Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

ҖАВАП ЭЗЛИМ

(Чын хикәя)

Әле соңгы араларда гына булды бу хәл. Сөт алырга дип кибеттә чиратта тора идем. Гадәттәгечә, ашыгам, кабаланам. Көн узып бара, әле күпме керәсе җирем, күрәсе кеше — ашыгыч эшләрем бар. Чиратсыз кереп булмый. Ә алдымда торган ике-өч әби бер дә кабала­нырга җыенмыйлар. Ипле генә сайланалар, уч төпләренә бакыр акчаларын чыгарып салып кат-кат бөртекләп саныйлар. Шулай иткөчтен ул күбрәк тоела­мы икөнни соң?.. Әллә соңгы тиеннәре белән хушла­шырга теләмиләрме...
Ниһаять, алдымдагы соңгы әби сатулашырга кереш­те. Ә мин шартларга җитеп ашыгам, кабаланам.
   —  Кызым, сөт бардыр бит?
   Бар икәнен белә, күреп тора, югыйсә. Ә сатучы, яшь булса да, түзем һәм ни хикмәт ипле генә җавап биреп тора.
   —  Бар, әби, бар. Сөт тә бар, сөт өсте дә, кирәксә, каймак та бар.
   — Сөтнең ниндиен китерделәр, кызым?
   —  Өч ярымлысы да бар, өч тә икелесе дә. Сыегы да бар инде, әби.
   —  Чәйгә ярап торыр, кызым, шул сыегын бирерсең, яме...
   "Сөт өсте белән тәмлерәк була ул, әби" дигән сүзләр тел очымда калды. Чак әйтеп ташламадым.
Әби эремчек сайларга керешкән иде инде. Аның шоколадлысы да, йөземлесе дә, майлысы да бар икән. Ә ул майсызы, очсызрагына тукталырга булды.
   Ниһаять, миңа да чират җитте бит, дип куандым эчтән генә. Ә әби кесәләрен капшарга кереште. Кесәләрендә булган бар мөлкәтен чыгарып салды уч төбенә. Аның бар байлыгы минем күз алдымда. Вак акчалар гына түгел, хәтта ике данә кабак орлыгы да бар иде анда. Кат-кат сана-
ды акчасын.  Шулай көттергәне өчен үзенә дә кыен булып китте кебек.
   — Кызым, күпме дидең әле? — дип, кайтарып сора­ды бераздан. Сатучы кызга да санатты акчасын.
   — Тагын утыз җиде тиен кирәк, апа, — диде сатучы, кырыслана төшеп.
   — Җитми икән шул, — диде әби, уңайсызланудан як-ягына каранып. — Бәлки, ышанырсың, кызым. Пенсия алыр көн дә җитә, китерермен.
   —  Юк, апа, сез күп, ө мин бер генә, — дип, каршы төште сатучы кыз. —   Минем дә эшләгәнем ашарыма җитми.
   Очраклы рәвештәме, читенсенепме, минем тарафка да күз ташлап алды карчык.
Инде хәстәрләп өлгергән идем, бер тәңкәмне суздым. Ул алмады. Майсыз эремчеген кире кайтарырга ният кы­лып, кулындагы капчыгын актарырга кереште.
   Берлекне мин сатучы алдына ташладым. Һәм үземә кирәкле әйберләрне санарга керештем.
Карчык кинәт кыпылт кына тагы миңа күз төшереп алды. Бу юлы инде аның үз-үзен тоты­шында ниндидер яңа, сәер үзгәреш тоемлап өлгердем. Сискәнү дип әйтергәме, әллә уңайсызлану яисә кабалану идеме...
   — Рәхмәт, —диде. Һәм күзләренә төшкән чал чәчләрен чигәсенә таба сыпырып куйды. Күзләрендә яшь там­чылары сиземләнгән  кебек булды аның.  Һәрхәлдә алар мөлдерәмә иде.
Ул җөт кенә чыгу юлына юнәлде. Кеше-кара күзенә чалынмый гына тизрәк китеп югалырга ашыкты.
   — Ул сезне таныды кебек, тучны таныды, — диде са­тучы, теге карчык күздән югалып бераз ара узгач та.
   —   Мөмкин,  — дидем,  үзалдыма.   Мин  дә  аны төсмерләгән кебек булдым. Әмма төгәл генә әйтә ал­мадым.
   Ыгы-зыгы белән көн дә узды. Кич җитте, караңгы төште. Кибеттәге әлеге очрашу онытылмый бит, келт итә дә хәтергә килеп төшә. Уңайсыз булып китә үземә, әйтерсең лә, ул түгел, мин аңардан бурычка алганмын. Әйтерсең лә чал чәчле ул әбинең шундый кыен хәлгә төшүенә мин үзем гаепле...
    Аның карашы, кан тамырлары кызарып чыккан мөлдерәмә күзләре...  Капылт кына кире борылып кабалана-кабалана чыгып китүе... Көненә күпме кеше белән очрашырга туры килә, югыйсә. Кул сузып хәер эстәп торучылар да кая карама ич. Ә бу карчык, һәм аның сыек сөт белән майсыз эремчеккә җитмәгән утыз җиде тиене тетрәндерә, искә төшкән саен калтыра­нырга мәҗбүр итә үземне. Һәм тагы сатучының "таныды кебек, тучны таныды" дигән сүзләре китми колактан.
    Ньютон башына алма төшкәндәй яткан җиремнән сикереп тордым бер мәл. Кара инде аны, онытканмын. Таны­маганмын. Ул бит таныш, бик тә таныш караш булган минем өчен. Алтынчы класста идек булса кирәк. Без­нең авылга институт тәмамлаган яшь укытучы кайтты. Татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирде ул безгә. Ул гади укытучы гына түгел, бик матур апа да иде әле. Һәм сирәк очрый торган тавыш, моңга ия җырчы иде. Тавышы кош сайравын, чишмә агышын хәтерләтә иде. Безнең авыл клубында кон­церт булса, аны тыңлар өчен генә дип, әйлөнө-тирө күрше авыллар килә торган иде. Без аның дәресләрен көтеп ала идек. Ул дәрескә кергәндә алдагы рәтләргә утыру өчен төртешө-тартыша үпкәләшеп бетә идек. Аның озын кара толымнарын, ачык зәңгәр күзләрен бер күрү өчен ут йотып яши, хәтта үзенә яшерен гашыйк булып та йөри идек бугай әле. Ә ул безне татар теленең матурлыгын, аның йомшак мамыгын тоярга өйрәтте. Тукай, Такташ шигырьләрен укып сокландырды, чын шигърият һәм гүзәллек дөньясына әйдәп алып керде. Ул ни кушса, без шуны үти идек, тел очыннан чыккан сүзләрен йотып кына бара идек. Апа кушса, бер кичтә Һади Такташның озын-озын поэ­маларын да ятлап өлгерә торган идек. "Апа" дидем. Әйе, без аңарга үзгә бер җылылык һәм ярату белән шул рәвешле апа диеп дәшә торган идек. Ә ул безгә, ягымлы итеп, үскәнем яисә матурым дияр иде... Шигырьне матур итеп сөйләгәчтен чөчлөребездөн сыйпап куя иде хәтта. Аның җанны иркәләгән мактау сүзләре, зәңгәрсу җылы ка­рашы, хәтта бармак очларындагы кайнарлык әле дә онытылмаган, тоемланып тора икән лә югыйсә...
   Авылга ямь өстәп көтмәгәндә кайтып төшкән кебек, ярты ел укыттымы икән, юкмы, ул саубуллашмый гына китеп тә барды безнең авылдан. Казанда йөргән егете бул­ган, кияүгә чыгып шуның янына киткән диделәр. Ыша­насызмы-юкмы без еладык хәтта. Мәктәптән, юк-юк, авылдан ямь качты. Без гүя ятим калдык. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең кызыгы китте. Сагындык, юксындык без ул чакта апабызны...
   Менә сиңа, очрашу... Ни булган безнең апабызга?.. Аңа ярдәм итәргә иде бит, табарга иде үзен. Исемен белсәм дә, фамилиясен белмим. Кибетче кыздан да сораштырып торам: безнең апа шул көннән соң бу кибеткә башка кермәс булган. Ул да мине таныгандыр, күрәсең. Һәм кимсенгәндер бик тә. Матур һәм моңлы гына түгел, горур да булган икән бит безнең апабыз.
   “Кәефең юкмы, йөзең нигә чытык? Балтаң суга төшкән кешедәй йөрисең...” диләр миңа. Әйтеп аңлата торганмы соң... Безгә туган телебезне яраттырган, җанга шигырь һәм моң оеткысы салган апа өчен әрни җан. Ул бит югары белемле укытучы иде. Гомер буе эшләгәндер. Гаилә­се, балалары кайда икән. Әллә бер ялгызы калганмы?.. Ярар, ялгызы да булсын ди. Ул бит гомер буе эшләгән булырга тиеш. Күпме сабыйларны үзенең ягымлы карашы, җылы сүзе, сәнгатьле укуы һәм кабатланмас моңы белән игелеккә өндәгәндер. Кул кушырып тик утыра торган заттан түгел иде ич ул.
   Күпме эзләсәм дә, очратмадым, таба алмадым апа­бызны. Инде хәзер апаның үзен түгел, аны шул хәлгә төшергән, утыз җиде тиен өчен укучысы күзеннән ка­чарга мәҗбүр иткән гаеплене эзлим. Ул кем? Кем гаепле моңа?! Сабыйларны олы мәхәббәткә ирештергән —туган телнең матурлыгын, татар шигыренең бөекле­ген, моңның мәңгелеген яшьли безнең җанга салган апабызны кем шулай кимсеткән? Мин шул гаеплене эзлим. Табарга ярдәм итегез, зинһар...

 

 
 

Исемлек