларны.— Һәм шун­дук, канәгать киерелә төшеп, тамагын кырып куйды.— Әллә бер дә очратканың юк идеме андыйларны?..

Сталинга ишарәләве, гадәтенчә, аның белән булышуы икән, әле яңа төшенеп алды Мирсәет. Сталинның мин-минлеген һәм гел юктан гына да кәефе кырылганны бел­гәнгә күрә, аны үртәүче Троцкийга җитди карашын текә­де. Тәрәзә каршында аларга арка куеп басып торучыга ымлап, миһербанлылыкка чакырды: «Минем кабинетта чагында булса да газаплама инде үзен», янәсе.

Ул да түгел, Сталинны күргәч тә тынычлыгын югалт­кан Троцкий (бу халәтен ул үзе күрсәтергә теләми иде, әлбәттә) шахмат тактасында берничә җавапсыз йөреш­тән соң шактый катлаулы хәлгә юлыкты. Мирсәеттә дә мин-минлек юк түгел, Сталин барында оттыручы, җиңелү­че булып күренәсе килми иде аның.

Шахмат тактасы артында да, тормыштагыча, үзен ир­кен тоткан Троцкийның исә үз-үзенә ышанычы чамасыз: җиңелүдән котылуның ничек тә бер җаен табарына өметен өзми.

Көтмәгәндә, уйламаганда ул янә һөҗүмгә күчте. Әмма бу юлы шахмат тактасы артында түгел, кинаяләп сөйлә­шүдә тиңе булмаган телен эшкә җикте.

— Нәрсәдер, уен бармый башлады бит әле, Мир... Сәет.

Ә Солтангалиевнең исә кәеф начар түгел.

— Ә мин үзем болай зарланмыйм...

Троцкий ниятләгән ролен артистлардан да болайрак осталык белән башкарырга кереште: киерелеп алган бул­ды, махсус йөзен чытты. Тактадагы партиягә кул селтәде тәмам.

— Бүлмәң кысан димме, сулыш алырга кыенлашкан кебек.

Сталин, тирән итеп суырган төтенен күкрәгеннән кире чыгарырга онытып, бермәл югалып торды сыман. Әмма һичнинди аваз чыгармады.

— Бүлмә иркен, миңа һава җитә,— диде Мирсәет. Лә­кин шундук, беркатлыга сабышып, форточканы ачып кил­де.— Тәмәке төтененнән түгелме?..

— Төтендә түгел хикмәт... Сөремле агачы кала ич... Форточка гына түгел, тәрәзәләрне киереп ачканда да җанга тыңгылык иңмәс,—ди-ди кыбырсынды Троцкий аның саен. Бугазын ышкыган атлы булды, борын очла­рын сыпыргалады.— Күңел болгана, Мир... Сәет, косасы килә, үләм,— дип, сикереп торып басты.

Тәмәке исеннәнме дисәң, беренче генә кат түгел, уты­рышлар, кагыйдә буларак, ул елларда һаман тәмәке тө­тене астында уза иде. Ул да түгел, Троцкий шак-шок басып, ирен читләрендәге көлемсерәүне Мирсәеттән яшер­мичә, туры ишеккә юнәлде.

— Яхшы гына уйнап утыра идек югыйсә,— диде ул, Мирсәеттән гафу урынына.— Бүлмәңә, әллә ниткән, кисәү агачы ташладылар. Мондый шартта шахмат уйнап бул­мый, Мир... Сәет. Исән чакта китеп котылыйм, сулыш буыла юкса.

Ишек сыкрап ачылды һәм шапылдап ябылды. Сталин, ничек басып торган булса, шулай торуын дәвам итте. Әй­терсең, берни ишетмәде һәм аңламады. Тагы ике-өч мәр­тәбә трубкасын имеп өргәннән соң гына бүлмәгә йөзе белән борылды. Карашын Мирсәеткә төшерергә ашык­мады. Үзалдына дәшкән сыман, әмма бүлмәне яңгыра­тып:

— Үз-үзеннән качты. Җиңелүдән... Котылгысыз җиңе­лүдән,— диде.

Шахмат тактасына күз дә салмады Сталин. Сүз ул хакта түгел иде, әлбәттә. Сталин өчен шахмат вак эш, юк нәрсә ул. Әнә, аның күзләре билгесез ераклыкка тө­бәлгән, ул — уйлый. Партия язмышы, ил язмышы... Ха­лыклар һәм милләтләр язмышы өчен кайгырту сыйган, имеш, аның ярым кысыла төшкән күзләренә...

Форточкадан өермә булып бәреп кергән кайнар җил трубкадан күтәрелгән төтенне ишеккә таба куалады.

Борынын тартып куйды Сталин. Ютәлләп алды.

Шахмат тактасын җыйгач, Мирсәет Сталинга янә урын тәкъдим итте.

— Форточканы ябыйк,— диде Сталин, салмак кына,— Троцкийның исе чыгып бетте булса кирәк.

Дәшмәде Мирсәет, арысланнар сугышканда катыш­мау кулай икәнлекне яхшы белә ул. Троцкийга кушылып Сталинга мөнәсәбәтен белдермәгән кебек, Сталинга ку­шылып Троцкийны гаепләр сәбәбе дә юк аның. Һәр ике­сенә бер дәрәҗә дустанә мөнәсәбәт сакларга омтыла.

Урын тәкъдим иткәндә битарафлык күрсәткән Сталин, ниһаять, кабинет түрендә торган креслога барып түнде.

Мирсәет тә, өстәл астындагы урындыкны тарта төшеп, аның каршысына утырды.

— Борчуларыгыз бармы, иптәш Сталин. Кәефегез кы­рылгандай күренә.

— Коммунистларда кәеф кайгысы булмый,— дип, кис­тереп куйды ул.

Мирсәет ни дияргә белми, бермәл сүз таба алмый тор­ды. Гомумән, Сталин белән әңгәмә кору җиңел эш түгел. Уен-көлке, шаяруның ни икәнлеген белми. Хәл-әхвәл со­рашмас, киңәш бирмәс.

Тимер кебек салкын караш, тимер сыман җансыз, әм­ма саллы сүзләр. Кушаматка алган Сталин фамилиясе шулкадәр дә җисеменә килешеп торыр икән.

Дәшмәү, бер ноктага текәлеп салмак кына төребкә имеп утыру Сталинның стихиясе, яшәү рәвеше иде. Аның өчен бу гадәти хәл. Ә менә сүзсез, шөгыльсез утырырга мәҗбүр булган Солтангалиев ни эшләсен?! Җитмәсә, үз кабинетында...

— Чәйләп алабызмы әллә, иптәш Сталин,—дип дәш­те ул. Урыныннан җәт кенә торып почмактагы нәни тартма өстендәге савыт-сабаны барларга кереште.

Әмма тәкъдименә җавап ишетмәде. Хәтта ым кагып ризалашырга яисә кире кагарга да кирәк дип тапмады Сталин. Ничек утырган булса, шул хәлендә утыруын дә­вам иттерде, керфек тә какмады.

Мирсәет чәй хәстәрләвендә булды. Әле генә Троцкий белән шахмат уйнап утырган өстәлгә кырлы стаканнар китереп куйды, җыйнак савытка салынган бал утыртты.

— Менә, башкорт балы да җибәргәннәр иде әле, иптәш Сталин,— дип, янә оеп калган халәткә җан кертмәк бул­ды.— Кырмыскалыдан... Туган яктан килгән бал. Картай­ган көнендә әти умарта тота башлаган.

Үзен ишетүче, һич югында ишеткән атлы итүче, рәх­мәт әйтүче генә булмады.

Тимер чәйнек белән шалтыр-шолтыр килеп, җәт кенә кайнар суга барып килде Мирсәет. Үләннәр салып чәй пешерде. Бүлмәдә хуш ис таралды...

— Хәзер, иптәш Сталин, үзегезне дөньядагы иң тәмле чәй белән сыйлыйм... Бу чәйдә җиде төрле үсемлек чәчәге генә бар. Зәңгәр мәтрүшкә... Сары мәтрүшкә... Бөтнек... Ромашка... Гөлҗимеш... Юкә чәчәге... Кура...

Ә Сталин исә идәнгә төребкә көлен кага, Мирсәет­нең сүзләрендә гаме юк. Кесәсеннән очлы тимерчыбык чы­гарып төребкә тишекләрен каезлый-чистарта. Бер-ике мәртәбә өреп тә алды төребкә тишегенә.

— Әле алар гына түгел, тагы әллә нинди үлән яфрак­лары да кушылган бу чәйгә. Рус телендә ничек аталган­нарын гына белмим, һәммәсе — үзебезнең Кырмыскалы болыныннан, Тау Сеңер урманыннан. Туганнарым җыеп җибәргән, иптәш Сталин.

Кырлы стаканнарга хуш исле пар бөркеп торган кай­нар чәй агыза Мирсәет. Балны кунакка табанрак этеп куя.

— Табигать чәен чәчәк балы белән дә эчеп куйсагыз, бер сырхау да якын килмәс үзегезгә, иптәш Сталин. Рә­хим итегез... Сезгә салкын тигән, йөткерәсез...

Алдына куелган балкашыгы янына шапылдатып төребкәсен ыргыта Сталин. Зәгыйфь кулын френч кесәсенә яшереп, икенчесен хуш ис бөркеп торган стаканга суза.

Мирсәет тә, ниһаять, күңеле булып өстәл артына утыра. Рухланып сөйләргә керешә: остазын җылы әңгәмәгә чакыру аның исәбе.

— Үзебезнең Кырмыскалы су буйларын, Тау Сеңер күлләрен, андагы табигатьнең хозурлыгын юксынып яшим мин, иптәш Сталин. Болыннарындагы чәчәк исләрен, ур­ман шавын, күл өстендәге төнбоекларын хәтерләп өзгәлә­нәм. Чирәмнәреннән яланаяк йөгергән чакларны сагынам, көтү көткән җәйләүләрне, печән чапкан аланнарны... Бө­тендөнья революциясе җиңеп чыккачтын да мин һич­шиксез туган төбәгемә кайтачакмын. Туган җиреннән аерылган кеше, аны яратмаган, берөзлексез сагынып яшә­мәгән кеше бәхетле саный алмый торгандыр ул үзен...

Ул арада Сталин бер-ике мәртәбә чәй йотып куя. Әмма Мирсәетнең сүзләренә колак салганга охшамый — бита­раф.

— Сезнең дә шундый хисләргә бирелгән чакларыгыз буладыр, иптәш Сталин! Грузия яисә Гори дигән сүзләр­не ишеткәч тә йөрәгегез сулкылдаган чаклар... Балачак узган туган яклар үзенә бер могҗиза ич ул...

Кинәт... Чәй кабып алгачтын, ниһять, Сталин да әң­гәмәгә кушылды дисә... Ипле, карлыккан тавыш ишетелде:

— Ярату хисе эчәк авыруыннан да яманрак нәрсә, иптәш Солтангалиев. Дөньядан ваз кичкән бәндәләр һәм француз буржуасы шөгыле белән мавыккансыз.

Көтелмәгән мондый борылыштан сискәнеп, югалып калгандай булды Мирсәет. Сталинның, дәшмиенчә байтак тыңлап утырганнан соң, уйламаган җирдән, шул рәвешле, бер-бер дорфа гыйбарә әйтеп ташлый торган гадәтен белә югыйсә. Әмма бу юлы, туган якның шагыйранә та­бигатен хәтерләп хозурланган, хыялда гына булса да, ба­лачак сукмакларыннан йөгереп узган мәлдә, андый сүзләр көтмәгән иде ул аңардан. Колагы ишеткәннәргә ышана алмый торды.

— Мин — болай, сагынудан гына, иптәш Сталин,— дип, акланган сыман тартынып куюын абайламый да калды.

Өстенлеген расларга җай чыгуын чамалап алган Ста­лин һөҗүмгә күчкән иде инде.

— Ә нәрсә белән кушып ашыйлар соң ул сагынуны? Карт бүре генә ул җәйге урманны, яшь, җегәрле чак­ларын сагынып улый.—Төребкәсенә тәмәке тутырды ул, аннан ашыкмый гына төтәтеп җибәрде. Эчкә алып, берни­чә тапкыр төтен өрде. Буыла-буыла йөткергәләп алды.— Идел буе ачлыктан тилмерә... Йөзәрләп, меңәрләп үлә­ләр... Мужикның ашарына юк, ягарына юк. Авыл урамнары мәет белән тулган... Ә халык комиссариатының җа­ваплы хезмәткәре Мирсәет Солтангалиев монда —җылы кабинет эчендә — Троцкий белән шахмат уйный, башкорт балы кабып чәйләп утыра.

Бәгырьгә үткәзеп, йөрәкне телгәләрлек итеп сөйли белә Сталин. Кызгану хисенең ни икәнлеген онытып сөйли һәм, шул ук вакытта, фактларга борының белән төртеп сөйли. Әмма Мирсәет тә дәшми кала алмый әлеге мәлдә:

— Хуш, иптәш Сталин, хак сөйлисез... Сез минем әле бүген генә шул яклардан йөреп кайтуымны беләсез. Әмма ни өчендер кабул итәргә кирәк санамадыгыз. Ильич ише­генә Стасова аркылы баскан. Троцкий — бу эшләргә кат­нашым юк, ди...

— Ильич белән Троцкий өчен мин җавап бирмим... Сөйләгез... Тыңлыйм.

— Казан, Чистай, Мамадыш, Алабуга дигән калаларны ишеткәнегез бармы икән?.. Җәяүләп уздым аларын. Җигәргә дип, атланырга дип бирелгән атларны җитәкләп йөрергә куркыныч —егылалар. Аякларын күтәрер хәллә­ре юк. Ә кешеләр?! Кешеләрне нинди чиккә җиткергән­нәр! Күрәләтә ачтан үтерәбез халыкны. Салкын көзгә кер­гәч тә башланган ачлык. Иң олы сый —черек бәрәңге кәлҗемәсе! Алабута кушып пешерелгән ипи кыерчыгы — сабыйларның иң зур хыялы! Агач кайрысы кимереп, бөре җыеп көн күрә бик күпләр. Картлар-карчыклар, сабыйлар ачтан күбенеп үлә. Ашыгыч ярдәм кулы сузмыйбыз икән —халык кырылачак, иптәш Сталин. Шахмат уены— җанны кая куярга белмәүдән...

— Килешәм,—дип, шундук ризалашуын белдереп куя Сталин.—Ярдәм итәргә кирәк. Үзегез әйткәнчә, ашыгыч ярдәм күрсәтергә.

— Ничек? Ни рәвешле күрсәтергә ул ярдәмне?

— Сез — комиссариат вәкиле, коллегия әгъзасы. Яр­дәмне дә сез күрсәтегез, иптәш Солтангалиев. Халкыгыз ачтан җәфа чигә...

— Америка эшчеләре, чит ил пролетариаты җибәргән ярдәмнән баш тартмаска иде, иптәш Сталин.

— Буржуйлар икмәге белән ирекле халыкны туйды­рыргамы?! Барып чыкмас, иптәш Солтангалиев. Алган кадәресе дә җитеп ашкан. Ленин йомшаклык күрсәтте! Әле Төркиядән дә ярдәм сорарга диярсез сез тора-бара. Беләм мин сезне — барыгыз бериш сез, ислам дине тотучылар. Башыгыздан пантюркизм һәм панисламизм коткысын бә­реп чыгару өчен ким дигәндә бер гасыр ара кирәк була­чак...

— Иптәш Сталин,— дип, Мирсәет беркавым гаҗәпсе­неп торды.— Без сезнең белән Милләтләр эше буенча ко­миссариат җитәкчеләре! Халыклар турында начар сүз сөйләмәскә килешкән идек. Хәтерегездәдер, шул исәптән төрки халыклар турында да... Сүз, ялгышмасам, милләт­ләр хакында түгел, ачлыкка мөнәсәбәтле булса кирәк... Тамак кайгысы, ачлык — милли чикләрне белми.

Үз чиратында Сталин да әңгәмәдәшенә тимер салкын­лыгы бәреп торган карашын төбәде, боларны мин синең авыздан ишетәмме, янәсе. Бераздан гына әйтеп куйды:

— Революция принципларын икмәккә алмаштырмый­лар, Солтангалиев.

— Ярдәм кулын халык массалары, пролетариат суза. Андый ярдәмнән баш тарту мәҗбүри түгелдер, дип уй­лыйм, иптәш Сталин. Халык массаларының язмышы үл­чәүгә салынган... Эшче һәм крестьяннар язмышы... Ач­лыктан кем интегә? Иң түбән катлау вәкилләре — авыл мужигы, картлар һәм сабыйлар...

— Ә кулакларның ашарына бармы соң?!

— Бар... Булырга тиеш,— дип, җавап кайтарды Мир­сәет. Гәрчә авылларда күзгә бәрелеп торган тигезсезлек күренешләрен сирәк очраткан кебек иде ул. Авыл халкы булганын үзара бүлешә, әле бер-беренә мәрхәмәт хисен югалтмаган.

— Булгач... Кулаклардан тартып алсыннар. Пролета­риатка һәм ярлы крестьяннарга ярдәм йөзеннән, кирәксә, тагын солдатлар җибәрә алабыз. Штык — иң гали хө­кемдар, соң чиктә...

— Авылларны канга батырудан файда юк, иптәш Ста­лин. Чистайда гына да, әнә, кулакка санап алты йөздән артык ач мужикны чыгарып атканнар. Башта чокыр казытканнар үзләреннән, аннары — атканнар. Бу — явызлык, алай гынамы, вәхши­лек.

— Революция — корбансыз булмый, иптәш Солтангалиев. Алты йөз кеше атылган булса, миллионнар без­нең иманга кайтарылгандыр. Кайчак, гыйбрәт — уйламаган, көтелмәгән нәтиҗәләр китерә.

— Курку, куркыту юлы беләнме?

— Төп максатка ирешү юлындагы чараларның һәммә­се дә яхшы, иптәш Солтангалиев.

— Максат — халыкны ачлыктан иза чиктерүдә, үтерү­дә түгел дип беләм, иптәш Сталин. Авыл кешесенең үзе үстергән икмәкне дә туйганчы ашарга хокукы булмагач, азатлык, ирек, җир дигән вәгъдәләребезнең хаҗәте ка­ламы?! Революцияне кем өчен ясадык без?..

— Эмоциягә биреләсез, иптәш Солтангалиев, вак бур­жуа чире белән авырыйсыз. Икмәк армия өчен, проле­тариат өчен... Ә мужик өчен кайгырмагыз, ул үз җаен үзе карар. Россиядә мужик халкына кытлык булганы юк һәм булмас та...

— Иләктәге соңгы мыскал онын, савыт төбендәге соңгы арышын тартып алу, болай да очын-очка ялгый алмый азапланган мужикны корал көче белән талау — йомшак итеп әйткәндә дә, кешелексезлек, иптәш Сталин. Мин үз фикеремдә калам.

Сталин шундук нәтиҗә ясап куярга кирәк таба:

— Әмма ЦК башка фикердә! Революцион пролетариат мәнфәгатьләреннән ерагайганнан-ерагая барасыз, иптәш Солтангалиев.— Байтак кына сүзсез торганнан соң, ул янә салпы якка салам кыстыра.—Мин боларны сезгә үз итеп, якын итеп әйтәм, Мирсәет. Троцкийдан сез андый киңәш ишетмәссез. Хәтта Лениннан да...

Мирсәет, уйга чумып байтак кына торганнан соң, ка­нәгатьсез генә рәхмәт белдерә.

Сталин гүя шул мизгелне көткән — әңгәмәдәшен кыен хәлдә калдыру аның яраткан шөгыле, һәм шул нәтиҗәгә ирешкәч кенә ул төп сөйләшүгә күчә. Бу юлы да үз сә­гатен көткән булып чыкты.

— Сезне анда Сәетгалиев иптәшкә каты бәрелгәнсез, дип ишеттем,— диде ул, кинәт сүз арасында гына кызык­сынгандай итеп.

Менә нәрсә! Менә ни өчен, гомер булмаган хәл, аның кабинетына үзе килеп кергән икән Сталин. Димәк, Сәетгалиев аның белән элемтәгә кергән булып чыга.

— Каты бәрелеп кенә калмадык, иптәш Сталин, Сов­нарком рәисе Сәетгалиев эштән азат ителде. Та­тарстан республикасының партия оешмасы карары нигезендә, күпчелек тавыш белән эштән алынды Сәхипгәрәй Сәетгалиев.

— Сез бу карарны дөрес эш һәм партиянең соңгы сүзе дип табасызмы?

— Бөтен партия исеменнән хөкем йөртә алмыйм, иптәш Сталин, әмма Сәетгалиев иптәшне, килеп туган шартлар­да, үз урынында калдыру мөмкин түгел иде. Татарстан коммунистлары бертавыштан Мохтаровка ышаныч бел­дерделәр...

— Мохтаров... Мох-та-ров...—дип, бу фамилияне хә­терендә калдырырга теләп үзалдына кабатлап торды Ста­лин.— Ә шулай да Татреспублика җитәкчеләренә ЦК фи­керен санга сугу зыян итмәгән булыр иде... Сезнең өчен бигрәк тә, иптәш Солтангалиев. Минем сезгә булган мө­нәсәбәтемне беләсез!

Чынлап та, Үзәктәге югары даирә җитәкчеләренең һәм­мәсе белән танышлыгы булуга да карамастан, Сталин бе­лән Мирсәетне байтак кына вакыйгалар һәм икесе генә белгән серләр якынайтып тора иде. Сталинның холкын­да каты бәрелә торган гадәт бар барын, әмма, соң чиктә, Мирсәеткә зыян китергәне юк иде ич әлегәчә. Ул үзе дә Сталинның дустанә мөнәсәбәтен югары бәя­ли.

— Сезгә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен югалтканым юк, иптәш Сталин. Әлеге вакыйганың шәхси мөнәсәбәтләргә кагылышы булмас, диеп беләм.

— Коммунистлар арасында шәхси мөнәсәбәтләр бул­мый, Мирсәет. Партия мәнфәгатьләре бар нәрсәдән юга­рырак!

— Килешәм, иптәш Сталин. Әмма...—дип, икеләнеп, уйланып кала Мирсәет бер мәлгә.— Әмма кеше язмышы, халык язмышы бизмәнгә салынганда, бәлки, бәхәсләшергә дә ярыйдыр.

Мирсәетнең сүзләрен Сталин тыңламаган булып чыкты. Нибарысы битараф кына кызыксынып куйды:

— Кайдан таптыгыз ул Мохтаровны?

— Кәшшаф Мохтаров — тәҗрибәле һәм мәгълүм кеше, иптәш Сталин. Аны Татарстан партия өлкә комитеты тәкъ­дим итте. Моннан өч ай чамасы элек өлкә комитетының җаваплы секретаре иптәш Канатчиков бу хакта минем янга махсус килде. «Иртән бер-бер нәрсә вәгъдә итсә, кичен шуның киресен эшли — булмый аның белән», дип зарланды Сәетгалиевтән.

— Ә минем белән киңәшеп тормагансыз!..

— Сез командировкада идегез... Кавказда... Без Догадов белән Молотов янында булдык.

— Молотов ни диде?

— Яхшы булыр, хәл итегез, диде...

— Ишкән ишәк чумарын!

Шунда, кинәт урыныннан торып, ишекле-түрле йөре­неп килде Сталин, һәм өстәл янында тукталып, капылт кына телефонга үрелде.

— Сәетгалиев иптәшне чакырыгыз! Мин Солтангалиев кабинетында... Әйе, монда керсен... Хәзер үк...

Мирсәет өчен бөтенләй көтелмәгән яңалык иде бусы.

Әле яңа аңлашылды. Димәк, Сталинның аның янына ке­рүе очраклы түгел. Ул аны Сәетгалиев белән күзгә-күз очраштырып нидер ачыкларга җыена. Тик бер нәрсә анык түгел, ни өчен дип үз кабинетына чакырмады ул аларны? Ни сәбәпле Мирсәетнең эш бүлмәсенә кеше ча­кырырга ният кылган — яхшыгамы бу, ямангамы?'

Ул арада аргы яктан берәү кыяр-кыймас кына ишекне шакыды һәм сак кына ача төшеп башын тыкты. Керүче Сәхипгәрәй Сәетгалиев иде. Мирсәет өчен аның гадәтләре яхшы таныш: ата мәче сыман — сак, җыйнак һәм мәкерле дә булыр ул бер үк вакытта.

Үзе күренгәнгә кадәр:

— Иптәш Сталин, керергә рөхсәтме? — дигән тавышы ишетелде.

Сталин дәшмәде, байтак кына ара онытып торган төребкәсен яңартып җибәрү белән мәшгуль иде: «чакырылмаган кунак»ны Мирсәет чакырырга мәҗбүр булды.

— Керегез... Рөхсәт.— Ул аңар үзе утырган урын­дыкны тәкъдим итте.— Утырыгыз.

Сталин ишектән керүчегә күтәрелеп карарга ашыкмый иде әле. Аягын аякка атландырып креслода көе аркасын турайтты. Байтак көттергәннән соң гына, бөтенләй башка юнәлешкә текәлгән җиреннән сүз башлады. Иҗекләп сөйләгәндәй, ипле, акрын сөйли иде.

— Солтан-галиев иптәш... Сәет-галиев иптәш... Икегез дә иптәш... Ә үзара иптәш түгелсез.— Бүлмәдә чебен бе­зелдәгән аваз да юк. Киеренкелек.— Берегез Солтан, бе­регез Сәет, икегез дә Галиев. Туганнармы әллә сез — мин шулай уйлый идем... Халкыгызның исеме калса, тарихчы­лар бутап йөртер әле үзегезне... Димәк, Солтан белән Сәет килешмиләр... Сәет — икмәк җыйган, Солтан — ошатмаган. Сәет — баш бирмәгән... Солтан — эштән алган. Ә Галиләр?! Галилек — онытылып торган, югалган... Хикәят кызык килеп чыга, шулай бит, ә, Мирсәет?! Син язучы да ич әле безнең, куен дәфтәреңә теркәп куярга онытма моны.

Мирсәет:

— Хикәятегез ярарлык, иптәш Сталин, әмма хакый­катьтә вакыйгалар башкача... һәм күпкә җитдирәк...

Солтангалиевкә сүзен тәмамларга да ирек бирмичә, шым гына утырган җиреннән, кинәт, артын корт чаккан­дай, Сәетгалиев сикереп торды:

— Ул... Ул...— дип, кабаланудан тотлыга-тотлыга сөй­ләп китте аннан.— Ул партия политикасын аңламый, бо­зып күрсәтә. Революция язмышы түгел, татар мужигы кадерлерәк аңарга.

Сталинның әле һаман Сәетгалиевкә күтәрелеп карага­ны юк. Әмма әңгәмәдән читтә калырга да җыенмый иде ул.

— Кабаланмый гына, ипләп кенә сөйләгез, Сәетга­лиев иптәш. Мәсьәлә сез уйлаганнан да җитдирәк булыр­га охшап тора. Тыңлыйбыз.

Сәетгалиев:

— Мин — партия солдаты. Мин партия кушканны үтә­дем, иптәш Сталин. Революциягә икмәк кирәк булганга.

— Авылларда җыен җыеп, тапшырыр икмәге булмаган кешеләрне сәгатьләр буена тезләндереп тотарга партия куштымы?

— Тезләнсә... Алар Совет хакимияте каршында баш иде. Нәрсә булган?!

— Балалары, хатыннары карап торганда мужикларның ыштаннарын салдырып, шомпол һәм таяклар белән кый­нарга да партия куштымы?

— Аның каравы, яшергән җирләреннән янчык-янчык икмәк табып китерделәр. Ирләрен коткарасы килгән ха­тыннар, аталарын кызганган балалар икмәк ташыды.

— Сабыйлар авызыннан өзеп китерелгән икмәк! Ә Ар­чада берьюлы утыз крестьянның башын чабып өздерү ни­гә кирәк булды?

— Гыйбрәт өчен. Арчалыларга ул гына аз әле... Аның каравы, юктан бар ясап, ике олау икмәк төяп озаттык. Ил төкерсә — күл була ул.

— Тамактан өзеп, чәчүлеккә дип саклаган орлыклары. ...Инде Чистайдагы вакыйгага килик. Чистайда ниләр майтардың?..

— Мин түгел, иптәш Сталин,—ул кабаланып, зур га­ептән арынырга ашыгып, акланырга кереште.—Мин түгел, «Тройкалар». «Тройкалар» оештырып икмәк җыярга дигән әмерне Мәскәүдән төшерделәр. Минем гаеп юк монысын­да. Ул барысын минем өскә өймәкче була, иптәш Сталин.

Сталин әле һаман гүя аларның сөйләшүенә битараф кала бирде.

— Бер Чистай өязендә алты йөз крестьянның башына җитү дә партия өченме? Партия кушуы беләнме?! – дип, чираттагы соравын бирде Мирсәет.

Сәетгалиев кабаланырга кереште. Тотлыга-тотлыга сөйләп китте:

— Крестьян түгел, үлчәп сөйләшегез, Мирсәет иптәш, кулаклар! Кулак иделәр алар барысы да, революция дошманнары.—Сталинның каршысына ук килеп тезлән­де ул шунда.—Мишәрләр алар, мишәрләр, иптәш Сталин. Ә мишәрләр—барысы да кулак. Үзе дә мишәр булганга яклый ул аларны, иптәш Сталин. Хатыны да мишәр... Миллионерлар һәм буржуйлар — һәммәсе мишәр. Шу-ңарга яклый ул аларны.

Сталин, күз карашын төшермәстән, зәгыйфь кулы белән битараф ишарәләп, каршысында тезләнеп торучының кү­тәрелүен үтенә һәм үзалдына:

— Революция солдаты,—дип әйтеп куя. Әллә мактавы, әллә мыскыл итүе, алла үзе генә белә. Сәхипгәрәй Сәет­галиев, тезләнгән җиреннән торып читкә тайпылгач, шул ук битарафлык белән сорарга кирәк таба.—Ә кем ул — мишәр? Нәрсәсе белән аерыла?..

Сәетгалиев, бу сорауга ничек җавап бирергә белми, аптырап калды, бахыр. Рәтле-башлы аңлатма тапмаган­гадыр, әйтеп салды:

— Мишәрләрме?.. У-ух, ми-шәрләрме! — дип, махсус киеренкелек тудырды элек.— Мишәрләр — шундый татар­лар алар, иптәш Сталин, менә шундый татарлар алар.— Йодрыкларын болгап, иреннәрен кысып аңлатырга ты­рышты ул. Гөнаһ шомлыгы, ни дияргә генә белми. Сүз таба алмый.— Татарларның нәкъ әнә теге халык кебек... үткеннәре, елгырлары, усаллары була ул мишәрләр. Әй­тик, иптәш Троцкий кебекләре...

Җавапның соңгы өлеше Сталинның күңеленә хуш килде, әлбәттә. Сәетгалиев хәйләкәр, белеп сөйли.

— Татарның иптәш Троцкий кебеге... Хе, иптәш Солтангалиевне Троцкий белән шахмат кына берләштерми икән, димәк...

Сәетгалиев сөйләгәннәрне гади бер әкәмәт итеп кенә тыңлаган Сталинның битарафлыгы Мирсәетнең болай да юк кәефен тәмам соңгы чиккә җиткерде. Әмма үзенең эчке халәтен күрсәтә торган урын түгел. Шулай да күңелендәген әйтми кала алмады:

— Кеше гомерен чүпкә дә санамыйсыз. Партиянең, советларның тамырына балта чабуга тиң ич бу. Ничек шуны аңламаска мөмкин. Бер сыер бөтен көтүне буйый, дип юкка әйтмиләр икән...

— Халык әйтсә —хак әйтә,—дип, сүз кыстырмасынмы Сәетгалиев шунда.— Тик ул сыер кайсыбыз икәнлекне генә ачыклыйсы кала.— Һәм ул , үз-үзеннән канәгать булып, кет­келдәп ала.

Мирсәет аның бу дорфалыгына дәшмәве белән җавап кайтарды. Сәхипгәрәй Сәетгалиев белән сүз көрәштерү файдасыз.

Шунда кемдер ишек шакый. Кабинетка элемтә бүлегендә эшләүче кыз килеп керә.

— Мирсәет абый, сезгә телефонограмма... Казаннан. Кыз өстәл өстенә ике метр чамасы озынлыктагы ак кәгазь тасма китереп сала. Бүлмәдәге кунакларны күргәч, элемтәче кыз алар белән дә исәнләшеп чыга.

— Исәнмесез, иптәш Сталин.

Икенче читтә кызның гәүдә чигелешләре һәм таза балтырына ач күз белән ба­гып торган Сәетгалиевне дә сәламли.

— Сәлам, чибәр туташ... Мин — эштән куылган большевик Сәетгалиев булам.

Кыз җитди генә янә бер мәртәбә Сталин белән Мирсәеткә карап ала да ишеккә юнәлә.

Мирсәет тасмага үреләм дигәндә генә, Сталин өлгерлек күрсәтә: өстәл өстеннән идәнгә шудыра-шудыра укып чык­каннан соң дәшми-нитми кире урынына куя.

Ниһаять, чират Мирсәеткә җитә һәм ул кычкырып те­лефонограмманы укый:

«Мәскәү. Милләтләр эше буенча Халык комиссариа­ты әгъзасы Солтангалиевкә. Ильичтан телеграмма алдык. «Хезмәт һәм Ил иминлеге советы» исеменнән кичекмәстән Самара губернасына биш йөз мең пот солы җибәрергә диелгән. Бу — ачтан интегүче республиканың бөтен бул­ган фондыннан да артыграк дигән сүз. Ленин исеменә «үти алмыйбыз» дигән җавап юлладык. Башкача чарабыз булмады. Мәсьәләне аңлату юлында ярдәм итәрсез, дигән ышаныч белән, Татсовнарком рәисе Мохтаров. 21 июнь, 1921 ел».

Сәетгалиев шатлануын яшерә алмый, урыныннан ук сикереп тора.

— Менә, әнчек, кара син аны... Филгә өрергә дә курыкмый, имеш. Көчле, янәсе...— Һәм ул куанычын яшерә ал­мыйча бүлмә буйлап әрле-бирле йөренергә керешә.— Ха, Ленинга каршы бара диген, ә? «Совет Труда и Обороны» карарын үтәми диген, ә?.. Ишеттегезме, иптәш Сталин, күрдегезме инде, ниһаять, сезнең сөекле Солтангалиевегез кемнәргә йөз тота?!

Сталин дәшмәүне артык күрә.

Мирсәет тә тегенең сөйләгәннәренә колак салмый, ипле генә килеп телефонга үрелә.

— Аня, хөрмәтлем, телефонограмма кабул итегез. Ашыгыч рәвештә ирештерү зарур. Тыңлыйсызмы.

«Казан. Татсовнарком рәисе иптәш Мохтаровка Өсте­гезгә алган җаваплылыкны хуплыйм. Ленин хәлне аңлар. Эшләгез. Июньнең 21 нче көне, 1921 ел. Солтангалиев». Хәзер үк юллагыз, ярыймы, Аня, матурым... Рәхмәт.

Сталин дәшмәвендә дәвам итә.

Колагы ишеткәннәрдән бертын хәйран калып торган Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзен кайгыртуында:

— Ишеттегезме, иптәш Сталин. Алар шулай бер-берсен яклау дигәндә һичнидән тайчынмыйлар.

Мирсәет янә телефонга үрелә. Бу юлы инде аның бер­кадәр тартына төшүен, икеләнеп калуын да сиземләү кыен түгел.

— Иптәш Стасова белән тоташтырыгыз әле.— Шактый озакка сузыла тоташтыру мәшәкатьләре.— Елена Дмитриевна... Бу тагын Мирсәет Солтангалиев иде әле. Иптәш Ленинның мине кабул итүен үтенәм... Бүген үк кирәк иде шул... Иртәгә, сәгать унга. Килештек... Елена Дмитриевна, тагын бер генә минутка... Әйе, тоташтырсагыз, Владимир Ильичка хәзер үк телефон аша бер-ике авыз сүз әйтергә кирәк иде... Ашыгыч сүз... Әйе, кичектерергә ярамый тор­ган... Иртәгә соң булуы бар... Көтәм...

Аргы очтан Ленин тавышы яңгырап ишетелде. Элем­тә яхшы, бүлмәдәгеләрнең һәммәсенә ишетеләдер гөсле.

— Тыңлыйм, Мирсәет Хәйдәргалиевич. Ни әйтергә тели идегез?..

— Владимир Ильич, мин әле генә Идел буеннан, Та­тарстаннан йөреп кайттым.

— Татарстанда хәлләр зарланырлык түгел дип беләм. Ничек анда, миңа сөйләгәннәре дөрестер бит?!

— Түгел, иптәш Ленин, сезгә дөрес булмаган инфор­мация җиткерелгән. Идел буендагы ачлык Татарстанда ае­руча куркыныч чагылыш тапкан...

— Ничек? Ничек?! Әле миндә бер атна чамасы гына элек Татсовнарком рәисе Сәетгалиев булып киткән иде. Ул зарланмады. Хәтта, кирәксә, тагын икмәк табарга вәгъдә бирде. Совнарком рәисенә ышанмаска минем ха­кым юк...

— Сәетгалиев хәзер Татсовнарком рәисе түгел. Миңа мәгълүм булган кадәресен генә санаганда да быел Та­тарстанда ачлыктан кырык меңнән артык кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтмәсәк, ачлык корбаннары йөз мең­нәргә, миллионга җитәчәк. Мужикның чәчәренә орлыгы юк. Яз башыннан җиргә бер тамчы яңгыр төшмәгән, туфрак кайнар көлне хәтерләтә.

— Мин берни аңламыйм, Солтангалиев иптәш. Кем хаклы, ә кем хаклы түгел монда?! Әле бит Самарага ик­мәк озатырга тиеш иде алар...

— Самарага икмәк озатылмаячак, Владимир Ильич. Чөнки ул икмәк юк. Бу уңайдан Татсовнаркомның яңа рәисе Мохтаров белән безнең арада сөйләшү-аңлашу булды. Җаваплылыкны мин үз өстемә алам.

Аргы яктан Ильичның гаҗәпсенгән авазы яңгырады.

— Аңламадым... Берни аңламадым. Беренчедән, ни­чек итеп булмаган икмәкне «бар», дип әйтеп була. Икен­чедән, «Хезмәт һәм Ил иминлеге советы» карарын үтәмәс­кә, дөрес түгел дип табарга кемнең хокукы бар...

Берара тынлык урнашып торганнан соң аргы яктан янә Ильич тавышы ишетелде.

— Ярый, Мирсәет Хәйдәргалиевич, сез иртәгә минем янга керерсез әле. Безгә кичекмәстән очрашырга кирәк. Мин Стасовага әйтермен...

— Без инде килештек, Владимир Ильич. Иртәгә сә­гать 10 да мин сездә булачакмын.

— Яхшы. Иртәгесе көнгә кадәр!

— Су булыгыз, Владимир Ильич.

Мирсәетнең дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Ул кай­нарланып, урыныннан сикереп торды, һәм бер почмакка ки­теп елышкан Сәхипгәрәй Сәетгалиев каршысына барып басты. Бүрегә ташланган тау бөркете сыман, ул менә-менә аның өстенә очып кунар төсле иде. Йодрыкларын йомарлап, тешләрен кысып тегене тәмам почмакка кыс­рыклады:

— Кайдан, ничек табарга җыенган идең ул 500 мең пот ашлыкны? Ашарга булмаганда... Чәчәргә булмаган­да... Ярты Татарстан кырылып үлеп беткәннән соң?

Куркак куян хәленә төшкән дәүләт эшлеклесе, Ста­лин мондамы әле дигән сыман, Мирсәетнең җилкәсе аша шул тарафка күз салды Һәм, аны күреп, тынычлана төште.

— Чамалабрак, Солтангалиев иптәш, мин сиңа Оруджиев түгел. Бәйләнмә миңа...

— Бәйләнмим. Мин синнән сорыйм. Әйт, егерме бе­ренче ел кышыннан соң кайдан, ничек табарга җыена идең син ул ярты миллион пот ашлыкны?

— Чынлап торып еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Казанда һәм өяз шәһәрләрендә яшерелгән запас бар иде әле минем.

— Ә халкың ачтан кырылганда кайда идең? Сабыйлар бер кабым икмәк юклыктан күбенеп кырылганда син кай­да идең?

— Мин —дәүләт эшлеклесе. Мин ЦК каршында гына җавап бирергә тиешле... Ә кемнең нәрсә ашавында минем эшем юк.— Сәетгалиев почмактан чыгарга итенеп тал­пынып алды: — Кит әле, юл бир. Юл бир диләр сиңа...

Әмма Мирсәет тегене җилкәсе белән кысрыклый би­реп, төпченүен дәвам итте:

— Шундый кышта ярты миллион пот ашлык яшереп яткырдыңмы?

— Алай ук түгел инде,— дип, аклана Сәетгалиев.

— Ә Ильичка күпме вәгъдә иттең?

— Соң, ярты миллион пот инде...

— Кайдан табарга җыена идең? Җитмәгән өлешен дим...

— Бәйләнмә әле, кешечә сорасаң аңлатырмын. Җибәр, чыгар мине бу почмактан.

— Соңгы мәртәбә сорыйм, Сәхипгәрәй, син мине бе­ләсең,—дип, кобурасына кулын суза Мирсәет.—Яшерелгән икмәгең күпме иде?

Сәетгалиев исә Сталинга күз төшереп ала, ә Сталин дәшми, карашы читкә төбәлгән.

— Өч йөз илле мең поттан артыграк.

— Биш йөз меңгә ничек тутырырга җыена идең?

— Ә мин Владимир Ильичка ачыктан-ачык әйттем, ГПУдан өстәмә көчләр бирсәгез — табам, дидем. «Аны­сыннан гына эш тормас», диде иптәш Ленин.

— Нәрсә, ГПУның яз көнендә уңыш җыя торган басуы бармыни?..

— Булмаса, таптыра торган көче бар. Әмәлен белә­ләр.— Битараф бер кыяфәт белән өстәп куйды.— Та­тар мужигының чабата астында гына булса да яшерелгән запасы була аның, беләбез...

Мирсәет Солтангалиев тамаша кылып утырган Ста­линга күз читен төшереп алды һәм аларның үзләренә генә аңлаешлы булган татар телендә эндәште:

— Әйт әле, үз халкыңа нәфрәт, аның ямышына тө­кереп карау каян килде ул сиңа, Сәхипгәрәй?.. Синең «тройка»ларың көзен дә, кышын да, язын да бары тик татар авылларын гына талаган диләр... Дөресме шул?..

Сәетгалиев, тавышын күтәрә төшеп, урысча сөйләшүен дәвам итте. Аның һәр сүзе Сталин колагына төбәлгән иде:

— Булса соң, мин бит синең ише «милләтче» түгел. Интернационалист мин, революционер — шуңа күрә эзәр­леклисез сез мине. Сез барыгыз да милләтче. Мохтаровың да, Юныс Вәлиди дә, Шамил Усманов та. Бары­гыз бериш.

— Партия өлкә комитетындагы рус иптәшләр дә шуңа сөймиме үзеңне?..

— Ишетәсезме?! Мин — интернационалист!

Мирсәетнең нәфрәте күптән ташып чыккан иде инде, әмма үзеңне кулда тотарга кирәк. Сәетгалиевнең ана телендә аңлашырга теләмәвен, тиешенчә кабул итеп, ул үзе дә русчага күчте.

— Соңгы бер ел эчендә Татарстанда яшәүче руслар 4 процентка, чуаш һәм башка милләт вәкилләре 10 про­центка кимегән булса, татарлар арасында бу сан... күп­мегә тигез дип уйлыйсың?! Татарлар — официаль мәгъ­лүматлар күрсәткәнчә, 30 процентка кимегән. Әнә шул 20—26 процентка тиң аерма синең намусыңда, Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Ишетмәсәң — ишет!

Сәетгалиев җәлт кенә Мирсәетнең култык астыннан шуып, ниһаять, «ирек»кә атылып чыкты.

— Мин — интернационалист!—дип, кабатлады ул ва­тык тәлинкә сыман.

Мирсәет, ниһаять, аның бу кыланышына нәтиҗә ясады.

— Милләттәшләрең — балалар, хатын-кызлар, карт-карчыкларның баш сөякләреннән үзеңә һәйкәл торгызган интернационалист син!

Ниндидер фикергә килепме, әллә куркуданмы, Сталин утырган кресло артына барып басты Сәхипгәрәй, башын кашып алды. Җитди сүз әйтергә җыенуы икән:

— Әйтсәм әйтим, тыңла, Солтангалиев, һәм хәтереңә киртләп куй: дөнья революциясе ясаганда ниндидер бер татар милләтенең тарихта эзсез югалуы — баш китәрлек бәла түгел. Сезнең, милләт-милләт дип, лаф оруларыгыз чит минем өчен. Ышанмыйм мин татарның киләчәге бу­луына, шуңа марҗага өйләндем. Балаларыма урыс исеме куштым. Мин — интернационалист!..

Шулвакыт Сталинның:

— Җитәр,— дигән тавышы ишетелә. Сәетгалиевкә ул үзенең кабул итү бүлмәсенә керә торырга куша.

Сәетгалиев, җиңүче сыйфатында, кабинет ишеген бә­реп чыгып китә.

Сталин, уйга чумып торган Мирсәет янына килеп, аның җилкәсенә дустанә кулын сала.

— Борчак пешми икән сезнең... Ә ул...— дип, ишеккә таба ымлый аннары.— Шәхес! Революция эшенә чын-чынлап бирелгән шәхес икән бит.

— Шәхәс түгел, клоун ул! Дөньяга ялгыш туган бер бәндә.

— Хәтереңдәме икән, 1920 нче ел башларында ҮКта Татар республикасы игълан итү турында сүз булгач та мин синнән сораган идем...

— Хәтеремдә. Сез миңа Татарстанга Совнарком рәисе булып барырга теләмисеңме, дидегез. Мин уйлана калдым.

— Юк, теләмим дидең һәм Сәетгалиев кандидатурасын үзең тәкъдим иттең.

— Нишлисең, адәм хатадан хали түгел, иптәш Ста­лин.

— Димәк, син үзең дә Сәетгалиевне югары бәяли идең. — Чыгар якка юнәлеп, ишеккә барып җиткәндә туктала төшә Сталин.— Мирсәет, син юлга чыккан җиреңнән ми­нем янга бер-бер истәлек, бүләксез кайтмый торган идең. Бу юлы әллә Троцкийга биреп өлгердеңме?.. Соңгы ара­ларда суына төштең әле син миңа. Татарстаннан буш кул белән кайтмагансыңдыр шәт...

Мирсәет, беркавым югалып, икеләнеп торганнаң соң, тәвәккәл генә өстәле артына барып, аның аскы капкачын ачты.

— Буш кайтмадым, иптәш Сталин.— Гәҗиткә төрелгән ике олы төргәк чыгарып куйды өстәлгә.— Сезгә дә бар, Лев Давидовичка да кала. Кайсысын телисез, сайлап алы­гыз, иптәш Сталин.

Сталин кире борылып килде һәм өстәл өстендә янәшә торган төргәкләрнең әле берсен, әле икенчесен күтәреп карады, һәм зуррагын култык астына кыстырып чыгар юлга юнәлде.

— Ат башы кадәр алтын диген, ә,— дип, шаярган ат­лы булды үзалдына.

— Бүгенге Татарстан өчен аеруча хас истәлек,—диде Мирсәет һәм, Сталин артыннан ишек ябылгач, үзалдына кәефсез генә мыгырданып куйды.— Әйе, Идел-Чулман буйларына алтын чәчкәннәр...

* * *

Мирсәетнең бүләк дигәне ни булды икән? Сталин аны соң гына, кабул итү сәгате тәмамланып, кабинетында берьялгызы калгач кына ачып карар ара таба. Ача Һәм чак аумый кала. Гәҗит эченә төрелгән бүләк — баш сөяге. Ке­шенеке!.. Ил белән, алай гынамы, дөнья белән идарә итәр­гә җыенган адәмнең шулчак ни уйлаганын, нинди нәти­җәләр ясаганын белсә дә, алла үзе генә белгәндер.

Әлеге «бүләк» хакында, Сталин булсын, Солтангалиев булсын, алга таба үзара күнме очрашып та ләм-мим сүз кузгатмыйлар. Әмма һәр икесе бу вакыйганы хәтерләрендә саклый. Андый хәлне оныту мөмкинме соң?!

* * *

Ул көнне Сәхипгәрәй Сәетгалиев Сталин яныннан асыл кош тоткандай канатланып чыкты. «Революция эшенә синең кебек баш-аягы белән би­релгән коммунистлар татарлар арасында сирәк,— диде Сталин әлеге әңгәмәне йомгаклап.— Партия кар­шында үзеңнең чын интернационалист икәнлегеңне чират­тагы мәртәбә исбат иттең. Борчылма, синдәй егетләр эш­сез калмас!»

«Интернационалист» дигәне, аеруча хуш килде Сәетгалиевнең күңеленә, чөнки ул гомере буе үзен милләтчелектә гаепләүдән курыкты. Милли эшлеклеләрнең теләсә кайсын әлеге бер сүз белән урыннарына утырта торган заман иде шул. Үз халкың мәнфәгатьләрен кайгыртып, кыл кыймыл­даттыңмы — син «милләтче». (Хәер, ул елларда гынамы икән?! Кызганычка каршы, ул куркыныч шәүлә — милләт­челектә гаепләнү — урындагы түрәләрнең байтагын әле дә кулсыз-аяксыз гына түгел, телсез дә итә.)

— Татарлар сезгә мәңге рәхмәтле булачак, иптәш Ста­лин,— диде Сәетгалиев, ишек катына җитеп, аерылышкан чакта.— Безне республикалы иттегез, автономияле. Теге милләтчеләр аяк чалмаган булса, әле мин күпме сораса­гыз — шуның кадәр икмәк таптыра идем. Рәхмәт, иптәш Сталин, сез безне Республикалы иттегез...

Урамга чыккачтын да, «Сталинны кулга алдым,— дип, нәтиҗә ясады ул үзалдына.— Инде, бер-бер сәбәп табып, Ильичның да күзенә чалынырга иде бит». Кремльнең итәге буйлап сузылган Александров бакчасыннан ялгызы ат­лап барганда үзе өчен гаҗәп уңышлы тоелган уй килде аның башына. Ильичка хат юлларга кирәк. Зарланып, сук­ранып түгел. Кемнедер гаепләп тә түгел. Ә үзенең политик фикерләре, кайбер күзәтүләре белән уртаклашырга. Әлбәттә, аны укыгач Ильичта хат авторына соклану хисе туарга тиеш. «Әнә ич, милли кадрлар ничек үскән, коеп куйган интер­националист икән Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Моңарчы бәяләп җиткермәгәнбез түгелме аны?!» диярлек бул­сын.

Шундук бакчаның аулак бер почмагында посып торган эскәмиягә утырып куен дәфтәренә тарихи тезисларын язар­га да кереште ул.

«Дүрт сорау» дигән баш куйды. Әле сораулары нинди булачагын тәгаен күз алдына китереп җиткермәсә дә, исем күңеленә хуш килде. Философларча чыга ич! Күп сүз ки­рәкми, хат эшлекле булырга тиеш, аның авторы кебек үк...

«Владимир Ильич!

Үземне озак вакытлар борчып йөдәткән дүрт сорауга җавап бирүегезне үтенәм:

1. Россия Федерациясендә зур булмаган автономияле республикаларның булуы зарурмы? Бу сорауга җавабыгыз иң элек Татарстанга мөнәсәбәттә кызыксындыра.

2. Зарур булса, озаккамы, башкача әйтсәк, нинди мәсь­әләләрне хәл иткәнче һәм нинди максатларга ирешкәнчегә кадәрле?

3. Үзенең дәрәҗәсе, әзерлеге белән күпкә югары тор­ган, элгәре хакимлек кылган милләт коммунистлары изел­гән милләт коммунистларына һәм хезмәт ияләренә мөнәсә­бәттә тәрбияче һәм мөгаллим булырга тиешле саныйм. Ә тора-бара мөгаллим вә тәрбиячеләр үз урыннарын шә­кертләренә тапшырырга тиешлеме?

Шушы өч сорауны язып тәмамлагач, Сәхипгәрәй озак кына уйга бирелеп утырды. Үзе белән ихластан фикер ур­таклашырга, киңәшергә җөрьәт иткән интернационалист, коммунист хакында Ильичның нинди фикергә киләсен күзалларга тырышып азапланды. Сораулар үзе көткәннән дә шәп чыкты кебек. Юлбашчының аңарга булган ыша­нычы кимемәячәк. Әмма, дүртенче сорау да бар бит әле. Беренчедән, «дүрт сорау» дигән исемнән баш тартасы килми иде аның. Өч саны — бик гадәти. Өч со­рауны, аны теләсә кем язарга мөмкин. Икенчедән, күңелендә бушану җитенкерәми әлегә, мәсьәләгә якынрак килеп, нәрсәгәдер,. кемгәдер ишарә ясыйсы, кыскасы, берьюлы ике куянны атасы иде бит... Дүртенче сорау ифрат авыр туды.

4. Һәммә автономияле республикада, аеруча Татар­станда, чит милләт коммунистлары (татарлар) арасында бер-береннән аерылып торган ике агым (группачылык) яши: берәүләре сыйнфый көрәш, әлеге сыйнфый көрәшне торган саен үз милләтләре (хатның оригиналы урыс те­лендә язылган. Сәетгалиев үз милләтен бу очракта һәм тагы берничә урында «туземное население» дип атый.— Автор.) арасында тирәнәйтә бару юлында. Ә икенчеләре — вак буржуаз милләтчелеккә йөз тота. Соңгы дүрт ел бу аерымлыкны ачык күрсәтте. Беренчеләре РКП(б) һәм аның җитәкчелеге тарафыннан нык ярдәм, яклау табар­га тиешле дип санап, мин ялгышмыйммы? Икенчеләре пролетар революция эшенә кулай булган кадәрле генә файдаланылырга тиешле кадрлар. Әмма боларын, Татарстанда килеп чыккан кебек, беренчеләреннән артык күрү ярамас. Сез ничек уйлыйсыз?»

Сүзгә-сүз дип әйтерлек тәрҗемә ителгән әлеге буталчык хат — тарихи хакыйкать, һәм ул хатның шул көннәрдә үк Иль­ичның эш өстәленә барып ирешүе дә мәгълүм. Ленин, әл­бәттә, игътибарсыз калдырмаган аны — дикъкать белән укыган, һәр сорау каршысына үзенең кыска, әмма бер үк вакытта гыйбрәтле дә булган җавапларын язып чык­кан.

Беренче сорауга җавап: «әйе» дигән бер сүздән гый­барәт. Икенчесенә — «әле озакка»; өченчесенә — «педа­гог» һәм «няня» түгел, «ярдәмче»; дүртенче сорау кар­шында «ике агым» хакында төгәл, кыска, ачык күрсәт­мәләр бирүегезне үтенәм», дигән сүзләр язылган.

Ильич әлеге хат белән танышканнан соң күп тә уз­мый — Сәхипгәрәй Сәетгалиевне инде Кырым автономия­ле республикасының Совнарком рәисе итеп билгелиләр. Татар коммунистларыннан Үзәк өчен аңардан да кулай­рак кеше табылмый. Сталин гына түгел, Ленин да «чиер­тә» Сәетгалиев кармагына.

Кырымга китәр алдыннан Сәхипгәрәй янә бер кат Сталинда булып чыга һәм, Ленинга тапшыруын үтенеп, Елена Стасовага чираттагы мәктүбен калдыра. Бу юлы инде ул сорау бирүче сыйфатында түгел, югарыда искә алынган «дүртенче сорау»га ачыклык кертүне бурыч итеп куя. Әлбәттә, Сталин янында сөйләшүләрдә булсын, хат­ларында булсын, Сәетгалиевнең төп максаты — үзен «на­хакка рәнҗетүчеләр» белән мөнәсәбәт ачыклауга кайтып кала. Татарстан партия оешмасында үзенә ышанычсыз­лык күрсәткән «уң» һәм «сул» коммунистларның һәммә­сенә өлеш чыга анда. Татар большевикларына интерна­ционализм тойгысы җитенкерәмәү искәртелсә, руслар — шовинизмда, күпчелекне ташкил иткән яһүдиләр — ике араны үзара капма-каршы куюда, бутауда гаепләнә. Ә боларның һәммәсенә тискәре йогынты ясап, партия оеш­масыннан «чын интернационалистларны» кудыруны оеш­тыручы— Мирсәет Солтангалиев. Әнә ничек килеп чыга!

Әлбәттә, Ленин һәм Сталин Сәетгалиевне тыңлап кы­на, аның кулы белән язылган хатларны укып кына, үзлә­ренең Мирсәеткә булган мөнәсәбәтләрен үзгәрткәндер, дип әйтергә нигез юк. Шулай да... Сөйләү һәм ышандыру сәләтенә шактый әвәс булган Сәхипгәрәй Сәетгалиев чәч­кән орлыклар кайчан да булса бер шытым бирмәс дип кем әйтер?!

Сәетгалиев, Кырымга китәргә тәмам җыенгач, Сов­нарком бинасыннан тимер юл вокзалына чыгып китәр ал­дыннан Мирсәет белән дә кереп хушлашырга кирәк таба.

— Синдә тырышлык, үҗәтлек җитәрлек — юлыңа ак җәймә,— ди аңарга Мирсәет, кулын биреп.— Әмма халык­ка якынрак булырга тырыш. Халык — игелекне оныт­мый. Тагын бер үтенечем бар, Сәхипгәрәй. Кырымга бар­гач та Фирдәвес белән булышуыңны дәвам итә күрмә. Иске үпкәләрне онытырга вакыт.

Сәхипгәрәй үзенә шундый эчкерсез, җылы мөнәсәбәт көтмәгән була, күрәсең,— бермәлгә югалып кала, елмаер­га да, төртмә сүз әйтергә дә җөрьәт итми.

— Миңа шундый эш тәкъдим итәрләр дип көтмәгәнсеңдер? — дип, сорап куя ул эчкерсезләнеп. Ләкин шул урын­да туктала белми.— Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең кем икән­леген белмисез шул әле сез,— дип, тавышын күтәрергә кирәк таба. Аннары, кисәк борылып, чыгар юлга юнәлә.

Чынлап та, Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең кем икәнлеген, аның үзен дә алда нинди язмыш көткәнен без әле бел­мибез...

XV

Күңеленә шик-шөбһә төшсә, Мирсәет үзен кая куярга белми башлый. Тынычрак, иплерәк булып, җиде кат үл­чәп яшәргә кирәклеген дә белә. Бу хакта Мулланур Вахитовның да күп мәртәбәләр искәрткәне бар иде аңарга.

Әмма, нишлисең, табигатьне үзгәртү мөмкин түгелдер, күрәсең. Күкерт кебек кабынырга өлгергән ир-атны йө­гәнләрлек көч табылмады. Бу юлы да Мирсәет шылтыра­тып, алдан килешеп тормый гына Сталинның үзенә ке­рергә булды. Керергә һәм һәммәсен уртага салып сөйлә­шергә, аңлашырга кирәк.

Ашыгыч эшләрен бер кат бар­лап, шылтыратасы җирләренә шылтыратып чыккачтын, партия Үзәк Комитетына, әле берничә ай элек кенә Генераль секретарь итеп билгеләнгән Сталин каби­нетына юнәлде ул.

Бәхетенә каршы, кабул итү бүл­мәсендә Товстуха иде. Гәрчә ишек катында утыру аның вазифасы булмаса да, Мирсәет өчен бу көтелмәгән очра­шу түгел. Иван Павлович Товстуха — Сталинның ае­руча җаваплы һәм яшерен эшләрен генә башкаручы секре­таре. Аңарга утыз биш яшьләр чамасы, буйга — озын, гәү­дәгә — чандыр. Басып торганда ул беркадәр сорау бил­гесен хәтерләтә. Куе кашлары астыннан төбәлгән карашы берөзлексез әңгәмәдәшенең күзләрендә булыр. Үзе аз сүз­ле, әмма башкаларны бүлдермичә тыңлый белә. Бөдрәлә­нә төшкән озын кара чәч һәм кара мыек йөртүен дә искә алсаң, Сталинның дүрт секретаре арасыннан Товстуха тышкы кыяфәте белән аерылып тора.

Аны Сталинның иң мәкерле һәм астыртын секретаре дип саныйлар. Аның белән эш итү түгел, хәтта очрашудан да сагаеп йөрүче кешеләр байтак. Әмма Товстуха аңарга ачыктан-ачык зыян күрсәткән кеше түгел. Очрашканда кочак­лашып күрешмәсәләр дә, сәламләшеп яшиләр. «Бәхеткә каршы», дип әйтү шуңа, Товстуха әле соңгы көннәргәчә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариа­тында эшләде. Анда да Сталинның секретаре иде.

— Иптәш Солтангалиев...— дип, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалып, каршы чыкты Тов­стуха.

— Исәнме, Иван Павлович...

Күрешкән мәлдә Товстуханың ирен читләрендә чалымланып алган яктылык, болыт артына кереп качкандай, шун­дук юкка да чыкты.

— Ни эшләр китерде үзеңне? — диде ул, соң дәрәҗәдә эшлекле һәм кырыс сөйләшүгә күчеп. Товстуханың үзенә кайчан да булса шулай югарыдан торып мөрәҗәгать иткә­нен хәтерләми иде әле Мирсәет.

— Иптәш Сталинга җитди йомышым бар...

— Җитди йомыш,— дип, кабатлады секретарь аның ар­тыннан.

— Әйе, ашыгыч рәвештә аңлашырга кирәк иде безгә.

— Ашыгыч рәвештә...— дип, бу юлы да Мирсәетне ка­батлады Товстуха. Әмма бу аның әңгәмәдәшен үртәргә ом­тылудан түгел, ниндидер уй борчый иде булса кирәк үзен.

— Керергә рөхсәттер ич,—дип, китель якаларын хәс­тәрләп алды Мирсәет, кабарып торган куе чәчләрен артка сыпырып куйды. Ыспайлык һәм пөхтәлек аның канына сең­гән.

Чабышка әзерләнгән аттай бер урында тыныч кына ба­сып тора алмаган Солтангалиевтән кара­шын алмыйча күзәтеп торган секретарь яңак читләрен бөкшәйтеп елмайгандай итте.

— Утырып торыгыз... Иптәш Сталин кабул итә алмый әлегә.

Теләсә-теләмәсә дә кара күн белән тышланган имән урындыкка барып утырырга мәҗбүр булды Мирсәет. Бүлмә почмагында торган мәһабәт зур сәгатькә күз ташлап алды.

Бертын ниндидер кәгазьләр арасында актарынып ал­ганнан соң, Товстуха янә йончыган күзләрен урындыкта утыручыга текәде.

— Иптәш Солтангалиев. Генеральный секретарь сезне үзе чакырып китердеме?

Әйе, дип җавап кайтарырга кирәк булгандыр, бәлки. Шулай да Мирсәет үзен юк-бар ялганнардан югарырак тотарга өйрәнгән.

— Хәбәрләшми генә килдем.

Мирсәетнең бу җавабында: «Сиңа, нәрсә, иптәш Ста­лин белән безнең арадагы якынлык, эшлекле мөнәсәбәт­ләр мәгълүм түгелмени? Шулай икәнлеген яхшы беләсең ләбаса!..» дигән кинаяне тою өчен әллә ни зур сизгерлек кирәк түгел иде. Кемдә-кемдә, әмма Товстухада андый сәләт чамадан артып киткән. «Ау эте» дигән кушамат юкка гына бирелмәгәндер үзенә.

Ике арада туган киеренкелекне үзенә күрә киметмәкче булып, һәрхәлдә яман ният белән түгел, шаяруга омты­лып, теленә килгән мәкальне искә төшерде ул:

— «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак» диләрме әле, иптәш Солтангалиев?

Товстуханың бу җорлыгы Мирсәетнең күңеленә хуш килмәде, әлбәттә.

Үзенә дә тозлап-борычлап бер-бер мәкаль белән җа­вап бирергә кирәк булгандыр, бәлки. Әмма, урыны ул түгел.

...Инде, ким дигәндә, ун-унбиш минут чамасы вакыт узды. Генеральный секретарь ишегеннән керүче дә, чы­гучы да күренми. Товстуха өстәлдәге кәгазьләрендә актарына. Мирсәетнең эче поша, вакытны, шул рәвешле, заяга уздырырга күнегелмәгән. Моңарчы һичкайчан Сталинның кабул итү бүлмәсендә тоткарланып торганы юк иде аның.

Тагын бермәл утыргач, Мирсәет урыныннан торып өс­тәлгә якынлашты һәм икеләнергә урын калдырмаслык итеп Товстухага мөрәҗәгать итте:

— Иптәш Сталинга хәбәр итүегезне үтенәм, Иван Пав­лович, минем ашыгыч эшләрем бар.

Товстуха өстәл өстенә җәеп салган кәгазьләрен, кеше күзенә күрсәтүдән куркып, ашыга-кабалана кара папкага яшерү белән мәшгуль иде. Солтангалиевнең урыныннан кузгалуын сизми калган идеме, колак очларына кадәр кы­зарып чыкты. Үзенең партиядәшеннән шул тикле яшерен нинди кәгазь-документлар булырга мөмкин икән?

Кабул итү бүлмәсен яңгыратып кинәт телефон шыл­тырады.

— Товстуха тыңлый... Әйе... Төшендем... Иптәш Ста­лин бик җитди эш белән мәшгуль... Кешесез калдыра ал­мыйм... Каннер кайда?.. Ә Мехлис?.. Мария Игнатьевна менсен алай булгач...

Товстуханы, күрәсең, ашыгыч эш белән чакыралар. Ә Сталин аңарга, иң ышанычлы ярдәмчесе буларак, кабул итү бүлмәсендә сакта торырга кушкан. Каннер, Мехлис һәм Мария Игнатьевна Гляссер — алар да шулай ук Үзәк Комитет секретарьлары, Сталинның янәшәсендә эшләү­челәр. Товстуханың сүз сөрешеннән аңлашылганча, «Ху­җа» ишеген саклауны әлеге сәгатьтә ул бары тик шушы өч кешегә генә ышанып тапшыра ала икән. Гәрчә бу аларның вазифалары булмаса да...

Кабул итү бүлмәсенә итагатьле генә исәнләшеп Мария Игнатьевна Гляссер килеп керде. Товстуха папкаларын, өстәлдәге кәгазьләрен култык астына кыстырды һәм, Мир­сәет белән хушлашырга да онытып, нечкә сыйраклары белән дәү-дәү атлап каядыр ашыгып китеп барды.

— Иптәш Солтангалиев... Мирсәет,— дип, икәүдән-икәү калгач тагын да мөлаемләнә төшеп кабат сәлам бир­де Гляссер. Озак еллар Ленин белән эшләгән, тәҗрибәле партия юлбашчысының иң ышанычлы кешеләреннән берсе. Мирсәет аңардан үзенә аерым бер җылы мөнәсә­бәт тоеп яши иде. Мария Игнатьевна аны күргән саен Казан һәм андагы таныш-белешләре хакында сорашты­ра...

Гляссер ханымны Мирсәет ихластан аягүрә торып сә­ламләде.

— Менә нинди очрашу... Сезне күрүемә бит шат, Ма­рия Игнатьевна. Үзегез ничек, исән-саулар гынамы?..— диде ул. Мөгаен, соңгы көннәрдә аның йөзенә елмаю чат­кысы беренче мәртәбә шул мизгелдә төшкәндер.

Гомумән, Мирсәет хатын-кыз алдында үзенең итагатьлелеге белән аерылып торган сирәк ир-атларның берсе була. Тәбәнәк гәүдәле бөкре хатынга шуннан да артык җылы сүз, игътибар белдерү мөмкин дә булмагандыр.

— Күптән утырасызмы? — дип сорап куйды Гляссер. Аның күзләрендә, карашында ирләрнекеннән дә болай­рак җитдилек һәм тирән акыл бар. Никадәрле генә эш­лекле булмасын, кешеләргә хөрмәт белән карарга күнек­кән ул.

— Ярты сәгать чамасы булыр, Мария Игнатьевна.

— Нәрсә, иптәш Сталин шул гомер тоташ телефоннан сөйләшәме? — Үзе дә гаҗәпләнеп башын чайкап куйды.— Сезне шулай көттерергә...

— Мин ул кадәресен белмим, Мария Игнатьевна. Товстуха, «Хуҗа» телефоннан сөйләшә, берәүне дә кертергә ярамый,— диде.

— Хәзер, көткәч-көткәч тагы бераз гына сабыр итегез, булмаса...

— Владимир Ильичның исәнлеге ничек, күргәнегез бармы? — дип, форсаттан файдаланып сорамый булдыра алмады Солтангалиев.

Бу бинада ул хакта ачыктан-ачык сөйләшергә яра­мый дигәнне аңлатып, Гляссер, як-ягына каранып, күзлә­рен кысып алды. Аннары, дәү башын ике куллап кочаклап, башын чайкап күрсәтте. «Начар шул, бик тә начар, Ильичның хәлләре», диюе иде бу аның.

Төшендем, чынлап та кызганыч, дигәнне аңлатып, Мир­сәет тә үз чиратында баш какты. Генеральный секретарь­ның кабул итү бүлмәсендә ике большевик, җаваплы пар­тия эшлеклеләре арасында шул рәвешле сүзсез аңлашу булып алды. Ни өчен сүзсез, ни өчен бу хакта аларның берсе дә чишелеп китеп сөйләшә алмый соң?.. Ул кадәре­сен үзләре генә белә — Үзәк партия аппаратында, гомер булмаганча, соңгы араларда киеренкелек, бер-береңә ышанмаучылык хөкем сөрә. Өстәвенә, яшерен тыңлау җайланмалары! Кайда гына юк алар...

Шулай да Гляссер — кыю хатын. Күпмедер ара узгач, сак кына барып, Генеральный секретарь кабинетының ишеген ачып колак салырга җөрьәт итте. Тавыш-тынсыз гына тыңлап торды бермәл һәм ишекне нинди саклык бе­лән ачкан булса, шундый ук саклык белән ябып куйды.

— Ул телефоннан сөйләшми,— диде, Солтангалиевкә якынрак килеп. Трубка суырганы, сулыш алганы ишете­лә, әмма һичкем белән сөйләшми.

— Димәк, керергә рөхсәт,— дип, Мирсәет ялт кына ая­гүрә торып басты, китель чабуларын тартып куйды, гадә­тенчә, чәчләрен сыпырып алырга да онытмады.

— Хәбәр салып тормыйм, сез күптәнге танышлар ич... Керегез, иптәш Солтангалиев.

Гляссер ханым аны ишек катында озатып калды. Акыллы хатын буларак, Ста­линның үзенә карата ихлас түгеллеген аңлый иде бугай ул. Владимир Ильич белән озак еллар тату, уртак тел та­бып эшләгән кешеләрнең һәркайсына шундый мөнәсәбәт­тә иде бу яңа «Хуҗа».

Ике кат ишекне узып, кабинетка кергәч тә түрдәге өстәлгә таба җил-җил атлап киткән Мирсәет, гаҗәп күре­нешкә тап булып, кинәт ярты юлда тукталып калды.

Креслога чалкан ята төшеп, Сталин ишеккә арты бе­лән утырган, колагында телефон трубкасы. Дөньяда гаме юк, бөтен игътибары телефонда. Генеральный секретарь кемнедер зур дикъкать белән тыңлап утыра иде.

Владимир Ильич авырый. Үзәк Комитетта бердәмлек юк. Шундый көннәрдә Бөтендөнья революциясенең язмы­шы өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә салган кеше ич Сталин. Партия өчен, иксез-чиксез киңлекләргә сузылган Ватан өчен, дистәләгән, йөзләгән милләт язмышы өчен... Кем белә, бу мизгелдә, бәлки, аны татар яисә башкорт халкының язмышы турындагы борчулар шундый тирән уйга салгандыр.

Иптәш Сталинга җиңел түгел, аның хәленә керә белү­че юк! Мирсәет тә, әнә, соңгы араларда ничәмә-ничә кабат эләгешеп алды аның белән. Бөтен ил ыгы-зыгы килә, кө­рәшә. Хәтта үз грузиннары булып, алардан да тыңгы­лык юк Сталинга. Җиңел түгел аңа...

Шул рәвешле, исәнләшмичә, күзгә чалынмыйча кабинет уртасында басып тору да килешә торган хәл түгел. Иптәш Сталин бит әле аның монда кергәнлеген белми дә. Ул тагын да беркадәр өстәлгә якыная төш­те. Ике-өч адым ара калгач, янә тукталырга мәҗбүр бул­ды. Ниһаять, Генеральный секретарьның йөзе инде аңар­га яртылаш күренеп тә тора. Әмма иптәш Сталин теле­фонның аргы ягындагы әңгәмәдәшен шул тикле дикъкать белән тыңлый ки, хәтта күзләрен йома төшкән.

Сулыш та алмыйча, онытылып тыңлый Сталин. Янына керүчене абайлау кая, дөньяда башка һичкем юк аның өчен. Шунда гына Мирсәет бераз ашыкканлыгын, үзенең вакытсызрак килеп кергәнлеген аңлады. Әмма монда кер­гәч, дәшми-исәнләшми кире чыгып китү дә дөрес бул­мас. Көтәргә булды, бүлдермәскә... Ирексездән, Ге­неральный секретарьның өстәленә күз ташлады: өстәлнең урта бер җирендә яткан төребкәгә, тәмәке тартмасына һәм читтә тәртип белән өелеп куелган эш кәгазьләренә. Узган керүендә дә шундый ук тәртиптә өелеп тора иде ул кә­газьләр, әйтерсең Генеральный секретарь соңгы атналар­да кул да кагылдырмаган үзләренә. Ә өстәлнең бирге ба­шында телефон аппаратлары. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү...

Чү!.. Ничек аңларга соң әле моны — телефон ап­паратларының төребкәләре һәркайсы үз урынында... Ста­линның кабинетында дүрт телефон булуы һәркемгә мәгъ­лүм. Үзәк Комитетның эчке элемтәсе, «Түбән Кремль» һәм «Югары Кремль», дип атала торган телефоннар да тоташтырылмаган. Болар өчесе дә коммутатор аша эшли торган элемтә, әңгәмәдәшең белән телефончы кызлар то­таштыра. Дүртенчесе, югары даирәләр — Политбюро һәм Үзәк Комитет әгъзалары, Наркомнар кабинетында әле соңгы арада гына урнаштырылган элемтә. Аны «вертуш­ка» дип йөртәләр. Анысы инде автомат рәвештә тоташа, бернинди телефончылар да сөйләшүгә колак сала алмый. Иң зур серләр, яшертен әңгәмәләр бары шул телефонга сыя. «Вертушка» дигәненең дә төребкәсе үз урынында...

Мирсәет янә карашын Генеральный секретарьга текә­де—ул гүя җансыз сын иде: телефон төребкәсенә башын салган да дөньясын оныткан. Тыңлый...

Мирсәет имәнеп китте: ә бу төребкәнең аппара­ты кая соң? Кеше ышанмаслык хәл — кара чыбыкның икенче очы ярымачык өстәл тартмасына кереп югалган иде. Бу нинди элемтә тагы?! Бу нинди телефон? Кем бе­лән сөйләшә ул? Хәер, Генеральный секретарьның әле дәшкәне юк, ул кемне шулай йотлыгып тыңлый? Кремль­дә башка бернинди элемтә юклыгы һәркемгә мәгълүм ич,

Ниһаять, дәшми-хәбәрләшми торудан тәмам гаҗиз бу­лып, үзенең монда икәнлеген искәртергә теләп, Мирсәет йөткергән атлы булды. Сталинның кинәт сискәнеп, чарасыз калган чагын тагын берәрсенең күргәне булдымы икән?!

Генеральный секретарь, якты дөньяга килеп чыккан йомран сыман, йөткерүчегә караш ташлады. Баш какма­ды ул аңар, исәнләшмәде, танымаганга сабышты. Күзлә­рен кыса төшеп, бераз текәлеп торды:

«Каян килеп чыктың соң әле син?.. Ни рәвешле үтеп кердең син монда?» дия иде ул, гүя. Болай да кырыслык­тан сирәк арына торган карашында Мирсәет өчен бөтен­ләй чит һәм аңлашылмаган кыргый нәфрәт, мәкер...

Мирсәет, әлеге карашның мәгънәсен аңлый алмыйча, тораташтай катып калды — ничек итеп Генераль секретарь үзенең ничә еллар дәвамында аралашып яшә­гән партиядәшенә, большевикка шулай карый алсын икән?!

Сталин янә, берни булмагандай, телефон төребкәсенә сеңде.

Кинәт гел көтелмәгән тарафтан ишек ачылган аваз ишетелде һәм кабул итү бүлмәсеннән, хром итекләрен шы­гырдатып, җәт-җәт атлап Генераль секретарьның уң кулы саналган, кечкенә гәүдәле, бөдрә чәчле Каннер ки­леп керде. Күрәсең, хуҗа кеше аны кноп­кага басып чакырырга өлгергән.

Килгән шәптән Мирсәетне ипле генә култыклап алды Каннер һәм ишеккә таба ымлап чыгарга әйдәде. “Зур дәү­ләт эшләре белән мәшгуль булган” иптәш Сталин үзе яны­на йомыш белән кергән Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты коллегиясе әгъзасы Мирсәет Солтангалиевне ничек итеп кире алып чыгып киткәннәрен гүя абайла­мый да калды.

Кабул итү бүлмәсенә чыгып, артыннан ике кат ишек ябылгачтын гына үзенең ни дәрәҗәдә кыен хәлдә торып калганлыгын аңлады Мир­сәет. Гляссер ханым берәүгә дә күтәрелеп карамады, иң­башына салынган шәл читенә күзләрен сөртә-сөртә ипле генә китеп барды. Күрәсең, Каннер бер-бер дорфа сүз әй­тергә өлгергәндер...

— Төшенә алмыйм, нәрсә булды? Мария Игнатьевнаны кем рәнҗетте? — дип, Каннерга текәлде Мирсәет.

Сер бирмәде Каннер, башын күтәреп, үзенең һәр очрак өчен дә әзер торган ялагай елмаюы белән җавап кайтар­ды. Сталинның секретарьлары арасында ул үзенең үтә мәкерлелеге белән аерылып тора иде.

— Ничек соң, иптәш Сталин белән сөйләшә алдыгыз­мы?

Дәшмәде Солтангалиев. Дәшсә, ипле сүз әйтерлек хәл­дә түгел иде.

— Сүз уңаеннан сорыйм әле, иптәш Солтангалиев, «Ху­җа» кайсы телефоннан сөйләшә иде?

Сорау түгел, тозак иде бу. Колагы ишеткәннән тетрә­неп куйды Мирсәет. Димәк, монда ниндидер сер бар!.. Ул белмәгән һәм, гомумән, берәү дә белмәгән, белергә дә тиеш булмаган зур сер яшеренгән биредә. Гляссер ха­нымны да тикмәгә генә елатмаган Каннер.

Мирсәет үзен кулга алырга өлгергән иде инде:

— Игътибар итмәдем,— диде ул гамьсез генә.

Каннер үзенә кирәкне ачыкламый торып, өстеңнән төшмәячәк. Ябышса, бер дә саз черкиеннән кайтыш түгел.

— Шулай да? — дип, Мирсәетнең күзләренә текәлде ул. Әңгәмәдәшенең күз карашыннан ачыклыйсы килә - дөрес сөйлиме, юкмы?

Җавап соң дәрәҗәдә коры булды бу юлы:

— Игътибар итмәдем, иптәш Каннер.

— Хәтерләргә тырышыгыз әле, үзенә якынрак аппа­рат идеме, өстәл читендәгесеме? Кызылымы? Әллә кара­сымы? Хәтерләргә тырышыгыз, иптәш Солтангалиев?! Бу бик тә әһәмиятле!

— Кем өчен?

— Минем өчен дә, сезнең өчен дә, иптәш Солтанга­лиев.

— Соң, әһәмиятле булса, керегез дә ачыклагыз, мин шымчы түгел ләбаса,— дип, кистереп куйды.

Мондый җаваптан Каннер, киресенчә, тынычлана, йом­шый төште:

— Ә сез кызмагыз, иптәш Солтангалиев. «Хуҗа»ның шулай озаклап кем белән сөйләшү ихтималын гына ачык­лыйсым килгән иде. Безнең хезмәт шундый, аякка алдан киенеп торганда да бик таманга килә.

Килештерә белә бу, бер дә юха еланнан ким түгел. Каннерның ихласлыгына ышанган атлы булды.

- Төгәл генә хәтерләмим, әмма «Вертушка»дан сөйләшә иде кебек... – дип, әйтеп куйды.

Каннер шунда гына иркен сулыш алды.

— Урын тәкъдим итәргә дә онытып торам икән... Уты­рыгыз, утыр, иптәш Солтангалиев. Тәмам сорау ала баш­лаганмын бит үзегездән. Сез инде үпкәләмәгез, иптәш Солтангалиев.— Һәм, сүз уңаеннан гына дигән сыман, искәртергә кирәк тапты.— «Хуҗа»ның бүген бик мәшәкатьле көне иде. Бәлки, очрашуыгызны хәерле сәгать­кәчә кичектереп торырсыз?

Үзе дә шундый нәтиҗәгә килгән иде Мир­сәет. Каннерның да тел төбендә нәрсә барын чамалады — Генеральный секретарь бүген башка эшләр белән мәш­гуль, ул берәүне дә кабул итәргә җыенмый. Хәерлегә бул­сын...

Кремль ишегалдына чыккач, күңел төшенкелегеннән арынырга теләгәндәй, Мирсәет тирән итеп сулыш алды, башын югары чөйде. Шулчакны чиркәүләрнең ап-ак мана­ра очларыннан, кинәт, дәррәү карга көтүе күтәрелде. Кош­лар шәрран ярып кычкыра, кара өермә булып әйләнә-бөтерелә башладылар. Мирсәет, әлеге хәвефле ыгы-зыгыдан арынырга ашыккандай, икенче якка, Спасс манарасына таба борылды. Үч иткәндәй, Спассны да кара карга төрке­ме урап алган. Бер-берен уздырырга теләп карр-карр кычкыралар, канатлары белән шап та шоп салкын аяз күкне кыйныйлар.

Карга тавышыннан гаҗиз булган Мирсәет куллары бе­лән колагын томалады. Кремльнең кызыл йолдызы тирә­ли дөнья бетереп очкан кара кошларны күрергә теләми­чә четердәтеп күзләрен йомды һәм маңгае белән салкын таш диварга килеп терәлде. Карга тавышы ишетелмәс булды, кара кошлар югалды. Әмма шундук аның күз алдында икенче күренеш гөлт итеп кабынды.

Кабинетының түрендә, аңарга аркасын куеп, больше­виклар партиясенең Генераль секретаре Иосиф Виссарионович Сталин таш сын кебек кымшанмый утыра. Гүя Сталин түгел, бу — аның таш сурәте. Колагында серле телефон трубкасы. Трубкага тоташкан кара чыбык өстәл тартма­сына кереп югала. Өндә күрдеме соң ул моны, әллә бер төш кенәме бу?

Вакыт үтәр. Чиркәү һәм манаралар өстендә чыр-чу килеп очкан каргаларның тавышы Мирсәетнең хәтерен­нән онытылыр, ә өстәл тартмасына кереп тоташкан серле телефон трубкасына башын салып үзенә арка белән утырган Сталин сурәте аны гомере буе эзәрлекләр. Гоме­ре буе җавап эзләр ул әлеге күренешкә, әмма таба алмас. Озак еллар аралашып яшәгән көрәш­тәше турында начар уйлый алмас. Ан­дый уй керсә дә, ул аны үзеннән куар, сүз ишеттерсә­ләр — ышанмас, каршы төшәр иде.

* * *

Хакыйкатьтә исә хәлләр болайрак була.

Егерменче еллар башында партия һәм дәүләт җитәк­челәренең телефоннан үзара сөйләшкән кайбер мәгълү­матлары башкаларга да мәгълүм булуы ачыклана. Коммутатор аша сөйләшүләр генә канәгатьләндерми баш­лый югары даирәләрне. Шуннан арыну өчен, Ленин ини­циативасы белән, Көнбатыштан илгә беренче автомат элемтә системасы кайтартыла. Ә моны тормышка ашыру һәм урнаштыру эшенә Сталинның секретарьларын­нан берсе Каннер алына. Махсус исемлек белән санаулы гына югары җитәкчеләрнең кабинетларына телефон урнаштырыла. Бу эшнең техник ягын башкарып чыгу өчен Чехословакиядән югары квалификацияле белгеч, үзе дә коммунистлар партиясе әгъзасы булган кеше чакы­рыла. Соң дәрәҗә яшертен конспирация шартларында башкарыла бу эш. Автомат станция Үзәк Комитет бина­сында күпчелек җаваплы җитәкчеләр утырган бишенче катка урнаштырыла. Инструкциядә каралган эшләр тәмам булгач, Чехословакиядән килгән белгечкә Каннер тара­фыннан катгый приказ бирелә: «Элемтә начарайса яисә бозыла-нитә калса төзәтү өчен», янәсе, контрольлек итү җайланмасы кирәк. Ниһаять, катгый таләп һәм мәҗбүр итүләр нәтиҗәсендә, чех белгече тарафыннан 1922 елда теләсә кемнең сөйләшүен яшертен тыңлап тору җайлан­масы файдалануга тапшырыла.

Әлеге яшертен эш тәмамланган сәгатьтә үк Каннер Сталинның үзе исеменнән ГПУны җитәкләгән Ягодага шылтырата. Имеш, Политбюро Чехословакия коммунист­лар партиясеннән ашыгыч телеграмма алган. Төгәл мәгъ­лүмат һәм ышанычлы дәлилләр нигезендә, әлеге элемтәне урнаштырырга килгән белгечнең шпион булуы ачыклан­ган. Шуның өчен аны кичекмәстән кулга алырга һәм атар­га кирәк. ГПУның «шпион»нарны бернинди суд һәм тикшерүләрсез атарга өйрәнеп килгән чоры була бу.

Кулга алынучының коммунист икәнлеген белгәч, Яго­да, үкенечкә калмасын өчен, шулай да Сталинның үзенә шылтырата. Сталин әлеге белгечнең шпион булуын раслый.

Чехословакия коммунистын подвалга төшереп аталар, әмма Каннердан аның шпион икәнлеген раслый торган документлар гына күренми. Ә Ягода төгәл эшләр­гә күнеккән, атна-ун көн узгач, Каннерга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була:

— ГПУ дан шылтыраталар. Иптәш Каннер, теге чех коммунистының документлары нигәдер килеп җитми.

Ике уйлап тормый Генеральный секретарь ярдәмчесе:

— Аны әйтәсең икән. Шпионнар Чехословакия ком­партиясенең иң югары даирәләренә үрмәләгән булып чык­ты. Шуңа күрә ул документлар соң дәрәҗәдә яшертен, без аларны сезгә җибәрә алмыйбыз. Политбюро архивын­да сакларга кирәк таптык,— дип, җавап кайтара.

— Иптәш Сталин ул хакта беләме? — дип төпченә Ягода.

— Белә...

Бу хакта Политбюро архивында һичнинди документ булмый, әлбәттә.

Шул рәвешле, Сталинның бары тик үзе һәм мәкерлекнең аргы ягына барып чыккан секретаре Каннер гына белә торган яшертен тыңлау җайланмасы булдырыла. (Сүз уңаенда: Каннер гомере буе Сталинга тугры була, аның иң яшертен һәм кара эшләрен оештыру һәм баш­каруга зур өлеш кертә. Ә 1937 елда, «на всякий случай» дигәндәй, Сталин аның үзен дә бер сәбәпсезгә аттырып үтертә. Нинди генә ышанычлы булуына карамастан, ша­һитларны исән калдырырга күнекмәгән «Юлбашчы».)

Хәзер инде Сталин үзенең төп политик дошманы Троц­кий ниләр уйлый, кемнәр белән һәм нәрсә хакында әңгә­мә кора икән, дип баш ватып тормый —өстәл астына ку­лын гына тыга. Зиновьев һәм Каменевның да үзе артында ниләр уйлаганы мәгълүм хәзер аңа. Чөнки тегеләр һәм­мәсе «вертушка»ның иң камил автомат икәнлеген белә­ләр, ышаналар һәм аның аша сөйләшүләрне ничек тә бул­са тыңлау ихтималы бардыр, дип уйларына да китерә ал­мыйлар. Власть өчен, урындык өчен барган көрәшнең һәр сулышын, кемнең ничек уйлаганын, кем белән һәм ниләр сөйләшкәнен, нинди ният корганын хәзер бер ул — Ста­лин гына алдан күреп, белеп тора. Менә нинди көчкә ия булды ул хәзер! Әгәр Ленин терелеп чыга-нитә калса, ул хәзер аның өстеннән дә контрольлек итә алачак.

Шул дәрәҗәдәге яшертен сергә Солтангалиев ничек тап булды соң?.. Бу — очраклылык, меңгә бер тапкыр гына туры килергә ихтимал булган очраклылык иде. Сталин «бишенче телефоннан сөйләшкәндә» ишек катында Каннердан башка кешегә ышанмый торган иде, ул, бары тик ул гына утырырга тиеш иде андый сәгатьләрдә.

Ә теге көнне ике кат имән ишек артында «Хуҗа» ял­гызы гына калып «эшкә» керешкәч тә, үч иткәндәй, Каннерга Кремль ашханәсендә мөдир булып эшләүче якын танышы шылтыратты. Нократта тотылган чуртан китер­гәннәр икән. Чуртан туңдырмасы Каннерның иң яраткан ризыгы һәм ул аның өчен җан тәслим кылырга да әзер. Бер-бер мәгъшукасы шылтыратса, «вакытым юк, соңрак» дип, шундук төребкәне кире куйган булыр иде. Ишегал­дында алтын өләшәләр дисәләр, шулай ук, авыр булоа да, түзәр, әниең шифаханәгә эләккән, хәзер үк килеп җит, дисәләр дә, кичегә төшү җаен карар иде, ә чуртан турын­да ишеткәч — анысы да Вятканыкы, Нократныкы бит әле! — Каннер дөньясын онытты, күзләренә кан сава яз­ды. Алдын-артын уйлап тормастан, ышанычлы хезмәттәше Товстуханы чакырып, бер ярты сәгать чамасы утырып торуын үтенде. Һичкемне, хәтта Ленин үзе торып килсә, аны да кертмәскә кушты. Товстуханың үзенә дә баш, тыгарга ярамаганлыкны кисәтеп, ашханә складына чур­тан артыннан йөгерде.

Мирсәет Солтангалиев, гөнаһ шомлыгына, ашыгыч йо­мыш белән Сталинның кабул итү бүлмәсенә нәкъ менә шул чакта килеп кергән иде. Товстуха, әлбәттә, Сталинның ни белән мәшгуль булуын белми иде, ә Гляссер ханым ту­рында инде әйтеп тә торасы юк.

Мирсәет артыннан күзәтү ГПУ тарафыннан болай да югары дәрәҗәдә оештырылган була. Ә инде 1922 нче ел­дан башлап аның һәр хәрәкәте, һәр сөйләшүе, һәр язган хаты җиде кат иләк аша уздырыла башлый. Кем белә, моңарга әлеге бәхетсез очраклылыкның да өстәмә сәбәп булуы бик ихтимал.

* * *

Югарыда искә алынган очраклы бер вакыйга — сүзсез очрашу — шулай да эзсез калмый. 1922 нче елның 23 нче июнендә Үзәк Комитет оештыру бюросы бер мең коммунистны урындагы партия-сәясәт эшен аякка бастыру өчен ерак төбәкләргә җибәрергә карар кыла. Валериан Куйбышев тарафыннан тупланган бу исемлек Мирсәет Солтангалиевтән башлана. Үзәктә кырыкмаса-кырык төр­ле җаваплы вазифасы бар дип тормыйлар, үзе белән дә киңәш-табыш итәргә кирәк санамыйлар, ул «провин­ция»гә җибәрелә. Татарстанга дип уйласагыз, ялгышыр­сыз. Төркестанга яисә Башкортстанга да түгел. Тифлиска!

— Грузияне кадрлар мәктәбе диләр иде... Нәрсә, әллә анда эшләр кеше калмаганмы? — дигән сорау куя Мирсәет.

— Бар,— дип, җавап кайтара аңа Сталин.— Кадрлар бар.— Әмма Үзәк Комитет шулай кирәк тапты.

— Мин грузин телен белмим.

— Өйрәнерсең!

Партиядәге тәртипләрне яхшы белгән Солтангалиев бә­хәс куертып тормый, эшләрен һәм гаиләсен Мәскәүдә кал­дырып, бер тәүлек дигәндә Тифлиска юл тота.

Әмма Куйбышев кулы белән эшләнгән бу сәяси сөрген озын гомерле булмый. Үзәккә килгәч баш орыр, моң-зар­ларын тыңлардай бердән-бер кешенең Мәскәүдән китеп баруы күп кенә милләт вәкилләрендә канәгатьсезлек тудыра. Үзәк Ко­митет исеменә татар, чуаш, Идел буе немецлары, калмык, башкорт халыклары исеменнән Солтангалиевне «таптыр­ган» хатлар, вәкилләр килә башлый. Төркестан республи­касы, Карачай-Черкесс һәм Мари өлкәләре катгый рә­вештә Мирсәет Солтангалиевне Мәскәүгә кайтартуны та­ләп итәләр.

Ул гына да түгел, Көнчыгыш хезмәт ияләренең Ком­мунистик университетында укучы партия эшлеклеләре дә Солтангалиевне юксына. Азия һәм Африка, Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләреннән килеп укучы дистәләгән кеше үз­ләренең яраткан лекторларын юксына. Юксынучылар арасында күп кенә илләрнең күренекле сәяси лидерлары һәм дәүләт җитәкчеләре дә була.

Мәсьәләне кичекмәстән хәл итү ихтыяҗы килеп туа. Троцкий һәм Каменев җаваплылыкны үз өсләренә алыр­га теләмиләр, Сталинга күрсәтәләр. Сталинның да авто­ритетка вә дәрәҗәгә сусаган чагы. Ул бөтен гаепне Үзәк Комитет секретаре Куйбышевның хаталарына сылап куя да, Мирсәетне Мәскәүгә чакыртып, үз исеменнән Тифлис­ка телеграмма суктырырга мәҗбүр була, башкача чара тапмый.

Шул рәвешле, Тифлиска китүенә өч ай чамасы вакыт узарга өлгерми, Мирсәет Солтангалиев Үзәк Комитет чакыруы белән, яңадан Мәскәүгә кайтып төшә.

1922 ел. Декабрьнең 26 нчы көне. Мәскәү. Советлар­ның X Бөтенроссия съездының дүртенче эш көне. РКП(б) әгъзаларының фракция утырышы ачыла. Көн тәртибендә нибарысы бер, әмма берәгәйле мәсьәлә: СССРның фор­малашу принциплары.

Шул урында нәни генә искәрмә биреп китү урынлы булыр. Съезд чираттагы эш көнен башлап җибәргәнгә кадәр, көн тәртибендәге мәсьәлә буенча, иң элек партия әгъзалары аерым җыелып фикер алыша. Болай караган­да фракция утырышы гына дип аталса да, төп мәсьәлә һәм принциплар шушында хәл ителә. РКП(б) фрак­циясе кабул иткән тәкъдим партия әгъзалары өчен кат­гый канун.

Партиядәшләр бәхәсле мәсьәләләрне бары шушында гына уртага салып тикшерергә хокуклы. Ә инде съездга чыккач фракция фикере шик астына алына алмый, пар­тия әгъзасымы син, әллә партиясез депутатмы, киле­шергә мәҗбүрсең. Килешми чараң юк! Соңгы елларгача дәвам итеп килгән «партиячел демократиянең нигезләре әнә кай вакытларда ук нигезләнгән була инде.

Советларның X Бөтенроссия съездының РКП(б) әгъ­залары фракциясе утырышы ачык дип белдерелә. СССР төзелүнең үзәк мәсьәләләре турында сүз белән И. В. Ста­лин чыгыш ясый. Милли мәсьәләдә үзен зур белгеч сана­ган докладчы әле ай-ай ярым чамасы элек кенә катгый рә­вештә унитар дәүләт төзү һәм «автономияләштерү» идея­ләре белән саташа иде. Илдә мөстәкыйль республикалар була алмый, алар турыдан-туры РСФСРга буйсынырга тиешләр, дип саный иде Сталин. Аның ул хактагы чы­гышлары Ленинның да усал тәнкыйтенә дучар булды. Милли дәүләтчелек мәсьәләләренә мөнәсәбәте булган һәр­кем моны яхшы хәтерли иде.

Бүген исә докладчыны танырлык түгел, ул нык үзгәр­гән. Татарстан Совнаркомы рәисе Кәшшаф Мортазин янәшәсендә утырган Мирсәеткә әледән-әле сынаулы кара­шын ташлады: «Безнең Генеральный секретарьга ни бул­ган, җен алмаштырганмы әллә үзен?!»

Солтангалиев исә, ботын-ботка атландырып утырган да, куен дәфтәрен тез башына куеп, ашыга-кабалана язу белән мәшгуль. Докладчы фикерләрен шулай теркәп ба­рамы ул, әллә булачак чыгышының тезислары өстендә эш­лиме — анысы үзенә генә мәгълүм.

— СССРны бертигез хокуклы дүрт республика игълан итәчәк,— дип кабатлады Сталин, сүзен йомгакларга җые­нып.— РСФСР, Украина, Белоруссия һәм Кавказ респуб­ликалары федерациясе. Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) һәм Халык Комиссарлары Советын бары шул дүрт рес­публика вәкилләре кадрлар белән тәэмин итәчәк. СССР төзелү — дөньякүләм тарихи вакыйга, шуңа да бу көннәрдә коммунистларның бер платформада, катгый бер фи­кердә торуы зарур.

Доклад тәмамлангач та, зал бермәлгә киеренкелектә торып калды: Сталинның бүгенге чыгышында күпләр өчен җитди яңалык һәм көтелмәгән фикерләр бар иде. Бер тирәдәрәк тупланып утырган төрки халык вәкилләре кай­сы кай яктан Солтангалиевкә чыш-пыш сорау бирергә ке­рештеләр. Мирсәет исә дәшмәде, ишеткәннәрен анализ­лый, ниндидер бер фикергә яисә карарга килә алмый газапланган чагы иде. Колагы ишеткәннәрне нәрсәгә юрар­га да белмәде.

Киңәшмәне алып баручы моны игътибарсыз калдыр­мады:

— Нәрсә анда, татарлар бер-бер җитди тәкъдим кер­тергә җыенамы?..

«Татарлар» дигәне, беренче чиратта Мирсәеткә ка­гыла иде, әлбәттә. Аның милли дәүләтчелек мәсьәләлә­рендә үзенчәлекле фикер йөртүе, хәзерлекле булуы зал­дагы коммунистлар өчен яхшы мәгълүм. Әмма Мирсәет урыныннан кузгалырга ашыкмады. Аңарга ярдәм йөзен­нәнме, Кәшшаф Мортазин торып басты:

— Иптәш Сталин,— дип, башлады сүзен Татсовнарком рәисе.— Бу ничек болай була инде, башка милләт вәкил­ләре Үзәк органнарга үзләренең вәкилләрен дә тәкъдим итә алмый дигән сүзме?.. Автономияләр — икенче сортлы­лык, хокуксызлык белән канәгать булырга тиеш булып чыгамы? Бу, минемчә, ленинчыл милли политика прин­ципларына ятышмый кебек... Сүземне тәмамлар алдын­нан тәкъдим кертәм: бу мәсьәләгә Ильичның мөнәсәбәтен белергә кирәк. Ильичны чакырырга тәкъдим кертәм.

— Әйе, Ильичны чакырырга... Ленинны...

— Ленинның үзеннән ишетсәк кенә килешәбез,— дигән авазлар ишетелә залның арткы почмакларыннан.

Көтелмәгән урында чыккан ыгы-зыгы Сталинны янә торып басарга мәҗбүр итә.

— Төтен чыга, ә паровоз тик тора,—дип башлый ул сүзен, шаярган атлы булып.— Безнең вакыт чикләнгән, бу урынсыз ыгы-зыгы ник кирәк булды әле?! Аңламыйм...

Арткы рәтләрдәге канәгатьсезлек тавышлары янә ка­батланды.

— Ашыга торган чакмы! — дип кычкырды кемдер.

— Төрки халыклардан бишенче республика төзергә кирәк... Башкалар белән тигез хокуклы итеп,— дип, йод­рыгын баш өстендә чөеп икенче берәве торып басты.

— Безгә нәрсә, урыслашырга каламы? — дигән аваз ишетелеп калды каршы як почмактан.

Сталин аягүрә торып баскан да, оясыннан чыккан йомран сыман, залны күзәтә: кай та­рафтан катырак кычкырсалар — ялт кына башын шунда таба бора.

Ул да түгел, иң алгы рәттә, Сталинның күзенә керер­дәй булып утырган Сәетгалиев хром итекләрен ялтыра­тып урыныннан калка. Ул шактый ук тазара төшкән, Кы­рым һавасы килешкән үзенә: җәенке яңаклары алсула­нып тора. Озын-йомшак чәчен колагына төшереп майлап тарап куйган.

Сталин белән күзләре очрашкач та, Генераль секре­тарьның аңардан акыллы сүз көтүен күреп, Сәхипгәрәй залга таба борыла төште һәм:

— Бу нәрсә, коммунист иптәшләр,—дип, сүзен башла­ды.— Партиягә, аның мәшһүр лидеры, тәҗрибәле оста­зыбыз иптәш Сталинга булган хөрмәтне шулай белдерә­безме?! Без һәммәбез изелгән халык вәкилләре идек. Хан заманында ук яуланып җиңелгән, тәмам югалуга дучар ителгән халык вәкилләре. Әмма революция безне азат ит­те. Ул гына да түгел, бабаларыбызның төшенә дә кер­мәгән автономияле итте. Иптәш Ленин белән иптәш Ста­лин безгә республика бүләк итте. Кырым республикасы, Башкортстан, Төркестан һәм Татарстан —бу республика­лар кайдан килде соң безгә, уйланыгыз... Иптәш Сталин һәм иптәш Ленинга рәхмәтле булырга чакырам мин сез­не. — Борыла төшеп, күзенең чите белән президиум өстә­ленә карап алды ул шунда — тыңлыйлар... Генераль секре­тарь да тыңлый. Тагын да дәртләнеп китеп, кулын баш өстендә болгый-болгый чыгышын тәмамлады.— РСФСР эчендә булу — безнең өчен иң зур дәрәҗә ул, иптәш Мохтаров! Сезгә аны гына белү зыян итмәс иде. Дөнья рево­люциясе җиңгәчтен, тагы ике-өч елдан, милләтләр бетә­чәк, интернационализм гына чәчәк атачак җир шарында. Вәт, шул!

Үз-үзеннән искиткеч канәгать булуы күзләренә чык­кан Сәетгалиев, сүзен тәмамлагач та, лып итеп кире уры­нына утырды. Йодрыгы гына бермәлгә баш очында эле­неп калды.

Кырым Совнаркомы рәисен аягүрә басып тыңлаган Сталин йомгакларга ашыкты.

— Нәрсә, коммунист иптәшләр, шуның белән канә­гатьләнеп торабызмы?

: — Юк,— дигән таныш тавыш ишетелде арткы тараф­тан.— Иптәш Ленинны көтәбез.

— Ильич авырый. Кызганычка каршы, фракция киңә­шенә килә алмый ул,— дип, тынычландырырга ашыкты Сталин.

— Телефоннан сөйләшергә кирәк, киңәшергә... Сталин үзен тыныч тотты, бер сорауны да җавапсыз калдырырга ярамый торган чак.

— Әле ярты сәгать кенә элек Ильичтан хәбәр алдык, коммунист иптәшләр, ул безнең ниятне хуплый...

— Солтангалиев иптәш сөйләмәде бит әле,— дип, сүз кыстырды шунда кемдер.

Сталин гүя аңламады, карашын Башкортстан деле­гациясе утырган тарафка текәде, чөнки тавыш шул яктан ишетелгән иде.

— Әйе, Башкортстан вәкилләре сүз әйтергә җыенамы? Рәхим итегез.

Берәү дә торырга, чыгыш ясарга атлыгып тормый иде.

— Нәрсә, сүз әйтергә теләүче юкмы? — дип кабат­лады Сталин.— Әдһәмов иптәшнең дә юкмыни әйтер сүзе?!

Зал өстеннән җәяүле көлемсерәү йөгереп узды. Әдһәмовның урынлы-урынсыз чәчрәп чыга торган гадәте бар, Сталин шуңа ишарә ясый иде.

Башкортстанның мәгариф эшләре буенча халык комис­сары Әдһәмов сүз әйтергә җыенмаган иде җыенуын, инде бик кыстагач, торып басмыйча чарасы калмады:

— Мирсәет Солтангалиевне тыңлап карыйк, иптәш Ста­лин. Ул сөйләгәннәр уйлаганга тәңгәл килә торган иде, га­дәттә,— диде Әдһәмов, һәм кире урынына утырды.— Телгә салынар чак түгел.

— Әйе, Солтангалиевкә сүз бирегез,— дип куәтләде төркестанлылар да.

Тагын кемнәрдер шул ук тәкъдимне хуплады. Сталин авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана кире уты­рырга мәҗбүр булды:

— Соң, тыңлап карыйк алайса... Солтангалиев мон­дамы?

Әйтерсең, Мирсәетнең монда булу-булмавын да белми иде Сталин. Югыйсә, әле бер сәгать чамасы гына элек фойеда очрашып кул кысышкан, хәл-әхвәл сорашкан иделәр.

Мирсәет, үз дәрәҗәсен белеп, тыйнак кына торып бас­ты һәм, алга узып, трибунага атлады, әмма сүз башларга ашыкмады. Гадәтенчә, бер кат залны күздән кичерде.

— Нәрсә, әйтер сүзең булмаса, көчләмибез, Солтан­галиев иптәш,— дип, гел урынсызга кыбырсып алды Ста­лин. Читтән күзәтеп утыручыларга аның бу репликасы көлке тоелды.

Трибунага менгән Мирсәетне чыгырдан чыгару җиңел эш түгел. Тын гына, ипле генә сөйләргә кереште ул. Иң элек РСФСРга кергән милли республикаларның тарихына кагылып узды. Уртак язмышка ия төрки халыкларның һәммәсенең, бары үзләренә генә хас булган үткәне, кайберәүләрнең бай дәүләтчелек тарихы барлыгына игъти­бар юнәлтте. Сан ягыннан күпме булуларына карамастан, һәр милләтнең тулы канлы мәдәни тормышта яшәргә хо­куклы булуына аерым басым ясады. Шул урында, сүзен бүлдереп, аның чыгышын алкышка күмделәр. Милли хис­нең әле сәламәт чагы, күңелләрдә, тел очында буылып торган чагы...

Сталин инде байтактан, кулларын кая куярга белмичә, утырган җирендә кыбырсынырга керешкән иде. Шуны тоеп, күреп утырган Валериан Куйбышев (аның әле соңгы араларда гына Үзәк Комитет секретаре итеп сайланган чагы), Генераль секретарь алдында яхшатланып, оратор­ны бүлдерергә форсат тапты.

— Мәсьәләгә якынрак килик, иптәшләр, доклад тың­лар ара түгел,— дип, алкышлар тукталганны да көтеп тормастан, сүз кыстырырга кирәк тапты.

Куйбышевның сүзгә кысылуы Мирсәетне кайнарлана төшәргә мәҗбүр итте.

— Иптәш Сталинның милли мәсьәләләр буенча һәр чыгышын зур кызыксыну белән тыңлыйм мин,— диде ул, кинәт, фикерендә кискен борылыш ясап.— Әмма аңлый гына алмыйм! Бүген исә, гүя үзен түгел, аны тәнкыйть­ләргә чыккан башка бер иптәшне тыңлагандай булдым. Әле кайчан гына, Иосиф Виссарионович, сез илнең килә­чәген унитар дәүләтчелектә күрә идегез. Барлык милли республикалар да автономияләштерелеп Россия составына кертелергә, буйсындырылырга тиешле иде сезнеңчә.— Бу сүзләрне президиум өстәле артында утырган Сталинның күзләренә туры карап, йөзенә бәреп сөйләде ул.— Бүген исә, үзегезне гүя җен алмаштырган, әле кичә генә «Рос­сияне таркату, Россиянең бөтенлегенә кул сузу» дип, үзе­гез үк тәнкыйтьләгән дәүләтчелек принцибын алга сөрә­сез. Әмма шушы ук фикерләрне моннан ике ел чамасы элек сөйләп, сезнең тарафтан «тар карашлы милләтче­ләр» дигән бәя алган Рыскулов иптәштән дә, Мдивани иптәштән дә, һәм без фәкыйрегез — Солтангалиевтән гафу үтенергә кирәк санамадыгыз! Бу — бер! Хуш, анысын үзтәнкыйть рәвешендә дә кабул итәргә мөмкин.

Ике кулы гүя ике канат иде аның шул мизгелдә, кола­чын киң җәеп трибунаның як-ягына таянган да менә-менә алга ыргылырга, очарга җыена, диярсең. Профиль­дән күзәтеп утырган Генераль секретарьга, шул мизгелдә, ул үз өстенә очып кунарга әзер торган тау бөркетен хә­терләткән булса кирәк.

Куйбышев, һәркемнән алданрак Сталинның халәтен тоеп, аңа ярдәмгә ашыкты:

— Сүзегез тәмаммы, иптәш Солтангалиев?

Мирсәетнең исә канатланып торган мәле, үзен тук­татырга теләп кыбырсынучыларны ишетмәде дә. Залның игътибары аңарда. Хәтта беренче рәттә утырган Сәетгалиев тә онытылып аны тыңлый.

Ораторның тавышы тагы да ышанычлырак яңгырый барды.

— Гафу итәсез, иптәш Сталин, мин бүген дә сез сөй­ләгәннән соң кул чапмадым. Автономияләштерү программасыннан баш тарткан атлы күренсәгез дә бүтәннәргә ку­шыла алмадым, күңелне бер сорау бимазалады:

— Ни өчен дип әле СССР төзелү турындагы тарихи документка дүрт республика гына кул куярга тиешле? Ни өчен дип әле илебезнең туган сәгатендә үк без рес­публикаларны хокуклылар һәм хокуксызларга, яисә бе­ренче сортлы һәм икенче сортлыларга аерырга тиеш?! Мин моны төзелеп килгән Яңа дәүләтнең нигезенә мина куеп калдыру, дип саныйм. Ун елданмы, илле елданмы, иртәме-соңмы ул барыбер шартлаячак. Тигезсезлеккә нигезләнеп яңа бәхетле тормыш төзү мөмкин түгел! Аң­лый алмыйм, Төркестан Совет республикасы Грузиядән кай ягы белән ким? Аерма бар, әлбәттә, һәркемгә мәгъ­лүм, Төркестан үзенең халык саны һәм мәйданы белән дә берничә мәртәбәгә артыграк. Халыкара политика һәм революцион стратегия җәһәтеннән дә Төркестан әһәмият­лерәк, димәк, мөстәкыйльлеккә дә лаеграк булып чыга. Казакъ, үзбәк һәм кыргызларның үзбилгеләнүгә хокук­лары юкмыни соң?! Ә татар, башкорт һәм чуашлардан бу хакта сорадыгызмы?! Ризамы алар?.. Иртәме-соңмы без бу хатаны аңларга мәҗбүр булачакбыз, вакыйгалар безне бу хатага борыныбыз белән китереп төртер. Әмма, вакыт һәм тарихи-революцион инициативаның ул арада безнең кулдан ычкынып өлгерүе ихтимал.

Аңламыйм һәм тагын бер кат аңламыйм! Милләтләрне, республикаларны тигез булмаган хокукка ирештереп — без аларны тарих алдында үзара каршы куябыз, чәкәште­рәбез. Нинди максат белән эшләнелә бу?! Ни өчен Бөтен­союз Үзәк Башкарма комитетында һәм Халык Комиссар­лары Советында барлык республикалар да катнаша ал­маска тиеш! Грузин яисә белорус коммунистлары янәшә­сендә Төркестан вәкиле, татар яисә башкорт, якут яисә калмык хокуксыз итеп хис итәргә тиешлеме үзен?! Күк­рәк кесәмдә партия кенәгәсе йөрткәндә мин бу тигезсезлек белән килешә торган кеше түгел. Сез СССР төзү идеясен бозу юлына басарга җыенгансыз, иптәш Сталин. Сез тәкъдим иткәннәр, нибарысы, Ильич алдында яхшатланып, күз буяу гына!

Катгый таләп һәм тәкъдимнәремне тыңлавыгызны үте­нәм. Иң элек, милли республика һәм милли өлкәләр һәм­мәсе тигез хокукка ия булырга тиешле! Икенчедән, авто­номияләрнең хокукларын чикләү дөрес түгел. Алар СССР төзелү турындагы документка кул куеп, тигез хокуклы субъект буларак танылырга тиешле. Өченчедән, фракция исеменнән хәзер үк Ильичка чакыру җибәрик һәм СССР төзелү турындагы мәсьәләгә аның фикерен үз авызын­нан ишетик.

Йомгаклап, тагы шуны әйтәсем килә,— Мирсәет Солтангалиев бермәл уйга калып торды, залны күздән ки­черде һәм президиум өстәле артында утыручыларга текәл­де: әйтәсе сүзе гаять җитди иде аның. Тавышыннан зал­да утыручыларның йөрәкләре тетрәнеп куйды.— Җитәр, иптәш Сталин, республикаларның мөстәкыйльлеге белән уйнамыйк!

Соңгы сүзләр, гүя, аның күңел төпкеленнән, бәгыреннән саркылып чыкты. Залда утыручылар өнсез калды. Кул чабарга да кыючы булмады, бары президиум өстәле ар­тында утырган Лев Троцкий гына, демонстратив төстә, кәе­фе булып, өч-дүрт мәртәбә кулын-кулга чәбәкләп куйды:

— Ай-да, Солтангалиев, бирде бит берәүгә кирәген...

Сталин үз-үзен кая куярга белмәде, Куйбышевы да ярдәмгә килмәде бит соң чиктә, телен йоткан диярсең...

Ул арада Мирсәет трибуна артыннан чыгып залга узды да урынына барып утырды. Чыгышын бәяләп сүз әйтүче яисә тәбрикләп кул сузучы булмады аңа. Хәтта янәшәсен­дә утырган Мохтаров та чарасыз калган кебек күренде, аңардан читкәрәк тайпылгандай итте.

Кул бирүләр, тәбрикләүләр соңрак булачак әле. Кеше-кара күрмәгән аулак җирдә очраган һәр иптәш аңа кулын бирәчәк, Мирсәетнең хак сүзләренә, кыюлыгына сокла­нуын белдерәчәк, «бирдең бит кирәкләрен» дип тә өстәп куячак.

Ә хәзергә дәшүче күренмәде. «Җитәкчеләр ни әйтер бит әле», дип көтте коммунистлар. Җитәкчеләр дә югалып калган иде.

Ниһаять, Валериан Куйбышев телгә килде:

— Коммунист иптәшләр, Солтангалиевнең чыгышы уңаеннан сүз әйтергә теләүчеләр юкмы?

Зал тагы да тына төште. Куйбышев көтте. Сталин да түземсезлек белән көтте... Һәм, ниһаять, ихтыяҗны аңлап, урыныннан Сәхипгәрәй Сәетгалиев күтәрелде.

— Мин әйтергә телим бер-ике авыз сүз.

— Юк, кирәкми... Икенче кат сөйлисең бит инде,— дип, аваз салдылар арткы тарафтан.

Куйбышев гүя ишетмәде, Сәетгалиевкә сүз бирде.

— Мин — интернационалист буларак, протест белде­рәм Солтангалиев иптәшкә,—дип башлады сүзен Сәхип­гәрәй.— Кырым һәм татар республикалары белән Тула губернасы арасында һичнинди аерма күрмим мин. Солтан­галиевнең иптәш Сталинга каршы чыгуы нигезсез. Мин кайсыбер милли автономияләргә интернационализм күз­легеннән эш йөртергә, ягъни республика статусыннан баш тартырга киңәш итәр идем. Бу бит өстәмә аппарат һәм өстәмә чыгымнардан гайре һични бирми. Коммунист­лар, интернационалистлар ич без, нигә шуны аңламый­быз!..

Зал Сәетгалиев чыгышына киеренке тынлык белән җа­вап бирде. Аның бу сүзләре комга төшкән тамчы сыман шундук сеңеп, эзсез узды.

Шулай да дәшми кала алмады Сталин — стакан туты­рып салкын су эчте, йөткеренгәләп куйды һәм карашын залга текәде:

— Солтангалиевнең чыгышы уңаеннан ни дияргә?..— Ул бермәл уйланып торды һәм үз-үзенә нык ышанган тавыш белән сөйләргә кереште.—Бу — партиягә яла ягу, дип әйтер идем мин. Инде онытылып килгән «автономияләштерү» проектын кабердән кузгатып азаплана Солтан­галиев.

— Иптәш Сталин,—дип, мөрәҗәгать итте шунда уры­ныннан сикереп торган Исмәгыйль Фирдәвес—Сез юмор хисен югалткансыз: кабердәге ул проектның авторы сез дип белә идек...

Шулчакны Троцкий залны яңгыратып кеткелдәп көлеп җибәрде һәм янә кулын чәбәкләп алды. Рәттән рәткә чыш-пыш китте. Сталин фикер йомгагының очын югал­тып торды сыман: зәгыйфь кулын френч кесәсендә тирәнгәрәк яшерә төште. Әйтерсең, кесә төбендә посып яткан соңгы көнбагыш бөртеген кармалый иде ул.

— Инде, Солтангалиевнең автономияле республика­лар статусын күтәрү хакындагы тезисына килсәк, ул ана карынында үле туган баланы хәтерләтә торган реакцион тәкъдим.

— Аңлатыбрак сөйләгез! — дип кычкырды берәү.

— Мин ачык итеп әйттем,— диюдән башка сүз тапма­ды Сталин һәм тизрәк киңәшмәне йомгаклап куярга ашыкты. Мирсәетнең чыгышы тәмам һушын алган иде аның.

Алай иттеләр, болай иттеләр дә, фикер алышуны шул рәвешле ярты юлда калдырып, киңәшмәне йомгаклап та куйдылар. «СССР төзелү турындагы проектны РСФСР коммунистлар фракциясе хуплый» дигән карар, инде күп­тән язу машинасында басылып, мөһерләнгән һәм кирәкле куллар белән дә теркәлеп куелган иде. Тавышка куеп тормадылар...

Шул ук көнне төштән соң Советларның X Бөтенроссия съезды да әлеге тәкъдимне хуплан карар кабул итте. Со­ветлар съездында да кул күтәреп тавыш бирүне кирәк тап­мадылар. Барысы да Генераль секретарьның «мәкерле» уенда туган сценарий буенча эшләнде.

Халыкларны берләштереп торырга һәм тигез хокуклы­лык гарантияләгән Союзга нигез әнә шул рәвешле са­лына...

Тагын берничә көннән соң, төгәлрәге 1922 нче елның 30 нчы декабрендә, СССР төзелү турында бөтен дөньяга игълан ителә. Йөздән артык милләт яшәгән илнең төзелүе турындагы килешү кәгазенә дүрт республика — Россия, Украина, Белоруссия һәм Кавказ федерациясе вәкилләре кул куя.

Сталинның хәлиткеч җиңүе була бу. Әмма әлеге җиңү озаккамы?! Ул кадәресен киләчәк күрсәтер, тарих үзе хәл итәр...

XVII

Мәскәү 1923 нче елны каршыларга җыена. Газета­ларда бәйрәм рухы — СССР төзелү турындагы купшы игъ­ланнар; Сталинның бәхетле көлемсерәп төшкән фоторә­семнәре; Көнбатыш Европа илләре коммунистларыннан килгән котлау телеграммалары... Илдә яңа тормыш ко­рырга хыялланып йөргән, үз-үзен аямыйча менә инде ни­чәнче ел тоташтан революция өчен көрәшүдән башканы белмәгән Мирсәет Солтангалиев тынычлыгын югалтты. Күзләренә йокы керми башлады. Вакыт-вакыт ул хәтта үз-үзен кая куярга белми иде.

Идел буеннан килгән хәбәрләр дә берсеннән-берсе аянычлырак. Идел буйларыңда, шул исәптән Татарстанда, халык ачлык афәтеннән арына алмый изалана. Яздан чә­чәр орлык табылмады. Ач үлем куркусыннан башын кая күярга белмәгән мужик халкы, төенчеккә соңгы чүпрәк­ләрен төйнәп, анда бәрелә, монда сугыла, әмма авыл кап­касыннан чыгып ерак китә алмый — юлда кырылып бетә.

Татарстан һәм Идел буеның башка губерналарына Америкадан атап җибәрелгән икмәк юлда тоткарлана. Мылтык һәм солдаттан башка берәүгә дә буйсыну юк, ти­мер юлларны гүя бизгәк авыруы биләп алган. Паровоз­ларга ягарга утын җитми. Утыны булса — йөртүчесе юк. Ачыктан ачык тоткарлык ясау, саботажлык очраклары да адым саен. Татарстандагы һәр вакыйганы йөрәге аша уздырырга күнеккән Мирсәет өчен бу хакта ишетү, бу хәл белән килешеп яшәү аеруча кыен. Күпме җаннар башын куйды, азмы кан түгелде шул республика өчен. Әле авто­номия игълан ителүенә бер ел чамасы да узмады, күпме ыгы-зыгы, күпме борчылу кичерергә туры килде шул санаулы гына айлар эчендә. «Республика, республика», дип сөйләнгән идең, халкың ачтан үлә анда», дип, күзгә төр­теп сөйләүчеләрне дә очратырга туры килде аңа. Өстәвенә, Татарстанның бүгенге җитәкчеләре һәммәсе аның тәкъ­диме белән куелган иптәшләр. Ниндидер җанлану бар да кебек, әмма шулай да эшләр яхшыга таба бара дип әй­тергә тел әйләнми. Ә канга тоз сибүчеләргә кытлык юк.

Әле менә бүген генә, өйгә кайтырга җыенганда, Валериан Куйбышев чакырып алды аны. Гражданнар сугы­шы көннәреннән үк яхшы танышлар булганга, бәйрәм киче итеп, Яңа ел белән котларга чакыргандыр, дип уйлаган иде. Ни дисәң дә, декабрьнең соңгы көне — утыз бере, кич җитеп килгән чак.

Үзәк Комитет секретаре булып сайлангач күзгә күре­неп эреләнеп киткән Куйбышев, урын тәкъдим итмәс борын, аның авырткан җиренә кагылды:

— Тәртип саласызмы ул Татарстаныгызда, юкмы?! — булды аның беренче әйткән сүзе.

Мирсәеткә бу хәл сәер тоелды, әлбәттә; бер фронт­ларда сугышып, күпме гомер бергә аралашып яшәгән партиядәшеннән Яңа ел кичендә андый сүзләр ишетергә җыенмаган иде. Куйбышев түгел, Сталин һәм Троцкий да кулын кысты, тәбрикләде ич аны бүген, якты йөз һәм җылы сүзләрен кызганмадылар. Ихластанмы-түгелме, анысы —башка, бәйрәм көннәрендә әхлак дигән төшенчә дә сакланырга тиеш бит әле.

Коелып төшмәде Мирсәет, сездән курка торган күлмәк күптән тузган, дигән сыман, тәкъдим ителмәгән урындык­ка ипле генә барып утырды.

— Гафу итәсез, иптәш Куйбышев, ни әйтергә теләгә­негезне аңламадым,— диде ул, үзенең тыныч һәм сабыр икәнлеген ассызыклый төшеп.— Үз чиратымда исә, мин сезне Яна ел белән тәбрик итәм.

Авырлык белән генә җавап сүзе чыкты:

— Рәхмәт.— Шундук эшлекле рәвештә җәт-җәт ишекле-түрле йөренергә кереште Куйбышев һәм озак көт­термәде, соравын яңадан кабатлады.— Мирсәет, әйт әле миңа, тәртип буламы ул Татарстанда, юкмы?

— Белүемчә, тәртип бар, ашарга гына юк Татарстанда.

— Сөйләмә... Сөйләмә,— дип, ашыгыч ярдәм эшләгән­дәй эш өстәле янына килде Куйбышев һәм кәгазь өемен күтәрде.—Менә, бер атна эчендә шушы тикле хат һәм телеграмма килгән, һәммәсендә зарлану, канәгатьсезлек...

— Рәхмәт сүзләре көткән идегезмени?!

— Көлмә, Мирсәет, шаярырга җыенмыйм...

— Көлмим һәм шаярмыйм да. Бәйрәм өстенә бәйрәм дисәгез дә шатланырга сәбәп күрмим. Ачлыктан, хәерче­лектән зарланалардыр?..

— Шулай булса икән! Түгел, республикадагы чәчәк атып килгән милләтчелектән зарлана якташларың.

Бу кадәресен һич көтмәгән иде Мирсәет. Гаҗәплә­нүеннән хәтта сикереп торды:

— Белүемчә, Татарстанда әлегәчә милләт яисә респуб­лика турында кайгыртыр ара булганы юк. Менә икенче ел тамак кайгысы белән изалана халык.

— Дөрес, дөрес,— дип, эләктереп алды аны Куйбы­шев.—Ачлыкның да башы шулардан, дип язалар менә. «Татарларга республика биргән көннән бирле тамакның туйганы юк», дип язган анда берәү. Губерна чагында мон­дый хәлнең булганы юк иде диләр...

— Кара син аны, минем якташлар Куйбышев иптәшкә нинди кызыклы хатлар язып ята икән,— дип, өстәлгә таба якынлашты Мирсәет.—Миңа да күз йөртеп чыгарга рөх­сәттер бит...

— Рәхим ит. Рөхсәт кенәме соң, хатта күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү дә сезгә йөкләтелә, иптәш Солтангалиев. Ботканы шулай куертучыларның берсе үзегез ич.

Өстәл читендәге кәгазьләрнең беришен аралап Мир­сәеткә сузды Куйбышев. Ә үзе өстәл артындагы кресло­сына утырып телефонга үрелде.

Хатларны күздән кичереп чыккач, Мирсәет бераз дәш­ми утырды —сәер тәэсир калдырган иде алар. Аңарга да килә хатлар, аңа да язалар. Зарланучылар бар, ярдәмгә мохтаҗ булганнар яза. Әмма Куйбышев өстәлендәге хат­лар бөтенләй башка, үзгә иде: адреслары белән дә, эч­тәлекләре белән дә бер-берсенә шул тикле охшаганнар... Нигә соң әле, гомер булмаганны, менә хәзер генә әлеге проблема күтәрелгән дә, хатларның барысы да Куйбышевка адресланган. Хатлар махсус оешты­рылмадымы икән? Андый шиккә урын бар иде биредә.

Куйбышев ниндидер ханым белән сөйләшеп алды. Онытылып, рәхәтләнеп, елмаеп-көлеп сөйләште һәм купшы котлау сүзләрен дисбе итеп тезде тегеңә. Телефонның ар­гы очындагы ханым белән бәйрәмнән соң ук очрашырга сүз куешып, хушлаштылар.

— Йә, Мирсәет, ничек, таныштыңмы?—дип, кызык­сынырга ашыкты Куйбышев. Үзендәге үзгәрешне — кәеф күтәренкелеген яшереп азапланмады.

Ә Мирсәет нинди нәтиҗәгә килергә белми утыра. Турысын ярып салырга кирәк санамады әлегә. Дәшми калу да мөмкин түгел.

— Гыйбрәтле хатлар алгансыз икән...— дип, чик­ләнде ул.— Гыйбрәтле хатлар...

— Хатлар һәм фактлар хәтәр нәрсә ул,— диде Куй­бышев, Мирсәетнең ни дияргә белмичә утыруыннан үзе теләгән нәтиҗә ясап.— Генераль секретарь белән бәхәс­ләшеп булса да, хатлар һәм фактлар белән бәхәсләшү чи­тен.

«Менә ничек?! — дип, уйлап куйды Мирсәет.— Сүз сө­реше әнә кая таба бара икән!..» Димәк, җавапсыз кала торган чак түгел.

— Фактлар — факт, хатлар — хат,— дип башлады ул сүзен.— Әмма һәр факт хатка сыймаган кебек, фактсыз, хакыйкатьтән ерак торган хатлар да языла икән. Мине андый хатларның булуы түгел, шуларның җепкә тезелгән дисбе төймәләре сыман, Үзәк Комитетта яңа гына эшли башлаган секретарьга җибәрелүләре хәйран кадырды... Мирсәетнең тел төбендә ни ятканлыкны тиз тоемлап алды Валериан Куйбышев — күзләрен киереп ачты:

— Бу нәрсә?! Нәрсә дип әйтергә җыенасыз, иптәш Солтангалиев. Сез һәр факттан гаеп-кыек эзлисез!..

— Эзләмим, юк, эзләмим, иптәш Куйбышев. Әмма ми­нем вакыт-вакыт кына булса да кайбер факт һәм күре­нешләргә үз мөнәсәбәтемне белдерә килергә хокукым бар дип беләм.

— Фактларга,—дип, басым ясарга кирәк санады Үзәк Комитет секретаре.— Әйе, фактларга мөнәсәбәт белдерү кирәкле һәм зарур эш. Ялгышмасам, сүз Татарстан һәм анда чәчәк атып килгән милләтчелек хакында барырга тиешле иде.

Уйламаган җирдән Мирсәет үзе сорап куймасынмы шунда:

— Хат авторларының берсе дә татар милләтеннән тү­гел. Бу гаҗәпсендермиме сезне?

Югалып калмады Куйбышев.

— Сезнең халык грамотасыз. Ул укый-яза белми...

Кычкырып көлеп җибәрде Мирсәет, Куйбышевтан моны көтмәгән иде.

— Көлдереп үтерәсез ич. Каян алдыгыз аны?! Бездә укый-яза белмәгән кеше юк.

Куйбышев дәшмәде, үзалдына мыгырданып кына куйды.

— Иптәш Куйбышев, әйдәгез таләпчәнлекне һәр ике як өчен дә тигез югарылыкта куеп сөйләшик әле. Юкса, гаеп ташлыйсыз да, көлдерәсез...

— Килешәм. Син дигәнчә булсын, Мирсәет.

Мирсәет бәхәс өчен тәмам өлгереп җиткән иде, ни­һаять. Бармакларын бөгә-бөгә исбатларга кереште:

— Беренчедән, Татарстан диеп ялгышасыз. Хатлар бер Казаннан гына түгел, Уфадан да, Бохарадан һәм Әс­терхан шәһәрләреннән дә язылган. Ә сез Татарстан да Татарстан дисез... Бу — җитдирәк уйлаганда, орфографик хата гына түгел, иптәш Куйбышев. Сезнең болай гомуми­ләштерүдән җитди сәяси нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин бу­лыр иде... Хуш, монысын гафу да иттек ди...

Мирсәетнең, шул рәвешле, җитди һөҗүмгә күчүен Үзәк Комитет секретаре көтмәгән иде. Әйтер сүзе, фикерләре формалашып җиткәнче үк әңгәмәдәшен, кабаланып ди­ярлек, бүлдерергә ашыкты:

— Тукта... Тукта, бераз ачыклап китик,— дип, Солтангалиевнең кулына кагылды ул, һәм нәкъ аның каршысында торган урындыкка килеп утырды.— Кара-каршы утырып, күзгә-күз карашып сөйләшик, аңлашыйк булмаса. Күрәм, сез миңа политик ярлык тагарга да күп сорамыйсыз..,

— Сәяси төгәлсезлеккә хакыбыз юк дип әйтергә теләвем. Биргәк тә милләтләр һәм конкрет халык, конкрет республика хакында фикер йөрткәндә...

— Төшендеребрәк сөйләче?..

— Төшендереп сөйлим. Сез — Үзәк Комитет секрета­ре — инде берничә мәртәбә «Татарстаныгыз», дигән гый­барәдән файдаландыгыз. Ә бит сезгә яхшы мәгълүм. Бо­хараның да, Әстерханның да Татарстанга мөнәсәбәте юк. Уфа каласының да нинди статуска ия булуын яхшы белә­сез...

Куйбышев ирен чите белән генә елмаеп куйды:

— Без бит икәүдән-икәү, күзгә-күз карап сөйләшәбез, Мирсәет. Монда чит колаклар яисә беркетмә язып утыру­чы юк. Нигә безгә кәнфитләнеп маташырга. Син мине яхшы беләсең, мин дә сине яхшы беләм һәм хөрмәт итәм. Ачыктан-ачык сөйләшик...

— Килешәм. Ачыктан-ачык сөйләшик.

— Сез, татарлар, дип сөйләшүем махсус басым ясау өчен, әлбәттә. Син мине дөрес аңладың. Ләкин мин дә күп күрәм, күпне ишетеп беләм. Татар Казанда гына түгел, Уфадагы вакыйгалар үзәгендә дә татар, Әстерханда да. Бохарада һәм тулаем «туземецлар» яшәгән һәр төбәктә татар эш йөртергә, иҗтимагый фикер тудырырга сәләтле халык.

— Сүзләрегезне ничек... күпсенү дип аңларгамы? Әллә татар кызылармеецлары һәм большевиклары кылган ба­тырлыкларга бирелгән югары бәя буларак кабул итәр­гәме?..

— Ничек телисез, шулай кабул итә аласыз, әйтергә те­ләгәнем — башка.

— Тыңлыйм,— диде Мирсәет, һәм ияген учлап әңгәмә­дәшенә текәлде. Димәк, моңа кадәрге сөйләшүләре әйте­ләчәк сүз өчен әзерлек кенә булган икән.

Куйбышев та боргаланып-сыргаланып утырудан туй­ган иде, күрәсең, дулкынланып турыдан ярырга кереште:

— Иптәш Солтангалиев,— дип, рәсмиләштерергә кирәк санады иң элек.— Әйтегез әле, ни җитми сезгә?.. Ничә йөз елдан соң республикалы булдыгыз. Югыйсә, Казан иксез-чиксез Россиянең урта бер җирендә торып калган гадәти бер өлкә, губерна шәһәре генә ич. Халкыгыз да бөтен Рос­сия буйлап таралып, чәчелеп беткән. Бүгенге Казанны мин үзем рус каласы диеп беләм... Партиягә, иптәш Сталинга рәхмәт әйтәсе, булганына ризалашып яшисе урында, дөньяны болгатасыз...

Үзәк Комитет секретаре беркавым тукталып торды — сөйләгән сүзләренә Мирсәетнең мөнәсәбәте ничегрәк икән, янәсе. Тыңлап утыручы дәшмәде, эчтән кайнап, кү­ңелендә күтәрелеп килгән дулкынны тышка чыгармады.

— Инде республика гына аз, Идел-Урал кирәк үзегез­гә, Төркестан кирәк... Союз килешүенә кул куярга... Рос­сия һәм Украина белән тигез хокуклы булырга...— Туктап тын алды Куйбышев һәм тавышын баса төшеп, үз итеп дәшкән атлы булды.— Безгә яхшы мәгълүм, Мирсәет, мондый вәсвәсәләрнең башында иң элек син торасың... Син сөйли беләсең, синең сүзең үтә. Бигрәк тә вак милләт һәм төрле «туземец»лар арасында сиңа иярергә торучы­лар байтак. Без боларның барысын да беләбез һәм хөрмәт тә итәбез үзеңне. Иптәш Сталинның да сиңа карата үзгә, туганнарча якын мөнәсәбәттә булуы мәгълүм безгә... Шуңа күрә дә, Үзәк Комитет секретаре буларак, мин сине ва­кытында кисәтергә кирәк таптым. Юкса, ахыры матур бет­мәс бу эшнең!..

Тыңлап утыручының түземлеге, күрәсең, соңгы чик­кә җитеп терәлгән иде:

— Яңа ел теләкләрегез шуның белән тәмаммы? — дип, кырт кистерде ул.

— Әгәр дә дөрес аңлаткан булсам, тагы да мөһимрәге, син дөрес аңлаган булсаң — тәмам!

— Дәшмәвең — мең алтын, дигән сыман булды инде бу. Безнең төрки халыкларда шундый әйтем бар, иптәш Куйбышев.

— Төрки дигән сүзең искә төшерде... Тагын шуны әй­тим, сине кайбер иптәшләр пантюркизмда да гаепләп яза­лар. Сак бул, Мирсәет.

— Әнә ничек,— дип, елмайгандай итте Солтангалиев.— Тик моның, нигәдер, гаепкә бөгәр җирен генә күрмим. Без бит чынлап та төрки халыклар. Славяннар кебек үк, төркиләрнең дә үзара аралашып, туганлашып яшәүләрен­дә мин һичнинди яманлык күрмим. Ислам исә, сезгә яхшы мәгълүм, безнең ата-баба дине. Бу очракта «пан» дигән өстәмәгә ихтыяҗ юк. Панславян яисә панхристиан дими­ләр ич! Ислам дине тотучы һәм чыгышлары белән төрки булган халыкларны үзара каршы кую һәм бүлгәләргә ом­тылыш — ул ясалма һәм, әйтер идем, хата сәясәт.

Куйбышев, ярдәм эзләп, өстәл өстендә чәчелеп яткан хатларга иелде.

— Әнә, хатлар... хатларда да шул ук куркыныч хакын­да искәртелә.

— Ә-ә, хатлар,— дип, ирексездән үзеннән читкәрәк этте аларны Мирсәет.—Турысын әйтсәм — әйтим, беренчедән, бу хатлар кемдер тарафыннан оештырылганга охшаган.

— Нәрсә сөйлисең син! — дип, сүз кыстырмый булды­ра алмады Куйбышев.

— Икенчедән, әлеге хатларны укыганчы ук, миңа күптәннән таныш булган фикерләр бу. Кызганычка каршы, Казанда булсын, Уфада яисә Бохарада булсын, җирле халык вә­килләренең үзаңы уянуга эчләре пошкан затлар бай­так. Халыкларның соңгы араларда милли дәүләтчелеккә омтылышлары аларны тәмам чыгырдан чыгарды, әлеге хатларны күздән кичереп чыккачтын, милләтчелекнең чә­чәк атуын түгел, теше-тырнагы белән империячел фикер йөртүгә ябышып яткан туң йөрәкләрнең салкынлыгын той­дым мин. Бу хатлар партия һәм яшь Совет дәүләте фай­дасына язылмаган, алардан патша империясе исе килә. Гомумән, бүгенге сөйләшүдән мин үзем канәгать тү­гел. Халыкларның үзбилгеләнүгә булган омтылышын алай җиңел генә буып, туктатып булмаячак. Азатлыкка омты­лыш һәр милләтнең генә түгел, һәр шәхеснең табигый халәте. Без, шул сәламәт омтылышка дөрес юнәлеш би­реп, милли азатлык хәрәкәтен социаль революция макса­тында файдалана белергә тиешле. Җил тегермәненнән дошман ясап көлкегә калуыбыз ихтимал!

— Тукта,—дип, Куйбышев кинәт өстәлгә китереп сук­масынмы шунда.—Монда кем —сезме, әллә минме Үзәк Комитет секретаре?! Җитәкче кешене тыңлап, аңладым дип, рәхмәт әйтеп аерыласы урынга үз вәсвәсәңне сөй­ләп утырасың. Большевик булсаң —большевик бул, пар­тия юнәлешендә тор. Түгел икән, ихтыярың, Истамбулга йөз тотып, юлга әзерлән. Дустың Зәки Вәлиди артыннан, мәсәлән.

— Иптәш Куйбышев!—дип, тавышын күтәреп, аягүрә сикереп торды Мирсәет һәм, күзләрен киереп ачып, Куйбышевка текәде. Әле генә өстәл төеп, кызарып-бүртенеп акыл саткан партия лидеры сагая калды булса кирәк, бүлмәдә бермәлгә тынлык урнашып торды... Йончыткыч һәм авыр тынлык... Кайсысының түземлеге озаккарак җитәр икән, чебен очкан аваз да ишетелми. Үзәк Коми­тет бинасы, әйтерсең, бушап калган.

Ачыргаланып телефон шылтырады шунда. Куйбышев, дөньясын онытып, эш өстәленә ыргылды.

— Әйе, тыңлыйм, иптәш Сталин. Дикъкать белән тың­лыйм,—дип, җавап кайтарды Куйбышев үрә катып, үзе, кабаланып, якаларын хәстәрләргә тотынды, нишләптер тавышы да калтыранып китте. Шул мизгелдә ул Мирсәет­кә бик тә кызганыч булып күренде.

— Әйе, иптәш Сталин, безнең сөйләшү тәмам, хәзер керәм...

Димәк, дип үзалдына нәтиҗә ясарга өлгерде Мирсәет, аларның бу сөйләшүе хакында Сталин хәбәрдар булган. Кем белә, бәлки ике арадагы сөйләшүне аның тыңлап та утырган булуы ихтимал. Куйбышевның вакыт-вакыт үзен сәхнәдәге уенчы сыманрак тотып, гайре табигый сөйләшүе дә шуннан булмадымы икән?! Вакыйгалар һәрхәлдә шак­тый киеренке һәм сәер юнәлеш ала бара сыман.

Куйбышев өс-башына күз төшереп алды да, бүлмәдән чыгарга дип борылды, әйтерсең, алар арасындагы сөй­ләшүгә соңгы нокта куелган иде инде. Мирсәеткә бу сәер тоелды. Ул җәт кенә ишек катына үтте дә Куйбышевның юлына аркылы барып басты.

Үзәк Комитет секретаре инде гүя күптән башка дөнья­да иде — күзләреннән кот качкан: ул Генеральный янына ашкына.

— Мин ашыгам. Мине иптәш Сталин үзе көтә,— диде ул, калтыранган тавыш белән.

Көтмәгәе. Мирсәет тә болай чыгып китә алмый.

— Хәзер китәрсең, бер генә минут тыңла әле мине,— дип, туктатты ул аны.

Теге исә гүя гел ишетми:

— Мин ашыгам... Мине иптәш Сталин үзе көтә.

— Ике генә авыз сүзем бар, тыңлагыз әле, иптәш Куйбышев... Мине хөрмәт итәсезме-юкмы, анысы сезнең их­тыярыгызда, әмма татар халкы турында керделе-чыктылы сөйләшүләрегезне туктатыгыз — бу бер! Икенчедән, берәү дә Истамбулга йөз тотарга җыенмый. Без килмешәк тү­гел, үзебезнең ата-баба җирендә яшибез! Онытмагыз, Мир­сәет Солтангалиев үз Ватанында һәм үзе ышанган иман­да яши. Кыйбласы һәм йөзе аның бер генә! Халкын, Ва­танын һәм иманын ул беркем каршында да алыштырмады һәм алыштырмас та. Хәтта Генеральныйга кирәк булганда да...

Ә инде Зәки Вәлидигә килсәк, аның — үз язмышы. Ул да сез теләгән сәяси уенчы яисә курчак була алмады — бар гаебе шунда. Аның хакында соңгы сүзне башкорт халкы әйтсен.

Шуның белән сүзем тәмам. Хушыгыз, иптәш Куйбышев. Яңа еллар белән үзегезне!

* * *

Ул ашыгып-кабаланып өйгә кайтырга чыкканда сигез тулып килә иде бугай инде. Димәк, Яңа елга дүрт сәгать чамасы вакыт калган. Сәгатьләр генә түгел, көннәр, айлар, еллар шул рәвешле узып кына тота. Эштән бушага­ны юк, ә эшләнәсе һәм чират көтеп яткан эшләренең очы-кырые күренми. Соңгы араларда, бигрәк тә узып бар­ган 1922 нче елда, аның күңелендә ниндидер канәгать­сезлек, үз-үзеннән, әйләнә-тирәсендәге вакыйгалардан ри­засызлык хисе дә артканнан-арта бара кебек, һәрхәлдә 1918—1920 нче еллардагы күңел күтәренкелеге, ашкыну юк инде хәзер. Ул чорда бер талпынуда бөтен илне, дөнья­ны колачлап алырлык дәрт, дәрман барлыгын тоя иде үзендә. Нинди генә кыенлыклар күрмәсен, эшләгән эш, кылган гамәлләренең нәтиҗәсе тормышта ачык чагылыш таба килә иде. Дошман белән якага-яка килеп тарткалаш­кан көннәрдә дә, үлемнең күзенә туры карап утка кергән сәгатьләрендә дә бүгенгедәй ару-талу, бүгенгедәй өметсез төшенкелеккә бирелгәне юк иде аның. Соңгы араларда исә күңеленә шом төшкән, икеләнгән, үкенгән, офтанган мизгелләр артканнан-арта бара. Гәрчә болар, гомумән, Мирсәетнең холкына балачактан ук чит, ят сыйфатлар иде. Ул гынамы, аның хәзер чын мәгънәсендә куркып кал­ган мизгелләре дә була.

Шунысы кызганыч, бер аңарга гына хас, аны гына борчый торган тойгы-халәт булса икән ул. Төрле милли төбәкләрдән ишетелгән моң-зар турында әйтеп тә торасы юк, хәтта үзәк аппаратта җыен тузга язмаган чыш-пыш китте. Бер-береңә шикләнеп карау, ышанмау дисеңме... Төркемнәргә бүленеп үзара тарткалашу, портфель һәм өс­тәл бүлешү дисеңме... Үзара ышаныч булмавы һәм мө­нәсәбәтләрдәге эчкерсезлекнең югалуы турында әйтеп тә торасы юк инде...

Революцияне шуның өчен ясадымыни соң алар?! Граж­даннар сугышында ятып калган корбаннар һәм түгелгән кан нәрсә өчен кирәк булды соң алайса?!

Хәтерләргә, искә алырга теләмәсә дә, Сталин янына ашыккан Куйбышевның агарынып калган йөзе, төссезлән­гән карашы һаман күз алдында, ә колак очында аның кал­тыранып чыккан тавышы эленеп торды. Валериан Куйбышевны Мирсәет бүген генә күреп белми. Гражданнар сугышы көннәрендә төрле фронтларда һәм төрле шарт­ларда күрешкәннәре, аралашканнары булды. Азмы-күпме хөрмәт итә иде ул аны. Бүген исә аның күз алдында Куйбышев тәмам юкка чыкты, шәхес булуыннан туктады. Большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты секретаре ни өчен дип әле шундый мескенлеккә, шул дәрәҗәдә түбән­леккә төшәргә тиеш... Булсын, Сталин дәрәҗәле һәм хөрмәткә лаек җитәкче дә булсын ди... Куйбышев та төшеп калганнардан түгел ич. Янәшә торып, тигез булып сөйләшү, хезмәттәшлек итүгә ни җитә!

Мирсәет тә аз эшләмәде Сталин янәшәсендә. Эшләде, эшли һәм эшләячәк тә. Әмма партия лидерлары каршысында югалып калганы, баш игәне юк. Ул үзенә андый түбәнлекне гафу да итмәс иде. Фикерләре туры килә икән — уртак тел таптылар, түгел икән — бәхәсләштеләр. Үзара бәхәс һәм фикерләр көрәшендә хакыйкать ачыклана ич. Бер партия әгъзалары арасында үзара мө­гамәлә бары шундый гына булырга тиештер дә.

...Мәскәү елгасы аша салынган күпернең яртысына җиткәч, каршы якта калкып торган соры бинада, Мирсәет үз тәрәзәләрен эзләп тапты. Яктылык бар, димәк, һәммә­се дә өйдә, аны көтәләр булса кирәк. Бозлы тәрәзә аша кемнеңдер күләгәсе күренеп китте. Фатыймадыр, аш-су хәстәрләп йөрүедер дип, уйлап куйды ул. Күңеленә җылы кергәндәй булып китте, адымнарын тагы да кызулата төште. Тәрәзәдәге яктылык та җитә икән ич кеше күңе­лен канатландыру, очындыру өчен.

Өйләре турысына килеп җиткәч, Мирсәет янә өченче каттагы якты тәрәзәгә күз салды һәм... туктап калды. Ул гына да түгел, чигенә-чигенә юл аша ары чыгып, елга чи­тендәге таш диварга килеп сөялде дә, тын алырга кыен­сынып, хәйран калып үз тәрәзәләренә текәлде.

Көн салкын. Суык бабай тәрәзәгә боз челтәрләрен чик­кән. Аргы якта кемдер сулышы белән тәрәзәдәге боз кат­ламын эретү белән мәшгуль иде. Инде беренче тапкыр гына җылытуы түгелдер, чөнки кайнар сулыш һәм бармак эзләре тәрәзәдәге боз элпәсен чуарлап бетергән. Аны көтүләре... Фатыйманың мондый эш белән шөгыльләнер арасы калмас, сабыйларның кай­сысы булыр икән бу? Әле яңарак кына дүртенче яше бе­лән киткән Гөлнарымы, әллә сигезне тутырган Рәсидә­ме?

Нәкъ шул мәлне, ата күңелендәге сорауга җа­вап бирергә ашыккан сыман, аргы яктагы сабый, әлеге ачыклык аша тәрәзәгә капланып, урамны күзәтергә кереште.

«Рәсидә»... дип, әйтеп куйды Мирсәет үзалдына. Әти­сен көтә, күпер ягына текәлеп аны эзли. Күңеле нечкәреп китте атаның, бугазына авыр төер, күзләренә кайнар там­чылар килгәнен дә сизми калды... Рәсидәсе аның саен иреннәре белән бозны җылыта да, яңадан тәрәзәгә килеп каплана. Нәкъ өй каршысында, түбәннән үзенә кул бол­гарга керешкән әтисен генә күрми. Карашы еракка, күпер аша Кремль тарафына текәлгән.

«Рәсидәм... Ятимәм минем...» дип кабатлады ул күңеле йомшарып китеп. Үз-үзенә, күңеленең нечкә бер төп­келеннән ургып чыккан хисләренә хуҗа түгел иде шул мизгелдә. Бу бала бәгыренең иң нечкә җирен­дә эленеп торган бердәнбер ярасы иде бит аның. Үзеннән аерым яшәгәндә дә хәтереннән, күңеленнән чыгара алмый юксынды, өзлексез сагынып яшәде ул аны. Инде менә үзе янына алып кайткач та кызгана, һаман бәгырен өзгәли аның Рәсидә. Чөнки ул иң газиз кешесен югалт­кан — әнисез калган бала. Кыз бала өчен моннан да авыр­рак нинди югалту булырга мөмкин. Яхшымы-яманмы, Рауза аның әнисе иде бит. Аның җылы кулларын, «кы­зым» дип, өзгәләнеп аркасыннан сөюләрен сагынмыйдыр дисеңмени ул баланы...

Югыйсә, Фатыйма да какмый-сукмый, үз баласы сы­ман карый, хәстәрли Рәсидәне. Ә барыбер газиз ана на­зын һичкем алмаштыра алмас, инде һичкем бирә алмас Рәсидәгә. Бу сабыйны аңласа да, хәзер бары ул гына аңлый алыр. Мирсәетнең исә көндәлек ыгы-зыгыдан ары­нып өйгә кайтып керә алганы юк — берөзлексез юлда, бер­өзлексез эштә. Ул югында көзге озын кичләр һәм кышлар буе Рәсидә һәрчак шулай тәрәзәгә капланып әтисен кө­тәдер сыман тоелды.

Әнә ич, әле хәзер дә тәрәзәгә өрә, ике арада эленеп торган салкын бозны эретергә тели. Ә ул — ата кеше — өч дистәне тутырган әзмәвердәй таза, сәламәт ир-ат, ба­лавыз сыгып, кызының ничек газаплануын тыштан күзәтеп тора. Шул рәвешле йомшарып китүенә ачуы чыкты Мир­сәетнең: уч тутырып салкын кар иелеп алды да, чигәләрен уа-уа, җәт-җәт атлап өйгә ашыкты.

Ишекне аңа Фатыйма ачты. Мирсәетнең кулына то­тып кергән ак каракүл папахасын элгечкә алып куйды. Ашыга-кабалана тун төймәләрен ычкындырырга булышты һәм иренең күкрәгенә килеп капланды...

Ишек катында беркавым тынлык урнашып торды. Ха­тынының бөдрәләнеп торган йомшак кара чәчләреннән сыйпады Мирсәет, аның кайнар сулышын, йөрәк тибешен тоемлады. Күңеленнән генә уйлап куйды: нибарысы егер­ме өч яшь бит әле Фатыймага. Өйләнешеп бергә тора баш­лаганнарына дүрт ел тулып, инде бишенче ел киткән. Мир­сәетнең нинди рәхәт күрсәткәне бар аңарга, кайчан кара­ма эштә, кайчан карама ил һәм халык мәшәкатьләреннән арына алганы юк. Ә Фатыйма, ир куенында иркәләнер ча­гында, кичләрен-иртәләрен, еш кына төннәрен дә, берьялгызы дүрт стена артында уздырырга мәҗбүр. Ул бит әле студент та, Көнчыгышны өйрәнү институтында укый. Ике бала тәрбияли. Өстәвенә әнисе һәм туганнары белән дә арасы көйләнеп җитмәгән. Фатиха алып тормый гына Мирсәеткә чыгуын әле булса гафу итеп бетерә алмыйлар...

Мирсәет Фатыйманы күкрәгенә кысты, ә карашы белән кызларын эзләде. Чынлап та, нигә тавыш-тыннары ише­телми соң әле балаларның. Рәсидәсе сабыр, тартына тор­гандыр, ә Гөлнары әллә кайчан йөгереп килеп җиткән булырга тиеш иде бит инде.

— Кызлар кая, Фатыйма, кызлар нигә күренми? — дип, сорамый булдыра алмады ул.

Башын күтәрә төшеп, иренә зур кара күзләрен текәде Фатыйма.

— Хәдичә белән Сәет килгәннәр иде. Мин институтка барып кайткан арада балалар белән калып тордылар. Гөлнарны үзләре белән кунакка алып киттеләр. Ә Рәсидә өйдә. Ут алганнан бирле инде сине көтә, тәрәзә яныннан китми.

Янә бер кат хатынының тулы алсу иреннәренә, ачык йөзенә сокланып карап торган җиреннән, кызына дәште Мирсәет:

— Рәсидә кызым, әтиеңне каршы алырга чыкмыйсыңмыни?

Җавап бирүче булмады. Мин монда дигән сыман, кыз­ның борын сызгырткан авазы гына ишетелде. Кемгәдер, нәрсәгәдер үпкәләгән, димәк.

Фатыйма Мирсәетнең колагына үрелеп ачыклык керт­те.

— Сине миннән көнләшә ул. Кунакка аны да чакыр­ганнар иде, киреләнде, бармады.

Мирсәет ниһаять, тунын салып элде, аягын чишенде.

— Балдыз белән каениш килгән идемени? Үскәннәрме соң, Фатыйма? Аларны күрмәгәнгә дә байтак бит инде.

— Сәеткә унөч тула инде, гәүдәгә һаман шул көенчә. Ә Хәдичә, күрсәң исең китәр, шундый чибәрләнгән.. Егет­ләрнең күзен камаштырырлык.

Чынлап та, Ирзиннарның һәр баласы өч малай һәм ике кызлары акыл һәм тәрбияләре белән булсын, буй-сын ягыннан булсын, үзләренең яшьтәшләре арасында аеры­лып торалар. Моны Мирсәет тә яхшы белә, сүз дә юк, затлы гаилә. Әмма социаль чыгышлары байлардан бул­ганга күрә, яшәү, бигрәк тә соңгы араларда, җиңел би­релми иде аларга. Мирсәет булып Мирсәеткә дә төртеп күрсәтәләр, кем кызына өйләнгәнлеген исенә төше­реп торалар бит.

Фатыйма җәт кенә аш-су әзерләү бүлмәсеннән Рәсидә­не җитәкләп алып чыкты.

— Әтиең кайтты ич, нигә чыкмыйсың? Нигә кирелә­нәсең, Рәсидә?

Кыз дәшмәде. Үрелеп, каш астыннан гына әтисенә күз йөгертеп алды.

Фатыйма, кыз белән әтисен икәүдән-икәү генә калды­рып, бәйрәм өстәлен кайгыртырга китеп барды. Кызын ку­лына күтәреп, сөя-сөя Мирсәет тә аңарга иярде.

— Фатыйма,—диде ул, гаепле кеше сыман.— Бүген үзегезгә бәйрәм бүләге кайгыртыр арам да булмады. Бер­леккә гафу итәрсең, яме.

— Икмәк паегын алдым, аз булса да бәрәңге бар әле. Борчылма, Мирсәет, алланың биргәненә шөкер.

Тамак кырып, елмаеп алды Мирсәет. Бу аның «алла» исемен искә төшереп сөйләвенә җавап иде. Фатыйма, Ка­сыйм каласында туып Мәскәүдә үссә дә, Аллаһе тәгаләне һәрдаим искә алырга күнеккән, затлы тәрбия алган кыз иде. Ә Мирсәеткә исә эләкмәде андый тәрбия. Кыскасы, ул — революция фанатигы — Алла исемен сирәк, бик сирәк искә ала. Гәрчә, күңелендә бу изге төшенчәләргә карата үзенә бер җылылык һәм олылау яшәсә дә.

Фатыйма да елмаеп җавап кайтарды. Әмма аның сүз­ләре ихластан иде:

— Юк инде, Мирсәет,— диде ул.- Үземә хуҗа булуын булдың, әмма Аллага тимә, иманыма хыянәт итү юк.

Ә син, кызым, ничек уйлыйсың — Алла бармы ул, юкмы?—дип, шаярган атлы булып, кызының почык бо­рынына басып куйды ата.

— Алла ул безнең бар яхшылык һәм яманлыкларыбызны күзәтеп тора, әтием,—дип, әйтеп салмасынмы сигез яшьлек кыз бала.—Үз әнием дә, сырхауланып ятканда, «мине алла каргады», дип әйтә торган иде Алла бар ул, әти!

Елмаерга да, көенергә дә белмичә, аптырап калды Мирсәет. Кызыннан һич мондый сүзләр ишетәсе килмәгән иде. Өстәвенә, Фатыйма алдында янә Раузаны искә төшерделәр.

Беренче класста укучы Рәсидәнең мәктәп хәлләре ту­рында сораштыра-сораштыра ата белән кыз бүлмәгә уз­дылар. Хәер, шушы бердәнбер бүлмәдә алар ял да итә­ләр, эшлиләр, дәрес хәзерлиләр, йоклыйлар да иде.

* * *

— Мирсәет. .

— Әйе, Фатыйма.

— Нигә йокламыйсың?

— Ә үзең?..

— Сине уйлап ятам. Төне буе боргаланып чыктың. Тагы борчуларың бармы?..

— Үзең беләсең, Фатыйма, җан тыныч түгел. Әллә арыдым инде, эчем поша, Мәскәүдә дә хәлләр мактаныр­лык түгел, урыннарда да... Революция булганга алтынчы ел китте. Ә тормыш һаман бер тирәдә таптана, алга китеш юк. Кан коюның, көрәшнең туктап торганы юк. Ашарына юк кешеләрнең, ягарына. Тәмам йончыды халык.

— Ә ул ыгы-зыгы берәр вакыт бетәр дип уйлыйсыңмы?. Минем әни әйтә, җимерүен җимерделәр бу большевиклар тормышны, ди.

— Тыңлама... һәм сөйләмә андый сүзләрне. Ялгыша ул.

— Эче пошканга сөйли торгандыр... Кешеләрнең кан­сызлана, бер-берсенә дошманлаша, мәрхәмәтсезләнә ба­руына күңеле рәнҗи аның. Ә сиңа, синең эшеңә хәер-хаһ ул үзе.

— Беләм... Минем әби яхшы кеше, киң күңелле, дип, Фатыймасын үзенәрәк тарта төште Мирсәет.— Шундый кыз үстереп биргән әби начар була димени...

— Җитәр... Йокларга тырыш инде, Мирсәет, черем итеп булса да алырга кирәк.

— Йокы качмас... Бүген үк Казанга китәргә кирәк, юлда йокланыр әле.

— Тагы юлга чыгасыңмы? — дип, офтанып куйды Фатыйма. —Бергә яшәгән күк тә түгел, гомер гел аеры-чаеры үтә... Кичәгенәк санап утырдым әле, узган елның өчтән икесен юлда уздыргансың... Бу ел да шулай булырмы икән?..

— Җиңел булмас, Фатыйма. Шулай да, бергә-бергә булганда гына түзәрбез.

— Хәерле ел булсын... Зарлана дип уйлама. Сиңа авыр, сине кызганып әйтүем.

— Минем уйлавымча, Фатыйма, 1923 нче ел хәлиткеч барылышлар елы булыр. Төркестандагы ыгы-зыгы бетәр, ачлыктан да котылырбыз. Иң мөһиме Үзәк Комитет мил­ли мәсьәләне аңлау юнәлешендә дөрес юлга басар. Та­тарстан, Башкортстан һәм Төркестан республикалары ти­гез хокукка ия булсалар, менә күрерсең, бу факт бөтен Көнчыгыш илләрен кузгатып җибәрер. Социализм идея­ләренең таралуы һәм җиңүе өчен Көнчыгышта иксез-чик­сез мөмкинлекләр бар...

Иренә тагы да елыша төшеп, елмаеп алды Фатыйма:

— Төшеңдә дә, өнеңдә дә революция дип саташасың... Хәерлегә булсын!

— Шуның өчен туганмын, күрәсең... Ә шулай да, Фа­тыйма, революция җиңеп, бу ыгы-зыгылар бер тынычлан­гач, язу эшенә керешәсем, язасым килә минем. Үземнең күргәннәр, баштан кичкәннәр турында язар идем. Сизәм, теләк бар язарга, җегәр дә бар... Вакыт кына кирәк. Ул шундый роман булачак...

— Үзең өлкән булсаң да, бала-чага кебек, хыялый син, Мирсәет... Хыялыем минем...—диде, Фатыйма иренә сары­лып.

— Ә син миңа бер малай табарсың, ярыймы...

— Анысы инде синнән тора... Син бит безнең кызлар буенча белгеч.

Иркәләнү-шаяруы, уены-чыны бергә Фатыйманың. Мир­сәет тә кушыла ул шаяруга.

— Булмаса, баш астына балта куеп ятыйкмы икән соң әллә...

* * *

Тагын бер көннән Мирсәет Казанда иде инде. Совнар­ком рәисе Мохтаров һәм ТатЦИК рәисе Сабиров белән көн кадагындагы мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары турында зур киңәшмә җыеп фикер алыштылар. Казанда булсын, Татарстанның авылларында булсын, хәлләр соң дәрәҗәдә киеренке. Республикада ачлык, зарланучы күп, киңәш бирүче дә җитәрлек. Ярдәм генә юк...

Татарстанның азык-төлек эшләре буенча комиссары Юныс Вәлидине чакыртты ул.

Юныс Вәлиди белән Казанда 1918 ел башларында ук танышкан иде алар. Утлы күмер кебек янып торган егет. Кирәгеннән артык тәвәккәл, ике уйлап тормый. Күңеленә хуш килгән фикерне шундук эләктереп, күтәреп ала. Сәетгалиев белән пычакка-пычак килеп эшләделәр. Татарстан хөкүмәтенә «уң» коммунистлар килгәчтен матур гына эшләп киткән кебек иде. Бүген әнә Мохтаров һәм Са­биров белән дә араларына су кергән сыман тәэсир калды. Һәрхәлдә, Мирсәеткә шулай тоелды. Юнысның үзен генә чакыртуының сәбәбе дә шуннан иде.

Күрешеп кул кысышкан, ике-өч авыз сүз белән хәл бе­лешкәннән соң, Мирсәет сорау бирде. Юныс Вәлиди турыдан ярып сөйлә­шүне артыграк күрә, кешеләрне түрәләргә һәм үзеннән түбәннәргә бүлми иде. Әңгәмәдәшендә эчкерсезлек күрми икән, хет үтер син аны, янәшә дә утырмас, бер авыз сүз дә ала алмассың аңардан. Үз туксаны — туксан!

— Нәрсә, Мохтаров белән дә борчагың пешми башла­дымы әллә?—диде Мирсәет, аны мөмкин кадәр эчкер­сезлеккә чакырып.

— Мохтаров кыз-хатын түгел, безгә нәрсә, борчак куы­расы юк аның белән. Ул үз эшен белсен, мин — үземне­кен,—дип, урындыгыннан сикереп торды Юныс Вәлиди.

Мирсәет аның киредән урынына утыруын үтенде. Үзе исә, ипле генә килеп, күптәнге танышының аркасына ку­лын салды:

— Кызма әле, тынычлан, Юныс. Без синең белән унсигезенче-унтугызынчы елларда мондый гына хәлләрдән чыкмадык. Түземле бул, тәҗрибәле революционер ич син...

— Мирсәет,—дип, иңбашын читкәрәк тарта төшеп, үзен кочаклаган куллардан арынды Юныс.— Без синең белән үткәндә кылган эшләрне барлау өчен очрашмадык дип беләм. Хан заманындагы чибәрлеге белән карт фахишәләр генә мактана ул... Нишләргә, дигән сорауга җа­вап табарга тиеш без бүген...

Ипле генә үз урынына барып утырды Мирсәет.

— Тәкъдим... Нинди тәкъдимең бар, әйдә, турыдан яр.

Юныс үзенең ни уйлаганлыгын чыгарып селкергә ашыкмады, димәк, гадәттән тыш җитди сөйләшүгә әзер­ләнә.

— Иң элек, төп максатны ачыклап китик әле, иптәш Солтангалиев...

Мирсәеткә юкка гына фамилия белән эндәшмәде ул. Әмма, бу лачын белән гәпләшкәндә андыйны гына кичерергә мөмкин.

— Максат бер генә, үзегезчә кәнфитләнеп әйтсәк, ип­тәш Вәлидов. Максат — халыкны икмәккә тиендерү.

— Шулай... Әгәр дә мәгәр миңа — шушы эш өчен турыдан-туры җавап бирүче комиссарга — гадәттән тыш вә­каләтләр бирелми икән, эш уңайга борылмаячак. Доклад сөйләп, графинадан су эчеп, өстәл сугып кына чишә тор­ган мәсьәлә түгел бу. Һәр яңа көн — йөзәрләгән кешене алып китә. Гыйнвар урталарына кадәр Америкадан кил­гән икмәкне ташып өлгермәсәк, газраил урак белән түгел, чалгы белән умырырга керешәчәк...

— Соң, эш нәрсәдә, ташырга кирәк. Икмәк юлда.

— Беләм. Икмәк моннан бер ай элек тә, ай ярым вакыт элек тә юлда иде. Ә нигә өстәлдә, сабыйлар кулын­да түгел соң ул?!

— Кыш салкын. Үзең беләсең, Юныс, юллар төзек түгел, күмер юк, паровозлар җитми. Иске машинистлар, бел­гечләрнең кадерен белмәдек, яңаларын әзерләргә ара юк.. Саный китсәң, сәбәп күп инде ул.

Янә урыныннан калкынып куйды Юныс Вәлиди.

— Сәбәп кирәкме сезгә, икмәкме?..

Мирсәетнең дә түземлек чамалы:

— Икмәк кирәк, икмәк,—дип кабатлады ул, йөрәк та­вышы белән.

— Соң, шулай булгач, акыл сатмасыннар,—дип, өс­тәлгә китереп сукты Вәлиди.—Бер атна эчендә мин рес­публиканы икмәкле итәм. Юллар да төзек булыр, утын да табылыр, машинист та...

Юныс Вәлидинең булмастай буш сүз сөйли торган га­дәте юк. Мирсәет моны яхшы белә. Килештек, дип кулын сузды ул аңарга.

— Әйдә... Тагы бер геройлык эшлә булмаса...

Кул бирергә ашыкмады Вәлиди.

— Ә Мохтаров?.. Ә Сабиров?..

— Аларның да башына тай типмәгән. Юныс, син нәр­сә сөйлисен, икмәк бүген бар нәрсәдән дә әһәмиятлерәк. Икмәк Һәм кешеләр язмышы... Революцияне дә шул гади хезмәт ияләре —эшчеләр, авыл мужиклары өчен ясадык бит инде.

Вәлиди утырып тора алмый башлаган иде инде. Ишекле-түрле йөренергә тотынды.

— Бу эшне бары җинаять юлы белән, җинаять аша гына хәл итеп була. Мохтаров аңа бармый һәм бармаячак.

— Җинаять! Нинди җинаять ул? —дип, гаҗәпләнеп калды Мирсәет тә — Сөйлә, нинди җинаять ясарга җые­насың?

- Ришвәт биреп. Тимер юлчыларга шикәр бирсәң, алар көнне төннән аермый эшләячәк. Мәскәүдән Казанга тикле юлны сатып алу өчен миңа бер вагон шикәр җитә. Бер вагон!

— Ришвәт... Ришвәт, - дип, берөзлексез кабатлый-кабатлый арлы-бирле йөренергә кереште Мирсәет тә. Юныс Вәлидине ул гел күрмәмешкә сабышты кебек, һәм кинәт кенә, гел көтмәгәндә, күкерт сыман шартлап кабынды. Кобурасыннан пистолетын тартып алып баш очында бол­гарга кереште. - Бернинди ришвәт тә юк. Большевиклар ришвәт бирми. Шундый юлга барсаң, беләсеңме, Юныс иптәш Вәлиди, мин сине беренче булып үзем, үзем стена­га терәп атачакмын.. Ришвәт бирәсе генә калган, кара син аны!..

Юныс Вәлиди, үзен аңлауларыннан өметен өзеп, лып итеп кире урынына барып утырды.

— Шулай шул, сез барыгыз да бериш. Кыз да булсын, буаз да булсын сезгә! Ә халык кырыла, халык ачтан үлә. Икмәк төялгән эшелоннар — тупикта.

— Бу саботаж! Саботажлык бу!.. Мәскәү — Казан ара­сын җәяү йөреп чыгачакмын, әмма икмәк юлда тоткар­ланмас, иптәш Вәлидов. Ләкин ришвәт биреп түгел!

— Мирсәет...—дип дәште Юныс Вәлиди.—Кызма, зин­һар, калай әтәч булмыйк. Бу унсигезенче ел түгел, наган­нан курыкмыйлар хәзер. Мин дә болгап карадым ул на­ганны, курыкмадылар... Барысы да риза болай сөйләш­кәндә. Начальниклар машинистларны чакырып сөйләшә. Утын яисә күмер булса, паровоз китәчәк тә үзе... Утын та­шырга ат кирәк. Аты булса — кисүчесе... Аларын да ерып чыкканым бар, шунда — шпал алмаштырырга керешәләр. Шпаллы да булдык дисәк, паровозның казаны тишелә... Сез белгәннәрне мин күптән киптереп элгән, Мирсәет. Ат­саң — атарсың, барыбер бер үләсе. Сүгенсәң — сүгенер­сең, минем башка чарам калмады. Беткә ачу итеп тунны якмыйлар. Шикәр ашап торып булмый, бер вагон шикәр каян килеп кая китмәгән...

Мирсәет телсез-өнсез калып торды бермәлгә. Юныс Вәлидигә ачуы шулай зур идеме, әллә тимерьюлчыларгамы?.. Үзенең ярдәм кулы суза алмавына, чарасызлыктан эче поша идеме — аңламассың. Дәшмәде башка, пистоле­тын кире урнаштырып, кобурасын төймәләп куйды.

— Мирсәет,—диде Юныс Вәлиди, икеләнергә урын калдырмаслык нык тавыш белән.— Мин барысын да үз өстемә алам. Бу сөйләшү булмады дип сана. Тимерьюлчылар белән сөйләшенелгән, килешенгән. Тагын нәкъ бер тәүлектән ипи төялгән беренче эшелон Казанга, икенчесе Кукмарага килеп туктаячак. Халыкны коткарыйк иң элек, үлемнән йолып калыйк. Гаеплеләрне тикшерергә, табар­га һәм... стенага терәп атарга аннары да өлгерерсез — их­тыярыгыз. Бүгенгә әле Татарстан совнаркомының азык-төлек комиссары мин, Юныс Вәлиди! Бернинди трибунал, бернинди пистолетыгыз белән дә куркыта алмассыз мине. Кемнең большевик, кемнең җинаятьче икәнлеген соңрак ачыкларсыз.

— Беттеме? Сүзең беттеме?..—дип, тавыш бирде, ни­һаять, Мирсәет тә. Һәм, тешләрен кысып, боерык тонына күчте.— Азык-төлек эшләре комиссары, Юныс Вәлиди!.. Сиңа әйтәм, бар, эшеңдә бул! Халыкның тамагын туйдырудан да әһәмиятлерәк мәсьәлә юк бү­генгә...

* * *

Солтангалиев Үзәк Комитет тарафыннан җибәрелгән әлеге командировкасында ун көн чамасы була. Татарстан һәм Башкортстандагы вакыйгаларны өйрәнү белән бергә, байтак кына чуаш һәм удмурт авылларын да йөреп чыга. Кая гына барып чыкмасын, җан әрнеткеч хәерчелек белән күзгә-күз очраша. Хезмәт ияләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту турында кайгыртып, урындагы иптәшләргә ки­ңәшләр бирә, аларның моң-зарын Үзәккә алып кайта.

Ул юлда чакта, гыйнварның бишенче көнендә Үзәк Комитетка соңгы арада гына Милләтләр эшләре буенча Халык комиссарының урынбасары итеп билгеләнгән Г. Бройдодан хат-тәкъдим килеп керә. РСФСР Совет­ларының X корылтае фракциясендәге чыгышы өчен Солтангалиевне коллегия әгъзасы вазифасыннан азат итү ихтыяҗы нигезләнә анда. Бу мәсьәләнең иптәш Сталин тәкъдиме белән кузгатылуы да искәртелә. Оештыру бю­росы әгъзаларыннан Куйбышев һәм Дзержинский хатны хупларга кирәк таба. Рыков белән Андреев бу адымны нигезле күрмиләр, хупламыйлар. Фикерләр бүленү сә­бәпле, Солтангалневнең язмышын хәл итү Сталин кара­магына тапшырыла.

Әмма Сталин бу юлы да Мирсәетнең яклаучысы булып кала, Солтангалиевне «гафу» итә. Дзержинский һәм Куйбышевның нинди хәлдә торып калуы Генераль секретарь­ны кызыксындырмый. Бары үз дәрәҗәсе генә төшмәсен.

Шул рәвешле, Мирсәет Солтангалиев белән мәчеле-тычканлы уйнау дәвам итә.

* * *

Тагы ун-унбиш көннән, Үзәк Комитет секретаре Радек, Мирсәетнең алдына инглиз телендәге ниндидер гәҗит китереп салгач, болай дип сүз башлады:

— Иптәш Солтангалиев, менә бу буржуаз газетада сезнең Татарстан турында язылган.

— Ни дип язганнар, мин аларча белмим.

— Сездә азык-төлек эшләре белән кем шөгыльләнә ан­да?

Сорауны ишетүгә, Мирсәеткә яшен ташы китереп сук­кандай булды. Нәрсә дияргә, ничек җавап бирергә бел­мичә югалып калды бермәлгә.

— Нәрсә, бер-бер хикмәтле эш кырганнармы әллә?

— Татар барда — хәтәр бар, дип юкка әйтмиләр икән бит. Шул иптәшегез бөтен Мәскәү — Казан тимер юлының эшен аякка бастырган, дип мактап язганнар... Идел буен ачлыктан коткаручы дигәннәр. Кем соң әле, кем? —дип, Үзәк Комитет секретаре гәҗиттән тегенең исем-фамилиясен эзләргә кереште. Үзенең дә инглизчәсе чамалы бул­гандыр, күрәсең...

— Вәлидовмы әллә?

— Әйе, әйе, нәкъ үзе, Вәлидов. Юныс Вәлидов иптәш. - Җанланып китте Радек. – Шул тикле хикмәтле, гайрәтле кешемени?..

— Хикмәтле, гайрәтле,—дип кабатлады Мирсәет, шат­ланырга да, көенергә дә белмичә. Юныс Вәдидинең шу­лай санаулы көннәр эчендә Татарстанны икмәкле итүе, хәтта, тиешеннән артыграк та ашамлык әйберләр кай­тарып, бөтен республика авыллары һәм шәһәрләренә та­ратуы турында Мирсәеткә мәгълүм иде инде. Мохтаровның: «Аны эштән алыргамы, әллә трибуналга бирергәме?» — дип, киңәш сорап язган кәгазе дә шул минутта Солтангалиевнең күкрәк кесәсендә иде.

— Иптәш Сталинга да укыдым,—диде, кәефе булган Үзәк Комитет секретаре. — Юкса, моңарчы «Советлар океан артыннан килгән икмәкне дә халыкка җиткерә ал­мый... Советларны паралич тоткан»,— дип лаф оралар иде. Буржуаз Америка матбугатының беренче тапкыр без­нең эш нәтиҗәләрен тануы. Бу — безнең җиңү, иптәш Солтангалиев. Аңлыйсызмы, җиңү!.. Ул иптәшкә рәхмәт белдерүегезне үтенәм.

XVIII

1923 елның 23 гайнварында партия губерна комитет­ларына «бик тә яшерен» дигән гриф белән Политбюро һәм Үзәк Комитетның оештыру бюросы исеменнән циркуляр җибәрелә. Ленинның соңгы васыятьләренә мөнәсәбәтле була ул. Анда түбәндәге сүзләр язылган:

«Ленин авырый, хәле яхшыдан түгел; ул инде Полит­бюро утырышларында катнашмый, беркетмәләр белән дә танышып бармый, кирәкле политинформацияләрне белми. Аңарга хәтта газета уку да тыелган. Кайбер фикерләрен язып бару өчен, врачлар тарафыннан көндәлек сыман нәрсә алып барырга гына рөхсәт бар. Аның гозерләп соравы сәбәпле, шул язмаларның кайбер фрагментлары матбугат битләрендә дә урын ала. Димәк, аларны хаста кешенең язмалары, дип кенә кабул итәргә кирәк.

А А. Андреев, Н. И. Бухарин, Ф. Э. Дзержинский, М. А. Калинин, Л. В. Каменев, В. В. Куйбышев, В. М. Молотов, А. И. Рыков, И. В. Сталин, М. П. Томский, Л. Д. Троцкий».

Шул рәвешле, вафат булганына кадәр нәкъ бер ел элек Ленин политик көрәш мәйданыннан читкә этәрелә, аның васыять булып яңгырарга тиешле соңгы хезмәтләренә «җитдилеккә дәгъва итмәгән язмалар», дигән ярлык тагы­ла. Партия һәм Совет җитәкчеләре арасында үзара ыгы-зыгы, төркемнәргә бүленү, урынсыз бәхәсләр артканнан-арта, куерганнан-куера бара. Үзәктә генә түгел, милли республика һәм губерналарга да йога әлеге тарткалашу чире. Әле кайчан гына бер үзәкне тәшкил иткән больше­виклар «уңнар» һәм «суллар»га бүлгәләнә. Милли рес­публикаларда «милләтчеләр» һәм «интернационалистлар» барлыкка килә. Һәр ике якның яклаучылары, көрәшкә өндәп, дәрт биреп торучылары табыла. Гражданнар су­гышыннан йончыган, ике ел дәвамына сузылган корылык һәм ачлыктан иза чиккән, кырылган халыкны кайгырту уе калмый җитәкчеләрдә.

— Нәрсә бу, нинди ыгы-зыгы китте, төшендерегез, зин­һар? —дип, Генеральный белән очрашуларның берсендә, Сталинга мөрәҗәгать итә Мирсәет.

Гаҗәп, әмма— факт. Генераль секретарьның җавабы эчкерсез була:

— Беләсең киләме?! Күрмисеңмени, кресло өчен су­гышалар Менә нәрсә!

— Ә халык турында кем кайгыртыр, эшче-крестьян мәнфәгатен кем кайгыртыр, иптәш Сталин?.. Түзәр-түзәр дә, халыкның да түземлеге бетүе ихтимал.

— Ишарәңне аңламадым.

— Халык массаларының революциягә ышанычын ны­гыту өчен чаралар күрергә вакыт. Канкойгыч сугыш һәм ачлыктан башканы күргәне юк ич әле аның.

— Тарих — көрәштән гыйбарәт, Мирсәет, син моны аңларга тиешле. Революция тарихы исә тагы да киеренкерәк көрәш шартларында язылачак. Соцализм өчен көрәш әле башлана гына.

Бу елларда үзе дә Дөнья революциясе турындагы хыял­лар белән канатланып йөргән Мирсәетнең килешмичә хәле юк.

— Килешәм,— ди ул. Әмма дөнья революциясе ясар­га алынган тәҗрибәле иптәшләрнең кресло өчен, хакимият өчен көрәшеп гомерләрен заяга үткәрүләрен аңламыйм.

Шунда, кинәт, көтелмәгән борылыш ясап, Мирсәетнең күзенә текәлә Сталин. Салкын, авыр карашны күтәрү җи­ңел түгел, әмма сынатырга теләмәде Мирсәет, ко­лак төпләренәчә чемердәп-кызышып чыкса-чыкты, әмма түзде.

— Син дә кул кушырып утырмыйсың, - диде партия җитәкчесе, һәр сүзенә, һәр иҗеккә басым ясап. — Солтангалиев иптәш аеруча активлашты дигән хә­бәрләр йөри.

— Ни әйтергә теләгәнегезне аңламадым иптәш Сталин.

— Аңламадыңмы? Әллә аңламамышка салынуыңмы?'

— Шулай кырыс каравыгызның сәбәбен аңламадым.

— Аңламасан, аңлатабыз аны...

— Тыңлыйм.

Озак көттермәде Сталин. Әйтер сүзләре тел очында буылып торган.

— Иң элек, Политбюро фикеренә шик салып, партия лидерына каршы сөйләргә кем кушты икән Солтангалиев иптәшкә?!

— Аңламадым.

Мирсәет аның ни әйтергә теләвен тәгаенләп өлгермәде. Нигә шулай боргалый ул?

— Владимир Ильич авырый, Солтангалиев иптәш,— диде Сталин. Ниһаять, турыдан суктырып сөйләшүгә кү­чеп.—Ә син аның саташып язган нәрсәләрен «туземный» коммунистлар арасында пропагандалап йөрисең. Политбю­рода синеңчә наданнар утырамы?!

— Ильичның ул хезмәтләренә минем үз карашым бар. Минем фикерем, чынлап та, сезнеке белән капма-каршы, иптәш Сталин. Әмма үз уйларым белән уртаклашырлык кына хокукым бар дип беләм. Ә Полит­бюроның ул хактагы яшерен циркуляры хаталану дип бе­ләм. Ләкин мин коткы таратмадым, нибарысы фикер ур­таклаштым...

Бу хакта бәхәсләшеп тору артык, дигәнне белгертеп, Сталин, гадәтенчә, канатлы сүз белән йомгаклап куйды:

— Атның ялына ябышырга өлгермәгәч, койрыкка үре­лүдән файда юк, шуны онытма!

Яңгырашы белән шактый уңышлы тоелган бу әйтемнең урынлы-урынсыз икәнлеген уйлап торыр ара калдырмады Сталин. Вакыттан — чабып барган аттан —соңга кала­сың, Ленин — үтелгән дәвер, дип әйтергә теләде ахры.

— Икенчедән,— дип, дәвам итте партия лидеры.— Со­ветларның явыз дошманы Зәки Вәлиди белән элемтәдә торасың диләр. Монысын ничек аңларга киңәш итәсез?

— «Диючеләр»дән сорарга иде, иптәш Сталин.

Ике уйлап тормастан, партия лидеры өстәл тартмасын ачты һәм, битараф кына, Мирсәетнең каршысына хат таш­лады.

— Укы. Үзе язган хатны уку бәхете сирәк эләгә ул кешегә.

Чынлап та, Сталинның өстәл тартмасыннан чыккан әле­ге хат Мирсәет тарафыннан язылган иде. Моннан ун-унбиш көн чамасы гына элек Башкортстанның мәгариф эшләре буенча Халык комиссары Әдһәмовка язылган хат. Га­җәп, ничек ул монда килеп эләккән?..

— Кеше хатын уку яхшы түгел, иптәш Сталин,— дию­дән башка чарасы юк иде аның.

— Синең хатмы?

— Минеке... Ләкин ул хат сезгә адресланмаган һәм, гомумән, ул хатка ни булган? Аны кулга төшерү һәм уку сезгә нигә кирәк булды? Генсекның башка эшләре дә бет­мәгәндер, ләбаса!..

— Миңа түгел, революция һәм партия өчен кирәк, Сол­тангалиев иптәш... Зәки Вәлиди белән элемтәгә керергә ниятләдем диген, ә?! Бу адымыңнан нәрсә исе килгәнне аңлыйсыңмы соң син? Зәки Вәлиди — басмачы, револю­ция дошманы. Ә үзең Ленин саташуларын таратып йөри­сең. Кая монда логика?!

— Логика — бар! Вәлиди дошман булып тумаган. Табигате белән ул зыялы һәм көчле кеше. Башкортларның милли азатлык хәрәкәтендә авыр язмышка дучар булган, адашкан шәхес ул. Вәлидине дошман ясаган, тарих сукма­гында адаштырган иптәшләр бар, сез боларны яхшы бе­ләсез. Вәлидинең басмачылар арасында булуы — ул без­нең хата...

Сталин, гаҗәпләнүеннән, сикереп үк торды. Әлеге кинаянең үзенә төбәлгәнлеген төшенде булса кирәк.

— Син нәрсә, Солтангалиев, хисап бирәсеңме авызың сөйләгәннәргә?

— Белеп сөйлим, иптәш Сталин, Татар-башкорт рес­публикасы төзү чынбарлыкка ашып килгәндә махсус мәҗ­бүр иттеләр аны коралга тотынырга. Ике тугандаш халык­ның бердәмлеге куркытты кайбер иптәшләрне. «Бүлгәлә һәм идарә ит», дигән фәлсәфәне безнең партия һәм Совет оешмалары патшаның үзеннән дә остарак файдалана бел­де. Зәки Вәлиди, татарларга булсын, Советларга булсын, дошман түгел иде. Хәтерлисездер, ул Ленинга һәм сезгә ышанып үзе килде, бераздан партиягә керергә риза бул­ды хәтта. Әмма аны алдадылар. Ышанмадыгыз сез аңар­га, икенче сортлы кеше итеп карадыгыз. Ә ул үз бәясен белә торган кеше: «Монда олтан булып йөргәнче, тау­ларыма кайтып солтан булам мин соң чиктә» дип, кул селтәде дә китеп барды. Аның ул адымын хупламасам да, аңладым мин, шуңа гаепләмим. Дошман түгел ул миңа, шуңа күрә үземә «эзләргә, элемтә урнаштырырга һәм та­барга» дигән бурыч куйдым. Халкының язмышын уртак­лашып яшәргә хаклы ул. Зәки Вәлиди кебек каршылыклы, җәрәхәттән телгәләнеп беткән шәхесләрне үз тарафыбыз­га кайтару — безнең җиңү булачак, иптәш Сталин. Халыкларның безгә булган ышанычын арттырачак, социализм идеяләренең офыгын киңәйтәчәк бу. Зәки Вәлиди белән элемтәгә чыгуым Совет дәүләтенә зыян түгел, зур файда китерәсем килүдән иде...

Шул урында партия лидеры аны, зур ялганда тоткан сыман, бүлдерергә кирәк тапты:

- Социализм идеяләрен тарату өчен шифрлы язу кирәк булдымы?!

— Шифр түгел ул, хат саф татар телендә язылган, безнең үз графикабызда.

- Совет дәүләте җитәкчеләре, коммунистларның бер береннән яшертен серләре бар икән — бу миңа аңлашыл­мый, Мирсәет. Минем берәүгә дә грузин графикасында хат язганым булмады, чөнки ГПУ органнарыннан яшерен эшем юк. Ә сиңа яшерергә кирәк булган!..

— Ялгышасыз... Сез мине урынсызга җәберлисез. Үз милләттәшләрем белән ана телендә сөйләшү, хат алышу минем шәхси эшем! Кабатлап әйтәм, Зәки Вәлидине мин һичшиксез табачакмын.

— Урынсызга, дисең,— мәкерле елмаю чагылып узды Сталинның кысык күзләрендә.— Инде мине тыңла. Бе­ренчедән, Үзәк Комитет һәм политбюрода булган сөйләшү­ләрне дөньяга чәчкәнсең. Партиясез Бикбауовка, мәсә­лән. Икенчедән, Совет дәүләтеннән яшерен төстә, аның явыз дошманы, басмачылар хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зәки Вәлиди белән бәйләнешкә керергә ният иткәнсең. Бу адымың белән син «Советларда да эшләр яхшыдан түгел икән, үзара татулык юк» дигән нәтиҗә ясау өчен нигез биргәнсең. Дөнья капиталистлары шуны көтеп кенә тора... Өченчедән,— дип, чираттагы бармагын бөкте Ста­лин, һәм беркадәр көттерергә кирәк тапты. — Совет дәүләтеннән һәм Коминтерннан яшерен рәвештә чит ил агент­лары белән элемтәгә чыккансың...

— Ялган!

— Ә Таҗи-Бахшы һәм Җәләл хакында ни диярсең?!

Мирсәет елмаеп җибәрде. Елмаймый чарасы юк иде чөн­ки.

— Алар бит һәр икесе коммунистлар, иптәш Сталин. Таҗи-Бахшы — Иран коммунисты, ә Җәләл — Төркиядән. Бу иптәшләр белән инде берничә ел дәвамында элемтәдә торам мин.

— Коммунистлардыр бәлки... Әмма төрекләр!

— Аңламадым, иптәш Сталин... Төреккә ни булган? Мин үзем дә төрки милләт вәкиле.

— Димәк, бу хәбәр дә дөрескә чыга? — дип, гаҗәп­ләнде Сталин.— Җинаятеңнең монысын да таныйсың бу­ламы?!

— Сезгә беренче кат кына әйтүем түгел, Көнчыгыш­тагы милли азатлык хәрәкәтенә минем үз карашым бар, иптәш Сталин. Ул хакта Ильичка да, Троцкийга да мах­сус аңлатканым бар. Кызганыч, берегез дә ул тәкъдимне чынга алмады. Ни генә булмасын, мин үз фикеремдә калам: социализмның җиңүе өчен безгә шәрык илләренә йөз белән борылу зарур. Шәрыкның зур өстенлекләре бар: беренчедән, халык массаларының колониаль изелүдән ко­тылырга омтылышы өлгергән чак. Кытайда булсын, Һиндстанда булсын, Әфганстанда яисә Иранда булсын, милли азатлык хәрәкәте башлау өчен бөтен шартлар бар. Ә Төркиядә исә ул хәрәкәт инде җиңеп чыкты. Шул хәрәкәткә ярдәм кулы сузу гына кирәк. Япониядән гарәп илләренәчә, хәтта Төньяк Африкага кадәр шундый бәрәкәтле җирлек була торып, Көнчыгышка йөз белән борылырга теләмибез. Имеш, ул тарафлар безнең өчен әһәмиятле түгел. Дөнья­ның кендеге — Көнбатыш Европа... Коминтерн, миңа кал­са, буш хыял белән яши. Империализмга аяк баскан ил­ләрдә хакимият тотрыклы, аларда якын киләчәктә социа­лизм идеяләре өстен чыгасына ышанмадым һәм ышан­мыйм. Көнчыгышта исә, кабатлап әйтәм, колониаль изе­лүдән йончыган илләрдә, революцион шартлар өлгереп җиткән.

Әлеге форсатны ычкындырсак, төзәтеп булмаслык ха­та ясарбыз. Шәрык илләрендә Көнбатыш Европа буржуа­зиясе үзенең тәэсирен ныгытканнан-ныгыта барачак. Без­гә берьялгызыбыз торып калудан башка чара калмас. Ә социализмның нибарысы аерым бер илдә җиңеп чыгу ихтималы буш хыял гына ул. Иртәме-соңмы безгә шул хакыйкатьне танырга туры киләчәк.

Икенчедән, Көнчыгыштагы милли азатлык хәрәкәтенә ярдәм кулы сузу, Төркестан һәм Урта Азия халыклары­ның Россиягә булган шикләнүле карашын шундук юкка чыгарачак. Басмачылык хәрәкәте — шул ук милли азат­лык хәрәкәте ул. Аңарга дөрес мөнәсәбәт урнаштыру за­рур. Төркестан халыкларының үзгәлекләрен, милли һәм дини мәнфәгатьләрен аңлап, кайгыртып карау җитми безгә. Таҗи-Бахшы һәм Җәләл иптәшләр белән элемтә уңаеннан әнә шуларны әйтергә кирәк дип саныйм, иптәш Сталин.

Партия лидеры күзләрен тагы да кысарак төшеп Мир­сәеткә текәлде.

— Ә Кырым Республикасының Наркомюсты Фирдәвес белән яшерен һәм серле хат алышуларыңны ничек аңла­тырсың икән?

Мирсәет гаҗәпсенүдән башын чайкап куйды хәтта: Сталинның гаепләү акты тәмамланмаган икән бит әле.

— Сез мине хәйран калдырасыз, иптәш Сталин. Чи­раттагы соравыгыз хәләл хатыным белән урын өстен­дәге сөйләшүләремә кагылышлы түгелдер бит?!

Канәгать елмаеп куя партия лидеры. Мәкерле, шөб­һәле елмаю бу.

— Кирәксә, аларын да кулга төшерербез... ГПУ ор­ганнары барын да ишетеп, күреп торырга тиешле...

Нәрсә-нәрсә, Мирсәетнең әлегәчә ул хакта уйланганы юк иде. Чынлап та, ГПУ органнары инде партия һәм дәү­ләт җитәкчеләре өстеннән күзәтү оештыруны да гадәти эш саный башлаганнар. Гаҗәп, әмма факт!.. Кәефе кырыл­ганлыкны сиздермәскә тырышты ул, куелган сорауга җа­вап бирергә кирәк тапты.

— Фирдәвес белән минем арада үзара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәт булуын яхшы беләсез, иптәш Ста­лин. Хат алышуыбызда һичнинди яшерен ният һәм сер­лелек күрмим. Ә сезне шикләндергән беркадәр конспира­ция исә, Сәетгалиев иптәшнең күзенә чалынмау максатын­нан иде. Конспирация җитәрлек булмаган, димәк. Сәет­галиев иптәшнең борыны ис сизә.

Сталинның кая да булса китәсе бар иде ахры, стена сәгатенә күз төшереп алды да, җыенырга кереште.

— Менә нәрсә, Мирсәет,— диде партия лидеры әңгә­мәне йомгаклап.— Ут белән шаярасың син. Якын күреп әйтәм, саграк бул, саграк эш итәргә тырыш, теләсә кемгә ышанма. Бу очракта үзеңне ГПУдан саклап калырмын, әмма киләчәктә саграк эш йөртергә киңәш итәр идем.

— Рәхмәт,— диде Мирсәет, һәм, сүз җае чыгудан фай­даланып, сорарга кирәк тапты.— Иптәш Сталин, ГПУның большевиклар өстеннән күзәтчелек итүе кемгә кирәк бул­ды?! Дәүләт өстеннән идарә органы булып бара түгелме ул?!

Сталин бермәлгә хәрәкәтсез, тынсыз калып торды. Әм­ма бу озакка сузылмады.

— Бу дөньяда һәр нәрсә тикшерелергә тиеш, Мирсәет. Алла да бит әнә, сакланганны гына саклыйм, дигән. Мин дә шуны гына әйттем...

— Аңладым, иптәш Сталин, партиядән, Совет дәүлә­теннән яшерен эшем юк, анысын үзегез дә беләсез. Киңәш­ләрегезне истә тотарга тырышырмын.

— Тырыш! Тырыш...

Сталин беренче булып кулын сузды аңарга. Берни бул­маган, мөнәсәбәтләрендә һичнәрсә үзгәрмәгән сыман кул бирештеләр. Партия лидеры, аерылышкан чакта, үз иткән атлы булып, хәтта аның җилкәсенә кагылып куйды.

* * *

Ә чынлыкта, әле 1922 нче елның икенче яртысында ук, турыдан-туры Иосиф Сталин кушуы буенча, ГПУның Көн­чыгыш бүлегендә Мирсәет Солтангалиев өстеннән эш куз­гатылган һәм күзәтү оештырылган була. Моның максаты: милли мәсьәләләрдә гаять әзерлекле һәм төрле милләт вәкилләре, хәтта чит илдәге азатлык хәрәкәте җитәкче­ләре каршында олы хөрмәт казанган җәмәгать эшлеклесен юлдан алып ату. Үзен «милләтләр атасы» сыйфатында күрергә хыялланган Генераль секретарь өчен гаять әһә­миятле эш була бу. Әлеге соң дәрәҗә яшерен операцияне башкарып чыгу ГПУның Көнчыгыш бүлеген җитәкләүче Екаб Петерска йөкләтелә. Ә гомуми күзәтүчелек вазифа­ларын яшертен оператив идарә начальнигы Василий Менжинский башкара. Нәтиҗәдә, ГПУның бөтен бер бүлеге, аңарга буйсынган бүлекчәләре, Казан һәм Уфадагы вә­килләре, дистәләгән яшерен агентлары җиң сызганып күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевкә яла ягу эшенә керешәләр.

Соң дәрәҗә яшерен бу операциягә «Икенче парламент» дигән исем бирелә. Бу исә әлеге эшнең дәүләткүләм әһә­мияткә ия булуын вә аның масштаблылыгын ассызыклап торган янә бер деталь!.. Ил төкерсә — күл була, дигәндәй, шул тикле бүлек һәм бүлекчәләр, яшерен агентлар «эшкә керешкәч» мәгълүматлар җыелмый калмас. Тавык та бит әнә, күп тырмана торгач, тирес өеменнән алтын бөртек таба диләр. Инде шул чорның рухы һәм эш алымнарын чамалау өчен «соң дәрәҗә яшерен» тамгасы куелган кай­бер документларга сүз бирик.

«Ип. Грабовскийга

Агентура эше ачыгыз, бар булган материалны тупла­гыз да ип. Петерска җиткерү, аның эшләнмәсе буенча ди­рективалар алу өчен әлеге материалларны миңа тапшы­рыгыз.

ГПУның Көнчыгыш бүлеге 3 нче бүлекчәсе начальнигы

Волленберг Г.»

ГПУның Көнчыгыш бүлеге агентурасы мәгълүматла­рыннан (1922 ел, декабрьнең 21 нче көне).

«Соңгы арада Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммуни­стик университеты һәм аның ячейка бюросына каршы зур интрига бара... Шуларның берсе, ачыклавымча, милли ха­рактерда: бу – бөтен эшкә дә, хәтта университет ректо­ры урынына да, шәрык кешеләрен билгеләргә омтылыш. Уйлавымча, бу эшнең җитәкчеләреннән берсе Солтангалиев. Наркомнац әгъзасы...

Мин бу группа белән тыгыз элемтәгә кердем һәм киләчәктә ачыкларга өметләнәм.

ГПУ агентурасы уполномоченные Грабовский»

«22 нче елның 5 декабрендә ип. Тарпищев полпред Солтангалиев белән Татарстан республикасына, Казанга килделәр, һәм шул ук көнне Татреспублика Советлары съездының тантаналы төстә ачылуы булды. Татреспуб­лика съездының Президиумы сайланганнан һәм котлау речьләреннән соң татар телендә татар буржуаз сыйныфы тормышыннан, саф милли характердагы пьеса куелды».

Яшерен хезмәткәр фикеренчә, Татреспуб­лика бары тик милләтчелек нигезендә генә яши.

1923 ел, 23 гыйнвар мәгълүматларыннан»

«Башкортстан республикасына —Уфага — хезмәткәр (шымчы — авт . ) 1922 елның 13 декабрь кичендә килде. Шун­лыктан кичке утырышта катнаша алмады. Солтангалиев һәм Тарпищевның килүе турында ишетеп, башкорт хезмәткәрләре – Кушаев, Халитов, Шаһимәрдәнов һәм башкалар — бик начар кәеф белән, алар үзләре әйткәнчә, коткаручы һәм соңгы өметләре, яклаучылары булган ип. Солтангалиевкә баш иеп килделәр, һәм съездда рус хезмәткәрләренең аларны тәмам бетереп ташлаулары һәм Башкортстанның рус милләтчеләре кулына күчүе турында сөйли башладылар.

...Гомумән, хәзер аяк асларында бераз ныклык тоеп, татар хезмәткәрләре башкортларга бик көчле йогынты ясыйлар...

Имза»

ГПУның Көнчыгыш бүлеге начальнигы ип. Петерска килгән телеграммадан:

«Башкорт группасының эше турында Уфадан сез биргән информация һаман һәм һаман раслана бара. Аларның шифрлап җибәрелгән һәм без кулга төшергән хаты бик озак, төн буе тырышып ачыклаганнан сон, бик әйбәт нәтиҗә бирде. Шифр безнең тарафтан чишелде һәм хат укылды. Хаттан шул беленде, Уфадан сез алган мәгълүматлар һәм алар нигезендә Мәскәүдә күрелгән чаралар Солтангалиевкә мәгълүм булганнар. Ул болар турында үзенең читтәге фикердәшләренә җиткерергә ашыккан.

Шундый ук искәртүләр Татреспубликага, Кырымга, Төркестанга һ. б. җибәрелгән булса кирәк. Сездән, мөмкин булса, безнең шымчыбызны озак тоткарламавыгызны со­рыйбыз. Чөнки ул хәзер биредә бик кирәк. Алар бик уяу, эчке шымчыдан башка эшләве кыен. Яңа ялланганнар аларның югары, ягъни җитәкче оешмалары мохитына үтеп керә алмыйлар әле...

ГПУның Башкорт бүлеге начальнигы Белогуров.

11 апрель, 1923 ел».

«Мәскәү. Мирсәет Солтангалиевнең үз кулына» дип адресланган хаттан:

«Синең хатларыңны алдым. Съездга ничек кенә булса да килергә (бигрәк тә мин) тырышачакбыз... Әгәр без булмасак, безнең исемнән Галий башкарыр. Галий аша Сталинга милли мәсьәләгә карата үзебезнең фикерләре­безне җибәрәбез. Аның күчермәсен съезд президиумына, яки үзегез кирәк санаган берәр төрле секциягә тапшыры­гыз... Сезнең эшкә файда теләп калам. Габдулла. Хат­ны ерт. 2 апрель 1923 ел».

1923 елның 29 март мәгълүматларыннан:

«28 март көнне Солтангалиев белән сөйләшкән чакта иптәш Сталин болай диде: «Сез Башкортстанга хат яз­гансыз, дип ишеттем һәм сезнең биредә дә Зәки Волидовныкы кебек оешмагыз бар икән, дөресме бу?»

Бу әңгәмә ВЦИКның милли мәсьәлә буенча утырышы алдыннан иде. Утырыштан соң С. Г. ип. Сталин янына килеп: «Мин язмадым, моның алдан әзерләнгән яла булуы ихтимал»,— диде. Сталин аңа: «Кара аны, сак бул»,— диде».

1923 елның 27 апрель мәгълүматларыннан:

«26 апрельдә кич сәгать 9 да Солтапгалиевтә Фирдә­вес һәм башкалар булдылар. Ип. Фирдәвес — Кырымның юстиция халык комиссары С. Г. тарафыннан ашыгыч эш буенча чакыртылган. Ул, ип. Ленинның авыруы сәбәпле, хәзер хезмәткәрләр арасында ике лагерь барлыкка килде: берсе Троцкий лагере, икенчесе Каменев, Сталин һәм башкаларныкы. Соңгысы Троцкийны массалардан аерыр­га тырыша, димәк ки, хәзер шул мизгелдән файдаланырга һәм безнең эшне көчәйтергә кирәк дип сөйләде».

1923 елның 7 маенда билгесез агент хәбәреннән:

«4 майда Г. белән сөйләшкәндә Солтангалиев үз груп­пасының рәсми киңәшмәсе булганлыгын, барлык билге­ләнгән һәм күздә тотылган иптәшләрнең килмәве, аларның бары бер өлеше генә, кайсы – соң, кайсы иртә килүе турында сөйләде. Ул әлеге иптәшләрнең кай­берләре белән генә берничә сөйләшү булганлыгы, аннан соң аны каядыр ашыгыч рәвештә чакыртулары ту­рында әйтте... Солтангалиев Ленинның хатлары булуны раслый һәм көнчыгыш өлкәләр өчен милли мәсьәләнең уңай мәгънәдә хәл ителергә тиешлеген әйтә».

Шул рәвешле, әләк һәм ялалар белән калын-калын папкалар тутырыла. Мирсәет язган хатлар да, кәгазь кисәкләре дә бар анда, аңарга юлланган хатлар яисә хатларның күчермәләре дә теркәлгән. Кем белән кайда оч­рашкан, кемгә сәлам биргән, кемгә елмайган яисә күз кыскан — һәммәсе. Мирсәетнең җаваплы партия һәм дәү­ләт эшлеклеләре белән очрашып сөйләшүләре дә игъти­бар үзәгендә була. Хәтта, Сталинның үзе белән очраклы күрешеп, сүз алмашулары да теркәлә барган.

Менжинский даими рәвештә үзенең «табышлары» бе­лән таныштыра килә. Сталин аңардан:

— Йә, ничек: әзерме инде сез? — дип сорый.

— Кәгазьләр байтак җыелды инде,— ди Менжинский.

— Кулга алу өчен нигез бармы? Җитәрлекме?..

В. Р. Менжинский уйланып кала, икеләнә әлегә.

— Белмим шул, иптәш Сталин. Мәгълүматлар күп, әмма аларның чынлыгын раслау җиңел булмаячак.

— Ә үзең, үзең ышанасыңмы соң? —дип, әрсезләнә, түземсезләнүен дәвам итә Сталин.

— Әйтүе кыен, иптәш Сталин. Урынсыз яла ягуга ох­шаганнары, шиклеләре байтак күренә.

— Эшләгез,— ди Сталин, аңардан канәгать булмавын ачык белдереп, һәм, сүз бетте дигәнне аңлатып, Менжинскийга аркасы белән борыла.

Димәк, «икенче парламент» атлы яла ягу группасы үзенең эшен дәвам итәргә һәм бермә-бер активлаштырырга мәҗбүр була.

* * *

Ирзиннар гаиләсе Октябрь инкыйлабыннан соң шак­тый күп каршылыкларны кичереп көн күрергә, яшәү өчен, гомерләрен саклап калу өчен байтак җегәр сарыф итәргә мәҗбүр була. Әмма иң җитди сынау вә авырлыклар да бу нәселнең үз традицияләрен юкка чыгара алмый. Әй­тик, бабалары Садыйк Ирзинның туган көне аның онык­лары өчен иң зур бәйрәм. Югыйсә, үз вакытында Мәскәүне шаулаткан, аты һәм гайрәте булган бу мәшһүр затның тупланган байлыкларыннан күптән инде җилләр искән. Ирзиннар да инде ничек булдыра алса, шулай очын-очка ялгап баручылардан. Калса да, өлкән буын вәкилләре те­лендә аның мәртәбәле исеме калган, һәм Мәскәүнең ур­тасында диярлек, аның хисабына корылган мәчет кенә хәтерләтеп тора үзен. Ә шулай да исеме — изге...

1923 елның февраль ахырында тамыры Мәскәүдән күп еракларга таралган зур гаилә ана йортына кайткан умар­та кортларыдай янә бер түбә астына җыелды. Ике кыз­ларын ияртеп Мирсәет белән Фатыйма да килде анда. Гаилә вә нәсел тантаналарының күрке муллыкта, эчем­лек һәм аш-су күплегендә түгел, ә бергәлектә, иминлектә. Әлеге очрашу Ирзиннарның иминлектә һәм бергәлектә узган соңгы бәйрәме булгандыр. Шул ягы белән аеруча истәлекле дә инде ул көн.

Һәм дә... Хәер, монысы инде гаилә тантанасына мөнә­сәбәтле түгел. Ә Мирсәеткә һәм Фатыйманың бертуган абыйсы Алиның хәләл җефете Зәкиягә кагылышлы. Зә­кия дә чыгышы белән Касыйм шәһәреннән.

Бәйрәм тәмамланып, инде кайтырга җыенган чакла­рында, бик җитди сүзе булуын хәбәр итеп, Зә­кия Мирсәетне бер читкә чакырып алды. Шәфкать туташы булып эшләгән зирәк акыллы бу килен бөтен гаилә­дә зур хөрмәт казанып өлгергән иде инде.

— Мирсәет абый,— дип дәште ул аңарга, яшь якла­рыннан бер тирә булуларына да карамастан.— Сездән бүтән киңәшер кешем юк, зинһар, ярдәм итегез миңа.

— Тыңлыйм, Зәкия... Кулдан килгән кадәрле ярдәмгә әзермен.

— Әмма икебезнең арада гына калуын телим ул сер­нең. Алиның да башын катырасым килми.

— Йә, тыңлыйм...

Як-ягына каранып куйды Зәкия һәм пышылдауга күчте:

— Мәскәүдә яһүдиләргә каршы антисемит оешмасы тө­зелгән. Шул оешмага керүемне үтенеп миңа тәкъдим яса­дылар...— Гаҗизләнеп, Мирсәетнең күзләренә уттай янып торган карашын текәде ул.— Нишлим икән?..

Мирсәетнең чигәләре кычытып куйды кинәт, колагы ишеткәннәргә ышанырга-ышанмаска белми торды. Җүнлегә түгел бу! дигән шик биләп алды шундук... Ә Зәкия аңардан киңәш, җавап көтә.

— Үзең ничек уйлыйсың соң? — дип сорады Мирсәет.

— Белмим шул,—диде хатын, колак очларына кадәр кызарып һәм, табигый тартыну белән, күзләрен читкә алды. — Ни дияргә белмәгәннән килдем яныгызга...

— Менә нәрсә,—диде Солтангалиев, бер карарга ки­леп.— Нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Берәр көн уйлыйм әле, ярыймы... Мин һичшиксез җавап бирермен үзеңә.

Янә күзләрен күтәрде хатын. Чарасыз икеләнүдә иде алар.

— Ә иртәгесен үк җавап бирүемне сорасалар? Нәрсә диярмен икән? Һичкемгә әйтмәскә куштылар бит миңа...

— Уйлыйм, диген... Үзең беләсең, ашыгып җавап бирә торган тәкъдим түгел.—Мирсәет беркавым тынып тор­ды һәм кинәт сорап куйды.— Ә кем чыкты сиңа ул тәкъ­дим белән?

— Студент Агеев,—дип, шундук җавап кайтарды Зә­кия.—Апамның каенесе. Ни дип җавап бирим икән, зин­һар, киңәш итегез, Мирсәет абый...

«Агеев» фамилиясен ишеткәч мәсьәлә беркадәр ачык­лана төште. Әлеге студентның абыйсы, ягъни Зәкиянең җизнәсе булган Абдулла Агеевның ГПУда, аның Көнчы­гыш бүлегендә хезмәттәшлек итүе Мирсәеткә мәгълүм иде. Абдулла Агеев Ирзиннар гаиләсендә еш була торган ке­шеләрнең берсе, һәм үзенең кайда эшләвен Солтангалиевтән яшерми иде ул. Хәтта берничә мәртәбә үзен кисәткәне, кайбер киңәшләре белән ярдәм дә иткәне булды. Хәер, ГПУ органнарында Мирсәетнең «үз кешеләре» бер ул гына түгел. Аны берни белми, һични сизенми дип уйлаучылар тирәнтен ялгышалар иде.

Әмма Зәкия Ирзина аңардан җавап көтә. Моны ничек аңларга соң? Күңелдән генә берничә төрле ихтималны барлап өлгерде ул.

Беренчесе. студент Агеевның тәкъдиме һәм Зәкиянең әйткәннәре дөрескә туры килүе ихтимал

Икенчесе. Агеев, ГПУның кушуы буенча, Зәкиянең кыл­ларын тарткалап карарга булганмы?

Өченчесе. Минем яһүдиләргә мөнәсәбәтемне белү мак­сатыннан кылынган чара булуы ихтимал.

— Минем киңәшем кирәк дисең инде,—дип, үзалдына фикер йөртүен дәвам итте Солтангалиев.

— Әйе. Сез ничек әйтсәгез, шулай эшләрмен. Мирсәетнең Зәкиягә ышанмаска, аңардан шикләнергә һичнинди нигезе юк иде.

— Менә нәрсә,—диде ул, ныклы карарга килеп.— Агеевлар белән әлегә берни дә сөйләшмә. Иртәгесен ГПУга үзең бар. Иптәш Волленберг белән үзеңне күзгә-күз очраштыруларын үтен. Һәм үзеңә шундый вәхши тәкъдим ясаган студент Агеев өстеннән ничек бар — шулай итеп, ишеткәннәреңне язып бир.

— Ә Агеевлар? Аларга ни була?..

— Борчылма. Агеевларга берни булмас. Гаҗәпләнүдән күзләре дәү булып ачылды Зәкиянең.

Нәрсә-нәрсә, әмма мондый тәкъдим көтмәгән иде ул Мир­сәеттән. Байтак кына карышу һәм икеләнүләрдән соң, килен кеше барын да Солтангалиев кушканча эшләргә булды.

Волленберг «җитди хәбәр» белән килүчене Көнчыгыш бүлегенең булдыклы хезмәткәрләреннән саналган Садовскийга тапшырды. Кат-кат сораштырды тегесе. Бу хакта кемнәр белән киңәшкәнлеген төпченде. Зәкия һәммәсен Мирсәет кушканча башкарып чыкты, үзенең ихласлыгына шик ташлар урын калдырмады.

— Дәүләт куркынычсызлыгы органнары сезгә күп рәх­мәтле булыр,—диде Садовский, килүче яшь ханымга их­ластан ышанып.— Без ул яшертен оешманы, һичшиксез ачыкларбыз һәм юкка чыгарырбыз.

Ә соңыннан инде, китәргә җыенганда, Зәкия Ирзинага ГПУ органнары белән даими элемтәдә торырга тәкъ­дим ясала. Мондый «эшнең» яшь хатынга һичбер кирәге булмый, әлбәттә. Әмма, бу юлы да, Солтангалиевнең ал­дан кисәтеп куюын искә төшереп, ул хәл кадәри ярдәм итәргә ризалык белдереп кайта.

Шул рәвешле, ГПУның Көнчыгыш бүлегендә Мирсәет Солтангалиевнең янә бер ышанычлы кешесе, хәбәр җит­керүчесе арта. Ул органнарда Зәкия Ирзина, турыдан-туры аның яшертен җитәкчелегендә, һәм һичнинди шик-шөбһәгә урын калдырмыйча, байтак еллар, ягъни 1930 ел­ның 28 июлендә кулга алынганга кадәр, «хезмәт итә».

Заман һәм вакыйгалар, үзенең баш очында берөзлек­сез бөтерелгән кара болытлар Мирсәет Солтангалиевне, әнә шул рәвешле, саклык чаралары күрергә дә мәҗбүр итә.

* * *

Большевиклар партиясенең XII съезды ачылырга ике-өч көн чамасы вакыт калып бара. Илдә вакыйгаларның киеренке чагы. Төрле төбәкләрдән килгән делегатлар берсеннән-икенчесе күңелсезрәк һәм борчулырак хәбәрләр китерә. Җимереклек, тәртипсезлек, үзара низаглар урын­дагы иптәшләрнең җелегенә үткән. Шулар өстенә милли мәсьәләнең чишелмәгән булуы киеренкелекне бермә-бер арттыра төшә. Соңгы араларда гына «Грузиннар эше» дип, телгә кергән вакыйга хакында да Кремль сарайла­рында төрле имеш-мимешләр таралып өлгерә. Бу уңайдан Ильич махсус хат язган икән дип тә сөйләделәр. Грузиннарның милли дәүләтчелек эшенә чамадан тыш тыкшы­нуларын килештермичә, Сталин, Орджоникидзе һәм Дзержинскийга Ленин каты гына бәрелгән иде булса ки­рәк. Үзен дөньяның кендеге итеп хис итәргә гадәтләнеп килгән Генераль секретарь хаста кешенең канәгатьсез­легенә кулын гына селтәсә, калган икесе сагаер­га мәҗбүр була.

Шулай бер көнне, вакыт инде кичкә авышкан мәлдә, Мирсәет Солтангалиев янына әле генә Бакудан килеп төшкән Нариман Нариманов керә. Гадәттәгечә җылы итеп хәл белешкәннән соң, әзәрбайҗан арка­дашы Мирсәеткә җитди йомышы булуы хакында хәбәр итә. Аңлашыла ки, болай булгач, кабинетта сөйләшә торган сүз түгел инде бу. Әле Октябрь инкыйлабынача ук фирка әгъзалары булып торган ике большевик, шул рәвешле, иркен эш бүлмәсен ташлап урамга чыгарга мәҗбүр булалар. ГПУ органнарының күзләре күпне күрә, колаклары күпне ишетә бит. Сакланганны гына саклармын, дигән гыйбарә Алла тарафыннан да шул елларда әйтелмәдеме икән?! Бик ихтимал...

Наримановның киңәш-табыш итү теләге белән, башка берәү янына түгел, нәкъ менә Солтангалиев янына килеп керүе беркадәр көтелмәгән хәл иде. Чөнки әле 1922 нче елның көзендә генә милли дәүләтчелек һәм автономияләштерү мәсьәләләренә мөнәсәбәттә үзара җит­ди бәхәскә кереп, алар арасында күпләргә мәгълүм бул­ган аңлашылмаучанлык туган иде. Нариманов милли рес­публикалар төзү идеясенә икенчел мәсьәлә дип караучы­лар тарафында иде, ә Мирсәетнең фикере исә безнең өчен ачык.

— Мин ялгышканмын. Син хаклы булгансың,— дип, башлады Нариман сүзен.— Хәтереңдәме, Көнчыгыш ком­мунистларының 2 нче киңәшмәсендә каршы чыккан идем мин үзеңә. Ә урыннардагы вакыйгалар синең хаклы икәнлегеңне исбат итте.

Үткәннәрне барлар заман түгел. Теге чакта Нарима­новның үзен аңламавы кәефен шактый ук кырган булса да, Мирсәет ул хакта искә алмаска тырышты.

— Нариман агай,— дип, үзенең хөрмәтен белдереп, олылап җавап кайтарды Солтангалиев.— Сезгә булган мөнәсәбәтемне беләсез. Мин һич үпкәләмим. Ул вакытта да сез — үзегезчә, мин — үземчә, һәр икебез дә хаклы идек. Бу безнең яңа тормыш корудагы эзләнүләребез нә­тиҗәсе. Стратегиядә исә безнең арада каршылыкның бул­ганы юк.

- Рәхмәт,— дип, Мирсәетнең аркасына кагылып куй­ды Нариманов.— Җылы сүзең өчен рәхмәт. Шулай да сөйләшер сүзгә якынрак килик әле. «Грузиннар эше» ха­кындагы проблеманы шулай куертулары сине дә уйлан­дырган булса кирәк?

Спасс капкасы каршыннан узып, Кызыл мәйданга ки­леп чыккан иде алар. Нариманов сынаулы карашын кар­дәшенә текәде. Ипле, мәһабәт кеше иде ул, күз карашы ук иманлы.

— Уйландырмыймы соң!.. Мдивани белән мин даими элемтәдә. Башка иптәшләрнең дә нн уйлаганын, ничек сулыш алганын күреп, тоеп торам.

Сүз берләшкәндәй, Кызыл мәйданның кыл уртасында туктап калган иде алар

— Милли кадрларга, җирле халык фикеренә түбәнсе­теп, бармак аша гына карарга теләү галәмәте. —Нари­мановның күзләре маңгайдагы җыерчыклар авырлыгыннанмы кысыла төштеләр.— Үзәктәгеләр — акыллы, ә Бакуда яисә Тифлистә, Казанда яисә Бохарада шуларның әмерен үтәүчеләр булырга тиешле. Мөстәкыйльлек кабул ителми. Милләтләр һәм республика дип авыз суын корытулары да бил бөгеп, баш кагып торучылар өчен генә. Башыңны калкытасың икән — син контрреволюционер, халкыңны искә төшердеңме — милләтче. Империячел фи­кер патша заманындагыга караганда да кыргыйрак рәвеш ала бара. Синең өчен, беләм, яңалык түгел бо­лар, Мирсәет. Җаным әрнегәнгә, каным катканга сөйлим.

Баш кагып куйды Солтангалиев. Күбрәк «пролетари­ат» һәм «интернационализм» хакында рухланып сөйләргә күнеккән Нариманов авызыннан мондый сүзләр ишеткәне юк иде бит әле аның.

— Килешәм... Килешәм, Нариман агай.

— Әйе, «грузиннар эше» турында иде бит әле сүз. Кү­ңелем сизә, моның белән генә тәмамланмас кебек бу ыгы зыгы...

— Мин дә шулай уйлыйм, Нариман агай. Грузиннар­дан башлау Коба өчен чаршау гына булмагае, дигән ши­гем бар. Янәсе, иң элек үз улымның колагын бордым. Ан­нан, башкаларга да кизәнергә тулы хокукым бар, дигән мәкер ятадыр төсле бу эшнең башында.

Як-ягына күз төшереп алды Нариманов. Алар икәүдән-икәү генә. Арлы-бирле узып торучылар булса да, озын колаклар күренми әлегә.

— Кобаны мин яхшы беләм. Гомер буе хаким булыр­га теләде. Буйсынучы юк иде үзенә, инде менә Кремльгә хуҗа булды. Аннан сөреп чыгару җиңел булмаячак үзен. Киңәшеп эш итү һәм бер-беребезгә якынрак булу хәерле. Әйтергә теләгәнем шул!.. Юкса...— Ни әйтергә икән дип, бер­кавым уйланып торгач, Нариманов башын чайкап алды.— Әйе, Юкса, һичкайсыбызга көн калмаячак. Таякның иң юаны синең, минем кебекләр җилкәсенә төшүе ихтимал.

— Белмим шул,—дип, икеләнә калды Мирсәет. Наримановның сүзләрендә хаклык бар. Әмма, Сталинга да ышанычын югалтмаган иде бит әле ул. Дөресрәге, югалтудан курка, югалтырга теләми иде... Алар озак еллар дәвамында бергә аралашып эшләгән ке­шеләр. Фикер уртаклашып, ризык бүлешеп яшәгән еллар эзсез узмаган. Аның көчле, үзен хәйран калдырган сыйфатларын белгән кебек, җитешсезлекләрен дә аңлый, гафу итәргә гадәтләнгән иде Мирсәет... Ышаныч зур нәр­сә. Ышанычны сакларга кирәк. Кыл өстендә эленеп торса да, сакларга ышанычны... Ул югалдымы – бетте... Шундый хакыйкатьтән чыгып, тешен кысып түзсә түзде, Сталинга каршы эш йөртмәде Мирсәет. Өстәвенә, яхшымы-яманмы, ул бит Генераль секретарь да әле. Сталинга булган ышанычын югалтса, Нариманов югалтса, баш­каларга, гади коммунистларга ни кала?!. Партияне нинди язмыш көтә?

— Нигә сүзсез калдың? Ник дәшмисең, Мирсәет? — дип, аны уйларыннан бүлдерергә мәҗбүр булды Нари­манов.— Куркып калдыңмы әллә?.. Әйе, таякның юаны безнең җилкәгә төшүе ихтимал.

— Юк,—дип, каршы төшәр көч тапты үзендә Солтангалиев.— Таяк бүлешер заман түгел. Төшсә төшәр. Тал чыбыгы ашап үскән малайлар ич, безгә күнегәсе түгел. Ил язмышы, халыклар язмышы гына имин булсын. Калган­нары үтәр, һәммәсе вакыт эше...

Елмаеп куйды Нариманов.

— Мирсәет, партия съездында сөйләргә җыенган но­тыгыңны калдырып тор әлегә. Рәсми сүзләргә кабинетта да өлгерербез... «Син» һәм «мин» дигәндә, иң әүвәле үзе­безнең төрки милләтләрне күздә тотуым иде. Сталинның төркиләргә мөнәсәбәтен беләсең. «Грузин эше» узды, инде чиратта кем?! Татармы, башкортмы, әллә Төркестанмы?..

— Әзәрбайҗанны искә алмадыгыз.

— Әзәрбайҗанга ук буе җитмәс әлегә. Безгә үрелү файдасыз, Кавказ тарихын ул яхшы белә. Күршедә— Төркия.

— Димәк?..

— Әйе, татарлар аның эчен пошыра. Сездәге милли аңның үсүе.. Сездәге кадрлар... Сездәге хәрби берләшмә­ләр...

— Ул кадрлар һәм ул хәрби берләшмәләр революцияне яклап сугышты...

— Сугышты. Беләм, - дип, уйлы карашын Мирсәеткә текәде Нариманов.— Әмма бер хакыйкатьне искә төше­рәм – солдатлар сугышканда гына кирәк. Ә дошман тар мар ителдеме, алар күңелгә шом сала.

— Ярар, калдырып торыйк,—диде Мирсәет, сүз сө­решен ошатмыйча.—Борын төбендә — партия съезды. Көн тәртибендә — милләтләр язмышы. Нишлибез?..

Нәкъ шул мәлдә янәшәдән узып барган бер төркем алар янында тукталып калды һәм Кызыл мәйданны та­ныш авазлар яңгыратты:

— Бәй, Мирсәет, сез түгелме соң бу? Нариман агай...

Колачларын коштай җәеп каршыларына килүче — Баш кортстан вәкиле Әдһәмов иде. Шунда ук Төркестанның Совнарком рәисе Турар Рыскулов, дагстанлы Курыкмасов һәм тагы берничә милли төбәк вәкилләре. Үзәк Комитеттан кайтып барышлары икән. Очраклы рәвештә күрешеп, XII съездга килгән делегатлар һәм кунаклар урнаш­кан «Париж» кунакханәсенә кайтып барышлары.

Хәл белешү, төрле төбәктәге фирка эше, революцион үзгәрешләр турында фикер алышу кузгалып китте.

Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, Рыскулов белән Солтангалиев бер читкә тайпылдылар. Икәүдән-икәү калган мизгелнең кадере зур, Төркестан вәкиленең әйтер сүзе бар икән.

— Сталинда булдым,— диде Рыскулов читләп-урап тормый гына.— Сине сораштыра. Хатларың белән кызык­сына. Дусларың, таныш-белешләрең белән...

Мирсәеткә авыр иде боларны ишетү. Чигәсенә яшен ташы китереп сукты диярсең. Нигә аның белән булыша соң әле ул. Кызыксына икән, үзеннән сорасын, һәр соравына, һич боргаланмыйча, яхшысын да, яманын да күзгә туры карап, ярып салырга әзер бит ул. Инде ничәнче ай дәвам итә шул хәл. Үзе белән күрешкәндә елмая, ә артын­нан иснәнеп йөри, тешләрен шыкырдата...

— Ни дидең соң?

— Синең милли кадрлар даирәсендә зур ихтирам ка­зануың хакында әйттем.

— Шуңа канәгать булдымы?

— Юк, әлбәттә. Синең халык дошманы Зәки Вәлиди белән элемтәдә булу-булмавың кызыксындыра аны...

— Зәки Вәлиди... Вәлиди дисең инде,—дип, бу кызык­сынуның сәбәбен гоманларга тырышты Солтангалиев. Әмма ачык кына белешә алмады.—Зәки Вәлиди табылыр ул, Турар туган, югалмас...

Рыскулов гаҗәпсенеп сорап куйды:

— Син нәрсә, әллә чынлап та Вәлидине эзлисеңме?

— Эзләсә соң? Вәлидинең миңа дошман булганы юк.

— Мирсәет,—дип, текәлде аңарга Рыскулов. Күзләре зур булып ачылган, гаҗәпләнүенең чиге юк.— Ул бит ха­лык дошманы. Басмачы...

— Зәки Вәлидинең үз халкына дошман булганы юк, Турар туган,— дип, икеләнер урын калдырмаслык итеп кистереп куйды Солтангалиев.—Хаталары булды. Дүрт аяклы ат та абына. Бүген Зәки әфәнденең арабызда бул­мавы — нәкъ менә милли мәсьәләдә кылган хаталарыбыз нәтиҗәсе...

— Кеше ишетер, син нәрсә сөйлисең, Мирсәет?!.

— Нәрсә, Төркестанда бары да иминме әллә? Халык барыннан да канәгатьме? Ә үзегез ничек, күңелегез куш­канча эшли аласызмы соң? Һичкем йодрык күрсәтмиме, өйрәтмиме?

— Авыр. Бик авыр, Мирсәет,—диде Рыскулов. Тыш­тан тыныч күренсә дә, эчтән ул да дөрләп яна.—Төркестан ул Петроград яисә Мәскәү түгел. Шуны аңлатып бул­мый.

— Шулай шул,— диде Мирсәет. Үзләренә таба ара-тирә карангалап торган Башкортстан вәкиленә аваз салды ул.— Әдһәмов иптәш, сезне мөмкинме?.. Бер соравым бар иде.

— Тыңлыйм,— диде Әдһәмов килә-килешкә.

— Менә, әйт әле син, Рыскулов иптәш тә ишетсен, әйт әле. Башкортстанда совет һәм партия эшен җайга салу юлында сезгә кем аяк чала?.. Турысын әйт!

— Смидович белән Нимвицкий иптәшләр,— диде Әд­һәмов һич икеләнеп тормыйча.

Җавап көткәннән дә төгәлрәк һәм гыйбрәтлерәк бу­лып чыкты. Рыскуловка борылды Мирсәет.

— Ишеттеңме?! Курыкмасов иптәшне чакырсак та, Фирдәвестән сорасак та җавап шундый ук булыр. Татар­станда да, Әзәрбайҗанда да шул хәл. Ә революцияне кем өчен ясадык соң без?!. Халык өченме? Пролетариат өчен­ме? Әллә үзәктән килгән вәкилләр өченме?..

Сүз шул урында бүленде. Бер читтәрәк әңгәмә корып торучылар аларга килеп кушылды. Өлкән кеше буларак, Нариман Нариманов тәкъдим кертте:

— Җәмәгать,— диде ул, ихлас елмаеп.— Әйдәгез, Сол­тангалиев иптәшне кунакханәгә чакырыйк үзебез белән. Минем күчтәнәчләрем дә бар иде. Әзәрбайҗан чәе эчәр­без, иркенләп бер әңгәмә кылып утырырбыз...

Ул кичне «Париж» кунакханәсенең 44 нче номерында мәңге онытылмаслык мәҗлес булды. Анда катнашучылар­ның исемлеген барласаң, моны XII партия съездының мил­ләтләр палатасы утырышы дип атарга мөмкин булыр иде. Һәммә төрки халык вәкилләре янәшәсендә Буду Мдивани белән кергән өч грузин һәм чечен, авар, мари, калмык­лардан берәр җаваплы хезмәткәр катнаша. Әлбәттә, сүз сәяси мәсьәләләр тирәсендә урала. Игътибар үзәгендә ике кайнар төбәк. «Грузиннар эше» Һәм Төркестан.

Әле бүген генә Мирсәетнең Нариманов белән фикер­ләшкәндә кылган гөманы рас килә, димәк. Буду Мдивани да Сталинның бу эшен үзен Россия халыклары каршысында чын интернационалист итеп күрсәтү максатыннан, ясал­ма күпертелгән вакыйга дип саный. Милли мәсьәләне көн тәртибенә куйган XII съезд алдыннан кыңгырау шылты­ратып алу.

Моңа кадәр йөткерү өянәген баса алмый изаланып, әледән-әле чәй йотып тын гына утырган карт коммунист Махарадзе исә башкачарак фикердә икән:

— Кобаны сез белмисез,— диде ул, сүзгә кушылып.— Үз сүзен сүз итү, максатына ирешү юлында туган атасын да сатарга әзер ул. Кендеге Кавказ федерациясе проекты­на ябышкан. Грузиянең мөстәкыйльлеккә дәгъвасы шүрләтте аны. Үзе утырган ботак киселә ич.

— Ялгышмасам, «грузиннар эше» өчен иптәш Сталин­га Һәм берочтан Дзержинскийга Владимир Ильичтан шактый эләккән дип сөйлиләр,— дип әйтеп куйды Рыску­лов.

Наримановның карашы Мирсәеткә текәлде. Үзара күз кысышып алдылар. Димәк, бу хәбәр башкаларга да мәгъ­лүм булып чыга.

— Ишеткәнем юк,— диде Махарадзе.— Хак булмаса да, барыбер үзенекен итәчәк ул. Иң әүвәл черек компро­мисска барачак, аннары алдаячак. Барыбызны да — Ле­нинны да, грузин коммунистларын да.

Рыскулов белән Махарадзе арасында бермәлгә бәхәс куерып алды. Төркестан вәкиле Сталинга үзенең ышану­ын һәм аның хакында ни эләкте шуны сөйләмәскә кирәк­леген искәртте. Ә Махарадзе һәм аның сүзен куәтләгән Мдивани исә, «Коба»ны гасыр башларыннан ук бе­лүләренә нигезләнеп, бергә биш белән җавап кайтарды­лар.

Ленинның Сталинга бу уңайдан хаты булганмы-юкмы дип сүз көрәштерүчеләр алдында Мирсәетнең зур өстен­леге бар иде. Чөнки бу хатның нөсхәсен ул үзе укыды. Зур сер итеп кенә Троцкий күрсәткән иде аңа. Гомумән, соңгы араларда Сталин белән аралары суына барган саен, Троцкийның Солтаигалиевкә мөнәсәбәте тагы да якыная, зчкерсезләнә төште. Милли мәсьәләне аңлауда Лев Да­видович аны үзе өчен авторитет күрә, шуңа еш киңәшә торган иде. Мирсәет өчен вәгъдә — иман. Троцкийга бир­гән сүзен боза алмый. Әлеге хатның кайбер җөмләләре, күз йөртеп чыккан арада ук, хәтеренә уелып калган иде аның. Әмма сүзгә катышмады.

«Бу очракта Сталинның кабалануы, идарә итү белән мавыгуы һәм тагы «социал-милләтчелеккә» булган ачуы, аның үз башына таяк булып төшмәгәе», дип язган иде Владимир Ильич.

Һәм тагы... «Әлеге бөек рус мил­ләтчелеге кампаниясе өчен сәяси җавап һичшиксез Ста­лин һәм Дзержинский иптәшләр җилкәсенә төшә», дигән бәя җәлеп иткән иде аның игътибарын.

Шулар өстенә Ленинның үз кулы белән Троцкийга тапшырган үтенече дә таныш иде Мирсәеткә: Грузия коммунистларын Сталин белән Дзержиискийның эзәрлек­ләвеннән яклавын үтенгән юлбашчы.

Бәхәс дәвам итә иде әле. Рыскуловка кушылып тагын берничә иптәшнең Сталинга мәдхия укырга керешүе Буду Мдиванины тәмам чыгырдан чыгарды. Ул түзмәде, кавказлыларга гына хас кайнарлык белән кинәт кесәсенә ты­гылды һәм Ильичтан килгән язу кисәген тегеләрнең бо­рыннарына төртте:

— Мәгез, укыгыз,— диде ул.— Ленинның үз кулы белән язган.

Тынып калдылар. Ярты дәфтәр битенә язылган кулъ­язма кулдан-кулга йөрде. Солтангалиев тә укыды. Чынлап та, Ильичның үз кулы иде.

«Ип. Мдивани, Махарадзе һ. б. күчермәләре: ип. Троц­кий һәм Каменевка. Хөрмәтле иптәшләр!

Бөтен күңелем белән Сезнең эшләрне күзәтәм. Орджоникидзеның дорфалыгы, Сталин һәм Дзержинскийның өз­лексез бәйләнүләре минем дә ачуымны кабарта. Сезнең өчен бер язу һәм чыгыш хәзерлим.

Хөрмәт белән Ленин. 6 нчы март. 23 ел».

Күпләр гаҗәпсенеп калды. Үз күзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Чөнки ул көннәрдә матбугат битләрендә Сталинны Ленинның бердәнбер варисы, ин якын һәм ышанычлы көрәштәше итеп күрсәтү кампаниясе аеруча зур колач алган иде.

— Менә сиңа мә, имәндә икән чикләвек,— дип куйды Татарстанның Халык комиссарлары Советы рәисе Мохтаров.

Сүз иярә сүз чыгып, Грузия хакындагы сөйләшүләр Төркестан тарафларына барып тоташты. Төркестандагы аяныч вакыйгалар да һичкемне битараф калдырмый икән. Басмачылык хәрәкәтен бәяләүдә фикерләр төрле-төрле иде. Шулай да күплечек моны — партиянең милли мәсь­әләгә мөнәсәбәттә бигүк дөрес булмаган сәясәт алып баруы нәтиҗәсе дип күрә. Турыдан-туры кистереп әйтүче булмаса да, тел төпләреннән бу аермачык сизе­леп тора иде.

Мәҗлес корып утыручы XII съезд делегатлары ара­сында Солтангалиевнең хәле үзгәрәк, әлеге хәлләр аның җанын байтактан борчып тора. XII съезд­да катнашу-катмашмавы да шик астында. Бу хакта рәсми хәбәр булганы юк-югын. Әмма Сталинга шактый якын торучылардан Бройдо һәм Павлович иптәшләр әле­ге серне Мирсәетнең үзенә җиткергәннәр иде инде. Димәк, милли мәсьәләгә багышланган корылтайны Сталин бу өлкәдә үзенең төп оппоненты булган Солтангалиевтан баш­ка уздырырга җыена.

Ә Мирсәет мондый хәлне күз алдына китерә алмый: инде чыгышының тезислары да әзер, факт­лары саллы, аргументлары нигезле, Сталинның милли мәсьәләдәге уеннары чираттагы ачы тәнкыйтькә дучар ителәчәк.

Сталин ясаячак докладның да тезислары таныш иде аңарга. Турыдан-туры исемен атамаса да, Генераль секре­тарь съезд трибунасыннан Солтангалиевне тар-мар итәр­гә җыена. Катгый сер булып сакланса да, моны Үзәк Ко­митет аппаратында эшләгән һәркем белә. Ә мәҗлестә кат­нашучылар исә Мирсәет Солтангалиевнең бу корылтайда катпашу-катнашмавы бәхәследер дип уйлый да алмый. Чөнки милли дәүләтчелек мәсьәләләрендә аның әзерлек­ле белгеч булуы һәммәсенә мәгълүм факт. Аның белән аерым-аерым киңәшкәннәре, чыгышларын тыңлаганнары, хезмәтләрен укыганнары бар. Бу юлы да аңардан, Үзәк вәкиле буларак, кайнар һәм төпле чыгыш көтәләр.

— Җәмәгать, Мирсәет дәшми әле безнең,— дип, Башкортстан Совнаркомы рәисе Халиков сүз кузгатты.— Басмачылык мәсьәләсен аңардан да яхшы белү­че булмас. Чөнки күптәнге әшнәсе Зәки Вәлиди дә шун­да ич.

Гадәти төрттерү генә түгел, аяз көндә яшен суккан сы­ман провокацияне хәтерләтә иде бу. Тагы шунысы гаҗәп, Халиковны әлеге җаваплы урынга куюны кайгыртып йөр­гән кеше Мирсәет үзе иде. Араларында һичбер аңлашылмаучылык булганы юк. Үзара хөрмәт һәм дустанә мөнә­сәбәттә яшәгән аркадашы әйттеме бу сүзне?! Дәшмим дигән сүзе бар иде. Чөнки белә, аларның биредә сөйләш­кән һәр сүзе иртәгесен ГПУда булачак һәм Сталинның өстәленә ятачак. Боларны кем эшләячәге дә мәгълүм аңар­га. Әмма, колагы ишеткәннәрдән соң, дәшми калу мөм­кин түгел иде ары.

— Әйе, иптәш Халиков,— дип, басынкы, әмма ыша­нычлы итеп сүз башлады Мирсәет. Куллары йодрыклан­ган, гүя шулар белән сугып һәр фикерен кадак урынына сеңдерә барачак.— Вәлиди — дошманым түгел. Башсовнарком рәисе өчен исә ул ата булырга лаек кеше. Үзенә дан-дәрәҗә эзләп түгел, булганнарын ташлап чыгып кит­те Зәки Вәлиди. Кемдер кулында курчак булырга телә­мәде. Ул, ялгышса-ялгышмаса да, сез җитәкләгән респуб­ликаның башкалар белән тигез хокуклы булуын яклады, һәм бүген дә шул иманындадыр дип беләм. Басмачы­лык— ул һәммәбез өчен күкрәктәге йөрәк җәрәхәте. Вә­лиди белән, иптәш Халиков, хет сез авыз чайкамагыз. Үтенәм!

Халиков тып-тын булды, гүя урындыкка сеңде, һәм мәҗлес ахырынача бүтән калкынмады.

— Җәмәгать, монда һәммәбез большевиклар, совет хезмәткәрләре,— дип, сүзгә кушылды Турар Рыскулов.— Ерак барасы юк, үз башымнан кичкәнгә әйтәм. Безне бит әле дә, кимсетеп, икенче сортлыга чыгарып, «туземец» дип кенә искә алалар. Җитәкче урынга мендем дип, үз халкыма дошман булырга тиешлеме мин? Сездән яшерен-батырын түгел, унтугызынчыда ел буе качып йөрергә мәҗбүр булдым. Ни өченме? Казакъ-кыргызларны кай­гырткан өчен. Кемнән? Төркестандагы Совет хезмәткәр­ләреннән, Кызыл Армиядән! Һәм иң көлкесе шул, минем белән бергә рус большевигы Кобозев та качып йөрде Төркмәнстан чүлендә. Кыргыз егетләрен азат иткән, үтер­мәгән өчен эзәрлекләделәр үзен. Шул,— диде Рыскулов тирән көрсенеп,— гаепләргә җиңел ул. Безгә бер-беребез­не аңлау кирәк хәзер. Юкса, Мәскәүдән чыгып киткәч тә, кайбер иптәшләр әле дә империя вәкиле итеп тоя үзен.

Ә Төркестан — колония түгел. Туган җирем колония бул­сын өчен көрәшмәдем мин Советлар өчен...

— Әйе, халык көрәшә икән, монда бер-бер хикмәт бар инде,— дип, җөпләп куйды Нариманов та.—Басмачы дип, әйтергә җиңел. Ә кем илен, кем җирен баскан соң әле алар?!

Солтангалиев тынычлана төшкән иде инде. Шулай да эчкерсез бу сөйләшүдән читтә торып кала алмады.

— Әле шушы көннәрдә генә академик Бартольдның калын гыйльми китабы дөнья күрде,—диде ул, карашын бер ноктага төбәп.—Укырга киңәш итәм, гыйбрәт өчен. Октябрь революциясенең алтынчы еллыгына чыгарылган шул хезмәттә царизмның Төркестанны яулап алуы про­грессив күренеш буларак аңлатыла. Имеш, бу кыргый феодализмны капитализм белән алыштыру, панисламизм урынына европача цивилизация китерү генә булган икән. Төркестанлыларны чебен урынына да күрмәгән генерал Куропаткин, шул рәвешчә, цивилизация китерүче изге җан булып чыккан. Бу логика белән китсәк, мароккалыларны, вә Конго негрларын кырган француз империалистлары да цивилизация өчен көрәшкән икән. Кембридж университеты профессоры да, мисырлыларга каршы көрәштә үлгән ниндидер генерал Листекны, кыргый варварлар кулыннан үлгән азатлык көрәшчесе итеп күтәрә ала. Ә Һиндстанның вице-короле Азиягә цивилизация китергән пионер булып чы­га.—Мирсәет янә, мавыгып китеп, кулларын болгый-болгый сөйләргә керешкән иде.—Тарихта казыну, үткәннәр­не болгату-кайтару кирәк эш түгел. Шулай да тарихи дө­реслек яшерелмәскә тиеш дип беләм. Тарих империячел фикер коллыгыннан азат ителергә тиеш... Шунсыз соци­аль иминлеккә нигезләнгән җәмгыять кору мемкинмени?! Монда утыручылардан беребез дә яңа империя барлыкка китерү өчен көрәшмәдек. XII съездда нәкъ әнә шул хак­та ачыктан-ачык, коммунистларча, барын уртага салып сөйләшергә, киңәшергә тиешбез. Юкса, соңгаруыбыз их­тимал, аркадашлар...

Мирсәетнең сүзләреннән соң бүлмәдә тынлык утырып торды, һәркем уйлана калды. Аны хупладылар. Съезд трибунасыннан ачыктан-ачык сөйләшү ихтыяҗының күп­тән өлгергән булуы хакында кат-кат искә алынды.

* * *

Милли төбәкләрдән килгән коммунистларның әлеге оч­рашып сөйләшүләре хакындагы «әләк» иртәгесен сәгать унда Сталинның эш өстәленә китереп салынган иде. Әл­бәттә, куертылган, күпертелгән сурәттә, һәм әлеге очрак­лы мәҗлескә «Солтангалиев оештырган буржуаз-милләтчеләр фракциясенең конспирацияләнгән утырышы» дигән яңгыравыклы яманат та тагылып өлгерә.

XIX

1923 ел. Апрельнең 25 нче көне. Киеренке бер түзем­сезлек белән көтеп алынган көн. XII съездның милли секция­сендә хәлиткеч фикер алышулар көне. Генераль секре­тарь үзенең йомгаклау сүзендә ниләр әйтер? Троцкий сүз алырмы, әллә бу юлы да дәшми калуны артык күрерме? Ленинның съездга язган хаты игълан ителерме? Мирсәет Солтангалиев нинди юл сайлар: гадәттәгечә хакыйкатьне ярып салырмы, әллә баш очында куера барган болытлар аны да сагаерга мәҗбүр итәрме? Мдивани, Нариманов һәм Рыскуловлар кайсы юлны сайлар? Сорауларның чиге-чамасы юк. Кем шул сорауларга тәгаен җавап бирә алыр икән?! Инде бер атнадан артыкка сузылган съезд күп нәрсәгә ачыклык кертте дияргә була. Сталинның һәр сүзе канунга әверелә бара, күпләр тарафыннан бәхәстән югары буларак кабул ителә. «Милләтләр» һәм «халык», «хезмәт ияләре» кебек сүзләр күз буяу өчен генә. Генераль секретарь ни боерса, илдә шул булачак... Яшисең килсә, дәрәҗәле урыныңны саклап калыйм дисәң — дәшмәвең мең алтын. Тагы да отышлырак юл – партиягә, аның

«дөньякүләм бөек җиңүләргә җитәкләп алып баручы» Генераль секретаре иптәш Сталинга мәдхия уку. Күпләр, бик күп гайрәтле ирләр шул юлларның йә тегесен, йә мо­нысын сайлап, үзләренә, уллары-кызлары вә оныкларына бәхетле матур киләчәк тәэмин итү турында хыялланган­дыр. Ниятләр изге... Әмма, ул ниятләр тормышка ашармы?! Социализм чаршавы артына поскан бөек империягә революция принципларыннан ваз кичкән, «ялагай»ны кол итеп, дәшмәү­челәр белән җир ашлау осталары хуҗа булып куймасмы?! Әйтеп булмый әлегә. Адәми затны оятлы иткән һәм соң чиктә харап итәчәк бер сыйфат бар, ул да булса— бүгенге көн белән яшәү. Ягъни, гамьсезлек, тарихка, үткәнгә гамьсез булу.

Тарих ул — тәгәрмәч кеби. Анда югары яисә тубән тараф булмый. Үзен югары санаган — түбән төшә, түбәндә­ге— кутәрелә. Феодализм, социализм, коммунизм — бо­лар һәммәсе уйдырма. «Изм»нарга, гомумән, ышанмагыз. Кешене алдау, адәми затны тарихта адаштыру өчен ха­кимнәр уйлап чыгарган тозак кына ул. Ә колбиләүчелек булган! Һәм бүген дә колбиләүчелек дәвам итә... Теге яисә бу рәвештә кол биләүчелекне хәтерләтмәгән җәмгыять табыгыз, күрсә­теп карагыз миңа. «Изм»нар колларны алдау, бер рәвеш­тән икенче рәвешкә күчерүнең тышкы алдавычлары гына алар. Җитмеш ел «диктатура хуҗасы» булган эшче сый­ныф татымадымы шуны?! Хезмәт ияләре җәмгыяте бул­ган соңгы дәвер «изм»нары шуны исбат итмәдеме?!

Мирсәет Солтангалиев йокысыз төн үткәрде. Әмма, кә­еф зарланырлык түгел, хәлиткеч бәйгегә ашкынган яхшы аттай сизә иде ул үзен. Фатыйма белән кара-каршы уты­рып чәй эчтеләр. Кызлар тәмле төшләр күреп йоклый иде әле. Җиде тулып килгәндә ул урамга чыкты. Съезд башланганчы эш урынына кагылып узасы бар, күрешеп сөйләшергә теләүчеләрнең дә булуы ихтимал.

Зур таш күпернең уртасына җитеп килгәндә каршы очра­ган бер кеше аңа исеме белән дәште — гаҗәпләнмәс җи­реңнән гаҗәпләнерсең.

— Сез Мирсәет Солтангалиев түгелме? — дип сора­ды ул саф татар телендә.

Әйе, дип, баш какканга кадәр, иң элек ул аны күздән кичереп узды: яше кырыктан узган, гадәти киемдә; урынлы-урынсыз бәйләнеп, танышлык эзләп йө­рүчегә охшамаган.

- Мин сезне танып бетермим кебек, агай. Кем дип белим үзегезне?

Мирсәеткә ул якын ук килеп басты, як-ягына карангалап алды. Никадәр зур күпер өстендә икәүдән-икәү генә булсалар да, саклык максатыннандыр, пышылдауга күчте.

— Минем кемлегем әһәмиятле түгел,—диде ул, җит­ди рәвеш алып.—Әмма сезгә киңәш итәр сүзем бар.

— Тыңлыйм...

Көттермәде теге. Кыска һәм төгәл җөмләләр белән аң­латырга кереште:

— Сезне кулга алырга җыеналар. Съездга бармаска киңәш итәм. Барсагыз, сүз сорамагыз, һичкем белән оч­рашмагыз, сөйләшмәгез бүген. Балаларыгыз бар. Хаты­ныгыз яшь. Туганнарыгыз... Шулариы онытмагыз...

— Кем буласыз? Болар сезгә каян мәгълүм булды,— дип, очраклы танышының кулына үрелде Мирсәет. Әмма тегесе тоттырмады. Сүзем бетте, дигәнне аңлатып, кырт бо­рылып, китәргә каерды.

— Сүз иясе белән йөрми... Кардәш буларак, яхшы ни­яттән кисәтүем.

— Юк,— дип, йөгереп барып каршысына чыкты аның Мирсәет.— Зинһар, ашыкмагыз. Сез кайдан? Монда кем җибәрде үзегезне?..

Ир-ат тагы да җитдиләнә төште. Күренеп тора, шаяр­мый иде ул.

— Кисәтү — минем эш. Саклану чараларын күрү — сезнеке,—диде. Һәм инде җиде-сигез адым ераклашкач, ярым борыла төшеп, өстәргә кирәк тапты,— Хәлегез яхшы­дан түгел, беләм. Төркия посолына мөрәҗәгать итсәгез генә инде. Мохтар-бәй шуны әйтергә кушты: көтә ул сез­не. Бүген яисә иртәгә килеп чыксын, диде,

Таныш түгел кешегә артык каныга алмады Мирсәет. Ир-ат китте, күздән югалды. Мирсәеткә дә юлын дәвам иттерүдән башка чара калмаган иде. Дөрес, адымнары күпкә акрынайды, башы салына төште. Моны нигә юрарга?..

Шуның белән генә бетсә икән. Эш кабинетын ачып керүгә үк, игътибарын өстәлдә яткан конверт җәлеп итте. Кабинет ачкычы башка һичкемдә булырга тиеш түгел. Ә ишек бикле иде.

«Монысы ни дигән сүз тагы.. Монысы нинди хикмәт»,— дип, мыгырданды ул үзалдына. Әйтерсең монда ялгызы гына түгел. Янәшәсендә аның һәр хәрәкәтен күзәтеп то­ручы ят бер кеше бар диярсең.

«Иптәш Солтангалиев!

Сездән шуны үтенәбез: партиягә таркаулык кертмәгез, үз саташуларыгыз белән милли республика вәкилләрен Ленин һәм Сталин сызган дөрес юлдан адаштырмагыз. Үзегезгә ышанучы булмас барыбер. Чөнки һәммә намус лы большевик өчен сезнең Төркия, Әфганстан һәм Иран шпионы булуыгыз, Советлар иленең дошманы, басмачы­лар башлыгы Зәки Вәлидинең мәсләктәше икәнлегегез аермачык мәгълүм.

Коммунистларча сәлам белән, бер төркем милли республика вәкилләре».

Чиста ак кәгазьгә басу машинасы белән урыс телендә суктырылган әлеге сүзләрнең кем эше һәм нинди максат­тан аңарга җиткерелгән булуы сер түгел иде, әлбәттә. Дәүләт йортының ябык ишекләрен теләсә кем ачып-ябып йөри торган еллар түгел. Ә ГПУның кулы җитмәгән, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән җир юк.

Кызык килеп чыга бит әле бу. Гомер булмаган хәл, Зур таш күпердә очраган билгесез «кардәше» белән серле хат арасында турыдан-туры бәйләнеш бар булса кирәк. Боларның кичә яисә иртәгесен түгел, нәкъ менә бүген, 25 нче апрель иртәсендә, бер-бер артлы кабатлануы да очраклы түгелдер. Димәк, кемгәдер нәкъ менә бүген аңарга басым ясау кирәк булган. Кемгә?

Аның бүгенгә бәхәсләшер, фикер каршылыгына керер кешесе бер генә — Генераль секретарь Иосиф Сталин. Димәк, Сталин?!

* * *

Шулай да чыгыштан баш тартмады Солтангалиев: «Милли мәсьәләнең иптәш Сталин тәкъдим иткәнчә куелышы белән мин тамырдан килешә алмыйм. Бу аны хәл итәргә омтылу түгел, киресенчә, тагы да ныграк бу­таштыру, җепнең очын һичкем яңадан кайтып сүтә ал­маслык итеп чуалтудан гына гыйбарәт. Икенче, ягъни милли палата төзегән булып, зур эш кылган сыман шуңа басым ясауны күзгә төтен җибәрүдән гайре һични дип әй­теп булмый.

Милләтләрне вә милли республикаларны сортларга, хокук күзлегеннән төрле-төрле дәрәҗәләргә аеру, бүлү кала икән, бу милли мәсьәләне хәл итү дип атала алмый, киресенчә, илнең сәламәт нигезенә бомба тыгып калдыру буларак кына бәяләнә ала. Социаль тигезлеккә нигезлән­гән җәмгыять төзергә керешкәнбез икән, нигә эле аның нигезенә милли тигезсезлек иңдерелергә тиеш?! Социализмга империя күлмәге кидертү кемгә кирәк?! Шуңардан чыгып, автономияле республика һәм барлык милли өл­кәләрнең дә хокукы яңадан каралырга һәм күтәрелергә тиеш дип саныйм. СССРның тулы хокуклы субъекты булу-булмау һәркемнең үз эше. һичнинди рәнҗетү яисә мәҗ­бүр итүгә юл куелмасын.Бу —бер.

Икенчедән, монда доклад ясаган кайбер ип­тәшләр җирле милләтчелекне пыран-заран китерделәр. Әмма, кызганычка каршы, бу күренешнең нидән гыйбарәт булып, каян килүе хакында уйланып торуны кирәк сана­мадылар. Үз-үзебезгә сорау бирик әле: нәрсә соң ул җир­ле милләтчелек? Бөек державачылык шовинизмы белән килешергә теләмәү һәм шуңарга каршы чыгу, үз-үзеңне милләт буларак саклап калырга омтылу түгелме?! Әгәр шулай икән, бу — милләтчелек түгел, ә шовинизмга каршы табигый реакция буларак кына бәяләнә ала. Милли мәсьәләдә үзен олы белгеч санаган кайсыбер иптәшләрнең шуны аңламавы кызганыч, әл­бәттә...»

Съезд тәмамлангач та икенче көнне иртәнге сәгать ту­гызда Мирсәеткә ашыгыч хәбәр китерделәр: «Иптәш Ста­лин көтә».

Бу чакыруның буласын чамалый иде ул. һәм күңеле белән аңарга күптән әзер иде. Большевикларча кара-каршы утырып бер фикер алышырга да, ике арадагы һәммә аңлашылмаучанлыкларга нокта куярга да вакыт җиткән иде инде. Чөнки алар арасында хәл ителмәслек каршы­лыклар юк, булса да милли дәүләтчелек мәсьәләсенә мө­нәсәбәттә фикер каршылыклары гына. Сталин, съезддагы йомгаклау сүзендә, үзе дә Солтангалиев тәкъдим иткән тезисларның нигезле икәнлеген танырга мәҗбүр булды, кире кага алмады. Димәк, Генераль секретарь белән ике арадагы бу сөйләшүдә мәсьәләгә ачыклык кертү мөмкин­ булачак...

Сталин керүчегә урын тәкъдим итте һәм сорау бирер­гә ашыкты.

— Солтангалиев иптәш, сине Төркиягә качарга ният­ләгән диләр, дөресме шул?

Көлемсерәми чарасы юк иде Мирсәетнең.

— Минем үз Ватаным бар. Мин берәүдән дә ка­чарга җыенмыйм, иптәш Сталин.

Ә күңеленнән уйлап куйды: «Тагы Төркия... Күпердә­ге очраклы кеше телендә дә, өстәлдәге язуда да, Генераль секретарьның телендә дә Төркия... Моңа нигез биргәне булмады ич әле аның?! Гаҗәп...»

Төп сорауга җавап алынды дигән сыман, иркен сулыш алды Генераль секретарь һәм төребкәсен көйрәтеп җи­бәрде.

— Мин дә шулай уйлыйм. Сезгә берәүнең дә янаганы юк... Моның өчен сәбәп тә күрмим.

Кирәксез бу сөйләшүне туктатырга ният итеп, Солтан­галиев сүз сөрешендә кискен борылыш ясады:

— Иптәш Сталин,—дип, кулындагы кәгазьләрен өс­тәлгә куйды ул.—Илдә һәммә милли низагка киртә бу­лырлык чаралар күрү кирәк безгә, һәм бу эшне иртәгесе көнгә калдыру ярамас...

— Кирәк...— дип, уйланган атлы булды Гене­раль секретарь. Сәламәт кулы белән өстәлгә суккалап алды.— Кирәкнең чамасы юк. Әмма ничек?..

— Менә, монда әзер проект тәкъдим ителә,— дип, кә­газьләрен Генераль секретарьга сузды Мирсәет.— Бу ми­нем озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибә һәм эзлә­нүләрем нәтиҗәсе.

— Әзер проект дисең инде, ә?.. Калдырып тор, таны­шырмын.

— Төзәтмәләр һәм тәкъдимнәргә юл ябык түгел, ип­тәш Сталин. Үзегез беләсез, мәсьәлә бик җитди.

— Дөрес, мәсьәлә бик җитди.—Үзе һаман бармаклары белән өстәлне шакылдата. Нидер уйлый, гаме баш­када. Икеләнә, бер фикергә, нәтиҗәгә килә алмый иде кебек Сталин.— Төзәтмәләр дә кертербез... Тагы бер ун-унбиш көннәрдән очрашырбыз әле. Фикерләшербез...

— Димәк, ун көн,— дип, Сталинның күзләренә текәл­де Мирсәет.

Сүзне тәмамланганга санап, секретарь урыныннан торды.

— Әйе, ун көн... Ашыктыра да алабыз, әлбәттә.

— Мин түзәргә өйрәнгән, иптәш Сталин. Көтәрмен. Ашыкмыйк.

— Карарбыз.

Генераль секретарьның ни өчен чакырганлыгын һәм нәрсә хакында фикерләшергә ният иткәнлеген аңлый ал­мады Мирсәет һәм бу аның өчен, озак еллар уйланып та, җавап табылмаган сер булып калачак. Ни әйтергә җыен­ды, икән Сталин аңарга шул көндә? Нигә икеләнә калды?.. Нигә фикернең җеп очын югалтты? Бер дә үзенә охша­маган иде ул. Әллә соңгы мәртәбә күзгә-күз очрашып калу гына булдымы теләге. Мирсәетнең гафу үтенүен, йә булмаса икеләнүен, сагаюын тоемлыйсы килдеме... Ни генә булмасын, аны ишек катынача озатып килгән Гене­раль секретарь кәефле түгел иде. Кул бирешүләре дә сәер генә килеп чыкты. Карашлары булсын, куллары булсын, магнитланган сыман, бер-берләреннән аерыла алмый торды.

* * *

Майның дүртенче көне. Соңгы араларда, элгәреге ва­зифалары өстенә, федераль җир комитеты рәисе итеп тә билгеләнгән Мирсәет Солтангалиев өчен катлаулы көн булды бу. Илнең төрле төбәкләреннән килгән дистәләгән вәкил һәм делегацияләрне кабул итте. Җир бүленеше өлкәсендә дә бәхәс һәм четерекле мәсьәләләрнең очы-кырые юк. Берәүне дә рәнҗетмичә, тарихта җөй калдырмый­ча хәл итәргә, җайга салырга кирәк һәммәсен. Чияләнгән төенне хәтерләткән төньяк Кавказ үзе генә ни тора. Бөре һәм Бәләбәй өязләренең язмышы да әле булса хәл ител­мәгән. Килгән вәкилләр катгый рәвештә үзләрен Татарстан­га кушуны таләп итәләр...

Көн кичкә авышып килгән мәлдә эш бүлмәсендә теле­фон чырылдады. Ияләнгән таныш аваз иде югыйсә. Әмма бу юлы ул көндәлек ыгы-зыгыга чумган Мирсәетне сискән­дереп куйды. Бераз каушый төшеп телефонга үрелде ул:

— Әйе, тыңлыйм...

— Әлемтәдэ Шкирятов. Үзәк Контроль Комиссиясен­нән.

— Сезне федераль җир комитеты рәисе Солтангалиев игътибар белән тыңлый, иптәш Шкирятов.

— Менә нәрсә,— дип, бермәлгә сүзнең җаен таба алмыйчарак тордылар аргы тарафта.— Вакыт табып, хәзер үк безнен янга килеп чыгуыгыз сорала, иптәш Солтанга­лиев.

— Бераз көттерә төшсәм, гафу итәрсез,— диде Мирсә­ет, стенадагы сәгатькә күз төшереп.—Тагын бер сәгать-сәгать ярымнан сугылырмын.

— Хәзер үк,—дип боердылар аргы тарафтан.

Мирсәет аңарга әйтеп бетерергә ирек бирмәде, ярты юлда өзде үзен:

— Иптәш Шкирятов, кем белән сөйләшүегезне онытып җибәрәсез түгелме?! Ишек катында торучыларны кабул итеп бетергәч тә килермен... Һичшиксез, килермен...

Сүзне тәмамланганга санап төребкәне куйды да, ишек катына узып, Дагыстаннан килгән бер төркем вәкилне керергә чакырды.

Әмма Шкирятовларны да озак көттермәде. Бер сәгать чамасы уздымы-юкмы, ул Үзәк контроль комиссиясе рәи­сенең кабул итү бүлмәсендә иде инде. Үзен ни сәбәпле чакырганнарын белмәсә дә, канатланып, бер-бер яңа хәбәр ишетергә өметләнеп килде ул монда.

Чынлап та, аны яңалык көткән булып чыкты, уена да кереп карамаган яңалык. Ул килеп кергәч тә, кабул итү бүлмәсендәге дүрт-биш ир-ат каударланып, ничектер сөр­легеп куйдылар. Берьюлы үрә торып бастылар, әмма сә­лам бирү өчен түгел. Аңа таныш булмаган егетнең икесе ишек катына үтте. Берсе эчтән ишекне бикләп куйды.

Мондагылардан үзенә бердәнбер таныш кеше Менжинскийга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иде Мирсәет.

— Бу ни дигән сүз? Нинди тамаша бу?! Аңлатуыгыз­ны үтенәм...

Җавап бирергә ашыкмады Менжинский, нибарысы ел­маеп кына куйды. Нәкъ шул мизгелдә арт тарафта торып калган ике адәм, көтмәгәндә, Солтангалиевнең өстенә таш­ландылар да кыргыйларча аның кулларын каерырга ке­рештеләр.

Тик бу алай ук җиңел эш булып чыкмады. Вакытын­да сизенеп калдымы — балык сыман шуып кына чыкты Мирсәет тегеләрнең кулыннан һәм ялт кына аркасын сте­нага терәп кулын кобурага тыгып өлгерде.

— Селкенмәгез,— дип боерды ул, үзенә янә ташланыр­га әзер булган әзмәвердәй егетләргә.— Кисәтәм, башыгыз ике булмаса, коралга тотынырга уйламагыз.

Менжинский үзенең егетләренә тынычланырга киңәш итте. Мирсәетнең елгырлыгыннан хәйран калып, башын чайкап куйды.

— Гайрәтле кеше син, иптәш Солтангалиев.

- Гайрәт турында сөйләшергә килмәгәнсездер, иптәш Менжинский. Аңлатуыгызны үтенәм: нәрсәгә нигезләнеп, яисә кем боерыгы белән кулга алырга җыендыгыз ми­не?..

— Үзәк контроль комиссиясенең партколлегиясе кара­ры нигезендә, дип, әлегәчә кулында тотып торган кәгазь битен Мирсәеткә сузды ул. Таныша аласыз, рәхим итегез.

Бер кулы кобурада иде һаман. Сул кулы белән үрелеп кәгазьне алды да күз йөгертеп чыкты Солтангалиев.

— Бу— копия. Аның дөреслеген кем исбат итә ала. Әлегә кәгазьнең дөреслегенә ышанмыйм мин,—диде ул, тавышын күтәрә төшеп.

Әмма нәкъ шул мизгелдә Үзәк контроль комиссия рәи­се кабинетыннан Валериан Куйбышев килеп чыкты һәм чыга-чыгышлый Мирсәеткә таба атлады:

— Мин исбат итә алам. Менә монысы—оригиналы,— дип Мирсәетнең партиядән чыгарылуы һәм ГПУ тарафын­нан кулга алынуы хакындагы карарны аның үзенә суз­ды.

— Иптәш Куйбышев... Моның хакыйкать икәнлеген сез дә раслый­сызмы?..

— Раслыйм. Партия һәм Советларга каршы элемент буларак кулга алынасыз.

Мирсәетнең күзләренә кан йөгерде, бугазына йодрык кадәр кайнар төер килеп тыгылды. Үз-үзен кая куярга бел­мәде ул. Шул мәлдә күңеленә «чигәгә пистолет терәргә дә барысыннан берьюлы котылыргамы әллә», дигән уй да килгән иде. Тик андый яман уйдан шундук кире кайтты. Партия һәм Советларга каршы кыл да кыймылдатканы юк ич аның. Нахак гаеп күтәреп китәргә ярамый дөнья­дан.

Кинәт, бер нәтиҗәгә килеп, кобурадагы коралын өс­тәлгә китереп салды һәм кулларын артка куеп Үзәк Комитет секретаре Куйбышевның каршысына барып басты.

— Гаепле булуымны раслыйсыз икән, инде богауны да үз кулларыгыз белән салыгыз, иптәш Куйбышев.

Сүзем шуның белән тәмам, дигәнне аңлатып, кырт борылды һәм Үзәк Комитет секретарена аркасын куеп басты.

— Иптәш Менжинский,— дип боерды Куйбышев.— Салыгыз богау һәм алып китегез үзен.

— Сез! Бары тик сез генә,—дип, җилкә аша карчы­ганыкыдай күз карашы белән Үзәк Комитет секретарен өтеп алды Мирсәет.— Шундый карарга кул куюдан җи­рәнмәгәнсез икән, монысына гына түзәрсез, шәт.

— Менжинский,—дип, Куйбышев янә тавышын кү­тәрде.

Тегесе, ни эшләргә икән дип, бертын икеләнеп торгач, ярдәмчеләренә таба ымлады.

— Алыгыз...

Ике яктан очып кунган ГПУ егетләренең берсе ничек итеп идәнгә килеп төшкәнен, икенчесе ни рәвешле ишек­кә табан мәтәлчек атып китүен сизми дә калды. Солтангалиевнең алай җиңел генә бирешергә түгел иде исәбе.

— Әйттем ич,—дип, этәреп җибәрде ул үзенә таба гайрәтләнеп килгән егетләрнең өченчесен.— Кулга богау­ны Үзәк Комитет секретаре иптәш Куйбышев кигерәчәк. Башка һичкем түгел.

— Менжинский,—дип, чираттагы мәртәбә тавышын күтәрде Куйбышев.—Алып чыгып китәсезме аны, юкмы?!

— Без төрмәдә түгел, иптәш Куйбышев,—дип, шун­дук ачыклык кертергә ашыкты Мирсәет. – Бу — большевик­лар партиясенең Үзәк Комитеты бинасы. Тавыш-гауга чы­гару сезнең файдага түгел... Көтәм.

Ике кулын сузып Куйбышев каршысына килеп басты ул янә. Туры төбәлгән карашын тегеңәргә текәде. Сүзгә Менжинский кушылды:

— Без корал куллана алмыйбыз, иптәш Куйбышев. Солтангалиевнең үҗәтлеген беләсез. Бәлки, чынлап та, аның бу үтенечен канәгатьләндерергә кирәктер, ничек уй­лыйсыз?..

— Үзең кигер,—дип, фырылдады Куйбышев. Аннан Мирсәеткә мөрәҗәгать итте.— Ул кигерсен, Менжинский да җаваплы хезмәт кешесе.

— Юк! Минем партия билетына ГПУ органнары тү­гел, сез хуҗа булырга җыенасыз. Иң элек кулны богау­лагыз, ул кадәр батыр булгач. Аннан, ихтыярыгыз...

Менжинский янә егетләренә ым какты. Богауны Куйбышевка китереп тоттырдылар. Унҗиденче елдан боль­шевиклар партиясе әгъзасы булган күренекле революцио­нер һәм дәүләт эшлеклесе, шул рәвешле, богауланды. Мир­сәет Солтангалиевнең кулларына РКП(б) Үзәк Комитеты секретаре Валериан Куйбышев кара тимердән эшләнгән богау кигерде.

Шуннан ары Мирсәет башка берни хәтерләми, аның күзләрен томан басты, ачы, юеш томан. Нибарысы, Менжинскийның булса кирәк, «Төрмәгә», дигән боерыгы колак яфракларына ябышып калды.

Солтангалиевнең кулга алынуы турындагы хәбәрне Сталинга Валериан Куйбышев үзе җиткерде. Бар нечкәлекләренәчә бәйнә-бәйнә сөйләп чыкты Куйбышев. Сүз арасында, ГПУ егетләренең Солтангалиевкә богау кигезә алмый иза чигүләрен дә искәртергә онытмады. Ә ул исә, бу эшне берүзе башкарып чыккан икән.

Күн креслода башын артка ташлап, төребкәсен төтәтә-төтәтә канәгать чайкалып утырган Сталинга әлеге хикәяләү олы ләззәт китерә.

— Булдыргансыз, иптәш Куйбышев —дип куя шул урында Генераль секретарь. Синең чын полководец бу­луың миңа күптән мәгълүм.

Ярым ирония белән әйтелгән мактау сүзеннән яңак­ларына кызыллык йөгерә Куйбышевның.

— Гайрәтле икән, татарин,— дип дәвам итә хикәяләү­че.— Менжинский бер почмакка посты. Ә егетләре идән дә тәгәрәшә. Җаваплылыкны үз өстемә алмый чара кал­мады.

Бермәл тынып торганнан соң Куйбышев янә телгә килә:

- Иптәш Сталин, батырлыгымны бәяләвегез өчен рәхмәт анысы. Тик минем җаным тыныч түгел бит...

Битараф карашын кабинетның ерак почмагыннан ал­мый гына сорап куя Генсек.

— Җаныңа ни булды?! Сөйлә...

— Солтангалиевнең яклаучылары күп, иптәш Сталин. Телеграммалар ява башлады. Өзлексез шылтыраталар.

— Хат һәм телеграммадан, гавам сүзеннән өстен була белергә кирәк, пол-ко-во-дец!

- Алай гына булса икән. Үзебезнең политбюро әгъ­залары арасында да моңардан бер-бер мөгез чыгару яисә файда күрү җаен кайгыртучылар булачак. Троцкий, мә­сәлән... Зиновьев... Бухарин...

— Шөлләмә, полководец!

— Төрекләр бу эшне зурга җибәрергә җыена, дип ишеттем тагы. Иран һәм Һиндстан матбугатында да аның исемен төрләндерәләр икән... Тамырлары әнә кай тараф­ларга киткән контрның.

— Төрләндерсәләр соң,— дип, бүлдерә аны Сталин.— Ди­мәк, без аны кулга алып дәрес эшләгәнбез. Французлар, инглизләр дә кызыксына әнә, минем үземә шылтырата­лар. Халыкара интернационал вәкилләре түгел ич, череп баручы буржуазия кызыксына. Димәк, без дөрес эшләгән­без Солтангалиев иптәшне кулга алып. Шулай түгелме­ни, полководец...

Сталинның бу көнгәчә алай дип дәшкәне юк иде әле Куйбышевка. Ә бүген «полководец» та «полководец». Солтангалиевне кулга алудагы каһарманлыгы күтәрдеме аны шул югарылыкка, әллә Генераль секретарь, гадәтенчә, түбәнсетеп сөйләшәме аны шулай...

— Сез хаклы, иптәш Сталин.

— Әле бүген беләсезме кемнәр килде минем янга? — дип, сорап куйды Генераль секретарь.

— Әйе, иптәш Сталин.

— Төркия илчесе Мохтар-бәй килгән. Үзе генә дә түгел, беренче урынбасары Азиз-бәйне дә иярткән. Ха-ха... Нин­ди йомыш белән, дип уйлыйсыз?..

Канәгать елмаеп куйды Сталин. Тагын да киерелә төшеп ботын-ботка атландырып алды. Куйбышев белән әңгәмә кылудан тәм таба иде ул.

— Сез генә беләсез, иптәш Сталин.

Әнә ич нинди кызыклы һәм уңай әңгәмәдәш ул Валериан Куйбышев. Бәхәсләшмәс, каршы сүз әйтмәс...

— Төрек җәмәгатьчелеге исеменнән Солгангалиевне азат итүебезне үтенәләр. Төркиядә ул билгеле кеше икән, әнә. Бу көнгәчә аның һәр хәрәкәтен җентекләп күзә­теп килгәннәр. Зыя Гөкальп һәм Йосыф Акчура атлы галимнәре минем исемгә махсус үтенеч юллаганнар. Без­нең Солтангалиев язмышы белән Мостафа Кемал-паша үзе кызыксына икән хәтта. Менә ничек, иптәш Куй­бышев. Әнә кемнең кулына беләзек кидергәнсең. Аңлашы­ламы?..

— Аңлашылмыймы соң, аңлашыла, иптәш Сталин. Шулай да, сез тирәнрәк аңлыйсыздыр, иптәш Сталин.

— Син хаклы, полководец. Беләсеңме кем ул Солтан­галиев?! — дип, уйга калып торды бермәл Генсек. Әмма Куйбышев шулай да «Сез яхшырак беләсез, иптәш Ста­лин», дияргә өлгерми калды.— Солтангалиев лакмус кә­газе ул. Ишеткәнең бардыр шундый кәгазь турында... Аны яклап хат җибәргән, тавыш күтәргән һәммә кеше партия һәм халык дошманы. Без шул рәвешле аның үзен генә тү­гел, тышкы һәм эчке дошманнарыбызны да ачыкларбыз, фаш итәрбез әле. Шушы вакыйгага нигезләнеп меңәрлә­гән дошманны ачыкларбыз. Татарлар арасында аеруча күп Советның дошманнары...

Дәшми утырудан изаланган Куйбышев салпы якка са­лам кыстырырга кирәк тапты.

— Шулай, иптәш Сталин, ачыкларсыз.

Әмма бу юлы җайсызрак килеп чыкты. Ә Генсек андыйны тиз тота, гаҗәп сизгер. Күтәрелеп әңгәмәдәшенә ка­рап куйды: «Үз аңындамы бу?!»

— Сез ачыкларсыз, иптәш Куйбышев! ГПУ ачыклар.

— Юк, юк,— дип кыбырсынып алды Валериан. Түзем­лелек кирәк иде дә бит. Әмма батыр булырга бик-бик теләсә дә, җаваплылыкны үз өстенә алырга күнекмә­гән, нишлисең.— Миннән җитәр, иптәш Сталин. Мин болай да аңарга богау кигезгән кеше.

— Куркасың инде алайса!—дип, күзләрен хәйләкәр кысып, сөзеп карады Генсек. Ялагайларны үз итсә дә, яратып бетерми иде ул.

— Курыкмыйм, иптәш Сталин. Үзәк Комитет секре­таре исеменең абруен сакларга кирәк дип беләм.

— Менә нәрсә,— дип, бүлдерде үзен Иосиф Сталин.— Урыннардагы партия һәм совет җитәкчеләреннән күмәк хатлар күренә башлады соңгы арада, һәммәсе аны як­лый, аны азат итүебезне үтенә...— Куйбышевның алдына ул бер бәйләм хат китереп салды.— Һәммәсе милли рес­публикалардан. Моны туктатырга кирәк. Менә нәрсә!.. Әнә, Татреспублика җитәкчелеге тулы составында нота җибәргән... Политбюро исемемә!

— Ни җитмәгән үзләренә,— дип, сүз кыстырыр җай таба алды Куйбышев.

— Менә бит ничек язалар.— Сталин кабалана төшеп хатның өченче битен ачты.— Тыңлап кара әле син аларны: «Солтангалиевнең һәммә Көнчыгыш автономияләр һәм өлкәләрне оештыру һәм ныгыту юлында эшләгән эшләре онытылырлык кынамы соң...» Ай-һай,—дип, башын чай­кап куйды ул.

— Болар дөресме соң, иптәш Сталин?

— Татар-башкорт өчен, төркестанлылар һәм казакъ өчен, берочтан башка вак милләтләр өчен җанын бирергә әзер иде ул. Бугазга-бугаз килеп чәйнәште... Россия ком­мунистлары өчен бу кирәк идеме соң? Хикмәте әнә нәр­сәдә!..

Сталин сөйләп барган җиреннән шып туктамасынмы шунда. Куйбышевка ни кала...

— Кара син аларны! - дип, башын чайкап куйды.— Гаҗәп халык бу татарлар, һич тәртә арасына тыгам димә үзләрен.

— Әнә, әнә,— дип, күтәреп алды Генераль секре­тарь.— Мин сезгә нәкъ менә шундый бурыч йөкләргә җые­нам да инде. Тәртә арасына тыгарга һәм... авызлыклар­га кирәк үзләрен. Масаймасыннар. Юкса, грузин коммунистларыннан да болайрак азындылар соңгы арада. Янә­се, аларда Октябрьгә кадәр үк партиягә кергән больше­виклар бар...

— Тәртә арасына тыгарга һәм авызлыкларга...— дип, Сталин тарафыннан үзенә йөкләтелгән бурычны кабатла­ды Куйбышев һәм... борчуга төште. Моны ничек эшләргә соң?..

— Политбюрода менә мондый карарны үткәрергә кирәк: бер-ике атнадан барлык милли төбәкләрдән җаваплы хез­мәткәрләрне җыярга һәм Солтангалиевне фаш итәргә. Бу эшне оештыру һәм башкарып чыгу сиңа йөкләтелә, иптәш Куйбышев.

— Фаш итү өчен дәлилләр кирәк, иптәш Сталин Ә алар, белүемчә, аз һәм җитәрлек түгел. Солтангалиев законны яхшы белә, аларны ул шундук кире кагачак. Дзержинскийның әлеге эшкә катышмавыннан ук аңладым инде мин моны. Ленинның да хупламавы ихтимал.

- Кем кире кагачак! - дип тавышын күтәрде Сталин. Йөткеренә-йөткеренә мәкерле рәвештә елмаеп ал­ды.— Ленин юк инде ул. Син аны юк дип сана. Ә Сол­тангалиев төрмәдә. Сак астында. Куллары богаулы... һәм ул богауны иптәш Куйбышев салган... Докладтан дәлил таләп итүче булмаячак. Ышандырырлык итеп сөйләү, га­епләү генә сорала сездән. Партиягә һәм Советларга каршы дип, игълан ителгән халык дошманын һичкем якларга җөрьәт итмәс. Җаваплы работникларның, большевиклар­ның психологиясен аңларга вакыт инде сезгә дә, иптәш Куйбышев.

— Аңлыйм, иптәш Сталин, аңлыйм. Ә соң мин татар­ларның төп дошманына әйләнмәмме? Татар бөтен Россия буйлап таралган.

— Күрмәсләр!.. Шул эшне башкарып чыксаң, киресен­чә, син татарлар өчен иң күренекле шәхескә әверелерсең. Казандагы үзәк мәйдан аның исемен түгел, синең исемне йөртер. Татарстандагы шәһәрләргә, авылларга, заводлар­га бирелер исемең. Куйбышев исеме татарның төшләренә керә торган булыр. Кызыклымы?..— дип, мәкерле, әмма юмарт елмайды Генсек.— Син беләсең, мин буш сүз сөйләмим. Сүземдә дә тора беләм...

* * *

Майның унтугызынчы көнендә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы гадәттән тыш утырышка җыела. Ябык ишекләр артында ил агалары И. В. Сталин, В. М. Молотов, Я. Э. Рудзутак, Г. Е. Зиновьев, Л. Б. Каменев, Л. Д. Троцкий, Н. И. Бухарин, К. Б. Радск һәм В. В. Куй­бышев Мирсәет Солтангалиев эшен алга таба ничек дә­вам итәргә һәм ничек очлап чыгарга дигән сорауга җавап бирергә тиешле. Юкса, ыгы-зыгы шул дәрәҗәгә җитеп килә ки, әйтерсең илдә шушы «эштән» тыш җитди мәсь­әлә калмаган. Үзәк Комитетта да Солтангалиев, Совнар­ком бүлмәләрендә очрашып күрешүчеләрнең дә телендә ул гына. Почта һәм телеграммалар турында әйтеп тә тора­сы юк. «Солтангалиев кайда?» «Солтангалиевне азат ите­гез!..» Политбюро әгъзалары да икеләнүдә. Чөнки һәм­мәсе дә аның чын большевик булуын сүздә генә түгел, күп мәртәбәләр эштә дә күргән затлар. Әмма... күтәрелеп бәрелергә, үзен гаепләргә ашкынучылар булмаса да, күк­рәк киереп якларга торучылар да күренми, һәркемнең үз мәшәкате, үз сәясәте... Троцкий белән Рудзутак кына Солтангалиев эшен күпертүнең урынсыз икәнлеген әйтер­гә җөрьәт иттеләр. Алары да, узып барышлый дигәндәй, сүз уңаеннан гына.

Сталин исә, Солтангалиевне башкаларга караганда күпкә яхшырак белүе һәм хәтта үз итүе, якын итүе турын­да искәртергә дә онытмый. Ләкин, нишлисең, янәсе, дус­лык— дуслык белән. Ә инде партия һәм ил мәнфәгатьлә­ре шәхси дуслыктан күп югары.

Куйбышев тәкъдиме белән, тагы ике атналардан мил­ли төбәкләрнең җаваплы вәкилләре катнашында, киңәш­мә уздыру турында карар кабул ителә. ГПУга исә бу эшне тагы да җентекләбрәк өйрәнү кирәклеге искәртелә.

Көннәр уза тора. ГПУдан яңа мәгълүматлар күренми. Ә Солтангалиевне азат итүне кемнәр генә таләп итми!.. Татарстан хөкүмәте совнарком рәисе Мохтаров, Үзәк Баш­карма комитеты рәисе Рәүф Сабиров һәм тагын дистәлә­гән имза куелган хат белән Сталинның үзенә инде икенче мәртәбә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ул мөрәҗәгатьнең нөсхәләре башка Политбюро әгъзаларына да җиткерелгән. (Әлеге мөрәҗәгатьтә татар әдипләре Фәтхи Бурнаш вә Шамил Усманов имзалары да бар.)

«Мирсәт Солтангалиевне яхшы белгән кешеләр бу­ларак, аны басмачылык хәрәкәте белән элемтәгә керүдә гаепләүне катгый рәвештә кире кагабыз... Бу кулга алыну аның милли республикалар ихтыяҗын кайгыртуы һәм

XII съезддагы принципиаль чыгышы өчен кайбер иптәш­ләр тарафыннан үч алу буларак кына аңлашыла...»

Сталин үз нөсхәсендәге әнә шул юллар астына зәңгәр карандаш белән сызган. «Әнә ничек, әнә кемгә кизәнә­ләр...» дип уйлаган булса кирәк һәм, билгеле ки, хатның ахырына кул куярга җөрьәт иткән унбиш татар шул сә­гатьтән Генераль секретарьның хәтер дәфтәрендәге кара исемлеккә кертелгән. Димәк, аларга һәм дә аларны үз ит­кән кешеләргә, якыннарына, туганнарына, бала-чагалары­на мәрхәмәт булмаячак, дигән сүз...

Генераль секретарьның җанында тыңгылык юк. Әле кичә генә, ягъни 1923 нче ел маеның 22 нче көнендә аңар­га ярдәмчесе А. Назаретян хат китерде — Солтангалиевнең Лубянка төрмәсеннән Сталинга һәм Троц­кийга атап язган хаты. Төз һәм тыгыз юллар белән языл­ган 80 битлек хат. Исеме генә хат. Ә чынлыкта автобио­график роман бу. Төн буе, керфек какмый укып чыкты аны Сталин, һәр җөмлә, һәр сүз артында үзе белгән, үзенә күптән таныш һәм якын булган большевик Солтангалиевне күрде.

Укып чыккач та, үзалдына әйткән беренче сүзләре шул булды: «Сынмаган... Төрмә дә сындырмаган үзен... Инде үзенә үпкәләсен!»

Ике нәрсә аеруча кәефен кырды Сталинның. Беренче­се, хатның үзенә генә түгел, ә Троцкийга да язылган бу­луы. Троцкийны аның белән янәшә, тигез куюы. Икенче­се, гафу үтенәсе, баш иясе урында, төрмәдә дә аек фикер йөртүе. Үзен ил һәм милләтләр язмышы өчен җаваплы кеше итеп тоюы. Акыл көче, фикер зирәклеге. Нәрсә-нәрсә, әмма боларны гафу итә, күтәрә алмый ул... Димәк, башлаган эшне ярты юлда калдырырга ярамас. Ашыгыр­га кирәк! Ашыктырырга.

Майның 24 нче көнендә янә җыела Политбюро. Көн тәртибендә әлеге дә баягы шул ук мәсьәлә: Солтангали­ев эшен хәзерләүнең торышы һәм игълан ителгән киңәш­мәгә әзерлекнең барышы.

ГПУга, аерым алганда, Менжинскийга, тагы бер мәр­тәбә кисәтү ясала: «Дәлилләр аз, дәлилләр җитәрлек тү­гел».

Киңәшмәгә вәкилләрнең милли төбәкләрдән генә чакы­рылуы турындагы карар үзгәртелә. Бер акыллы башына «ки­лүчеләр дәррәү Солтангалиевне якларга керешсә, нишләр­сең?!» дигән шик килә. Урынсыз булмый андый шик. Шуны истә тотып, төрле өлкәләрдән, өстәмә рәвештә, рус милләтеннән булган унбиш җаваплы партия хезмәткәрен дә чакырырга карар кылына.

Ул киңәшмәдә Үзәк Комитет һәм Политбюро әгъзала­рының бер фикердә булырга тиешлеге катгый төстә ки­сәтеп куела. Докладчы билгеләнә.

* * *

Мирсәетнең хәбәрсез-кисәтүсез кунарга кайтмый ка­луы Фатыймага ничек тәэсир иткәнлеге аңлашылса ки­рәк. Төн уртасынача менә кайтыр, менә кайтыр, дип көтеп йөрде элек. Аннары тәрәзәгә барып капланды. Мәскәү ел­гасының ярларын тоташтыручы Зур таш күпер бушап кал­ган. Берән-сәрән үтүчеләр күренсә дә, аның җиңел һәм ашкынулы йөрешен хәтерләтүче булмады.

Гөлнарны йоклатырга яткан җирдән Рәсидә дә оеп кит­кән иде. Кызлар мес-мес килеп йоклый. Ярый әле алар белми, аларның күңеле тыныч, дип уйлап куйды Фатый­ма. Юкса, уяу булса, Рәсидә инде күптән ямансуларга керешкән булыр иде. Әтисенә бер дә харап бәйләнгән ба­ла шул. Әти дип күзен йомса, йокыдан да әтисен эзләп уяна. Барын да аңлый кызый, Фатыймага инде ияләшсә дә, әле булса «әни» диеп ихластан әйтә алмый газаплана.

Керфек тә кага алмады ул төнне Фатыйма. Гомер бул­маган хәл иде бит. Юлдан кайтып кермәсә, эштән бушамаса да, Мирсәетнең һичкайчан эзсез югалганы юк иде әле болай. Командировкага китәсе булса өйгә кагылмый үтми, соңга каласы булса хәбәр сала торган иде. Ә менә болай, ипле генә эшләп йөргәндә суга төшкән сыман юга­луы һич мөмкин түгел иде аның. Өйдә хатыны һәм ике кызчыгы үзен ничек көткәннәрен белә ич ул. Исән булса, тәнендә җаны торса, болай булмас иде. Нигә юрарга, нин­ди нәтиҗәгә килергә белми аптырады баһыр.

Кояш чыкты, таң атты. Ә Мирсәет юк та юк, ник бер кеше килеп җанны тынычландырырлык бер-бер сүз әйт­сә икән... Ниһаять, кызлар уянды, алар әтиләрен сорарга кереште. Фатыйма алдады: әтиегезнең эше бик күп, диде, соң гына кайтты да иртүк кире китеп барды. Сезне йо­кыдан уятмады, диде.

— Әттә безне сөйдеме соң? — дип сорды нәни Гөлнар.

Ялганга бер керешкәч, туктыйм димә, ялганын дәвам итте ана. Хәер, бу очракта әлеге ялган, бәлки, хакыйкать­тән игелеклерәк булгандыр.

— Иртән дә, кичен дә сөйде. Икегезне дә сөйде,— диде ана.

Шунда Рәсидә чираттагы мәртәбә хәйран калдырды үзен. Тугыз яшьлек бала авызыннан ишетәме ул моны?

— Син алдыйсын, әни,— диде ул. «Әни» сүзен авыр­лык белән әйтте, әле күнегергә өлгерә алмый газапланган чагы иде.— Әтием кайтмады бүген.

Фатыйма ни дияргә белми югалып кала язды.

— Каян килеп шулай дисең, кызым, Рәсидә?

— Әтием сөйгәндә мин һәрчак уянам,— диде кыз, еларга җитешеп. - Бүген ул кайтмады. Син аны тәрәзә төбендә көтеп утырдың.

— Кем әйтте, каян беләсең?

— Мин дә йокламадым. Одеялга бөркәнеп әтием кайт­канны көтеп яттым.

Фатыйма, аналарча җылылык белән, кызның арка­сыннан килеп сөйде, аның күзләренә бакты. Чынлап та, күзләре моңлы, моңсу гына түгел, кайгылы иде Рәсидә­нең. Ә Гөлнар әле сабый, ул һични аңламый, ишекле-түрле йөгереп йөрүен белә.

Кызларын ашатып-киендереп ике кулына икесен җитәклап урамга чыкты ана. Мирсәетнең эш урынына юнәл­деләр. Эш сәгате җитүгә, үзен булмаса, ярдәмчеләре яисә секретарьларыннан берәрсен очратып белешү иде уенда.

Озак көтәргә туры килмәде: федераль җир комитетында Мирсәетнең шәхси секретаре булып эшләгән өлкән яшьләрдәге апа— Елизавета Ивановнаны очраттылар. Чәчләре чаларган бу ихлас хатын үзенә бирелгән сорау­дан хәйран калды. Солтангалиевне үз улыдай якын күрә, хөрмәт итә иде бит ул да.

— Һичкая китәргә җыенмый, иде, югыйсә,—диде, көтелмәгән сораудан җавапсыз калган Елизавета Иванов­на.— Кичке сәгать бишенче яртыларда иде булса кирәк, Үзәк Комитетка чакырдылар үзен. Тиз генә барып кайтам дип, җил-җил атлап чыгып китте. Үзен сорап килүчеләр булса, көтәргә кушты. Кайтам дисә, кайта торган иде, ни сәбәпледер кайтмады. Гаҗәп...

Күзләренә текәлеп торган ике сабый һәм яшь хатынның хәлен аңлап, шундук чарасын күрергә кереште ул, телефонга үрелде һәм үзалдына сөйләнеп тә алды.

— Шкирятов шылтыраткан иде бугай. Хәзер, хәзер ачыклыйбыз аны… Алло, иптәш Шкирятовмы бу? Шки­рятов иптәш кирәк иде. Әйе, әйе федераль җир комите­тыннан. Ашыгыч эш белән.

Дәшми генә тыңлап торды Елизавета Ивановна. То­таштыруларын көтте булса кирәк. Тын да алмый Фатый­ма да көтте. Кызларның күзе дә чал чәчле ханымда. Алар да аның авызыннан тынычландырырлык, ипле сүз көтә.

Ниһаять, тоташтырдылар булса кирәк. Елизавета Ива­новнаның ипле, кайгыртучан тавышы ишетелде.

— Иптәш Шкирятов, федераль җир комитетыннан Солтангалиев иптәшнең секретаре иде әле. Әйтә алмый­сызмы, ул кайда хәзер?

«Әйтә алмыйм. Белмим»,— дигән коры җавап ишетел­де аргы тарафтан.

— Ул кичә, сәгать бишенчедә, сезнең чакыру белән кит­кән иде. Шуннан соң күренмәде...

«Ә аны күрү шулкадәр үк әһәмиятлеме?»

Тетрәнеп куйды ханым, телефон төребкәсен чак төшереп җибәрмәде. Әмма шундук кулга алды үзен, сиз­дермәде.

— Аны эзлиләр... Кабул итү бүлмәсендә көтәләр. Мин ни дип җавап бирергә тиеш, иптәш Шкирятов.

«Урынбасарлары кабул итсен».

— Ә ул үзе кайда соң?

«Сүзем тәмам,— диде аргы яктагы дорфа тавыш.— Мин сезгә башкача һични әйтә алмыйм, Солтангалиевнең кайдалыгын сезгә һичкем әйтә алмас, бу — дәүләт сере».

— Дәүләт сере...— дигән сүз ычкынды, гаҗәпләнүе ча­мадан узган ханымның авызыннан. Ул төребкәне куйды да, җавап көтүчеләргә йөз белән борылды.— Гаять җитди дәүләт эше белән мәшгуль Мирсәет Хәйдәргалиевич. Ул һичшиксез кайтыр. Көттермәс, хәбәр дә итәр, кайтып та җитәр...

Хушлаштылар һәм кайтыр юлга юнәлделәр. Әмма кү­ңеле тынычланмады Фатыйманың, киеренке билгесезлек арта гына төште булса кирәк.

Өйгә кайтып, ишекне ачып керсәләр, чак кычкырып җибәрмәде Фатыйма. Авызын каплап калды алай да... Алар китеп торган арада фатирда кемнәрдер булган, ни­дер эзләгәннәр, актарганнар, өйнең астын-өскә китергән­нәр иде. Мирсәетнең эш өстәле бушап калган, тау-тау өе­леп торган кулъязмалардан һәм шүрлектәге китаплардан җилләр искән.

— Әни, бездә кем булган?.. Нигә өйдә шундый тәртип­сезлек? - дип, куркынып, артка чигенде Рәсидә.

— Әтиең кайткандыр. Кәгазьләрен, китапларын алыр­га кайткандыр... Ашыккандыр...— дигән өзек-өзек сүзләр чыкты ана авызыннан. Күзе күргәннәрдән чәч төпләре че­мердәде. Өйгә керергә курка иде ул үзе дә, кызларын җи­тәкләп кире чигенде.

— Әти түгел. Безнең әти пөхтә... Безнең әти өйнең астын-өскә китерми ул,— дип, куркынган күзләрен Фатый­мага текәде Рәсидә.

Ана читкә борылды, күзләрен кызларыннан яшерде. Әлегәчә чырык-чырык уйнап, һәрнәрсәдән кызык табып йөргән нәни Гөлнар да, тынгысызлана башлап, шыңшып еларга кереште.

Өй ишеген тышкы яктан бикләп, Зур Татар тыкрыгы­на юнәлделәр. Кабалана-кабалана йөгерделәр, әйтерсең күзгә күренмәгән ниндидер кара көч куа чыккан иде бу гаиләне.

Мирсәетнең язмышы турында, бер атнага сузылган билгесезлектән соң гына, Фатыймага хәбәр җиткерделәр. Анысы да озын колаклар аша гына! «Кулга алганнар икән. ГПУ төрмәсендә, Лубянкада аерым камерада бик­ләп яткыралар икән..»

* * *

Балачакта Мирсәетнең иң олы хыялы тизрәк үсеп җитү булгандыр Үсеп җитү һәм ирекле, мөстәкыйль кеше булып үзең теләгәнчә яшәү, ерак калаларга — Казанга, Мәскәүгә һәм Ригага барып чыгу турында хыяллана иде төннәр буе. Ни өчен Казан? Бу аңлашыла да: илнең кай төбәгендә генә яшәсәң дә, Казан —татар баласы өчен рухи мәркәз, җан җылысы бөркеп үзенә тартып торган кала. Мәскәү — илнең иң зур һәм иң матур шәһәре. Шу­лай булмаса, патшалар Мәскәүдә генә тормаслар иде... Ә Рига, Рига ничек һәм ни рәвешле килеп керде икән аның хыялына? Патша армиясендә хезмәт иткән унтер-офицер морза абзасыннан ишеткәне булдымы икән? Әтисе үзен орыштымы, ул «Менә күрерсез, тотармын да Ригага качып китәрмен әле», дип куркыта торган иде. Күрәсең, Рига балачак романтикасының иң ерак хыялы булган, диңгез аръякларындагы иң ерак һәм матур кала тоелгандыр аңар.

Кызганыч, революция һәм гражданнар сугышы елла­рында илнең кай төбәкләренә, нинди шәһәрләренә генә ба­рып чыкмады, ә менә Ригада булырга туры килмәде. Ка­зан һәм Мәскәү аның өчен якын, үз шәһәргә әверелде, ә Риганы күргәне дә юк менә. Латышлардан күпме таныш-белеш, көрәштәшләре бар иде, шуларның берсеннән Рига турында сораштырырга да өлгермәгән хәтта. Хәер, яшәр, балачак хыялларын барлар арасы булдымы соң әле аның. Үсмер чактан ук революция дулкынына килеп ку­шылды һәм ташкын сыман кубарылып-актарылып аккан вакыйгаларның үзәгендә булды һәрчак. Үзәгендә булды... Тик менә хәзерге хәле генә башка сыймый. Үзәктә иде һәр­чак. Революциягә, бөтендөнья халыкларының азатлык хә­рәкәтенә багышланган гомер шундый түбәнлеккә килеп чыгар дип кем уйлаган. Актарылып аккан дәрья дулкын­нары яр читенә чыгарып аткан бичара балык хәлендә то­рып калды түгелме соң ул хәзер...

Әйе, Рига хакында хыяллана иде бит әле... Үз-үзенә сүз бирде. Гаепсез икәнлеге ачыкланып иреккә чыккач та, бер ара табып, Мирсәет, һичшиксез, хатынын һәм бала­ларын ияртеп Рига каласына барачак. Рәсидә белән Гөл­нар бер-берен узышып диңгез дулкыннарында сикерә-сикерә яр буеннан йөгерешерләр. Ә Фатыйма белән ул, ба­лалар тавышы һәм дулкын шавыннан сихерләнеп, янәшә атлар...

Дагалы итекләре белән таш идәннән шак-шок басып килгән берәү ул утырган камера ишеге төбендә кинәт тук­тап калды. Хыял өзелде, Рига һәм Балтыйк ярындагы гү­зәл манзара юкка чыкты. Обой артында кыштырдаган күсе кебек, тимер капкачны югары күтәреп нәни генә тә­рәзә аша аны күзәтәләр. Син аны күрмисең, ә ул синең ничек утырганыңны, ничек сулыш алганыңны күзәтә — революция һәм Совет хөкүмәтенә каршы берәр төрле яман ният кылмыймы янәсе. Шуны күтәрергә, шуңарга тү­зәргә кирәк... Нинди кыргый түбәнлек, нинди газап...

— Әй, син!—дип, үз-үзен белешмичә кычкырып җибәр­де Мирсәет һәм күз-тишеккә бармагын төбәде.— Мине генә түгел, үзеңне дә рәнҗетәсең ич син!

Күзлекнең тимер капкачы ябылды. Әмма тимер дага­лы күн итек китәргә ашыкмады. Бер адым ары киткәч, кире борылды ахрысы. Күңелендә бер-бер мәрхәмәт уян­ды булса кирәк, дигән уй килде Мирсәеткә.

Надзиратель бераздан, нинди дә булса карарга килеп, күрәсең, шалтыр-шолтыр китереп тимер ишекнең йозак­ларын ачарга кереште.

— Син кемгә бармак төрткәнеңне беләсеңме? — диде, кечерәк гәүдәле, әмма таза, төптән ныгып үскән урта яшь­ләрдәге ир-ат ишекне эчке яктан кыса төшеп.

— Мине күзәтәсе юк, надзиратель иптәш,— диде, һәм сагая калды Мирсәет. Ишектән керүче бер дә игелек күр­сәтер затка охшамаган. Төссез аксыл күзләрендә канга су­сау.— Вакытыгызны юкка әрәм итмәгез дип әйтүем. Мин — большевик.

Теге явыз ният белән кергән, синең сүзләреңә колак та салырга теләми:

— Надзиратель түгел, ОГПУ офицеры,—диде ул кырт кистереп, һәм көтмәгәндә алга таба омтылып кул аркасы белән Мирсәетнең иреннәренә китереп сукты.— Ух ты, татарин гололобый!..

Авыртудан бигрәк, урынсызга рәнҗетелүдән, канлы иреннәрен кулы белән каплап, бөгелә төште Мирсәет. «Син монда кол, шуны онытма, Мирсәет, син кол... син кол... Җавап кайтара күрмә, син кол... Үзеңнең кол икәнлегеңне онытма, онытсаң—шундук юкка чыгарачаклар...» — дип, тынычландырырга тырышты ул үзен. Соңгы араларда үз тәҗрибәсе белән ирешкән фәлсәфәсе иде бу аның. Надзи­рательгә күтәрелеп карамады бүтән.

Ә теге исә чыгар юлына борылды. Шыгырдап торган тимер ишекне ябар алдыннан гына үзалдына мыгырданып алды:

— Кисеп-суеп бетермәгәннәр шунда үзегезне...

Күзләрен чытырдатып йомды һәм, ияләнгән гадәтенчә, маңгай белән камераның салкын диварына орынды Мир­сәет. Әле генә колагы ишеткәннәр җанын актарып алды, канын кайнатты аның.

Нәрсә бу? Аның халкына карата шундый нәфрәт каян килә бу кешеләргә? Тамыры кайда моның? Кемгә нинди зыян китергәне бар татар халкының?! Тарихның кай дә­верләрен генә барлама, аның халкы — борынгы Болгар иле һәм Казан ханлыгы — берәүгә дә бәла-каза китермәгән. Рус князьлеклә­рен монгол явыннан саклап калган халык булган ул, рус патшасы кем белән мал бүлешсә, шунда уртак Ватан өчен гомер-гомергә җанын фида кылган халык. Революция һәм гражданнар сугышы елларында яңа тормыш өчен татар халкы азмы кан түкте, имәндәй нык улларын корбан ит­те. Тарихның иң хәлиткеч мизгелләрендә сынаткан халык түгел ул татар. 1919 нчы елда М. В. Фрунзе гел тикмәгә ге­нә: «Сез, татарлар, революциянең иң ышанычы солдатла­ры булуыгызны канлы көрәш кырларында расладыгыз»,— дип әйтмәгәндер.

Уйлый калсаң, гаҗәп хәл бит. Гаҗәп сәер килеп чыга. Бераз тынычлана төшеп, маңгаен таш дивардан аерды Мирсәет. Аннары ишекле-түрле йөренергә кереште. Ваграк итеп атлаганда, нәкъ өч адым алга, өч адым артка. Шулай йөрү бәхетеннән дә дучар итсәләр, ничек көн үткәрер идең?.. Өч адым алга, өч адым — артка...

Үзе һичбервакыт кешеләрне милләтләренә карап аер­мады ул. Рус та, еврей да, татар да, башкорт та бер иде аның өчен. Яңа тормыш өчен көрәшүчеләр һәм шул кө­рәшнең дошманнарына гына аера иде ул кешеләрне. Хәт­та үз милләттәшләренә кырысрак булган чаклары да булгандыр.

Гражданнар сугышы көннәреннән бер вакыйга исенә килеп төште. Колчак тылына «тел» алырга җибәрелгән ике кызылгвардияче, яшь кенә егетләр, шулай беркөн аның янына буш кул беләм кайтып керделәр. «Тел»сез кайтулары бер хәл, хәтта винтовкаларын югалтып кайткан тегеләр. Мылтыкларын бер-беренә сөяп яр читендә кал­дырганнар да инешкә су эчәргә төшүләре булган, өсләре­нә дошман килеп чыккан. Мылтыклары турында онытып, инеш читендәге үзәнлек аша әрәмәлеккә кереп элдерткән­нәр. Бу гайре табигый хәл иде мөселман сугышчылары өчен, шуңа аларны кайтып-кайтып мәзәккә алып та сөйлә­деләр. Хәйретдинов — татар егете, Иделбаев — башкорт. Саф алдына чыгарып тетмәсен теткән иде тегеләрнең.

Соңыннан Хәйретдинов дигәне аның янына килеп үз зарын сөйләде.

— Иптәш комиссар,— диде ул, гарьлегеннән күз яшь­ләрен йотып.— Безнең гаеп Кызыл Армия каршында зур. Теләсә нинди җәза алырга да әзер. Ләкин мин аңламадым, нигә сез мине генә аерым сүктегез. Гаебебез Иделбаев белән бер үк дәрәҗәдә иде бит, иптәш комиссар.

Бу вакыйга Мирсәеткә хәзер көлке генә тоела инде. Әмма ул чакта башкачарак кабул ителгәндер, заманы бү­тән иде.

— Дәшмә, Хәйретдинов. Син нәрсә монда балавыз сы­гып торасың. Кызылгвардияче булсаң, кызылгвардияче бул. Приказны үтәми кайтуың гына җитмәгән, корал югалткансың! — диде аңа Мирсәет.

— Мин үзем генә түгел ич, иптәш комиссар, без икәү идек...

— Дәшмә! Җитәр! Син үзең өчен җавап бирергә өй­рән.

Күрәсең, башкорт егетенә йомшаграк әйтелгәндер. Ни дисәң дә, үзеңнеке — үзеңнеке, катырак эләксә дә күтә­рә. Без шулай күнеккән. Аның каравы, имеш-мимешкә урын калмый.

Милли чикләнгәнлектә гаепләмәсеннәр, «милләтче» ди­гән яла ягып куймасыннар, дип тырышты. Ихтимал, вакыт-вакыт чамадан арттырып, интернационалист икәнле­гемне исбат итәм дип, киртәдән сикергән чаклары да бул­гандыр. Соң чиктә, барыбер, аны милләтчелектә гаеплә­деләр. «Милләтче» ярлыгы тагып таш капчыкка ташлады­лар. Нишлисең, язганы шул бул­гандыр...

Искә алулар, уйлар тагы балачагына, Урал итәгенә, Башкортстан киңлекләренә алып кайтты аны. Авылдан-авылга күчеп мөгаллимлек иткән әтисе артыннан атка уты­рып, арбага ияреп йөргән еллары. Унике баланы ашатырга-киендерегә ай-һай җиңел булмагандыр. Шуңа да кы­рыс һәм коры булгандыр әтисе. Мирсәеткә дә еш эләгә торган иде үзеннән. Бәхәсләшкәнен, олылар сүзенә кысы­лып фикер йөрткәнен өнәмәде ул аның. Әтисен ул яратып һәм сагынып искә ала — берөзлексез эшләргә һәм максатка ирешергә өйрәтте. Ә менә уйлаганын туры­дан ярып әйтә, дөреслек үз ягында булса, дәшми кала ал­мый торган гадәтен барыбер ташламады. Кемнең кем булуы белән хисаплашмый, үз инанганына тугрылыклы бу­лып яшәде. Бәлки, сабыррак булганда да зыян итмәс иде.

...Туган як һәм балачак хатирәләренә бер юлыксаң, чыгам димә. Шул ачлы-туклы балачагының бер генә көнен ун ел гомере бәрабә­ренә алыштырып кире кайтарырга риза булыр иде ул хә­зер. Әнкәсен сагынып искә төшерде ул. Камил булмаганы өчен, дөньяны каһәрләп яшәгән горур әткәсен. Бергә уй­нап үскән күрше малайлары, авылдашлары кайда икән хә­зер, тормыш җилләре үзләрен тузганак итеп кай тараф­ларга чәчте-туздырды икән?! Хәтта Тау башы авылында үткән санаулы көннәрен сагынып хәтерләде. Морза туган­нарын... Аеруча Мәхмүтне... Бер генә мәртәбә күреп сөй­ләшергә, туганнарча кочаклашып хәл белешергә иде үзләре белән. Революция һәм гражданнар сугышы елларында күпме туганнарын, авылдашларын күреп сораштырырга туры килде. Ә ни өчендер Мәхмүт онытылып торган, аның хакында кызыксынылмаган. Исәнме икән, тормыш дулкыннары кай тарафларга илтеп ташлады икән үзен...

Их, кулына каләм һәм ак кәгазь эләксен иде аның хә­зер. Көнне-төнне белмичә язар иде ул башыннан кичкән­нәрне. Гомере буе язучы булу, шагыйрь булу иде хыялы. Гомере буе ара табылмады, вакыт җитмәде. Хәзер исә ара да бар, вакыты да... Кәгазь генә юк. Язмышына давыл бу­лып килеп кергән һәм шулай ук тиз, көтмәгәндә мәңгегә китеп югалган якын дусты, көрәштәше Мулланур Вахитовка багышлар иде ул иң тәүге әсәрен. Ялкынлы револю­ционер һәм сокландыргыч талантка ия оештыручы була­рак кына түгел, кеше һәм ир-егет буларак та мәңгегә хә­терендә уелып калган күренешләр аша сурәтләр иде аның образын.

Вакыт шактый ук соң булырга охшый. Таш капчыкта көн белән төн аермасы сизелми, онытыла икән ул. Төн дә түгел, көн дә түгел, һәрчак эңгер-меңгер монда.

Чү, таш идәннән берәүнең бире таба килгәне ишетелә түгелме соң?.. Кемдер килә... Баягы офицер булса кирәк, күн итегенә кагылган даганың берсе бушый төшкән — та­вышы бүленеп чыга... Адымнар якыная... Ниһаять, аның ишегенә килеп җитте һәм тукталды. Кыштыр-кыштыр ка­мера эченә күз салып алды иң элек. Шуннан соң гына ишекне ачып бире керде.

Әлеге дә баягы тонык күзле, җирән мыеклы офицер иде бу. Кәефе күтәренке, елмая төшеп сәлам бирде ул Мирсәеткә:

— Хәерле төн, иске дус...

Күңеленә җылы йөгерде Мирсәетнең, гөлт итеп бал­кып өмет кабынды: «Ниһаять, гаепсез икәнлеге ачыклан­ган түгелме? Шулай буласын белгән иде бит ул, өметен өзмәгән иде. Сталинга ышанычын югалтмады. Өнеме бу, төшеме?!»

Офицер дәшми, елмая гына. Аның күзләренә текәлеп елмая.

— Йә, әйт, нинди яңалык алып килдең? Әйт тизрәк, дип, түземсезләнеп, офицерның каршысына ки­леп басты Мирсәет, кулларына килеп ягылды.

Теге исә, борынын җыерып, бер адым артка чигенде һәм, Мирсәет аны-моны абайлап өлгергәнче, үзен аяк ча­лып идәнгә төртеп екты.

— Җирәнгеч... Шакшы... Милләтче...— дип, сүгенә-сүгенә идәндә яткан Мирсәетне типкәләргә, таптарга кереш­те.— Мә, ал кирәгеңне...

Күңеле булганчы типкәләгәч, берни булмагандай чы­гарга юл тотты җирән мыеклы офицер.

Авыз-борыныннан килгән канга буылып башын күтәр­де Мирсәет. Офицерның бүгенге кыланышлары бер дә ба­шына сыймый, гайре табигый иде аның өчен.

— Бу нәрсә, инструкциядә каралганмы, иптәш офицер?

Җиңүче кыяфәтендә аягүрә басып торучы канәгать елмая иде.

— Юк, инструкциядә каралмаган. Бу минем сиңа шәх­си бүләгем, иптәш Султан-Галиев. Аның фамилиясен авырлык белән генә әйтте.— Көндез күргәчтен үк күңеле­мә хуш килгән идең. Синдәй акыл ияләрен үлеп яратам мин. Интеллигентларның тәне йомшак була ул. Шуңа һәммәсе йокыга талгач та хәлеңне белергә кердем. Канә­гатьме?.

- Канәгать, - диде ул, хәлсезләнеп түбәнгә—таш идәнгә сыгылырга иткән башына ирек бирмичә. Офицерның ничек чыгып югалганын Мирсәет башын горур тотып ка­рап калды.

* * *

Солтангалиев эше каралачак киңәшмәгә ике көн калды дигәндә Генераль секретарь үзе янына Менжинскийны чакыртып ала.

— Йә, сөйлә, дәлилләр җитәрлекме? Документлар әзер­ме?—дип, керүчегә урын тәкъдим итмәс борын, үгезне мөгезеннән эләктермәк була Сталин.

Керүче каушап кала. Сул ягына асылган кыр сумка­сын ачып, аннан бер төргәк кәгазь тартып чыгара. Өстәл­гә китереп салыргамы, әллә Генсекның кулына тоттырыр­гамы үзләрен — нишләргә белми аптырый, кабалана.

— «2 иче парламент» дигән яшерен исем астында үт­кәрелгән эш йомгакланды, иптәш Сталин. Игътибарга ла­еклы документлар менә монда,— әле булса кулында ниш­ләтергә белми тотып торган төргәккә ымлый Менжин­ский.

Хуҗа тыныч түгел. Кәгазь кайгысы түгел аңарда, баш­лаган эшне ярты юлда туктатмый ерып чыгу әһәмиятле.

— «Парламентлар» үзегездә калып торсын!—дип, фырыл­дап куя ул, карашын Менжинскийга текәп.—Миңа нәти­җә кирәк. Солтангалиев гаеплеме?

— Гаепле, иптәш Сталин. Нигә гаепле булмасын, га­епле.

— Гаебе нидән гыйбарәт?

Каушамас җиреңнән каушарсың, күзләре үтәдән бо­раулый.

— Сез беләсез, иптәш Сталин, Көнчыгышка мөнәсә­бәтле милли сәясәттә аның фикерләре партия һәм Совет дәүләтенекеннән кискен аерылып тора.

— Фикер аерымлыгы җинаятьме?!

— Җинаять, иптәш Сталин. Чөнки ул Төркестан һәм Казагыстанда мөстәкыйль республикалар төзү идеясе бе­лән йөри. Көнчыгыш халыклары Көнбатышның колониаль изе­лүеннән азат ителергә тиеш дип сөйли...

— Тагы, тагы?.. Дәвам итегез, Менжинский иптәш.

— Солтангалиев төрек, фарсы һәм әфганлыларның Мәскәүдәге илчелекләре белән элемтәдә тора...

- Нинди мәгълүматлар тапшыруы мәгълүм түгелме?

— Ул хакта безгә мәгълүм түгел, иптәш Сталин. Әмма Көнчыгыш илләрендәге хәлләр белән даими кызыксын­ганлыгы исбат ителә.

— Кызыксыну җинаятьме, ачыклык кертегез, Мен­жинский?..

— Җинаять, иптәш Сталин. Чөнки ул үзенең килеп чы­тышына якын булган милләтләр язмышы, ислам динендә­ге халыклар язмышы белән кызыксына күбрәк.

— Тагы бармы?

— Зәки Вәлиди белән элемтәгә омтылуы исбат ителә тагы.

— Омтылыш та җинаятьме?

— Кая омтыла бит, иптәш Сталин. Ә бу очракта ул Совет дәүләтенең төп дошманнарыннан берсе булган Зәки Вәлидигә чыккан.

— Максаты мәгълүмме?

— Мәгълүм. Вәлидине солыхка чакыру. Мөселман һәм төркиләрнең бер-берен үтерүенә чик кую.

— Аңлашылды,— дип, тамак кырып алды Сталин һәм, ашыкмый гына төребкәсен алып, аңарга тәмәке дың­гычларга кереште.— Ишкәнсез икән ишәк чумарын!

- Ничек бар — шулай, иптәш Сталин.

— Ничек бар — шулайны ачыклау өчен кирәкме ул ГПУ? Сездә бит хәзер дәүләт һәм партия органнарында­гы кадәр кеше эшли, ачуым килмәгәе. Нәрсә белән мәш­гуль алар анда?! —Янә тамак кырды һәм төребкәсенә ут салып имәргә кереште хуҗа кеше.—Шул эшләр өчен утыртып буламы Солтангалиевне, юкмы — шуны әйт син миңа?!

Ниһаять, ихлас сүз өзелеп төште Менжинский авызыннан:

— Утыртып булмый, иптәш Сталин. Солтангалиевне бүген үк азат итәргә кирәк.

Сталин, колагы ишеткәннәргә ышанырга-ышанмаска белмичә, магнитланган сыман урыныннан калыкты һәм өстәл артыннан чыгып Менжинскийның каршысына ук килеп басты. Текәлеп карап торды ул аңар. Озак карап торды. Сталинның карашына түзү мөмкин түгел. Ике күзен нишләтергә, кая куярга белми изаланды ГПУ вәкиле.

Ниһаять, телгә килде хуҗа. Сеңдереп, ипле генә аң­латырга кереште.

- Иптәш Менжинский, тагы ике көннән Солтангалиев эше буенча махсус киңәшмә узачак. Шуны онытмагыз! Ул партиядән чагарылды. Партия һәм хөкүмәткә хыянәт итте. Бөтен Совет иле хезмәт ияләренә хыянәт итте. Бу азмы?!

- Аз түгел, иптәш Сталин. Аз түгел, бу — олы җинаять.

— Димәк, сез ул кәгазьләрегезне Куйбышевка кертеп тапшырырсыз. Ул докладчы. Аның фикерен чуалтмагыз. Гаеплеме-түгелме, гаепле булса, ул гаеп нидән гыйбарәт икәнлекне Куйбышев үзе ачыклар... Тагы шул, Менжин­ский иптәш, ялгышмасам сез ГПУда Көнчыгыш бүлеге ачкан идегез. Шул бүлектә яңа бүлекчә оештырылсын. Солтангалиев эшен баетуны йөклә үзләренә. Берочтан аның әшнәләрен дә оныту ярамас.

* * *

9 июнь. Сәгать, төшке аштан соңгы исәп белән, ике. Мәскәү. Кремль. Үзәк Комитетның зур киңәшмәләр залы.

Президиумда Политбюро әгъзалары. Залда милли рес­публикалардан һәм өлкәләрдән махсус исемлек белән чакыртылган җитәкчеләр. Көн тәртибендә Солтангалиев эше турындагы мәсьәлә. Ә Мирсәет Солтангалиев үзе Лу­бянка төрмәсе подвалындагы аеруча куркыныч җинаять­челәр өчен билгеләнгән таш камерада. Ике кат тимер ишекле, тәрәзәсез ул камераның исәп саны алтынчы.

1990 нчы елның көзендә миңа (автор) ул камерага кереп чы­гарга рөхсәт ителде. Бер минут-минут ярымнан гайре ба­сып тора алмадым. Мәскәүнең иркен үзәк мәйданнары белән янәшәдә генә шундый караңгы, тар һәм тирән чит­лек бардыр дип уйга да китермисең. Үзеңне көчсез, бик кечкенә итеп хис итәсең шунда. Тизрәк чыгып китәсе, югарыга — көн яктысына күтәреләсе килә. Менә-менә ул буш камераның ике кат ишекләре шыңгырдап ябылыр да, чыга алмый шунда мәңгегә калырсың кебек тоела. Ничек кенә тыпырчынсаң, күпме аваз салсаң да, сине ишетүче, колак салучы булмас анда. Ә Мирсәет Солтангалиевне монда Кремльдән, Үзәк Комитет бинасыннан китергәннәр. Нин­ди контраст!.. Ул сарайда да булдым. Түшәмнәре сигез тугыз метр биеклектә булыр. Ә монда — түшәмгә баш те­рәлә, тоткыннар асылынмасын өчен махсус шулай эшлән­гән диләр.

4 майда китереп ябылган Мирсәет Солтангалиев мон­да 19 июньгәчә, ягъни тулы 45 көн гомерен үткәрә. Сын­дырырга теләсәләр дә — сынмый. Вакытын да бушка уз­дырмый. «Мин кем?» дип исемләнгән автобиографик әсәр яза ул шушы таш капчыкта. Күләмле һәм драматик әсәр. Монда шәхси драма гына түгел, тулаем, татар халкының драмасын эченә ал­ган сәхифәләр дә байтак.

Язу бер хәл. Аны югалтмау да әһәмиятле бит әле. Монда да Мирсәет бердәнбер дөрес юлны сайлап алган. Ул аны Сталинга һәм Троцкийга хат итеп юллый. Ә Ста­линга юлланган хатлар югалмый, ертылмый һәм яндырыл­мый ул елларда. Ул хатның бер нөсхәсе бүген минем эш өстәлемдә.

Киңәшмә залына кайтыйк. Гадәттәге ыгы-зыгы юк бү­ген залда. Шомлы тынлык. Исәнләшү-сәламләшүләр дә бүген бөтенләй башка, ым кагу, кул һәм күз хәрәкәтлә­рендә генә. Киңәшмә барган дүрт көн дәвамына гына тү­гел, алга таба һәрчак шулай булачак. Курку, шикләнү вә сагаю кабинетлардан гаиләләргә, гаиләләрдән һәр аерым җанга күчәчәк.

Тирән итеп сулыш алучы да юк. Рәислек итүче Каме­нев торып баса. Янәшәсендә утырган Сталинга карап куя ул. Тегесе ым кага, янәсе «башла». Фамилиялары гына да нинди бит, ә!.. “Тимер” һәм “Таш”.

— Политбюро кушуы буенча, киңәшмәне ачык дип белдерәм. Бу киңәшмә беркадәр гадәти түгел, әлбәттә... Көн тәртибендә ике мәсьәлә: беренчесе — Үзәк контроль комиссиясенең Солтангалиев эше турында доклады, икен­чесе—XII съезд карарларын тормышка ашыру мәсьәлә­ләре.

Киңәшмәдә катнашучылар хакында шуны хәбәр итә алам: Үзәк Комитет тарафыннан 60 иптәш чакырылган иде, әлегә шулармын 51 е килде. Җиде кеше килә алмый, аларның берничәсе башка иптәшләр белән алмаштырыл­ды. Алты кеше — юлда. Хива вәкилен искә алмаганда, милли республика һәм өлкәләрнең һәммәсеннән килделәр. Димәк, бу эшне башлый алабыз, дип саныйм. Фикер һәм тәкъдимнәр булса, рәхим итегез.

Урыннан тавыш: — Төп мәсьәлә ни өчен икенче көн тәртибенә калдырылды? Беренче мәсьәлә ул кадәр үк җитди түгел ич. Аларның урыннарын алмаштыруны үте­нәм.

Троцкий: — Бу тәкъдим логик яктан табигый күрен­сә дә, уйлавымча, урынсыз. Без Политбюрода ул хакта киңәштек инде. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә ул ка­дәр үк гади түгел. Уйлап карагыз: иң күренекле иптәшләребезнең берсе, Милләтләр эше буенча Халык комисса­риаты коллегиясе әгъзасы партия сафларыннан чыгарыл­ган һәм нәкъ менә милли мәсьәләгә мөнәсәбәте нигезендә чыгарылган. Бу гадәти күренешме?! Иң беренче нәүбәттә шушы хәлгә игътибар итми китә алмыйбыз без.

Урыннан тавыш: “Мин үз тәкъдимемне кире алам”.

Сәетгалиев (чәчрәп урыныннан сикереп тора, га­дәттәгедән күпкә кайнар күренә):— Иптәш Троцкий фи­керләренә каршы чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Мин аның алдында баш иям. Әмма, ул кадәр үк күренекле иптәшкә санап, аның эшен беренче көн тәртибенә куеп, без ул адәм­не артык күтәреп җибәрмибезме соң?! Аннан килеп, монда Солтангалиевнең бик күп иярчен­нәре утыра. Без аларга, иң элек, икенче көн тәртибе белән чын йөзләрен ачу мөмкинлеге тудырырга тиеш. Ә инде киңәшмәне Солтангалиев эшен тикшерүдән баш­ласак, алар соңыннан дәшмәячәк, койрыкларын кысачак. Көн тәртибендәге мәсьәләләрне алыштырырга кирәк са­ныйм. Чөнки, икенче мәсьәлә буенча докладны иптәш Сталин үзе сөйләячәген дә истән чыгарырга ярамый бит әле... Нигә әле сөйләшүне иптәш Сталин сүзләреннән башламаска?

Каменев: — Димәк, тегеләй уйлаучылар да бар, болай уйлаучылар да бар.— Күз чите белән Сталинга карая ала. «Нишлим?» — диюе. Генераль секретарь баш кага. — «Дәвам ит», дигән сүзе. — Шулай итеп, беренче булып Солтангалиев мәсьәләсе көн тәртибендә кала. Үзәк кон­троль комиссиясе исеменнән сүз иптәш Куйбышевка би­релә.

Куйбышев: — Иптәшләр... Докладымны мин вакыйгаларны хронологик тәртиптә китерүдән башлыйм. Шул вакыйгалар Солтангалиевне партиягә һәм Совет дәүләте­нә каршы җинаятьтә гаепләргә нигез бирде.

Солтангалиевне шик астына алырга мәҗбүр иткән бе­ренче вакыйга «Рөстәм» имзасы белән Персиягә җибәрел­гән хатның ГПУга килеп керүе булды. Ул хат күренекле фарсы сәясәтчесе, коммунист Таҗи-Бахшыга адреслан­ган. Россиядәге мөселман коммунистларының, төрек һәм фарсы коммунистлары белән берләшеп, Коминтерннан аерым бер оешмасын төзү турында сүз бара бу хатта. «Рөстәм» имзасын Солтангалиев үзенеке дип танырга мәҗбүр булды. Шундый ук хат төрек коммунисты Җәләлгә дә язылган.

Икенче фактны ГПУга бер башкорт иптәш җиткерде. Аның әйтүенчә, Солтангалиев җирле партия хезмәткәр­ләре һәм партиясезләрдән яшерен оешма төзү тәкъдиме белән Башкортстанга хат җибәргән. Хат үзе юкка чыга­рылган. Әмма әлеге ипгәш ул хатны күргән. Хат акгвар­диячеләр телендә язылган була. Ният ителгән әлеге оешманың советлар дошманы Вәлидов рухында төзелер­гә тиешлеге, бәхәссез.

Бер кечкенә искәртү таләп ителә. Бу хакта иптәш Ста­линга хәбәр иткәч, ул Солтангалиевне кисәтергә кирәк таба. Әмма Солтангалиев иптәш Сталинның аталарча кайгыртып әйтелгән сүзләреннән тиешле нәтиҗә ясамый. Гафу үтенәсе, төзәләсе урында ул, киресенчә, Казанга, Башкортстанга һәм Кырымга яңа яшерен хатлар җибәрә. Саграк эш итәргә киңәш бирә. Мисал өчен, аның Баш­кортстанга җибәрелгән хаты очраклы рәвештә ГПУга ки­леп ирешә.

Автордан: Солтангалиев, чынлап та, Үзәк Мөселман диния нәзарәте әгъзасы Кәшшафетдин Тәрҗемановка сур­гыч белән ябыштырылган адрессыз хат тапшыра. Һәм ал­га таба, партиясез Космасов сөйләвенчә, түбәндәге хәлләр була: шимбә көн 31 март кичендә ул Сандуны мунчасына бара. Шунда Уфа буенча элгәреге танышы — дин әһеле Тәрҗеманов белән күрешә. «Уфага кайтучы ышанычлы кеше юкмы?»—дип сорый ул Космасовтан. «Икенче апрель­дә үзем юлга чыгам»,— ди Космасов. Дин әһеле аңарга үзенең үтенечен белдерә. Космасов ризалаша, һәм Мәскәүдә тукталган хуҗасы Хәсәнов Закир адресын бирә. Бе­ренче апрель кичендә өйгә кайтса, Космасовның өстәлен­дә ике хат ята. Берсе — Тәрҗемановның Уфага хатынына язган хаты. Икенчесе — адрессыз, сургычлы. Янәшәдә нә­ни генә кәгазь кисәге: «Бу хатны Халык Мәгарифе Комис­сары иптәш Әдһәмовның үз кулына тапшырырга. Ә кәгазьне ертып ташла».

Кәгазьне Космасов иптәш ертып ташлый. 1923 нче елның 2 апрелендә ул Москәүдән Уфага юлга чыга. 5 апрельдә кайтып җитә. Юлда ул малярия бе­лән авырып китә, шул сәбәпле кайтып җиткәч тә урынга ята. Якшәмбе көнне 8 нче апрельдә аңарга танышы Закир Богданов иптәш килә. Космасов аңардан хатларны тап­шыруын үтенә. Богданов хатларны ала. Әмма, аларның Кәшшаф Тәрҗемановтан икәнлеген белгәч, шикләнә кала һәм әйтел­гән адресларына түгел, ГПУ органнарына тапшыра. Солтангалиевне “фаш итүче” төп документ нәкъ әнә шул адрессыз сургычлы конверттан килеп чыга да инде. Хат яшерен тамгалар ярдәмендә, ягъни шифр белән язылган.

- Менә ул хат, - дип, Куйбышев гарәп алфавитында язылган дәфтәр битен болгый. Кыяфәте җитди һәм канәгать. Инде хәзер ГПУ тәрҗемәсендәге шул яшерен хатны сүзгә-сүз укырга рөхсәт итегез:

«Үзең генә укы, аннан яндыр. Сталин миңа түбәндәге­ләрне хәбәр итте: янәсе, аңарга минем тарафтан Башкортстанның җаваплы хезмәткәрләренә язылган бер яшерен хатны биргәннәр. Ул хатта Мәскәүдә Зәки Вәлиди рухындагы яшерен оешма яши диелә икән. Сталин мине кулга алырга теләүчеләргә каршы чыкты. Артымнан өзлексез күзәтәләр. Ашыгыч рәвештә хәбәр ит, сиңа һәм иптәш Халиковка юлланган хатларым юк ителгәннәрме. Ул хат яисә аларның күчермәсе ни рәвешле чит кулга эләгә икән, шуның ихтималын ачыкла. Хат үзе эләккәнме, әллә кү­чермәсеме— моны белү минем өчен әһәмиятле. Хат үзе юкка чыгарылган тәкъдирдә кичекмәстән, телеграф ысу­лы белән, Татарстан вәкиллегенә хәбәр ит. Юмахуҗин­га. «Каршы түгелмен» дип. Сталинга мин: «Халиковка бер хат язган идем, әмма анда әллә ни юк»,— дидем. Ул эш белән анда кем шөгыльләнә икән, ачыкла. Сак бул, сиз­гер һәм нык бул. Сезнең арттан да күзәтәләр булса ки­рәк. Сталин миңа ул хатның күчермәсен күрсәтергә вәгъ­дә итте һәм, хушлашканда, киләчәктә саграк эш итәргә ки­ңәш итте. Болар хакында фәкать Морзабулатов белән Бикбауовка гына сөйли аласың.

Халиков эше түгелме икән болар?

Мирсәет.

Р. S. Советлар съездыннан соң миндә Сәлимҗанов, Теләүбирдин, Туалбаев һәм Солтанов, Мортазиннар бул­ды. Алдагы өчесен Төхбәтуллин тәкъдим иткән иде. Бу ке­шеләргә ышанып буламы? Төркестанда, Бохарада басма­чылык хәрәкәте көчәя бара. Язга таба тагы да оешканрак төстә һөҗүмгә күчәләр икән, дигән хәбәрләр йөри. Шул сәбәпле милли мәсьәләдә Үзәк шактый ук чигенергә мәҗбүр. Зәки Вәлиди белән элемтә урнаштыр. Әмма үтә сак­лык кирәк — җанлы элемтә яисә шифр белән генә. Минем өчен борчылмагыз — ахыргача нык булырмын».

Шушы хат һәм әлеге фактлар нигезендә Үзәк контроль комиссиясе 4 май көнне Солтангалиев эшен тикшерде, аның аңлатуларын тыңлады (бусы — чираттагы ялган. Солтангалиевне чакырмыйлар, тыңламыйлар, барын да үзе югында хәл итеп, кулга гына алалар.— Автор) һәм түбәндәге резолюцияне кабул итте: «Солтангалиевне, пар­тиягә һәм советларга каршы элемент буларак, партиядән чыгарырга. Партия һәм совет органнарындагы җаваплы эшләреннән алырга. Солтангалиев эшен, ачыклап бетерү өчен, ГПУ органнарына тапшырырга».

Политбюроның 10 майдагы утырышында әлеге резо­люция махсус карар белән ныгытыла.

Солтангалиев хәзер сак астында. Ул башта үзенең кыек эшләреннән баш тартып килде. Әмма ГПУ орган­нары каршында үзенең байтак кына эшләрен инде таныр­га мәҗбүр булды. Шифрлы хатка килгәндә, ул аны кире кага алмады. Әмма, энесе кулы белән язылды дип бара. Хатның ахырындагы «Р. S.» өлешеннән катгый төстә баш тарта. Вәлидов белән элемтәгә чыгу омтылышын, аны Со­ветларга кайтару максатыннан иде дип, ышандырырга тырыша. Әмма бу безне һәм ГПУ органнарын беркатлы­га санаудан бүтән түгел, әлбәттә...

Партиягә һәм Советларга каршы Солтангалиев тупла­ган оешманың булуы яисә шундый омтылыш барлыгы до­кументлар тарафыннан раслана. Аның Башкортстан вәкилләреннән тыш элемтәләре дә мәгълүм. Мисал өчен, Кы­рым республикасының юстиция Халык Комиссары Фирдәвес белән язышулары шул хакта сөйли. Төркестан һәм Татар республикасы белән дә бәйләнештә икәнлеге сер түгел. Партия әгъзалары белән беррәттән аның партия­сезләр белән дә элемтәдә булуы тетрәндергеч күренеш. Ә инде мөселман дин әһелләренә хәерхаһ булуы, алар белән очрашуы һәм хәл белешүләре башка сыймаслык нәрсә.

Игътибар итегез әле, - дип дәвам итә Куйбышев. - Солтангалиевнең ГПУга язган күрсәтмәләренең берсендә мондый сүзләр бар: «Партия җитәкчеләре һәм кайбер Совет хезмәткәрләренең Көнчы­гыш халыклары, республикалар һәм илләренә мөнәсәбәт­ле сәясәтен кабул итә алмаганга, мондый сәясәтне ялгыш дип санаганга, мин үземә фикердәшләр эзләдем»,— дип яза. Моны кичәге коммунист, җаваплы партия һәм совет хезмәткәре яза...

...Халыкара капитал агентлары куенына сыенып Со­ветларга каршы сугышучы контрреволюцион хәрәкәтнең атаманнарыннан берсе Зәки Вәлиди белән элемтә урнаш­тыруны максат иткән кешене нинди язмыш көтә ала? Бары тик революцион трибунал гына. Һәм аның белән сөйләшү теле дә бер генә—ГПУ теле генә була ала,— дип, Куйбышев кылыч белән кеше башын чапкандай, ку­лын болгап алды.

Ярты сәгатькә сузылган докладтан соң, Үзәк контроль комиссиясе тәкъдим иткән җиде пунктлы резолюция про­ектын да Куйбышев үзе укый. Резолюцияне укып бетергәчтен, иркен сулыш алып, канәгать төстә үзеннән өс­тәп куя: «Җинаятьчел рәвештә партияне саткан бу адәм безнең сафлардан читкә тибәрелде. Өстерәлеп йөрсен шун­да. Аның исеме тирәсендә легендалар иҗат итмәсеннәр...»

Каменев, кем сүз сорый, сораулар юкмы, дип кы­зыксынып тормый. Алдында яткан, инде берничә көн элек хәстәрләп куелган исемлектәге беренче фамилияне укый: — Иптәш Рыскулов сүз сорый.

Рыскулов: — Үз вакытында мин дә Милләтләр эше буенча Халык комиссариатында коллегия әгъзасы булып торган идем. Әмма Солтангалиев белән сирәк күрештек, бергә эшләмәдек диярлек. (Бизмәнгә башың салынса, тел ни әйтмәс, дигәннәре шул була торгандыр. Мирсәетнең озак еллар аралашып эшләгән фикердәше, сердәше сөйли бу сүзләрне.— Автор.)

...Мин татар хезмәткәрләренең Көнчыгыштагы фида­карь эшчәнлеген таныйм һәм кире какмыйм. Чөнки анда Үзәк сәясәтен үткәрүчеләр, нигездә, татарлар. Шулай да әйтергә кирәк саныйм, Көнчыгышта, бигрәк тә Төркестанда алар, рус иптәшләр белән бергә-бергә артыграк бөгеп ташладылар кебек таякны. Бохара яисә Хорезмда татар­лар турында фикер сорасагыз, әйтерләр, халыкның фи­кере тискәре. Шуңа күрә теге яисә бу урынга татар кеше­сен мактый-мактый тәкъдим итә башласалар, күпчелек — каршы төшә. Чөнки алар Көнчыгышны яхшы белми, алар Россия шартларында тәрбияләнгән...

Каменев: — Иптәшләр, көн тәртибендәге мәсьәлә турында гына чыгыш ясавыгызны үтенәм.

Сәетталиев сикереп чыга шунда, сүз биргәнне кө­теп тормый: — Мин сөйләргә җыенам көн тәртибе буенча. Ишетүемчә, борын-борын заманнарда кемдер, тарихка керү өчен, бик кыйммәтле бер бинаны яндырган диләр. Солтангалиев та шундый ахмаклык эшләде, минемчә. Үз исемен мәңгеләштермәкче булып, ул иң кыйммәтле бина­га — Совет хакимиятенә ут төртмәк, хыянәт итмәк булды. Әмма бу аның буе җитә торган эш түгел һәм ул аны бул­дыра да алмаячак. Шуңа күрә бүген Солтангалиевнең үзе турында түгел, ә солтангалиевчелек хакында сөйләшергә кирәк.

Иптәш Куйбышев үзенең докладында “солтангалиевчелек”не тудырган көчләрнең берсе буларак бөекдержавачыл шовинизм күренешен атады. Моңарга ачыклык кертеп узу кирәк. Кемгә, кайдан һәм ничек яный соң ул шовинизм?! Кемне куркыта, кемнең башына суга ул? Аз санлы милләтләрне кыерсыту, торган җирләреннән куу яисә кысрыклау булса, әйтер идек, әнә ул шовинизм. Ә андый күренешләр совет илендә була алмый. Инде кай­бер җитәкчеләрне эштән алу, урыннан төшерүгә андый бәя бирү урынсыз дип саныйм. Юк ул бөекдержавачыл шовинизм. Юк!

Үземнең Татреспубликада эшләү тәҗрибәмнән бер ми­сал китерәм. 1920 һәм 1921 нче елларда да хуҗалыктан икмәк җыю планын 103 процентка үтәдек без. Моны, әле­ге дә бәягы кайбер иптәшләр, татар авылын талау, Мәскәү куйган чын интернационалист вәкилләрнең яман эше дип аңлатырга тырыштылар. Югыйсә, илнең икмәкле бу­лып, татар авылларының ач калуында бөекдержавачыл шовинизмның һич катнашы юк иде. Бу бары тик пролетар интернационализм күренешенең матур бер чагылышы гына булды. Шуны да төрлечә буташтырырга омтылды солтангалиевче иптәшләр. Татар крестьянының ачтан үлеп, урыс мужигының тук булуына бөекдержавачылык гаепле түгел иде бит. Ни өчен шулай килеп чыктымы? Чөн­ки татарның бар белгәне — умач, ә урыс авылы балык тотты, кәбестә ашады, яшелчә, гөмбә. Син умач кына ашыйсың дип, татарга арышны күбрәк калдырып булмый бит инде. Алай итсәк, без вак буржуаз милләтчелек тү­бәнлегенә төшкән булыр идек... Шул эш өчен мине, Мәскәү куштанына санап, 24 сәгать эчендә Татреспублнкадан сөрделәр. Әнә нинди явызлыкларга сәләтле ул солтанга лиевчелек!..

Боларга бөекдержавачыл шовинизм гаепле түгел инде, табигый милләтчелек хикмәте бу. Гомумтөрек федерация­се кору уе белән саташкан пантюркистлар эше! Чит илгә качышкан эмигрантлар белән бәйләнгән панисламистлар эше бу! Әлбәттә, партия мондый агымнарга бүген үк чик куярга тиешле. Менә шул!

Чыгышын тәмамлауга ялт итеп, күрше бакчасына кер­гән кәҗә сыман, президиум өстәленә, Сталинга таба ка­рап куйды Сәетгалиев. Генераль секретарьга ошаган иде аның чыгышы. Иң беренче булып, башка һичкем түгел, Сталин зәгыйфь кулының уч төбенә өч бармагы белән чәп-чәп сугып куйды. Аны башлап президиумдагылар, аннан бөтен зал күтәреп алды. Югарыдан төшеп, үз урынына ничек барып утырга­нын да тоймады Сәетгалиев. Ул бәхетле иде, чиксез бә­хетле... Ниһаять, Мирсәет Солтангалиевне аркага салды бит әнә.

Ибраһимов (Пенза төбәгеннән чыккан партия эшлеклесе, әлеге очракта ул, вәкил буларак, Кыргызстаннан чакырылган) сүз сорады: — Башка милләтләр һәм аз санлы мил­ләтләр дигәндә, без ул исемлеккә татарларны кертергә ти­ешле түгел. Беренчедән, татарлар аз санлы түгел. Икен­чедән, аларның күп меңләгән пролетариаты бар. Өченче­дән, мәдәниятләре чагыштыргысыз югары һәм матди як­тан да бай яшиләр.

Шуңа күрә, Төркестанда рөхсәт ителгән дип, Татар­станда динне тыймау — ул җинаять, һәм бу җинаятьнең башында Солтангалиев тора. Ул татар-башкорт дин башлыкларының Үзәктәге вәкиледәй саный иде үзен. Солтан­галиевнең чын йөзен фаш итү өчен мин сезгә нибарысы бер документ, аның тарафыннан хупланган документны укып китәм. Тыңлагыз әле:

1. Ислам кануннарын һәммә яшьтәгеләр өчен дә укыту­ны рөхсәт итәргә. Теләүчеләргә һичнинди чикләүләр бул­дырмаска.

2. Дин мәктәпләре, мәдрәсәләрнең биналарын халык­ка кайтарырга.

3. Эчке Россия һәм Себер диния нәзарәтенең, мөфти­нең, казыйларның, муллаларның халык белән мөнәсәбә­тен чикләмәскә, ә чикләүче декретларны урынсыз дип та­барга.

4. Дин әһелләрен һәм мәчетләрне салымнан азат итәргә.

5. Мөселманнарның мәдәни үсешендәге әһәмиятен ис­тә тотып, Ислам диненә чикләүләр куймаска.

6. Муллаларга никахлашу, аерылу, мирас бүлү кебек эшләрдә хокук бирергә.

7. Дин әһелләрен тулы хокуклы гражданнар һәм юри­дик хокуклы итеп танырга.

8. Партия һәм Совет органнары тарафыннан дингә мө­нәсәбәттә теләсә нинди кысрыклауны тыярга.

9. Диния нәзарәтенә матбугат иреге бирергә.

10. Диния нәзарәтен юридик көчкә ия дип танырга.

Менә шул, иптәшләр. Йә, әйтегез, кай чорда вә нинди җәмгыятьтә яшибез без, җәмәгать. Аңладыгызмы инде, әнә кем иде ул Солтангалиев?

Шәмигулов (Башкортстан исеменнән сөйли):

— Җәмәгать, мин гомумән бербөтен Рәсәй эчендә ае­рым-аерым вак республикалар төзүгә элек-электән каршы идем. Нишлисең, Үзәк Комитет Солтангалиев кебекләр­нең сүзенә колак салды.

Тагы шуны искәртергә кирәк табам. Мин үз вакытын­да иптәш Сталинны Вәлидов хакында кисәткән идем. Әм­ма иптәш Сталин аның хакында аталарча кайгыртуында дәвам итте. Вәлидов аңлый торган кеше түгел иде, аң­ламады.

Нәтиҗәсен беләсез, нәтиҗәсе күз алдында — Зәки Вәлиди басмачылар сафына басып Советларга каршы фронт ачты. Мин бүген дә искәртергә кирәк саныйм, Солтан­галиевнең дә Вәлидов юлыннан китүен теләмәсәк, без аның белән башыннан сыйпап сөйләшмәскә тиешбез. Үзен иң югары җәзага тартырга кирәк, дигән тәкъдим кертәм һәм иярченнәренә дә шул ук җәза тиеш. Моны эшләмәсәк, үке­нергә туры килмәгәе...

Аның Совет дошманы булуын тагы шундый факт рас­лый. Ул миңа икәүдән-икәү генә утырганда үз шигырьлә­рен укып тинтерәтте. «Монысы Һиндстан шигыре рухын­да»,—ди. Икенчесен, фарсы шагыйрьләренә ияреп язган. Өченчесен гарәп фәлсәфәсенә нигезләнеп. Тагы төрек ша­гыйрьләренә багышлап язылганнары да бар иде... Күрә­сезме, уе гел читтә, теге тарафта... Менә ул кем!

Җанбаев: - Иң элек үзем белән таныштырырга рөх­сәт итегез. Сез бик куркыныч итеп тасвирлаган Татарстан вәкиле мин, Җир эшләре комиссары. Солтангалиевне яхшы беләм һәм аның белән бергә эшләгән көннәремне сагынып искә алам, горурланам.

Миңа калса, безгә, үз-үзебезне аклау өчен, бер-бер артлы трибунага чыгып Солтангалиевне сүгү, гомумән Татарстан республикасын һәм татар халкын буярга омты­лудан тыелырга вакыт. Без, Ибраһимов иптәш әйткәнчә, партиялелегебезне милли чыгышка бәйләп кенә ачыклар­га керешсәк, ерак китәрбез, австриялеләр үрнәгенә барын чыкмагаек.

Арабыздан бер иптәшебез һәм басым ясап әйтәм, иң яхшы иптәшебез, хаталанган икән, без аңарга хатасын күрсәтик. Нигә аны дөньядагы һәммә җинаятьләрдә гаепләргә? Резолюциядә тәкъдим ителгәнчә, трибунал­ны кирәк дип санамыйм.

Инде бер иптәшнең «табигый милләтчелек» хакындагы фикеренә мөнәсәбәтле ике сүз. Әлегә бернинди теориядә һәм хәтта биологиядә мондый төшенчә юк иде кебек, һәм аны уйлап чыгаруда да ихтыяҗ күрмим.

Халиков (Башкортстан Совнаркомы рәисе):

— Солтангалиев иптәшне Вәлидов белән бәйләнеше, Диния нәзарәтенә булган дустанә мөнәсәбәте һәм Төркия кебек илләрдән дус-иш эзләгәне өчен генә дә гафу итеп булмый дип саныйм. Монда һичнинди икеләнү була ал­мый, иптәшләр Ул җинаятьче!..

Фирдәвес (Кырым республикасыннан Юстиция ха­лык комиссары):

— Иптәшләр, мин мондый югары трибунадан беренче мәртәбә чыгыш ясыйм. Солтангалиевне Вәлидов белән бәйләнеш эзләүдә гаеплисез. Мин монда гаепкә бөгәр нәр­сә күрмим. Чөнки алар Вәлидов белән мәктәп елларын­нан танышлар. Совет хөкүмәте өчен кирәк булганда, Сол­тангалиевнең, Вәлиди белән бер генә мәртәбә элемтәгә чыгып, беренче генә мәртәбә килешүе түгел.Бу омтылышы өчен аны хупларга гына кирәктер әле.

Солтангалиев иптәшнең хатларыннан гаеп кенә эзлә­мик. Ул бөтен җаны белән хезмәт ияләрен бәхетле итәргә омтылып яши, эзләнә, уйлана торган иптәшебез. Таеп егылган кеше өстенә чүп өймик әле, кул бирик, тартып чыгарыйк. Ул үзе һичкайсыбызны авыр хәлдә калдырмаган булыр иде.

Беренче утырыш төнге сәгать 11 тулып килгәндә генә тәмамлана.

Киеренке фикер алышулар, бәхәсләр әле тагын өч көн дәвам итә. Дистәләгән һәм күп дистәләгән җитәкчеләр чы­гыш ясый. Кабат-кабат та сүз алучылар була.

Әдәби камиллеккә зәгыйфьлек китерү бәрабәренә бул­са да, тагы берничә чыгыштан аерым фикерләрне доку­менталь төгәллек белән теркәп узмау мөмкин түгел.

Фрунзе:

— Мин Солтангалиев эшен, һәм, монда искәртелгәнчә, солтангалиевчелекне, Башкортстан һәм Татреспубликаның эчке тормышына мөнәсәбәтле мәсьәлә дип кенә ка­рый алмыйм. Мондый күренешләр Грузиядә дә булды, һәм аның кайбер төсмерләре бүген мин эшли торган Украина­да да бар. Бу күренешне тудырган сәбәп, танырга те­либезме без аны, юкмы, ул — бөекдержавачыл шови­низм. Милләтләрнең тигезсезлеге һичкайчан эзсез узмый һәм уза алмас. Шуңа күрә, Солтангалиев һәм аның иптәшләренең ха­тасы никадәр генә җитди булмасын, без бер нәрсәне ачык итеп һәм күзгә туры карап танырга мәҗбүр: алар безнең үз кешеләребез! Ялгышлары булса да, коммунистлар, һәм ул ялгышлар, безнең яңа тормыш төзү юлында, эз­ләнүләр юлында җибәрелгән уртак ялгышыбыз.

Солтангалиев иптәшнең шәхси эшен болай күпертү бе­лән мин килешмим.

Орджоникидзе:

— Мин Төркестанда эшләгән кеше, һәм Рыскулов ип­тәшнең нинди группага кергәнлеген беләм. Шуңа сорау бирәм: нигә соң Рыскулов Солтангалиевтән ике хат алган була торып та, әлегәчә аларның һәр икесен кесәсендә яше­реп тота? Юкка түгелдер бу...

Солтангалиевнең милләтчелеген бөекдержавачылыкка реакция итеп кенә карау мәсьәләне гадиләштерү ул. Без бер нәрсәне, мөселман массаларына тәэсир итүдә бик мә­керле һәм көчле көндәшебез — кемалчылык Төркиясе бар­лыгын онытырга тиеш түгел. Безнең илдә кемалчы төрек­ләрнең агентлары үтеп кермәгән бер генә мөселман поч­магы да юк, моны сез беләсезме икән?! Кемалчылар без­нең төп дошманыбыз, алар һәр җирдә безгә каршы актив коткы алып баралар. Бер мисал китерәм: Әзәрбайҗанда Совет хөкүмәте урнаштырылуның беренче еллыгын бәйрәм иткәндә мөселман укытучылар семинариясе шәкертләре­нең күкрәкләрендә тоташтан Мостафа Кемал сурәте төшерелгән значоклар була. Берсе дә, ялгышып кына бул­са да, Нариманов иптәш сурәтен такмаган ич. Солтанга­лиев әнә шундый төрекчеләр, панисламистлар, пантюр­кистлар идеологиясен алга сөрүче интеллигент ул.

Мохтаров (Татарстан Совнаркомы рәисе):

— Солтангалиев, чынлап та, татарлар арасында иң популяр шәхес. Чөнки ул, революционер һәм большевик буларак, эштә яулады бу дәрәҗәне. Юкка гына үзәктә дә аны һәрчак иң җаваплы урыннарга күчереп йөртмиләр­дер. Республикалар оешканда — милләтләр эше буенча Халык комиссариатында, җир мәсьәләсе үзәккә куелгачтын — ул федераль җир комитеты рәисе. Эш урынына ка­гылсаң, гүя бөтен ил аның ишеге төбендә диярсең. Ул да кеше ич. Ничек түзә икән, дип гаҗәпләнә идем мин. Ул урында һәркемнең күңелен күрү кыен, шуңа үпкәләүчеләр дә булуы ихтимал.

Урыннан тавыш бирә кемдер:

— Безнең хакта борчылмагыз.

Мохтаров: — Мин сезнең хакта борчылмыйм. Без төрле төбәкләрдә яшибез.

Сталин: — Әмма юлыгыз бер.

Мохтаров: —Әйе, юлыбыз бер, һәммәбез дә теге дөньяга таба юл тотабыз, иптәш Сталин... Һәм сүземне йомгаклап әйтәсем килә, Татарстанда басмачылык хәрә­кәте кайгысы түгел. Солтангалиев тә үзенә кирәккәнгә тү­гел, ил кайгысын үзәккә алып мөрәҗәгать иткән булса кирәк Зәки Вәлидигә. Үтенеп сорыйм, инде басмачылык хакында сөйләшкәндә генә булса да тынычта калдырып торыгыз безне — татарларны!

Троцкий: (Политбюро әгъзаларыннан аның М. Солтангалиевкә аеруча дустанә мөнәсәбәттә торуы һәркемгә мәгълүм. Шуңа күрә зур игътибар белән көтелә бу чы­гыш. «Троцкий ни сөйләр? Якларга җөрьәт итәрме икән?» дип көтәләр бу чыгышны... Әмма Солтангалиев Троцкийга кирәк түгел иде шул инде!)

— Солтангалиев элек-электән партиядә үзенә бер идея хәрәкәтен тәшкил итә иде. Милли мәсьәләгә мөнәсәбәттә­ге аның бу үзгәлеге үсеш кичергән саен һаман катгыйлана һәм көчәя барды, һәм менә, ниһаять, ул аны турыдан-туры җәмгыятебезгә хыянәткә китерде. Бу эш өчен 1919—1920 елларда без аны, гражданнар сугышы кануннары буенча, аткан булыр идек, мөгаен.

Татарларның элгәредән килгән милли изелүе, авыр хәле һәммәбезгә мәгълүм. Шуңа күрә до Солтангалиевнең бөекдержавачыл шовинизмга иң беренчеләрдән булып кар­шы күтәрелүендә гаҗәпләнер эш юк. Бөекдержавачылык­ка каршы тору яхшы нәрсә, әмма ул, һичшиксез, икенче чиккә — милләтчелеккә китереп җиткерә кешене. Солтан­галиев әнә шул упкын читендә тора бүген. Әмма, Фирдә­вес иптәш дөрес әйтә, Солтангалиев үзенә фикердәш са­нап хат алышкан һәр кешене гаепләү дөрес булмас иде. Үз милләтең турында кайгырту җинаять түгел. Шулай бит, иптәш Сталин (Президиум өстәленә таба борылып, ирония белән кеткелдәп көлеп ала).

Юкса, безгә икенче тарафтан шәмигулловчылык, сәетгалиевчелек чире китереп бәрүе ихтимал. Милли мәсьәлә­ләргә мөнәсәбәттә аларча фикер йөртсәк, милли төбәк­ләрдәге халык массалары безнең арттан иярмәс. Дошман ягына күчәр алар. Иптәш Шәмигуллов, иптәш Сәетгалиев, шуны исегезгә төшерәм, кайвакытта яхшы дуслар дош­маннан күбрәк яманлык эшләп ташлый. Мануильскийның чыгышы да украин акценты белән сөйләнелгән «шумигулловщина»дан ерак китмәде. Үз колакларыма ышана ал­мый тыңладым, чак кына башымдагы бөдрәләрне йолкып ташламаганмын. Хәйләкәр мәгърифәтче Сәетгалиев ип­тәшкә дә кагыла бу. Милли хисләргә арка куеп юлыгыз­ны ары дәвам итсәгез, сезне дә упкын көтә, Сәетгалиев иптәш. Милли мәсьәләдә гаять итагатьле, сак булу кирәк һәммәбезгә...

Ниһаять, әлегәчә һәр чыгышны олы дикъкать белән тыңлап, нидер язып-сызгалап утырган Сталин кымшанып алды. Торырга җыена, сүз ала, ахрысы. Шуны чамалап, рәислек итүче Каменев торып баскан җиреннән кире уры­нына иңде. Шулкадәр югалды ки, «иптәш Сталинга сүз бирелә» дип әйтергә дә кыюлык тапмады үзендә.

Сталин торып баскач та залда утыручыларны берәм-берәм барлап чыкты гүя.

— Мин монда чыгыш ясаган кайбер иптәшләрнең ае­рым фикерләренә игътибар итү теләге белән тордым.

Әйе, Солтангалиев иптәшнең беренче конспиратив хаты хакында иң элек ишетүче мин идем. Ул хат ни өчендер әлегәчә телен тешләп утыручы, әмма башкалардан элек һәм инде күптән торып сөйләргә тиешле булган Әдһәмов иптәшкә адресланган иде булса кирәк. Әйе, иптәшләрнең миңа булган шелтәсе урынлы. Мин Солтангалиев иптәш­не чамадан тыш яклап килдем. Әйе, мин чынлап аны соң­гы чиккәчә якладым һәм алга таба да бу минем вазифам дип беләм. Әмма билгеле бер чиккә кадәр генә якладым мин аны. Инде Солтангалиев тарафыннан билгеле бер чик узылгач, мин аңардан кире борылдым. Беренче конспира­тив хаты белән үк Солтангалиев үзенең партия белән ара­ны өзгәнлеге хакында хәбәр итте. Аның сүз сөреше акгвардиячеләрнекеннән кайтыш түгел. Үзәк Комитет әгъ­залары хакында хат аша фикер җиткерүне башкача бәя­ләү мөмкин түгел, һәм мин аны дусларча кисәттем. По­литбюрода очраштык. Ул анда Татреспублика үтенечлә­рен Наркомзем җитәкчесе буларак кабул иттерергә газап­ланды. Татарга җир җитми инде ул...

Мин кисәттем. Ә ул мине алдады. Нәкъ бер атнадан соң Әдһәмов иптәшкә, басмачылар җитәкчесе Вәлидов бе­лән элемтә урнаштыруын үтенеп, икенче конспиратив хат җибәргән. Шул хакта мәгълүм булгач та Солтангалиев минем өчен партиядән читтә, советлардан читтә торган шә­хескә әверелде.

Ә бит мин аны якын иттем үз вакытында, аңарга ышандым. Кайбер «сул» иптәшләр аны якын итүемне әле 1919 нчы ел башларында ук ошатмыйча, кисәткәннәр иде үземне. Мин Солтангалиевне партия өчен сакладым. Марксист булыр дип сакладым. Аның кебек интеллигент, фикерле һәм грамоталы кешеләр Көнчыгыш республика­ларда санаулы гына, гомумән, бармак белән генә санарлык— ничек итеп аның кадерен белмәскә, сакламаска мөмкин иде... Әмма һәр нәрсәнең, шулай ук түземлекнең дә, чиге була. Ул чик җитте. Коммунистлар арасыннан басмачылар лагерена үзе атлап чыкты ул чикне. Менә ни өчен төрек илчесе безнең Үзәк Комитетка караганда аңа әһәмиятлерәк булып киткән икән...

Әйе, үз вакытында Вәлидовны да шулай ук саклаган идем мин. Һәм шул сәбәпле Шәмигуллов иптәштән шелтә дә ишетергә туры килде. Төзәлер дип якладым аны да. Ахыр чиктә Шәмигуллов хаклы булып чыкты. Вәлидов төзәлмәде, хыянәт итте. Әмма партия, аның басмачылар тарафына качуын бер елга кичектереп, отты дип уйлыйм шулай да. Ул чакта, ягъни 1918 елда, Вәлидовны юкка чыгарган булсак, бүген безнең арада Мортазин, Әдһәмов, Халиков кебек күп кенә башкорт иптәшләр булмас иде бәлки.

Урыннан Халиков тавышы яңгырый.

— Халиков кал­ган булыр иде.

Сталин: — Бәлки чынлап та Халиков китмәгән бу­лыр иде. Мин Рыскулов иптәшне тыңладым. Ул эчкерсез була алмады үзенең чыгышында, аның чыгышы авыр тәэсир ясады миңа. Мин аңардан эчкерсезлек көткән идем. Югый­сә, бит аның өендә дә Солтангалиев язган ике хат сакла­нуы турында безгә яхшы мәгълүм. Күрсәтмәде, димәк ул да Солтангалиев белән идея бәйләнешендә булган.

Җанбаев иптәш тә дипломатик һәм эчкерсез чыгыш ясамады. Ә бит Җанбаевның, башка татар иптәшләр бе­лән бергәләп, Үзәк Комитетка һәм шул исәптән миңа да Солтангалиевне кичекмәстән азат итүне таләп итеп мөрә­җәгать иткәнлеге факт. Татар иптәшләрне мин бер дигән практиклар дип беләм, әмма идея тарафыннан тотнаклы­лык җитми үзләренә.

Фирдәвес иптәшнең чыгышы баштан ахырынача дип­ломатиядән гыйбарәт. Бер сорау туды миндә: кем белән кем җитәкчелек иткән? Фирдәвес өстеннән Солтангалиевме, әллә Солтангалиев өстеннән Фирдәвесме? Мин бу со­рауны әлегә ачык калдырам.

Минемчә, Ходжанов иптәш яхшы сөйләде. Икрамов иптәшнең чыгышы да ярыйсы иде. Әмма бу иптәшләрнең «бүгенге Төркестан белән патша Төркестаны арасында һичнинди аерма юк, исеме үзгәрсә дә, җисеме элеккечә калды», дигән фикерләре белән килешә алмыйм. Сез сөй­ләгән сүзләр дөрес булса, димәк без түгел, басмачылар хаклы булып чыга. Төркестан әле дә колония хәлендә икән, димәк, Солтангалиевне дә без юкка гаеплибез, ул хаклы икән бит?! Әлбәттә, Ходжанов белән Икрамов иптәшләр уйлап җиткермичәрәк әйттеләр ул фикерне.

Инде, ниһаять, Солтангалиев язмышы турында. Берәү­ләр, үзен хәзер үк атарга кирәк дип әйттеләр. Икен­челәр, хөкемгә тартырга кирәк диде. Мин үзем, Куйбышев иптәш кебек үк, аны азат итү яклы. Партиядә, әлбәт­тә, аңа урын булмаячак. Ул аннан чыгарып ташланган. Нигә аны төрмәдә яткырырга?!

Урыннан тавыш:— Ә ул ни эшләр соң?

Сталин: —Совет эшенә яисә башка бер-бер җиргә ярап куюы бар.

Урыннан тавыш: — Ул партияне саткан кеше.

Сталин: — Борчылмагыз. Аның кеше буларак эше беткән. Политик берәмлек буларак ул юк. Тагын ни җитми?

Урыннан тавыш: — Ул безгә чит элемент хәзер.

Сталин: — Килешәм. Ул ят, чит кеше хәзер безгә. Әмма хезмәт итсен.

Урыннан тавыш: — Азат итмәскә үзен.

Сталин: — Мин үз фикеремне әйтәм. Үзегез карагыз...

Сталин урынына утыра. Игътибар итегез, ул Солтан­галиевне яклый. Аны азат итәргә кирәк, дигән фикерне авыз тутырып әйтүче ул гына булды. Дуслары да җөрьәт итмәде ич, Троцкий да хәтта. Ә залда ыгы-зыгы. Канә­гатьсез тавышлар: «Генераль секретарь артык кешелекле безнең...», «Ул Солтангалиевне иске дусты буларак кыз­гана...», дигән сүзләр. Ә икенче тарафтан: «Атарга кирәк үзен, атарга», дигән тавышлар. «Үзен генә түгел, иярчен­нәрен, яклаучыларын да атарга кирәк...»

Сталин канәгать. Нинди матур тамаша оештырдылар бит әнә. Һичкем моның Куйбышев һәм аның тарафыннан һәр детале алдан ук уйланылган, рольләр алдан бүлен­гән тамаша икәнлеген уена да китереп карамый... Татар­стан вәкилләренең, әнә ич, башлары түбәнгә иелгән, су­лыш алмый утыралар. Әдһәмов, Җанбаев һәм Фирдәвес­ләр кая? Постылармы — постылар! Милләт дип, респуб­лика дип, сүз кузгатачак кеше булмаячак моннан ары... Һәм иң мөһиме — Солтангалиев ягына борылып та карар­га теләүче булмас. Ә инде кем дә булса кыюлык күрсәтә икән, андыйлар белән башка урында һәм башка телдә бу­лыр аңлашу.....

Залдагы ыгы-зыгыны олы канәгатьлек хисе белән кү­зәтеп утырган Сталин белән Куйбышевның шул мәлдә гел көтмәгәндә карашлары очрашып куйды. Күз дә кы­сышмадылар, баш та какмадылар бер-берсенә, үзара кө­лемсерәүләрен дә сизү мөмкин булмагандыр. Әмма аң­лаштылар: «Милли мәсьәлә хәл ителде. Милли дәүләтче­лек турында сүз булмаячак бүген. Дистә һәм күп дистә еллар дәвамында чәчәк ату, гармония һәм интернацио­наль дуслык хакында гына булыр сөйләшүләр...»

Тагын берничә көннән, политик эшчәнлеген дәвам ит­мәү турындагы имзасын алып, Мирсәет Солтангалиевне иреккә чыгаралар. Әйләнә-тирә яшеллеккә күмелеп утыр­ган 19 июнь иртәсе була бу.

XX

Тәгәрмәч эчендә бертуктаусыз йөгергән тиеннең ирек­кә чыкканын күргәнегез юкмы?!. Кай тарафка атларга, ни эшләргә белмичә, чарасызлыктан бермәлгә югалып кала ул. Мирсәет Солтангалиев тә үзен нәкъ әнә шундый халәттә хис итте.

Шулай да кеше тиен түгел, аның торган җире, гаиләсе була. Эш урыны, хезмәттәшләре, якын танышлары. Лубянкадан чыккач та, аны-моны уйламастан, Кремльгә табан атлап киткәнлеген абайламады ул үзенең. Сулда «Метрополь» номерлары калды, уңда Зур театр. Урамда ыгы-зыгы, һәммәсе эшкә ашыга, кабалана. Ә аның ашы­гыр җире юк. Башын түбән салындырган да ипле генә ат­лавын белә. Аяклары Кызыл мәйданга чак алып кереп китмәделәр, авырлык белән генә үз-үзен мәҗбүр итеп, Кремль астындагы бакчага үтте. Кеше-кара күзенә чалы­насы килми иде. Тын почмактагы эскәмиягә барып утырды.

Берүзенә ничә вазифа, күпме җаваплы эш башкара иде. Өлгер һәм җитеш кенә... Бер үк вакытта ничәмә-ничә кеше белән очрашырга, күпме мәсьәлә хәл итәргә кирәк була иде аңа. Түземлегең генә җитсен... Әле Казанга, әле Тифлискә, әле Төркестанга, әле Башкортстанга юлга чы­гарга кирәк була торган иде. Вакыты гына табылсын...

Кабул итү бүлмәсендә дә көтәләр. Хатлар укылмаган. Ул хатларга җавап биреп тә өлгерергә кирәк. Берсен икенче­се уздыра-уздыра телефоннар тыңгысызлый... Үзәк Коми­теттан ашыгыч пакет килгән... Совнаркомга киңәшмәгә өл­герергә...

Башын ике учына салды да күзләрен йомды Мирсәет, һичкая ашыкмый ул бүген. Аны эзләмиләр, шылтырат­мыйлар һәм чакыртмыйлар да... Берәүгә дә кирәге кал­маган.. Ничек аңлатырга, нинди сүзләр белән җиткерер­гә, авыр... ай-һай авыр иде аның хәле.

Байтак утырды ул шулай. Күзләре Кремльгә кереп-чыгып йөрүчеләрдә булды. Әйтерсең лә аның монда уты­руын күреп алырлар да чыгарлар... чакырырлар иде ке­бек...

Әмма бераздан аңына килде ул һәм үзенә үзе көлке тоелды хәтта: нигә килде соң әле ул монда, ни калган, кемне көтеп утыра?!

Өйгә кайтырга кирәк. Әйе, өйгә! Булса да, үз өендә, гаиләсендә генә көтәләр булыр аны. Кабаланып торып бас­ты да ашыга-кабалана Зур таш күпергә таба атлап китеп барды...

Ишекләренә җитеп, шакыганда, әллә ашыгудан, әллә чамасыз дулкынланудан, сулышына капкан иде аның. «Кем иң элек тавыш бирер?.. Ишекне кем ачар?.. Фатыймамы? Рәсидәме? Әллә Гөлнарымы?..»

Шундый уйлар белән йөрәге җилкенеп торганда бөтен­ләй көтелмәгән яктан, түбәннән тавыш ишетелде:

— Иптәш, сезгә кем кирәк? Ул фатирга килмәделәр әле, анда торучы юк!

Гүя чигәсенә китереп суктылар. Тавыш иясен таныды, әмма борылып карый алмады Мирсәет. Баскан җирендә катып калды. «Әнә ничек! Куып чыгарганнар, сөргәннәр. Үзе кайтканны да көтмәгәннәр...» Ике сабыен ике кулына җитәкләп, фатирдан сөрелгән Фатыйманың ни рәвешле чыгып баруын күз алдына китерде ул шунда. Үзе генә тү­гел, гаиләсе дә әнә нинди түбәнлеккә төшерелгән бит аның...

Тавыш иясе Мирсәетне танымаган булып чыкты: ишек төбендә терәлеп торучыга ачыклык кертергә, яңа хәбәр җиткерергә ашыкты:

— Солтангалиев халык дошманы булып чыккан бит. Атачаклар ди аны... Совнарком йортында халык дошма­нының балаларына урын юк!

Соңгы сүзләрен аеруча канәгатьлек һәм тантана белән әйтте ул. Үзләреннән бер катка түбән яшәүче Бухарин­ның каенанасы иде бу. Башка сүзем юк, халык дошманын эзләп килүче белән сөйләшеп, тел әрәм итәсем килми ди­гән сыман, ишекләрен каты ябып кереп китте.

Шул хәлендә Ирзиннар өенә, әбиләренә кайтып керер­гә базмады Мирсәет. Урам чатында беркадәр икеләнеп торгач, Фатыйманың бу вакытта институтта булу ихтималын искә төшерде ул, һәм Көнчыгышны өйрәнү институ­ты урнашкан урамга юл тотты.

Институтка кертмәделәр. Ишек төпләренә сак куелган иде инде ул елларда.

— Миңа чыгарылыш курс студенты Фатыйма Солтангалиева кирәк иде,— дип, мөрәҗәгать итте Мирсәет вах­тада утыручы юан гәүдәле ханымга.

— Шул гына җитмәгән, мин аларны каян белеп бете­рим,— диде хатын, бер дә сөйләшәсе килми генә. Әмма, ни сәбәпледер, җанланып китте тагы шундук. Мирсәеткә таба борды йөзен.— Кемне сорадың әле?.. Фамилиясен ка­батла әле?!.

— Фатыйма Солтангалиеваны...

— Әбау,— дип, гаҗәпсенүдән зур булып ачылган авы­зына кулын китерде юан хатын һәм пышылдауга күчте.— Теге, халык дошманы хатынын сорамыйсыңдыр бит?!

«Димәк, хәбәр монда да килеп җиткән...» дигән уй сагайта калды Мирсәетне... Дәшәр сүз таба алмады ул, югалып калды.

— Солтан...галиева дип сорадың бит әле...— дип, пы­шылдады гайбәт сөйләргә форсат чыкканны чамалап өлгергән хатын.— Менә нәрсә! Кемне сораганлыгыңны белә­сеңме соң син?! Ире төрекләр шпионы икән... Ике хаты­ны бар диләр... Төрек һәм татарларның шул инде, хатын­нары җидешәр була... Әбау,—дип, чирканып куйды ул.— Ярый әле институттан кудылар үзен...

Мирсәетнең дәшми-тынмый чыгып китүдән башка ча­расы калмаган иде. Турыдан-туры Зур татар тыкрыгына, әбиләренә кайтты бу юлы. Фатыйма ишегалдында бала керләрен бауга элеп йөри иде. Капкадан кереп килүчене күргәч, чайкалып китте, кулындагы табак җиргә тәгәрә­де, ә үзе атылып килеп иренең күкрәгенә капланды, һәм тын гына, сабыр гына сулкылдап еларга кереште. Ни ди­яргә, ничек юатырга белмәде аны Мирсәет, аркасыннан сөйде, чәчләреннән сыйпады...

* * *

Солтангалиевнең иреккә чыгуына инде айдан артык вакыт узып бара. Сталинга, кабул итүен үтенеп, өч-дүрт мәртәбә хат белән мөрәҗәгать итте. Әмма алар, суга төш­кән сыман, эзсез югала барды: ни уңай, ни тискәре җавап алынмады. Генераль секретарь дәшмәве белән газап­лый иде аны.

Күңелдә тыңгылык юк. Көннәр буе хуҗалык тирәсен­дә юк эшне бар итеп йөрүдән тәмам гаҗиз булды. Шау­лап, актарылып торган тормыш диңгезеннән аеры яшәү­нең һәр сәгате, һәр минуты әйтеп-аңлатып бетерә алмас­лык авыр сынау иде аның өчен. Гүя зур дулкыннар тара­фыннан яр читендәге комга чыгарып атылган балык хә­лендә иде ул. Анда сугылды, монда бәргәләнде...

Гаиләдәгеләр дә аңлый иде булса кирәк аның хәлен. Шуны тою ир-ат өчен икеләтә авыр...

Көннәрдән бер көнне, ниндидер йомыш белән өйгә килеп кергәч, Фатыйма белән әбисе аңардан ашык-пошык нидер яшерергә керештеләр. Ул югында гәҗит укып уты­рулары булган икән. Монда ниндидер хикмәт булуын чамалап өлгергән Мирсәет әлеге гәҗитне күрсәтүләрен үтенде.

Бакса, Казанда чыккан “Кызыл Татарстан”ның яңа килгән саны. Фатих Сәйфи-Казанлы исеме җәлеп итте шундук. Фельетон язган. Анда Мәскәү байлары Ирзиннарның алтынына кызыгып өйләнгән Солтангалиев көлкегә алынган. Үзенә кагылган уйдырмалар бер хәл, кагылганны кыйныйлар да кыйныйлар инде безнең татар матбугатын­да, урынсызга яла ягылган Фатыйма һәм аның туганна­ры — Ирзиннар өчен рәнҗеде Мирсәет. Фельетон авторы шул дәрәҗәгә төшкән ки, хәтта Ирзиннарны Себердә со­ветларга каршы контрреволюция хәрәкәтен оештыруда га­епләүгә барып җиткән. Ә чынлыкта, Советларга каршы сугышу түгел, Ирзиннар нәселенең Уралның аргы тара­фына аяк та басканнары юк икән.

Тәҗрибәле журналист Фатих Сәйфи-Казанлыны бай­тактан һәм яхшы белә иде Мирсәет. Шунысы гаҗәп, әле моннан өч-дүрт айлар чамасы гына элгәре, Казанга соң­гы баруында Солтангалиевне үзе эзләп тапкан иде ул. Аның турында зур китап язарга җыенуын хәбәр итеп, шул эшенә хәер-фатиха сорап килгән иде.

— Китап багышларлык эшләр майтарганым юк, ва­кытыгызны юкка сарыф итмәгез,—дип җавап бирде Мир­сәет.

Фатих Сәйфинең әйткәннәре әле дә колакта: «Сез татар халкының иң зур каһарманы. Тарихта эз­сез югалырга дучар ителгән халыкны республикалы — Татарстанлы иттегез! Иң әүвәлге большевик, революцио­нерыбыз безнең. Зур дәүләт җитәкчесе... Сезнең исем, Та­тарстанда гына түгел, ил тарихыңда, алтын хәрефләр. бе­лән язылырга тиешле...»

Ничек сайравын искә алырга да авыр хәтта. Сүзләре тешкә сыланып тора әле дә. Шул кеше, башкаларга ка­раганда да өлгерлек күрсәтеп, исемеңне, нәселеңне нә­җескә әвәләп чыгарсын әле! Гаҗәпләнмәс җиреңнән га­җәпләнерсең...

Ул гәҗиткә текәлеп уйланып утырган арада, әбисе, юк эшен бар итеп, өйдән үк чыгып киткән. Фатыйма, янә­шәдән урын алып, аның иңенә килеп сөялде. Кайнар су­лышы килеп бәрелде Мирсәеткә.

— Йә, Мирсәет, ни эшлибез алга таба?..

Тын гына, ипле генә бирелгән сорау иде бу. Әмма, Мир­сәеткә соңгы араларда бер мизгелгә дә тынгылык бирми торган, төн йокыларын качырган сорау.

Үзе уйлаганы бер хәл. Бу юлы әлеге сорау аның хатыны Фатыйма авызыннан чыкты. Җавапсыз калырга ярыймы?! Ул да бит инде, башкача түзәр әмәле калмагач, ни чарадан бичара сорый торгандыр.

Күкрәк тутырып сулыш алды Мирсәет һәм, яшь егет­ләрчә җилкенеп, гайрәтләнеп, аягүрә торып басты.

— Яшибез... Яшибез әле без синең белән, Фатыйма,— диде ул, бар өйне яңгыратып һәм, җилтерәтеп хатынын кул­ларына күтәреп алды. Ташкын булып көч, җегәр күтәре­лүен сизде ул үзендә.— Яшибез, Фатыйма. Кызлар... ул­лар үстерербез.

— Әбәү, төшер... Төшер, дим бит. Нишлисең син... Нишләвең бу! — дип, уңайсызланды хатын.— Кая алып ба­расың син мине?! Кая алып киттең... Җибәр дим бит...

— Җибәрде юк. Малай кирәк безгә, малай кирәк, Фа­тыйма,— дип, күтәреп барган көйгә муеннарыннан; колак очларыннан иркәләргә кереште ул аны.

— Әни килеп керсә... Бер-бер кеше күрсә...—дип, ка­рышкан атлы булды хатын. Әмма иреннәрен иреннән аера алмады.—И-и, тиле...

Ул арада баскыч буйлап икенче катка, аның да түр почмагындагы аулак бүлмәләренә менеп җиткәннәр иде инде...

— Малай кирәк безгә, Фатыйма... Малай...

— Чү инде... Тавышланма... Кеше-кара ишетмәсен...

* * *

Төннәр озын аеруча. Төннәрне уздыруы кыен. Керфек йомылмый, күзгә йокы керми аптырата... Фатыйма һәм ба­лалар йоклап киткәчтен дә сак кына урыныннан торып тәрәзә каршысына килеп баса ул. Төнге урам, төнге тыкрыкны күзәтә.

Сирәк-мирәк үтеп йөрүчеләрне искә алмаганда, урам тынып калган. Әмма менә ничәнче төн инде бер үк кеше, бер үк озын кара шәүлә чалына аның күзенә. Куллары ке­сәдә, атлавы да сәер, алар турыннан үткәндә һәрчак адым­нарын сагайта төшә кебек. Чү, шикләнүе хак түгелме соң?! Әле ун-унбиш минутлар чамасы гына элек ул Мәскәү ел­гасына таба узган иде, хәзер кире үтеп бара. Адымнары шул ук... Өйгә кайтып барган, кая булса да ашыккан ке­шегә охшамаган, вакыт үтсенгә йөрүче бу... Таңга кадәр күзәтте Мирсәет һәм ялгышмаган булып чыкты — ул күр­гәндә генә дә сигез тапкыр ары, сигез тапкыр бире узды теге озын кара шәүлә. Димәк, күзәтәләр.. Хат-фәлән яисә чакыру җибәрмәсәләр дә, онытып ук бетермәгәннәр икән үзен. Күзәтәләр... Тик бер нәрсә ачык түгел, нигә һәм кем­гә кирәк аны шулай күзәтү?.. Урамга чыгып теге кара шәүләнең үзеннән туктатып сораргамы әллә, ник йөри икән ул төн йокыларын калдырып?..

Әмма алай эшләмәде. Дөньяда ыгы-зыгы бетеп тор­мас, кайчакта алардан өстенрәк булуың да хәерле дигән фикергә килде. Үз вакытында кайберәүләрнең Зәки Вәлидине почмактан атып үтерү нияте белән йөргәнлекләрен хәтерләде ул. 1920 елда Казанның Лядской бакчасында, төнлә өенә кайтып барган чакта, Татарстан Совнаркомы рәисе булып эшләгән Сәхипгәрәй Сәетгалиевне атып яра­лауларын искә төшерде...

Дөрес, болар икесе ике төрле тарих. Беренчесендә, Зә­ки Вәлидидән сәяси дошман буларак котылырга теләсә­ләр, икенче очрак катлаулырак. Әлеге эшне ГПУ хезмәт­кәре Вадим Лукашев, ышанычлы сердәш санап, әле 1920 нче елда ук Мирсәеткә үзе сөйләгән иде: Сәетгалиевкә һөҗүм Сталинның үз әмере белән эшләнгән була. «Татарларны үзара маңгайга-маңгай чәкештереп алганда зыян итмәс. Юкса, артык күпне беләләр, күпне күрәләр... Аларда гына Октябрь революциясенә кадәрге большевик­лар бар, янәсе»,— дип, Сталинның үз сүзләрен китереп сөйләгән иде әлеге ГПУ хезмәткәре. Сәетгалиевне җиңелчә яралау була максат. Аннары инде үзенең сәяси көн­дәшләрен ни эшләтергә икәнлекне ул үзе белер. Чынлап та, шуннан соң, Юныс Вәлидов, Микъдат Борындыков кебек бер төркем җаваплы хезмәткәрләр кулга алынып, байтак газап чигәләр бит...

Лукашев сөйләгәннәр дөрес булса, Сталин үз максаты­на иреште кебек. Чөнки, Татарстан игълан ителгән көннән башлап республиканың партия һәм совет хезмәткәрләре арасында үзара ыгы-зыгының тынып торганы юк. «Сул­лар» «уңнар» белән булыша; «уңнар» «суллар» белән ди­гәндәй...

Өй каршысында әлеге дә баягы кара шәүлә йөренгән чор иде. Көннәрнең берендә Мирсәетне сорап күрше-ти­рәдә генә яшәгән Зәки агай керде аларга. Ул тире иләп, тун тегеп көн күрә иде бугай. Җитди йомышы булуын хә­бәр итте. Икәүдән-икәү генә бакчадагы аулак урынга чы­гып утырдылар.

— Йомыш дип... минем үз йомышым түгел инде ул,— дип, тартыныбрак сөйләргә кереште агай.—Минем якын­нан белешкән танышым хәбәр итәргә кушты. Шәфиев аның фамилиясе. Ул Төркия илчелегендә хезмәт итә. Менә шул, Мирсәет энем, синең белән Төркия илчесенең очрашырга теләвен әйтте.

Көтелмәгән тәкъдим иде, әлбәттә. Әмма бу юлы аның чираттагы провокация булу ихтималы бик кечкенә. Чөнки Зәки агай ышанмаслык кеше түгел. Бу — бер булса, икен­чедән, Шәфиев фамилиялы татарның Төркия илчелегендә эшләве шулай ук мәгълүм иде Мирсәеткә. Анысы да кыек эшкә катнашмаячак.

— Илче үземе? — дип, кайтарып сорады Мирсәет.

— Әйе, үзе, диде...

— Кайда?

— Риза булсаң, минем фатирда булыр ул очрашу. Җомга көн, иртәнге тугызда...

— Килештек,— диде Мирсәет, ике уйлап тормастан. Үзенең әле кемгәдер кирәк булуы, үзе белән кемнеңдер кызыксынуы мавыктырган иде аны.

Җомга көн иртәсендә, сәгать тугыз тулып килгәндә, килешенгәнчә, Зәки агай Вәлиевләр фатирында иде Мир­сәет. Әмма элемтәче функциясен үтәгән Шәфиев ялгыш­кан булып чыкты, илче чит ил вәкилләрен бары тик үз илчелегендә генә кабул итә ала икән. Капка төбендә тор­ган җигүле ат Солтангалиевне алырга килгән булып чыкты.

Башта икеләнә калса да, тәвәккәлләргә булды Мирсә­ет. Артыннан күзәтүче оешмаларга мәгълүм булса — бу­лыр. Кызыксына икән, әйдә, Сталинга да җиткерсеннәр, ватанына хыянәт итәргә җыенмый ич ул. Илчелеккә юл тотты. Очрашуның шунда билгеләнүе хәерлерәктер дә әле. Чөнки илчелек — рәсми урын.

Очрашу Төркиянең СССРдагы илчесе Мохтар-бәй бе­лән икәүдән-икәү генә күзгә-күз шартларында узды. Чәй эчеп, хәл белешеп алганнан соң җитди сүзне Мохтар-бәй үзе башлады.

— Мирсәет әфәнде,— диде ул, иң якын танышына мөрәҗәгать иткән сыман, җылы итеп.—Үзегезгә һәм гаилә­гезгә килгән бәхетсезлек — кулга алынуыгыз белән бәйле борчуларыгызны уртаклашырга рөхсәт итегез.

— Рәхмәт, Мохтар-бәй. Сез һәрчак шулай игътибар­лы булдыгыз.

— Төркиядә, Мирсәет әфәнде, сезнең хакта яхшы бе­ләләр... Кулга алынуыгыз турында мәгълүм булгач та, матбугат битләрендә берөзлексез язып тордылар... Совет­лар илчелеге каршында, азат ителүегезне таләп итеп, пикетлар да оештырылган дип ишеттек. Студентлар зур активлык күрсәтте.

— Бу хәбәрегез өчен дә рәхмәт, Мохтар-бәй. Төрек кардәшләргә минем тәшәккүрләремне җиткерерсез дип уйлыйм.

— Һичшиксез җиткерербез.

— Әмма,— дип уйлана калды Солтангалиев. Әйтергәме-әйтмәскәме дип, икеләнә калды.— Миңа бигүк аңла­шылып җитми бит әле бу. Беренчедән, минем Төркиядә, гомумән, булганым юк. Икенчедән, большевикмын. Белү­емчә, төрекләр бигүк өнәп бетермиләр коммунистларны.

Җанланып китте Мохтар-бәй, рәхәтләнеп елмаеп куй­ды.

— Алай икән... Инде мине тыңлагыз, Мирсәет әфәнде. Иң элек шуны искәртим, төрекләр коммунистны – комму­нист булганнары өчен түгел, фирка ихтыяҗын милләт вә халык мәнфәгатьләреннән өстен куйганы өчен сөймәс.

Мирсәеткә бу ошамады, билгеле. Кабаланып каршы төшәргә ашыкты ул.

— Гафу итегез, әфәндем!.. Сез большевиклар турын­да хата фикердә икәнсез... Мин һичкайчан үзем өчен яшә­гән кеше түгел.

— Әвәт, әвәт,— дип, әледән-әле хуплап утырган Мох­тар-бәй кара мыеклары астыннан рәхәтләнеп елмаеп куйды.— Нәкъ өстенә бастың. Үзең өчен түгел, халкың өчен борчылганга чыгардылар да инде үзеңне фиркадән. Син коммунист түгел!

Мирсәет аңарга кушылып елмая алмады, әлбәттә. Ул чынлап ияләнә алмый иде үзенең халәтенә. Әйтер сүз тап­мады.

Мохтар-бәйнең дә максаты партия хакында бәхәс куз­гату булмагандыр.

— Сәясәт хакында сөйләшмик әлегә,— диде тыныч һәм ипле итеп.— Сезне Төркиядә белү-белмәү турында бара иде бит әле сүз. Төрекләр адәмне, мәсләгеннән әүвәл, кылган эше белән бәһаләр. Сез Совет җөмһүриятен­дә иң югары урын алып торган төрки кардәшебез безнең. Бу — бер. Икенчедән, безнең газиз туганнарыбыз булган Казан төрекләренең милли дәүләтчелеген торгызу юлында кылган эшләрегез дә безгә яхшы мәгълүм. Өченчедән, Төркиядә сезнең шәхси дусларыгыз да байтак...

Мирсәет түземсезләнеп сорап куйды:

— Кемнәр ул? Кемнәр?..

— Иң элек, Мостафа Кемал пашаның ышанычлы ярдәмчеләреннән булган зыялыларыбыз Йосыф әфән­де Акчура һәм Садри әфәнде Максудилар.

— Татарлар ич алар,— дип әйтми түзә алмады. Түземсезлеге өчен үзенә дә уңайсыз булып китте.

Бу сорауга елмаю белән генә җавап кайтарды илче.

— Һәммәбез төркиләрдер иң элек... Акчура һәм Максуди әфәнделәрне санадык. Инде дә килеп, бөтен төрек кавеменең күренекле фикер иясе һәм шагыйре Зыя Гөкальпне искә алыйк. Сезнең Зыя әфәнде белән хат алы­шуыгыз безгә яхшы мәгълүм. Истанбул студентлары даи­рәсендә Солтангалиев атын таныткан кеше дә Зыя әфәнде Гөкальп булыр... Дәвам итимме тагы да? — дип, канәгать елмаеп алды Мохтар-бәй.

— Теләсәгез дә таба алмассыз бүтән.

— Ялгышасыз, Мирсәет әфәнде... Теге яисә бу халык­ның хөрмәтенә лаек булу өчен, гомумән, ул илдә яшәү, яи­сә булып кайту шарт түгел. Игелек — җирдә ятмас, ди безнең төрек халкы. Сезнең якыннан аралашкан һәм үзе­гезгә мең рәхмәтле булган танышларыгыз тагы да бар әле Төркиядә. Аз түгел, меңәрләгән алар. Германиядән Мәскәү аша кайткан төрек әсирләрен оныттыгызмыни?!

Җанланып, яктырып китте Мирсәет. Чынлап та, оны­та язган ич ул аларны. Юк, аз түгел икән ич аның Төр­киядә танышлары.

Канәгать кеткелдәп куйды Мохтар-бәй.

— Ә алар сезне рәхмәт хисләре белән искә ала. Улла­рына Мирсәет яисә Солтангали дип ат кушканнары да байтак, белүемчә...

— Алай икән,—дию белән чикләнде Мирсәет. Үз ва­кытында Сталин бүләк иткән алтын сәгатенә күз төшереп алды.

Илченең дә вакыты чамалы булуы ихтимал... Чү, әнә үзе төп мәсьәләгә күчәргә җыена түгелме.

— Алга таба, Мирсәет әфәнде, ни эшләргә җыенасыз инде?—дип соравы юкка булмаса кирәк.

— Төп максатым партия сафларына әйләнеп кайту һәм халыкка хезмәтемне дәвам итү...

— Өметләнәсезме?!— диде Мохтар-бәй, аның күзлә­ренә туры текәлеп.

— Өметләнәм һәм ышанам...

Мирсәетнең бу сүзләреннән соң илчегә сүзен дәвам итү, тәкъдимен белгертү җиңел булмагандыр.

— Сезнең алга таба язмышыгыз өчен, гомерегез өчен борчылу бар бездә. Шул борчу үзегезне илчелеккә чакы­рырга мәҗбүр итте...

Аның үзендә дә бар иде шул андый борчу. Йокысыз төннәр, икеләнүләр... Һәм төнге кара шәүләләр... Әмма барын да сөйләп кенә булмый.

— Нәрсә, Төркиягә качарга тәкъдим итәсезме? — дип, турыдан-туры мөрәҗәгать итте ул Мохтар-бәйгә.

— Әйткәнемчә, Төркиядә сезне төрекләрнең дусты бу­ларак беләләр. СССР белән Төркия арасында дуслык мө­нәсәбәтләре урнаштырылуда сезнең өлеш хәлиткеч булды. Болар онытылмый! Кирәк тапсагыз, Төркиянең ишекләре Мирсәет Солтангалиев өчен һәрчак ачык булыр. Телисез икән, бүген яисә иртәгә үк табылыр андый мөмкинлек.

— Рәхмәт, Мохтар-бәй!.. Ихлас кайгыртуыгыз өчен рәхмәт...

Уйга калды Мирсәет: алда ни көтә икән үзен?! Калган гомерен өй һәм хуҗалык тирәсендә йомыш үтәп кенә үткәрә алмас бит ул. Әле яңа гына утызны тутырган ир-атка алай яшәү мөмкин түгел.

Аның дәшми торуын, тукталып калуын илче үзенчә бәяләде булса кирәк.

— Ризалык биргән тәкъдирдә, Төркиядә үзегез һәм гаиләгезнең бәхетле яшәве өчен бөтен шартлар да туды­рылыр, Мирсәет әфәнде. Әмма хәзер үк искәртергә кирәк саныйм, нәни генә ике шартыбыз булыр... Беренчесе, ком­мунист буларак, Төркиядә сәяси эш алып бармау, сәясәт­кә катнашмау... Икенчесе, Советлар Россиясенә каршы эш алып бармау. Чөнки моның ике ил арасындагы тату күршелек мөнәсәбәтләренә зыян китерүе ихтимал. Шулар белән килешсәгез, бары да үз ихтыярыгызда дип саный аласыз.

— Рәхмәт, Мохтар-бәй,—дию белән чикләнде Мирсә­ет.—Минем әлегә һичкайда китәргә җыенганым юк. Әйткәнемчә, халкыма файдалы күп эшләр башкарасым бар. Тәкъдим өчен Төркия хөкүмәтенә һәм төрек туганна­рыма рәхмәт хисләремне җиткерерсез дип ышанам.

Илче үзе дә, соң чиктә, башка җавап көтмәгән иде булса кирәк.

— Ихтыярыгыз, Мирсәет әфәнде... Ихтыярыгыз...—ди­гән сүзе белән чикләнеп калды.— Үзегез беләсездер...

Мохтар-бәй, әңгәмәне тәмамланганга санап, янә чәй тәкъдим итте аңарга. Нәкъ шул мәлдә Мирсәетнең хәте­рендә онытыла язган бер вакыйга калкынып куйды: XII съездның милли секциясендә хәлиткеч бәхәсләр бу­лырга тиешле 25 нче апрель иртәсендә, күпер аша чыгып барганда, таныш түгел бер агай, туктатып, аңа фикер алы­шуларда катнашмаска, Төркия посолы Мохтар-бәйгә мө­рәҗәгать итәргә киңәш иткән иде. «Мохтар-бәй чакыр­ды»... дип тә әйтте түгелме әле... Үткән эш булса да, шу­ны сорап карарга булды Мирсәет.

— Андый хәлнең булганы юк,—дип җавап кайтарды илче. Ул да түгел, капылт кына нидер хәтерләп, телефон аша үзенең ярдәмчесен дәштереп алды.

— Әхмәт,—дип, мөрәҗәгать итте ул керүчегә.—Язу­ларыңны кара әле. Теге кара машина тәүлек буенча кай­чан саклады безнең капканы?

Кулындагы дәфтәр битләрен бармагы белән ике-өч тапкыр гына артка чигерде Әхмәт, һәм әйтеп бирде:

— Әфәндем!.. Илчелек капкасын 25 нче һәм 26 нчы апрель көннәрендә күзәттеләр. Бер түгел, ике машина бе­лән иде алар. Берсе — уң тарафта, икенчесе — капкадан сул тарафта иде.

— Рәхмәт, Әхмәт. Китә аласың,—диде илче, һәм Мир­сәеткә таба борылып серле генә башын чайкап куйды: «Әнә кайчан кулга алырга җыенган булганнар үзеңне!»

— Аңлашылды,—диде Мирсәет һәм чәй өчен, җылы сүз, тәкъдимнәр өчен рәхмәтле булуын янә бер мәртәбә белгертеп, хушлашырга ашыкты.

Төркия республикасы илчелегенең капкасынача аны Мохтар-бәй үзе озата чыкты.

* * *

Сентябрьгә керделәр. Рәсидә икенче класс укучысы иде инде. Үзе гадәтләнгән балалар белән укысын дип, аны элгәреге мәктәбенә йөртергә булдылар. Гаиләнең матди хәле шактый кыенлашып килүгә дә карамастан, Мирсәет­нең әле даими эшләгән урыны юк. Татар язучыларын рус теленә тәрҗемә итеп, аннан-моинан килгән гонорарлар хисабына очын-очка ялгап барган көннәре.

Һәр көн иртән Рәсидәне мәктәпкә озату һәм дәреслә­ре тәмамланган вакытта каршы барып алу Мирсәет ва­зифасы инде хәзер. Бу уку елында Рәсидә махсус музыка мәктәбенең дә өченче классына барырга тиешле иде. Биш­ле билгеләренә генә укыган кызның музыкаль сәләтен мактап бетерә алмыйлар. Әмма нишлисең, яңа уку елында музыка мәктәбе укучылары исемлегендә Солтангалиева фамилиясенә урын табылмаган булып чыкты.

Сентябрьнең беренче атнасы тәмамланмаган иде әле. Рәсидәне мәктәптә калдырып, Мәскәү елгасы буйлап уй­га бирелеп, тын гына атлап кайтып килгәндә, кемдер аңарга исеме белән дәште.

— Кемне күрәм, Солтангалиев иптәш, сез түгелме соң бу?..

Күтәрелеп караса, ни күрсен: Сталинның шәхси секре­таре Товстуха белән очрашканнар икән. Тегенең ашыгып-кабаланып эшкә барышы. Җылы гына күрештеләр, берни булмагандай хәл белештеләр һәм инде аерылышырга чи­рат җитеп килгәндә, әллә болай сүз булсынга, әллә ихластан, сорап куйды Товстуха:

— Нигә күренмисең? Нигә Үзәк Комитетка бер дә кил­мисең?

— Ә мине көтәләрме анда?—дип, сорауга сорау бе­лән җавап кайтарды Мирсәет.

— Кил син... Мин беләм, Сталин сине кире какмас, кабул итәр,— диде Товстуха һәм ничек көтмәгәндә килеп чыккан булса, шул рәвешле үк ашыгып китеп тә барды.

Товстуха китте, югалды. Бәлки ул аны шундук оныт­кандыр да. Ә Мирсәетнең күңелендә ул, үзе дә уйламас­тан, менә сүнәм, менә сүнәм дип янган утка май өстәп китте.

Бер көн түзде. Икене түзде. Әмма артык булдыра ал­мады: Мәскәүгә республика йомышлары белән килеп чык­кан Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Рәүф Сабировтан Товстуханы күреп сөйләшүен үтенде...

Шул ук кичне Рәүф Сабиров аңарга шатлыклы хәбәр китерде. Иртәгесен, төштән соң сәгать дүрттә аны Сталин кабул итәчәк.

Билгеләнгән сәгатьтә үк Солтангалиевне Генераль секретарь кабинетына чакырдылар. Очрашу икәүдән-икәү генә булды. Гадәттәгечә, кул биреп күрештеләр. Үзенең гадәттәге урынына килеп утырды Мирсәет. Сталин, гадәттәгечә, төребкәсенә тәмәке дыңгычларга кереште. Барысы да таныш, барысы да гадәттәгечә иде Мирсәет өчен. Бер­ни үзгәрмәгән... Әмма ул үзе генә башка. Милләтләр эше буенча Халык комиссариатының җаваплы хезмәткәре дә түгел, федераль җир комитеты рәисе дә тү­гел. Мөселман социалистлары комитеты да, йөзәр меңлек гаскәре булган Үзәк мөселман комиссариаты да тормый аның артында. Кем ул?! Партия әгъзасы да түгел... Хәтта эшләгән урыны да юк.

Боларның һәммәсен, аның үзеннән бигрәк, Сталин белә, әлбәттә.

— Йә, ничек яшисең, хәлләр ничек, Солтангалиев ип­тәш?—дип, үзенең һәр сүзеннән бер тәм табып сорап куйды шунда Сталин.

— Күргәнегезчә, сау-сәламәт, иптәш Сталин. Зарлан­мыйм әлегә...

Гадәтенчә тыныч һәм ипле, үз дәрәҗәсен белеп җа­вап бирде Мирсәет. Бар нәрсәдән элек сер бирүдән, үзе­нең кыен хәлен күрсәтүдән сакланды.

Сталинга аның үзен шулай тотуы ошамады кебек. Сы­гылып төшкән, канатлары салынган Солтангалиевне кү­рәсе килгәндер.

— Нинди йомыш китерде үзеңне? —дип сорап куйды ул, шул канәгатьсезлеген яшерә алмыйча. Соры карашы белән Мирсәетнең күзләренә текәлгән, аның күзләрен бор­гычлый.

— Үземне партия әгъзасы итеп хис итәм, иптәш Ста­лин. Рәсми рәвештә дә коммунистлар сафына кайтаруы­гызны үтенәм.

— Менә ничек?! —дип, гаҗәпләнгән атлы булды Ге­нераль секретарь.

Махсус суза иде ул җавабын. Махсус көттерүе, махсус газаплавы Мирсәетне. Аның өчен берни түгел ич дәшми тору. Ә көткән кешегә һәр мизгел — җан җәрәхәте...

Урыныннан торып ишекле-түрле йөренеп килде Сталин. Аннан, тәрәзә каршысына барып, озак кына урамга ка­рап торды. Берөзлексез төребкәсен имде һаман. Бүлмәдә тынлык утырып торды, озын-озак тынлык... Ниһаять, бо­рылып килде. Урынына утырды. Ипле генә һәр иҗеккә ба­сым ясап аңлатырга кереште.

— Партия — бер урамнан икенчесенә үтеп йөри тор­ган тыкрык түгел. Син моны яхшы беләсең, Солтангали­ев. Шулай бит?!.

— Беләм, иптәш Сталин,— дигән сүз сорала иде аңар­дан һәм ул аны әйтте, авырсынмады.

Әмма Генераль секретарь янә тукталып калды. Тагы сынады аның түземлеген. Ләкин бу юлы урыныннан то­рып мәшәкатьләнмәде.

— Ничә тапкыр якладым... Ничә тапкыр гафу иттем үзеңне,—дип, бишектә бала тирбәткәндәгедәй бер ритм белән дәвам итте, ниһаять.— Бу очракта да мөмкин бул­ганның барын эшләргә тырышырмын... Хәтта мөмкин бул­маганын да!

— Гаризам язылган, иптәш Сталин,—дип, кесәсенә үрелде Мирсәет.

Сталин гариза турында ишетергә дә теләмәде :

— Кирәкми!.. Гаризаны, ким дигәндә, тагы бер елдан язарсың! Ә хәзер...—Янә, озак кына көттерүдән тәм та­бып, дәшми торды ул. Төребкәсен имде...—Хәзергә син болай эшлә: «Правда»га үзеңнең ялгышларыңны танып һәм милләт мәсьәләсендәге тайпылуларны ачы фаш итеп, бер зур мәкалә яз. Сталин өчен түгел, башкалар өчен кирәк бу. Сталин сине яклады һәм Сталин сине яклар да! Ташламас.

— Ярар, мин уйлап карармын, иптәш Сталин.

— Монда уйлыйсы юк, гаебеңне танырга гына кала... Партия каршындагы хаталардан баш тартырга.

Түзмәде Мирсәет, дәшми кала алмады. Сталин махсус «гаеп», «хата» дигән сүзләргә басым ясап, аның мин-мин­легендә уйный иде.

— Иптәш Сталин,— дип, башын югары күтәрде ул капылт кына.—Сез миңа авыр, булдыра алмас дәрәҗә­дә авыр бурыч йөклисез. Әйткәнем бар иде. Тагы бер мәр­тәбә кабатлыйм. Аңлатыгыз, партия һәм совет хөкүмәте каршысында минем нинди гаебем бар?!

— Гаепсез икәнлегеңне үзең исбат ит! Беләм, ул эш­не башкарып чыгу җиңел түгел.

— Юк гаепне бар итеп булмый, иптәш Сталин.

— Табарга тырыш!

— Соң чиктә намус дигән төшенчә бар, иптәш Сталин. Партиягә, иманыма хыянәт иткәнмен икән...

Кулын гына селтәде Сталин, ишетергә теләмәде

— Сөйләмә намус турында. Намустан ботка куермый. Син үзегезнең, татар милләтчеләрен фаш ит. Башкорт­ларны, төркестанлыларны, кырымлыларны...

— Дәвам итмәгез, иптәш Сталин. Беләм, сез һәммә төркиләрне санап чыгарга әзер. Төркиләрдән һәрчак гаеп-кыек эзләдегез.

— Башны кискәндә, чәчем әрәм була дип еламыйлар, иптәш Солтангалиев. Уйланыгыз, ихтыярыгыз! Сезгә ки­рәк! Сез сорыйсыз кебек...

— Иптәш Сталин,—дип, үз-үзен кая куярга белми урыныннан сикереп торды Мирсәет, сүзләре теш арасын­нан чыкты. — Мәрхәмәт хисенең ни икән­леген дә белмисез ахры сез?

— Беләм. Ник белмәскә, этләр газаплана ул авыру белән.

Сөйләшү барып чыкмады. Мирсәет өчен көн кебек ачык иде инде бу. Үзе өчен күптән таныш булган дорфа гыйба­рәләрдән башканы ишетмәячәк бүген. Генераль секретарь­ның кәефе кырылды, чөнки үз дигәнчә очлап чыга алмады бу әңгәмәне. Сынмаган булып чыкты Солтангалиев, ял­гыз камерада ай ярым утырып та баш ияргә өйрәтмәгән­нәр үзен!.. Иртәрәк чыгарганнар иреккә.

— Мин сезгә гариза белән килгән идем,— дип кабат­лады Мирсәет.

Сталин да тынычлана төште шунда. Кайчан һөҗүм итәргә, кайчан чигенергә икәнлекне яхшы белә ул.

— Бүген үк хәл итү мөмкин түгел,—диде ул, ниһа­ять, аталарча кайгыртучан сөйләшүгә күчеп.—Эшлә! Үзеңне күрсәт! Бер елдан әйләнеп кайтырбыз бу мәсь­әләгә.

Шуның белән хушлаштылар... Сталин Кремльдә, пат­ша сараенда калды, Солтангалиев Мәскәү елгасының аръягына чыгып пычрак тар урамнар аша Зур татар тыкрыгына юл тотты.

XXI

Тын гына, талгын гына аккан тормышның да кинәт балкып алган, җанга җылы биреп, күңелне яктырткан сә­хифәләре була. 1924 нче елның язында Фатыймасы Мир­сәеткә малай алып кайтты. Гаилә өчен, аеруча әти кеше өчен моның нинди бәхетле сәгать булуын аңлатып тору кирәкме икән?! Ике кыздан соң туган, көтеп алынган ул... Мирсәеттән зәңгәр күзләр, әнисеннән кара бөдрә чәч ал­ган малайга Морат дип исем куштылар.

Мирсәет Солтангалиевнең иңнәренә пар канат үсеп чыккан кебек булды. Шул көннәрдә генә Фатих Әмирхан­нан хат алган иде. Күренекле әдип аңарга нык булырга, күңел төшенкелегенә бирелмәскә киңәш иткән һәм, матди хәлен кайгыртудан булса кирәк, аңардан Гослитиздатта чыгарга тиешле татар хикәяләре антологиясенә үзенең берничә хикәясен тәрҗемә итеп бирүен дә үтенгән. Шул рәвешле, илнең әле бер, әле икенче почмагыннан сирәк булса да, хәленә кереп язылган җылы хат һәм хәбәрләр килеп тора.

— Яшибез болай булгач... Яшибез икән! — диде ул, Фатыймасын кочаклап.

Хатынның тулы иреннәрендә, күзләрендә тыйнак, әм­ма өмет сирпеп торган елмаю төсмерләнде.

— Яшибез, әлбәттә. Юкка бетеренәсең син, атасы,— дип, иренең әллә кай арада чал кергән чигә чәчләреннән сыйпап куйды ул.

— Яшибез, Фатыйма... Аякка басабыз, боерган булса...

— И-и, хыялый...— диде Фатыйма. Башка һични әйт­мәде. Бу аның ихластан, яратканда гына әйтә торган сүзе.

Малай үстерәбез дип очынып йөргән ата өчен вакыт та тизрәк үтә хәзер. Анда-санда ул Сталинның шәхси секре­тарьлары Товстуха яки Мехлис белән хәбәрләшеп тора. Тегеләр җылы сүзләр җиткерәләр, һәммәсе дә яхшы бу­лыр дип вәгъдә итәләр. Милли республика вәкилләре бе­лән уздырган киңәшмә вакытында Сталин үзе дә, сүз иярә сүз чыгып: «Солтангалиев кайтам ди әнә партиягә. Кай­та калса күрмәгәнегезне күрсәтер әле ул сезгә»,— дип әйт­кән, имеш.

Килешенгән бер ел тулырга күп тә калмый инде. Иң элек ул партия сафларына кире әйләнеп кайтырга әзер булуын белгертеп Сталинга хат язды. «Правда»га мәкалә яза алмавы өчен гафу үтенде. Үз вакытында «кайбер ха­талануларым булган тәкъдирдә дә, алар бүгенге көн өчен ул кадәр әһәмиятле түгелдер дип белдем», диде ул хатын­да. Җил тегермәне белән көрәшкән атлы булып, юк гаебен бар итеп, башкаларны гаепләп мәкалә язарга кулы күтәрелмәде.

Сталин, Солтангалиевнең хатын алган көнне үк, Мех­лис аша аңа хәбәр җибәрә: «Үзәк контроль комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала дип саныйм. И. Сталин. Август, 1924».

Сентябрь ахырларында исә Сталин аны янә кабул итә. Бергә эшләгән елларын уйнап-көлеп искә алып утыралар бу юлы. Якын дустына сер уртаклашкандай, Троцкийдан зарланып ала Генераль секретарь һәм, аерылышкан чак­та Солтангалиевкә кул биреп, аны партиядә торгызу эшен ашыктырырга вәгъдә итә. Канатланып, очы­нып чыга Мирсәет...

Әмма күп тә үтми, Ярославскийга махсус йомыш куша Генераль секретарь: «Шкирятовка шуны җиткер. Солтан­галиев мәсьәләсен караганда онытмасын — әйткән күр­сәтмәләрем үз көчендә кала. И. Сталин. Ноябрь. 1924».

Солтангалиевнең кабат партиягә әйләнеп кайту турын­дагы гаризасы 1924 ел декабренең унбишенче көнендә ЦКК (Үзәк контроль комиссиясе) ның Президиум уты­рышында карала.

Ике ярым биткә сузылган гаризаны укып газаплан­мыйлар. Петерс алдан ук кәгазьгә суктырылган Президи­ум карарын укый: «Партиядән читтә торган дәвердә үзе­нең җитди хаталарын танымавы һәм шул хаталары турын­да матбугат битләрендә язып чыкмавы сәбәпле, Солтан­галиевнең партиядә торгызылу турындагы гаризасын кире карарга». Каршылар бармы? Юк! Карар бертавыштан рас­лана.

Шушы көнне зур өметләр белән көтеп алган кеше язмышы шул рәвешле җиңел генә хәл ителә дә куя.

Партиядән чыгарылу хәбәрен ишетү дә ул дәрәҗәдә авыр тәэсир ясамаган кебек иде аңа... Димәк, өмет өзелде...

* * *

«Солтангалиевнең гаризасы кире кагылган», дигән хә­бәр милли төбәкләргә яшен тизлеге белән тарала. Әлбәт­тә, иң элек ул Казанга барып җиткәндер. Чөнки нәкъ менә Казанда аны фаш итүнең яңа кампа­ниясе башланып китә: «кызыл матбугат»та журналистлар берсе икенчесен уздырып аны фаш итәләр.

Кайчандыр, ниндидер уңай белән кемнедер үпкәләткән булса, иң элек шулар бирә кирәген. Аннары үзе белән аралашып, дустанә яшәгән якыннарының берише тотына. Отышлы тема чөнки! Солтангалиевне аяк астына салып таптамый, эттән алып эткә салмый торып яхшы исем, дәрәжәгә ирешәм димә. (Кызганычка каршы, минем өчен бик тә таныш күренеш бу. Ул еллардан тулы бер дәвер вакыт узган, югыйсә. Әмма, милиция хезмәткәрләре генә түгел, татар журналисты һәм татар язучысы да, баксаң, һаман шул ук икән бит. “Фасс...” диюче генә булсын, өерләре белән өскә ташланырга әзерләр – туксанынчы еллар ахырында һәм яңа гасыр башында миңа үземә дә аз кичерергә насыйп булмады ул наһак гаеп һәм сүзләрне. Нинди генә ярлык такмадылар... Илдә егерменче-утызынча еллар булмавы гына коткарды, дип дога кылырга кала. - Автордан) Үз вакытында Мирсәетнең ярдәме белән мәйданга чыккан Салих Атнагуловның «Эшче» га­зетасындагы мәкаләләрен уку аеруча авыр була. Ә инде Галимҗан Ибраһимовның «Кара маяклар...»ы башка тондырылган күсәктән ким түгел.

Аның әдәби тәрҗемәләрен әлегәчә яратып кабул иткән Үзәк нәшриятлар да арка белән борылалар. Җирле куштаннар турында әйтеп тә торган юк инде. Мирсәетнең гаилә тәрбиялисе, өч бала үстерәсе бар. Хатыны да эшкә урна­ша алмый газаплана. Дус-ишләрдән җыелган бурычлар бугаздан кыса... Балаларын, хатынын кеше арасында ким-хур итәсе килми. Гадәтләнмәгән. Кая барса, үзен таныйлар. Артыннан бармак төртеп-төртеп күрсәтеп калалар... «Әнә-әнә, күрәсезме, контрреволюционер үтеп бара!» — дигән сүзләрне көненә ничәшәр мәртәбә ишетә икән ул?! Аеруча авыр иде шул «контрреволюционер» ярлыгын күтәреп йөрү. Нинди контрреволюционер булсын соң ул! Партиягә яисә революциягә каршы нидер эшләү турында ялгышып бер уйлап караганы булса икән! Гоме­ре буе революция өчен җан атып яшәде, туган халкын, һәммә кешеләрне бәхетле итәчәк җәмгыять турында хыял­ланды...

Ни эшләргә?! — Бу сорау беренче кат кына килеп бас­магандыр аның каршысына. Моңа кадәр дә җиңел булма­ды. Кая барырга, ни кылырга белми изаланган чаклары байтак иде, яшерен-батырын түгел. Әмма бу — бөтенләй башка. Берәүнең дә башкайларына төшә күрмәсен ул ха­ләт!

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ул да түгел, Казаннан чәчне үрә торгызырдай хәбәрләр килә башлады: Татар­станның Җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлиди эшеннән алынган һәм җирле оешма тарафыннан партия­дән чыгарылган. Теге елларда республика халкын ачлык­тан коткару максаты белән кылган тәвәккәллекләре өчен хөкемгә дә тартылачак икән...

Революцион эшчәнлеге өчен патша сөргеннәрен кич­кән, Октябрьдән үк большевиклар партиясе әгъзасы, Исхак Казаков та эшеннән алынган һәм партиядән чыгарыл­ган. Ул Татсовнарком рәисе урынбасары булып эшли иде.

Болар белән генә тәмамланса бер хәл. Аяз көндә яшен яшьнәдемени — Татсовнарком рәисе Кәшшаф Мохтаров эшеннән төшерелгән. Татарстан Үзәк башкарма комите­ты (Тат. ЦИК) рәисе Рәүф Сабиров та шундый ук язмыш­ка дучар ителгән. Республиканың күренекле җитәкчеләре Гариф Җанбаев, Гасыйм Мансуров, Мулланур Вахитовның агасы Нәбиулла Вахитов һәм башкалар җаваплы эшләреннән алынган. Татарстан республикасы җитәкче­легендә кемне файдаланырга уйлыйлар — һич аңлашыл­мый. Үз сүзе, үз йөзе булган күзгә күренерлек җитәкче булды дисә — ул эштән алынган. Татар коммунистларыннан тәҗрибәле иптәшләр калмады да диярлек инде. Ни өчен бу шулай?! Татар кадрлары белән уйнау кемгә ки­рәк?.. Югыйсә, республиканың икътисади хәле күзгә кү­ренеп күтәрелә иде соңгы елларда, күпләр өчен үрнәк бу­лып тора. Кемнең дә булса эчен шул пошырамы әллә?!

Хикмәт татарлыкта гынамы икән?! Кырымда Юстиция Халык комиссары Исмәгыйль Фирдәвес төшерелгән, Башкортстанда — Мәгариф эшләре халык комиссары Әдһәмов. Турар Рыскулов (казакъ), Фәйзулла Ходжаев (үз­бәк), Нариман Нариманов (әзәрбайҗан), Буду Мдивани (грузин) —берсенә дә тыңгылык күрсәтмиләр. Баксаң, эзәрлекләү, аяк чалу һәм юкка чыгару машинасы һичкайда тик тормый икән.

Эштән алынган, тыныч яшәү өчен шартлары калмаган күренекле бу затлар үз төбәкләрендә чиләнәләр-чиләнәләр дә, соң чиктә, бер җаннарына урын эзләп, Мәскәүгә килеп чыгалар. Монда, бәлки, Үзәк Комитет аңлар.. Аңламыйлар шул!.. Язмыш уртаклыгы Солтангалиев яны­на тарта үзләрен, аның янына кагылалар. «Партия таны­маслык булып үзгәрә», «Социализм түгел, госкапитализм төзиләр түгелме...», «Илдә яңа патша пәйда булды...», “Дөнья революциясе турындагы сүзләр онытылды...», «Партиянең милли политикасы сүздә генә булып чыкты», кебек фикерләр кабатлана берөзлексез, һәммәсенең телен­дә шул. Ә газеталар, сүз берләшкән сыман, берсен икен­чесе уздыра-уздыра җиңүләрдән җиңүләргә илтүче пар­тия һәм аның Генераль секретаре «Иптәш Сталин» турын­да язалар. Халыкның тамагы туйганы юк әле, өсте бөтен түгел. Шуңа да карамастан, социализмның «дөньякүләм уңышларга ирешүе» телдән төшми.

Юк, бәхетле киләчәкне ул мондый итеп күз алдына ки­терми иде. Нәриманов та, Мдивани һәм Рыскуловлар да шул ук фикердә икән бит. Бәлки, алар ялгыша торган­дыр?.. Алай дисәң, нинди әзерлекле кеше, татарча әйтсәң, бөтенләй башка камырдан изелгән Троцкий да әнә үзенең шик-шөбһәләрен, борчуларын ачыктан-ачык белгертергә җөрьәт иткән: «Партия күз алдында үзгәрә, термидор кү­ренеше барлыкка килде...» дип язган ул да.

Кызганыч, Ленин вафат булды. Ильич белән, гүя, Мирсәетнең дә пар­тиягә кире әйләнеп кайтуга булган соңгы өмет чаткысы сүнде. Үзәк өзгеч салкын көндә Москворецк күпе­ренең чуен рәшәткәләренә сөялеп бик озак басып торды ул. Ле­нинны озатып килгән халык төркемен — партиясезләр­не — ары җибәрмәделәр. Партиясезләрне партия әгъзала­рыннан аерып торган салкын чуенны чәйнәп өзәсе килде аның шул мәлдә. Сәгатьтән артык яланбаш хәрәкәтсез басып торып үпкәсенә салкын эләктергәнен дә абайлама­ган.

Әгәр Ленинның сау-сәламәт чагы булса, һичшиксез аның янына кергән булыр иде Мирсәет. Үзенең хәлен сөй­ләр иде, революция язмышы хакында фикерләшер иде. Ул аңлар иде, бәлки... Хәер, терсәкне тешләп булмый, соң инде хәзер. Артка түгел, алга карар вакыт. «Син револю­ционер!.. Син көрәштең шул революция өчен дөньяңны онытып!.. Син ышандырдың халыкны, син бирдең вәгъдә­ләрне. Шулай икән, халкың каршындагы җаваплылыгыңны да онытма. Эзлән, көрәш, тап бер юлын! Илеңнең, хал­кыңның шул рәвешле адашып, ялгыш юлга кереп баруы­на битараф кала алмыйсың син!» Күңеленә тынгылык бир­ми, фикерен, җанын өзгәли-әрнетә аның шундый уйлар.

Фикерләвең, уйларыңның булуы ярый. Әмма, иң элек, алга таба ни эшләргә, ничек яшәргә дигән сорауга җа­вап эзләү кирәк иде бит әле. Гүя өч юл чатында — өч юл, өч төрле яшәү рәвеше күрә ул хәзер.

Беренче юл. Үзеңнең дөньяга, революциягә, партиягә булган үзгә карашларыңнан баш тарту. Туган халкың һәм башка изелгән, кыерсытылган милләтләр язмышы турында кайгыртуны онытып, аларның бүгенге хәленә күз йомып, милли сәясәттә Сталин фикерләрен генә хуплап бару. Үзеңнең моңа кадәрге чыгышларыңнан һәм эшләреңнән матбугат битләрендә рәсми төстә ваз кичеп, фикердәшлә­реңне тәнкыйть утына алу, аларга яла ягу.

Икенче юл. Кичекмәстән бер-бер чит мәмләкәткә чы­гып китү һәм шунда күкрәк тутырып сулыш алу. Көнчыгышта азатлык хәрәкәтенең җиңү юллары турындагы идеяләрен тормышка ашырыр­га керешү. Сталин җитәкләгән партия белән синең арада туган каршылыкларны ачыктан-ачык киң җәмәгатьчелек­кә җиткерү. Бу юлның күзгә бәрелеп торган өстенлеклә­ре бар, әлбәттә. Әмма, анда хыянәт төсмерләренә урын кала. Иң элек, халкың алдында хыянәт. Сиңа кайчандыр ияргән, сиңа ышанган дусларың, көрәштәшләрең алдында хыянәт. Аннан бит, дөнья революциясе турында күпме генә хыялланса да, ул иң элек шушы ил, шушы җир кешесе. Сәясәтче өчен үз җирлегеңнән аерылу ай-һай авыр югалту булса кирәк. Үз җаныңны коткару бәрабә­ренә сәясәтче буларак юкка чыгуга тиң булыр иде бу юл. Ул аны сайламаячак!

Өченче юл. Үз ватанымда калам һәм үз иманымда! Халкым һәм әлегәчә ташламаган дус-ишләрем белән. Ба­шымны югалтсам югалтырмын, әмма тоткан мәсләгемнән, уй-хыялларымнан ваз кичмим.

Бу юл — иң авыры һәм иң катлаулысыдыр да бәлки. Ният иткән, тормышка ашырырга хыялланган һәммә эш­ләрен башкарып чыгарга ирек бирмәүләре дә бик ихтимал. Лубянка подвалында ай ярым ятып чыккан кеше буларак, бу юлның теләсә кайсы көн һәм сәгатьтә яңадан шунда китерү ихтималын да яхшы аңлый. Әмма намуслы кеше өчен аның хәлендә башка юл юк. Авыр булса да — үз яз­мышы булыр монысы...

Мирсәет Солтангалиев, шул рәвешле, өченче юлны сайлап алды. Кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен кичүгә тиң булса да — башка юл юк хәзер аның өчен. Җәһәннәмне күрде. Җәһәннәмнең ни икәнлеген ул белә. Туган халкын һәм җир йөзендәге изелгән, җәбер­ләнгән милләтләрне җәннәткә илтүче шул күпер аша үт­кәрә алмаса да, үзләренә хак юл эзләшкәндә, тәмуг утын­да янып юк булсаң да үкенечле булмас.

Шундый уй һәм изге ниятләр белән сират күперен сай­лады ул. Сират күперенә аяк басты... «Ул күпер аша йөз­дән бер, меңнән берәүләр генә кичә ала». Малай чакта Нуриәхмәт хәзрәт авызыннан ишеткәннәрен онытмаган иде ул. Юк, онытмаган...

* * *

Шулай да күңелдә бер мәртәбә өмет чаткысы кабы­нып алды әле. 1925 нче елның башларында ук, Мехлис белән элемтәгә кереп, Үзәк контроль комиссиясе прези­диумы нәтиҗәләренә Сталинның мөнәсәбәтен ачыкларга омтылган иде ул. Мехлис озак көттермәде. «Сталин үзе дә андый нәтиҗәдән канәгать түгел, һичшиксез, сиңа яр­дәм итәргә җыена ул. Хәтта үзеңне күреп сөйләшергә дә ризалыгын белдерде», дигән хәбәр җиткерә Солтангалиевкә. Мирсәет көтә... Мехлис һаман вәгъдә, өмет белән туендыра аны. Менә партиянең 14 нче съезды гына үтсен дә, һичшиксез, кабул итәчәк һәм мәсьәлә хәл ителер диеп килә. Әмма барысы да сүздә генә булып кала. Әллә Мех­лис алдап йөрткән, әллә Сталин кире уйлаган булып чыга, 1925 нче елда очрашу насыйп булмый үзләренә.

Зур авырлыклар белән үзенә эш таба Мирсәет. «Кооперативная жизнь» журналында әдәби хезмәткәр булып эш­ли башлый. Эш хакы зур булмаса да, балаларның тама­гын туйдыру өчен җитә. Әмма шул нәни куанычы да озакка сузылмый аның. Көннәрдән бер көнне аны редак­тор чакырып ала. «Эшегездән канәгать идек. Әмма, гафу итегез инде, аерылышырга туры килер. Сәбәбен сорамагыз, сез дөнья күргән кеше, үзегез дә аңлыйсыз булса кирәк,— ди.— Сораучылар булса, «штатлар кыскару сәбәпле», диярсез.

Бәла бер килсә — ялгызы гына йөрми диюләре хак икән. Башын салындырып өйләренә кайтып керсә, анда исең-акылың китәрдәй вакыйгалар булып узган.

Фатыйма, Гөлнарны җитәкләп, йомыш белән күрше­ләргә кереп киткән булган. Бер яшьлек Морат өлкән апа­сы белән ишегалдында уйнап калганнар. Рәсидәгә унбер яшь иде инде. Әтисенә охшыйсы килеп, кеше югында эне­сен югары чөеп үчти-үчти уйнап торганда, аны кулыннан төшереп җибәргән дә, Морат ташка бәрелеп башын тиш­кән. Сабый һуштан яза, аның башы канарга керешә. Нәкъ шул мәлдә әниләре кайтып җитә. Һушсыз калган сабыен күтәреп алып еларга-чәбәләнергә керешә:

— Ни булды, ни булды, Рәсидә... Нишләттең Морат­ны. Үтергәнсең ич!—дип тә ычкындыра, күрәсең.

Рәсидәгә шул җитә кала. Фатыйманың ачулы карашын да тоеп алган булса кирәк. Үги бала бик сизгер була. Куркынып, өйгә кереп йөгерә ул...

Үз сабые белән әвәрә килгән Фатыйма аны-моны аңышырга өлгерә алмый кала, икенче каттагы ачык тәрә­зәдән таш түшәлгән ишегалдына Рәсидә шапылдап килеп төшә.

Фатыйма да бу хәлләрне күтәрә алмыйча, һушын югал­тып, болдыр баскычына килеп таяна.

Өйгә кайтып кергән ата шундук кире чыгып йөгерә. Врач чакыртырга теләп ул ярты Мәскәүне әйләнә, әмма барып чыкмый. Танышлары төрле сәбәп табып баш тарта: яманаты чыккан кеше белән бәйләнергә теләмиләр. Та­ныш түгелләре, кулга акча керми торып, кузгалырга да уйламый. Нәтиҗәдә, ике баланы да күршедә яшәгән меди­цина курсларында укучы кызларга күрсәтү белән чик­ләнәләр.

Морат ике-өч көннән инде «ага-ага» дип елмаерга ук керешә. Ә Рәсидә әле бер айга якын урын өстендә ята. Аны гомерлек җәрәхәтләр алудан кер эләргә дип сузылган баулар гына коткарып кала.

Ахыры иминлек белән тәмамланса да, бу вакыйга Мир­сәетне тетрәнергә мәҗбүр итә һәм тиз генә җуелмый аның хәтереннән. Бигрәк тә канга батып яткан балалары яны­на ярдәмгә врач таба алмый изалануы онытылырлык тү­гел. Үзенең ни дәрәҗәдә ялгыз һәм кадерсезгә калуын шул мисалда тоя ул. Димәк, болай яшәү ярамый алга таба. Дөньяга чыгарга, кеше арасында эшләргә кирәк. Ста­линнан мәрхәмәт көтеп ерак китә алмас, чик куелырга тиеш ул алдануга. Партия өчен, Үзәк Комитет өчен аның кирәген күрмиләр икән, нигә ул гына өзгәләнергә тиеш ди партия өчен!.. Шуның өстенә, ул барыбер партия җитәкчелегенең бүгенге сәясәте белән килешеп яши ал­мый.

Беренчедән: дөнья революциясе барып чыкмады, ул ти­рән кризиста. Партия хәзер ачыктан-ачык аерым бер илдә социализм төзүгә йөз тота. Революцион хәрәкәтнең әле­ге хәлгә төшү ихтималын, әле унтугызынчы-егерменче елларда ук, Ленинга булсын, Сталинга бул­сын, Троцкийга булсын, Мирсәетнең күп мәртәбәләр ис­кәрткәне бар иде. Көнбатыш Европа коммунистлары һәм Коминтернга, ул илләрдәге пролетариатка чамадан тыш ышандылар, өмет багладылар. Ә Солтангалиевнең Көн­чыгыш илләрендә һәм, гомумән, колониаль илләрдә өлге­реп килүче милли-азатлык хәрәкәтенә йөз тоту һәм кул сузу турындагы тәкъдимнәренә бармак аша карадылар.

Икенче җитди каршылык: партиянең милли сәясәттә тоткан юнәлеше буталчык булды. Милли төбәкләрне кай­гырту күбрәк сүздә калды, большевиклар, нигездә, унитар дәүләт төзү турында кайгырттылар. Көннән-көн илдә бөекдержавачылык тенденцияләре күтәрелә. Ә икенче та­рафтан, шуның нәтиҗәсе буларак, милли кадрлар арасын­да канәгатьсезлек артканнан-арта бара.

Боларның нәтиҗәсе ни булыр? Кайда барып чыгар­быз соң?.. Әгәр бу тайпылышлар якын елларда төзәтел­мәсә, халык партиядән йөз чөерәчәк. Төп кайбласыннан язган социализм тупикка барып терәләчәк.

Берничә ел элек, партия һәм яңа җәмгыятьнең киләчә­ге хакында кем дә булса аңарга шундый өметсез фикерләр җиткерсә, Мирсәет ул кешене тыңларга да теләмәгән булыр иде. Арт сабагын укытып, үзеннән ераграк куар иде. Ә бүген, чынмы бу, саташу гынамы, аның күзләренә йокы керми, уйлары — ил язмышы турында: бу халәтен­дә социалистик революциянең Россиядә киләчәге зур түгел. Көнбатышта капитализм тотрыклылана төште. Ев­ропа пролетариаты социал-демократия тәэсиренә ныграк бирелә бара. Һәм шуларга эчке сәясәттәге хаталар нәти­җәсендә үсеп баручы каршылыкларны да китереп кушсаң — һәлакәт кичектергесез булып чыга.

Россиядә социалистик революциянең ике юл белән җи­ңелүе ихтимал. Беренче юл — коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте, эчке һәм тышкы каршылыкларга юлыгып, мәҗбүри чигенүләр нәтиҗәсендә дәүләт капи­тализмы һәм буржуаз демократия рельсларына кайтып төшәргә мөмкин. Икенче юл—дөнья буржуазиясе белән хәрби бәрелеш нәтиҗәсендә Совет хөкүмәтенең җиңелүгә дучар ителүе бик ихтимал.

Әмма бу җиңелүләр, беренче очракта да, икенче оч­ракта да, вакытлы гына булырга тиешле. Билгеле бер ва­кыт узганнан соң, тигезсезлеккә дучар ителгән һәм коло­ниаль изелү астында булган халыклар үз азатлыклары өчен соңгы көрәшкә күтәреләчәк. Бу икенче револю­ция, беренчесенең барлык хаталарын истә тотып, бермә-бер зуррак җиңүләргә ирешергә тиешле. Ул колониаль ил­ләр белән генә дә чикләнеп калмас...

Шулар өстенә тагы бер шартның булуы әһәмиятле: беренче социалистик революция никадәрле тизрәк җиңел­сә, икенче күтәрелеш өчен бу шул тикле үк җегәр өстәя­чәк. Ә инде туры юлыннан язган, «адашкан социализм»ның гомере озын булу икенче күтәрелешнең җегәрен ки­метүгә китерәчәк, чөнки аның күзгә күренеп торган һәммә хаталары вә уңышсызлыклары дөнья җәмәгатьчелеге каршында социализмның мәртәбәсен төшерәчәк.

* * *

...Көннәре хуҗалык тирәсендәге ыгы-зыгы белән уза Мирсәетнең. Фатыймага балаларны карарга ярдәм итә. Шәһәрне, үзенең Мәскәүдәге таныш-белешләрен күпме генә урамасын, әле һаман эш таба алмый изалана. Фа­милиясен ишетүгә үк кире борылалар, сөйләшергә дә те­ләмиләр.

Көннәрнең берендә ул Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетына (ВЦИК) эшкә урнашкан Рәүф Сабировка шылтыратты. Мирсәетнең тавышын ишетүгә үк Сабиров коелып төште. Аның хәлен дә аңларга була, әмма Солтангалиевнең хәлен кем аңлар.

— Борчылма, Рәүф,— диде ул, үзенең ярамас сүз сөй­ләшергә җыенмавын белгертергә ашыгып.— Бер-бер эш табарга ярдәм итә алмассыңмы, дип шылтыратуым иде.

— Уйлармын. Хәбәр итәрмен,— диде Сабиров. Ниба­рысы өч сүз әйтте һәм төребкәне куярга ашыкты.

Кичкырын исә, эңгер-меңгер чакны туры китереп, Сол­тангалиев янына үзе кагылды ул. Озак кына чәйләп, әңгәмә кылып утырдылар. Эш мәсьәләсе кузгалгач, Сабиров тү­бәндәге җавапны кайтарды:

— Эш күп ул Мәскәүдә. Әмма мине аңла, зинһар, сине нинди дә булса урынга тәкъдим итү минем кулдан килми. Башкалар, хәтта Политбюро әгъзалары да җөрьәт итмәс моңар,— диде ул, һәм дәү бармагын түшәмгә күр­сәтте.— Синең һәр адымың белән ул үзе кызыксына. Аны узып булмас.

— Нәрсә, минем белән аллаһе тәгалә үзе кызыксына­мы әллә?—дип, шаярткан атлы булды Мирсәет. Барын да яхшы тоя, яхшы аңлый иде югыйсә.

Сабиров ул көнне аның яныннан соң гына китте. Мир­сәет аңарга, күз йөртеп чыгу өчен, үзенең әле соңгы ара­ларда гына языла башлаган «Төрки дөньяда революция» исемле кулъязма хезмәтенең кереш өлешен би­реп җибәрде.

Гаиләнең матди хәле начарайганнан-начарая барды. Фа­тыйманың кешеләргә йөреп укыткан сәгатьләре өчен кил­гән акча хисабына гына яшәү мөмкин түгел. Өйдә чыга­рып сатар әйбер дә калмады инде. Алай да вакыт-вакыт Фатыйманың агай-энеләре ярдәм итә иде. Ләкин алга таба болай яшәү мөмкин түгеллеге көн кебек ачык...

Иш өстенә куш дигән сыман, Ильичны күмгән гыйнвар көнендә тигән суык газаплады үзен. Үпкәгә үткән булып чыкты. Үз вакытында дәваланмагач, шактый ук җитдигә әверелгән. Таныш врачлары кичекмәстән шифаханәгә ке­реп ятарга яисә Кырымга барып кайтырга киңәш итәләр. Беренчесе өчен дә, икенчесе өчен дә акча кирәк. Ә ул — юк. Тимер юл вокзалларына йөреп, цемент һәм ташкүмер бушатудан башка чарасы калмады аның. Анда документ сорамыйлар.

Әлбәттә, йөкчегә әверелмәде Солтангалиев. Ул рево­люционер булып туган һәм соңгы сулышына кадәр кыер­сытылган, җәберләнгәннәр хокукы өчен көрәшүдән тук­тамаячак, революция солдаты булып калачак. Төннәр буе эш өстәле артында утыра ул, үзенең фикерләрен кәгазьгә терки, яза башлаган хезмәтен дәвам итә: илдә социализм җиңелгән очракта революцион көчләр ни эшләргә, револю­ция ни рәвешле дәвам итәргә тиешле була соң?

СССРда төрки халыклар проблемасының әле булса хәл ителгәне юк. Чөнки Союз килешүенә кул куйган дүрт республика арасында төркиләргә урын табылмады. Мир­сәетне аеруча рәнҗеткән һәм аны Сталин белән турыдан-туры каршылыкка китергән төп мәсьәлә иде бу. Төркиләр­нең дә тигез, тулы хокуклы республика төзергә хакы юк­мыни? Үзбәк яисә казакъ кемнән ким?! Кыргыз белән тө­рекмәннең дә бар моңарга хокукы. Татар-башкортның да...

Социализм җиңелгән тәкъдирдә Россиянең бербөтен дәүләт буларак таркалу ихтималы да бар. Ул таркалырга тиешле иде инде. Аны үз вакытында Ленинның милли республикалар федерациясе төзү турындагы тәкъдиме генә саклап калды. Күпмилләтле ярымфеодаль империя таркалганда башкача мөмкин дә булмый. Ленин револю­циянең кай дәверендә генә булмасын, милли мәсьәләдән котылу юлларын түгел, аны хәл итү юлларын эзләде.

Әмма Сталин төркиләрне күрергә һәм ишетергә дә те­ләмәде. Төркестанда булсын, Әзәрбайҗанда булсын, Идел-Урал төркиләрендә булсын, милли дәүләтчелек мәсьәләсе хәл ителмичә ярты юлында торып калды. Ләкин проблеманың хәл ителмәве, әле аның көн тәртибеннән төшүе дигән сүз түгел. Киресенчә, төркиләрнең шул рә­вешле Союз килешүеннән читтә калуы, беренче мөмкин­лек килеп чыгуга ук аларның мөстәкыйльлеген һәм үзара берләшүгә булган омтылышын көчәйтеп җибәрәчәк. Ыру аерымлыклары нигезендә вак милләтләргә таркалу төр­киләр файдасына түгел бер дә.

Хәтта Кытай Төркестаны, Әфганстандагы һәм Иран­дагы төркиләр дә килеп кушылуы ихтимал бу күтәрелеш­кә... Билгеле, үсеп килүче милли буржуазия әлеге котыл­гысыз процессны үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга ом­тылачак. Әмма, хәрәкәтнең нигезендә милли азатлыкка омтылыш яту сәбәпле, аны социалистик революция мак­сатларына борып җибәрү җиңел һәм отышлырак булачак.

Төрки республикалар федерациясе, ягъни Туран со­циалистик республикасы турындагы идея әнә шул нигездә туа Мирсәет фантазиясендә. Үзе дә кат-кат искәртүне кирәк таба ул, бу — илдә Совет хөкүмәте җиңелгән тәкъ­дирдә генә көн тәртибенә чыгаралачак вариант. Совет­ларга яисә партия сәясәтенә каршы көрәш программасы түгел!

Туран республикасы оешкан тәкъдирдә, ул ашыгыч рәвештә Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре белән сәяси бер­гәлеккә омтылырга тиеш була. Төркия, Иран, Әфганстан, Кавказ һәм Туран янына бербөтен федерациягә берләш­кән Гарәбстан да килеп кушылырга мәҗбүр булыр. Чөн­ки Көнбатыш империализмы коллыгыннан аерым-аерым чы­гу мөмкин түгел. Азатлыкка юл — бергәлек аша!

Төрки халык яшәгән төрле төбәкләрдә партиянең мил­ли сәясәтенә протест йөзеннән яшьләр арасында яшерен түгәрәкләр оешуы да мәгълүм була Солтангалиев өчен. Араларында контрреволюцион максатта торучылары да була. Шул түгәрәкләрнең аерым әгъзалары әледән-әле Мирсәет белән элемтәгә чыгу юлларын эзли. «Солтангалиевне фаш итү» кампаниясе, табигый рәвештә, аңа бул­ган кызыксыну һәм игътибарны бермә-бер арттыра төшә. «Контрреволюционер» ярлыгы тагылган сәясәтче тирәсенә адашкан һәм турыдан-туры Совет хакимиятенә каршы эш алып барган элементларның тартылуы гаҗәп түгел. Арада яшерен агентлар да аз булмаган.

1925 нче елның җәй башларында күзләре елык-елык уйнап торган бер яшь егет эзләп тапты аны.

— Казаннан. Авыл хуҗалыгы институты студентла­рының яшерен түгәрәге җитәкчесе — Фәйзуллин,—дип, та­ныштырды үзен.

Казан хәлләреннән яхшы хәбәрдар иде Солтангалиев. Яшьләр арасында нинди хәрәкәтләр булуын да белеп тора. Әле узган кичтә генә Казан университеты клиникасында ассистент булып эшләүче Байбиков килеп киткән иде. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Россиядәге социалистик революциянең киләчәге, Кытай революциясе һәм, гомумән, колониаль мәсьәлә турында фикер алышу булды ул. Байбиков, үзләре оештырган түгәрәктән тыш, Казанда яше­рен оешмаларның булмавын искәрткән иде.

Фәйзуллин да Байбиков хакында берни белми булып чыкты. Икесенең берсе махсус җибәрелгән кеше икәнле­ге көн кебек ачык.

— Йә, энекәш, ниләр кызыксындыра үзеңне? — дип, со­рауны турыдан-туры бирде бу юлы.

— Башка яшерен оешмалар белән элемтәгә кереп, Со­ветларга каршы бердәм күтәрелергә иде,—ди егет.— Шул оешмаларга чыгу юлларын күрсәтсәгез икән.

Акылың кот икән, дип уйлап алды ул үзалдына. Тап­кан Советларга каршы кеше!..

— Син үзең кем, кайда туып үстең соң?

Сорау көтелмәгән иде егет өчен, ул каушый калды.

— Авылда туып үстем.

— Әтиләрең бик байлар идемени?

- Юк, ярлылар иде, - дип ычкындырды теге һәм уңай­сызланып куйды.

— Ә Советларга каршы көрәшү уе каян килде?

Рәтле-башлы җавап таба алмады егет Үз максатына ирешү ягын кайгыртты:

— Ул хакта мин сезгә соңрак сөйләрмен, Солтангалиев агай. Сезнең янда нык дулкынланам мин. Яшерен оешмаларның адресларын күрсәтсәгез икән.

— Эзлә!—диде Мирсәет — Эзләгән кеше таба ул. Сина кирәк ич.

Башкача сөйләшер сүз тапмады ул егет белән. Соңрак, Юныс Вэлиди аша, ул студент егетнең кем булу­ын ачыкларга омтылып карады Мирсәет. Әмма авыл ху­җалыгы институтында бернинди яшерен түгәрәкнең дә булмавы һәм әлеге Фәйзуллинның анда укымаганлыгы мәгълүм булгач, кызыксынмады артык. Беренчесе түгел, соңгысы да булмас.

* * *

Җәй яңгырлы булды 1925 елда. Юеш һәм салкын. Август ахырларында ютәл буа башлады Мирсәет Солтангалиевне. Тәненнән көч китте. Сәгатьләр буе буылып-буылып ютәлләгән чаклары була иде. Йөк эшеннән тук­талып торырга мәҗбүр иде ул хәзер. Көнен-төнен өстәл артында утыра, языла башлаган хезмәтен тәмамларга ашыга. Аның аерым бүлекләре белән санаулы гына кешеләр — язмыш уртаклыгы якынайткан мәсләктәшләр та­ныш. Әмма язылган өлешен әлегә берәүнең дә тулаем укыганы юк. Мохтаровның да, Гасыйм Мансуровның да, Сабировның да, Юныс Вәлидинең дә... Килешә­ләр, килешмәгән урыннарда тәкъдим җиткерәләр. Юныс Вәлиди аеруча зур кызыксыну белән укып бара иде баш­та. Әмма соңгы араларда судтан-судка йөртеп җелеген корыттылар үзенең. Ниһаять, күтәрә алмады, шифаха­нәгә килеп юлыкты. Хәле өметсез, рухы сынган иде аның. Нинди кешеләрне сындырды бу язмыш!.. Халкы өчен җа­нын кызганмый яшәгән кеше, халкы тарафыннан гаеплә­неп, билгесезлеккә китеп бара. Егерме беренче елгы ка­һарманлыгы өчен генә дә онытылырга тиеш түгел ул Та­тарстан җирендә. Күпме кеше гомерен, ә бәлки милләт кадәр милләтне коткаргандыр ул үз җинаяте белән. Җир­сез татар крестьяннарын Идел һәм Чулман яры буендагы яңа авылларга күчерү дә аның күңелендә туып, тормыш­ка ашырыла башлаган гүзәл башлангыч иде бит. Идел ярындагы Кызыл Байрак авылына беренче казыкны сук­кан кеше дә ул — Юныс Вәлиди! Бүген әнә, Совет суды тарафыннан бирелгән өч елның өч көнен утырырга да өл­гермичә, дөньядан китеп бара.

Мәскәүдәге Семашко шифаханәсеннән җигүле ат ар­басына салып өч мәет чыгардылар. Берсе —Юныс Вәлидинеке. Әмма кайсысы икәнлеген белүче юк. Дустын соң­гы юлга озатырга килгән Мирсәеткә аны күрсәтеп торма­дылар. «Нидән үлгән?» соравына да җавап алмады ул. «Кайда күмәләр?» дигәненә дә...

— Вәлидов кайсысы? Вәлидов...— дип өзгәләнде ул. Капчыкка салынган өч мәет янына сикереп менгән агай атына чөңгерде — сөйләшеп торыр арасы юк.

— Мин кечкенә кеше... Миңа барысы да бер. Әле тагы биш рейс ясыйсы бар,— диде.

«Кечкенә кеше»...— дигәне эленеп калды Мирсәетнең колагында. «Син генә түгел, агай, без һәммәбез дә кечке­нә кешеләр!» дип әйтәсе килде үзенең дә.

Шул ук кичне булса кирәк, Мирсәет янына Исмәгыйль Фирдәвес белән Вәли Ибраһимов килеп чыктылар. Фир­дәвесне күреп гаҗәпләнмәде ул. Чөнки Кырымнан куыл­гач та ул Москәүгә күчеп килгән иде. Аның кебек үк, бер башын кая куярга белмичә, эшсезлектән изаланып йөргән көннәре. Ә Вәли Ибраһимов — Кырым татарларының «Милли фирка» рәисе. Үз вакытында Фирдәвеснең сыйн­фый дошманы саналып, канына байтак кына тоз салган кеше... Соңгы араларда исә ул Кырымның Үзәк Башкар­ма комитеты рәисе итеп билгеләнде.

— Ничек болай бергә килеп чыгарга иттегез әле? - дип сорады Мирсәет.

Вәли белән Исмәгыйль елмаешып куйдылар.

— Дөнья — куласа: бер әйләнә, бер баса,— дип, җавап кайтарды Вәли Ибраһимов.

Фирдәвес шактый ук йончыган күренә иде, йөзендәге елмаю яктылыгы шундук сүнде. Димәк, ниндидер җитди фикер яисә борчу китергән үзләрен.

— Мирсәет,— дип, күптәнге дустының күзләренә те­кәлде Фирдәвес.— Ишеттеңме, Кырымга еврейларны кү­черергә җыеналар икән...

Әнә нәрсә китергән үзләрен! Туган җир һәм халкың язмышы үлчәүгә куелса, кешеләр арасындагы вак-төяк һәм ыгы-зыгы онытылып тора ул.

— Беләм,— диде Мирсәет.— Шушы көннәрдә ВКП(б) Үзәк Комитетының шул хактагы карары көтелә. Сталин­ны күндергәннәр булса кирәк.

Ибраһимовны тетрәндереп куйды әлеге яңалык.

— Киңәшеңне сорап килдек,— диде ул.— Сталинга ничегрәк мөрәҗәгать итик, син аны яхшы беләсең...

— Белүен беләм. Әмма ул белүдән файда булырмы икән?! Сталинның акылы үзе белән.

— Әгәр без Исмәгыйль әфәнде белән аңарга мөрәҗә­гать итсәк... Ул ничек, кабул итәрме безне?

— Кабул итүен итәр. Әмма мәсьәләне хәл итмәс,— дип, уйлаганын әйтергә мәҗбүр иде Мирсәет. Чөнки Фир­дәвескә булсын, Вәли Ибраһимовка булсын, Сталинның нинди мөнәсәбәттә торуы аның өчен күптән мәгълүм. Үз милләте хакында уйларга сәләтле кешеләрне элек-электән өнәмәде ул. - Аның янына кереп йөрмәгез сез.

Фирдәвес дәшмәде. Әмма Вәли Ибраһимовны канәгать­ләндермәде бу җавап.

— Кул кушырып утырыргамы?! — диде ул, тавышын күтәрә төшеп.— Петропавловский гына керсен һәм Петро­павловский гына сүз йөртсенмени Сталинга... Булмас, кул кушырып утыра торган вакыт түгел. Фирдәвес кермәсә, мин үзем генә керәчәкмен аның янына...

Петропавловский — Кырым республикасына үзәктән Беренче секретарь итеп җибәрелгән иптәш. Аның Сталин янында булуы да ихтимал. Әмма Вәли Ибраһимов хата­лана иде. Петропавловский эшне Сталин аша түгел, кире­сенчә, аны урап алган башка иптәшләр, әйтик, Каменев, Молотов кебекләр катнашында башкара. Молотовның ха­тыны Жемчужина җитәкчелегендә ниндидер бер комитет оешканлыгы да мәгълүм.

— Кызмыйк әле, Вәли туган,— дип, үз итеп, әңгәмә­дәшләренең хәленә кереп дәште Солтангалиев.— Ныклы бер фикергә килү кирәк. Үзара таркалашуларыгызны тукта­тыгыз. Совнарком карары булуы кирәк.

— Дерендә халык кайгысы түгел, урын кайгысы әлегә. Аны көтә алмыйбыз, — дип, сикереп торды Вәли.— Дерен бер фикергә килгәнче, Кырымда татарга урын калмас.

Дерен-Айырлы Кырымның Совнарком рәисе. Бу урын­да ул Сәхипгәрәй Сәетгалиевне алыштырды. Мирсәетнең дусты. Фирдәвес белән дә начар түгел иде аралары.

— Дерен белән мин үзем сөйләшермен,—дип, вәгъдә бирергә мәҗбүр булды Мирсәет һәм Фирдәвескә күз тө­шереп алды.

Фирдәвес кинаяне аңлады.

— Дереннең үз хәле хәл әле аның. Ул чынлап та икеләнә... Соңгы арада гына Брагин фамилияле бер еврей галиме белән очрашкан. «Еврей­ларның Кырымга килүе — сезнең өчен кулайрак була­чак,— дип аңлаткан Брагин.— Беренчедән, Үзәктә күпме дус-ишләрегез артачак. Икенчедән, без килмәсәк, Кырым­га барыбер йә грузиннарны, йә русларны күчерәчәк Ста­лин. Бу турыда безгә мәгълүм. Ул туктамаячак...»

— Әнә ничек...—дип, баш кагып куйды Мирсәет. Мо­ның дөреслеккә якын булуы бик ихтимал. Чөнки Кырым­ның табигате, аның коры тау һавасы һәм җылы диңгезе байтактан күзен кыздыра иде Генераль секретарьның.

Мирсәет үзенең бер-бер шифаханәгә кереп чыгарга җыенуын хәбәр итте. Юкса, үпкәгә тигән салкын торган саен җитдиләнә бара иде. Дерен-Айырлыны Мәскәүгә ки­леп чыккач та күреп сөйләшергә вәгъдә бирде.

Солтангалиевнең хасталыгы хакында ишеткәч Вәли Ибраһимов кабынып китте.

— Үпкәңә салкын тигәнме?.. Үпкәгә—Кырым һавасы кирәк. Бернинди шифаханә дә алыштыра алмый Кырым һавасын,— дип, чат ябышты, чакырырга кереште ул.

Бу тәкъдимне Фардәвес тә күтәреп алды.

— Шифаханәгә керергә киңәш итмим,— диде ул.— Юныс Вәлидиның үлеме гыйбрәт түгелмени синең өчен!.. Шифаханәгә керсәң, сине дә кире чыгармаячаклар. Кы­рымга, дусларың янына... Бары тик Кырымга!

«Кырымга бару түгел, Башкортстанга кайтып әтием­не, туганнарымны күреп килергә дә хәлемнән килми. Акча кирәк. Ул миндә юк», дип әйтәсе килде аның. Әйтеп бул­мый ич. Зарлану, мескенләнү — табигатенә чит.

— Кырымга бара алмыйм әлегә,— дип куйды.

— Акчаң юклыгын беләбез. Ул хакта борчылма. Үзем ярдәм итәрмен,— дип әйтмәсенме Фирдәвес.

Фирдәвес сүзен Вәли Ибраһимов та күтәреп алды.

— Юлны үз өстемә алам. «Милли фирка» кассасын­нан ярдәм итәрбез... Синең сәламәтлек халкың, һәммә төрки кавем өчен кирәк, Мирсәет туган.

— Рәхмәт,— диде Мирсәет, үзенә күрсәтелгән кайгыр­ту һәм игътибардан күңеле нечкәреп китеп.

— Рәхмәте соңыннан булыр. Иртәгә үк юлга җыен,— дип, чат ябышты Вәли.

Мирсәет уйлап өлгергән иде инде һәммәсен. Врачлар да Кырым һавасы, диңгез суы диләр, үзенең дә уенда шул, әмма башкача җавап бирә алмый ул:

— Тагы бер мәртәбә рәхмәт. Мин үземә гомер буе тү­ләп бетерә алмаслык бурыч ала алмыйм.

Әмма туктатып булмады үзләрен. Фатыйманы чакырып алып керделәр, өлкән кеше буларак — Фатыйманың әнисен... Һәммәсе Кырымга җибәрү ягында. Күпме генә үҗәтләнмәсен, сындырдылар тәки, ризалыгын алдылар соң чиктә.

* * *

Мирсәет Кырымга сәфәр китеп бара. Тимер юл вокза­лына озата килүчеләр һәммәсе үз кеше. Әмма тыйнак кына бер читтә басып торган уртача буйлы, коңгырт чәч­ле һәм моңсу зәңгәр күзле егет күпләр өчен таныш түгел иде. Ничек ипле генә бирегә килеп чыккан булса, шул рә­вешле сабырлыгын җуймый көтүендә булды. Үзен абай­ламый торып, якын килергә, кул бирергә базмады.

— Такташ... Һади, син түгелме соң бу,— дип, яктырып, җанланып китте Мирсәет. Чак кочаклап алмады үзен.— Каян белдең?.. Ничек ки­леп чыктың?..

Шагыйрьне үзен озата килүчеләр белән таныштырып чыкты ул. Барчасын иелә төшеп, күкрәгенә ку­лын куеп сәламләде Һади Такташ һәм Мирсәеткә сүзе барлыгын хәбәр итеп, ике-өч адым читкә тайпылдылар.

— Мирсәет абый,— дип, сүзне Такташ башлады.— Мин монда Мәскәүдәге татар студентлары гозерен үтәп килдем. Сезнең матди хәлегез авыр икәнлеген беләм, менә акча китердем.

Кеше-кара күзеннән яшерә төшеп, бер төргәк сузды шагыйрь. Әмма Мирсәетнең төргәкне алырга җыенмавын күргәч, бермәлгә каударланып калды.

— Кирәкми, Һади. Кайтарып бир ул акчаны, студент­та артык акча булмый.

Мирсәетнең тавышы катгый иде. Ике төрле уйлау өчен урын калмады.

— Минем үземнән, дип кабул итегез, булмаса. Бу ми­нем акча,— дип әйтергә мәҗбүр булды Такташ. Сәламәт­ләнүегез өчен минем өлеш булыр.

Төргәкне алырга җыенмады Мирсәет. Акча хакында сүз шуның белән тәмам дигәнне аңлатып, сорауларга күчте.

— Каян белдең? Мәскәүдә ни эшләп йөрисең? Студент­лар арасында ни эшлисең?

— Өйләнүем хакында беләсез,— диде Такташ, тартына төшеп. Әле һаман кулындагы акча төргәген кая куяр­га белми аптырый иде.— Хатыным Гөлчәһрә Мәскәүдә укый. Юрист булырга җыена. Мәскәүдә булуым һәм сту­дентлар арасында катнашуым шуның белән бәйле. Ә сез­нең Кырымга китеп бару хакында Гасыйм агай Мансуровтан ишеттем. Акчаны юкка алмадыгыз!

— Рәхмәт, Һади,— дип, ихластан шагыйрьнең җилкә­сенә кулын салды Солтангалиев.— Язганнарыңны ошатам, укып барам... Бер иркенләп сөйләшербез әле, ярыймы...

Сүзне тәмамланганга санап, Мирсәет үзен көтеп тору­чыларга борылмакчы иде. Әмма Такташның сүзе бетмәгән булып чыкты.

— Мин яңа шигырьләремне алып килгән идем. Хәтере­гездәдер, русчага тәрҗемә хакында сөйләшкән идек...

Мирсәет аңлый алмый торды башта. Чөнки әдәби тәр­җемә эшен ташларга мәҗбүр булган иде бит. Шулай да Так­таш кебек шагыйрь тәкъдименнән баш тарту җиңел түгел.

— Хәтеремдә... Хәтеремдә...— дип кабатлады ул.— Тәрҗемә итәрмен, әлбәттә. Әмма...

Сүз сөрешеннән үк аңлап алды Такташ. Мирсәет абый­сы «тәрҗемә итәрмен итүен, әмма минем язмышымны бе­ләсең... бастыру җиңел булмас», дип әйтергә тели иде.

— Басылмасалар да риза. Ә бәлки псевдоним астын­да тәкъдим итәрбез.

Мирсәет Солтангалиев иркен сулыш алды. Такташның куен дәфтәрен алгач, рәхәт булып китте. Үзенә булган игътибар, үзенең кирәклеген тою рәхәтлеге иде бу. Соңгы араларда сирәк, бик сирәк килә иде аңарга бу халәт.

Ул арада паровоз сузып-сузып кычкыртып куйды...

* * *

Кырымда ике ай гомерен уздырды Солтангалиев. Вәли Ибраһимов биргән адрес буенча Алупкада яшәде. Диң­гездә коенды. Тар урамнар буйлап йөрде. Тауларга мен­де... Көн артыннан көн үтте — ютәл узды, үпкә иркен су­лыш алырга күнекте. Таныш-белешләр дә артканнан-арта барды. Кырымдагы хәлләр, Кырым проблемалары үзлә­ренә йолып алды аны, ниһаять.

Иң көтелмәгән яңалык—Кырымда дәвалануда булган әдип Фатих Әмирхан белән очрашу иде. Ике тәүлек дә­вамында бергә булдылар. Көннәр буе баштан кичкән хәлләр турында сөйләштеләр.

Совет хөкүмәтенә ышанмый иде өлкән әдип. Ә боль­шевикларны җинаятьчеләр дип кенә әйтми, тетеп сала. Никадәр генә сабыр кеше булмасын, эчендә җыелып кил­гән борчу-уйларын яшермәде.

— Нигә боларны миңа сөйлисез, Фатих агай? —дип карады Мирсәет, советларга каршы сөйләшүне бигүк өнәп бетермичә.

Гаҗәпләнмәде әдип, елмайды гына бары.

— Һичбер кыргый җанварлар үз нәселен тотып аша­мый,— диде ул, утырган арбасын Мирсәеткә якынайта тө­шеп.—Ә синең башыңны ашарга тотынды большевиклар.

— Алай димәгез, Фатих агай, большевикларны каһәр­ләүне өнәми минем күңел... Хикмәт башкада булса кирәк.

— Мирсәет энем,— дип, хәлсез кулын аның ко­яшта янган таза беләгенә китереп салды Фатих Әмир­хан.— Беләм, аңлыйм хәлеңне, иманны алыштыру җиңел түгел! Әмма онытма, большевиклар илгә, халкыбызга игелек эшләмәячәк, һәлакәт белән бетәчәк һәммәсе!..

Каршы килү, дәлилләр белән дөреслегеңне аңлату җиңел түгел. Фатих Әмирхан белән әңгәмәләр авыр тәэ­сир калдырды аңарда. Хәер, үз күңеле белән дә тоя иде ул боларны. Тел тидерергә генә базмый яшәве.

Әдип аңа тәрҗемә өчен үзенең яңа хикәясен тәкъдим итте.

— Тәрҗемәләрең яхшы, камил була синең,— дип очын­дырып та куйды үзен.

— Рәхмәт, Фатих агай. Әмма шунысын истән чыгар­мыйк: минем тәрҗемәләрдән уттан өркегәндәй курка баш­ладылар. «Габделбасыйр гыйшкы» белән «Кадерле минутлар»ның тоткарлануы шуңарга бәйле...

— Мин ашыкмыйм,— диде әдип.— Бу хикәямнең дә урысчасын синең тәрҗемәдә күрергә теләр идем.

Юныс Вәлидннең үлеме турында хәбәр аеруча авыр тәэсир ясады Әмирханга. Ул да аны яхшы белгән булып чыкты. Алай гына да түгел, бүгенге көндә күләмле роман өчен материаллар җыю белән мәшгуль икән. Һәм анда Юныс Вәлиди образын үзәккә алып тасвирларга җые­нуын сөйләде. Мирсәеттән аның хакында кабат-кабат сораштырып утырды. Фоторәсемгә дә төштеләр. Фатих Әмирхан коляска­да. Әдипнең уңъяк иңбашына кулын салган Солтангалиев янәшәдә басып тора.

Соңгы очрашуларында, инде аерылышкан чакта, әдип озак кына тавышсыз-тынсыз Мирсәеткә карап торды-торды да, күзлек пыялаларын сөртеп алгач, күңелендәген әйтми булдыра алмады:

— Төркиягә китеп торырга кирәк сиңа,— диде.— Вакыты җитәр, кайтырсың. Халкыңа хезмәт итәрсең. Әмма әлегә китеп тор...

— Уйлармын,— диде Мирсәет. «Бу инде минем өчен күптән хәл ителгән мәсьәлә», дип әйтмәде...

Табигате — җәннәткә тиң Кырымның. Кешеләре дә якты йөзле һәм кунакчыл. Әмма сәясәткә килгәндә, хәл­ләр ай-һай киеренке...

Көне килеп җиткәч, алдан килешенгәнчә, Дерен-Айырлы җибәргән машина белән Мирсәет Алупкадан Симфе­ропольгә әйләнеп кайтты. Дерен урынында юк иде. Шуңа иң элек Вәли Ибраһимов янына керде.

— Гафу ит, Мирсәет, бүген озата алмабыз, ахры, үзеңне,— диде Вәли, күзгә туры караудан уңай­сызланып.— Билет булмады.

— Турысын әйт, Вәли. Ни өчен бүген озатырга теләмисез? Әйт, яшермә...

Вәли Ибраһимов ачылырга мәҗбүр булды:

— Калып тор әле син,— диде ул, гозерләп соравын яшермичә.—Эшләр яхшы түгел безнең. Үзара татулык юк. Бәлки синнән бер-бер файда булыр дип уйлаган идек.

— Шулай диләр аны... Ниләр булды, кемнәр белән нәрсә бүлешә алмыйсың? — дип сорады ул.

— Дерен белән пешми борчак... Рәшит Ногаев белән дә ачуланышып беттек. Ә Петропавловскийга килсәк, аны­сы ике көннең берендә Өлкә комитеты бюросын җыя да мине дөмбәсли. Үзләре белән син сөйләшеп карасаң ничек булыр икән, дим...

Ихтыярсыз елмаеп куйды Солтангалиев.

— Син минем бүгенге хәлем турында оныткансың. Петропавловский өчен мин кем соң бүген?!

— Алай димә... Ул синең кем булуыңны белә. Аннан, синең кайда булуың, ничек дәвалануың хакында берөз­лексез кызыксынып торганлыгы да мәгълүм миңа. Та­тарстан түгел бу, Кырым! Монда көн-төн Солтангалиев исеме белән авыз чайкамыйлар. Ә легендалар йөри. Ста­линның синең сүзгә колак салганлыгын белә ул...

«Кара аны,— дип, уйлап куйды Мирсәет үзалдына.— Әле булса аны исәпкә алучылар, ул гынамы, хәтта Ста­линның якын кешесе дип санаучылар бар икән бит!» Ял­гышасың, дустым, дип әйтәсе дә бит, тыелып калды,

— Ярар, сөйләшеп карармын,— диде.— Иң элек, үзара татулыкны кайтарырга кирәк. Юк белән булыша торган заман түгел... Дерен белән ни бүлешә алмыйсыз?

— Үзәк каршында катгый ультиматум куеп, аяк те­рәп сөйләшәргә кирәк дим. Йә алсыннар үзен, йә...— дип, мәгънәле генә тукталып торды Вәли.

— Юк! Син хаклы түгел. Ә Дерен ничек уйлый?

— Ул бәхәс ягында... Бәхәстә җиңү, Петропавловский тарафдарларын, сүз белән аңлатып, ниятләреннән кире кайтару ягында.

— Аңлашылды,— диде Мирсәет.— Дерен хаклы, әл­бәттә. Тиз көннәрдә бер фикергә килү кирәк.

— Дерен минем белән сөйләшергә теләми хәзер.

— Ярар, үзем сөйләшеп карармын,— дип, вәгъдә бир­де Мирсәет. Дерен-Айырлы белән болай да күрешәсе бар иде бит аның.— Гаҗәп кешеләр сез, Вәли! Ватаныгыз яз­мышы кыл өстендә. Совнарком рәисе белән Үзәк Баш­карма комитет рәисе — ике татар — янәшә утырып уртак фикергә килә алмыйсыз. Оят!..

Вәли Ибраһимов дәшмәде. Димәк, ризалашуы.

Дерен-Айырлы янына Мирсәетне Вәли Ибраһимовның шәхси секретаре Амәт Хәйсәров озата барды. Үзенең фи­кердәшләре белән ябык ишек артында әңгәмә кылып уты­ра иде Совнарком рәисе.

Ишекнең эчтән бикле булуын аңлагач та Хәйсәров Мирсәетнең колагына пышылдарга өлгерде:

— Фракция утырышы...

Дерен, элгәрге вакытлардагы кебек үк, дәрәҗә күрсә­теп, җылы каршы алды Мирсәетне һәм, киңәшмәне дәвам итеп, аны түгәрәк өстәл артына чакырдылар.

Мирсәет фикер алышуда катнашмады, тыңлап кы­на утырды. Сүз Кырымга еврей хезмәт ияләрен күчерү турындагы ВКП(б) Үзәк Комитеты карарының проекты хакында барды. Киеренкелек һәм тирән борчу биләп ал­ган иде һәммәсен. Соңыннан, бу мәсьәләгә мөнәсәбәттә, Мирсәетнең фикерләре белән дә кызыксындылар.

— Бәхәстә катнашырга җыенмыйм әлегә,— диде ул.— Әмма бер нәрсә ачык минем өчен: фракцияләргә бүленеп сәясәтле уйнауга бүгеннән үк чик куелырга тиеш. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән халык. Сүз әйтсәм дә, мин аны фракцияләрегездә түгел, берләште­релгән киңәшмәдә генә әйтәчәкмен.

Иртәгесен үк, Мирсәетнең һәр ике тарафка җиткерел­гән үтенечен истә тотып, бер-берләренә сәлам бирмәс дә­рәҗәгә җиткән ике фракция вәкилләре бергә җыелды. Ярты төнгәчә сузылган киңәшмә түбәндәге нәтиҗәләргә китерде:

Иң элек, үз вакытында патша тарафыннан туган җир­ләреннән куылып, Болгария яки Төркиядә яшәргә мәҗбүр ителгән кырым татарларының кайтып урнашуы өчен шарт­лар тудыру ихтыяҗы хупланды.

Икенчедән, тау-таш арасында көн иткән җирле халык­ның дала һәм диңгез ярларына кайтуын ашыктырырга кирәк дигән фикер яклау тапты.

Шул мәсьәләләр хәл ителми торып, кемне дә булса Кы­рымга күчерү ашыгычлык булыр иде. Кырымда әлегәчә яшәгән һәммә кешегә, шул исәптән еврейларга да, телә­гән җирендә яшәү мөмкинлеге гарантияләнә.

Әлеге мәсьәләләрнең һәммәсен күздә тотып, Үзәк Ко­митетка, иптәш Сталинга рәсми хат язарга карар кылынды. Хатның проектын Мирсәет Солтангалиев алдан ук хәстәрләп килгән иде. Совнарком рәисе Дерен-Айырлы һәм Кырым республикасының Башкарма комитеты рәисе Вәли Ибраһимов аны шундук имзаладылар. Инде Кырым партия өлкә комитетының беренче секретаре белән генә сөйләшәсе калды.

Петропавловский иптәш янына Солтангалиев, Айырлы һәм Ибраһимов өчәүләп керделәр. Илче булып килү­челәргә зур игътибар күрсәтте «Беренче».

Рәсми хат проектын өстәлгә салдылар. Дикъкать бе­лән укып чыкты Петропавловский һәм күзлеген салды...

— Сезнең фикер минем өчен ачык,— диде ул, Кырым республикасы вәкилләренә ым кагып. Аннан Мирсәеткә текәлде.— Иптәш Солтангалиев, минем өчен сезнең ка­рашны белү әһәмиятле. Бу хат белән танышмы сез? Сез ничек уйлыйсыз?

Ихлас бирелгән сорау иде бугай. Югалып кала язды Мирсәет, әйтерсең, ул монда Халык комиссариаты вәкиле булып килгән.

— Таныш,— диде ул, мөмкин кадәр үз-үзен кулда то­тарга тырышып.— Коллегаларыгыз керткән тәкъдимнәр кире каккысыз. Аргументлар җитди.

— Шул аргументлар гына җитәр дип уйлыйсызмы?

— Җитәр дип уйлыйм, иптәш Петропавловский... Тагы бер нәрсәне күздән ычкындырмау кирәк, әлбәттә.

— Йә-йә, ул ни?..— дип, кызыксынды Беренче секретарь.

— Белүегезчә, патша самодержавиесе дәверендә та­тарлар булсын, еврейлар булсын — аеруча изелгән милләт­ләр иде. Җирсез булдылар, хокуксыз булдылар. Сезнең уйланган булмадымы, иптәш Петропавловский, ни өчен әле Кырымга нәкъ менә сезнең милләт вәкилләрен күчерү күздә тотыла?..

— Юк, уйланганым булмады. Тыңлыйм...

— Бу — татарлар белән еврейлар арасында гомерлек нәфрәт, дошманлык уятмагае дим. Бер атуда ике куянга тидерү кебек килеп чыга... Сезгә мәгълүм булса кирәк, Советлар илендәге төркиләрнең берсе дә хупламый бу күренешне. Дөнья җәмәгатьчелегенең фикере дә уңай бул­мавы ихтимал..

Петропавловский авызына су капты диярсең. Мирсә­етнең дәлилләренә каршы төшмәде. Ихтыярсыздан баш кагып куйды хәтта.

Вәли Ибраһимов белән Дерен-Айырлының күңелләрендә өмет чаткысы кабынды.

XXII

Кырымнан Үзәк Комитетка килгән рәсми хат Сталин тарафыннан көтеп алынган иде. Аңарга: сәбәп кена кирәк. Ниһаять, ул табылды. Димәк, мәсьәлә дә көн тәртибен­нән алынды дигән сүз. Ул гына да түгел, бу эшне башлап йөргән еврей интеллигентларын бер-бер артлы кулга алу, лагерьларга озату кампаниясе башланды. «Кара син ул еврейларны, имеш, Советлар илендәге милли сәясәтне аз­дан гына юк итеп ташламадылар...»

Кырым татарлары да күкрәк тутырып иркен сулыш алырга өлгердеме икән?! Анда да милли азатлык хәрә­кәтенә мөнәсәбәте булган ир-атларны эзәрлекләргә кереш­теләр. Шул эзәрлекләүләрдән качып Мәскәүгә килеп чык­кан Вәли Ибраһимов белән Әклим Мөслимов көннәрнең берендә Мирсәетне эзләп тапты.

— Киңәш ит, Мирсәет,— диделәр алар.—Кырымда җа­ваплы урыннарда эшләгән һәммә татарга «эш ачылган». Кая барыйк?.. Ничек котылыйк?..

Сорауга сорау белән мөрәҗәгать итте Мирсәет үзе дә.

— Татарларны гына алалармы?..

— Юк,— диде Вәли Ибраһимов.— Рәттән тотындылар төсле.

— Петропавловский кайда?

— Мәскәүгә чакырттылар, һәм киткән җиреннән эзсез югалды.

— Дерен-Айырлы ничек?

— Эшеннән алдылар. Әлегә шифаханәдә диләр.

— Аңлашылды, — дип, көрсенеп куйды Мирсәет.— Ди­мәк, минем шикләнүем урынлы булган. Татар белән ев­рейны үзара капма-каршы куеп сугыштыру гына булган боларның максаты. Кемгә дә булса игелек эшләү түгел.

— Киңәш сорап килдек, Мирсәет. Әллә Төркиягә таю ягын карыйкмы икән?—диде шулчак Мөслимов.

Солтангалиев өчен ят сорау түгел бу. Ничәмә-ничә тапкыр бу хакта уйланганы бар иде бит аның. Әле соңгы арада гына, Троцкийның ярдәмчеләре кулга алынуы ха­кында мәгълүм булгач, Буду Мдивани белән дә нәкъ шул хакта очрашып киңәшкәннәр иде. Аның үз мөнәсәбәте бу сорауга; яшәсә дә, үлсә дә— үз ватанында үз халкының язмышын уртаклашу.

— Совет хөкүмәте каршында гаебегез юк икән, нигә качарга! Качу — үз гаебеңне тану булып чыкмасмы? — дип җавап кайтарды ул аларга.

— Гаеп юк. Әмма яла ягалар,—диде Вәли Ибраһи­мов.—Унсигезенче елда Кырым комиссарларын үтерү ва­кыйгасы турында ишетеп беләсең. Әнә шул эшне ябыш­тырырга исәпләре.

— Синең гаепсез икәнлегеңне исбатлаучы дәлилләр бар. Казанда идең ич, Үзәк мөселман комиссариатында...

— Алар сорамас... Әләк язып кертелгән, шул җитә калган. Син ни әйтсәң, әйт, без Төркиягә юл эзләячәкбез.

— Киңәш итмим,— диде Мирсәет.—Гаепсез булуыгыз көн кебек ачык ич.

Килүчеләр икеләнүдә калды. Берничә айлар үткәч кенә аларның беркая да китмәгәнлеген ишетте Мирсәет, һәм теге чакта биргән киңәше өчен ачы үкенү биләп алды аны: чөнки Вәли Ибраһимов һәм Әклим Мөслимовларның кулга алынып, үлем җәзасына дучар ителүләре мәгълүм булды.

Бу хәбәр чираттагы тетрәнү булды аның өчен. Соңгы өметләрен өзде. Советлар иле һәм партия, төзәтә алмас­лык хаталар ясый-ясый, чын җинаятьчелек юлына кереп бара дигән сүз түгелме бу?!

* * *

Тарих егерме алтынчы елны вакларга керешкән иде инде. Мирсәетнең әле булса эшкә урнаша алганы юк. Мат­ди хәле җиңел түгел. Балаларын ач-ялангач итәсе кил­мичә, әледән-әле йөкчеләргә ияреп вагон бушатырга йөри. Күп вакыты өйдә уза, эш өстәле артында. Төрки милләт­ләр һәм Көнчыгыш илләрнең язмышы хакында тәмамлый­сы хезмәте бар. Шуның өстенә, күптәнге хыялы, «Картлык сагында» дип исемләнгән тарихи романын язарга да ке­решкән иде. Әмма җаныңда тыңгылык югында, нинди генә эшкә алынсаң да аны тәмамлап чыгу җиңел түгел икән ул. Үз башыннан кичкән кеше генә аңлый алыр моны.

Мирсәетнең югары даирәләр белән элемтәсе югалма­ган иде, әлбәттә. Илдә дәвам иткән ыгы-зыгылардан хә­бәрдар ул. Килеп-китеп йөрүчеләрдән өзелгәне юк. Әмма үзе күбрәк өйдә утыруны кулай күрә, анда-монда борынын тыкмый. Ә тормыш барыбер үзенекен итә.

Көннәрнең берендә Казаннан килеп чыккан тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Шәрәф белән Фәтхи Борнаш кагылдылар аңа. Һәр икесе шактый ук кәефсез, борчулы иделәр. Казандагы хәлләрне сораштырырга да өл­гермәде Мирсәет, Борнаш кайнарланып сөйләргә кереште.

— Мирсәет абый, бәлки син аңлата алырсың, бу нәр­сә? Нинди сәясәт бу — татарларның әлифбасы кемгә зыян китергән?..

Борнаш нык дулкынлана иде. Шуңа фикер өстенә фи­кере атланган, кабалана. Әмма аның ни әйтергә җыенуын шундук аңлап алды Солтангалиев, әлифба мәсьәләсе тел­дән төшми хәзер. Ата-бабадан килгән, ничәмә-ничә га­сырның гыйльми вә рухи мирас язмышы кыл өстендә тор­ган чакта үзеңне тыныч тоту җиңел түгел, әлбәттә.

Борнашның тынычлануын үтенде Мирсәет. Галимҗан Шәрәф та чабуыннан тартты үзенең.

— Монда чит-ят кеше юк, Фәтхи, ипле генә аңлашыйк.

— Беләм...—дип, көрсенеп, тирән сулыш алып куйды Борнаш.— Әлифбага тимәсеннәр, әлифбаны гына булса да тынычта калдырсыннар иде соң чиктә. Кемгә зыян иткән ул... Татар халкын тоташтан укый-яза белмәүчегә чыгару кемгә һәм ни өчен кирәк булган?! Мирсәет абый, шуны аңлатыгыз сез миңа?..

— Ярар, утыр, Фәтхи,— дип, янә үз-үзен абайламас хәлгә җиткән драматургка урын тәкъдим итте Солтанга­лиев.— Әлифба мәсьәләсе бер татарга гына кагылмый. Латин һәммә төркиләргә тәкъдим ителә.

Ниһаять, алдына куйган чәйне ипле генә йоткалап утырган Галимҗан Шәрәф кушылды сүзгә.

— Минем Бакуга китеп барышым. Тюркология корыл­таена.

— Яхшы, яхшы,— дип, хуплавын белдерде Мирсәет.— Мин ул хакта ишеткән идем... Әмма беләсезме икән, Га­лимҗан әфәнде, корылтай күз буяу өчен генә уздырыла. Әлифбаның язмышы хәл ителгән, минем белүемчә.

— Ничек?!—дип, янә кыбырсып куйды Борнаш.—Ни­чек инде алай, фикер алышмас борын ук мәсьәләне хәл дә итеп куйганнармы?

Кәефсез генә җавап бирде Мирсәет:

— Гадәтләнергә вакыт. Көн тәртибенә куелганга ка­дәрле үк хәл ителә бездә мәсьәләләр.

— Юк, мин моның белән килешә алмыйм,— дип, янә сикереп торды кайнар йөрәкле драматург.— Бөтен татар халкын надан калдырыргамы?! Гыйлемсез, әдәбиятсыз һәм денсез шыр-ялангач калдырыргамы? Килеште юк! Булмый болай, иптәш Сталинның үзенә керәчәкмен. Аң­латачакмын... Булмый болай. Кул кушырып утырсак, ярык тагарак янында торып калуыбыз да ихтимал!.. Иптәш Сталинга керәм.

«Эх, Фәтхи, Фәтхи...—дип, үзалдына уйланып куйды Солтангалиев.— Иптәш Сталинда синең белән минем кай­гы бардыр дип уйлыйсыңмы...»

— Ә бәлки,— дип, Галимҗан әфәнде дә кушылып алды сүзгә.— Ятып калганчы, атып калуың хәерлерәктер. Ста­линга керергә кирәктер, ничек уйлыйсың, Мирсәет?.. Акыл­лы вә кешелекле диләр ич үзен...

Дәшми кала алмады, димәк... Солтангалиев бу уңай­дан үз фикерен аңлатырга мәҗбүр булды.

— Сталинга кереп йөрү файдасыз,—диде ул.— Әле егерме икенче ел башында ук бу уңайдан сүз катканы бар иде аның миңа. Латин хакында түгел-түгелен, кирилл хакында. Илдә бер әлифба булырга тиеш дип саный Ста­лин. Бу ыгы-зыгының башы аңардан. Латин диюләре дә вакытлыча гына булса кирәк. Үз сүзен итәчәк Сталин. Бүгенме-иртәгәме, әмма барыбер үз сүзен итәчәк... Шу­лай, Галимҗан агай... Шулай, Фәтхи дустым... Без сез­нең белән бик кечкенә кешеләр, безнең сүзгә колак са­лучы булмаячак анда.

Галимҗан Шәрәфнең кулыннан чәй тәлинкәсе төшеп китеп чәлпәрәмә килде. Уңайсызланып, хуҗадан гафу үтенде ул. Мирсәетнең сөйләгәннәре аның өчен дә көтел­мәгән, башка сыймаслык яңалык иде, күрәсең.

—Мирсәет абый... Ни дигән сүз бу?! —дип, җанын кая куярга белмичә, ишекле-түрле йөренергә кереште янә торып баскан Борнаш. Иреннәре калтырый үзенең, йомар­ланган йодрыклары шап та шоп үз күкрәген төя.— Кемгә һәм ни өчен кирәк болар? Иптәш Сталин кай җире белән уйлый икән?!

— Сорамагыз миннән. Мин Сталин өчен түгел, үз-үзем өчен дә җавап бирерлек хәлдә түгел бүген,—дип, кисте­реп әйтте Солтангалиев. Борнашның кызулыгы, ихтыярсыздан, аның үзенә дә күчә башлаган иде күрәсең.

— Латины да, кириллы да кирәк түгел безгә,— дип, дәвам итте әле булса арлы-бирле йөренеп торган Бор­наш.— Иң элек халыктан сорасыннар. Сорамыйлар икән... Бу эш яхшы тәмамланмаячак. Әйтте диярсез, Мирсәет абый!.. Әйтте диярсез, Галимҗан агай!.. Халык баш күтә­рәчәк. Мин үзем әйдәячәкмен аны баш күтәрергә!

Галимҗан Шәрәф, Борнашны тынычландыра төшеп:

— Кызма әле, кызма әле син шулай,— дип куйды, әмма тынычландырыр сүз тапмады.

Шунда Мирсәетнең хәтеренә моннан берничә ай чама­сы әүвәл Хәсән Садри-Айвазовтан ишеткән сүзләр килеп төште:

«Алмаштырсыннар... Алфавитны гына түгел, халыкларның динен дә алмаштырырга ашыксыннар иде тиз­рәк,— дип сөйләгән иде Айвазов.— Һәммә халыкка так­сын иде Сталин үз ихтыярын. Үзенең дә, советларының да ни арада юкка чыкканын сизми дә калачак бит ул. Халыкны теленнән, әлифбасыннан ваз кичтереп була димени...”

Әмма бу хакта ләм-мим сүз катмады Мирсәет. Янып торган утка кәрәчин сибү кирәкмәс...

Тынлык урнашып торды бер мәлгә. Әмма киеренке тынлык иде бу. Һәркемнең ут йотып торган мәле. Ни әй­тергә дә белмиләр.

— Нәрсә, Мирсәет, шулай ук соңардык ,дип саный­сыңмыни,—диде Галимҗан Шәрәф, озаккарак сузыла төшкән тынлыкны бүлдереп.— Бакуга баруның да фай­дасы тимәсме?... Бик кайнар итеп һәм саллы дәлилләр илә чыгыш ясарга әзерләнгән идем бит.

— Ятып калганчы, атып калуың хәерлерәк. Барырга кирәк,—диде.—Кул кушырып утырыр чак түгел. Ил төкерсә — күл була диләр. Колакларына керә торсын... Киләсе атнада булса кирәк, монда, Мәскәүдә дә, Көнчы­гышны өйрәнү институты шул мәсьәлә буенча зур киңәш­мә уздырырга җыена. Ашмарин һәм Шахтахтинский кебекләр чыгыш ясаячак ди... Әнә бит ничек, кайчандыр патша агентлары булып төрки милләтләрнең тел вә динен юк итү өчен көрәшкән намуссыз затлар бүген латинга өндәүчеләр сыйфатында. Төрки милләтләрнең алга китүе өчен җан аталар, имеш. Дөньяга чыкмам дигән сүзем бул­са да, барырга һәм тозлап-борычлап нотык сөйләргә дип торам мин дә. Дәшми кала торган заман түгел, Галим­җан агай, барырга кирәк һәм чыгыш ясарга...

Төн уртасына кадәр дәвам иткән бу очрашу уртак борчу белән башланган кебек үк, акыл вә тән гайрәтенә ия өч ир-атның аянычлы ачынуы һәм чарасызлыктан үр­сәләнүгә тиң тыңгысызлыгы белән тәмамланды. Пар­тия һәм советлар сәясәтенә ышыкланган империячел көч­ләр чын-чынлап төрки милләтләргә каршы һөҗүмгә күч­кән иде. Моны күрмәмешкә салышырга мөмкин, әм­ма күрмәү мөмкин түгел иде инде.

Көнчыгышны өйрәнү институтында үткән киңәшмәгә Солтангалиев, үзенең йөк ташучы танышларының ярдәме белән, Мәскәү татарларыннан йөзгә якын эшче чакыртып китерә. Ашмарин һәм Шахтахтинский кебекләргә чыгыш ясарга да ирек бирми алар. Латинчылыкка каршы чык­кан Галимҗан Ибраһимов һәм Мирсәет Солтангалиевләрне, нотыкларын тәмамлагач та, сәхнәдән залга күтәреп төшерәләр... Пролетариат вәкилләре югыйсә! Әмма ва­кыйгаларның барышын алай гына борып булса икән ул. Юл сызылган һәм күрсәтмәләр бирелгән.

...Тагы унике-унөч ел чамасы гомер үтәр. Егерменче елларда латинга күчерелгән халыклар, янә «үз теләкләре белән» (!), кирилл әлифбасын алыр. Нәкъ теге замандагы кебек булыр һәммәсе. Әмма, кайчандыр латинчылыкка каршы төшкәннәр генә түгел, латинчылык өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән затлар да булмас инде ул чорда, һәм­мәсенең язмышы уртак: кайсы атылган, кайсы сөрелгән... Политбюро һәм ОГПУ үзе артыннан шаһитлар калдыр­мауны кулай күрә.

* * *

Егерме алтынчы елның көзендә, күпме гомерләр эшсезлектән интеккәннән соң, Мирсәет Солтангалиев, ниһаять, эшкә урнаша. Бөтенроссия аучылык җәмгыятенең Идел-Урал төбәге өчен җаваплы вәкиле итеп билгеләнә. Үзе ге­нә түгел, хатыны һәм балалары да ачлык-ялангачлык чигенә китереп җиткерелгән була инде аның. Гаилә башлыгы өчен, нинди генә булуына карамастан, эш табу — сүнеп барган өмет кабынуга тиң. Өстәвенә, аның алдын­да яңа мөмкинлекләр ачыла, ул хәзер елның теләсә кайсы фасылында үзе теләгән тарафка чыгып китә ала. Кешеләр белән аралаша, дөнья күрә ала. Татарстан һәм Башкортстанга кайту мөмкинлеге бар аның хәзер, чуаш, мари һәм удмуртлар яшәгән тарафларны аркылыдан-буйга гизә ала. Артык мәртәбәле оешмадан булмаса да, ул бары­бер Үзәк вәкиле булып кайта ич анда. Күптәнге таныш-белешләре, фикердәшләре белән туйганчы аралаша ала.

Эшкә урнашуда кайчандыр бергә-бергә Казанда Совет хакимияте урнаштырып йөргән таныш-белешләре ярдәм итте. Хәзер Үзәк Комитет бүлекләрендә эшләүче Эндель һәм Тихорецкий. Гариф Җанбаевка да рәхмәтле иде ул. Чөнки тегеләр белән элемтә аның аша булды...

Кызганыч, эшсезлектән тәмам җәфа чиккән Солтанга­лиев үзенең ни рәвешле тозакка эләгүен генә аңлап җит­кермәде бу юлы. Гадәттә, вакыйгаларның барышын алдан сизеп, күреп тора иде. Бу юлы алданды. Аның аучылык җәмгыятенә эләгүе, ул гына да түгел, Идел-Урал төбәге өчен җаваплы вәкил булып китүе, үзе уйлаганча, бәхетле очраклылык түгел. Киресенчә, бәхетсезлегенең дәвамы иде...

Идел-Урал төбәкләренә беренче сәяхәтендә үк аны махсус хәзерлекле яшерен агент, ОГПУ хезмәткәре озата чыга. Шуның өстенә, Чабаксарда булсын, Казанда яисә Уфада булсын, һәр шәһәрдә аны яңа шымчылар көтеп тора. Ул урнашкан бүлмә — тыңланыла. Рәсми вәкил сый­фатында аның тирәсендә бөтерелүчеләр — алдан ук әзер­ләнгән «гэпэушниклар». Транспортта булсын, аучылык җәмгыятенең бүлекчәләрендә булсын, төнлә булсын, көн­дез булсын, аның һәр адымы күзәтү астында. Кем белән очрашкан, күрешкән, кемнәрдә кунакта булган — һәм­мәсе теркәлә бара. Кара исемлеккә теркәлә...

Яңа җәмгыять төзүдә бердәнбер ысул итеп куркыту, мәҗбүр итү, кешене туып-үскән җиреннән сөрү һәм үтерү сайланган була инде. Күп игелекләр вәгъдә итеп килгән Совет хакимияте, дөресрәге большевиклар диктатурасы, ачыктан-ачык илнең сәламәт күзәнәкләре булган интел­лигенция, дин әһелләре, таза хәлле мужик һәм эш кешеләрен юкка чыгарырга, куркытырга керешә. Большевизмның иң тәү корбаннарыннан булган Солтангалиев янына, табигый ки, җәмгыятьнең сәламәт катламнары тартыла. Сталин шуны яхшы белә. Әнә ни өчен гомерендә киек-җәнлек белән эш итмәгән мил­ли сәясәтче аучылык җәмгыятенә килеп юлыга. Әнә ни өчен Мирсәеткә Идел-Урал төбәкләрен дәүләт хисабына аркылыдан-буйга гизеп йөрү хокукы бирелә.

Солтангалиев — тозакта. Ул һичкая китеп югалмас, инде аның мәсләктәшләрен барлый, аулый башларга ва­кыт. Зур ауга әзерләнә, зур ауның хәстәрен күрә Сталин. Аучылык җәмгыяте дигәне дә сүз өчен генә ич аның, ул оешма турыдан-туры ОГПУ карамагында була. Ил­нең һәммә милли төбәкләренә Мирсәет Солтангалиев ке­бек «киек-жәнлекләр» җибәрелә иң элек. Төркестанга да җибәрелә алар, Украина һәм Кавказ тарафларына да... Шуларның һәммәсен чын аучылар — «гэпэушник»лар оза­та чыга. Аучылар озата бара, аучылар каршы ала. Илдә күз күрмәгән, колак ишетмәгән зур ау башлана... Эзәр­лекләү, күзәтү, кулга алу һәм җәзалау органнарын үз ку­лында тоткан Генераль секретарь Иосиф Сталин, шул рә­вешле, баш аучыга әверелә.

* * *

Аучылык җәмгыятенә җаваплы хезмәткәр итеп билге­ләнгән Солтангалиев, дөньясын онытып, башы-аягы бе­лән яңа эшкә кереп чумды дисәк, хаталану булыр иде. Дө­рес, матди килере булган эшкә мохтаҗ иде ул. Ил буй­лап йөрү, төрле милли төбәкләрдәге хәлләрне үз күзләре белән күрү, иске дуслары белән күрешеп сөйләшүләргә сусаган иде. Әмма үзенең милли вә сәяси кыйбласын югалтмады һәм югалтырга җыенмый да иде.

Танышлары, якыннары аз түгел аның. Аларның бе­ренчеләре, партия һәм совет органнарында эшләү дәве­рендә аралашып, ярдәмләшеп яшәгән дуслары. Төрки тө­бәкләрдә һәм үзәктә генә түгел, һәммә республика вә өл­кәләрдә бар алар. Әмма бу төр таныш-белешләрнең бер хикмәтле үзенчәлеге торган саен аермачык булып күзгә күренә, ачыклана бара иде. Утырган урындыгыңа карап сәлам бирә икән андый дуслар. Кирәгең калмаса, акрын-акрын гына читләшәләр, яңа түрәләргә елышалар. Рево­люция, милләт язмышына караганда кресло язмышы ка­дерлерәк була болар өчен. Бу төр таныш-белешләре әлегә үзеннән йөз чеермәсәләр дә, аларга ышанып, аркаланып булмый иде инде...

Икенчеләре белән аны язмыш уртаклыгы берләштерә. Билгеле бер дәвердә партия һәм совет органнарыннан кыс­рыклап чыгарылган бу кешеләр өчен Солтангалиев әле дә дәрәҗәгә ия. Күпме генә кыйнамасыннар, сындырырга тырышмасыннар- сынмады Мирсәет. Моны һәркем күреп, тоеп тора. Юкка дисезмени, Сталин булып ул да елның-елына кабул итеп тора аны, исәпләшергә мәҗбүр. Бу төр дусларына ул таяна ала иде...

Өченчеләре — яшьләр, төрле сәяси түгәрәк һәм хәрә­кәтләрдә катнашучылар. Советларның һәм большевизм­ның милли сәясәте белән килешмәүчеләр. Бу иш таныш­лары аеруча үз һәм кадерле иде аның өчен. Чөнки боларының канатлары каерылмаган, рухлары сәламәт, бо­лар көрәшергә сәләтле! Тик, кызганыч, араларында ОГПУның яшерен агентлары мыжгып тора. Кемнең кем булуын тану җиңел түгел... Казанда яисә Мәскәүдәме, Уфада яисә Әстерхандамы, андый яшерен түгәрәкләр кайда гына бул­масын, бишнең берсе мәгълүмат ташучы була. Шуңа бо­лар белән эш итүнең дә кыен яклары аз түгел...

Солтангалиевнең аеруча ышанган кешеләре — Кырым­нан Дерен-Айырлы, Башкортстаннан сөрелгән Морзабула­тов, Касыйм шәһәреннән Баубәков һәм күптәнге таныш­ларыннан Гариф Җанбаев белән Гасыйм Мансуров була бу чорда. Бары шул кешеләр алдында гына чишелеп, кү­ңелендә булганнарны ихлас сөйли ала ул хәзер. Якынна­ры, танышлары күпме генә булмасын, Туран хакындагы хезмәтләрен башка һичкемгә күрсәтмәс була ул.

Даими очрашу урыннары – Ленин тауларындагы ур­ман. Җәйләрен җиләк яисә гөмбә эзләгән атлы булып, кышларын табигать гүзәллеге белән хозурланып йөргән җирдән төрлесе төрле тарафтан килеп очрашалар да бер сәгать-сәгать ярым арасында мәгълүмат алышалар, ки­ңәшәләр.

Халыкара масштабта социализм төзү идеяләре тук­талды. Капитализм, тотрыклылану гына түгел, үсешкә юл алды. Милли төбәкләрдә яңа хакимияттән канәгатьсезлек күзгә күренеп үсә барды.

— Башкорт авылларына барып бер сызгыру җитә, һәм­мәсе кулга корал алачак. Канәгатьсезлек зур. Нишли­без?—дип, ашыктыра Морзабулатов.— Башсовнарком рәисе Мөхәммәткуловтан берни көтеп булмый. Креслога менеп үрмәләгәч тә дөньясын онытты...

Дерен-Айырлы Кырымдагы җитәкчеләрдән канәгать түгел, Үзәкнең Кырымда алып барган милли сәясәтеннән зарлана. Тауларда зур булмаган кораллы отрядлар оешу турында хәбәр итә.

Баубәков Касыйм шәһәрендәге татар җитәкчеләрен эштән алу кампаниясен ни белән аңлатырга белми... Ка­сыймда, гомумән, татарга көн беткән...

— Зарлануларны мин дә дәвам итә алам,— дип, ка­нәгатьсез генә сүзгә кушыла шунда Солтангалиев. – Шу­шы көннәрдә генә Һади Атласыйдан хат алдым. Авылда мужикка көн калмады дип яза. Муллалар, галим вә язу­чыларны эзәрлекләү дәвам итә. Милләтнең җелеген ко­рытуга юнәлтелгән болар, яхшыга түгел, беләм. Әмма зарланулардан файда юк. «Нишлибез?» дигән сорауга җавап эзләргә тиеш без бүген...

— Кремльдә ни сөйлиләр?.. Андагы яңалыклар белән таныштырсаң иде...— дип сорый Морзабулатов.

Мирсәетнең әле булса, һичкемгә билгеле булмаган ниндидер иске элемтәләре аша, Үзәк Комитетта һәм Сов­наркомда узган яшерен киңәшмәләрдән мәгълүмат алып торуын белә иде алар.

Кыскача гына яңалыклар белән таныштырды Солтан­галиев: РСФСРның Үзәк Башкарма комитеты сессиясендә иптәш Рязанов «һәммә милләтләр урыс мужигы җилкә­сендә яши. Туземецларны читкә куеп, урыс мужигы ту­рында кайгырта башларга вакыт», дип сөйләгән.

Ә Рыков иптәш Советларның әле генә булып узган съездында шул борчылуны тормышка ашыру юлларын күрсәткән: «Милли районнарны индустрияләштерү күздә тотылмый. Алар чимал чыганагы һәм авыл хуҗалыгы өчен мәйдан булачак», дип ачыктан-ачык сөйләгән.

— Җыеп әйткәндә шул, большевиклар партиясе милли сәясәттә икейөзлеләнүен дәвам итә,— дип йомгаклады Мирсәет.— «Урыс мужигы» дигәннәре дә хәйлә генә. Му­жикның милләте юк алар өчен, һәммәсе кол сурәтендә — башкорты ни, урысы ни — бер!

— Казагыстанга Дон казакларын күчерү, Татарстан һәм Башкортстанда рус районнары тергезү эшенә дә тотыналар ди, әнә...

Кызып сөйләргә, зарланырга керешкән Морзабулатовны бүлдерергә кирәк тапты Мирсәет.

— Мөмкин,—диде.—Әмма болары да акыллы соясәтче эше түгел... Килешик әле: әйдә бүгенгә зарланулар­ны туктатып торыйк. Бер нәрсә көн кебек ачык: партия үзенә булган ышанычны акламады. Социаль революция эше — тупик­та. Иртәме-соңмы ул һичшиксез җиңеләчәк. Шун­дый ихтималның булуын истә тотып, без массалар һәм иң элек яшьләр арасында эш җәелдерергә тиешле. Туран федерациясе ул — советларга каршы көрәшүчеләр хыялы түгел. Ә адашкан социализмны коткару юлы. Халыклар­ның милли-азатлыкка булган омтылышына таяну.

Шулай... Бары тик шулай гына аңлатырга тиешле без үз мәсләгебезне.

Мирсәетне тыңлыйлар. Аның белән бәхәсләшәләр. Ан­нан уртак бер фикергә дә кайтып төшәләр. Мәсләк һәм язмыш уртаклыгына нигезләнгән дуслык дәвам итә. Аларны тагы ниләр борчыган, аларның нинди ниятләре булган, ул хакта урман сукмаклары һәм үзләрен ел тәүлегенең теләсә кайсы фасылында шул сукмаклар читеннән озата барган ак каеннар, юкә һәм усак агачлары гына хәтерли торгандыр... КГБ архивында күпме генә эзләсәм дә, Ленин тауларындагы бу сөйләшүләрне теркәп калдырган язма­лар тапмадым мин.

* * *

1927 нче елның гыйнвар урталарында Мирсәет Солтангалиевнең Сталин белән ике бер мәртәбә очрашкан бу­луы мәгълүм. Шунысы игътибарга лаек, бу юлы башлап теләк белдерүче Сталин була. Бу күрешүнең үзе өчен һичнин­ди игелек китермәячәген Мирсәет инде яхшы белә. Шуңа да карамастан, баш тартмый очрашудан. Сталинның Солтангалиевне гыйнвар аенда ук кабул иткәнлеге мәгълүм. Мирсәетнең соңрак ОГПУ тикшерүчеләренә биргән җавапларыннан чыгып, ул очрашуда нинди мәсьәләләр кузгатылганлыкны да чамаларга мөмкин.

- Партия сафларына кайту теләгең һаман да үз кө­чендәдер?...—дип сорый аңардан Сталин.

— Үземне әле дә халык азатлыгы өчен көрәшчеләр сафында саныйм. Фиркале булып та хезмәт ияләрен кол итеп тотарга омтылучылар бар. Шул сәбәпле партиягә кайту турындагы үҗәтлегем сүрелә төште,—дип җавап кайтара Солтангалиев.

Ялт итеп әңгәмәдәшенә карап ала Генераль секретарь. Үзенә юнәлтелгән кинаяне аңлаган, күрәсең... «Кара аны, ничек сөйләшә! Бер дә үзенә күрә генә түгел», дип тә уй­лап алган булса кирәк. Чөнки Солтангалиевне канатлары каерылган, каурыйлары коелган һәм тәмам мескенгә төшкән хәлдә күрергә өметләнгән иде бит ул. Баксаң, һа­ман шул ук икән... Энәләре керпенеке сыман тырпаеп тора.

— Гаилә хәлләрең ничек? Хатының, балаларың...

Мирсәет яхшы белә: бу сорауны Сталин махсус бирә аңарга. Матди яктан авыр яшәүләрен белә ич. Әңгәмәдәшен гаилә язмышы хакындагы хисләр белән икеләнүгә этәрү, түбән төшерү аның максаты.

— Рәхмәт, иптәш Сталин,— ди Мирсәет, коры гына.— Минем гаилә хәлләрен сораштырырга чакырмагансыздыр. Сезнең зуррак эшләрегез дә җитәрлек...

Елмаеп алгандай була Сталин.

— Син һаман да шул ук, аз гына да үзгәрмисең, Сол­тангалиев. Чәчләрең генә агарган...

Ниһаять, турыдан-туры сорарга мәҗбүр була Мирсәет.

— Иптәш Сталин, әйтегез, ни өчен чакырдыгыз? Ни сәбәпле мине искә алдыгыз?.. Онытырга вакыт бит инде...

— Сине онытып буламы соң,—дип, янә Генераль секретарь үзалдына көлемсерәгәндәй итә.—Теге дөньяга киткәчтен дә сагындырырсың, искә төшерермен әле үзеңне.

— Нәрсә, иптәш Сталин, теге дөнья хакындагы уйлар да киләме башыгызга? — дип, төртелергә кирәк тапты Мирсәет. Махсус аңламаганга сабышты.

Сталин төп сөйләшүгә күчте, ниһаять.

— Буржуаз матбугат «социализм төзү юлында Ста­линның ике төп дошманы бар»,— дип яза икән...— Берсе Троцкий, икенчесе — Солтангалиев». Шул хакта син ни­чек уйлыйсың?..

— Ә бәлки ул дошманнарны сез үзегез уйлап чыгар­гансыздыр?! Троцкий социализмга дошман түгел иде...

Аңарга фикерен тәмамларга ирек бирмәде Сталин.

— Троцкий синең күптәнге әшнәң, бу миңа мәгълүм. Әмма уйлап кара: Үзәк Комитет эшендә бертуктаусыз аяк чалулар... Канәгатьсезлек һәм төрле имеш-мимешләр... Генераль секретарь шуларга түзеп торырга тиешме?

— Юк, иптәш Сталин, Троцкийга каршы эшегездә мин сезгә юлдаш була алмам. Башканы эзләгез! — дип, әйтеп ташламасынмы Солтангалиев. Сталинның үзенә нинди эш йөкләргә җыенганлыгын сиземләп өлгергән иде ул.

Сталин дәшми торды байтак кына. Кәефе кырылудан­мы, максатына ирешә алмауданмы — үзе генә белә. Әмма Мирсәетнең сиземләве урынлы булгандыр.

— Үзеңнән өмет өзмәгән идем әле... Социализм төзү­челәр сафына кайтырсың, дип ышана идем. Буржуаз мат­бугат синең хакта да дөрес фикердә, димәк...—дип, гүя үзалдына сөйләнеп алды Сталин, һәм, төребкәсен кабы­зып, аңарга аркасы белән борылды.

— Миңа китәргә рөхсәттер, иптәш Сталин. Сау булы­гыз,—дип, Мирсәет тә урыныннан торды.

— Уңышлар телим,—дип, шулай да хушлашыр ал­дыннан кулын сузды Сталин.—Мин әле сиңа ышанам. Безнең сафларга кайтырсың дип ышанам... Уйлан, синең өчен Троцкий кадерлерәкме, әллә башыңмы?!

Белә Мирсәет, бу — Сталинның ихлас сүзләре түгел. Тешләрен кысып әйтелгән соңгы сүзләре, чөнки күзләрен­дә — кан...

Мирсәет ни дияргә белмәде, ишек тоткасына үрелде...

* * *

Егерме сигезенче елның августында Казанга килгәчтен ул кунакханәгә төшмәде, Микъдәт Борындыков фатирында тукталды. Кая барса, шунда артыннан калмыйча һәр ады­мын күзәтеп йөрүчеләрдән беразга гына булса да ары­нып тору иде теләге.

Татарстанның беренче җитәкчеләрендә аның йомышы юк. Тегеләре дә үзе белән күрешергә атлыгып тормыйлар. Чөнки заманы шул, һәркемдә баш кайгысы, җан кайгы­сы... Мирсәет төшенә, яхшы аңлый моны. ( Миңа да яхшы таныш һәм аңлаешлы күренеш бу. Заманалар үзгәрсә дә ашлы тәлинкә тирәсендә буталып йөрүчеләр үзгәрми икән ул. – Автордан).

Шулай да, нинди генә киеренке һәм куркыныч көннәр булмасын, Казанда Солтангалиев белән күрешеп, бер-ике сүз алмашып, кунакка алырга атлыгып торган кешеләр­нең исәбе-хисабы юк. Татар дөньясында, бигрәк тә аның зыялылары даирәсендә, матбугатта күпме генә каһәрләнмәсен, Солтангалиевнең дәрәҗәсе төшмәде, киресенчә, күтәрелә генә бара иде. Ул көненә әллә ничә мәртәбә язучылар, галимнәр, журналистлар белән очрашты. Мил­ләт язмышы һәм ил язмышы хакында ихлас борчылган яшьләр чакыруын да кире кага алмады.

Исеме ул заманнарда ук киң мәгълүм булган рәссам, күптәнге танышы Бакый Урманчеларда узды бер очрашу. Айдарскийлар фатирында да таңга кадәр дәвам итте әң­гәмә. Бу гаилә белән соңгы елларда ихлас дуслык элем­тәләре берләштерә иде аны. Талантлы режиссер Айдарскийның, хатыны Сара белән, Мәскәүдә чакта аларда берничә тапкыр куна калганы да булды. Сара Садыйкованың җырлавын Фатыйма аеруча ярата иде.

Айдарский һәм Урманчеларда узган очрашуларда сүз, нигездә, әдәбият-сәнгать тирәсендә барды. Әдәбият әһел­ләренең бер-бер артлы кулга алынуы һәм төрле эзәрлек­ләүләргә, кимсетелүләргә дучар ителүләрен яхшы белә иде ул, шуңа җитди сәяси әңгәмәләрне урап узарга омтылды.

Казанда соңгы киче иде булса кирәк. Борындыков бе­лән Мөхәммәдьяровларга кагылды ул. Монда әү­вәлге танышларыннан Һади Атласый һәм Мәхмүт Бөдәйле дә бар иде. Һәрхәлдә, бу очрашуда шиккә урын калды­рырлык кеше юк. Шуңадыр, әлбәттә, сөйләшү, фикер алы­шулары да бермә-бер ихласрак булды.

Йорт хуҗасы Фатих Мөхәммәдьяров әүвәл Татар­станның Сәламәтлек саклау халык комиссары иде, әле соңгы араларда гына эшеннән алынган. Элек-элек­тән сәясәт белән шөгыльләнүче түгел. Әмма язмыш тет­рәнүләре һәм заман кемнәрне генә сәясәтче итмәгән.

— Кешенең кадере китте... Нинди социализм булсын бу... Бөтен илне казармага әверелдердек,—дип, иң элек зарланырга керешүче ул иде.

Һади Атласый шундук аны күтәреп алды. Куркусыз кеше буларак, ул, гомумән, илдәге үзгәрешләрне башын­да ук кабул итмәде, алай гына түгел, ачыктан-ачык тән­кыйть итеп килде.

— Илең белән кыргый җинаятьчеләр идарә иткәч, алардан ни көтәргә мөмкин. Он да юк, тоз да юк боль­шевиклардан һәм булмаячак та! Дөньяны болгатырлар-болгатырлар да дөмегерләр бер...

Артык кискен гыйбарәләрне өнәп бетермичә, Мәхмүт Бөдәйле өлкән остазының чабуыннан тартып бүлдерергә ашыкты.

— Һади әфәнде, алай ук югарыдан купмыйча, тыныч кына сөйләшеп-киңәшеп утырыйк әле бер. Олы кунагы­бызга сүз бирик,—дип, Мирсәеткә игътибар юнәлтте.

— Ә-ә, онытканмын икән... Монда син — бәлшәвик тә бар икән бит але,—дип, уенга борып, өйне яңгыратып кө­леп җибәрде Атласый. Большевик дигәне — Бөдәйле. Әле ул коммунистлар фиркасеннән сөрелмәгән була. Әм­ма бу — тарихчы-галимнең шаяруы гына, усаллык белән әйтелгән сүзе түгел. Шундук, зыялы зат буларак, әйтеп тә куйды ул.— Ярый, егетләр, җайсызрак сүз әйтелсә, га­епкә бөкмәгез. Илдә барган хаксызлыклар өчен җаным әрнегәнгә әйтәм. Аннары, сездән аермалы буларак, мин бит авыл җирендә яшәгән кеше... Ярар,— диде Атла­сый, тирән сулыш алып,—әйдә, Мирсәет, сине тыңлыйк. Безнең моң-зар бетмәс ул. Илдә, мин бәхетле дип әйтерлек, ала карга да калмады бит хәзер. Нишли­без, кая барабыз без, Мирсәет, син ничек уйлыйсың?

Мирсәетнең Казанга килүенә бер атна тулып килә инде. Иртәгесен юлга. Ул һичкайда ачылып китеп сәясәт хакында сүз кузгатмады әлегәчә. Тыңлады гына.

Үзен күпме генә эчкерсез әңгәмәгә этәрмәсенннәр — ачылмады, түзде. Үзеннән элгәре, әңгәмәдәшләренә, таныш-белешләренә — яшь татар зыялыларына шик төшмәсен дип түзде. Чөнки белә, һәр очрашуда, ким дигәндә, бер «гэпэушник» утыра. Гаепкә бөгәрлек сүз чыкса, аның күләгәсе һәммә катна­шучыларга да төшәчәк. Ә бу гаилә өстәле артында шиккә урын юк кебек. Ан­нан, иртәгесен Казаннан китәсен истән чыгарырга ярамас. Тагы булырмы шундый мөмкинлек? (Күңеле дөрес тойган икән: бу — аның үз иреге белән Казанга соң­гы килүе, соңгы чәй мәҗлесе, соңгы дустанә сөйләшүе булган. - Автордан).

Тын гына, ипле генә сөйләргә кереште Солтангалиев.

— Һади әфәнде... Фатих кордаш... Якын дусларым, Мәхмүт илә Микъдәт,— дип, һәммәсенең исемен атап, моң­лы карашын аларның күзләренә төбәп-төбәп алды.— Илдә барган хәлләр аянычлы. Без хыялланган социализм — онытылды хәзер. Изелгән милләтләрнең азатлыгын кай­гырту сүздә генә. Без — тупикта, юлның дәвамы юк. Ир­тәме-соңмы киткән юлыбыздан кире борылырга мәҗ­бүр булачакбыз. Әмма сорау туа: нинди тарафка?..

— Бар хикмәт әнә шунда, шул сорауда...

— Әйе, дөрес...— дип, бер-берсен хуплады әңгәмәдәш­ләре.

Солтангалиев сүзен дәвам итте. Сүзләре, гүя, күңе­ленең иң тирән төпкеленнән чыга иде. Хискә, тойгыларга бирешү кая, аны элгәредән белүчеләр өчен бу басынкылык аңлашылмас дәрәҗәдә сәер тоелгандыр.

— Димәк, аякны алдан киенеп торганың хәерле. Илнең, халкыбызның тарих чүплегенә барып терәлгәнен кул кушырып көтеп утыру ярамас. Коммунистларга һәм большевистик партиягә өмет баглау, мөгаен, инде мөмкин түгелдер.

— Уф алла...— дип, канәгать көрсенеп куйды Һади Атласый.— Синең авыздан да шундый сүз ишетермен икән, Мирсәет.

Атласыйның сәяси карашлары яңалык түгел иде Сол­тангалиев өчен. Җавап бирергә кирәк санамады, фикерен өзмәүне артык күрде:

— Иртәме-соңмы революция эшен яңа дулкын булып күтәрелгән милли азатлык хәрәкәте эләктереп алырга тиеш булыр. Бу—бер татар өчен генә түгел, һәммә милләтләр өчен дә уртак көрәш булуы ихтимал. Шул исәптән, руслар өчен дә.

Билгеле, милли азатлык өчен көрәшенең соң нәтиҗәсе бүлгәләнү, таркалу түгел, ә бәлки яңа, бөтенләй башка, сәламәт нигездә берләшү. Әмма бүгенгечә — беренче сорт­лы, икенче һәм өченче сортлы, ягъни өлкән агай һәм йо­мышчы малайлар бергәлеге булмас ул. Тигез хокуклылар, сәламәт рухлылар гына тәшкил итә ала чын берлекне, чын федерацияне. Ә бүген бармы ул?!

— Юк... Кая инде ул...— диде әңгәмәдәшләре.

— Мөмкинме андый бергәлек?

Тыңлаучылар бу сорау алдында икеләнә калдылар.

— Мөмкин,— диде Бөдәйле.

— Мөмкин иде. Әмма форсатны кулдан ычкындыр­дык,— диде Мөхәммәдьяров.

Атласый исә кулын гына селтәде:

— Балык белән итне бер казанда пешермиләр...

— Мин хөкемдар түгел,— дию белән чикләнде Мирсә­ет, бәхәскә йомгак ясаудан тайчанып.— Әйтәсе килгәнем шул иде: революция тәмамланмады. Ул — адашты гына бары. Бүген исә, киң масштабта милләтләрнең азатлыкка булган иммунитетын, ягъни сәламәт тоемлавын, юкка чы­гару кампаниясе башланды һәм ул дәвам итәчәк. Шул афәттән аны исән-аман алып чыгу, коткару, үзен көрәш­че санаган һәр вөҗдан иясенең изге бурычы... Көн тәрти­бендә торган иң әүвәл мәсьәлә — шул. Дин әһелләренә, милләтнең зыялыларына, язучыларга һөҗүм юкка түгел!.. Тарихка тискәре ярлык тагу, алфавит алмаштыру да шул имансызлык тәсбихының чираттагы төймәләре булыр. Шул төймәләрне ипле генә берсе артыннан икенчесен тартып утыручы бар...

— Кем? —дигән сорау чыкты берәүнең авызыннан. Мирсәет сорау бирүчегә күтәрелеп, карашын текәү бе­лән чикләнде: аңлашыла иде ич барысы да...

Чәй өстәле артындагы бу әңгәмә таңга кадәр дәвам итә. Мирсәетнең Көнчыгыштагы милли азатлык хәрәкә­тенә мөнәсәбәтле үзгә фикерләре белән танышыр ара да була, Туран хакындагы имеш-мимешләргә дә ачык җавап табыла... Микъдәт Борындыков белән иртәнге бишләрдә генә әйләнеп кайта алар. Борындыковны йокы баса. Ә Сол­тангалиев иртәнге Казан урамнары белән хушлашырга чыга. Үзе өчен гаять таныш та, истәлекле дә булган шә­һәр үзәген аркылыга-буйга гизә. Айсыз калдырылган Сө­ембикә манарасы каршында басып тора озак кына, үзе укыган мәктәпне урап уза. Болак буйлап Кабан күленә килеп чыга. Күпме вакыйгалар кичергән ул шушы төбәк­ләрдә, кемнәр белән генә очрашмаган, аралашмаган: Ту­кай, Исхакый, Әмирхан, Вахитов һәм Алкин, Троцкий һәм Вәисов, Грасислар...— гүя бу шәһәрнең ничә дәвергә тиң тарихы сыйган аның хатирәләренә. Шул хатирәләр­дә күпме өмет вә алданулар, күпме аяныч һәм үкенү, сагыш һәм моң барлыгын үзе, бары тик үзе генә белә...

— Мирсәет абый... Сез түгелме бу?.. Исәнме, Мирсәет, абый,—дип, шул мәлне берәү ипле генә җиңенә кагыла аның. Онытылган, истәлек һәм хатирәләр чоңгылында барган җиреннән сискәнеп куя ул. Каршысында басып торучы егеткә карашын төби.

— Сәйдәш... Салих энем, син түгелме соң бу?!

Ирексездән, бер-беренә тартылып кочаклаштылар. Кө­телмәгән булса да бер-берен күптәннән һәм яхшы белгән, бер-бере өчен кадерле булган кешеләрнең очрашуы иде бу. Куаныч гөрелтесе булган шатлык авазлары иртәнге йокымсырау халәтеннән арынырга өлгермәгән күл читен сискәндереп җибәрде. Камышлар арасыннан бер төркем үрдәк пырхылдап күтәрелде, яр читендәге бөтнек катыш куе үлән өстеннән чулт-чулт бакалар сикереште. Мәрҗани мәчете ягыннан әтәч кычкырганы, Ерак Кабан тарафыннан үксез бозау мөгрәгән аваз ишетелде...

Зәңгәр күзле ике татар бер-берсеннән карашларын ае­ра алмыйча үзара куанышып торуларында иде әле.

— Мирсәет абый, киттек минем өйгә... Өр-яңа көй уйнап күрсәтермен үзегезгә,—дигән сүз, гүя, Сәйдәшнең күңеленнән нур булып сирпелде.—Әле һичкем ишетмәгән, ошбу сәгатьтә, шушы таң белән туган көй...

Мирсәетнең кунакка йөрер арасы юк иде инде — вокзал­га ашыгасы бар, санаулы гына сәгатьләре Калган... Ә шулай да баш тартырга базмады ул, әле булса иҗат һәм моң халәтеннән чыга алмаган, фани дөньядан аерылган Сәйдәшнең кәефен бозарга теләмәде.

Салих якында гына тора булып чыкты. Ишектән керү­гә үк пианиносы артына барып утырды ул һәм бер артык хәрәкәт, аваз чыгармыйча, уйнарга кереште.

Бер читтәге урындыкта утырган Мирсәетне дә өермәдәй үзе белән күтәреп алды музыка. Дөньясын оныттырды... Урман шавы булып бәреп керде моң. Ул да түгел, җил тынып алган мизгелләрдә яфраклар лепердәшүе, кошларның канат кагышы ишетелеп-ишетелеп калды. Сабан тургаемы — зәңгәр хозурлык­тагы бишектә тибрәнә-тибрәнә моңланырга кереште... Чишмә агышы һәм шул чишмәдән чиләк-көянтә асып судан кайтып килгән яшь киленнең җилкәсендә талир тәңкәләр чылтыра­вы... Кемнәрнеңдер жан ачысы белән көрсенеп куюы... Мен­дәргә капланып үксеп-үксеп елавы...

Композиторның пианино артыннан торып ишекле-түрле йөренә башлаганын да тоймый калды Мирсәет, ул әле моң канатларында иде һаман. Чын мәгънәсендә әсир ит­кән иде аны бу яңа көй...

Пар бөркеп торган җиз самавыр артына утыргач кына сорау бирергә булды Мирсәет:

— Бу көйнең исеме ничек, Салих? Сүзләре дә бар­дыр...

— Исеме дә, сүзләре дә юк. Әле нотага салып, кәгазь­гә дә төшерелмәгән,—дип җавап бирде ипле, тыйнак та­выш.— Бүген иртән Кабан читендә ишетеп алдым үзен. Беренче тыңлаучысы син булдың, Мирсәет абый.

Бераз хәл белешеп, ерак үткәндә калган истәлекләрне барларга да өлгерделәр. Үзенең иң элгәрге укытучысы булган Солтангалиевне онытмаган булып чыкты Сәйдәш...

Баш очларында эленеп торган күкеле сәгать тугызны суккач һәр икесе сискәнеп куйдылар. Ник гел шулай икән ул: җанга якын кешең белән очраштыңмы, вакыт тар, вакыт җитми... Аның да менә ашык-пошык хушлашып, чыгып йөгерүдән башка чарасы юк.

Болак аша салынган иске таш күпернең аргы тара­фында сабыр гына аңарга кул болгап озатып калучы Салих Сәйдәшев иде...

XXIII

«ОГПУ рәисе урынбасары иптәш Ягодага. Хәбәр кәгазе.

Кырымдагы «Милли фирка» дип исемләнгән контрре­волюцион оешма эшен тикшерү нәтиҗәсендә без түбәндә­геләрне ачыкладык: Бөтенсоюз аучылык җәмгыятенең җаваплы хезмәткәре, 36 яшьтә, партиясез Солтан-Галиев Мәскәүдәге үзәк белән генә түгел, «Милли фирка»ның бө­тен эшчәнлегенә җитәкчелек итә икән.

Шаһитларның күрсәтүләре аны түбәндәге җинаять­ләрдә фаш итә:

а) һәммә төрки-татарларның милләтчел оешма һәм төр­кемнәрен берләштерә торган (Солтан-Галиевчел) контрре­волюцион үзәк оештыруда;

б) «Көнчыгыш тарафдарлар»ның яшерен партиясен булдыруга хәзерлектә;

в) Мәскәүдәге Үзәк хакимиятнең милли сәясәтен бозып күрсәтү юлы белән, урыннардагы коммунистлар арасын­нан планлы һәм системалы рәвештә үз тарафдарларын тәрбияләүдә. Мисал өчен, ул ВКП(б)ны еврейларны һәм Кырым татарларын үзара каршы куюда, Кырымда һәм башка милли төбәкләрдә махсус ачлык оештыруда һ. б. ларда гаепли.

Шуларга нигезләнеп, ОГПУның Көнчыгыш бүлеге Сол­тан-Галиевне җавапка тарту кирәк дип саный һәм Сездән аны тентү һәм кулга алу өчен рөхсәт сорый.

ГПУның Көнчыгыш бүлеге начальнигы урынбасары

Балдаев (имза.)

7 декабрь, 1928 ел».

Җавап белән озак көттермиләр. Икенче көнне үк мах­сус рәсми кәгазьдәге ордерга имза куела:

«СССР. Берләштерелгән Дәүләт Политик Идарәсе (ОГПУ) Ордер № 4798

Декабрьнең 8 нче көне, 1928 ел. ОГПУның Оператив бүлеге хезмәткәренә бирелә. Солтангалиевне кулга алу һәм аның өендә тентү ясау өчен.

Адресы: Зур Татар ур., 24 йорт, 1 фатир. ИСКӘРМӘ. Урындагы һәммә иптәшләр һәм граж­даннар ордерны күрсәткән кешегә эшен башкарып чыгу өчен кирәкле шартлар тудырырга тиешле.

ОГПУ рәисе урынбасары Г. Ягода (имза). Оператив Бүлек начальнигы (имза)».

Декабрьнең 9 нчы көнендә иртәнге сәгать биштә, әле өч сабый тәмле төшләр күреп йоклап ятканда, Зур Та­тар тыкрыгындагы 24 нче йорт каршысына кара машина килеп туктый. Капка төпләренә сак куялар. Капка биген ватып ишегалдына бәреп керәләр, һәр тәрәзә каршысында кораллы солдат күләгәләре пәйда була. Ишекне күн итек үкчәсе белән төяргә керешәләр.

— Кем бар анда? — дигән, куркынган хатын-кыз ава­зы ишетелә эчке яктан. Эчке күлмәктән яланаяк йөгереп чыккан Фатыйма була бу. Кабаланудан ут алырга, аягы­на бер-бер чүәк элергә дә өлгерә алмаган.

— Ач хәзер үк! Юкса, ишегеңне ватабыз.

Ишекне ачкан яшь хатынны бер читкә этеп җибәрәләр. Су чиләкләренә абынып, ишек катында егылып кала Фатыйма. Өйгә иң элек штыклы мылтыкларын алга төбәгән дүрт солдат бә­реп керә. Алар артыннан пистолет тоткан офицер уза.

— Селкенмәскә!.. Берегез дә кымшанмаска!.. Ут кая?.. Ут яндырыгыз...—дип боера офицер.

Кемгә кычкыра икән ул?! Өйдә сабыйлар гына ич!..

Төнге кунакларның артыннан ук өйгә йөгереп кергән Фатыйма ут ала. Куркынып уянган балалар елаша баш­лый. Өйдә мәхшәр —кием шкафлары тузгытыла, өстәл тартмалары, китап киштәләре идәнгә тартып төшерелә, һәммә кәгазь һәм китапларны, шул исәптән Рәсидәнең дәфтәрләрен дә, капчыкларга тутыра башлыйлар...

Фатыйма һәм аның итәгенә килеп сарылган өч сабый өйнең бер почмагына сыенган. Дәшү кая, хәтта еламый­лар — куркудан тынсыз-өнсез калдылар...

Кулга алырга дип килгәннәр иде югыйсә. Ялгышып та, Мирсәетнең кайда булуы белән кызыксынучы булмады. Чөнки кемгә-кемгә, әмма ОГПУга Солтангалиевнең кай­да икәнлеге яхшы мәгълүм. Идел буе һәм Урал төбәкләренә чираттагы командировкасына аны бу юлы бер тү­гел, өч «гэпэушник» озата китте. Каршы алучы һәм әй­ләнәсендә бөтерелүчеләрен дә исәпкә алсаң, Солтанга­лиевне алар чебен урынына сырып алганнар иде инде.

Шул ук көнне, тагы берничә сәгатьтән, Ягода өстә­ленә түбәндәге беркетмә китереп салына.

«ОГПУ рәисе урынбасары Г. Ягодага.

М. Солтангалиевне Зур Татар урамы, 24, I нче фатир­да кулга алу оештырылды. Әмма ул Мәскәүдән читтә булып чыкты.

Тентү беркетмәсен тәкъдим итәбез.

Тентү вакытында Солтангалиева Фатыйма һәм Ирзина Хәдичә булдылар.

Тартып алынды:

— кече браунинг, № 278843, бер тулы обойма һәм 4 патрон белән. Кавказда эшләнгән күн кобура эчендә;

— бер данә кавказ хәнҗәре;

— бер диңгез кортигы;

— 4 данә хәрби наган патроны;

— 67 данә өч сызыклы хәрби патрон.

Төрле язу-сызулар, кулъязмалар, ниндидер хатлар, до­кументлар, фоторәсемнәр...

Имза».

Игътибар итик: Солтангалиевне кулга алу сылтавы бе­лән аның хатыны һәм сабыйлары янына бәреп керү 9 нчы декабрь таңында булды. Ә югыйсә 8 декабрьдә үк ОГПУ­ның Көнчыгыш бүлегенә, Балдаев исеменә, шул ук Г. Ягода имзасы белән рәсми күрсәтмә җибәрелгән була.

«Вотяк өлкәсенә (хәзерге Удмуртия.— Автор.) коман­дировкага киткән М. Солтангалиевне кулга алырга һәм конвой белән Мәскәүгә озатырга», диелгән анда.

Ә теге тамаша кем өчен һәм ни өчен кирәк булган, аңлашылмый. Гади кеше күзлегеннән чыгып фикер йөрт­кәндә, әлбәттә.

Глазов шәһәре. Унберенче декабрь. Өйлә вакыты. Ир­тәдән бирле аучылык җәмгыяте эшләре белән әвәрә килеп йөргән Мирсәет Солтангалиевнең әле бер тәгам ризык капканы юк. Өйлә ашына чакыручы таныш-белешләре бай­так булса да, кеше борчып йөрисе килмәде аның. Тамак ялгап алу нияте белән ялгызы гына ашханәгә керде. Аш­ханә дигәннәре ике катлы иске таш бинаның ярымподвалында урнашкан. Ул тукталган кунакханәнең каршысында гына. Тәрәзәләр бозга каткан. Берничә урында, ватык пыяла аша, салкын җил өреп тора. Ишек катындагы аулак почмакка үтеп, Мирсәет тунын салды. Аны янәшәдәге буш урындыкка куярга иде исәбе, әмма юеш салкынлык тунын кире җилкәгә эләргә мәҗбүр итте.

Җылы бишмәт киеп алган өлкән яшьләрдәге ханым килде аның янына. Ни ашарга теләве белән кызыксынды. Русчасы шактый кыен, удмурт иде булса кирәк. Әмма мө­лаем, бит алмалары кызарып тора. Кайнар аш һәм ике тустаган чәй китерүләрен үтенде Мирсәет.

Озак көттермәделәр. Алсу битле ханым өстәлгә аш китерде һәм Мирсәеткә карап тартынып кына елмаеп куйды. Солтангалиев күшегә төшкән уч төпләрен бер-бе­ренә ышкып алды. Тимер кашыкка үрелде.

— Мирсәет Солтангалиев иптәш сез буласызмы?! — дигән калын, дорфа тавыш сискәндереп җибәрде кинәт...

Мирсәет кайнар ашка сузылган кулын кире тартып ал­ды, башын күтәрде. Уңга бакты, сул ягына күз төшерде, һәр ике тарафында штыклы мылтык белән коралланган хәрбиләр пәйда булган. Үз уйларына бирелеп утырган ча­гы идеме, аларның монда ни рәвешле килеп керүләрен ул чын-чынлап абайламый калган булып чыкты.

Ни дияргә дә белмәде Мирсәет. Әйләнә-тирәсендәгеләрдән, алардан да бигрәк, үзенә ихлас күңелдән ярарга тырышып аш китергән алсу битле, сырган бишмәтле уд­мурт хатыныннан уңайсызланды.

— Сез кулга алынасыз,— дип боердылар ул арада.— Торыгыз, кулларыгызны артка куегыз... Дәшмәскә!.. Һәр боерыкка берсүзсез буйсынырга!..

Пар бөркеп торган кайнар ашны этә төшеп, торып ба­сарга мәҗбүр булды ул.

— Нигә кеше көлдерәсез... Бу тамаша өчен башка урын таба алмадыгызмы? — дип мөрәҗәгать итте үзе каршында пәйда булган офицерга.

— Дәшмәскә! — дип акырды офицер, үзенең өстенле­ген исбат итәргә җай чыгудан бер тәм табып.— Мәскәүдә аңлатырлар... Конвой... Тимер юл вокзалына!

Югыйсә, Мәскәүгә кайтасы иде бит болай да. Билеты кесәдә. Көтеп кенә аласылар да бит... Юк, мөгез чыгарыр­га кирәк. Тавыш чыксын, эффект булсын.

Көне-сәгате белән үк Мәскәүгә хәбәр салына:

«ОГПУның Көнчыгыш бүлегенә, иптәш Балдаевка. Мәскәү шәһәре.

Ошбу елның 8 декабрендә җибәрелгән әмерегез ниге­зендә кулга алынган Солтан-Галиев Сезнең карамакка озатыла.

11 декабрь көнне иртәнге 7 сәгать 45 минутта минем тарафтан тентү уздырылды, һәммә эш вә шәхси кәгазь­ләре тартып алынды һәм портфеленә тутырылды. Сургыч белән печатьләнде. Сезгә тапшыру өчен портфель конвой начальнигына бирелде.

ОГПУның Вотяк өлкәсе, Глазов бүлеге уполномоченные М. Сунцов».

Бу телефонограммада игътибарны җәлеп иткән бер де­таль бар. Мирсәет тукталган номерда тентү иртәнге 7 сә­гать 45 минутта уздырылды диелгән. Бу — хакыйкатьтә дә шулай. Мирсәет ул көнне иртәнге 7 сәгать 30 минутта үз эшләре белән шәһәргә чыга. Димәк, тагын нәкъ унбиш минуттан хуҗасыз бүлмәгә бәреп керәләр һәм тентү уз­дыралар. Үзен кулга алу исә соңрак, көндезге икеләр ти­рәсендә генә уздырыла.

Ни өчен шулай?.. Моның белгечләр өчен генә мәгълүм үз хикмәтләре дә бардыр, әлбәттә.

Үзәк КГБ архивларында Глазовта тутырылган тентү беркетмәсенә дә юлыктым:

«Тентү беркетмәсе.

11 декабрь, 1928 ел. Глазов шәһәре, Революция ура­мы, 27 йорт.

М. Солтангалиев тукталган бүлмәдә түбәндәге әйберләре бар иде һәм алынды:

1) Бөтенсоюз аучылык җәмгыяте кенәгәсе, № 388.

2) Исәп-хисап китапчыгы, № 388.

3) Маршрут кәгазе.

4) Шәхси таныклама.

5) Шәхси хәрби кенәгә.

6) Мәскәүдәге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре берле­гендә әгъзалык билеты, № 120697.

7) Револьвер. Хәрби маузер, № 173011.

8) Тугыз сум 08 тиен акчасы булган партмонет.

9) Воробьев дигән кешенең адресы.

10) Эченә аучылык оешмасы кәгазьләре һәм шәхси хатлар салынган күн портфель.

11) Карандаш очлый торган пәке.

Искәрмә: югарыда китерелгән 9 сум 08 тиен акчаның 5 сум 40 тиене номерда торган өчен түләнде (акча тү­ләгәнгә кәгазе бар). Калган акча үзенә кайтарылды.

Кәгазь битенең астында Мирсәетнең үз кулы белән, зәңгәр каралы ручка белән, түбәндәгеләр язылган: «Миңа 3 сум 50 тиен күләмендә акча кайтарып бирелде».

Алдым: М. Солтангалиев (имза)».

Унөченче декабрьдә конвой Солтангалиевне Мәскәүгә китереп җиткерә һәм ОГПУның Көнчыгыш бүлегенә тап­шыра. Тоткынны эчке төрмәдәге ялгыз камерага ябалар, һәм шул көнне Мирсәетнең үз кулы белән тутырылган ан­кетаны да укучы игътибарына тәкъдим итәргә кирәк саныйм.

«Анкета № 6487

Милләте: татар-башкорт, 36 яшьтә, 1892 елның июлендә туган.

Хатыны: Фатыйма Әхмәт кызы — 28 яшендә.

Балалары: улым — Морат — 4,5 яшендә,

кызларым: Гөлнар — 9 яшендә;

Рәсидә — 13 яшендә.

Әтием: Хәйдәргали — 67 яшендә.

Һөнәре: журналист. Кайбер сәбәпләр аркасында вакыт­лыча кооператор булып киттем.

Эш урыны: Бөтенсоюз аучылык җәмгыятенең оештыру бүлеге инструктор-консультанты.

Партиядән чыгарылганга кадәрге чорда: Наркомнац кол­легиясе әгъзасы һәм Наркомвоенмор каршындагы Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе рәисе. Эш урыннары:

Октябрь революциясенә кадәрге чорда.

а) Яңа һәм Иске Атҗитәр авылларында башлангыч мәктәптә халык укытучысы;

б) Стәрлетамак өязендә РОНО мөдире;

в) «Баку» газетасы хезмәткәре;

г) Бакуның шәһәр Думасында сәүдә-хуҗалык бүле­ге агенты;

д) «Баку» газетасында конторщик.

Октябрь революциясеннән соңгы дәвердә.

а) Ленинградта Мөселманнар башкарма комитетында секретарь булдым;

б) Казан ревкомында штаб әгъзасы һәм башка җавап­лы урыннар;

в) Наркомнацта эшләдем;

г) Наркомвоепморда һ. б.

М. Солтангалиев (имза)».

Әлбәттә, әлеге анкета тулы түгел. Мирсәет аны теләр-теләмәс кенә һәм ашыгыч рәвештә тутырган булса ки­рәк. Төрмә камерасы үзеңнең җаваплы эш урыннарыңны кәеф-сафа корып санап утыра торган җир түгелдер, мө­гаен.

Шул ук көнне Солтангалиев эшен ОГПУның Көнчы­гыш бүлегендә II бүлекчә уполномоченные булып эшләгән Айзенбергка тапшыралар.

Айзенберг аны шундук беренче сорау алуга чакырта. Дүрт биттән гыйбарәт бу протоколның күчермәсен китереп тормыйм. Сораулар һәм җаваплар, нигездә, Кырым һәм анда еврейларны күчерү проблемасы тирәсендә бара. Ай­зенберг үз мөнәсәбәтен белгертми әлегә. Солтангалиевнең карашлары безгә яхшы мәгълүм.

Ундүртенче декабрьдән башлап сорау алу эшенә Балдаев керешә. Айлар-елларга сузыла бу сорау алу. Аның сүзгә-сүз теркәп барылган беркетмәләре берничә дистә том тәшкил итә, сәхифәләр саны меңнән аша. Ике елдан артыкка сузылган дәвернең документлары никадәрле генә гыйбрәтле булмасын, роман кысаларына сыймас ул сә­хифәләр.

Шулай да, кайбер кыскартулар белән булса да, шул очсыз-кырыйсыз сорау алуларның берсенә, документаль нигездә, игътибар юнәлтеп узу урынсыз булмастыр.

«Гр-н Мирсәет Солтангалиевтән сорау алу.

14 нче декабрь. 1928 ел. Сорау алуда катнашалар: Петерс һәм Балдаев иптәш­ләр.

Балдаев: Кырымдагы хәлләрне сез милли сәясәт өлкәсендәге бозулар белән бәйләдегезме?

Солтангалиев: Шуны истә тоткан булуым ихти­мал. Әмма мин алай димәдем.

Балдаев: Сез боларны Ибраһимов аша белә иде­гезме?

Солтангалиев: Юк.

Балдаев: Информацияне кемнән алдыгыз алайса?

Солтангалиев: Ниндидер очраклы кешедән. Исе­мен хәтерләмим.

Балдаев: Фирдәвес яисә Меиновмы?

Солтангалиев: Юк, алар түгел.

Балдаев: Петропавловский белән очрашканга ка­дәрле сез кемнәр белән киңәштегез?

Солтангалиев: Кырымдагы иптәшләр белән ул хакта сөйләшкән булуым ихтимал. Әмма кайчан, кайда һәм кем белән икәнлекне ачык кына хәтерли алмыйм.

Балдаев: Ул сөйләшүләрдә тагы нинди мәсьәләләр кузгатылды?

Солтангалиев: Петропавловскийның Кырымдагы эшчәнлеге хакында. Без аны тискәре бәяләгәнбездер. Чөн­ки ул Кырымда Совет хакимиятенең ныгуына һәм татар хезмәт ияләренең коммунистлар партиясенә якынаюына уңай йогынты ясамады.

Балдаев: Димәк, Петропавловскийны сез ачыктан-ачык гаепләдегез һәм аны эштән алдыру чараларын кү­рергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдегез?

Солтангалиев: Мин алай димәдем. Шундый фи­кер бар иде генә дидем.

Балдаев: Кырымдагы хәлләр һәм иптәш Петропавловский хакында җирле кешеләрдән тагы кемнәр белән булса да сөйләшүләрегез булдымы?

Солтангалиев: Андамы?

Балдаев: Юк. Монда, Мәскәүдә.

Солтангалиев: Мәскәүдә ул хакта махсус сөйлә­шүләрнең булганы юк.

Балдаев: Ә сүз иярә сүз чыгулар?

Солтангалиев: Бәлки булгандыр, бәлки юк. Хә­терләмим.

Балдаев: Кемнәр белән сөйләшкән булуыгыз ихти­мал?

Солтангалиев: Мәскәүдә татар хезмәткәрләре аз түгел. Тәгаен генә әйтә алмыйм.

Балдаев: Мәскәүдә сез бу хакта сөйләшүегез, ки­ңәш-табыш итүегез ихтималы булган татарлар юкмыни? Бу мәсьәлә буенча түгел икән, гомумән, сезнең якынна­рыгыз, сүз сыя торган фикердәшләрегез бардыр бит?

Солтангалиев: Сезне кызыксындырган мәсьәләдә шуны әйтә алам: 1923 елга кадәр, чынлап та, күп кенә татар хезмәткәрләре минем белән киңәшә-аралаша иде. Алар мине үзләренең остазы итеп тә саный иде хәтта. Әмма 1923 елда алар миннән, фиркасез кеше буларак, үзләренең партия эшләренә кысылмавымны үтенделәр. Шуңа күрә партия сәясәте һәм Совет хакимияте мәсь­әләләрендә мин үземне алар белән сүз көрәштерү хоку­кына ия дип хис итмәдем. Бу бер дәрәҗәдә үк Татарстан­га да, Кырымга да кагыла.

Балдаев: Мин сезнең хокукларыгыз белән кызык­сынмадым. Мәскәүдә аралашучы якыннарыгыздан кемнәр белән Кырым һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләш­кән булуыгыз ихтимал? Конкрет җавап бирүегезне үте­нәм.

Солтангалиев: Мин сезгә конкрет җавап бирдем. Ә инде минем кемнәрне белүем белән кызыксынсагыз, рәхим итегез, ярты Мәскәүне санап чыга алам.

Балдаев: Димәк, сезгә ышансаң, шулай килеп чыга. Мәскәүдә Кырым хакында фикерләшер бер генә татарны да белмисез икән? Җанбаевны да, Мохтаров һәм Мансуровны да белмисезме?

Солтангалиев: Беләм. Мин аларны Татреспубликада эшләү дәверләреннән беләм. Әмма алар белән ми­нем арада ниндидер сәяси мәсьәлә һәм җитәкчеләрнең сәя­си йөзен бәяләү хакында сүз кузгалганы юк.

Балдаев: Димәк, сезнең арада һичнинди сөйләшү булганы юк?

Солтангалиев: Булды дип әйтә алмыйм.

Балдаев: Хәтерләргә тырышыгыз. Бәлки очраклы сөйләшүләр булгандыр? Әйтик, Кырымда Мохтаров иптәш белән очрашкан вакытта, мәсәлән, ни турында сөйләште­гез? 1926 елда.

Солтангалиев: Мохтаров белән без теннис уй­надык.

Балдаев: Уен арасында ниләр сөйләштегез?

Солтангалиев: Кырымда сәламәтлек саклау мәсь­әләләренең торышы хакында сөйләшкән булуыбыз ихти­мал. Мохтаров сәламәтлек саклау комиссариатында эшли иде... Оештыру мәсьәләләре турында түгел, инфек­цияле авыруларның таралуы һәм аерым алганда туберку­лез турында...

Балдаев: Ул сөйләшүләрегез вакытында тагы кем­нәр бар иде?

Солтангалиев: Хәтерләмим.

Балдаев: Ә бәлки анда Кырымның сәламәтлек сак­лау комиссары булгандыр?

Солтангалиев: Юк, мин аны анда очратмадым.

Балдаев: Ярар. Хәзергә калып торсын.. Сиңа анда Фирдәвес иптәш еш килгән диләр. Ниләр сөйләштегез?

Солтангалиев: Мин Кырымга ял итәргә барган идем, сөйләшергә дип түгел. Сәяси сөйләшүләргә кермә­дек, ял гына иттек бары...

Балдаев: 1925 елда син аның өендә тукталгансың. Анда да сөйләшмәдегезме?

Солтангалиев: Кырымдагы хәлләр турында сөй­ләшмәдек.

Балдаев: Ә нәрсә турында?

Солтангалиев: Миңа Үзәк Комитеттан бер тәкъ­дим ясалган иде ул чорда. Үз хаталарымны танып мат­бугатта чыгыш ясау турында. Мин Фирдәвес белән, ни эшлим икән дип, шул хакта киңәштем. Бу хакта фикер­ләшү тыелмагандыр бит?..

Балдаев: Йә-йә, ул ни диеп җавап бирде?

Солтангалиев: Ул миңа, һичшиксез ялгышларың­ны танып язып чыгарга кирәк, диде. Аның фикере минем өчен әһәмиятле иде. Чөнки ул революция эшенә чын мәгъ­нәсендә бирелгән кеше.

Балдаев: Сез тагы Вәли Ибраһимов белән очраш­тыгызмы?

Солтангалиев: Әйе. Ул үзенең туганы Үмәр Иб­раһимов белән миңа акча биреп торды.

Балдаев: Нинди акча ул?!

Солтангалиев: Мин авырый идем. Сәламәтлегем­не ныгыту өчен шәхси санаторийга керергә мәҗбүр бул­дым. Ә акчам юк иде.

Балдаев: Ул акча Вәлинең үзенеке идеме, әллә Сә­ламәтлек саклау наркомыныкымы?

Солтангалиев: Белмим.

Балдаев: Вәли белән ниләр сөйләштегез?

Солтангалиев: Миңа нинди санаторийда яхшырак булыр икән, дип киңәш иттек. Ул миннән, кая барырга телисең, Ялтагамы, әллә бер-бер авылгамы дип сорашты. Мин Кореизга барырга җыенуымны әйттем.

Балдаев: Кырымдагы сәяси хәлләр хакында сүз чыкмадымы?

Солтангалиев: Юк. Минем ул хакта уйларлык хә­лем юк иде.

Балдаев: Ногаев белән очрашканыгыз булдымы?

Солтангалиев: Әйе. Партиядән чыгарылгач Мәскәүгә килгән иде ул. Киредән партия сафларына кайту мәсьәләсен күтәреп йөрде.

Балдаев: Аның белән ниләр сөйләштегез?

Солтангалиев: Партия сафларына кайту чара­лары турында...

Балдаев: Нинди киңәшләр бирдегез?

Солтангалиев: Ул минем киңәшкә мохтаҗ түгел, ЦКга мөрәҗәгать итәргә кирәклекне үзе дә яхшы белә.

Балдаев: Ногаев белән латинлаштыру мәсьәләсе хакында сөйләштегезме?

Солтангалиев: Хәтерләмим.

Балдаев: Латинлаштыру мәсьәләсе буенча сез кай­да чыгыш ясадыгыз әле?

Солтангалиев: Көнчыгышны өйрәнү институтында.

Балдаев: Анда кемнәр катнашты?

Солтангалиев: Мин ул хакта тикшерү уздырырга өлгермәдем.

Балдаев: Залда кемнәр иде: эшчеләрме, интеллиген­цияме?

Солтангалиев: Күпчелекне студентлар тәшкил иткән булса кирәк. Ул хакта «Правда» һәм «Известия» газеталары да язып чыкты.

Балдаев: Күпчелекне эшчеләр тәшкил иткәндер?

Солтангалиев: Бик мөмкин.

Балдаев: Сез нәрсә турында сөйләдегез?

Солтангалиев: Латинлаштыруга тискәре мөнәсә­бәтемне әйтеп чыктым. Моның вакыты җитмәгән иде әле. Кызыксынсагыз, мин бу хакта тулырак та сөйли алам.

Балдаев: Ногаевка да сөйләдегезме ул хакта?

Солтангалиев: Хәтерләмим, дидем.

Балдаев: Димәк, латинлаштыруга сез каршы чык­тыгыз, шулаймы?

Солтангалиев: Әйе.

Балдаев: Шуңа каршы көрәшүдә нинди чаралар тәкъдим иттегез?

Солтангалиев: Мин бу эшнең вакытсыз икәнлеген әйттем. Ниндидер көрәш турында сүз булмады.

Балдаев: Сез латинлаштыруга каршы чыктым, ди­дегез. Бу үзеннән-үзе көрәшкә чакыру түгелмени!

Солтангалиев: Түгел! Минем үз фикеремне бел­дерергә хокукым бардыр диеп беләм.

Балдаев: Ногаевка да үзегезнең латинга каршы фи­керегезне белгертеп, сез Кырымдагы укучы яшьләрне латинчылыкка каршы күтәрү максатын күздә тоткансыз.

Солтангалиев: Минем андый нәтиҗәләр ясаганым булмады. Андый сүзләрегезне катгый төстә кире кагам.

Балдаев: Димәк, Кырым мәсьәләләренә сез Мәскәүдәге таныш-белешләрегез белән күрешеп сөйләшүлэрегездә һичкайчан кагылмадыгыз?

Солтангалиев: Әйе, шулай.

Балдаев: Сез Амет Хәйсәров атлы кешене белә иде­гезме?

Солтангалиев: Беләм. Вәли Ибраһимов янында берничә мәртәбә очратканым булды үзен. Шуннан ни?..

Балдаев: Хәйсәров сезнең Вәли Ибраһимов белән сөйләшүләрегездә катнаштымы?

Солтангалиев: Мин Хәйсәровның яман зат булу­ын ишетеп белә идем. Әмма Вәли Ибраһимовны гына шу­ңа ышандыра алмадым. Соң чиктә Хәйсәров аның башына да җитте булса кирәк...

Балдаев: Хәйсәровның сез ниләр сөйләшкәнне ишетүе ихтимал идеме?

Солтангалиев: Юк, дидем. Мин ул кешегә ышан­мый идем. Ул барында авыз ачып сүз әйткәнем булмады.

Балдаев: Хәйсәров, беләсездер, Вәли Ибраһимовның якын һәм ышанган кешесе. Бәлки ул үзе сөйли торган бул­гандыр аңарга.

Солтангалиев: Мөмкин түгел. Вәли Ибраһимов кеше сүзен йөртүче түгел иде.

Балдаев: Инде хәзер мине тынлап карагыз. Мин сез­гә Хәйсәровнын үз кулы белән язылган мәгълүматларны укыйм. 1928 елның 11 ноябрендә язылган: «Мәскәү Үзәге»нең утырышы Мохтаровлар фатирында узды. Иң элек Вә­ли Ибраһимовның Кырымдагы хәлләр турындагы докла­дын тыңладылар. Бу утырышта Мохтаров, Җанбаев, Сол­тангалиев, Фирдәвес, Дерен-Айырлы, Памыкчы һәм баш­калар катнашты. Бәхәсләр таңга кадәр дәвам итте. Кы­рым өлкә комитеты пленумына кадәр үк «Мәскәү Үзәге»ндә кабул ителгән яшертен карарны тормышка ашырырга керешергә дигән нәтиҗәгә киленде. Димәк, җир һәм эшче куллар мәсьәләсен Кырымдагы «уң коммунистлар» дигән­чә хәл итүне ашыктыру, һәм тиз арада Петропавловскийны эшеннән алдырып, аның урынына Деренны кайтару. Деренны үткәреп булмаган тәкъдирдә, Фирдәвескә йөз тоту...» Йә, инде ни диярсез?

Солтангалиев: Башыннан ахырынача чи ялган. Мин катгый төстә кире кагам боларны.

Балдаев: Катгый төстә?

Солтангалиев: Әйе. Катгый төстә. Монда языл­ганнарның чи ялган икәнлеген, ул вакытта Памыкчының, гомумән, Мәскәү шәһәрендә булмавы гына да күрсәтеп тора. Мин кире кагам...

Балдаев: Катгый төстә?

Солтангалиев: Катгый төстә. Памыкчы Мәскәүдә түгел иде ноябрь ахырында.

Балдаев: Ярар, Памыкчы Мәскәүдә булмады, ди. Моңардан ни үзгәрә? Кешенең ялгышкан булуы да ихти­мал. Бәлки, Памыкчы урынында башка бер-бер иптәш булгандыр.

Солтангалиев: Сез укыган очрашуның булганы юк, мин баш тартам.

Балдаев: Ярар, алай икән, инде менә Хәйсәровның 30 ноябрьдәге күрсәтүләренә багыйк. Унбиш көн элек кенә язылган. Бәлки, хәтерләрсез?

«1925 елның ахырындамы икән, әллә 1926 елның баш­ларындамы, мин Мәскәүдә Рәшит Ногаев янына кердем. Ул Кырымнан үзен ВКП(б) сафларында торгызуны ашык­тыру максаты белән килгән иде. Солтангалиев аңарга бу эшне нинди җаваплы иптәшләр аша һәм ничек йөртергә кирәклеген аңлатты һәм башкалар...»

Солтангалиев: Мин мондый фактны хәтерләмим.

Балдаев: Хәйсәровның күрсәтүләре дөрес. Ул Ногаевка килеп кергәндә, анда Солтангалиев һәм Фирдәвес бар иде, дип язылган монда... Сез, гомумән, Кырым мәсь­әләләрен ничек ерып чыгу хакында киңәшеп утыргансыз...

Солтангалиев: Хәтерләмим.

Балдаев: Соң, алай булгач, Ногаевка кемнәргә мө­рәҗәгать итәргә кушканыгызны яхшы хәтерлисезме?

Солтангалиев: Ногаев минем киңәшләргә мохтаҗ кеше түгел. Ул Өлкә комитеты бюросы әгъзасы буларак, ни эшләргә кирәклекне үзе дә белә.

Балдаев: Әмма Ногаевның партиягә кайтарылу мәсьәләсе хакында сүз булу ихтималын сез кире какмый­сыз, шулай бит?

Солтангалиев: Әйе.

Балдаев: Инде алга таба китик. Укыйм: «Аннан, ла­тинлаштыру темасына күчтеләр. «Уңнар»ның булсын, «Милли фирка»челәрнең булсын, бу мәсьәләгә мөнәсәбәт­тә ачык бер фикере юк иде әле ул чорда. ВКП(б) Үзәк Комитетының латинлаштыру политикасына каршы көрә­шүче юк иде. Үзенең чыгышында Солтангалиев болай ди­де. Үзәк Комитет бу латинлаштыру сылтавы белән һәммә татар-төрки халыкларны бер-берсеннән аерырга, бер-берсенә каршы куярга җыена. Татарның әдәби вә гыйльми көчләрен таркатуны, бүлгәләү һәм юкка чыгаруны максат итеп куйды. Фикер ияләрен сәяси һәм икътисади проблемалардан читләштереп үзара чәкештерүдән вакытлыча файда күрмәкче, дип сөйләде. Чыгышының ахырында түбәндәге нәтиҗәләр яса­ды: беренчедән, Үзәк Комитетның латинлаштыру програм­масы иң беренче чиратта сәяси максатлардан чыгып үткә­релә, диде. Икенчедән, татар һәм төркиләрне СССРдан читтә яшәүче мөселман халыклары мәдәнияте тәэсирен­нән аеру өчен, һәм, өченчедән, үз алфавитларыннан ае­рылган халыклар тиз арада урыс культурасы йогынтысы­на бирелеп, алар тарафыннан йотылачак. Бу — шул ук урыслаштыру сәясәтенә кайтып кала, диде.

Солтангалиев бу хакта үзенең Мәскәүдә һәм Казанда татар студентлары каршында лекцияләр укуы турында да хәбәр итте...» Болар булдымы?

Солтангалиев: Мондый сөйләшүнең булганы юк. Булган тәкъдирдә дә, андый сүзләрне мин Хәйсәров ке­бекләр каршысыпда сөйләмәс идем.

Балдаев: Дәвам итәбез: «Тыңлаучылар Солтангали­ев тарафыннан мәсьәләнең куелышын бертавыштан хуп­ладылар. Ногаев Кырымга кайткач та шул юнәлештә эш җәелдереп җибәрде. Симферопольдә узган укытучылар конференциясендә латинлаштыру сәясәтен кире каккан ка­рар кабул иттеләр. Халык, аеруча яшьләр арасындагы канәгатьсезлектән файдаланып, «Уңнар» үзләрен халык мәнфәгатьләрен яклаучы итеп күрсәтергә керештеләр...» Боларны да кире кагасызмы?

Солтангалиев: Беренче өлешне кире какканмын икән, димәк, үзеннән-үзе аңлашыла. Кире кагам.

Балдаев: Ярар, алга таба китәбез: «Ногаевларда булган сөйләшү вакытында Солтангалиев һәммә татар республикаларында да латинлаштыруның кискен кар­шылыкка очравы турында әйтте, һәм бу каршы торуның арта барачагын искәртте. Эшләр шулай дәвам итсә, Үзәк Комитет мәсьәләне кичектереп торырга яисә халыкның үз ихтыярына тапшырырга мәҗбүр булачак, диде. Болар һәммәсе, төрки төбәкләрдә киң җәелгән латинлаштыруга каршы көрәшне Солтангалиев җитәкләгән «Мәскәү Үзәге» оештыра, дигән нәтиҗәне куәтләп тора...» Сез боларын да катгый рәвештә кире кагасызмы?

Солтангалиев: Әйе.

Балдаев: Алай икән, болар хакында Хәйсәров каян белгән булып чыга инде?

Солтангалиев: Хәйсәровның үзеннән сорагыз. Бу сезнең эш.

Балдаев: Сез бер 10 минут чамасы гына элек Хәйсәровны җинаятьчел элемент дидегез. Соң, шулай булгач, белемсез, хәзерлексез ул кеше боларны каян килеп белгән?

Солтангалиев: Әйе, үзе яла яккан кешеләрдән ким белми булып чыга.

Балдаев: Исегезгә төшерәм: тикшерү вакытында би­релгән күрсәтмәләр һичкайчан яла булмый.

Солтангалиев: Гафу итегез, белми идем. Боларны ул әллә сезнең яшерен агентыгыз буларак яздымы дигән идем...

Балдаев: Болар Хәйсәровның 30 ноябрьдә, Мәскәүдә, Эчке төрмәдә, ягъни әнә шул сез утырган урында бир­гән күрсәтмәләре... Ә сез яла дисез, бу сүзегездән нәрсә исе килгәнлеген сез аңлыйсызмы соң!..

Солтангалиев: Белмәдем. Гафу итегез, дидем.

Балдаев: Мөслимов дигән кешене белә идегезме?

Солтангалиев: Беркадәр беләм.

Балдаев: Аның азат ителүе уңае белән Кырым вәкилчелегендәге мәҗлестә дә катнашкансыздыр әле?

Солтангалиев: Мәҗлес түгел иде ул. Катнаштым.

Балдаев: Анда кемнәр катнашты?

Солтангалиев: Төгәл генә хәтерли алмыйм.

Балдаев: Хәтерегезне яңартам: анда Мөслимов, Памыкчы, Җанбаев, Фирдәвесләр бар иде. Дәвам итегез.. Мохтаров та бар идеме?

Солтангалиев: Башка һичкемне хәтерләмим. Мох­таров юк иде.

Петерс: Алар ниләр сөйләштеләр?

Солтангалиев: Мөслимовны, ниһаять, гаепсезлеге ачыклану белән тәбрик иттек.

Петерс: Ә Кырымдагы сәяси хәлләр турында сөй­ләшмәдегезме?

Солтангалиев: Юк.

Балдаев: Өстәл артыннан чыгып күрше бүлмәгә ке­реп киткәнсез... Хәтерлисезме, Җанбаев һәм Фирдәвес бе­лән?

Петерс: Анда да Мөслимовны котладыгызмы?

Солтангалиев: Ирләр арасында нинди сүз бул­мас, хәтерләмим.

Балдаев: Дәвам итәбез. Икенче көнне шул ук ке­шеләр сезнең фатирга җыйнала. Монысын хәтерлисезме?

Солтангалиев: Шуннан...

Петерс: Анда да яңа иптәшләр өстәлгән иде түгелме?

Солтангалиев: Юк кебек.

Балдаев: Ә Мохтаров? Мостафин... Мансуров... Үз өегезгә кемнәр килгәнен дә хәтерләмисезме инде?!

Петерс: Анда да милли проблемалар хакында сүз кузгалмадымы? Ул кичтә дә Мөслимовны гына котладыгызмы?..

Солтангалиев: Әйе, Мөслимовның исән-аман котылуы безнең һәммәбез өчен зур шатлык иде бит.

Петерс: Тагы ике көннән Памыкчы фатирына җыйналгач та Мөслимовны котладыгызмы?

Солтангалиев: Шулай килеп чыга. Бәйрәм ашы кара-каршы диләр бездә. Монда һич гаҗәпләнер нәрсә юк.

Балдаев: Сезнең өйдә чакта ВКП(б) Өлкә Комите­тына сайлаулар чорында үткәреләчәк тактика һәм Фирдәвесне кире Кырымга кайтару турында киңәшмәдегез­ме?

Солтангалиев: Юк, киңәшмәдек.

Петерс: Хәтерегездәме икән, 1927 елда сез Вәли өчен Үзәк Комитетка еврейлар мәсьәләсе буенча аңлатма кәгазе язып бирдегез.

Солтангалиев: Андый хәлнең булганы юк.

Балдаев: Кырым белән даими элемтәдә торуыгызның сәбәбе нидән гыйбарәт, шуны әйтмәссезме?

Солтангалиев: Рәхим итегез. Мин туберкулездан газаплануым сәбәпле, рәттән өч ел Кырымга барырга мәҗ­бүр булдым. Андый чакта, үзегез беләсез, таныш-белешләрдә тукталасың иң элек. Мәскәүгә килгәндә алар минем хәлне белә иде. Менә шул!

Балдаев: Димәк, Кырымга сез сәламәтлегегезне ны­гыту максаты белән баргансыз. Бу аңлашыла. Ә менә Вәли белән Фирдәвес ни өчен килә иде Мәскәүгә? Сәла­мәтлекләрен кайгыртыпмы?!

Солтангалиев: Әлегә алар үз сәламәтлскләреннән зарланмыйлар иде кебек.

Балдаев: Ярар. Инде бүтән сорау: Кырымга баручы яисә Кырымнан килүче башка иптәшләрне дә хәбәр ташу максатында файдаланганыгыз булмадымы?

Солтангалиев: Бәлки сез соравыгызны конкрет­лаштыра төшәрсез?

Балдаев: Әлегә куелган сорауга җавап бирегез. Кирәксә, фактларга да күчәрбез... Алдан ук сөйләп чыгу сезнең файдага булачак.

Солтангалиев: Элемтә тотуда ихтыяҗыбыз юк иде.

Балдаев: Вәли өчен Үзәк Комитетка һәм Үзәк Баш­карма комитетына документлар хәзерләгәндә мәгълүмат­ларны кем китерә иде соң сезгә?

Петерс: Андый эшләрегездән дә баш тартырга җы­енмыйсыздыр, шәт?!

Солтангалиев: Вәлинең үзенә ярдәм иткән чак­ларым булды. Русчасы авыррак иде аның... Дусларыңа ярдәм итүдә, алай гына да түгел, партия әгъзасына булышлык кылуда мин гаеп-кыек күрмим.

Балдаев: Югарыда искә алынган очраклардан тыш, Фирдәвес белән сезнең арада яһүдләр мәсьәләсе хакында сүз чыкканы булдымы тагы?

Солтангалиев: Булмады.

Балдаев: Тагы кемнәр белән сөйләшкәнегез булды ул хакта? Әйтик, Җанбаев, Мансуров, Мохтаровларны кызыксындыра идеме ул мәсьәлә?..

Солтангалиев: Бу хакта җавабым булды кебек инде. Кирәксә, кабатлыйм. Казан һәм Мәскәү татарларын кызыксындырмый иде бу мәсьәлә.

Балдаев: Кырымга еврейларны күчерү һәм Петропавловскийны эшеннән алу хакында Җанбаев, Мансуров һәм башкалар белән фикерләшкәнем булды дигән идегез түгелме?..

Солтангалиев: Сез ялгышасыз. Булмаганны әйтә алмыйм мин.

Балдаев: Димәк, Кырым белән элемтә килеп-китеп йөрүчеләр аша иде дисез...

Солтангалиев: Алай дигәнем юк.

Балдаев: Вәлинең килгәне булдымы?.. Булды... Фир­дәвеснең өзелеп торганы булмады! Кырымнан тулы деле­гация булып килделәр хәтта... Кырымнан килгән бер адәм Мәскәүдә сиңа кагылды. Бу элемтә түгелме? Һәркайсы белән Кырым мәсьәләләрен тикшердегез... Латинлаштыру мәсьәләсен! Кырымга барып чыксагыз, Вәлидә... Фирдә­вестә тукталдыгыз һәм берөзлексез сөйләшүләр... Бу нәр­сә, даими элемтә түгелмени?!

Солтангалиев: Мин бу кешеләр белән аралашу­ымнан сер ясамадым. Әмма бу — сез күрсәтергә теләгән мәгънәдәге элемтә түгел иде.

Балдаев: Элемтә булмыйча... Соң, ничек аңларга киңәш итәсез?

Солтангалиев: Ничек телисез, шулай аңлагыз.

Балдаев: Кырым вәкилләренең һәр мәсьәлә буенча сезнең белән киңәшүен ничек аңларга киңәш итәрсез?

Петерс: Партия эшләре белән Үзәк Комитетка кил­гән Вәли сезне чакыртып ала, сезнең белән киңәшә. Сездән үзенең рәсми кәгазьләрен редакцияләтә, хәтта партия җи­тәкчеләренә мөрәҗәгать язуны да сезгә ышанып тапшы­ра... Фирдәвес тә Мәскәүгә килеп җитмәс борын сезнең яныгызга атлыгып тора, Кырымдагы сәяси хәлләр хакын­да иң элек сезнең белән киңәшә... Башкалар да информацияләрен беренче чиратта сезгә килеп сөйлиләр. Ни бе­лән аңлатасыз боларны?

Балдаев: Ә үзегезнең Кырымдагы эшләргә, Кырым мәсьәләләренә атлыгып торуыгызның сере нидә?

Солтангалиев: Бу сорауга инде җавап бирелде сыман. Өстәп тагы шуны әйтә алам: Кырымдагы таныш­ларым белән мине революция һәм Совет хөкүмәте өчен уртак көрәш якынайтты. Милләтләр эшләре буенча Ха­лык комиссариатының җаваплы хезмәткәре буларак та Кырымда эшләргә туры килгән иде миңа.

Петерс: Сез сәяси хәзерлекле кеше бит, нигә сөйли­сез боларны?! Кырымдагы вакыйгаларга мөнәсәбәтегезне белмәсәк, сезнең әйләнәдә оешкан группаның нидән гый­барәт булуын белмәсәк, кулга алган булыр идекмени үзе­гезне?..

Теге чакта да Уфага җибәрелгән шифрограммагыз кулга төшкәч кенә сак астына алырга мәҗбүр булдык... Хәзер дә шундый ук хәл. Бөтен илгә яңгыраган «солтангалиевчелек» гыйбрәт булмадымыни соң сезгә?!

Акыллы, мәгълүматлы кеше ич сез! Сүз тегермәне тар­ту урынсыз икәнлекне, әйтерсең, белмисез. Партиядән чы­гарылган башыгыз белән партия әгъзаларына, зур җи­тәкчеләргә киңәшләр бирәсез. Аларны Мөслимов кебек теләсә нинди кулаклар белән очраштырасыз... Нигә кирәк булды болар сезгә...

Балдаев: Ә сез тамак авыртканга Кырымга йөрдем дисез. Кемне ышандырырга җыенасыз?

Петерс: Сезнең Кырым группасын оештыру һәм җи­тәкләүдәге эшчәнлегегез кызыксындыра безне. Партиядән чыгарылган кеше ни рәвешле партия эше белән, бөтен бер республиканың баш җитәкчеләре белән идарә итә ала?

Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшәбез!..

Солтангалиев: Мин ачыктан-ачык сөйләшәм.

Петерс: Болайга китсә, бу юлы да теге чактагы алымнар белән сөйләшә башларга туры килмәгәе дим... Сез шуны телисезме? Эчкерсез сөйләшүгә әзерме сез — әйтегез шуны. Юкса, кайбер иптәшләр белән күзгә-күз очраштырып чишә алабыз сезнең телне. Вәли әнә чише­лергә мәҗбүр булды. Үлем җәзасын үзе сайлап алды...

Солтангалиев: Мин сезгә башка һични өстәп әй­тә алмыйм.

Петерс: Нәрсә сез үзегездән сабый бала ясап ма­ташасыз! Кемне ышандырырга җыенасыз?! Әкиятне безгә түгел, бүтән җирдә сөйләрсез... Сузмагыз вакытны. Кы­рымдагы Совет хөкүмәте белән ни рәвешле һәм кемнәр аша идарә итүегез хакында сөйләгез?!

Солтангалиев: Мин һичкем белән дә идарә итмә­дем.

Петерс: Сабый түгелсез ич. Сез үз вакытында дөрес булмаган идеология тудырган һәм Көнчыгыш районнарда шул идеологияне тараткан, тормышка ашырырга кереш­кән кеше. Сез тагы шул эшегезгә алынгансыз. Бу сезнең кул белән язылганмы?

Солтангалиев: Әйе, минем кул белән.

Петерс: Менә монысы да сезнең кул, шулай бит?

Солтангалиев: Әйе, мин баш тартмыйм.

Петерс: Ә менә бу кәгазьләрне кем язды икән, игъ­тибар белән карагыз әле.

Солтангалиев: Мин яздым. Вәли редакцияләргә биргән иде аларны. Эшне җиңеләйтү максатыннан, күче­реп чыктым берочтан...

Петерс: Ай-һай, безне беркатлыга саныйсыз да соң!.. Әйтерсең Кырымда русчасы камил булган кеше калма­ган?.. Вәлинең бу эшне башкарырга сәләтле секретарьла­ры гына да әллә ничә кеше иде бит... Абсурд сөйлисез.

Солтангалиев: Ничек булса, шуны сөйлим, сез күрсәткән кәгазьләрнең һәммәсен дә миңа Вәли үзе бирде.

Петерс: Шикләнмим. Политбюро карарлары, Үзәк Башкарма Комитетының яшерен документларын да сезгә ул китергәндер, бәлки. Ни сәбәпледер, алар шундук ак­гвардиячеләр газеталарына да барып юлыккан... Моны ничек аңлатырсыз? Әмма эчкерсез сөйләвегезне үтенәм, шулай иткәндә сезнең өчен дә яхшы булыр, безнең өчен дә... Дипломат булып кыланмагыз, дөресен сөйләгез.

Солтангалиев: Мин, иптәш Петерс, сезгә дөресен сөйлим. Ул документларны Вәлидән алуым факт. Мин алар­ны үзенә кайтарып бирдем. Шуның белән тәмам.

Петерс: Димәк, Фирдәвеснең бу эшкә катнашы бул­мады сезнеңчә?

Солтангалиев: Әйе, нәкъ шулай.

Петерс: Миңа калса, Вәлигә караганда, Фирдәвес сезгә якынрак кеше?

Солтангалиев: Әйе. Әмма, эш бер нәрсә, дуслык — башка...

Петерс: Мөгаен сезгә 1923 елда ҮКта узган Милли киңәшмә материалларын җиткергәннәрдер?..

Солтангалиев: Әйе.

Петерс: Анда иптәш Сталинның: «Фирдәвес белән Вәли җитәкчелек итәме, әллә Вәли белән Фирдәвесме...» дигән сүзләрен хәтерлисез булса кирәк?!

Солтангалиев: Хәтерләмим.

Петерс: Сез иң югары даирәләрдә эшләгән кеше. Ан­дагы тәртип һәм кагыйдәләрне, конституцияне бездән ях­шырак беләсез. Инде уйлап карагыз, партиядән куылган кешенең бөтен бер партия оешмасы өчен документ хәзерләвен ничек аңлатырга, башка сыярлык эшме бу?! Шул факт кына да сезне җәһәннәм артына озату өчен нигез була ала... Сез бит моны яхшы аңлыйсыз!

Ни өчен күрәләтә утка керәсез?! Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләп бирегез һәммәсен. Юкса, сезнең җинаятьләрегез турындагы башка документларны да эшкә җигәргә мәҗ­бүр булачакбыз...

Солтангалиев: Җинаятьче булганым юк, сез мо­ны яхшы беләсез.

Петерс: Берни аңламаган кеше булып кыланмагыз!..

Балдаев: Сез үз-үзегезгә юлны биклисез... Сез ре­дакцияләү эше белән түгел, бөтенләй яңа документлар әзерләү белән шөгыльләнгәнсез...

Петерс: Җитте. Әйдәгез, килешик, бер фикергә ки­лик. Йә ачыктан-ачык, ничек булса шулай сөйләп бирәсез, йә башкача сөйләшергә керешәбез... Шул исәптән, доку­ментлар һәм шаһитларны да эшкә җигәрбез.

Солтангалиев: Мин сезгә барысын да сөйләдем кебек. Белмим, ни җитми сезгә?

Петерс: Сез коточкыч җинаятьләрдә гаепләнәсез... Кырым Үзәк Башкарма комитетында әзерләнгән документларның акгвардиячеләр матбугатында басылуы гына да ни тора! Әмма ул да йөздән бере генә... Бала-чага уены белән чуалмагыз бүтән, ничек булган шулай сөйләргә җыенасызмы-юкмы?..

Солтанталиев: Сез юкны күпертәсез...

Петерс: Нәрсә, әллә яшертен группагыздан да баш тартырга җыенасызмы?! Сез Үзәк Комитетка республика исеменнән документлар әзерләгәнсез!..

Солтангалиев: Редакцияләүдә ярдәм иттем.

Петерс: Яшерен группа булуын таныгыз иң элек! Сез редакцияләү белән шөгыльләнгәнсез икән, башкалар ни эшләде алай булгач?! Көнбагыш ашап утырдымы?!. Һәммәгезнең ни эшләгәне ачыкланыр, юлларыгыз да бер үк җирдә тәмамланыр.

Солтангалиев: Ялган сөйли алмыйм... Ул доку­ментларны башка һичкем күрмәде.

Петерс: Димәк, берьялгызыгыз гына?

Солтангалиев: Әйе, үзем генә һәм Вәлигә кайта­рып бирдем. Ул вакытта Мәскәүдә кырымлылардан баш­ка һичкем юк иде.

Петерс: Нигә күрәләтә ялган сөйлисез... Ә Мохтаров... Җанбаев?..

Солтангалиев: Беренчедән, алар кырымлылар тү­гел. Икенчедән, алар белән минем бу хакта киңәшкәнем булмады.

(Солтангалиев) имза. (Петерс) имза. (Балдаев) имза.

Барысы да сүзгә-сүз дөрес: стенография алып баручы имзасы».

Иртәгесен дә дәвам итә сорау алу. Аннан соңгы көн­нәрдә дә. Көн дими, төн дими төпченәләр... Атналарга, ай­ларга, елларга сузыла шул ук хәл...

Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Уфа һәм Глазов шәһәр­ләренә махсус тикшерү бригадалары чыгып китә. «Соңгы командировкасы көннәрендә Мирсәет Солтангалиев кайларда булган, кемнәр каршында чыгыш ясаган, кемнәр бе­лән очрашкан, урамда кемнәр белән күрешкән — һәммә­сен җентекләп өйрәнергә», дигән бурыч куела. Телеграм­малар, телеграф хәбәрләре, урыннардагы тикшерүчеләр­нең җавап хатлары — дистәләгән, йөзләгән эш кәгазьләрен тәшкил итә. Аеруча Казандагы иҗат яшьләре һәм рәсми кешеләр тирәсендә куера болытлар...

Татар матбугатында Мирсәет Солтангалиевне фаш итүнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге яңа кампаниясе башланып китә. Журналистлар һәм аерым язучылар да тартыла фаш итү шаукымына. Солтангалиевне эттән алып эткә салган мәкаләләр артыннан фельетоннар иҗат ите­лә, шигырьләр языла... Теләсә кем, үз күңеленә хуш килмәгән башка берәүне, Солтангалиев белән дуслыкта гаепләп чыга ала, һәм соңгысына шундук «солтангалиевче» ярлыгы та­галар. Егерменче-утызынчы елларда гына түгел, соңрак та моннан да олырак гаепләү, җинаятьтә фаш итүне табу мөмкин булмый татар дөньясында. Татар интеллигенция­се ике лагерьга бүленә: берләре — солтангалиевчеләр бул­са, икенчеләре — шуларны фаш итүчеләрдән гыйбарәт. Милләтне имансыз итү һәм рухи гарипләндерү машинасы көн-төн эшли. Бүлгәләнгән, үзара ыгы-зыгыга тартып кер­телгән халык белән идарә итүе җиңел бит ул...

«Кайсы гына мәкаләсен, хезмәтен укып карама, Сол­тангалиев үз халкына булган мәхәббәтен сөйләп туймый,— дип яза бер татар профессоры шул елларда.— Бу нәрсә бу?! Халык — сөйгән яр түгелдер ләбаса... Әмма шул ук вакытта партиягә, пролетариат диктатурасына мәхәббәтен белгертү юк, тапмассыз андый җөмлә. Ул хакта сүз куз­гатырга да кирәк санамый хәтта. Әнә кем ул – халык дош­маны Солтангалиев!..»

* * *

«ОГПУга Фатыйма Әхмәт кызы Солтангалиевадан. Зур Татар урамы, 24 йорт, 1 фатир. Гариза: ОГПУ тара­фыннан өебездә тентү ясаганда алып кителгән түбәндәге әйберләребезне кайтаруыгызны үтенәм:

1. Минем ирем Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиевнең әдәби хезмәтләрен, аның татарчадан русчага тәр­җемәләрен һәм татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәр­ләрен.

2. Аның һәм минем шәхси хатларыбызны, минем ши­гырьләрем тупланган дәфтәрләрне.

3. Фоторәсемнәрне.

4. Ике алюминий сөт бидонын. Бер ай чамасы элек мин аларны ОГПУга сөт белән илткән идем.

5. Иремә кирәк булмаса, аның ертык чалбарларын, костюмын һәм бер данә чемоданын.

Имзам: Ф. Солтангалиева».

Шакмаклы дәфтәр битеннән ертып алынган кәгазьгә ка­ра белән язылган бу гаризаның үзенә күрә бер хикмәте бу­ла. Башка кирәк-яраклар җөмләсендә «ике алюминий сөт бидоннарын» кайтарып бирүләрен үтенә Фатыйма. Туберкулездан җәфа чиккән Мирсәеткә төрмә табиблары җылы сөт китерергә рөхсәт бирәләр. Ә югарыда искә алын­ган бидоннар, хатын белән ир арасында алдан ук хәстәр­ләп куелган элемтә чарасы була. Аларның тоткасы эчен­дә бөтәрләнгән кәгазь кисәге сыярлык яшерен бушлык була. Ир белән хатын үзара, шул рәвешле, гаилә һәм дөнья хәлләрен хәбәрләшеп торалар.

Фатыйманың әлеге гаризасы Г. Ягоданың үзенә барып җитә. Тәҗрибәле «гэпэушник» биш пункттан бары берсен сызмый калдыра, әлеге сөт бидоннарын кайтарып бирергә рөхсәт итә! Һәм шунда ук зәңгәр карандаш белән өстәп куя: «Безнең өчен әлегә аның исән булуы әһәмиятле. Г. Ягода (имза)».

Мирсәеткә атнага ике мәртәбә сөт китерәләр... һәм сөт белән бергә хәбәр: Мәскәүдәге танышларыннан кемнәр кулга алынган. Казанда кемнәрне фаш итәләр... Уфада... Кырымда... һәммәсеннән хәбәрдар булып тора Солтанга­лиев. Соңгы яңалыкларны белеп тору аңа үзенең күрсәт­мәләренә хәзерлек өчен гаять әһәмиятле була.

Мирсәеткә кергән кәгазь кисәкләре сакланмаган, әл­бәттә. Ул аларны ашап барган булса кирәк. Аның бер ке­шелек камерасында даими рәвештә тентү уздырып тору­ларына да карамастан, шикләнерлек әйбер табылмый.

Өйгә чыккан хәбәрләрдә Мирсәет­нең теге яисә бу кешегә тапшырасы киңәшләре. Сорау­лары... Һәм гаиләне кайгыртып язылган сүзләре... (Фатыйма аларны ядкарь бу­ларак җыеп бара. Соңрак бер өлеше ГПУга да эләгә).

Шул хатларының берсендә ул Фатыймадан өлкән кы­зы Рәсидәне Кырмыскалыга бабасы янына җибәрүен үте­нә. Мирсәетнең сеңлесе Маһитап аны Башкортстанга алып кайтып китә бераздан. Рәсидә Хәйдәрга­ли агай белән яши башта, соңрак әнисе ягыннан бабалары янында, Уфада, ягъни Чанышевларда тәрбияләнә.

Рәсидәнең китүе бер яктан матди кыенлыклар кичергән гаиләне кай­гырту белән бәйле булса, икенчедән, ба­ла гомере өчен саклык чараларына керешүнең дә беренче омтылышы була... Фатыйма бар бит әле тагы... Гөлнар һәм Морат белән нишләргә?!

Язмышының ахыры ни белән бетәсен яхшы күзаллый иде Солтангалиев. Аңарга инде ныклап тотындылар. Әләк һәм яла ягучылар белән дөнья тулды, берне биш итеп кү­перткән күрсәтмәләр тау булып өелгән. Яла ягучы һәм күрсәтмә бирүчеләрнең исемнәрен аңарга ачыктан-ачык әйтә, белгертә башладылар хәзер. Үзеннән һични яшермиләр. Туры сөйләшәләр. Көн-төн кыйныйлар, гарипләндерәләр... Димәк, аны үлем җәзасына хөкем итәчәкләр. Таш капчык­тан исән чыкмаячак ул. Бу — көн кебек ачык.

Ялган күрсәтмәләр бирү файдасыз... Иректәге фикер­дәшләренә дә тел-теш тигертмәскә... Барын үз өстенә алырга... Иң соңгы чиктә, гаепне кулга алынып атылган яисә вафат булган аркадашлары белән уртаклашырга. Ул нәкъ шул юл белән барды һәм үзенең большевиклар пар­тиясе, советлар хакимияте алып барган сәясәткә ачыктан-ачык мөнәсәбәтен сөйләргә кереште. Милли мәсьәләне хәл итү юллары, ислам һәм милли азатлык хәрәкәте арасын­дагы бәйләнешләр, һәм, ниһаять, Туран федерациясе про­екты турында атналар, айлар дәвамында күрсәтмәләр бир­де ул. Әле үзенең хыялында гына йөргән фикерләрен дә дисбе төймәләре сыман бер җепкә тезде. Әмма һичкемне бу эшкә бутамады. Хәтта үзенә пычрак яла яккан кеше­ләргә дә яла белән җавап кайтармады.

Аның авызыннан төшкән һәр сүзне теркәп бардылар, әлбәттә, һәм көнендә дә үк язу машинасында суктырып, аның бер нөсхәсен иптәш Сталин өстәленә китереп сала барды­лар. Икенчесен – ОГПУ җитәкчелегенә, өченчесен шәхси эшенә терки бардылар... Шул рәвешле, Мирсәет Солтан­галиев төрмәдә сорау алу көннәрендә дә үзенең милли мәсьәләне хәл итү юнәлешендәге эзләнүләрен дәвам итте. Хакыйкатьтә шулай булып чыга. Ул үз фикерләрен терки бару һәм саклау, килер буыннарга җиткерүнең бердәнбер һәм ул шартларда иң дөрес юлын тапкан. Солтангалиевнең том-том гыйльми хезмәтләре КГБның аеруча яшерен документлар саклана торган таш сандыкларында ята бү­ген дә. Миңа аларны җентекләп актарырга, өйрәнергә насыйп булды.

«Аеруча яшертен. ГПУ рәисе Башкировка. Көнчыгыш бүлегеннән Погребенскийга. 18 март 30 ел.

17 мартта Уфага ОГПУның 3 нче бүлекчәсе началь­нигы иптәш Алмаев һәм шул ук бүлекчә уполномоченные Константинов чыгып киттеләр. Максатлары түбәндәгеләр:

1) Агентура һәм күзәтчелек юллары белән Башкортстандагы солтангалиевчел фетнәче оешманың җитәкчелә­рен ачыклау;

2) Солтангалиевчел үзәкнең Башкортстанда баш кү­тәргән фетнәче оешмалар белән элемтәсен ачыклау;

3) Солтангалиевчеләрнең һәммәсен ачыклау;

4) Туранның андагы бүлеген өйрәнү;

5) Кулга алынган Морзабулатовтан сорау алып, аның авылда үткәрелгән контрреволюцион эшчәнлеге белән солтангалиевчелек арасындагы бәйләнешләрне ачыклау;

6) «Большое» дип исемләнгән бүлекнең эшен җентек­ләп өйрәнү.

Бу бурычларны үтәп чыгу өчен Алмаевка Зилаир кан­тонына барырга туры килер. Иптәш Алмаевка югарыда күрсәтелгәннәрне башкару өчен һәммә шартларны туды­рырга һәм аның карамагына өч оператив хезмәткәр би­рергә.

ЦОУ ОГУ начальнигы Евдокимов. Дөрес».

Телеграммалар. Боерыклар. Хатлар һәм кәгазьләрнең исәбе-хисабы юк...

Эш киң масштабта дәвам итә. Солтангалиевне фаш итү максаты белән гүя бөтен ил аягүрә бастырыла...

* * *

1930 елның 30 октябрендә И. Сталин Г. Ягода белән телефон аша элемтәгә чыга. ОГПУ җитәкчелеге өстеннән күзәтчелек итү белән шөгыльләнгән гадәттән тыш яшер­тен бүлек хезмәткәре бу әңгәмәне дә теркәп калырга ки­рәк тапкан... Сталинның үзе өстеннән күзәтчелек булып чыга түгелме соң бу?! Башка сыймаслык хикмәтләр бар ул әүвәлге Дзержинский мәйданы асларында.

Гаеп итүче булмаса, әйдәгез, без дә колак салыйк шул сөйләшүгә:

Сталин: - Йә, сөйлә... Яңа хәбәрләр бармы сездә?

Ягода: - Соңгы бер атнада унсигез чит ил шпионын кулга алдык. Яшертен хезмәткәрләребез ил буйлап җиң сызганып эшлиләр... Троцкийчылар һәм солтангалиевчеләр исемлеге дә тулыландырылды, иптәш Сталин.

Сталин: - Ашыкма. Туктап тор... Солтангалиев ди­дең... Солтангалиев үзен ничек тота анда?..

Ягода: - Элеккечә үк, сер бирмәгән атлы була.

Сталин: - Сер бирү-бирмәү сезгә бәйле, Ягода! ГПУ-ның эш стиле дөрес түгел, димәк... Телен чиштерергә ки­рәк. Алымнарын белмисезме?!

Ягода: - Егетләр бар. Остардылар, иптәш Сталин... Ә татарин, кул-аякларын күтәрә алмаса да, сөйли әлегә...

Сталин: - Яхшы, сөйләсен. Соңгы күзәнәгенә кадәр сыгыгыз! Үзе белән бер фикерен дә алып китмәсен теге дөньяга.

Ягода: - Аңлашылды, иптәш Сталин, тырышырбыз.

Сталин: - Син мине аңладыңмы анда, Ягода?! Иманы һәм үз халкы өчен башыннан ваз кичәргә әзер булган ти­леләр күп калмады инде. Синең бурыч — шуларның та­мырын корыту!

Ягода: - Иптәш Сталин! Оныта язганмын икән, тагын бер яңалык бар бит әле. Үзенең кайсы ил шпионы булуын таныды бит тәки...

Сталин: - Солтангалиевме?..

Ягода: - Әйе. Үзе!

Сталин: - Йә!..

Ягода: - Үзе танырга мәҗбүр булды. Ул Ассирия шпио­ны булган икән бит.

Сталин: - Кара син аны, кайда барып чыккан... Ассириягә хезмәт иткән дисеңме?.. Уйлаган идем аны...

Ягода: - Шикләнүегез дөрес булган, иптәш Сталин, Ассириягә хезмәт иткән икән.

Сталин: - Ярый. Минем белән элемтәдә тор.

Кызык ясыйм әле дип, махсус баш ватып утырсаң да мондый гаҗәп хәлне уйлап таба алмассың: телефон аша сөйләшүчеләр генә түгел, аларны тыңлап утыручы да, тер­кәп калдыручы да, Ассирия мәмләкәтенең дөнья картасын­да булмавын һәм инде җир йөзеннән берничә мең еллар элек юкка чыкканлыгын шиккә алмаган. Солтангалиевнең дә әлегә сынмавы, хәтта ирония хисен дә югалтмавы турында сөйли торган гыйбрәтле факт ич бу!..

Эш судка якынлашып килә иде. Аның нәтиҗәсе нинди буласы ОГПУ тикшерүчеләренә инде күптән мәгълүм. Мирсәет Солтангалиев үлем жәзасына дучар ителәчәк. Тупланган материаллар нигезендә дүрт-биш мөстәкыйль эш ачкан тәкъдирдә дә аларның һәммәсе аерым-аерым үлем җәзасына китерер иде.

Башын сакларга, исән калырга өмете калмады Мирсә­етнең. Моны ул ачык белә. Шуның өстенә, тикшерүчеләр һәм кыйнаучы-жәзачылар да аңарга бу хакта көненә җиде-сигез мәртәбә искәртеп торалар. «Сиңа санаулы гына көннәр калды». «Сөйлә, син барыбер үлемгә дучар ителә­чәксең». «Нигә дәшмисең, әллә маңгаеңа биш грамм кур­гашын җитмиме?!» дигән сүзләр белән теңкәсенә тияләр

Үлем җәзасы белән килешә иде ул үзе дә. Сорау алу­чыларга ачыктан-ачык партия һәм аның җитәкчеләре тот­кан сәясәтнең җинаятьчел булуын искәртә иде. «Милли мәсьәлә чишелмәде, ә милли төбәкләрне колониягә әве­релдерү кызу темплар белән дәвам итә», дип раславында булды. «Советлар берлеге барыбер таркалачак. Бу миңа көн кебек ачык. Димәк, Туран утопия түгел, ул безнең ки­ләчәк», дип сөйли иде.

Табигый ки, сорау алучыга ошамый мондый сүзләр. Ул, сорау алуын туктатып, теш суыручыны чакыртып кертә.

— Ничә теш? —дип сорый, кулына тимер келәшчә то­тып килеп кергән әзмәвер гәүдәле палач-табиб.

— Ничә теше калган? —дип, сорауга сорау белән җа­вап кайтара Айзенберг.

— Урт тешләрен суырып бетердек, иптәш оперуполно­моченный... Калганнары судка кадәр торсын дигән идек.

— Башына файда итмәсме, өске тешләрен суыртып бе­тер,—дип әмер бирә сорау алучы.

— Һәммәсенме?..

— Әйе, һәммәсен!

«Эх» та итми табиб, тимер келәшчә белән Мирсәетнең сигез сәламәт тешен каерып йолкып ала. Наркоз кая, авыздан аккан кара кан­ны сөртергә чүпрәк тә бирмиләр. Бөтен иякләре, түше кан­га бата Мирсәетнең. Аяк астындагы таш идәндә кан кан­тары һәм йолкып атылган тешләр...

Дәү тимер келәшчәсен тотып, ничек килеп кергән бул­са, шулай ук тыныч кына чыгып та китә палач-табиб. Ай­зенберг елмая. Коңгырт күзләре Мирсәеткә текәлгән

— Йә, Солтангалиев, Туран хакында инде бүтән сөй­ләмәссезме?

Авызыннан кан саркып тора Мирсәетнең, әмма тавы­шы көр, ул сүзен дәвам итә. Төрекчә сөйли:

Ватан нә Төркиядер төрекләргә, нә Төркестан.

Ватан мөәббәт бер өлкәдер – Туран.

Берни аңламаган Айзенберг сорарга мәҗбүр була.

— Нәрсә, бу синең шигырьме?.. Бәлки, миңа аңлашыл­сын өчен тәрҗемә дә итәрсең...

— Бу минем шигырь түгел, Айзенберг иптәш... Аның авторы бөек төрек шагыйре Зыя Гөкальп булыр. Инде тәр­җемәсен тыңлагыз:

Ватан Төркия генә түгел төрекләргә, Төркестан да түгел.

Ватан мәңгелек бер ил ул Туран..

Айзенберг аны-моны уйлап тормады, янә кнопкага басты:

— Теш суыручыны чакырыгыз... Әй, сез кайда анда, теш суыручыны кертегез!.

* * *

Егерме тугызынчы-утызынчы елларда ОГПУ төрмәсен­дә тәмам кансызландылар. Мыскыл итүнең, кешелек дә­рәҗәсеннән көлүнең нинди генә чараларын сынап кара­мадылар аның өстендә. Ә Мирсәет Солтангалиев һаман бирешмәде, акылын югалтмады, һичкемне сатмады һәм мескенлеккә дә төшмәде — гафу үтенмәде.

Ни гаҗәп, сөттән өзмәделәр үзен. Төрмә врачы таләп итте моны. Фатыйма ике нәни бидон белән алмаш-тилмәш атнага ике мәртәбә сөт китерә иде һаман.

Шалтыр-шолтыр килеп ишекне ачтылар. Надзиратель... Кулында сөт бидоны. Күренеп тора, бу эш белән шөгыль­ләнергә теләми. Ләкин мәҗбүр... Мирсәеткә бидонны суз­ды. Әмма кире үзенә таба тарта төшеп, савытның капка­чын ачты һәм бермәл тамак төбен кырып газапланганнан соң, сөткә какырып, аны хуҗасына сузды.

— Мә, эч,— диде, канәгать көлемсерәп.

Мондый гына мыскыллауларга күнеккән иде инде Мир­сәет. Дәшмәде.

Шулай да, тимер ишек артында югалганына кадәр, надзиратель, елан кебек ысылдап, кисәтергә кирәк тапты:

— Врачка әйтсәң, исеңдә тот: иң элек телеңне тартып өзәрмен... Аннан берәм-берәм йомыркаларыңны сытармын.

Дәшмәде Мирсәет. Бидонны, ипле генә тотып, түр поч­мактагы идәнгә береккән эскәмиягә илтеп куйды. Надзи­ратель китте. Аяк тавышлары тынды...

Таш капчыкны ике-өч мәртәбә аркылыга-буйга әйлә­неп чыкты әүвәл. Аннан, ишеккә аркасын куеп, сөт бидо­ны каршысына килеп чүгәләде. Агач тотканы ике яктан кысып торган тимерчыбыкларны як-якка каерды һәм тот­ка эчендәге тишеккә өрде. Нәни генә кәгазь кисәге очып чыкты. Ул шырпы кабы зурлыгында гына... Пөхтә генә бөтерә-бөтерә укырга кереште Мирсәет. Аның өчен дөнья­да иң кадерле, көтеп алынган сүзләр:

«М. Җ. (урынны аз алыр өчен язылган бу баш хәреф­ләр Фатыйманың «Мирсәет-җаным» дип дәшүе.— Автор), үлсәк җиңелрәк булыр иде. Синсез яшәү — газап. Бала­лар хакына тырышам. Морат үсте инде. Икесе дә сине сагыналар, «командировка»дан кайтуыңны көтәләр. Рәси­дәдән хат алдым, ул да исән-сау, Уфадагы бабаларында. Миңа «әни» дигән. Бирешмә. Нык бул. Синең Фатыймаң».

Мирсәет кат-кат укып чыкты язылганнарны һәм һәр сүзен йотты. Әмма кәгазьне түгел. Кәгазь бирмиләр аңа хәзер. Шул ук хатның икенче ягы аның өчен. Күңелендә күптән әзер булган сүзләрен кәгазьгә төшерде.

«Ф. Җ., тиздән суд башланыр кебек... Өметем юк,. Үлем җәзасына хөкем итәрләр дип беләм. Беләсеңме икән, мине аткачтын да сине һәм гаиләмне Мәскәүдән сөрүләре бик ихтимал. «Минус унөч», дигән закон бар диләр (Ул замандагы унөч зур шәһәрдә яшәү хокукыннан мәхрүм ителү дигән сүз.— Автор). Ни эшлик икән? Әллә баш тартасыңмы соң миннән? Аерылыргамы икән әллә?.. Ба­лалар хакына дим! Сине генә яратучы Мирсәетең»...

Хатлар... Хатлар... Нинди генә хатлар булмый дөнья­да. Нинди генә хатлар язылмаган һәм укылмаган... Әмма бу дәрәҗәдә авыр, тетрәндергеч хатлар язылырга мөмкиндер дип күз алдына да китерә алмас идем... Менә алар, минем уч төбемдә. Күбәләк канатлары сыман, җи­ңел дә үзләре... Күздән тамган кургашыңдай авыр да бер үк вакытта... Уч төбенә сыеп бетәрдәй кәгазь кисәкләрен­дә тетрәндергеч язмыш! Һәм язмышлар...

«М. Җ., әллә ниләр язгансың. Ул хакта уйлама, ходай ни кушса, шул булыр. Балалар гына менә... Гөлнар мәк­тәптән елап кайткан, «контр» дип мыскыл итәләр, ди. Әтисенә сүз тидертәсе килми бер дә. Морат көн дә синең портретыңны ясый, охшата... Тамагыбыз тук, өстебез бө­тен, безнең өчен борчылма. Үзеңне сакла! Фатыймаң»

«Ф. Җ., рәхмәт барысы өчен дә. Шулай да мине тың­ла. Иртәгәсен үк миннән аерылу хәстәрен күрә башла. Сиңа «развод кәгазен» тапшырырлар. Язып бирдем. Син үзең һәм балалар хакында уйла. Балалар хакына тыңла мине. Аларның гомерләре алда әле. Сине генә яратучы Мирсәетең».

«М. Җ., Мин көн-төн синең хакта уйлыйм. Уйлыйм һәм елыйм. Балалар кайтуыңны көтә. Рәсидә тагы язды. «Әти чыккач та, мине кайтып алсын», дигән. Гөлнарны һәм Мо­ратны, мине дә сагынам дигән. Аерылу кәгазеңне алдым. Әллә ничек, якын килергә дә куркам ул кәгазьгә... Би­решмә. Исән-сау була күр. Фатыймаң».

«Ф. Җ., синең хатлар минем өчен бердәнбер һәм соң­гы юаныч хәзер. Рәхмәт! Әмма мине тыңла: сөтне бүтән үзең китермә. Тиз көннәрдә үк аерыл миннән, һәм ачуланма, бәгърем, сиңа тормышка чыгу кирәк. Кәгазьдә генә булса да... Үзеңне һәм балаларны башка фамилиягә күчерү кирәк. Юкса, көн күрсәтмәячәкләр. Сиңа да егер­ме сигез генә, балалар турында әйтеп тә торган юк. Сине генә яратучы Мирсәетең».

«М. Җ., мине нигә газаплыйсың. Нигә андый сүзләр язасың. Сүзеңне тыңладым, аерылдым. Әмма башка һич­ни таләп итмә миннән. Син минем бердәнберем һәм шулай булып калачаксың... Мин өметләнәм әле, өзмим өметем­не— көтәм һәм көтәчәкмен. Бу дөньядамы, теге дөньяда­мы, мин синеке, бары тик синеке генә. Саламга ябышып булса да, исән калырга тырыш, Мирсәетем. Фатыймаң».

«Ф. Җ., үзең ничек? Балалар — Гөлнар, Морат... Рәси­дә язамы?.. Хәтереңдәме, балалык еллары дустым Дашкин хакында сөйләгән идем сиңа. Шуны тап, геология ин­ститутында инженер булып эшли. Ничек бар — шулай сөй­лә. Язылышсын синең белән! Минем гозерләп үтенүемне тапшыр. Сер итеп әйтәм: ул иң кулай кеше булыр. Хатын-кыз кирәк түгел аңа. Бездә яшәгән булып кыланыгыз. Бу бик тә әһәмиятле, Фатыймам, мине тыңла! Сине өзелеп яратучы М.»

Төрмәдә тәртипләр үзгәрү сәбәпле, Мирсәет Солтангалиевне 1930 елда сөт алу хокукыннан мәхрүм итәләр. Ди­мәк, якты дөнья, гаилә белән элемтә өзелә...

Әмма Мирсәет өметен өзми әле. Соңгы мөмкинлекләр­не эзли, тормыш өчен көрәшүен дәвам итә:

«ОГПУның Көнчыгыш бүлеге начальнигы иптәш Да­выдовка.

Сак астында торучы М. X. Солтангалиевтән. Гариза.

Идеология һәм оештыру күзлегеннән чыгып караганда минем коралсызлануым һәм җавап бирүләрем тәмам бу­лу уңае белән, сезгә түбәндәге гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк санадым.

Мин һәм минем эш белән бәйле булган иптәшләрнең күрсәтмәләре һәммәсе дөреслеккә туры килә, дип саный аласыз. Үземә килгәндә, мин боларны аңлы рәвештә, Көн­чыгыштагы милләтләргә мөнәсәбәттә партия һәм совет ха­кимияте үзенең хаталарын соң булса да, бәлки аңлар ди­гән өмет белән сөйләдем. Мин сөйләгәннәрнең кем өчендер бер ярап куюы да ихтимал.

Безнең эш каралыр алдыннан, әгәр рөхсәт итсәгез, сезнең каршыга мин нибарысы берничә сорау куярга телим:

1) «Кан» турында. Мине ел ярым чамасы элек үк «фи­кердәшләреңә дә кан түгәргә туры килмәгәе» дип, Балдаев искәртеп куйган иде. Менә сез дә Башкортстанда корал складлары оештыруга мөнәсәбәтле иптәшләргә үлем белән, янадыгыз... Кабатлап әйтәм, Морзабулатов булсын, мин булыйм, ул коралны советларга каршы юнәлтергә җыен­маган идек. Бу —революция җиңелгән очракта, яңа реак­циягә каршы көрәшнең хәзерлек чараларыннан берсе иде. Башкортстандагы ул иптәшләрнең гаебе юк. Бу эш өчен мин, бары тик мин генә җавап бирергә тиешле!

Революциягә кадәрле булсын, революциядән соң бул­сын, болай да инде кан артык күп түгелде Башкортстанда.

Кан белән үч алмагыз. Совет хакимиятенең дәрәҗәсен генә төшерерсез бары. Үтенечләремнең беренчесе шул.

2) Минем үземә килгәндә исә... Әле дә социализм өчен көрәшүчеләр сафына басарга әзермен. Әйтик, мин бүген үк Кытайга яисә Һиндстанга, йә булмаса Кытай Төркестанына китәргә һәм кулыма корал алып, актык тамчы канымача Сезнең хезмәткәрләр белән янәшә көрәшергә әзермен. Сезнең тарафтан, минем эшкә бәйләп, гаепләнгән башка иптәшләремне дә үз артымнан ияртергә сүз бирәм.

3) Моңарга рөхсәт бирелмәгән тәкъдирдә, ихтыяры­гыз. Мине исән калдырыгыз, дип үтенмим сездән. Револю­ция өчен шулай кирәк дип исәплисез икән, иң югары җә­зага тартыгыз, атыгыз мине. Әмма ул очракта соңгы үте­нечемне искә алуыгызны сорыйм: татар-башкорт иптәш­ләрдән башка һичкемгә тимәгез. Гаепсез алар.

Миңа карата нинди генә җәза куллансагыз да, рево­люционер булып калам.

Ихтыярыгыз, М. Солтангалиев.

6 июнь, 1930 ел.

Дөрес, имза».

Суд Мирсәет Солтангалиевне үлем җәзасына — атарга хөкем итә.

Ләкин үзенең сәяси корбаны белән мәңгегә хушлашыр­га ашыкмый әле Сталин. Күп тә үтми, үлем җәзасы ун ел­лык концлагерь белән алмаштырыла.

«Соң дәрәҗәдә яшертен.

ОГПУның махсус бүлегенең 3 нче бүлекчәсенә. ОГПУның лагерьлар идарәсе начальнигы урынбасары иптәш Берманга.

ОГПУ коллегиясенең агымдагы елның 13 гыйнвар ка­рары белән солтангалиевчел оешманың түбәндәге җитәк­челәре һәм активы атарга хөкем ителеп, ун елга концла­герьга җибәрелә:

1. Солтангалиев Мирсәет Хәйдәргали улы

2. Мохтаров Кәшшаф Гыйлфан улы

3. Җанбаев Гариф Мөхәммәтҗан улы

4. Мансуров Гасыйм Гата улы

5. Фирдәвес Исмәгыйль Кәрим улы

6. Дерен-Айырлы Осман Гата улы

7. Булышев Зәйнулла Хөсәен улы

8. Батыршин Харис Зариф улы

9. Баубеков Хәмзә Сөләйман улы

10. Муллабаев Газиз Сабит улы

11. Юламанов Фәтхулла Җамалетдин улы

12. Нурбахтин Гариф Гыйбат улы

13. Тләүбәк Миңнехөснетдин Зиятдин улы

14. Максудов Ибраһим Фәтхулла улы

15. Мусин Габрахман Али улы

16. Хафизов Сафа Хафиз улы

17. Вәлиев Зәки Вәли улы

18. Сүнчәләй Сәгыйть Хәмидулла улы

19. Бакыев Сафа Әхмәтша улы

20. Мөлеков Газиз Мөхәммәт улы

Шуларның беренче алтысы солтангалиевчел оешманың аеруча мәртәбәле җитәкчеләре булып тора. СССРның Көнчыгыш төбәкләрендә элемтәләре иң югары даирәләр­дә һәм гаять киң. Кулга алынганга кадәр болар югары урыннарда эшләгән тәҗрибәле кешеләр. Концентрацион лагерьда да болар, һичшиксез, үз оешмаларын саклап ка­лырга, Көнчыгыш төбәкләрдәге һәммә контрреволюцион оешмалар белән элемтәдә торырга омтылачаклар. Шуңа күрә боларын бер-берләреннән һәм башка солтангалиевчеләрдән ерак тоту хәерле.

Әһәмиятлелеге буенча икенче урындагы төркемне хәр­би фетнәчеләр Мөлеков, Баубеков, Сүнчәләй, Бакиев, Ха­физов, Вәлиев, Муллабаевлар тәшкил итә. Боларын да чәчәргә һәм бер-береннән аерырга кирәк.

Бу төркемгә кертелгән Мөлеков — безнең хезмәткәр. Ул солтангалиевчеләр арасына иңдерелде.

Батыршин турында сүз аерым. Ул СССРга каршы тер­рор һәм диверсияләр оештыру максатыннан татар эмиг­рантлары җибәргән кеше. Казандагы солтангалиевчеләр белән бәйле, Советка каршы листовкалар таратучы. Об­ком секретарен үтерергә җыенганлыгы да мәгълүм. Яман актив тип. Зур ихтыяр көченә ия, ачыктан-ачык көрәшергә дә сәләтле. Бутыркада чакта да үзен бик дуамал тотты. Качу җаен карап кына йөри. Әлбәттә, аны да һичшиксез солтангалиевчеләрдән аерым тотарга тиешле.

Агентура эшләре өчен Дерен-Айырлы, Юламанов, Мак­судов һәм Хафизовларны тартып карарга мөмкин. Сезнең өчен шулай ук алданрак җибәрелгәннәр арасыннан Исхаков Гали файдалы булырга мөмкин. Мансуров та тарты­ла кебек безгә. Әмма бусы белән аеруча сак булыгыз һәм аның күрсәтмәләрен тикшереп торыгыз.

Без солтангалиевчеләрнең иректәгеләр белән элемтә­сенә зур әһәмият бирәбез! Беренче һәм икенче төркемдәгеләргә кагылган һәр хатның, ягъни керүче-чыгучы кәгазь­ләрнең күчермәсе безгә җибәрелеп барылырга тиешле.

Солтангалиевчеләргә туганнары белән күрешү бездән рөхсәт алгачтын гына мөмкин. Эшләрнең оештыры­луы һәм барышы турында безгә даими рәвештә хәбәр җиткереп торыгыз.

ОГПУ начальнигы урынбасары Дьяков.

Оперуполномоченный Алмаев.

Айзенберг кушуы буенча. 16 гыйнвар, 31 ел».

Гыйнварның 23 нче көнендә махсус бланкта алдан ук бастырылган кәгазь китерәләр Фатыймага:

«Солтангалиева Фатыйма Әхмәт кызы Ирзина.

Мин, шушы документка кул куючы, балаларым Гөлнар, Рәсидә һәм Морат белән Зур Татар урамындагы 24 нче йортның 1 нче фатирында торучы ОГПУ коллегия­сенең Мәскәү, Ленинград, Харьков, Киев, Одесса, Ростов, Астрахань, Казан, Иркутск, Чита, Ташкент, Тифлис, Омск шәһәрләреннән тыш башка җирдә яшәргә дигән карары белән килешәм һәм биш көн эчендә нинди дә булса башка бер урынга күчеп китәргә сүз бирәм. Барып урнашкач та урындагы ОГПУ органына килеп җитүем һәм кайда урна­шуым хакында мәгълүмат җиткерермен».

Кәгазьнең аскы өлешенә кызыл карандаш белән: «Кул куюдан баш тартты» дигән сүзләр язылган.

Берничә көн элегрәк, ягъни гыйнварның 18 нче көнен­дә, ОГПУның 274 нче номерлы ордеры нигезендә Солтангалиевләр фатирындагы һәммә мөлкәткә арест салына. Аш өстәле һәм урындыкларыннан алып, бала ятагы, чәй­нек һәм өстәл лампаларынача махсус исемлеккә теркәлә. Фатирның һәр ике бүлмәсе бикләнә, сургычлап мөһер су­гыла үзләренә. Ике бала һәм ана урамда торып калырга тиешле була. Ә урамда — гыйнвар!..

Әмма Фатыйма бирешергә җыенмый. Аның буйсынмас­ка һәм таләп итәргә үзенә күрә законлы хокуклары бар.

«ОГПУга Зур Татар тыкрыгында, 24 йорт, I фатирда яшәүче гражданка Дашкина Фатыймадан гариза.

18 нче гыйнварда ОГПУ вәкиле тарафыннан М. X. Солтангалиевнең өй җиһазларына арест салынган иде. (Исем­леккә теркәлгән өй җиһазлары санала.— Автор.)

Чынлыкта, бу әйберләр М. X. Солтангалиевнеке тү­гел, һәммәсе минеке, ягъни Дашкина Фатыйманыкы. Әле мин Солтангалиевкә кияүгә чыкканчы ук алар әти-әнием тарафыннан алынган җиһазлар.

Өстәп тагы шуны әйтәм, мин 29 елның 1 декабрендә Солтангалиевтән законлы төстә аерылган кеше. Икмәк фабрикасында һәм тегү мастерскойларында кара эштә эшләдем. Ә инде 30 нчы елның 23 августында гражданин Дашкин белән язылыштым.

Шулар нигезендә һәм бүгенге көндә андый җиһазлар­ны яңадан сатып алу мөмкинлегем булмау сәбәпле, йорт кирәк-яракларымны үземә кайтарып бирүегезне үтенәм.

18 гыйнвар, 31 ел, Фатыйма Дашкина».

«Эш кәгазе. ОГПУның оператив бүлеге начальнигына. Солтангалиев Мирсәет Хәйдәргали улының йорт җиһазларына салынган арестны кире алыгыз: Зур Татар урамы, 24 йорт, 1 фатир, һәммәсен Ф. А. Дашкинага тапшыры­гыз. Бу боерыкның үтәлүе хакындагы актны ОГПУның махсус бүлегенә кайтарыгыз.

Зубкин. Подобедов.

26 гыйнвар, 31 ел».

«Соң дәрәҗә яшертен. ОГПУның 3 нче бүлекчәсе.

27 гыйнвар, 31 ел. ОГПУның ОЦР начальнигы урынбаса­ры ип. Зубкинга.

ОГПУ урынбасары ип. Ягоданың махсус әмере ниге­зендә, солтангалиевчелар эше буенча хөкем ителгән Солтан-Галиев, Мохтаров, Янбаев, Дерен-Айырлы, Вәлиев һәм Мусиннарның гаиләләрен Мәскәүдән сөрү турындагы карар гамәлдән чыгарыла.

Макъсудова Сания Фәтхулла кызын фатирыннан һәм Мәскәүдән җибәрү көчендә кала.

ОГПУ начальнигы урынбасары Дьяков. 3 нче бүлекчәнең оперуполномоченные Алмаев».

«ОГПУның 3 нче бүлекчәсе. 16 февраль, 31 ел. № 484.— 740. Айзенберг кушуы буенча. 11 февраль, 31 ел. Соң дәрәҗә яшертен. ОГПУ коллегиясе секретаре Булановка.

ОГПУ рәисе урынбасары ип. Ягоданың шәхси әмере белән, Солтангалиевчеләр эше буенча хөкем ителүчеләр­нең гаилә әгъзаларыннан түбәндәгеләр Мәскәүдә калдырыла:

1. Солтангалиева Фатыйма Әхмәт кызы. Гөлнар, Рәсидә һәм Морат исемле балалары белән.

2. Мохтарова Серафима Игнатьевна. Чыңгыз атлы улы белән.

3. Мохтарова Пәрваз.

4. Мәкъсудова-Сәгыйтова Рауза Әскәр кызы, улы Арс­лан белән.

5. Җанбаева Гарифә Фәйзулла кызы.

6. Дерен-Айырлы Айшә.

7. Вәлиева Хәдичә. Улы Хәмид, туганнан туганы Акҗимова Зәүҗан белән.

8. Мусина Әминә Закир кызы.

ОГПУ начальнигы урынбасары Дьяков».

Гаиләләр белән, шул рәвешле, мәчеле-тычканлы уен­ның, әлбәттә, үз серләре, хикмәтләре булса кирәк, һәр­хәлдә, боларны гомумкешелек кануннарыннан чыгып кылынган игелек дип уйласак, нык ялгышкан булыр идек. Вакытлыча күз буяу гына бары! Килер көн: исемлеккә теркәлгән хатын кыз һәм сабыйларның һәммәсенә җитешерләр...

Әлегә Мирсәет Солтангалиев һәм аның аркадашлары махсус конвой белән берәм-берәм Соловкига озатыла.

XXIV

Ак диңгез... Ак төннәр... Сандугач уртаулары... Бер карасаң, колакны гына түгел, күңелне иркәләргә сә­ләтле кебек бу исемнәр... Әмма ул утрауларның Соловки дигән атамасын искә төшергәчтен үк тетрәнеп куясың һәм шул тетрәнү, шул киеренке шом бер генә мизгелгә дә таш­ламый үзеңне...

1991 елның гыйнвар ахыры һәм февраль башларында үзем кичердем, үзем тойдым шуны...

Нәкъ алтмыш ел элек, ягъни 1931 ел гыйнварының 31 нче көнендә, кичке караңгы төшкәчтен, Архангельск шәһәренә дистәдән артык йөк вагоны тагылган тимер юл составы килеп туктый. Кеше түгел, хайван йөртергә дә җайланмаган вагоннарда сәяси тоткыннар. Ярсып өргән этләр, винтовка аскан конвой каршылый үзләрен һәм күз ачкысыз буран, үзәк өзгеч салкын җил.

— Сөйләшергә ярамый. Авызын ачкан кеше йомарга өлгермәячәк,—дип кычкыра озын шинель кигән офицер, баш очында револьверын болгап.

Ул да түгел, ботына килеп ябышкан овчаркадан шөл­ләп, үзалдына сүгенеп куйган бер әсирне кисәтүсез-нисез атып та ега. Гыйбрәт өчен, билгеле. Зарлану кая ул, пы­шылдашкан аваз да ишетелми башка. Буран улый һәм этләр генә өрә бары... Сәяси тоткыннарны диңгез тара­фына куып алып китәләр.

Яр буена җиткәч аларны уналтышар кешелек төркем­нәргә бүләләр, һәм һәр төркемгә бер көймә. Шуны боз һәм кар өстеннән тартып барырга. Ә инде боз ватыла башла­ган тәкъдирдә, батмый калганнар шул көймәләргә утырып юлларын дәвам итәргә тиеш була. Ак диңгезнең гадәтен белмәссең: җылы агымнар тәэсирендә аның чатнама суыкта да катмый торган урыннары бар икән.

Өч көн, өч төн куалыйлар шул рәвешле. Йокы кая, ял итәргә, хәл алырга бирмиләр хәтта. Юл капчыгыңда өй­дән китерелгән ризыгың булса гына инде, барган көйгә шу­ны капкалап алырга мөмкин. Кибеккәннәр өчен — ак кар.

Хәлсезләнеп егылучылар белән ике сөйләшмиләр. «Тор, кабахәт» дип, артына бер тибәләр дә, торып китәр әмәле булмаса, атып кына үтерәләр... Шуның белән тәмам... Боз ярылып, су астына китүчеләрне дә санаган кеше юк. Ка­бат калкып, ярдәм сораса, кул сузарга ярамый... Кул су­зучы ул очракта үзен генә түгел, судан чыгарга газапла­нучыны да харап итәчәк. Икесенә дә берәр пуля җибәрәчәк конвой...

Ак диңгез эчендә ерактан ук Кремль диварлары һәм чиркәү манаралары белән үзенә тартып торган утрау кү­ренгәч күпләр шатлангандыр, бәлки, җир читендәге шул утрауда мәңгегә ятып калу ихтималын уйламаганнардыр.

Килгән шәптән мунча керттеләр үзләрен. Мунча дигә­не шул: яр читендә үк кар өстендә анадан тума чишенде­рәләр һәм нәни капканы атлап үтүең булмый, өстеңә чи­ләк белән салкын су тондыралар. Моны шушы эшнең үз осталары — тәҗрибәле тоткыннар башкара, әлбәттә. Сиз­ми дә каласың — берәве башыңнан су коя, ә икенчесе ар­тыңнан этеп җибәрә. Түбәнгә сузылган боз улак буйлап ни рәвешле унбиш-егерме метрлар чамасы шуып төшкәнлегеңне дә абайламыйсың. Түбәнгә төшеп аяклануга, юга­рыдан киемнәреңне ыргыталар. Тәннәр, кызару гына тү­гел, күгәреп чыга. Мунча тәмам...

Тигез рәтләргә тезелергә, дигән боерык яңгырады. Ул да түгел, тимер кисмәк өстенә соры шинеле аяк йөзенә тө­шеп торган чекист менеп баса.

— Э-э-эй! Игътибар!—дип, шәрран ярды теге.— Мон­да сезгә советлар республикасы түгел, ә соловецларныкы!.. Шуны искәртәм, бу көнгәчә әле соловецлар җиренә бер прокурорның да аяк басканы юк! Һәм басмас та... Белеп торыгыз—сез монда төзәлү өмете белән җибәрел­мәдегез. Бөкрене турайтып булмый! Тәптипләр бездә тү­бәндәгечә булыр: «Тор» дисәм—торырсыз, «ят» дисәм — ятарсыз. Ике сөйләште юк! Хат язарга уйласагыз, болай язарсыз: исән-сау, сәламәт, һәммәсеннән канәгать!»

Менә сиңа мә дигән сыман, янәшәсендә басып торган тарихчы галим Анциферовка карап куйды Солтангалиев. Башын чайкый төшеп җавап кайтарды галим. Килешү-аңлашу билгесе, авыз ачып сүз әйтергә ярамый бит.

Тимер кисмәк өстендәгенең сүзе тәмамланмаган икән әле. Тавышын баса төшеп, өстәп куйды тагы:

— Кисәтергә кирәк саныйм: качу турында хыялланма­гыз. Моннан беркая да китә алмассыз! Җәен качучылар — батып үлә, кышын качучылар — катып үлә... Сораулар юкмы?.. Тәмам!

Шул рәвешле, сорауларга урын калдырмады, йомгак­лап та куйды һәм, кисмәк өстеннән төшеп, үз юлы белән китеп барды.

Ул җил-җил китеп баруларын күрсәң, бер дә харап. Монда гэпэушниклардан да зуррак кеше юк һәм була да алмый. Кичәге академиклар, галимнәр һәм язучыларны алар ничек тели шулай кимсетә һәм мыскыл итә ала. Әй­тик, академиктан аяк киемнәрен чистарттыру, язучы яисә галимнән үзләренә утын ярдырттыру иң яраткан шөгыль­ләре. Кирәксә кыйныйлар, кирәксә муеннарына атланып йөриләр, күңелләренә хуш килмәгәнне атып үтерәләр — алардан да гайрәтле вә хакимиятле зат юк биредә.

Авылда үсүе ярап куйды: Мирсәетне Зур Соловец ут­равында ат караучы итеп калдырдылар. «Ярап куйды», дип әйтүнең хикмәте шунда: Соловкида утраулар байтак. Әмма аларның һәммәсендә дә тоткыннар өчен шартлар бер төрле түгел. Мисал өчен, кайбер утрауларга җибәрел­гән тоткыннарның берсе дә кире әйләнеп кайтмый, ачлык­тан яисә салкыннан кырылып бетә. Җәй айларында ике­шәр йөз кешенең сукыр черки һәм озынборын корбаны булган очраклары бар. Зур Соловец утравы азмы-күпме кеше аягы төшкән җир, салкын булса да, зинданнарның түбә һәм диварлары бар монда.

Ат дигәндә малай чакларында ук дөньясын оныта тор­ган иде Мирсәет. Дөрес, ул елларда аңа тоякларыннан ут чәчеп торган алмачуар чабышкыларга менү насыйп бул­мады. Ә менә әтисенең җирән кашка биясе һәм шул бия китергән колыннарның һәммәсе аның карамагында була торган иде. Ашатучы да, сугаручы да ул... Урал-тау итә­гендәге башкорт далаларын, Кырмыскалы болыннарын, Тау Сеңер аланнарын сагынып сөйләргә генә калды инде. Җирән кашкага менеп атлан идең дә шул Тау Сеңер күле әйләнәсеннән бер юыртып үт идең хәзер...

— Әй, татарин... Нәрсә карап каттың анда?! Минем атны иярләп китер!—дип, кычкырдылар кинәт, аны тат­лы хыял дөньясыннан аерып.

Кычкыручыны таный иде Мирсәет. Зур түрә түгел-түгелен, әмма гэпэушник. Өч класс белеме һәм наганы бар. Ә тагын... күпме акырса да тончыкмый торган тамагы.

Дәшми-тынмый гына тегенең атын иярләп китерде Мирсәет. Йөгән очын атның хуҗасына сузды. Теге канә­гать. Канәгать булмаска: тамагы тук, өсте бөтен дигән­дәй, дәү бармагын авызына тыгып теш арасын каезлап маташуы. Бит алмаларынача кызышып тора.

Ниһаять, ат янына килде гэпэушник һәм бер аягын күтәрә төшеп, Мирсәеткә ым какты: «Ярдәм ит», дигән сүз. Буйсынды... Буйсынмый чараң юк, монда кисәтеп тормыйлар — наганнары корулы.

— Ике такси әзерләп куй,— дип, кычкырды ат сырты­на менеп кунаклаган җайдак.— Профессорларга табигать күрсәтеп кайтырбыз.

Кет-кет көлде... Үз сүзләреннән канәгать иде, күрәсең. Югарыдан торып, Мирсәеткә «лач» итеп бер төкерде дә атын юыртып китеп барды.

Тиздән профессорларны китерделәр. Берсе Мәскәүнеке. Икенчесе Ленинградтагы ниндидер институт ректоры. Ат­лар әзер. «Такси» дигәне, атка җигелгән ике озын тәртә. Шул тәртәләр очына тоткынны аякларыннан эләктереп куялар да ат өстенә менгән сакчылар юыртып китеп бара. «Табигать гизеп» кире әйләнеп кайтканда кешенең карар җире калмый, һәрхәлдә дөнья белән инде хушлашкан була. Голгаф тавыннан диңгезгә ыргыталар үзләрен...

Соловкиның үз кануннары бар. Монда тоткынны ашату турында кайгыртмыйлар, булса —ашый, булмаса — юк. Һәркем үз көнен үзе күрә. Тары ярмасыннан сыек өйрә, яисә сасыган балык эләксә-эләгә, эләкмәсә — юк. Кайбер камераларда, шул өйрә хакына, үлгән тоткыннарны ат­налар буе яшереп тоту табигый күренеш. Ризыкны кеше башыннан чыгып бирәләр. Дөрес, үлгән кешенең суык тәненнән качкан бетләргә дә түзәргә туры килә ул очракта.

Кием, гомумән, юк. Баш һәм ике кул өчен тишекләре булган капчыктан башка һични каралмаган. Материктан киеп килгән нәрсәләрең туза яисә югала икән, кыш көне яланаяк кар ерып йөрсәң дә, сиңа ярдәм итүче табылмас. Соловкида болай да кая куярга белмиләр кешене. Үлгән­нәрне кыядан гына ыргыталар. Өч елга хөкем ителгәнме ул, ун елгамы — һәммәсенең бәһасе дә, язмышы да бер.

Тагы бер хикмәте бар әле Соловкиның. Монда ГПУ хез­мәткәрләре, ягъни сакчылар күп түгел. Чөнки качар урын юк. Икенчедән, тоткыннар арасында «сексот»лар, яшер­тен хезмәткәрләр мыжгып тора. Хәлеңә кереп сәламләүче булса — белеп тор, ул синнән мәгълүмат сыгарга дип кил­гән. Янәшәңә кереп лагерьдагы яисә илдәге тәртипләрдән зарланырга керешүче булса—ул, мөгаен, «сексот»лардан булыр. Монда һичкем башка берәүгә ышанмый. Берәүгә ышандың исә, җаныңны ачып тел тибрәттең исә — беттең... Соловкиның иң зур түрәләреннән берсе Нафталин Френ­кель юкка гына сөйләнми әнә:

— Тоткынны без беренче өч айда ук соңгы күзәнәгенәчә сыгарга тиешле, аннан соң ул безгә кирәкми,— ди.

ГПУ тәртипләрен яхшы белгән һәм аларга инде әллә кайчан күнеккән Мирсәет Солтангалиев дүрт ел буе дәш­мәде, чөнки берәүгә дә ышанмады. Гәрчә юлында һәм янәшәсендә элгәре еллардан ук үзенә яхшы таныш кеше­ләр әледән-әле очрап торса да, ул сәясәт хакындагы сөй­ләшүләрдән читләшә алды, авызы тулы кан булганда да төкермәде. Яшисе килә иде аның. Яшисе... һәм кеше булып каласы.

* * *

Соловкидан Мәскәүгә, ОГПУга даими рәвештә мәгъ­лүматлар килеп тора. Солтангалиев хакындагыларын турыдан-туры Генрих Ягоданың үзенә кертәләр.

«Яшертен. Мәскәү. ОГПУ ип. Ягодага.

Сәяси тоткын Солтангалиев даими күзәтү астында. Янәшәсендә безнең кешеләр... Троцкийчылардан Марченко, Эльцен һәм Залкиндлар белән сәламләшә. Әзәрбайҗан мөссаватчысы Гаджинский белән күрешәләр. Үзенең фикердәшләреннән Җанбаев, Урманчы, Бакыев һәм Тләүбирдиннар белән аралашу мөмкинлеге тудырдык. Ләкин нәтиҗә юк. Сәясәт хакындагы сөйләшүләрдән читләшә. Алга таба ни эшләргә боерасыз?..

20 гыйнвар, 1934 ел. Н. А. Френкель».

Кызганыч, ОГПУдан җибәрелгән әмер сакланмаган. Хәер, гаҗәпләнер урын юк — Соловкиның тәртипләре баш­ка. Архив хакында әйткән дә юк, анда, гомумән, кәгазь белән эш итү булдымы икән?! Килүче-китүчеләр исемле­ге дә юк. Үлгәннәрне дә теркәп бару булмаган. Югалган­ны эзләмәгәннәр...

1934 ел урталарында туберкулез өянәгеннән тәмам җәфа чиккән Солтангалиев янә бер мәртәбә Сталинга мө­рәҗәгать итә. ОГПУга тапшырылган бу хатны Ягода Генсекның үзенә күрсәтә.

Өч җөмләдән гыйбарәт хатның соңгы юлы астына зәң­гәр карандаш белән сыза Сталин һәм башын калкыта.

— Ә син ничек уйлыйсың, Ягода?!

— Сез уйлаганча, иптәш Сталин.

— Дөрес сөйлисең, Ягода, сәяси дошманны үтерү — көчлелек галәмәте түгел. Ул яклаган идеяләрнең тамырын корытуда сынала көч... Ничек уйлыйсың,— дип тукталып, уйга калып тора Генсек.—Татар-башкортларда милли хис, ягъни солтангалиевчелек, юкка чыгарылдымы?..

Ягода өчен җиңел сорау түгел бу. Юк дисә — ул үзе гаепле булып чыга. «Әйе» дияр иде, алай түгел...

— Җиң сызганып эшлибез, иптәш Сталин. Әмма бу эш әле тәмамланмаган,— дию белән чикләнде.

— Менә шул, Ягода. Кайтарырга кирәк үзен! Бәлки, ярдәме тияр...— Һәм байтакка сузылган тынлыктан соң басым ясап куя — Аңладыңмы, Ягода?!

Аңламыймы соң!.. Бер сүздән, хәтта күз карашыннан аңлый торган була ул Сталинны.

1934 елның ахырында шартлы рәвештә азат ителгән Солтангалиевне материкка кайтаралар. Әмма теләгән уры­нында яшәү хокукы булмый аның. Саратов шәһәренә дәү­ләт куркынычсызлыгы органнары карамагына җибәрелә.

* * *

Саратов Соловки түгел-түгелен, әмма Мирсәетнең анда һичбер кешесе юк. Гәрчә исеме төрки-татар тамырын­нан— Сары-Тау булуга да карамастан, аның өчен чит-ят шәһәр.

Шәһәрнең ерак бер читендәге Клинический поселоктан, Новоузепский дип аталган тыкрыктагы 15 нче йорттан яртылаш җир астына иңгән бер кечкенә бүлмә бирәләр аңарга. Әмма эш тәкъдим итмиләр, анысын үзе эзләргә, ачтан үләргә теләмәсә, үзе табарга тиешле була.

Өйне җылыту өчен утын яисә ташкүмер табу да үз эшең. Кием-салым хакында кайгырту да. Лагерьдан киеп кайткан сәләмәләр белән урамга чыгарлык түгел. Хат алы­шасың килә икән, язган хатыңны әүвәл җирле комендату­рага илтеп тапшырырга кирәк.

Әмма барыбер, Саратов Соловки түгел инде. Илдә чып­чык үлмәс, дигән әйтем дә бар бит әле тагы... Тәвәккәлләп, базарга чыга ул. Очраган кеше, өстен-башын күргәчтен үк, чирканып читкә тайпыла аңардан. Әмма Мирсәетнең үз максаты була. Карап йөри-йөри да җигүле ат чанасы янында әңгәмә кылып торган ике татар агайга тап була.

Килүчене хәер сорашучыга охшаткан агайлар, кабала­на төшеп, чанага утырырга ашыктылар. Әмма атның ар­калыгы күтәрелмәгән булу сәбәпле, җиңелрәк гәүдәлесе кире төшәргә мәҗбүр булды. Аның белән ат янында күзгә-күз очрашты Мирсәет.

— Агай,— дип дәште, үзенә генә ишетелерлек итеп.— Мин — Мирсәет Солтангалиев.

Читкә тайпылып китте ир-ат. Чанадан ни өчен төшкән­леген онытып торды бермәл. Әмма озакка түгел. Үзе якын­лашты Мирсәеткә.

— Аны атканнар иде түгелме соң?—дип сорады, га­җәпләнүен һәм берочтан кызыксынуын да яшермичә.

Толып ябынып чана түренә кереп кунаклаган юлдашы аваз бирде ул арада

— Минач дим... Вакыт уздырып сөйләшеп торма инде, Минач. Сары-Тауда хәерче бетмәс лә ул...

— Хәзер киләм,— дип тынычландырды Минһаҗ һәм үзе башлап сүз катты Мирсәеткә.— Нәрсә, әллә төрмәдән качтыңмы?

Үз хәлен аңлатырга мәҗбүр булды Солтангалиев. Тың­лаучы ышанды, шиккә алмады. Җәт кенә барып чанасын­нан бер телогрейка һәм олтанлы киез итек алып килде.

— Мә,— диде Мирсәеткә сузып.— Бәхетең бар икән, бер кирәге чыгар әле, дип салган идем чана башына.

Толыпка төренеп утыручы гына аңламады юлдашының болай юмартланып китү сәбәбен.

— Һәй-йәй-йәй, Минач, бу кадәр дә ыштансыз дип уй­ламый идем үзеңне. Күфәйке чыгарып бирергә... Киез итек чыгарып тоттырырга... Һәй-йәй-йәй, Миначетдин...

Минһаҗетдин исә кешелекле һәм юмарт кына түгел, иллә дә эшлекле ир-ат булып чыкты. Киләсе базарга килешли утын кертеп чыгарга вәгъдә итте.

— Мин сездән берни дә өмет итми идем, Минһаҗетдин агай,— дип, үтә әһәмиятле йомышы булуын белгертеп, пышылдауга күчте Мирсәет.—Бер-бер кеше аша шушы хатны минем гаиләмә тапшырта алмассызмы, дигән идем.

Очып барган кошны тота торган кеше булып чыкты бит бу Минһаҗетдин.

— Аңладым,— диде, өчпочмак итеп төрелгән хатны ку­ен кесәсенә тыгып.— Мәскәүдәге кызым аша җибәрермен. Әле шушы көннәрдә үзе кайтып китәргә тиешле...

Бер-берен тиз аңлаштылар. Чанасына менеп утыргачтын да Минһаҗетдин агай игелек кылуында дәвам итте әле. Кыерчыгы гына кисеп алынган түгәрәк ипи һәм бер төргәк казылык сузды Мирсәеткә. Ике сөйләшеп торма­ды. Барысы да син теләгәнчә булыр, дигәнне аңлатып, ка­баттан бер мәртәбә Мирсәетнең үзенә генә күз кысып алырга да өлгерде, һәм атына чөңгерде.

— һәй-йәй-йәй, Миначетдин... Бу кадәр дә ыштансыз булырсың дип уйламаган идем,— дип, мыгырдавында дә­вам итте юлдашы.

* * *

Мартның беренче яртысы тоташтан күз ачкысыз буран булды 1935 нче елда. Көндезләрен эштә. Вакытлыча Саратов радиосына программалар чыгаручы булып урнашты ул. Ачтан үлмәскә генә ярап тора...

Әмма, кичләр озын, төннәр — аеруча... Караңгы төшкәчтен ут алырга ярамый аңарга. Режим! Урамга чыгар­га, кешеләр белән аралашырга да юк рөхсәт. Ул гынамы әле, тәрәзәләренә пәрдә эләргә, яисә бер-бер чүпрәк ки­сәге каплау тыелган. Дәүләт куркынычсызлыгы органна­рында эшләгән теләсә кем, тәүлекнең теләсә кайсы сәга­тендә, Солтангалиевнең өйдәме-түгелме икәнлеген, өйдә булса, ни белән мәшгуль икәнен белә ала, күрә ала. Ярымподвалдан гыйбарәт бүлмәнең сыңар тәрәзәсенә урам як­тан яктылык юнәлтү житә. Мирсәетнең ятагы да, өстәле дә күз алдында...

Күзгә йокы керми. Төннәр буе буран улаганны тың­лап яту ялыктыргыч та, кыен да икән ул. Соловкида да аз булмагандыр ачы җил авазы. Әмма монда бөтенләй баш­ка, икенче... Чөнки, Соловки ул бүтән, теге дөнья кеби, бер килеп юлыкканнар китеп котыла алмый торган җир чите. Анда өмет юк, өмете киселгәннәр генә... Ә монда, әйләнә-тирәдә, яхшымы-яманмы тормыш дәвам итә...

Ни даулый, ни өчен шул тикле улый икән бу җил?! Ил һәм халыклар язмышы өчен ачынамы шулай? Әллә чәл­пәрәмә килгән тормыш, тапталган, җимерелгән бәхет, ки­селгән җан, өзелгән өметләр авазымы ул?!

Җавап бирүче юк. Инде ничәнче тәүлек буена көн ди­ми, төн дими, дөньяны дер селкетә, үкереп улавын белә буран.

Чү! Кемдер тәрәзәгә чиертә түгелме соң? Йөзтүбән капланып яткан җиреннән башын калкытты Мирсәет. Са­гаеп тыңларга кереште. Торып ук утырды. Яртылаш кар астында калган ялгыз тәрәзәне эчке яктан боз каплаган, ул-бу күренми. Колагына ишетелгән димәк... Өзгәләнеп-өзгәләнеп буран гына улый бары. Ул яңадан иске чыпта түшәлгән такта сәкегә йөзтүбән борылып ятты һәм бер кырыйга шуып төшкән телогрейканы аркасына күтәрде...

Бераздан тагы кабатланды теге аваз. Сак кына тәрәзә кагалар иде түгелме соң?.. Ишекне тавыш-тынсыз гына ачып, күршеләргә ул-бу сиздерми генә болдырга чыкты Мирсәет. Тыңлап торды иң элек, аннан такта ярыгыннан тышка текәлде. «Фатыйма» дип аваз салудан чак тыеп калды үзен. Табаны тишек иске оекбаштан килеш көрт ерып, тәрәзә каршысында чарасыз басып торган хә­ләл җефете янына килде.

— Әбау,— дип, авызын каплады Фатыйма. Янына чы­гучыны танымый торды кебек иң әүвәл. Аннан гына: -Мирсәет, син түгелме соң бу, җаным,— диде.

Иңбашына хатыны күтәреп килгән дәү-дәү ике юл кап­чыгын асты Мирсәет. Ә икенче кулы белән караңгы ишек­ләр аша Фатыйманы җитәкләп алып китте. Ирен сүзсез дә аңлады булса кирәк Фатыйма, дәшмәде.

Ниһаять, соңгы ишекне элеп, караңгы, кысан бүлмәгә кереп туктады алар. Иң беренче эш итеп, башына уралган мамык шәлен чиште хатын, өй эче караңгы булу сәбәпле, аны кая куярга белми аптырап калды. Шәлне алып агач чөйгә элде Мирсәет һәм күкрәгенә килеп капланган Фа­тыйманың чәчләреннән ипле генә сыйпарга кереште.

Һични дәшмәделәр бер-беренә. Зарланышмадылар, елашмадылар, хәтта хәл-әхвәл дә сорашмадылар, тик ба­сып тордылар бер-беренә сыенган көенчә. Караңгы һәм салкын бүлмәдә икәүдән-икәү шул рәвешле янәшә басып торулары белән генә дә бәхетле иде алар.

— Мирсәет, ачыккансыңдыр, өстәл әзерлимче, булмаса,— дип дәште, ниһаять, Фатыйма.— Синең хатыңны ал­гач та дөньямны оныттым. Ике төн, ике көн пешерендем.

— Туңмадыңмы, Фатыйма?!—дип, уч төбенә алып аның кул аркаларын җылытты Мирсәет. Әле булса суыктан кызышып торган бит алмаларына кайнар сулышын өрде. Һәм, җай чыгарып, искәртергә кирәк санады.— Тавышы­бызны күрше-күләнгә ишеттермәвебез хәерле, Фатыйма.

— Булмаса, ут алабызмы соң әллә, Мирсәет? — Үзеңне дә күрәсем килә. Өстәлне дә хәстәрлисе бар...

— Ут алу тыела миңа, Фатыймам... Синең монда ки­лүеңне дә һичкем белмәскә, сизмәскә тиешле...

Назланасы килеп, иренең колак очларыннан сыйпап куйды Фатыйма. Бу, үз чиратында, аңладым дигәне һәм сүзсез ризалашу билгесе булгандыр.

— Әллә сакал да җибәргәнсең инде? — дип, гаҗәпсе­нүен яшермичә, Мирсәетнең яңак һәм иякләреннән сый­пап узды хатын.— Сине һич тә сакал-мыеклы итеп күз ал­дына китермәгән идем.

Дәшми генә үзалдына гаҗәпсенеп куйды Мирсәет: 1928 елда кулга алынган көненнән бирле сакал-мыектан ич инде ул. Алтынчы ел киткән... Шул гомерләрдән күреш­кәннәре юк... Инде, ниһаять, күрештеләр менә. Әмма ут яктысында бер-беренә туйганчы карашып утырырга да мөмкинлекләре булмасын. Их, бу язмыш дигәннәрен... Үзе бер хәл, ә сәясәткә һич мөнәсәбәте булмаган Фа­тыйманың ни гаебе бар, йә әйтегез?!

Табын хәстәрләргә, ашау турында уйларга ара табыл­мады барыбер. Бер сүз чыккач, мәңге сөйләшеп тә туя ал­маслык уртак язмышлары бар ич аларның...

Рәсидә 1931 елга кадәр Уфада бабасы — Рауза Чанышеваның әтисе янында тәрбияләнгән. Әмма бабасы үлеп киткәчтен, аның хәлләре шактый кыенлашкан. Шулай да ул Уфа — Кырмыскалы һәм Стәрлетамак арасында, кайсы туганнары якты йөз күрсәтсә, шуларда йөри торгач урта мәктәпне тәмамлаган икән инде. Бишлеләргә генә укуына да карамастан, институтка алмаганнар үзен. Әлеге дә бая­гы, шул фамилиягә барып терәлгән! Гөлнар да җитеп килгән кыз. Морат булып, ул да дүртенче сыйныфта укый икән инде. Балалар исән-саулар. Мирсәетнең балачак дус­ты Дашкин да бик кешелекле булып чыккан. Мирсәетнең элеккеге эш кабинетында торган атлы булу гына түгел, аның гаиләсенә хәл кадәри ярдәм дә күрсәтеп килә икән.

Сүз артыннан — сүз, наз артыннан — наз белән төннең ничек узып яңа көннең ничек тууын да сизми калды алар. Күзләренә йокы кермәде. Соңгы биш елда беренче тапкыр Фатыйманың бөдрә чәчләре арасыннан сулыш алды ул. Соңгы биш елда беренче тапкыр чиста урын-җирдә каз мамыгы тутырылган мендәргә башын салып ял итте.

Иртән бүлмәгә көн яктылыгы иңгәч кенә бер-беренең күзләренә текәлеп карау мөмкинлеге туды.

— Әбау, бу чәчләреңә ни булды,— дигән гаҗәпсенүен тыя алмый калды Фатыйма.— Бер генә агармаган чәчең калмаган...

— Чәчтәмени хикмәт...— дип, җавап кайтарды Мирсәет. Ул үзенең әле 1929 елда ук, бер төн эчендә агар­ган чәчләренә күптән гадәтләнгән иде инде. Моның сәбәп­ләрен—Лубянкада күргән газапларын сөйләп торырга кирәк санамады. Бер кат түгел, ун мәртәбә агаргандыр инде ул чәч. Баштан кичергәннәрне кемгәдер сөйләү тү­гел, күз алдына китерергә дә куркыныч...

Бу килүендә Фатыйма бер атна чамасы урамга чык­мыйча, кеше-кара күзенә күренмичә Мирсәетнең тар, кы­сан һәм салкын бүлмәсендә яшеренеп ята — иренен ял­гызлыгын уртаклаша. Буранлы төндә ничек килеп кергән булса, шул рәвешле үк, төн уртасында кайтыр юлга чы­гарга мәҗбүр була ул. Мирсәет хәстәрләгән тимер юл би­летын кесәсенә салып берьялгызы вокзалга юнәлә.

Фатыйманың Саратовка тагы өч мәртәбә килеп кит­кәнлеге мәгълүм. Качып килә... Һәм, шул рәвешле үк, ка­чып кына кире китеп бара. Әмма бу төнге күрешүләр ОГПУ органнары игътибарыннан читтә калгандыр, дип ышанган ир белән хатын нык ялгышалар. Һәр очрашу көне-сәгате белән төгәл теркәлеп барылган. Хәтта ир бе­лән хатынның урын өстендә ни сөйләшкәнлекләре дә игътибардан читтә калмаган булып чыга...

* * *

1936 елның сентябрь урталарында, гадәттәгечә, үз уй­ларына бирелеп, иртән эшкә барган Мирсәетнең юлына буй җиткергән сылу бер кыз каршы чыга. Ул тукталып кала. Кыз да үтеп китәргә җыенмый, дәү зәңгәр күзләре белән моңсу гына аңарга карый. Күзләре очраша... Менә тамам, менә тамам, дип торган чык бөртекләре хасил бу­ла һәр икесенең күзләрендә.

— Әти,— дип, хисләрен тыя алмыйча Мирсәетнең күк­рәгенә килеп каплана кыз һәм үксеп-үксеп еларга кере­шә.— Әтием минем. Ә-ти-ем...

— Кызым... Рәсидә... Кызым...

Чәчләреннән сыйпый ата, кызының аркасыннан сөя. Йомшарып киткән күзләрен яшерә аңардан.

Урам уртасындагы таш юл өстендә басып торудан уңайсызланып, бераздан урамның читенәрәк тайпылалар. Ике катлы ярымҗимерек иске агач өй каршындагы эскә­миягә утыралар.

— Кызым Рәсидә, ничек килеп чыктың монда?—дигән сораудан башлый ата. Үз күзләренә үзе ышанмый гүя, ка­рашы һаман кызында. Куллары кызының — нәкъ әнисе, Раузаныкы кебек — шомырт кара чәчләреннән сыйпый: «Әй язмыш, язмыш... Ниләр өчен шулкадәрле дә авыр һәм катлаулы икән син! Нигә шул тикле дә каршылыклы һәм катлаулы булып чыкты синең юлларың...»

Кыз ялт кына күз төпләрен сөртеп алды һәм күңел тө­шенкелегеннән арынырга теләп, елмаерга иткәндәй булды. Горурлык һәм куанычын уртаклашып дәште ул.

— Мин укырга кердем, әти. Мин Саратов педагогия институтының беренче курс студенты...

Колагы ишеткәннәргә ышаныргамы-ышанмаскамы:

— Ничек?! Сине институтка алдылармы?..

Рәсидәне ятимлек һәм язмыш авырлыклары чыныктыр­ган идеме, үз-үзен тәмам кулга алган иде инде. Әтисенең дә күңелен күтәрәсе килеп, яшьләргә генә хас чаялык бе­лән сөйләргә, аңлатырга кереште.

— Менә, укыйм ич, алдылар,— дип, куанычын уртак­лашты кыз.— Кызык килеп чыга бит, әйеме, әтием. Уфа­да алмадылар, Сәмәркандта да алмадылар. «Солтангалиев кызы» диделәр... Ә менә Саратовка, үз әтием янына кил­гән идем, алдылар. Искәрмәделәр...

— Ничек алай, Сәмәркандка ук барып чыктыңмыни? — дип, сорамый булдыра алмады ата.

— Сәрвәр апалар белән киткән идем. Бәлки укырга да керерсең, анда әтиеңне хәтерләп тормаслар, дип чакырды­лар. Имтиханнарны бишлегә генә бирдем. Әмма алмады­лар... Анда да беләләр икән сине, әти. Олылап, яратып искә алалар һәм куркалар да...

Рәсидәгә тулай торактан урын биргәннәр. Ата белән кыз, саклык максатларыннан, бер-беренә йөрешмәскә сүз куештылар. Атнага бер мәртәбә очраклы рәвештә генә, шушы иске йорт каршысындагы утыргычта күрешеп, хәл-әхвәл белешәчәкләр...

Ни хикмәт, әлеге саклык чаралары үзенекен итә: Рә­сидә Солтангалиевага Саратов педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укып, аны тәмамлау һәм диплом алу насыйп була. ОГПУ архивларында аның Са­ратовта укуы яисә әтисе белән күрешүләре хакында һич­нинди мәгълүмат юк. Моңарга, бәлки, аның башка ана­дан булып, читтә яшәве ярдәм иткәндер.

* * *

Беренче күрешкәндә үк әтисе Рәсидәнең кием-салымы шактый начар булуына игътибар итә. Эшләгән җиреннән тиешле акча аның үз кулына бөтенләй эләкми диярлек, төп өлеше дәүләт куркынычсызлыгы органнарына күчере­леп барыла. Әмма, ярдәм итү мөмкинлеге бармы-юкмы, ата күңеле моны авыр кичерә, ярдәм итү юлларын эзли. Рәсидә бит буй җиткән кыз, сылу һәм матур. Аның да яшьтәшләре арасында, апа­ларыннан калган иске-москы гына түгел, башкалар кебек пөхтә-матур киенеп йөрисе килә торгандыр...

Көннәрнең берендә өлкә газетасы сәхифәләреннән бер хәбәр җәлеп итә Мирсәетнең игътибарын: «Соңгы көннәр­дә Саратов тимер юлының политик бүлеге начальнигы итеп ип. С. Сәетгалиев билгеләнде». Кем-кем, әмма Мир­сәет өчен гыйбрәтле яңалык иде бу. Очраклылыкмы, яз­мышның шаяруымы, алар менә тагы бер шәһәрдә яшәргә, бер үк юллардан йөрергә тиешле булып чыга.

Мирсәет үзе дә күптән түгел генә яңа эшкә күчкән иде. Саратов өлкә потребсоюзында экономист-плановик ул хә­зер. Озакка сузып тормыйча адресын юнәтте дә кышкы кичләрнең берендә Сәетгалиевнең фатирына барып чыкты ул.

Шәһәр үзәгендә байлардан калган ике катлы таш йорт­тан фатир биргәннәр Сәетгалиевкә. Затлы мәрмәрдән эш­ләнгән киң баскыч буйлап икенче катка күтәрелде Мирсә­ет һәм ишек шакыды. Ишеккә хатын-кыз килде.

— Кем бар анда?— дип сорады һәм җавап көтеп тә тормыйча ишекне ачты.

Ишекнең аргы ягындагы юан ханымны таныды Мирсә­ет. Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең хатыны Ольга Николаевна иде. Әмма ул Мирсәетне төсмерләмәде кебек.

- Кем кирәк сезгә?—диде ул коры гына итеп, ишек катындагы сәләмә киемлегә бик исе китмичә.

— Миңа Сәетгалиев иптәш кирәк иде.

Җавап биреп мәшәкатьләнмәде хатын, ишекне берка­дәр кыса төшеп, эчкә үтте.

— Сергей... Ә, Сергей, анда сине чакыралар!

— Кем ул анда? Нәрсә кирәк аңа?..— дигәне ишетелде Сәхипгәрәйнең.

— Бер карт хәерче шунда... Соранып йөрүедер...

— Бар әйт, өйдә түгел диген.

— Ну-у, Сережа,— дип, ишек катына кат-кат чыгып йөрергә иренгәнлеген белгертте хатын.— Бар, үзең чыгып куып җибәр...

Сәетгалиевнең көрсенгәне ишетелде. Йомшак кәнәфигә утырган җиреннән, теләр-теләмәс кенә торып, ишек каты­на узды, ишекне ачты.

— Мин булам Сәетгалиев иптәш. Сиңа нәрсә кирәк, картлач?..

Аяк йөзенә төшеп торган зәңгәр хәтфә халат кигән Сә­хипгәрәйне шундук танып алды Мирсәет. Күрешергә дип кулын сузудан чак тыеп калды үзен. Сәетгалиев тә төс­мерләде сыман таныш йөз чалымнарын, алмаш-тилмәш чигәләрен уды. Авызын ачкачтын да, ни дияргә белми, га­җәпсенеп торды бертын. Артка чигеп куйды...

— Син түгелсеңдер ич, Мир-сә-ет,— диде, ниһаять, татарчага күчеп.— Сине атканнар иде түгелме соң?..

— Мин, Сәхипгәрәй. Күрәсең ич, исән... Әлегә атма­ганнар, димәк...

Беренче булып ике кулын сузучы Сәхипгәрәй булды. Аннары ул Мирсәетне кочаклап алды һәм үзе артыннан өйгә әйдәде. Күптән теге дөньяда дип санап йөргән кеше­сен очратты ич.

— Оля... Оленька,— дип, керә-керешкә хәләл җефетенә хәбәр салды ул.— Мирсәетне танымагансың лабаса...

— Әбау, Мирсәет Хәйдәргалиевич,— дип, ихластан гаҗәпсенүен яшермәде Ольга Николаевна.— Танымаслык булып үзгәргәнсез...

Ольга Николаевна белән дә кул биреп исәнләште ул. Тегесе, итагатьле хатын буларак, ихтыярсыз әйтелгән сүз­ләренә төзәтмә кертергә ашыкты.

— Чал чәч һәм сакал килешә икән үзегезгә... Чын ак­сакал, ил агасы булып киткәнсез, дип әйтимме...

Сырган бишмәт һәм олтанлы киез итеген ишек катын­да калдырып, түргә узды Мирсәет. Чарт та чорт каен уты­ны янып торган камин каршындагы йомшак кәнәфидән урын тәкъдим иттеләр үзенә. Сәхипгәрәй янәшәдән утыр­ды. Ике араларындагы нәни өстәлгә шампан шәрабы, ал­ма һәм төрле-төрле чикләвек төшләре, тәм-том салынган бәллүр савыт вә касәләр китереп тезде хатыны.

Ир белән хатынның бер-бер артлы бирелгән сорауларына җавап йөзеннән үз хәлләре белән таныштырып үтте Мирсәет, һәр сорауга бирелгән җаваптан соң Ольга Николаевна, хәйран калып: «Ай-йай-йа, җаным» дип, башын чайкап утырды. Бу аның Сәхипгәрәй белән яшәү дәверен­дә өйрәнгән бердәнбер татарча гыйбарәсе иде булса ки­рәк. Ул аны әледән-әле кабатлап торса да, ихластан һәм урынлы әйтә иде кебек.

Сәхипгәрәй исә Мирсәет сөйләгәннәргә үз мөнәсәбәтен белдермәде. Соңыннан гына тамак төбен канәгатьлек бе­лән кыра-кыра нәтиҗә ясап куйды.

— «Милләт», «халык» дип өзгәләндең гомерең буе, һәммәсе шуның нәтиҗәсе!.. Үзеңне генә хаклы дип белдең, минем сүзләргә колак салмадың син.

Мирсәет монда бәхәс корып утырырга җыенмый иде, әлбәттә. Инде вакыты да чыгып бара, кичке сигездән соң урамда йөрү катгый рәвештә тыела ич аңа.

— Һәркемнең үз иманы, һәркемнең үз язмышы инде,— диеп кенә куйды.

— Соң булса да, үзеңнең хаталануларыңны аңладың­мы соң, Мирсәет? — дип, һаман үзенекен тукыды Сәетгалиев.— Шампан шәрабы тел ачкычлары өстәгән иде үзе­нә.— Мин бит сиңа һәрчак яхшылыкка әйтә идем. «Мил­ләт» сүзе — буржуйлар уйдырмасы ул!

— Ә үзеңне соң, Сәхипгәрәй, бу тарафларга нинди яз­мыш җилләре китереп ташлады?.. Син дә бит милли рес­публикаларда эшли идең...

— Ташла әле,— дип, кул гына селтәде Сәетгалиев.— Миңа кайда да бер, үзең беләсең, мин — интернациона­лист. Әнә, Оленька белән дә гөрләтеп яшәп яткан кө­небез... Әле соңгы араларда гына Уфа, Казан тарафларын­да йөреп кайттым, Мирсәет,— дип, дәвам итте Сәхипгә­рәй.— Дөресен әйткәнгә үпкәләмә, анда сине бар дип тә белүче юк. Искә-хәтергә алсалар да, уңай яктан түгел. Татар-башкорт язучылары һәм журналистларын тыңла­саң, Солтангалиевтән дә зуррак дошман юк икән дияр­сең... Әнә шулай, Мирсәет! Син шул халык өчен җан атып, үлем җәзасына хөкем ителдең... Яшь гомерләреңне төрмә­дә череттең... Гаиләңне, балаларыңны бәхетсез иттең... Ә милләтең, халкың бар дип тә белми үзеңне!

Бәхәскә кермим, дигән сүзеннән кайтмады Мирсәет.

— Зинһарлап сорыйм, Сәхипгәрәй, минем йөрәк җә­рәхәтемә тоз салма,— дип кенә чикләнде.

Күрсәтелгән сый-хөрмәт өчен рәхмәтләрен җиткереп, урыннан кузгалды Солтангалиев. Үзенең йомышын әйтер­гә базмады. Килүенең максаты: Рәсидәнең кием-салымын кайгырту өчен бурычка бераз акча сорап торудан гыйба­рәт иде бит. Ни хәл итәсең, җае чыкмады. Мондый сөйлә­шүләрдән соң акча сорап булмый.

Җилкәсенә кайры тун салган Сәхипгәрәй болдыр баскычынача озата чыкты аны.

— Беләм, авыр сиңа,— дип, хәленә кереп, Мирсәетнең аркасыннан кагып алды.— Үкенә торгансыңдыр... Артык тирәнгә кердең шул...

— Халкыма хыянәт итмәдем. Үкенерлек итеп яшәмә­дем, Сәхипгәрәй.

— Үз туксаның — туксан икән һаман... Мин бит әле синең социализм өчен утка-суга кергән елларыңны хәтер­лим. Ә хәзер, чанадан төшеп калган нарасыйдай, юл чи­тендә ятасың.

— Ялгышма, Сәхипгәрәй, мин ул чанадан егылып төшмәдем. Үз ихтыярым белән төштем. Мин түгел, чана ялгыш юлга кереп адашты. Социализм дигәнебез сүздә генә калды.

— Бу синең саташуың, Мирсәет...

— Шулай булса икән ул! Бер кеше саташканга түзәр идек бәлки. Ә инде бөтен илеңнең саташуын күрә торып, дәшмәү мөмкин түгел, Сәхипгәрәй. Туган халкың нинди көнгә төшә барганлыкны күрмисеңмени соң син?!

— Минем өчен «милләт» дигән төшенчә юк! Беләсең, мин — интернационалист, Мирсәет.

Бу файдасыз сөйләшүдән тәмам туйган идеме, уртак сүз табудан өметен өзепме, йөрәк авазы белән «Ә-әй!» дип, кулын селтәде дә, хушлашырга да онытып, үз юлы белән ашыгып китеп барды Мирсәет.

«Эх, Мирсәет, Мирсәет...» дип, үзалдына офтанып кал­ды Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Үзенең хаклы икәнлегендә аз гына да шиге юк иде аның. Авыр хәлдә торып калган Солтангалиевкә ихластан ярдәм итәргә омтылды, югыйсә. «Аңламады бит, ни эшләтәсең инде аны...» Салкында ба­сып торудан чиерый башлаган аякларына җан кертергә теләп, хром итекләрен бер-беренә каккалап алды. Аннан, шагыр-шогыр басып, мәмәр баскычтан югары күтәрелде, җылы фатир һәм сөекле хатыны Оленька янына кереп китте.

* * *

1937 елның гыйнварынача Саратовтан чыкмады Мир­сәет, тәртип бозмады. Иртән эшкә барды, кичен кайтты. Айлык эш хакының кулга тигән өлешеннән яртысын Рә­сидәгә биреп барды. Алар һаман билгеләнгән бер вакыт­та, очраклы рәвештә генә, урам чатында күрешү белән чикләнделәр. Иренең хәлен яхшы аңлаган Фатыйма аңар­дан акча алмады. Ирзиннар — булдыклы һәм тату нәсел, туганнары хәл кадәри ярдәм итеп килә иде аңарга. Шу­лай да, Фатыйманың соңгы килүенә булса кирәк, Мирсәет Гөлнар белән Моратка уенчыклар хәстәрләп куй­ган иде. Гөлнарга — курчак, Моратка — машина.

Әти кешенең бүләкләрен күргәч, рәхәтләнеп көлде бер Фатыйма.

— И-и-и, Мирсәет,—диде ул.—Мондый курчаклар бе­лән уйнар чаклары узган шул инде аларның. Гөлнарга да унсигезенче китте.

Мирсәетнең исә елмаюдан ерак иде хәле. Акыл белән аңлый иде ул хатынын, әмма күңелендә — Гөлнар белән Морат аның өчен әле һаман үзе сөеп туя алмаган нара­сый сабыйлардыр сыман...

— Алып кайтып тапшыр шушыларны,— диде ул, зур авырлык белән.— Үз вакытында уенчыклар алып кайта алмадым мин аларга. Тапшыр, зинһар...

Әти кешенең никадәрле хаклы булуын өйгә кайтып бү­ләкләрне балаларына тапшырганда гына тойды ул. Гөлнар булсын, Морат булсын, әтиләре җибәргән ул уенчыкларны иң кадерле ядкарь итеп саклап тоталар.

* * *

Үз вакытында язылган, яисә тәмамланмый калган әдә­би вә гыйльми хезмәтләренең кулъязмаларын эзләп табу­га өмете калмаган Мирсәет Солтангалиев каләм эшенә зур авырлык белән генә алына инде хәзер.

Шулай да, язганнарың халкыңа барып ирешсен иде ул... Матбугатка тәкъдим итү кая инде, кемгә күрсәтергә, кемгә тапшырырга белмәссең. Аның кулъязмаларын сак­лау түгел, ул язган хатларны да әллә кайчан җир астына күмеп, утларга ягып бетерделәр инде. Солтангалиевнең исемен телгә алу да коточкыч җинаять саналган еллар ич.

Көтеп алынган ял көне иде... Күңелендә күптән йөрт­кән хыялы — Юныс Вәлиди хакында бер-бер әдәби әсәр язу. Үз вакытында Фатих Әмирхан алынган иде бу эшкә, әмма тәмамлап өлгермәде. Юныс Вәлиди хакында татар белергә тиешле, һичшиксез белергә... Юныс Вәлиди кебек каһарман йөрәклеләр онытылмаска тиеш. Күпме вакыт­лар җыенып йөргән эше. Шул эшкә алынырга тиеш ул.

Әмма нәкъ шул вакыт, үч иткәндәй, ишек шакыдылар. Кунаклар килеп керде, һәммәсе толыптан. Тавышлары көр. Авызлары колакларына җиткән. Мирсәетне авылга чакыралар. Татар авылына... Ат суярга...

— Вакытым юк. Эшләрем җыелган иде,— дигәненә колак та салмадылар.

— Нинди бетмәгән эш ул! Сиңа да бер дөнья күрү, авыл һавасы иснәү зыян итмәс,— дип, аркылы төште әле­ге эшне башлап йөрүче Минһаҗетдин.

Йөрәге җилкенсенеп куйды Солтангалиевнең. Авыл күрмәгәненә, авылда булмаганына күпме гомер. Өстәвенә, татар авылы диләр бит әнә. Саратов төбәгендә сакланып калган борынгы татар авылларын кемнең күрәсе килмәс.

Шулай да тартына, икеләнә төшеп җавап кайтарды ул.

— Күрәсе килә килүен,— диде.— Әмма режимны кая куясың?! Сары-Таудан чыгу миңа катгый төстә тыелган.

Покровка авылында кибет мөдире булып эшләгән Миң­лебай Явкаев култык астына кыстырып кергән дәү толып­ка ишарәләде:

— Курыкма, берни дә булмас. Менә шушы толыпка төреп алып китәрбез дә, боерган булса, иртәгесен таң бе­лән китереп тә җиткерербез үзеңне.

Тәвәккәлләргә булды Солтангалиев, артык кыстатма­ды. Ике-өч сәгать чамасы үттеме икән, Перелюбский райо­нының Колымбәт авыл советына кергән Байгондо авылы­на килеп төштеләр. Солтангалиев киләсе, дигән хәбәр та­ралган иде, күрәсең. Олысы-кечесе капка төпләренә чы­гып, аягүрә каршылады аны. Авыл малайлары ул утыр­ган чана артыннан бер-берен төртешә-төртешә йөгерде.

Әтисе тавык суйганда да ишегалдыннан чыгып кача торган гадәте бар иде Мирсәетнең. Ә монда ат суялар...

Ишегалдының түр почмагындагы ак кар өстенә ике агай чиста арыш саламы җәю белән мәшгуль.

Келәт каршысындагы икенче төркем бау хәстәрли. Бау­ның ныклыгын, ышанычлылыгын тикшерәләр. Тартып-тартып карыйлар. Бау сайлау – үтә җаваплы эш.

Болдыр баскычында шулчак дәү сугым пычагы тоткан ир уртасы адәм пәйда булды. Өйдән чыккангадыр, җылы пар бөркелә үзеннән. Тунын сәдәфләмәгән. Ачык изүеннән кызыл шома муены ялтырап күренеп тора. Сабый беләге­дәй баш бармагы белән әле генә кайралган пычак йөзен сыпыра, үткерлеген сыный.

Өйалды тарафыннан тыз-быз йөгерешүче хатын-кыз авазлары, табак-савыт шалтыраганы ишетелеп куя.

Бөтен әйләнә-тирәне сискәндереп лапас эчендә ат кеш­нәп җибәрмәсенме кинәт!.. Нидер сизенүеме, тыңгысызла­на малкай, басып торган җирендә тояклары белән идән такталарын шакылдатып ала.

Ул да түгел, лапас капкасы киң ачылып, аннан атын кочаклаган хуҗа килеп чыкты. Икесе дә уйчан, икесенең дә башлары түбән салынган. Әмма ат нидер сизенә барыбер, мөлдерәмә күзләрен хуҗасына төбәп ала. Хуҗаның башы хәрәкәтсез. Башын күтәрми ул, карашлары очрашу­дан курка кебек...

Алдан хәстәрләнгән бау белән ишегалды почмагына барып терәлгән атның аякларын бәйләргә керешәләр. Моны бу эшнең үз осталары башкара. Иң әүвәл арткы аякларга тышау салына, аннан алгыларына. Гүя ат сиз­ми дә кала моны. Аяктан егу өчен ике тышау арасына бау тарттырырга керешкәч кенә, хуҗасына булган өмете тә­мам юкка чыга атның. Хуҗаның битарафлык күрсәтеп бер читкә китеп баруына хәйран калуданмы, көчле итеп кеш­нәп җибәрә ат. Гүя зур бакыр табакка галәм киңлеген­нән тәңкә-тәңкә йолдызлар коела.

— Атны ектылар,— дигән аваз ишетелә урам тара­фыннан.

Бу үзенә күрә тамаша кылырга җыелган малайларның бер-беренә хәбәр салуы икән. Койма баганалары, капка башларына көтүе белән кошлар килеп кунаклады дияр­сең—малай-шалай сырып алды.

Ишегалды тынып калды. Әйтерсең, вакытның алга агышы тукталып торды бермәлгә.

Фонтан булып кан бәрде югарыга. Атның башы астын­дагы кар убылып куйды. Беләкләре канга буялган кызыл муенлы ир-ат комган тотып бер читкә тайпылды. Башка­лары да саклыкларын җуйды булса кирәк, шунда...

Ашыкканнар булып чыкты: кинәт ат яткан җиреннән тибенеп җибәрмәсенме шунда. Үзен аяктан еккан киндерә бау шартлап өзелмәсенме... Аны-моны абайламый калган ир-атлар як-якка мәтәлчек атып китте. Ярты муены кисел­гән, башы салынып төшкән ат, аягүрә торып басып, дөнья­сын бер итеп ишегалдын әйләнеп чабуларга кереште.

Чиләк тутырып су һәм буш табаклар күтәреп чыгып килгән хатыннар, кулларындагы савытларын ташлап, ки­ре өйгә кереп йөгереште. Ир-атлар моңарчы ачык торган лапас ишегенә елышты. Багана очларына менеп кунаклаган малайларны да ай күрде, кояш алды...

Мирсәет хәйран калып күзәтте бу тетрәндергеч тама­шаны. Ат ике мәртәбә әйләнеп чыкты ишегалдын. Койма­га, капкага барып бәрелмәде, сугылмады, башкалар урам якка сибелгәндә, куркуыннан ишегалдына егылып төшкән малайга да басмады, сикереп узды аны... Һәм, ниһаять, хәлсезләнеп, ишегалдының урта бер җиренә чыгып басты. Күзләре йомык, муеныннан кан ага... Үзе, куе кара канга буылып, пошкырына... Тезләре сыгылып-сыгылып куя... Әм­ма бу дөньядан китәсе килми аның. Менә ул саклык бе­лән генә чүкте һәм гүя ятып бераз хәл җыеп алырга ният иткән сыман аякларын сузды, аннары, ниһаять, тынды...

— Нинди хикмәт булды бу?! Ни галәмәт?! Гомер бул­маганны...— дип, сакалын сыпырды араларындагы иң өл­кән агай. Әле генә үз күзләре белән күргәнгә, ул да ышанып җитми иде бугай.

— Кыйбланы тапты, егетләр... Барыбер кыйблага ка­рап ятты. Хәерлегә булсын,— диеште башкалар.

Ишегалдына да җан керде тора-бара. Багана башлары да яңарды, һәркем үз эшен яхшы белә. Берәүләр тунады. Икенчеләре тоякларын кисте. Өченчеләре эчәге-фәлән бе­лән булышты. Күбәләк-күбәләк булып яңа кар төшә баш­лады бераздан. Торбадан төтен күтәрелде. Казанга карта салдылар...

Байгондо авылы бәйрәм итте ул кичне. Ә теге, ат суй­ган өйнең тәрәзәләрендә таңга кадәр ут сүнмәде.

* * *

1937 ел. Мартның 19 нчы көне. Иртәнге җиде сәгатьтә Мирсәет эшкә барырга чыга. Салкынча. Кыеклардан боз сөңгеләре сузылган. Аяк астында каткан кар шыгырдый.

Сүз дә юк, табигатьнең серле мизгеле, түземсезлек бе­лән язны көткән чагы. Әмма Мирсәетнең табигать гүзәл­леге белән хозурланыр арасы юк. Клинический поселок­тан шәһәрнең үзәгенәчә җәт-җәт атлаганда да ярты сә­гатьлек юл. Аның әле Рәсидә белән күрешәсе бар бүген, һәм сәгать сигез тулганчы эш урынына барып өлгерәсе.

Таиыш-белешләре һәм мәсләктәшләренә юлланган бер төргәк хат тапшырды ул Рәсидәгә. Кызы аларны ничек озатырга икәнлекне яхшы белә. Байгондо авылыннан үзе­нә күчтәнәч итеп җибәрелгән казылыкны да алып килгән иде ул кызына һәм беркадәр акча...

Очрашып-күрешү, гадәттәгечә, унбиш минуттан артык­ка сузылмады. Икесенең дә кәеф чагыштырмача күтәрен­ке, сүзләре дә күп иде бүген. Өлгермәделәр...

Хушлашыр алдыннан кызының аркасыннан сөйде Мир­сәет. Рәсидә тартынып куйды.

— Сиңа әйтәсе сүзем бар иде бит әле, әтием,— диде ул кыюсыз гына.,

— Соң, әйт, кызым,— дип, кулындагы сәгатькә күз төшереп алды ата. Эшкә соңгарып йөрү килешми аңарга. Ярамый да... .

— Ул җитди сүз, әтием, икенче юлы иркенләп сөйлә­шербез, йәме,—диде кыз, әтисенең ашыкканлыгын аңлап.

Тагы ике көннән очрашырга килештеләр. Әтисенә бул­ган җитди сүзе белән кыз шунда уртаклашачак. Үзенең йөргән егете булуы, һәм тегенең тәкъдим ясавы хакында сөйләргә, киңәшергә җыенган була кыз...

Әмма, тагы ике көн узып, билгеләнгән урында әтисен күпме генә көтсә дә, аны күрү, үзенең сере белән уртак­лашу насыйп булмый кызга. Бер атна узгач та килми Мирсәет. Ике-өч атна узгач та күренми. Суга төшкәндәй эзсез югала әтисе...

Рәсидә белән күрешүдән соң ук, ашыга-кабалана эшкә килеп җиткән Мирсәетне төгәл иртәнге сигез сәгатьтә кул­га алалар һәм Саратов төрмәсенә озаталар. «Саратов өлкәсендәге милләттәшләре арасында, аерым алганда, Перелюбский районында яшәүче татар-башкорт вәкилләре арасында Совет хакимиятенә һәм ВКП(б)га каршы эш алып бару һәм контрреволюцион группалар оештыру»да гаепләнә Мирсәет Солтангалиев.

Аның белән бергә контрреволюцион группа оештыруда гаепләнеп, Саратов өлкәсенең күп кенә татар авылларын­нан ир-атлар, хатын-кызлар кулга алына. Байгондо авы­лы исә бөтенләй шәрәләнеп кала. Теге көнне ат сую эшен­дә һәм аннан соңгы мәҗлестә катнашучылар һәммәсе «контрреволюционер» булып чыга. Өлкәннәр хакында әй­теп тә торган юк инде, суелган ат, тышаулар өзеп, ишег­алдын дер селкеткәндә эчке якка егылып төшкән унике яшьлек Мохтарны да алып китәләр Саратовка.

ОГПУ оперуполномоченныеның ярдәмчесе иптәш Цепаевның Мохтар атлы шул малайдан сорау алу беркет­мәсенә күз салыйк:

— Фамилияң ничек?

— Алтынхуҗин.

— Исемең.

— Мохтар бит инде... Белмәгән булып кыланасыз.

— Телеңә салынма, малай актыгы. Өстәл өстендәге пистолетны күрәсеңме әнә... Биш грамм кургашын җитә сиңа.

— Күрәм. Күзем чыкмаган лабаса, гел шуңарга ка­рап торам ич.

— Дәшмә! Җавап кына бир.

— Дәшмәгәч, җавап биреп буламыни инде...

— Молчать!

— Анысы нәрсә тагы? Сорауны аңламадым, агай...

— Гражданин Алтынхуҗин!

— Гражданин түгел! Мохтар гына әле!..

—Син Солтангалиевне беренче мәртәбә кайда һәм нинди шартларда күрдең?

— Ул җигүле чанада чаптырып үтеп бара иде. Без этешә-төртешә аның артыннан йөгердек.

— Нәрсә дә булса әйттеме шул чагында?

— Башындагы бүреген салып болгады безгә. Мин ку­ып җитә алмадым. Егылып калдым.

— Ярар. Ә икенче тапкыр нинди шартларда очраттың?

— Ат суйганда... Ул бер почмакта ялгызы гына басып тора иде.

— Ул сиңа бернинди дә йомыш кушмадымы?

— Юк.

— Инде хәзер шундый сорауга җавап биреп кара, гражданин Мохтар Алтынхуҗин. Башкалар урамга си­кергәндә ни рәвешле бер син генә ишегалдына, Солтангалиев янына егылып төштең икән?

— Солтангалиев абый янына түгел, ат аягы астына егылып төштем мин.

— Дәлилләрең бармы? Безне моңарга ничек ышанды­рырсың икән?..

— Белмим шул, нәчәльник абый. Үзем дә белмим, ни­чек егылдым икән?.. Малайлар да, сезнең күк, «җүри егылгансыңдыр әле» диләр.

— Димәк, безнең шикләнү урынлы булып чыга. Ди­мәк, алар да ышанмый сиңа.

— Ышанудамыни... Көнләшәләр алар. Солтангалиев абый белән янәшә басып торуымнан көнләшәләр...

— Ялганлыйсың, малай актыгы! Син халык дошманы Солтангалиевнең элемтәчесе булгансың!

— Нинди элемтәче! Каян килгән халык дошманы ул?

— Уйланыр өчен вакыт бирәбез үзеңә... Син безгә ба­рысын да ничек булган шулай сөйләп бирерсең...

Мохтар атлы малайдан беренче сорау алу шуның белән тәмам. Әмма бу әле башы гына. Капитан Грицалевич та сорау алачак Мохтардан, лейтенант Корнеев та... Мирсә­ет Солтангалиевне генә түгел, үзен империализм агенты, Төркия шпионы итеп таныганына кадәрле изаландырачаклар әле малайны...

Милләтчел контрреволюцион оешманың Саратов бүле­ге әгъзалары сыйфатында тагы Миңлебай Явкаев, Мохтар Солтанхуҗин, Галимҗан Явкаев, Хөҗҗәт Алтынхуҗин, Шәйхелислам Динмөхәммәтов, Яхъя Ибәтуллин, Гариф. Хуҗаголов, Хатыйб Ихсанов, Йосыф Якупов, Идиәт Нигъмәтуллин, Закир Динмөхәммәтов, Галимҗан Ишкуловлар гаепләнә һәм кулга алыналар, һәммәсе — авыл кешесе, күпчелеге колхозчы. «Чит ил контрреволюционерлары бе­лән бәйләнештә, троцкийчы-зиновьевчыл группаны як­лауда, татар-башкортларны Советлар иленнән аерылып чыгуга актив пропаганда җәелдерүдә» гаепләнә алар. Әм­ма һәркайсы белән аерым-аерым уздырылган сорау-җавап беркетмәләре белән танышу мондый нәтиҗәләрнең хакый­катькә якынлыгына шик калдыра.

Дәүләт куркынычсызлыгы органнары кирәкле булган мәгълүматларны исә Саратовның үзендә яшәүче утыз җи­де яшьлек студент Батталов Дмитрийдан сыгалар. Күрә­сең, Мирсәет Солтангалиев бу бәндәгә ышаныч белдереп, аңарга үзенең милли мәсьәләгә мөнәсәбәтле яңа хезмәтлә­рен күрсәткән, яисә шул хакта аның белән әңгәмәләр кыл­ган булса кирәк. Чөнки аның Саратов өлкәсе Дәүләт кур­кынычсызлыгы идарәсенең I бүлеге начальнигы капитан Грицалсвичка биргән җаваплары Мирсәет Солтагалиевнең шул чордагы карашлары белән шактый тәңгәл килә.

«Грицалевич: Алга таба дәвам итегез.

Батталов: Очрашуларыбыз аның фатирында да, минекендә дә үтә торган иде. Ул миңа үзенең башыннан үткәннәр, Мәскәүдә һәм Татар-Башкорт республикасында нинди җаваплы урыннар биләве турында сөйли иде. РСФСРга кергән милләтләргә каршы иптәш Сталин аларны юк итү сәясәте алып бара. Шуңа күрә дә милли азат­лыкка булган һәр омтылыш тамырыннан корытыла икән...

Грицалевич: Нинди контрреволюцион оешмалар белән элемтәдә торырга кирәклеген искәртмәдеме?

Батталов: Ул Троцкий, Зиновьев һәм Каменевлар­ны мактап искә ала иде. Аларны ул «бөек революционер­лар» дип саный. Ә Сталин һәм аның тарафдарлары рево­люция эшенә һәм социализмга хыянәт итүчеләр, дип күрсәтергә омтылды. Троцкий һәм Зәки Вәлиди тарафдарла­рына омтылуны яклады.

Грицалевич: Төп максатыгыз нидән гыйбарәт иде?

Батталов: Милли мөселман дәүләте төзү. Бу эштә безгә Төркия ярдәм итәчәк, ди иде Солтангалиев.

Грицалевич: Төркиянең СССР белән дуслык мөнә­сәбәтләрендә икәнлеге сезгә мәгълүм түгел идемени?

Батталов: Бу — вакытлы килешү генә, дип саный иде Солтангалиев. СССР капиталистик илләр белән бәре­лештә җиңеләчәк һәм шул сәгать суккач, безгә Төркия үз дәүләтебезне төзүдә ярдәм кулы сузачак, ди иде.

Грицалевич: Ул сезгә үзенең Төркия белән кон­крет элемтәләре хакында сөйләмәдеме?

Батталов: Төркиядәге шәхси танышлары хакында сөйләмәде. Ул хакта үземә сораштыру уңайсыз булды»...

«Солтангалиев эшен» яңабаштан бөтен илне, ә иң әү­вәле—төрки республикаларны тетрәндерерлек, куркуга салырлык вакыйгага әверелдерү максаты куелган була. Ләкин күпме генә тырышсалар да, Саратовдагы дәүләт куркынычсызлыгы органнары башкарып чыга торган эш булмый бу. Сорау алучылары да әллә кем түгел, гаеплә­неп кулга алынучылар хакында әйткән дә юк — колхоз­чылар гына. Шулардан Германия, Төркия яисә Япония шпионы ясап кара әле син! Мәскәү өчен яхшы аңлашы­ла— Саратовта кузгатылган эш егерменче еллар ахырын­дагы гаепләүләр каршында бөтенләй төссезләнеп кала. Моңа юл куярга ярамый! Солтангалиев эше татарларны гына түгел, һәммә төркиләрне куркуга салырга тиешле! Төп максат шуңардан гыйбарәт. Иптәш Сталинның шәхси күзәтүе астындагы эш бит бу, уен-муен түгел.

Лаврентий Бериядән әмер килеп тешә Саратовка: «Солтангалиевне Казанга күчерергә!»

Хаталанмый Берия. Дөрес нәтиҗә ясый. Кайда-кайда, әмма Казанда милләтчелекне фаш итә беләләр ул! Аннан бит әле, Солтангалиевне Казанга Черек күлгә китергән­нәр, дигән сүзе генә дә ни тора. Татарлар яңа дәрт белән бер-берсен ашарга, фаш итәргә керешәчәкләр. Солтанга­лиевне яклау кая, уңай яктан исемен телгә алучы да бул­маячак. Милләтчелеккә бирелү түгел, үз милләте хакында авыз ачып тел тибрәтүче табылмаячак Казанда. Нәкъ шул гына кирәк тә бит инде...

«Мин, Саратов өлкәсенең Эчке Эшләр халык комисса­риатының Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең (УГБ НКВД) 4 иче бүлек 6 нчы бүлекчә оперуполномоченные ярдәмчесе Цепаев, РСФСР УКсының 58 нче статья 10 п. белән гаепләнгән, 1892 елда туган, элгәре ВКП(б) әгъзасы булган, татар, хөкемгә тартылган, СССР гражда­нины Солтангалиев Мирсәет Хәйдәргалиевичның исәп но­меры 9622 булган тикшерү эшен, СССР НКВДсының 1937 ел 6 апрелендәге 5245 номерлы әмере нигезендә, ал­га таба тикшерүләрне дәвам итү өчен, Татар республика­сына Казан шәһәренә җибәрәм. Солтангалиев М. X. Татар республикасының Казан шәһәре НКВДсына махсус кон­вой белән озатыла.

Оперуполномоченный ярдәмчесе Цепаев.

Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең 4 нче бүлек 6 нчы бүлекчә начальнигы өчен Кулаков.

Ризалык белдерәм: Саратов өлкәсе УГБ УНКВДсының 4 нче бүлеге начальнигы капитан Грицалевич».

Солтангалиевне Казанга аеруча куркыныч җинаятьче­ләрне йөртә торган вагонда, махсус сак астында тимер юл белән китерәләр. Казанга килеп кергәндә, гадәттәгечә, тыңгысызлана ул, йөрәге җилкенүен баса алмый газапла­на. Күпме еллар, күпме юллар һәм газаплар кичергәннән соң әйләнеп кайтуы бит аның бу шәһәргә. Шәкертлек ел­лары һәм революцион яшьлеге узган шәһәргә әйләнеп кай­та. Иң якын дус-ишләре, таныш-белешләре калган шәһәр­гә. Күңелендә матур истәлекләр, җылы хатирәләр...

Солтангалиевне ябык кара машинада вокзалдан Черек күл читенә китерәләр. Казан шәһәре НКВДсының Эчке изоляторындагы бер кешелек камерага ябалар. Татарстан АССРның Эчке эшләр буенча Халык комиссары үзенең ярдәмчеләреннән берсе, соңыннан шулай ук Халык комис­сары дәрәҗәсенә күтәрелгән М. И. Шелудченкога махсус әмерен җиткерә:

«Ип. Шелудченко! Эшнең очын кордонга, аерым ал­ганда, Япониягә яисә Германиягә илтеп тоташтыра ал­мыйсыз икән, тырышуларыгызның бәясе ике тиен — бер ак­чага торыр. Террорлык актларына әзерлек хакындагы фактлар кирәк. Үзеңә, мөстәкыйль эш өчен, 3—4 көнгә Солтангалиев һәм Сагыйдуллинны ал. Бу халык белән ни­чек сөйләшергә кирәклеген беләсең, кәнфитләнеп маташ­ма— соңгы тамчыларынача сыгарга кирәк. Фриновский бу халыктан баш тартмас, соң чиктә, махсус «имтихан»нар аша уздырыгыз үзләрен... Кабатлап әйтәм, Үзәк­кә яисә чит илләргә чыгышы булган күмәк эшләр кирәк безгә».

Казан — нурлы һәм моңлы шәһәр генә түгел икән шул. Лубянкада ишетмәгән, Соловкида күрмәгән җәзалау, җә­берләү ысуллары кулланыла монда, Солтангалиевне тәү­лекләр буенча йоклатмый газаплыйлар. Бозлы су тутырылган салкын базга ябып тоталар. Аягыннан асып куя­лар. Башын тимер кыршау белән кыстыралар. Фриновский дигән җәллад кыйный-кыйный аның яңак сөякләрен чәр­дәкләп бетерә. Алай да барып чыкмагач, максатына ирешергә омтылган Шелудченко үзе, күнитек үкчәсе белән басып, йомыркасын сыта аның.

Әмма үзенә мөнәсәбәттә нинди генә чаралар кулланыл­масын, Мирсәет Солтангалиев һичкемгә яла ягу юлына басмый. Көрәштәшләреннән дә ул бары вафат булган яисә үтерелгәннәрне генә искә ала.

«Сорау: Көрәшүегезнең соң максаты нидән гыйбарәт?

Җавап: Советлар илендәге биш республиканы бер­ләштергән мөстәкыйль Туран дәүләте оештыру. Татарстан, Башкортстан, Казагыстан, Кыргызстан һәм Урта Азия республикасы керергә тиешле иде аңарга.

Сорау: Ул дәүләтнең икътисади-сәяси нигезе нидән гыйбарәт булырга тиешле иде?

Җавап: Дәүләт капиталына нигезләнгән буржуаз-демократик республика булырга тиешле иде Туран.

Сорау: Бу бит СССРны таркату булып чыга?

Җавап: Әйе, Туран республикасы югарыдагы рес­публикаларның СССРдан аерылып чыгуын күздә тота иде. Дөресрәге, СССРның кичектергесез таркалуы нәтиҗәсен­дә туачак ул шартлар

Сорау: Бу эшнең төп оештыручылары һәм идеолог­лары кемнәр?

Җавап: Мин. Юныс Вәлиди, ул 1925 елда вафат бул­ды. Сөләйман Морзабулатов, ул, белүемчә, 1929 елдамы, әллә 1930 елдамы үлде һәм Дерен-Айырлы. Аны да үтер­деләр.

Сорау: Исәннәр бармы?

Җавап: Юк, исәннәрдән үзем генә калдым.

Сорау: Сез искә алган төбәкләрне СССРдан нинди чаралар ярдәмендә аерырга җыена идегез?

Җавап: Туранга керәчәк республикаларны СССРдан без түбәндәге чаралар кулланып аерырга ниятләдек:

а) милли азатлык идеясе белән рухланган Туран эшче-крестьян социалистлары партиясен төзеп;

б) милли азатлык хисе белән янган җирле интеллиген­ция вәкилләрен тартып;

в) Төркия һәм күрше мөселман илләре — Әфганстан һәм Иран белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырып;

г) уңайлы шартлар тугач та хакимиятне кулга алу өчен яшертен хәрби комитетлар төзеп.

Сорау: Нинди эчке көчләргә таянырга җыендыгыз бу көрәшегездә?

Җавап: ВКП(б) җитәкчелеге һәм Совет хакимияте сәясәтен кабул итәргә теләмәгән Уң татар коммунистлары һәм башка көчләргә таянып.

Сорау: Бу эшкә сез кайчан керештегез?

Җавап: 1922—1923 елларда.

Сорау: Һәм кемнәр белән бәйләнешкә кереп?

Җавап: Коканд автономиясе башлыгы Гобәйдулла Ходжаев, Тау халыкларын җитәкләгән Рәшид Асланов, сезгә мәгълүм Зәки Вәлиди, Морзабулатовлар хуплый иде бу эшне...»

«Карар. 1 декабрь, 1937 ел. Казан шәһәре. Мин, Татар­стан республикасы УГБ НКВДсының 4 нче бүлеге 1 нче бүлекчәсе оперуполномоченные дәүләт куркынычсызлыгы органнары сержанты Шәрәфетдинов, Татарстан республи­касы НКВДсының эчке изоляторында тотылган Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиевнең гаепләү эшен өйрәнеп һәм аны алга таба эчке изоляторда тоту ихтыяҗы юк ди­гән фикергә килеп, карар кылам:

Гаепләнүче М. X. Солтангалиевне бүгенге көннән алып

Казан шәһәре НКВДсының эчке изоляторыннан 1 нче но­мерлы Казан төрмәсенә күчерергә.

Солтангалиевне 8 нче камерада урнаштырырга, 1 нче катта.

Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең (УГБ) 4 нче бү­леге 1 нче бүлекчәсе оперуполномоченные сержант Шәрә­фетдинов».

Беренче төрмәдә исә Мирсәетне даими рәвештә НКВД курсантларыннан кыйнаталар. Тикшерүчеләр Царевский һәм Грешичкин да «ата милләтче»не җәберләүдән тәм та­балар. Ә төрмә хастаханәсенә китереп ыргыткач исә, үзенең кансызлыгы белән дан тоткан хастаханә начальнигы Басин дәвам итә бу эшне...

Тикшерү эшләре, димәк, сорау алу һәм өзлексез җәза­лаулар, Казанда 1939 елның 16 июненә кадәрле дәвам иттерелә. Тикшерүләрне тәмамлау турындагы документны дәүләт куркынычсызлыгы органнары кече лейтенанты 2 нче бүлек оперуполномоченные Мөхәммәтҗанов тутыра.

Тикшерү эшләре тәмамлангач та, Солтангалиев Мәскәүгә күчерелә. 3389 нчы хисап номерлы Гаепләү актын бик җентекләп һәм зур тырышлык белән әзерлиләр. Аны Лаврентий Берия үз күзәтчелеге астында тота. Генераль секретарьның бу эшкә битараф түгеллеге яхшы мәгълүм...

Ниһаять, бөтен шартларына туры китерелеп тутырыл­ган тугыз битлек акт әзер. СССР НКВДсының Тикшерү­ләр бүлеге начальнигы 3 нче дәрәҗәле Дәүләт куркыныч­сызлыгы комиссары Кобулов 1939 елның 11 июнендә аңар­га имза сала.

1939 елның 8 декабрендә СССР Верховный суды Хәр­би коллегиясенең ябык утырышында Мирсәет Солтанга­лиев эше карала. Димәк, шаһитларсыз! Адвокат һәм про­курорга да катнашу тыела. Хәрби юрист Алексеев рәис­лек итә. Утырышчылар шулай ук хәрби юристлар: Сусланов һәм Буканов. Сәркатип — кече хәрби юрист Мазуров.

Ябык суд барышында теркәлеп барылган кайбер сорау һәм җавапларга игътибар итү гыйбрәтле:

«Рәислек итүче Алексеев: Сез үзегезне нинди җи­наятьләр кылуда гаепле саныйсыз?

Солтангалиев: 1922 нче елларда ВКП(б) һәм со­вет хакимияте алып барган милли сәясәт белән килешмәү­дә һәм шуларны төзәтү өчен көрәшүдә.

Рәислек итүче: Сез Ленин һәм Сталинның мил­ли мәсьәлә буенча фикерләре белән килешеп эшләдегезме?

Солтангалиев: Бу уңайдан түбәндәгеләрне әйтә алам: Ленин һәм Сталинның милли мәсьәләгә мөнәсәбәт­ле сәясәте белән кайбер очракларда ризалашмадым. Коминтернның 2 нче Конгрессында панисламизм һәм пантюр­кизм турында кабул ителгән карарга каршы чыктым. Пан­тюркизмнан куркырга ярамый, дип саный идем чөнки. Панисламизм исә халыкларның азатлыгы өчен көрәштә уңай идеология. Совет хакимияте өчен пантюркизм, пан­исламизм булсын, һичнинди куркыныч чыганагы түгел.

Мин тагын кайбер Көнчыгыш илләрендәге, әйтик, Һиндстан һәм Кытайдагы, буржуаз-демократик революцияләр­не хуплау тарафдары идем.

Рәислек итүче: Троцкий, Зиновьевларның яшерен группасы белән бәйләнешегез нидән гыйбарәт иде?

Солтангалиев: 1923 елга кадәр мин Троцкий бе­лән даими аралашып эшләдем. 1923 нче елда мәсләктәш­ләрем үтенече буенча Троцкий янында тагын булдым. Әм­ма милли мәсьәләгә кагылышлы безнең борчуларны ул ачыктан-ачык уртаклашмады. Шуңарга аның тарафына башкача омтылмадым.

Рәислек итүче: Ә хәзер төрек илчеләре Али Фуад һәм Мохтар-бәй белән яшертен элемтәләрегез хакында сөйләгез.

Солтангалиев: Мин Төркия илчеләре белән дуста­нә һәм туганлык мөнәсәбәтләрендә булдым. Әмма алар файдасына шпионлык итмәдем.

Рәислек итүче: Сезгә мөнәсәбәттә суд иң каты җәза билгеләсә ни диярсез?

Солтангалиев: Минем 1933 елга кадәрле эшчәнлегем өчен Хәрби Коллегия атарга дип хөкем чыгарса, бу хөкем карарын мин тыныч кабул итәчәкмен һәм һичкемгә үпкәләргә җыенмыйм...

21 сәг. 15 минутта суд киңәшү өчен чыгып китә.

23 сәг. 15 минутта рәислек итүче хөкем карарын игълан итә: «Иң каты җәза — ату ысулы белән». Гаепләнүченең, хөкем карарыннан ризалашмаган тәкъдирдә, СССР Юга­ры Советы Президиумына мөрәҗәгать итү хокукы булуын искәртә.

23 сәгать 20 минутта рәислек итүче утырышны ябык дип белдерә.

Рәислек итүче: Алексеев. Секретарь: Мазуров».

1940 елның 20 гыйнварында СССР Югары Советы Пре­зидиумы Солтангалиев М. X. гаризасын кире кага.

* * *

«Мирсәет кояш чыккан вакытны сөя торган иде...» Исән калган туганнарыннан, аны күреп яисә ишетеп белү­челәрдән еш ишетергә туры килде шундый сүзне. Гомере­нең төрле дәверләрендә ул табигатьнең төнге йокыдан уянган мәлен — таң атуын күзәтеп туймый торган була.

Дәверләр буе эңгер-меңгерлек хәленнән чыгу чарасын тапмаган туган халкы — татар өчен дә алсу нурларын бал­кытып ул таң бер атар әле дип өметләнгәндер, күрәсең...

1940 ел. Гыйнварның 23 нче иртәсе. Кышкы салкын кояшның тәүге нурлары Кремль чиркәүләренең уңып бет­кән алтын гөмбәзләрен сыйпау белән мәшгуль. Торбалар­дан чыккан төтен баганадай туры күтәрелә. Муеннарына, борыннарына шәл уранган ханымнар эшкә ашыга. Мәскәү елгасы читеннән узып киткән кара машиналардан кар ту­заны, салкын сыкы күтәрелеп кала.

Лефорт төрмәсенең подвалыннан тонык кына булып шартлау авазы ишетелә... Ләкин һичкемнең гамендә юк, хәтта шул чакны урамнан узып баручылар да абайламый кала әлеге авазны.

Әмма нәкъ шул мәлне, төне буе куркыныч төшләр кү­реп саташып чыккан Морат — Мирсәет Солтангалиевнең улы — йөрәк авазы белән кычкырып җибәрә: «Әти-ем!» Һәм урыныннан сикереп тора. Үз-үзен кая куярга, нишләр­гә белми үрсәләнеп еларга керешә ул.

— Нәрсә булды сиңа, ни булды? — дип, апасы Гөлнар аның янына йөгереп килә. Ул җиткән кыз инде. Эчке күл­мәктән энесе каршында басып тору уңайсыз аңа.

— Әтием...— дип үксүен белә малай.

— Син дә әтине күреп уяндыңмы әллә,— дип, гаҗәплә­нә апасы.— Мин үзем дә әле генә аның белән саташып ята идем бит... Йә-йә, тынычлан инде. Тынычлан, Морат...

— Әтиемне үтерделәр... Әтием,— дип, тынычлана ал­мыйча кабат урын өстенә каплана малай.

Сабый да түгел ләбаса... Ә барыбер үзен кулга ала ал­мый, тынгысызлана, үрсәләнә.

Әниләре — Фатыйма кайда соң?! Анысын һичкем бел­ми. 1937 ел ахырында аны, ике баласыннан аерып, буранлы төн уртасында ничек алып чыгып киткән булсалар, шуннан күрүче юк. Әйтерсең, бәкегә төшеп югалган. Ту­ганнарына булсын, кызына, улына булсын, аның кайда җибәрелгәнлеген әйтмиләр, хәбәр итмиләр.

Мин үзем дә Фатыйма Ирзина-Солтангалиеваның, «ха­лык дошманы хатыны» булган өчен ерак Себергә сөрелеп, шунда мәңгегә ятып калуыннан тыш һични сөйли алмыйм.

Кем белә, ә бәлки тайгадагы бер-бер карагай яисә ил­лене тутырып узган зифа буйлы башка бер агачның бик тә, бик тә сөйлисе килә торгандыр Фатыйма хакында... Телсез шаһитларны тыңлый һәм ишетә алмыйбыз шул әлегә...

* * *

Сылулыгы, чибәрлеге белән балкып торган Гөлнар, 1940 елда Гнесиннар институтын яңа тәмамлап чыккан талантлы музыкант, скрипкачы Сөләйман Шаһимәрдан улы Чанышевка тормышка чыга. Бер-берсенә пар килгән, үзара чын ярату белән яшәүче, бәхеткә лаек гаилә була бу.

Сөләйман, сугыш башлангач та, Гөлнар белән Моратны Казандагы туганнары янына кайтарып куя. Ә үзе фронтка китә. Апа белән эне икәүдән-икәү генә көн күреп, яшәп ят­кан чорда, 1943 елда, куе көдрә чәчле, зәңгәр күзле унту­гыз яшьлек Морат Солтангалиевне комендатурага чакыр­талар. «Армиягә алалар, ватанны сакларга китәм», дип канатланып килгән егетне һичбер сәбәпсезгә Арча кырын­дагы психик авырулар хастаханәсенә илтеп тыгалар. Шул керүдән кире чыкмый Морат. Бер ел да үтми, Мирсәет Солтангалиевнең нәселен дәвам итәргә тиешле бердәнбер улы, егерме яшьлек таза-сәламәт ир-егет юкка чыгарыла.

Гөлнарны 1949 елда Лубянкага чакырталар. Ул чакта, сугыштан җиңүче сыйфатында кайткан ире белән, Мәскәүгә күчеп килгән була инде алар. Әмма сөекле хатынына ярдәм итә алмый Сөләйман. Гөлнарны, этап белән, Красноярский тарафларына озаталар.

Күп михнәт һәм газаплр аша булса да, Сөләйман үзенең Гөлнарын эзләп таба. Уч төбе кадәрле хат белән сөек­ле хатыны янына килүен һәм шунда яшәргә җыенганлы­гын хәбәр итә. Әмма, бер-берсенә күпме генә омтылсалар да, күрешү насыйп булмый үзләренә. Башкача чарасы калмаган Сөләйман кичләрен чәнечкеле чыбыклар белән әйләндереп алынган төрмә читенә килә дә скрипка уйный. Моңлана. Гөлнар ишетер әле диеп өметләнә, сөйгәненең газапларын утаклаша. Берсеннән-берсе моңлырак булган көйләр яңгырый... Язмыш авырлыгы, туган як һәм эчкер­сез мәхәббәт хакындагы ул көйләрне төрмәдәге һәммә тоткын онытылып тыңлый торган була. Сөләйманның кү­ңел түреннән чыккан хис һәм моң Гөлнар өчен бердәнбер юаныч һәм йөрәк өзгеч авыр газапка да әверелә...

Атналар, айлар буе шулай дәвам итә. Сөләйманның уй­навына төрмә надзирательләре дә ияләшә тора-бара. Аны куалаудан туктыйлар хәтта. Сөләйманга «тиле музыкант» дигән кушамат тагыла.

Кичләрнең берсендә бөтен әйләнә-тирә скрипка моңын­нан әсәрләнеп изрәгән бер сәгатьтә Гөлнар утырган ялгыз камерага кәефләнеп алган сержант килеп керә. Кыргый­ларча җәберли, мыскыл итә яшь хатынны...

Скрипка кыллары сыман нечкәргән җан күтәрә алмый андый түбәнлекне. Бәхет гөле булып туган Гөлнар шул сәгатьтә үк үз-үзенә элмәк сала. Кыллары шартлап өзел­гән скрипка да тына шуның белән. Моң өзелә...

Мирсәетнең өлкән кызы Рәсидәнең язмышы да җиңел булмый. Әтисенең Саратовта эзсез югалуын — кулга алы­нуын — авыр кичерә ул. Чөнки япа-ялгызы торып кала. Югары белем ала. Иргә чыга. Ике бала таба. Саратов өлкәсендәге Золотусск районының Нижняя Банновка авы­лында укытучы булып эшли.

Әмма Рәсидәне дә тынычта калдырмыйлар. Ире һәм балаларыннан аерып, аны да 1948 елда Себергә сөрәләр. Алты елдан артык урман кисә ул. Сталинның вафатыннан соң гына кире әйләнеп кайта... Ире инде яңадан өйләнгән була, бер улы фаҗигале төстә үлгән. Икенче улын эзләп та­ба һәм шуның белән юанып гомер кичерә Рәсидә.

1975 елда аны да яман шеш авыруы дөньядан алып китә...

* * *

1940 нчы елның 28 гыйнвар иртәсендә Лефорт төрмәсе­нә Лаврентий Берия үзе килә. Сталин кушуы буенча.

Солтангалиевне инде урындыкка утырткан булалар. Үзләрен икәүдән-икәү генә калдыруларын үтенә Берия. Калын ишекләр авыр сыкрап ябылалар.

— Йә,— дип дәшә Берия, үзеннән җиде-сигез метрлар чамасы ары утырган Солтангалиевкә тавышын күтәреп.— Соңгы сүзең бармы?

Мирсәетнең бу кеше белән аралашканы булмый әүвәл. Төрле имеш-мимешләрне исәпкә алмаганда, ул аны, го­мумән, белми. Шуңа тыныч һәм ипле генә җавап кайтара:

— Эшләнмәгән эш, әйтелмәгән сүзләр, язылмаган ки­таплар кала... Кызганыч, ничектер... Һәммә нәрсә бутал­ган. Дөньяның гүя асты-өскә китерелде... Максатка ире­шеп булмады... Күңел теләгәнчә яшәп, башлаган эшләрне тәмамлап булмады. Нишлисең, кызганыч...

— Үкенәсеңме?!

— Юк, үкенмим! Үкенерлек эш эшләмәдем.

— Ә соңгы сүзең нидән гыйбарәт?

— Соңгы сүзгә барып җителмәгән иде шул. Илеңдә тынычлык, халкың күңелендә тыңгылык юк чагында... Сүзләр күп, әмма соңгысын табуы авыр...

— Иптәш Сталинга тапшырасы сүзең юкмы?..

Мирсәет ашыкмый. Уйга калып тора. Әнә ни өчен таң тишегеннән килеп җиткән икән!

Берия ачыклык кертергә ашыга:

— Бу хакта иптәш Сталин үзе сораштырырга кушты...

— Иптәш... Юк-юк, иптәш түгел!.. Сталинга мин ышан­ган идем. Ә ул илне адаштырды...

— Кемне адаштырды? Синеме?!

Кабаланып кобурасын ачарга керешә Берия. Револьве­рын тартып чыгара.

— Юк, мин адашмадым. Адашмаганга, адашырга те­ләмәгәнгә шушы урындыкта утырам... Социализмны адаш­тырды... Илне... Халыкларны...

— Тукта! Тукта, диләр сиңа...— Аяк тибеп җикеренә Берия.— Соңгы сүзең бармы синең, юкмы? Юкса...

— Соңгы сүземне тыңлагыз. Мин аларын туган телемдә әйтермен.

— Тизрәк!.. Тизрәк бул, минем вакытым чикләнгән.

— Кылдан нечкә, кылычтан үткер сират күперләрен кичү җиңел түгел икән, халкым... Шулай да, мин ыша­нам...

Башлаган җөмләсен тәмамларга бирмәделәр. Нәкъ шул мәлдә Лефорт төрмәсенең подвалыннан тонык кына булып шартлау авазы ишетелде...

1986—1992 еллар. Кырмыскалы — Казан Мәскәү

(2012 нче елның декабренда, камилләштерү юнәлешендә, кайбер төзәтмәләр кертелде).

 
 

Исемлек