Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

Ак кыялар

Бүлек 13

Аклыгы  белән куандырып  кыш килде...  Кышны яңа язлар алыштырды, табигатьтә яшел төс тантана итте. Көтү чыккан беренче көнне зарыгып каршы алды Микәй. Койма читендә җыелып торган кәҗәләрне күрү аңар чиксез дәрт һәм шатлык китерде. Тагы да үсеп, тазарып киткән Микәйне дә кәҗәләр зарыгып сагынган иде. Аны абайлап алу белән, кәҗә төркеме өстеннән җиңелчә дулкын үткән сыман булды. Тыкрык башы җанланып китте.  Килә-килешкә иң элек Шомырткараны эзләде ул. Берсеннән икенчесе купшырак нәфис туннарга төренгән ике бәти иярткән Шомырткара киртә читендә тыйнак кына аны көтеп тора иде. Микәй шундук әнисе янында уйнаклашып йөргән ул бәтиләрнең кара төстә түгел, көмеш сыман елкылдап торган мамыкка төренгән булуларына игътибар итте. Иртәнге яктылыкта үзләреннән шундый ук көмеш нурлар тараткан сылу бәтиләр башка кәҗәләр тирәсендә дә күренә иде. Килә-килешкә бер кат күздән кичерде дә, мөгезләрен югары чөеп, аякларына нык-нык басып, күкрәген киерә төшеп, Микәй туп-туры кәҗәләр җыелган почмакка үтте. Ул үткәндә сарыклар читкә тайпылып юл бирде, сыер булып сыерлар да, аның озын һәм нык мөгезләрен күргәч, сагаеп калдылар.
Ниһаять, көтүче чыбыркысы шартлады. Кузгалдылар... Микәй алга узды. Микәйгә ияргән бердәм һәм тату кәҗәләр төркеменә сыерлар һәм сарыклар, алдан ук килешеп куйган сыман, юл бирделәр. Яңа җәйнең әле яңа яшәреп килгән беренче үләннәренә иң элек Микәй тояклары эзе төште.
Көтүдә бер хәл. Авылда да хәзер Микәй иң хөрмәтле затларның берсе булып китте. Малай-шалай турында әйтеп тә торасы юк, аның исемен ишетүгә үк колаклары үрә тора иде инде аларның. Аның белән элеккечә үк уйнарга, шаярырга яратсалар да, хәзер ялгышып та аны котыртучы юк иде инде. Янәшәсендә басып тору, күпереп торган мамыкка төренгән аркасыннан, юан муеннарыннан бер сыйпап алу малайлар өчен зур бәхет һәм дәрәҗә иде. Шулай сокланып торганда карашлар киң маңгай өстендә төптән юан чыгып тырпаеп торган ике япьле иләмсез озын мөгезләргә төшми мөмкин түгел. Шул мөгезләрне күрү белән иң әтәч малайларның да аркасыннан бер уч кырмыска чабышып уза.
Соңгы кыш эчендә Микәй олыгаеп та киткән. Малай-шалай белән куышып чабуларга, уйнакларга бер дә атлыгып тормый ул хәзер. Күбрәк зурлар тирәсендә, ир-ат булган җирдә чуалырга ярата. Иртә яз һәм көз көннәрендә, кышкы суыкларда булсын, лапаста ябылуда яисә ишегалдында бикләнеп ятудан кызык тапмыйча, берөзлексез урамга, Нурлы Аланның ыгы-зыгылырак урыннарына тартыла иде ул. Үз көе белән чыгып, үз вакытында кире кайтырга күнеккәч, аның авыл буйлап сәяхәтенә хәзер Хуҗа абзыйлар да каршы килми башлады. «Нәселе шундыйдыр, башка маллар кебек алдына салганга риза булып, ишегалдында чемченеп йөри белми шул... Җанына урын тапмый, ямансулый торган мал булып чыкты»,—дип, кәҗә тәкәсен урамда үз иреге белән йөрүдән тыймадылар.
Әле ат абзарына барып чыкты Микәй, әле каравыл өе янында җыелып тәмәке көйрәткән ирләр тирәсендә чуалды. Ат чанасына килеп керт-керт печән ашады, урамда коелган тукранбаш чәчәкләрен җыештырды. Аны һичкем кумады, һичкем селтәнмәде аңар. Үз көенә, зур хөрмәткә лаек ирекле бер сәяхәтче булып, тик йөри иде авыл буйлап. Ләкин кайда гына булмасын, ул берөзлексез кешеләрне күзәтте. Трактор һәм машина тавышларына да тәмам ияләште хәзер. Авылның машина һәм тракторлар паркында ремонт эшләре белән мәш килгән ирләр тирәсендә чуалырга күнекте. Машина-тракторлар паркы тора-бара аның аеруча үз иткән урынына әверелде. Шундагы тимер-томыр арасында йөрүдән үзенчә бер хикмәт таба кебек иде ул.
Ир-атлар да аны үз иттеләр. Ара-тирә кесәләренә кыстырып килгән ипи кисәкләре белән сыйладылар.
Әлеге дустанә мөнәсәбәттән ике як та үзенә бер ямь таба иде. Аяк астындагы карны шыгырдатып, эшлекле бер кыяфәт белән Микәйнең фырт-фырт атлап машина һәм тракторлар паркына килеп чыгуын зарыгып көтеп ала торган булды ирләр.
— Кеше акыллары бар бугай бу тәкәдә,—дип сокланды ирләр.
— Карап торуын гына күр, кәҗә генә димәссең,— дип яраттылар үзен.
Ниндидер сагыш, моң бар моның күзләрендә, дип тә гаҗәпсенделәр.
Ә Микәй аның саен ияләшә барып,  тын гына, уйчан гына тимер-томыр арасында чуалып йөргән кешеләрне күзәтте.  Кайчандыр шул кешеләрнең явызлыгы турында әнкәсе әйткән сүзләр китми иде аның хәтереннән. Шул кешеләр аны ак кыялар иленнән аерды, шул кешеләр аны әнкәсе һәм бердәнбер туганыннан аерды. Шулай да, ни генә булмасын, кешеләр хакында әнкәсе ялгышкандыр төсле тоела иде аңар. Кешеләргә бернинди нәфрәт, ачу саклый алмады Микәй. Аларны ул яратты. Кешеләрдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмый башлады ул хәзер. Шул дәрәҗәдә юмарт, шул дәрәҗәдә көчле кешеләрнең кәҗәләргә нинди дә булса зыян салу ихтималын мөгез очына да  китереп карый алмады.  Кешеләр — бөтен табигатькә, бөтен әйләнә-тирәгә бары тик игелек кылучы. Кешеләр — бар тереклекне бер дәрәҗәдә якын итүче һәм тәрбияләүче. Кешеләр — кәҗәлекле. Шуңа да яратты, шуңа да үз итте ул кешеләрне.

Кышкы озын кичләрдә Нурлы Алан авылының урамнары гел балкып торды. Тәрәзәләрдәге утлар төнлә дә сүнәргә ашыкмады. Нурлы Алан шәл бәйләде. Яшь киленнәр һәм җиткән кызлар йокыларын оныттылар. Нурлы Алан кызларының толымнарына көмеш суы йөгерткәндәй балкып, үзенә тартып торган мамык шәлләр уралды. Йолдыз сибелгән кышкы зәңгәр кичнең күзләрне камаштырып торган гөмбәзе Нурлы Алан хатыннарының иңнәренә сарылды. Нурлы Алан кызларының уңганлыгы көне-сәгате белән тирә-як авылларны урап узды. Нурлы Аланда бәйләнгән шәлнең даны, урман аръягындагы авылларга җитеп, торган саен ераккарак тарала барды. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән төбәкләрдән Нурлы Алан шәлен эзләп килүчеләр өзелмәде.
Нурлы Алан шәле дисәң, сатып алучылар телсез калды. Шәл белән бергә кәҗәләрнең дә дәрәҗә үсте. Нурлы Алан шәлчеләренә дан һәм шөһрәт китергән кәҗәләрне күрер өчен генә дә килеп чыктылар. Микәй турында исә берсеннән икенчесе хикмәтлерәк тарихлар сөйләнде, легендалар йөрде.
...Имеш, Микәй, аргы як күперенә аркылы басып, кәҗәләргә юл бирми маташкан сөзгәк сыерны күпердән очырган. Сыеры бер аягын өстерәп кайтып кергәч, хуҗасы— Шәһәр Рәфәгате—кызмача баштан сәнәк эләктереп авыл буенча Микәйне эзләп йөргән. Очраган бер кешене тинтерәтеп бетергән, имеш, «Кая ул теге килмешәк? Чәнчәм! Бәреп үтерәм!»—дип әйтеп әйткән, имеш. Эзли торгач Микәйне тапкан бу, әмма кулы күтәрелмәгән. «Кәефең юк, ахры, башың авыртамы әллә, Рәфәгать абый, дигән сыман күзләрен мөлдерәтеп карап торган җанга ничек итеп кул күтәрмәк кирәк»,— дип сөйләгән, имеш.
...Имеш, Хуҗа абзыйлар чәй эчкәндә табын янына үзләре белән Микәйне дә утырталар икән. Ашап туйгач, Микәй тастымал алып авызын сөртә икән. Моны, имеш, аларга йомыш белән кергән кемдер үзе күреп торган.
...Имеш, беркөн Хуҗа абзыйларга Микәйне сорап бер юлаучы килгән. Өйләрендә Миңлегали генә булган. Мөдир белән өченче борынны көтеп утырган чаклары  туры килгән.
Юлчы кеше шундук мөгезеннән алган, килү максатын, йомышын әйтеп салган.
— Бәясе бер ярты,—дигән төшерергә күнегеп барган Миңлегали, ике дә уйлап тормастан.
Юлаучы ышанмаган, шаярта дип уйлаган.
— Җаным да жәл түгел, сатыгыз шул тәкәне,— дип ялварган.— Хатын тынгылык бирми. Нурлы Алан кызларындагы күк шәл тапмасаң ди...
— Булмый! Җан башны төзәтми!.. Бер яшник! — дигән шунда хәйләкәр генә бу юлаучыны күзәтеп торган Мөдир.
Бер ярты белән бер ящик арасындагы аерманы чамалап алган Миңлегалинең дә нәфесе үсә төшкән.
— Әйе, бер яшник,— дип кабатлаган Мөдиргә кушылып. Юлаучы, бармакларын бөгеп, колак яфракларын сыпыргалап торгач, ризалашкан. Ризалашмый соң, нишләсен, хатыны бит өзеп әйткән...
— Микәй өчен бер яшник чүп кенә, шалкан бәясе генә бит ул,—дип, Мөдир аның күңелен күтәргән.— Бер елда ул синең бөтен авылыңны шәлгә, үзеңне озын берлеккә күмә...
— Әйе, әйе, мамыгы да шәп, җегете дә... Бер дә яман, адәм гыйбрәте,—дип җөпләгән Миңлегали.
«Яшник» алынган, «Жигули»ны ишегалдына ук керткәннәр. Тик — Микәй тоттырмаган. Өчесен өч якка чөеп бакча капкасыннан чыгып качкан.
— Кайта ул...—дигән Миңлегали.
Болар Микәйнең тәпиләрен юарга керешкән. Бер тәпиен юганнар, икенчесен, аннан өченчесен... Соңгы тәпиен юып маташканда Хуҗа абзый кайтып кергән һәм өчесен дә өйдән сөреп чыгарган.

Бу хәлләр булгандырмы-юктырмы, ләкин шунысы хак: ике-өч ел дигәндә Микәй бөтен авылны көмеш сыман елык-елык килеп торган җылы, йомшак мамыкка  төрде. Кышкы суыкларда тезелешеп клубка барган Нурлы Алан кызларын хәзер зәңгәр нурлар озатып барды, аларны үзләренә килешеп торган шул мамык шәлдән башка күз алдына китерү дә кыен иде инде. Егетләр муенында да шундый ук җылы мамык шарф, кулларда мамык перчатка. Сабыйларда җылы башлык, оекбаш һәм бияләй — болар һәммәсе нурлы аланлыларга Микәйнең бүләге.

 

 
 

Эчтәлек

 

Әсәрләр

 

Бүлек 14 >>