Биография ӘсәрләрИнтервью һәм мәкаләләр Фоторәсемнәр E-mail
     
 

АЛАБАЙ

(Хикәя)

Ашхабадтан кояш чыгышына төбәп сәфәр тотсаң, ярты сәгать чамасы да узмый, Гәми дип аталган төрекмән авылына юлыгасың. Гәми, иң әүвәл, өрек һәм нар агачларына күмелеп утырган урамнары, якты тәрәзәләре очсыз-кырыйсыз йөзем бакчалары белән җәлеп итә. Һәм тагы кунакчыл кешеләре белән.
Ноябрь башында ачык террасада чәчәккә күмелгән гөлләр күләгәсендә, кушйодрык-кушйодрык кадәр булып баш очында эленеп торган нар җимешләре астында күлмәкчән генә гапләшеп утыруның үзенә бер рәхәтлеге була икән. Чөнки,  күзләрне камаштырып, битләрне яндырып җылыткан кояш нурларының, безнең кебек юеш карлы, суык тарафлардан килүчеләр өчен, бик тә тансык чагы.
— Дустым, нигә уйга калдың, бер-бер нәрсә җитмиме әллә? Уңайсызланма, әйт, хәзер табып китертәбез аны, — дип дәште янәшәмдә утырган кунакчыл хуҗа.
— Уйланып түгел, хозурланып утырам, Халназар әфәнде. Җиләк-җимеш бакчасы, эсселек, коры һава. Үзегез беләсез, Мәскәүдә бит әле салкын, карлы кыш кичәсебез бар...
— Алай гына булса ярый, кунакның күңелен күрә белмәгән төркмәнне мактамыйлар бездә.
Һәм шундук, җавап та көтмәстән, капылт кына өстәл артыннан торып, кылны кырыкка ярырга әзер булып арлы-бирле чабышып, кунакларның күңелен күреп йөргән улларын, туганнарын дәшеп алды ул.
— Машиналарны хәзерләгез, табигатькә чыгабыз, сачакка.
— Ярар, атам.
— Кунаклар барын онытмагыз.
— Төшендем, атам.
Унбиш-егерме минут узгандырмы, төянеп-ясанып кузгалып та киттек. Бер ишегалдыннан алты җиңел машина һәм ике данә кече автобус чыкты юлга. Ярты авыл җыелган диярсең, хакыйкатьтә бу машиналарда ир-атлар гына, Һәм алар барысы да шушы бер гаиләдән. Куян куарга кирәксә диптер, этләрен дә утырттылар машинага.
Копетдаг итәгенә килеп чүгәләгән комлы барханга менеп тукталды машиналар. Алдагы машинадан иң элгәре булып сикереп төшкән Ораз Мәмәд улы колачларын җәеп оран салды:
— Әссәламәгаләйкүм, Копетдаг.
Гүя ул офыкка барып тоташкан биек тау түбәләрен кочаклап сәламли иде. Аның көр тавышы бераздан карлы түбәләрнең салкын сулышын алып кайтаваз булып әйләнеп кайтты безгә.
Ораз Мәскәүдә яши. Ул туган ягын сагынып кайтты. Кем ничек уйлый торгандыр, әмма без, аның юлдашлары, моны яхшы беләбез, һәр даим сизеп, күреп торган көннәребез.  Халназар әфәнде дә белә моны.
— Копетдагны сәламләдең Ораз. Әмма, Каракомны онытмадыңмы? Чүлне үпкәләтмә, яхшы түгел, — дип, уены-чыны белән әйтеп куйды ул аңарга.
Дөрес сүзгә җавап юк дигән сыман, чарасыз елмаю белән җавап кайтарды Ораз.
— Син хаклы, — диде ул аннан, тирән сулыш алып. — Кышкы суык һәм бураннарда кайнар чүлне сагынып искә алган чаклар була.
Без шул рәвешле аны-моны искә алып, гапләшеп торган арада Халназар әфәнденең елгыр егетләре ышык бер урынга зур-зур келәмнәр җәеп сый-хөрмәт күрсәтү хәстәрен күреп куйганнар.
Копетдагка арка терәп утырттылар кунакларны. Каршыбызда иксез-чиксез караком киңлекләре. Һәм сый тулы төркмән келәмнәре.
Дөнья хәлләрен сөйләшеп, үзара макташып утырган җирдән хуҗа кеше капылт кына сорап куйды:
— Ә сезнең алабайлар сугышканны күргәнегез бармы? Янәшәмдә утырган рус шагыйре Валентин Сорокин сораулы карашын төбәп җилкә сикертеп куйды.
— Беренче тапкыр ишетәм, бәлки син белә торгансыңдыр?
«Алабай» сүзе минем колак өчен чит түгел анысы. Безнең авылда аклы-каралы ау этләренә һәм еш кына гап-гади ишегалды әнчекләренә дә бирелә торган исем ул. Этнең нәселеннән чыгып түгел, төс-кыяфәтенә күрә бирелә торган исем иде ул бездә.
— Нәрсә, алабай дип аталган нәсел бармы?.. Әллә сездә һәммә этләрне дә шулай атап йөртәләрме? — дип, сорамый булдыра алмадым.
Алабайлар турында безнең мәгълүматсыз булуыбыз, хуҗалар өчен көтелмәгән яңалык булды кебек. Бер-беренә карашып бәхетле елмаешты алар һәм җәт кенә үзара җанлы әңгәмә кылып алдылар. Алабайлар сугышын белмәгән, күрмәгән кешеләрне очрату сәер иде күрәсең.
— Чынлап, ишеткәнең дә юкмы? — дип, кайтарып сорады Ораз.
— Юк, — дидем, башка ни әйтим. — Этләр сугышканны мин гомумән яратмыйм. Урамда очрашкан ике эт кинәт өрешә башласалар да чәчләрем үрә тора.
— Ә-ә-ә, — дип, балкып көлеп җибәрде ул. — Яратмыйсыңмы, әллә куркасыңмы?..
Дөрес сүзгә үпкәләп булмый.
—Бардыр, икесе дә була торгандыр, — диеп, килештем.
— Кунакларның күргәне юк икән. Алабайлар сугышачак, — дип, нәтиҗә ясады, хуҗа буларак соңгы сүзне әйтергә күнеккән Халназар әфәнде. Урыныннан ук сикереп торды ул. Үзенә бер җаваплылык һәм гаярьлек белән машиналар тирәсендә торып калган кешеләргә борылып кычкырды:
— Егетләр Алабайларны китерегез.
— Синең күрәсең киләме? — дип, сорады Валентин Сорокин, миңа гына ишетелерлек итеп, муенын суза төшеп.
— Кунак — хуҗаның ишәге, дигән сыман чыга. Бездән сорамыйлар, Валентин Васильевич.
— Әйе, — дип, килешергә мәҗбүр булды шагыйрь. Әмма күреп торам, минем хәлгә кереп кенә соравы иде бу аның. Үзенең күзләре, әнә, очкын чәчеп балкып торалар. Кызыксынуы, күрәсе килүе чиксез-чамасыз.
Этләрне сугыштырасы килми анысы. Шуңа да карамастан шул дәрәҗә вакыйгага санапа тәкъдим ителгән тамашадан баш тарту мөмкин түгел. Тагы киләсеңме әле Төркмәнстанга, юкмы, күрмәгәннең күрәсе килә бит ул. Кызыксыну артканнан арта бара иде үземдә дә.
...Без утырган комлы барханның ике як-ягыннан, сүз куешкандай, нәкъ бер вакытта ике эт калыкты. Бу шул кадәр көтелмәгәндә булды ки, утырган җиремнән егылып китә яздым. Арка терәргә Копетдаг булу гына тотып калды.
Без шау-гөр килеп мәҗлес корып утырган сачак кинәт шым булды, циркта иң хәтәр мизгел алдыннан оркестр шулай тынып кала.
Этләрнең үз-үзләрен тотышын күрергә кирәк, әлбәттә, аны тасвирлап, сөйләп аңлата торган түгел. Атлап түгел, гүя шуып күтәрелде алар бархан түбәсенә. Һәм менеп җитүгә үк, алдан сүз куешкандай, бер мәлгә тукталып калдылар. Бу аларның бер-бере белән танышу, бер-берен сынау йоласы иде булса кирәк. Чөнки аларның ник берсе шунда, ялгышып кына булса да, зур тамаша көтеп утырган кешеләр тарафына күз салып алсын икән. Әйтерсең, һичкемне күрмиләр, алар өчен, гомумән, юк идек без.
Төз тыгыз аяклар, озынча тулы гәүдә, текә таза муен, киң күкрәк һәм җилкә, үзләренә килешеп торган тумран кадәрле саллы башка ия иде ул этләр, Утлы шар сыман янып торган зур күзләре, башка этләрдә була торган кебек ян-якка түгел, ә алга атлыгып торган киң маңгай астында җәенке зур авыз һәм гайрәтле яңаклары белән җәлеп итте алар тагы. Ә төсләре... Төсләрен, мөгаен, акка кара бизәк тезеп чыккан алмачуар атлар белән генә тиңләп була торгандыр.
Валентин Васильевич белән үзара карашып, кинәт пәйда булган бу этләрнең мәһабәтлегенә соклануыбызны уртаклашмый булдыра алмадык.
— Нинди матур һәм горур җан ияләре, — дидем мин, күңелдәге тойгыларны яшермичә.
— Боларны сугыштырырга түгел, матурлык бәйгесенә йөртә торган, — дип килеште юлдашым.
           Үзе дә этләргә карап сокланып туймаган Халназар әфәнде кушылды сүзебезгә.
— Болар бит гади этләр генә түгел, Алабайлар... — диде ул, «алабай» сүзенә тәмле ширбәт эчкәндәгедәй аерым бер җылы басым ясап. — Төркмән алабайлары!
Аның сүзләрен Ораз күтәреп алды.
— Төркмән алабайлары бөтен дөньяга танылган нәселле сак этләре алар.
— Дөнья базарында саф токымлы алабайлар унар-егермешәр мең доллор йөри хәзер, — дип өстәп куйды, этләр турында сүз чыккачтын дәшми түзеп тора алмаган Какоу исемле ир-ат.
— Көтүченең иң якын дусты һәм ярдәмчесе дә ул. Бүре һәм шакалларның котын алып тора бу алабайлар...
— Суыкка түзем, чүлдәге кызулыкка да бирешми алар...
— Җәйге челләдә комны казып, үзләренә менә дигән күләгәлек ясап, ял да итә беләләр...
— Көн кызуында ял итсә дә, төнлә алар күз йоммый, һәрчак сакта, — дип, бер-берен бүлдерә-бүлдерә мактанышып алды хуҗалар.
Ә мине башка сорау бимазалый башлаган иде, сорамый булдыра алмадым:
— Боларның колаклары, койрыклары шулай кыскамы?
— Аларны кисәләр. Юкса, сугышканда, көрәшкәндә комачаулык итәләр, — дип җавап кайтарды Какоу. — Тугач та кисәләр...
Менә ничек... Бар нәрсә сугышка, көрәшкә көйләнгән, димәк.
— Кузгалдылар... — дип, хәбәр салды кинәт арадан берәү.
Әңгәмә өзелде. Бар әйләнә-тирә кинәт тынып калды. Күзләр... Күзләр генә түгел, бар игътибар этләргә — алабайларга әйләнеп кайтты яңадан. Сак кына, тартылган кыл өстеннән барган сыман туп-туры бер-беренә таба якынлаша иде алар. Вак-вак кына атлап килсәләр дә, гайрәтле, ныклы иде адымнары. Гәүдәләре тагы да тартылып, кысылган пружина сыман җыела төшкән, текә муеннары тартылган җәя сыман киерелгән, ә башлары, гүя ук сыман, менә очам, менә алга ыргылам диеп тора. Бер-берсенең һәр хәрәкәтен, хәрәкәт кенәме, күз карашын, сулышын тоеп күзәтә иде алар. Ник бер өргән, яисә этләргә хас ырылдаган аваз чыгарсыннар.
Өрмиләр. Әмма зур авызлар инде ярым ачыла төшкән.  Авыз читләрендә  үткер һәнҗәрне хәтерләткән дәү-дәү азау тешләре елык-елык күренеп китә. Ниһаять, алабайлар һәр яңа адым атлаганда алгы аякларының җәенке киң табаннары белән, очып барган кошны тотарга омтылгандай хәрәкәт ясап, һаваны сөзеп-сөзеп алырга керештеләр. Авызлар тагы да җәелә барды, тешләр ыржайды, яңак читләрендә ап-ак күбек кайный. Ә күзләрен кан баскан, утлы күмер кебек кызарып янып торалар.
— Ходаем, болар юлыңа каршы төшсә, ни эшләрсең, — дип, пышылдадым үзалдыма.
— Алар инде көрәшә, шул рәвешле үз-үзләрен көрәшкә әзерли, бер-берсенә психологик басым ясарга, куркытырга телиләр, — диде Халназар әфәнде, пышылдауга пышылдау белән җавап кайтарып.
— Шул кадәр якынлашып та бер-беренә ташланмаулары гаҗәп. Болардагы түземлек һәм ихтыяр көче...
— Шуңа да аларны алабай дип йөртәләр. Профессионал көрәшчеләр кебек бит алар... Хәзер башлана... Менә күрерсез, хәзер башлана, — дип, болай да соң дәрәҗәгә җиткән киеренкелекне бермә-бер арттыра, кискенләштерә төште Халназар.
Һәм башланды да... Алабайларга, әллә кемдер әмер бирде, әллә берәүнең көрсенүе туры гына килде, араларында бер метр-метр ярым ара калып барганда, алар, кинәт, арткы аякларын тыгыз комга тагы да ныграк тери төшеп, алгы аяклары белән югары күтәрелделәр. Һәм зур ачылган җәенке авызлары белән бер-беренең калын, таза муеннарына ташландылар.
Икесе дә нәкъ бер мизгелдә ыргылды. Әмма берсе, сикергән җирендә эленеп калган сыман беразга тоткарлана төштеме, елгырлык күрсәтеп, түбәндә калганының муеныннан эләктереп алды. Һәм башын әле бер, әле икенче тарафка чайкый-чайкый, эләктереп алган муенны ычкындырмыйча, тартырга, йолкырга кереште.
— Бетерә бит бу моны, ычкындырмый... Буып үтерә, — дип, күршеләремә йөзем бордым. Бу кадәр дә мәрхәмәтсез көрәшнең  шаһите буласы килми иде.
— Үтерми, — дип, елмаеп, минем пошаманга төшүемнән үзенә күрә бер ямь табып, җавап кайтарды, Халназар әфәнде. — Әле башлана гына. Көрәшнең зуры алда.
— Сугыштырмаска иде үзләрен. Җан ияләре бит, — дим. Ә күзләр, барыбер, көрәш мәйданында. Аста калганга көч биреп җилкенүдән куллар, җилкәләр талпынып-талпынып куя, «әйдә, тор, бирешмә», дип кычкырасы килә хәтта.
— Алабайлар өчен борчылма син, — дип, тынычландыра аның саен затлы төркмән егете Халназар. — Кешеләр сугышканны, илләр сугышканны күрергә язмасын.
— Шулай анысы, кешеләр сугышсыз яши белми, — дип, килешми хәлем юк иде. — Гасырлар буе сугышалар. Әмма туеп туктамыйлар һаман.

Ул да түгел, аста калган эт, кинәт кенә чүгеп комга егылды да, күз ачып йомганчы аркасында бер кат бөтерелеп торырга ыргылды һәм өскә калкып чыкты. Авызларын зур ачып, бер мәлгә сизгерлеген югалтып алган, инде мин җиңүчегә чыгарган нәселдәшенең  муен аркасыннан кабып алды.
— Йолбарс өскә чыкты, безнең Йолбарс, безнең Йолбарс, — дип кычкырышты, кул чәбәкләп алды, бер читтә җыелышып торган малай-шалай. Йодрыкларын югары чөйделәр.
— Бу безнең Какоу дусның уллары, — дип ачыклык кертте Халназар. — Әмма ашыгалар, тантана итәргә иртәрәк бит әле.
Икенче тарафымда утырган Валентин Васильевич та көрәш дәртенә кереп чумган, минем җилкәгә төртеп-төртеп куя әледән-әле.
— Мин дә шушысы җиңәр дип уйлаган идем. Ә синеңчә ничек? Монысы елгыр, тыгыз тәнле...
— Әлегә белмим. Әлегә әйтеп булмый, — дигән булдым, бик тә белдекле атлы булып. Мин бит Халназар әфәнденең һәр сүзен ишетәм, ә ул икенче тарафта, ул ишетми.
Шуңа үз туксаны-туксан әле аның өчен.
— Беләсеңме, бу эт үзен тыйнак, тынычрак тоткан сыман тоелды миңа. Җиңүгә, үзенең көченә ышанычы булган көрәшчеләр шундый була. Мин монысын яклап борчылам. Ә син? — дип, миннән җавап көтте ул.
Андый чакта «миңа барыбер», дип әйтү урынлы булмас иде. Дәртләнеп, дөньясын онытып мавыккан кеше алдында үзеңнең битарафлыгыңны күрсәтү яхшы түгел.
— Алай булгач мин тегесе өчен җан атармын. Икебезгә дә бер үк этне яклау дөрес булмас, — дидем.
Валентин Васильевич бәхетле елмаеп куйды. Әмма аның бу куанычы әлегә бик озын гомерле булмады кебек.
— Ай-й-й, — дип, офтанган аваз чыгарды ул бераздан. Булмады, килеп чыкмады әле бу, дигәндәй, җан ачысы белән учын-учка бәреп алды.
Какоуның уллары да ырыйлап-чырыйлап, канәгатьсезлек авазлары чыгарып алдылар. Ә үзе исә ул, офтанырга ашыкмады, тыңгысызланып, келәмгә таянган кулы белән чигә чәчләрен кашырга кереште.
Гасырлар дыңгычлаган ком барханы өстендә аяусыз көрәш бара иде. Аста калган алабай муены кысылган, үзе басылган дип тормады, бар гәүдәсе белән ыргылып күз ачып йомган арада югарыга калыкты. Комга кысарга, аста калганны бар гәүдәсе белән басарга омтылды ул.
Келәм өстендә йөзем капкалап утырган, икенче төркем калкынып куйды шунда.
— Җибәрмә, Акгуш. Нык тот, җибәрмә, — дип кычкынырга керештеләр, бер-берен бүлдереп, — Ак-гу-уш...
Акгуш... Димәк, аккош. Нинди матур исем кушканнар бу эткә, дип уйлап куйдым үзалдыма.
Бу юлы да аста калган алабай, ничек итсә итте, аягүрә торып басты. Көрәш дәвам итте. Көрәш кызганнан кыза гына бара иде әле. Кемнең җиңәсе, кемнең җиңеләсе су өстенә сәнәк белән язылган, һич әйтерлек түгел.
— Акгуш. Ак-гу-уш.... — дип кычкырды берәүләре.
— Йолбарс... Йолба-а-рс, — дигән аваз өстенлек алды аннан.
Кайсы этнең өстә, кайсысының аста икәнлеген үз хуҗалары да ачык кына белеп бетермиләр иде бугай инде. Вакыт-вакыт кайда кайсы этнең башы, кайда кемнең тырпаеп калган койрык төбе яисә аягы икәнлекне дә аңлап булмый башлады. Ишелгән юан бау сыман бөтәрләнеп, чуалып бетә иде алар.
— Көрәш дисәң дә көрәш икән бу, — дип, янә бер мәртәбә үзенең соклануын белдерде Валентин Васильевич. — Болай ук булыр дип уйламаган идек.
— Этләр сугышмый, чын-чынлап көрәшә, көрәшә генә икән шул, — дип, килешүемне белдердем мин дә.
— Валентин Васильевич Йолбарс яклы. Ә сез кайсы алабайның җиңүен телисез соң? — дип кызыксынды Халназар.
— Мин Аккош яклы. Исеме дә матур, үзе дә... Әмма мин әле аларны бер-береннән аерып та бетерә алмыйм бугай. Икесе дә бер үк төрле бит, ала-кола, алмачуар атка охшаганнар.
— Башта гына, беренче карашка гына ул шулай тоела. Чит бер илгә барып чыксаң кешеләр дә барысы бер төсле тоела бит башта.
Дөрес чагыштыру иде бу. Африкага барып чыксаң, беренче көннәрдә кара тәнле кешеләр барысы бер төсле кебек тоела, болар бер-берсен ничек таный, ничек аера икән соң дип гаҗәпләнгәнем бар үземнең дә. Кытайда да шуны кичерергә туры килде. Урам тулы кеше, барысы да бер төсле — көләч йөзле, кысык күзлеләр, Әмма бу беренче көннәрдә генә шулай тоела, әлбәттә. Тиз арада күз ияләшә, күнегә һәм син ул кешеләрнең бездәге кебек үк бер-берен кабатламауларын, һәммәсе үзенә бер үзгәлеккә ия икәнлеген таный, аера башлыйсың.
Ыгы-зыгы килеп, үзара гапләшеп, бәхәсләшеп утырган кешеләр, кинәт, барысы бер юлы тынып, туктап калдылар. Сулыш алган тавыш та ишетелми торды бермәл. Күзләр — көрәш мәйданында. Авызлар ярым ачык. Димәк, иң киеренке һәм хәлиткеч минут килеп җиткән... Ни тыныч һәм балкып утырган Халназар әфәнде дә тезләренә таянып ал тарафка үрелә төште. Аның шомырт кара күзләре уттай яна, иреннәре ярым ачыла төшкән.
Алабайлар икесе дә җиргә елышкан. Җиңүчене ачыкларга тырышып соңгы көчләрен җыеп әле һаман тартышалар. Берсенең башы аста калган. Ә икенчесе исә аның муенын зур авызлары белән эләктергән дә бөтерепме-бөтерә, җиргә кыса.
— Ул бит аны буа. Үтерә күрмәсен тагы, — дип, пышылдадым, тынычсызланып.
Халназар әфәнде мине ишетте ишетүен, әмма җавап бирергә ашыкмады. Сабыр итик, дигәндәй, бармагын селкеп алды. Ә күзләре, авызлары, бөтен игътибары көрәшче алабайларга текәлгән.
— Көрәшне туктатыгыз, җиңде ич, җиңде. Акгуш җиңде, — дип кычкырды тагы, арадан берәү.
— Юк, ашыкма, Йолбарс әле бирелмәде, — дип, каршы төште кәефе нык кырылган Какоу. Кәефе кырылса да, өмете өзелмәгән иде әле аның.
— Нәрсә көтәләр? Йолбарс җиңелде ич, — дип, танырга, офтанырга мәҗбүр иде Валентин Васильевич.
— Юк әле, юк, — дип, аңарга да бармак янады Халназар.
Нәкъ шул вакыт аста калган алабай бик моңсу гына ике мәртәбә шыңшып куйды. Ул каршылык күрсәтми иде инде.
Шуны гына көткәннәр булып чыкты, һәммәсенә җан керде, күкрәк тутырып сулыш алып куйдылар. Берәүләре кул чапты, берәүләре офтанды. Какоу малайлары күз яшьләрен сөртеп мышык-мышык борыннарын тарта-тарта бер читкә китеп бардылар.
Ә җиңүче алабай авызын көндәшенең муеныннан арындырып аягүрә торып басты. Һәм тәненә ябышкан ком бөртекләрен коерга  теләп бар гәүдәсен калтыратып куйды. Күкрәкләрен киерә төште. Башын югары чөйде.
— Этләр җиңүчене үзләре билгели. Көрәшнең тәмамлануын этләр үзләре ачыклый. Җиңелүче эт шыңшып хәбәр сала, ул шул рәвешле үзенең җиңелүен таный. Шунсыз көрәшне туктатырга ярамый, — дип, ачыклык кертте ниһаять, иркен сулыш алып, кире келәм өстендәге урынына утырган Халназар әфәнде. Һәм бераздан өстәп куйды. — Бу көрәштә алар үзләре хөкемдар. Кешеләрдән аермалы буларак, алар алдый, хәрәмләшә белми.
— Җиңелүче алабай да баш калкытты, ниһаять. Җиңүчегә ул рәхәт, ә җиңелүче хәленә дә керә белергә кирәк. Егылган җирдән тору, җиңелгән көрәш мәйданыннан чыгып китү өчен дә ай-һай бик зур көч һәм ихтыяр кирәк.
Юлбарс дүрт аякка торып басты. Йоласын туры китереп, ул да бар тәне белән калтыранып йоннарына кунган ком һәм балчык тузаныннан арынды. Һәм шунда гына үзеннән ике метр чамасы гына ераклыкта торган җиңүчегә күз төшереп алды. Дөрес, җиңүчедән аермалы буларак, аның муен югарыга түгел, бераз алгарак һәм түбәнгәрәк сыгылган. Күзләр кечерәя, колаклары салынарак төшкән кебек. Җиңүчегә карап тагы бер тапкыр ипле генә чинап алды да чыгар юлга таба борылды.
Җиңүче дә үз чиратында, баш каккандай хәрәкәт белән җавал кайтарды.
Шунда ике тарафтан бер үк вакытта килеп чыккан ике егет үз алабайлары янына килеп, аларны бәйгә алдылар. Һәм җитәкләп чыгу юлына тарттылар. Җиңелүче этнең хуҗасы, ничектер, үзенең канәгатьсезлеген белдерепме, кулына урап тоткан каеш очы белән этенә янап кизәнгәндәй итте. Юлбарс үз хуҗасының бу кинаясен сизмәгән дә кебек иде. Әллә сизеп тә сизмәгәнгә сабыштымы...
Шунда, бу хәрәкәтне күреп калган җиңүче Аккошның үз-үзен тотышын күрсәң икән. Ул арт аякларына үрә басты да, зур азау тешләрен ыржайтып теге егеткә шундый итеп ыргылды ки. Моны һич көтмәгән хуҗасын аяктан егып өстерәп барды бер мәл. Егылса да хуҗасы бавын кулдан ычкындырмады. Шул гына коткарды җиңелүче алабай хуҗасын. Өзәчәк иде, юкса... Тырмана-тырмана өрде ул аның артыннан.
— Афәрин, менә ул кайда чын джентельменнар, — дип, хуплап алды этләрнең үз-үзләрен тотышына хәйран калып утырган Валентин Васильевич.
Аның белән килешмәү мөмкин түгел иде. Этләрнең бу сугышын, аларның үз-үзләрен тотышын, бер-берләренә булган мөнәсәбәтне кинога төшерергә иде ул. Кинога төшерергә дә, урынлы-урынсызга дөнья беткәндәй талашкан-сугышкан, бер-берен рәнҗетү, кимсетүдән тәм тапкан, кан койган, кеше кадәр кеше гомерен дә бернигә санамаган безнең яшьләргә, олыгаеп та акыл кермәгән калай әтәчләргә күрсәтергә иде. Этләрдән күреп булса да гыйбрәт алсын иде кеше.
— Кара инде, күпме сугыштылар, ник берсендә кан тамчысы күренсен. Шундый көчле авыз, шундый үткер тешләр була торып... — дип, хәйран калып сүз башлаган идем. Башлаган сүземне тәмамларга бирмәделәр. Бер-берен бүлдереп аңлатырга, үз алабайлары белән горурланырга кереште төркмән ир-атлары.
— Сугышмый алар, көрәшә генә, — диде Халназар.
— Дүрт аяклы булсалар да алабайда кеше акыллары бар, — дип өстәде Какоу. — Ә менә шакалга юлыкса, бер кабуда муенын өзә...
— Төркмән алабайлары әнә шундый була, — дип, басым ясап, үзе дә уйламастан күкрәген киереп куйды Ораз. Туган илнең, туган җирнең этләре дә кадерле һәм үзгә була шул адәм баласы өчен.
Бер горурлык белән сөйли иде алар.
Аларның һәр сүзеннән, холык-фигыльләреннән, үз-үзләрен тотышыннан - горурлык, чиксез горурлык хисе сирпелеп тора иде шулчак.
Ул көннән соң инде байтак вакыт кичте. Көн артыннан көн узып тора. Күп кенә очрашулар, байтак кына таныш-белеш инде хәтердән дә җуелып бара. Ә дүрт аяклы эт буларак дөньяга яратылган төркмән алабайлары күз алдыннан китми, күңелдән чыкмый һаман.

Мәскәү, ноябрь, 2002 ел.

 

 
 

Исемлек